рәсми сайт

Пәриле күл

Дәү әнием күрше авылда яши. Ялгызы гына. Дәү әтием сугышта хәбәрсез югалган. Безнең авыллар арасы әллә ни ерак түгел. Мин бик еш менә шул ике авыл юлын таптыйм: әни йә дәү әниемнең хәл-әхвәлен белешергә җибәрә, йә булышырга барам. Аның аяклары авырта, таякка гына таянып йөри.

Менә әле хәзер дә дәү әнигә бәрәңге алырга булышам. Медер-медео\р сөйләшеп, бәрәңге чүплибез. Янәшәбездә дәү әнинең бик якын иптәше песи дә кайнаша. «Их! – дип хыялланам мин. – Бу мияубикә овчарка хәтле зур булып, мине авылга кадәр озатып куйса иде!» Бәрәңгене чүпләп бетергәч, берүзем генә авылга чаклы тәпилисем бар бит әле! Ике авыл арасындагы әллә ниләр сөйлиләр. Имеш, анда пәриләр, җеннәр тулып ята, ди. Имеш, алар юлчыларны юлдан яздыра, кечкенә балаларны күл төбенә алып китә икән!

Җен-пәриләр барлыгына ышанмыйм да инде үзем. Әмма барыбер шүрләтә. Узган юлы дәү әнидән:

‒ Дәү әни, Пәриле күлдәге җеннәрне күргәнең бармы синең? – дип сораган идем.

‒ Минем күргәнем юк. Кешеләр сөйләгән була шунда! – дип кенә әйтеп куйды.

Беләм, беләм, үземнең дә ишеткәнем бар. Имештер, бер апа Пәриле күл буеннан узып бара икән, моның артыннан җигүлм пар ат куып җиткән. «Утыр, апа, авылыңа кайтарып куям!» ‒ дигән арбадагы егет. Теге апа бик арыган булган. Курыкса-шикләнсә дә – утырган арбага. Җигүли ат чаптырып киткән. Менә берзаман апакаем күзен ачып җибәрсә, ни күрсен: болар кара урман эченә килеп җиткәннәр. Шулвакыт теге егет тә, пар ат та күздән юкка чыккан. Әлеге апа бер үзе урман эчендә адашып калган!..

Уф, курка башладым хәтта! Авылга чаклы ялгызым гына тәпилисем бар ич әле...

Менә көтү дә кайтып җитте. Бәрәңгене чүпләп бетергәч, мин кайтырга җыендым. Дәү әни, юлда ашарсың дип, кәнфитләр тутырды кесәгә. «Их, сиңа гына атланып кайтасы иде!» ‒ дип хыялландым мин, ишегалдындагы зур мөгезле кәҗә тәкесенә карап.

Дәү әнием таягына таянган килеш мине авыл башында озатып калды. «Курыкма, кызым, мин өйрәткән догаларны укы. Берни юк анда», ‒ ди. Шүрләвемә дәү әнигә сиздермим инде. Алайса, аксап-туксап, мине озата барачак ул. Ә мин аны кызганам, аяклары тагы да авыртыр дип куркам.

Тузанлы юлга шап-шоп басып, авылга кайтып киттем. Дәү әни күздән югалгач, адымнарымны кызулаттым.

Пәриле күл буена җиткәндә чытырдатып күзләремне йомдым. Шулчак артымнан арба тавышы һәм ат пошкырганы ишетелгән булды. Артка борылып та карау юк – аяклар җиргә тими, очам гына! Менә, кинәт, кемдер мине күтәреп алып, арбага утырткан кебек булды. Кылт теп дәү әни өйрәткән догалар исемә төште. Аларны укыпмы укыйм гына инде!

Берзаман күзләремне ачып карасам... мин үзебезнең авыл башына ук килеп җиткәнем икән! Бернинди пәри егете дә юк!.. Кая китте икән соң ул? Үзе күз ачып йомганчы мине авылга кайтарып куйды бит инде, югыйсә!

Апытырам өйгә кайтып кердем. Күп тә узмады, безгә Бәхтияр абзый килде. Ул кәнүшнидә атлар караучы. Бәхтияр абзый, мине күргәч, көлә-көлә:

‒ Ну, кызый, каты йөгерәсең икән! Мин сине атка утыртып кайтыйм дигән идем... син артыңа да баорылып карамадың, кош кебек очтың гына. Канатларың бардыр синең! – ди.

Менә сида мә! Пәри егете дигәнем, үзебезнең авыл кешесе – Бәхтияр абзый булган икән бит!

Тәкъдим итү: