рәсми сайт

Тагын сызгыра торган борын турында

Сызгыра торган борынлы Шакмай ярдәм эзли

«Икеле» эләктереп кайтканы өчен әтисе Шакмайның борынын каты итеп кыскан иде. Шуннан соң ул сызгыруыннан беркавым туктап торды.

Әмма «Сыбызыгы борын», «Сыбызгы» дигән кушамат тәки ябышып калды Шакмайга. Үзенә шундый кушамат эләктерткшне өчен Шакмай борыннан үч алырга уйлады. Тик ничек итеп үч аласы? Каты итеп кыссаң – авыртачак боырыны, чөнки үзенеке бит!

Борын Шакмайның баш өлешендә урнашкан. Димәк, үч алуын да баштан башларга кирәктер? Шакмай иртән мәктәпкә барганда, баш киемен салып, сумкасына тыкты. Туңсын әле башы... Шуннан соң бәлкем акылга утырмасмы?..

Урамда зәмһәрир суык. Колак яфраклары янында салкын җил сызгыра. Борыны юешләнде, әллә җылыйсы итте инде бахыр? Җыласын, җыласын! Шул кирәк аңа! Бүтән сызгырмаскак сабак булыр!

Борын төбендә «борын яшьләреннән шакырдап боз катты. Ә борын үзе һаман «җылый» иде. Җылы мәктәпкә килеп кергәч бозлары тиз генә эремәде әле!

Мәктәптән өйгә кайтканда Шакмайның борыны янә сызгырырга керешкән иде инде. Урамда баш киемен салып йөргәч, малайны салкын тию яңадан кайтарып алды.

Бу юлы ул тагын да яманрак сызгыра, урам аша чыкканда светофорда яшел ут янма да, юлдагы бар машина туктап калган. Шоферлар милиөия абый сыбызгы сызгырта дип уйладылар ахрысы. Шакмай борынын кулы белән каплагач кына кузгалышып китте алар.

«Ничек бетерәсе соң бу борынның сызгыруын!» Шакмайның башында бары тик шул уй гына иде, чөнки бүген сыйныф белән спорт сараена хоккейй карарга бырырга тиешләр. Бу тыңлаусыз борын белән ничекләр итеп утырмак кирәк инде анда!

Шакмайның эшләре чынлап та хөрти иде! Нишләргә?! Әлеге сорау, көтүче чыбырыкысы кебек сөйрәлеп, аның артыннан өйгә дә кайтты. Нишләргә? Ни хәл итәргә!

Салкын тиюдән әтисе аңа сарымсак ашарга кушкан иде. Шакмай сарымсак белән дус тхгел. Үсә алмасын дип, көз көне бакчада су да сипмәде ул аңа. Әтисе кушкач, су сиптем инде дип хәйләләде дә телевизор карарага кереп китте. Аның яраткан мультяшкаларын күрсәтәләр иде.

Салкын тиюдән әнисе суган ярдәм итә, ди. Шакмай суган белән дә дус түгел шул. Язлыкта яшь суганның кыяклары саргайса саргайды – су бирмәде ул аларга!

Ләкин нишлисең! Хоккейга барасы килә бит! Җитмәсә, бүген «Ак барс» командасы белән «Ак аю» командасы очраша. «Ак аю» Шакмайның яраткан командасы. Ул алар җиңсен өчен сызгыра торган борынын гына түгел, ярты җанын бирергә дә әзер! Бары тик җиңсеннәр генә!

Шакмай сыган белән сарымсак эзләп, мич артына керде. Тик ни хәл бу, ни гаҗәп! Шакмай кулын сузып үрелүгә суган белән сарымсак, җитәкләштеләр дә, чатыр-чатыр чабып, качып та киттеләр. Җитмәсә, Шакмайны үчеклиләр дә әле: «Җәй көне безгә су сипмәдең! Телевизор карап яттың! Без сиңа ярдәм итмибез. Итмибез!»

Менә сиңа мә! Шакмайның бу хәлгә бик ачуы килде инде. Шул ачудан борыны тагын да гарәтлерәк итеп сызгырып куйды. әлеге сызгырган тавыш сарымсак белән суганның котын ботларына төшерде. Алар, тагын да кызурак чаба-чаба, качып киттеләр һәм карават астындагы кәгазь тартма  эченә кереп постылар.

Сызгыра торган борын Шакмайга тагын аяк чала

Мәктәптән кайтуга Шакмай сумкасын почмакка тотып аткан иде. Малай телевизор каршында,сумкасы үз почмагында йокымсырап киттеләр. Телевизор экранында исә мультяшкалара пыр тузып сугышалар иде. Шулар тавышына уянып китте малай. Һәмп җәһәт кенә сәгатькә күз төшерде. Озакламый хоккей башлана икән бит!

Шакмай ашык-пошык киенде дә урамга атылды. әгәр ул хоккейга бармый калса, әгәр дә мәгәр аның «Ак аю» командасы җиңелсә - бетте бит! Мәктәпкә килгәч, «Ак барс»ны яклаучы сыйныфташы Булат аның күәен дә ачырмаячак! Эчен тотып көләчәк! Минекеләр җиңде дип, борынын күккә чөя-чөя масаячак!

Урамда суык.

Ашыгудан ул шарфын урарга, кулына бияләйләрен алырга да онытты. Хәтта пәлтә төймәсен дә каптырырга вакыты юк иде. 

Әнә, трамвай килеп маташа. Тизрәк шуңа өлгерергә, ашыгырга кирәк.

Малай тукталышка таба томырылды. Трамваөга атылып керде дә буш урынга барып чумды. Үзе тирләп пешкән, үзе еш-еш сулый иде.

Трамвай, суыктан зарлана-зарлана, шыгырдап кузгалып китте. Менә берзаман ачы итеп сызгырган тавыш ишетелде. Трамвайдагы кешеләр, аптырашып, әүвәл бер-берсенә, аннары урамга карадылар. Машиналар бәрелешеп, авария булганмы әллә! Нигә милиция сыбызгысы шул чаклы ачы итеп сызгыра соң? Трамвай йөртүче апа да каушап калды һәм ярты юлда трамваен туктатты.

Шакмай, эшнең нидә икәнлеген аңлатырга теләп, урыныннан торды, трамвай йөртүчегә сыбызгының үз борыны икәнлеген әйтергә теләде. Тик авызын ачса, бер сүз чыкмый, бары тик яман итеп борыны гына сызгыра иде.

Аптырагач ул кулы белән борынын каплап карады. Ләкин сыбызгы борыннарның ачы тавышы бармак араларыннан кысылып чыга да трамвай эченә чәчелә һәм шул рәвешле әлеге тавыш нәкъ милиция сыбызгысы тавышына охшап тора иде. Борынын бияләе белән каплар иде дә, анысы да өйдә калган...

Трамвай һаман китми дә китми. Күрәсең, трамвай йөртүче апа «милиция сыбызгысы»ның туктаганын көтә торгандыр. Трамвайдагы халык та дулкынланырга кереште.

Хоккей башланырга берничә минут кына вакыт калып бара. Трамвай исә урыныннан кузгалырга уйламый да. Менә ишекләрен ачты.

Шакмай, борынын учы белән каплаган килеш, урамга ашыгып чыкты. Спорт сараена тәпи-тәпи йөгерергә!

Ул спорт сараена килеп кергәндә судья сыбызгысы уен башланганын белдереп, ачы итеп сызгырып куйды...

Гафу ит, «Ак аю»! Минем борын гаепле!

Әйткән идек бит инде: «Шакмай МАк аю» командасы җиңсен өчен ярты җанын һәм шуңа өстәп сызгыра торган тыңлаусыз борынын да бирергә әзер, дип. Бу чынлап та шулай иде. Чөнки МАк аю»ларның җиңүе – аның сыйныфташы Булатны җиңүе булачак. Булат «Ак барс» дип шаша бит, иң көчле команда, имеш тегеләй, имеш болай... Имеш-мимешләнми генә тор әле, Булат дус! «Ак аю»лар барыбер көчлерәк! Чөнки алар өчен читтән генә торып булса да Шакмай үзе көрәшә, аларга көч-куәт һәм осталык биреп тора!

«Ак аю» – Шакмайның яраткан хоккей командасы! Алар җиңәчәк! Барыбер отачак алар!

Шакмайның урыны түрәләр утыра торган махсус урын янәшәсенә туры килде. Хоккей яратучы, бигрәк тә «Ак аю»ның якын дусты буларак, малай спорт сараена еш йөри һәм яхшы урыннарны чамалый иде.

Бүгенге уен галәмәт кызык һәм хәл иткеч булырга тиеш. Җиңгән командага дөнья беренчелегендә катнашу бәхете тиячәк! Әлбәттә, ул «Ак аю» командасы инде! Шакмай моның шулай булуын җаны-тәне белән тели. Сызгыра торган борын белән ант итеп әйөтә ала: «Ак аю»лар дөнья чемпионатына да керәчәк әле.

Бүгенге уен җаваплы шул. әнә, үзләренең махсус урыннарына республика җитәкчеләре дә килеп утырган. әлбәттә, алар «Ак барс»ның җинүен тели инде. Гомумән, күпчелек халык «Ак барс»ның җиңүен тели бугай. «Ак аю»лар яклы Шакмай бер үзе генздер әле, баксаң. Чөнки ул һәр эшнең дә киресен эшләргә гадәтләнгән малай бит. Аша дисәң – ашамый, йоклама диюгә – ята да йоклый.

Бу дөньяга кире ягы белән килгән малай ул Шакмай. Ни хәл итәрсең бит! Дөньяда телевизордан башка нәрсәне җүнле әйбергә санамый да ул. Ә телевизорны керфеген дә какмыйча көне-төне карый ала. Диванга чалкан ятып яки телевизор экранының «күзе»нә үк терәлеп, идәндә туңкайган килеш тә...

«Ак аю»лар хәлле күренә бүген. «Ак барс» президент командасы булса да, уенчылары йокылары туймаган кешеләр кебек, сүлпән кыланалар. Әйтерсең, төне буе телевизордан «боевик» караганнар да шуның тәэсиреннән айнып җитә алмыйлар. Әйбәт булган! Шул кирәк аларга! Ярый әле дөньяда телевизор дигән нәрсә бар! «Ак барс» уенчылары өчен менә дигән алдавыч ул!..

Халык шаулаша, сызгыра башлады. Бер «Ак аю» дошман капкасына якынлашып килә икән. Кара, ничек оста кылана. Менә ул «дошман»ны хәйләләде, күз ачып йомган арада, тегеләр капкасына «гол» кертте. Халык тагын да яманрак сызгыра, кычкыра башлады. Бу тавышлар Шакмай борыны сызгыруын да басып киттеләр.

Аның түбәсе күккә тиде. «Урра» кычкырмакчы булып бер көчәнгән иде, авызыннан тавыш чыкмады, бары тик ачы итеп борыны гына сызгырды. әлеге сызгырган тавыш шул чаклы көчле, шул кадәрле зәһәр иде ки, сул борын тишегеннән чыкканы, уң борын тишегендә хасил булган сызгыру тавышы белән бергә кушылып, икеләтә куәтләнделәр һәм аның җиле махсус урында «ур-ра» кычкырып утырган түрә абыйның колак пәрдәсен ярып узды. Түрә абый, авыртуга түзә алмыйча ике куллап, уң колагына ябышты. Кызганыч ки, бу вакытта бер колак сафтан чыгып өлгергән иде инде.

Уен дәвам итте. әнә бер «Ак аю» шайба-алкасын боз өстеннән шудырып янә дошман капкасына таба якынлаша. Шакмай куанычыннан кычкрырга теләде. Ләкин аваз урынына малайдан тагын бик яман сызгыру тавышы гына чыкты. әлеге зәһзр сызгыру «Ак аю» уенчысының колак тишекләренә кереп тулды, аңын томалады. «Судья сыбызгысы», - дип уйлады ул. – «Судья туктарга куша».

Ул шулай икеләнеп торган арада, «Ак барс» уенчысы килеп, аның шайба-алкасын алып китте һәм «Ак аю»лар капкасына таба сугып җибәрде.

Малай гарьлегеннән тылап җибәрә язды. Борынын каты итеп кысар иде – сулап булмаячак: томалап кына куярга бияләе дә юк, ичмасам! Өйдә онытылып калган!

Яңа «гол» белән рухланган «Ак барс»лар дошман капкасына янә бер алка керттеләр. Шакмай борынын кулы белән каплады. Бармаклар арасыннан сытылып чыккан сызгыру нәкъ судья сыбызгысы тавышына охшап тора һәм шул хәл «Ак аю»ларны тәмам каушата иде. Уен ахырында «Ак аю» командасы «Ак барс» уенчыларына 5кә 1 исәбе белән хурлыклы рәвештә отылды.

Шакмай үзе дә, аның сызгыра торган борыны да бу хәлгә һич кенә дә риза түгелләр иде, әлбәттә. Малаебыз ачуыннан кызарынып-бүртенде, ул бүртенгән саен борыны тагын да яманрак сызгыра иде. «Дөрес түгел», «Ак аю» җиңәргә тиеш! – дип сөрән салырга теләде малай. Шулай дип кычкыру өчен ул үпкәсенә мул һава җыйды. Бу юлы да сүзләр урынына борын гына сызгырды. Шул хәтле нечкә һәм зәһәр итеп сызгырды ки, түрә абый тагын ике куллап сул колагына ябышты. Ләкин соң... бик соң иде инде. Ачы сызгыру тавышы аның сул колагының да пәрдәсен ярып узды. Ул дөм чукрак калды.

Сарымсак белән Суганны базардан сатып алырга кирәк

Салкын тигәнне һәм, әлбәттә, шул сәбәпле борын сызгыруын бары тик Сарымсак белән Суган гына бетерә ала, бу хурлыклы хәлгә алар гына чик куярга мөмкин иде. Шакмай моны хәзер яхшы белә. әмма ниләсен – үз бакчаларында үскән Сарымсак та, Суган да малайга үпкә саклый, һич кенә дә ярдәм итәргә теләмиләр.

Малай, аларга ялынып тормаска булды. Сарымсакны да, Суганны да базардан сатып алырга мөмкин ич: өйдәгеләренең потлары бер тиен! Кирәкләре юк! Алар белән базар тулган ич!

Шакмай, иртүк торып, борынын сызгырта-сызгырта, базарга китте. Юлда күңелен мең төрле уй-фикерләр айкады. Телевизорны моннан соң да көне-төне караячак ул! Киребеткән Сарымсак белән Суганга үч итеп караячак! Урамга чыкканда муенына шарфын да саласы юк, бияләен дә кимиячәк, бүрегенең урыны да сумкада булыр. Шуның эченә кереп «икеле»ләре җылынып ятсын әнә!..

Кыскасы, Шакмай атлы малай ничек тели-шулай булачак! Күреп торырсыз менә!..

Базарда бүген мәхшәр. Сатып алучылар да, сатучылар да әллә нишләгәннәр! Талашалар, бер-берсенең якаларына ябышып сугышалар. Әнә, таякка таянган бер бабай белән ике әби почмакта үксеп җылап торалар. Бала күтәргән бер апаның да күз яшьләре бите буйлап ага да шундук боз булып катып калалар. Баласы дөнья бетереп акыра.

Икенче почмакта сабантуендагы кебек халык җыелган. Бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кызып-кызып сөйләшә, бәхәсләшәләр.

Малай, нәрсә булса да белергә теләп, шулар янына ашыкты.

– Оятсызлык бит бу! – дип чәрелди бер апа.

– Намуссызлар! Халыкны көпә-көндез таламакчы булалар! – дип аны куәтли бер абый.

– Бәрәңгенең бәясе алтын бәһасеннән дә кыйммәтрәк!

– Он белән шикәргә якын килерлек тә түгел. Бер капчык онга бер арыш капчыгы акча сорыйлар!

– Халыкны ачтын үтерергә җыенган инде бу җир битләр!

Шакмай әлеге сүзләрдән берни дә аңлый алмады. Ни булган, ник шаулашалар?! Ниткән бер капчык акча ди ул? Малай аңламавына гаҗиз булып, тик аптырап басып тора бирде. Чү! Әнә, берсе суган турында да авызын ачты:

–Ашка турарга сыңар суган да калмады. Биш балам да грипп белән чирли! Шуларны дәваларга сарымсак алмакчы идем. Кая ул! Күзен дә йоммый: бер данәсе йөз тәңкә ди!

– Түрәләр нәрсә карый икән?!

– Зур түрә чукракланган ди бит!

    Уртага яхшы гына киенгән бер абый кеше чыкты һәм уң кулын югары күтәреп:

    – Тынычланыйк әле, җәмәгать! Мин депутат Фәләнов булам! әле күптән түгел генә сатучыларныдң намуссызлыгы хакында Түрәбезгә хәбәр җибәрелде! Фәлән Фәләнович бу хакта ишетмәгән булган икән! Ишетсә, ул әбизәтелне әлеге оятсызлыкка чик куячак!

      – Хәзер, хәзер, сабыр булыйк, хөрмәтле җәмәгать! Халык депутатка тагын ышанды, шаулашулар беркадәр тына төште. Фәлән Фәләновичны көтик, – диеште алар.

      Баксаң, базар бәяләре котырып үскән икән дә халык шуңа тынычсызлана икән! Түрә абыйның дөм чукрак калганын, халык зарын барыбер ишетмәячәген кайдан ишетеп өлгергәннәр диген бу базарчылар!?

      Бер тавык күкәе өчен каз йомыркасы кадәр алтын сорыйлар!..

      Шакмай сарымсак да, суган да ала алмады. әтисе белән әнисенең бер айлык хезмәт хакларын кушсаң да әлеге нигъмәтләргә якын килерлек түгел иде...

      Түрә абый тиз килеп җитте. Кыяфәтендә бәхетле елмаю. Күрәсең, «Ак барс» командасының җиңү шатлыгы һаман сүрелеп җитмәгән, һаман шуның тәэсирендә җылынып йөри иде.

      Ул халыкка якынлашуга мескен кешеләр берсеннән-берсе бүлдерә-бүлдерә зарланырга керештеләр:

      – Бәрәңгенең килосы фәлән җәңкә иткәннәр!

      – Ипинең бәясе ун тапкыр арткан!

      – Күкәйгә якын килерлек түгел!

      – Сабын алу өчен шуның зурлыгында алтын кирәк!

      – Бер кило суганга бер чемодан акча сорыйлар!

        Ә түрә абый һаман елмая да елмая. Чөнки аның колаклары ишетми. Колаклары ишетмәгәч, үзенә ни дип әйткәннәрен дә аңламый инде ул. Тиле кеше кебек авызын ерып тик тора. Үзе алып барган сәясәтне халык шул рәвешле ялкынланып хуплый дип уйлый түрә абый. Аңа рәхәт! Бу кешеләр өчен тагын әллә нинди яхшылыклар, әллә ниткән изгелекләр эшләячәк әле ул!

        – Безнең политиканы хуплавыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә, кадерле иптәшләр! – дип ялкынлы сүз башлап җибәрде ул. Һәм җанланып-рухланып кайнар нотык сөйләргә кереште.

        Шакмай атлы малай бар гаепнең дә үзендә икәнлеген әллә төшенеп бетермәде, әллә чамалады, сизенде инде – күз ачып йомган арада юк та булды.

        Борыны һаман сызгыра да сызгыра. Малай трамвайга утырырга курыкты, тәпи-тәпи генә кайтасы итте.

        Ул узганда урамдагы машиналар туктады, трамвай-троллейбуслар хәрәкәтсез калды. Чөнки бар халык та шулай ачы итеп, зәһәр итеп милиция сыбызгысы сызгыра һәм нидә булса булгандып дип уйлыйлар иде...

        Сарымсак белән Суган корылтай җыя

        Үз борыны аркасында базардагы һәм урамда булган хәлләрне күреп, Шакмайның бик тә кәефе кырылды. Болай дәвам итеп, моннан соң бу рәвешле яшәп тә булмый иде.

        Малай тәмам бетереште, ашаудан калды, йокысы качты. Хәтта аягына басып йөри алмас хәлгә килде, көн озын караватта аунады. Бары тик борыны гына ара-тирә тавыш биреп куйгалый иде.

        Сарымсак белән Суганның да бу хәлгә эчләре поша башлады. «Әллә, әллә...», – диде Сарымсак Суганга. «Бәлки, бәлки...» – дип ым какты Суган Сарымсакка.

        – Әллә Шакмайга ярдәм кулы сузыйк микән? – диде Сарымсак.

        – Бәлки чынлап та ярдәм итәрбез? Малай җәлке бит, – дип аны куәтләде Суган.

        – Салкын тигәне бетеп, борыны сызгырудан туктагач, ул тагын киреләнмәсме соң? – дигән шик белдерде Сарымсак.

        – Син аны тагын көне буе телевизор каршында утырыр дисеңме, Сарымсак дус?

        – Әйе, шулай дим. Телевизорга алданып, дәресләрен хәзерләргә онытыр.

        – Аннары ашык-пошыкҗыелып мәктәбенә чыгып чабар.

        – Муенына шарфын салырга онытыр.

        – Дәрескә соңга калмыйм дип чатыр чабар да тирләп пешәр. Эсселәгәч, баш киемен салып ташлар дим.

          Шул рәвешле ике дус шактый озак киңәштеләр, сөйләштеләр карават астында. Ә караватның өстендә авыр сулап Шакмай ята. Ара-тирә борыны да сызгыргалап куя. Әлбәттә, моны ишетеп тору карават астындагы ике дуска бер дә җиңел түгел иде. Ахыр чиктә алар, шик-шөбһәләрен җиңеп, катгый карарга килделәр.

          – Җыелыш  җыярга кирәк! – диде Сарымсак.

          – Җыелыш кына аз булыр. Сессия яки корылтай, ягъни съезд ук кирәктер, – дип куәтләде аны Суган.

            Бик авырлык белән генә булса да карар кабул ителде: съезд-корылтай җыярга һәм һич кичекмәстән бу хакта депутатларга хәбәр итәргә!

            Икенче көнне үк гомерлек «депутатлар» корылтайга җыелды. әлбәттә, алар арасында Сарымсак белән Суганнан тыш Юкә чәчәге дә, Мәтрүшкә дә, Мүк җиләге, Гөлҗимеш, Алоэ, Колонхоэ һәм башка дару ләннәре дә бар иде.

            Корылтайны тантаналы рәвештә Шакмай атлы малайның борын сызгырткан тавышы ачып җибәрде. Бу юлы да нәкъ быргы тавышына охшап тора иде...

            Сызгыра торган борын

            Борын-борын заманда Казан әле авыл гына, Дөбьяз авылы инде башкала булганда, самолетлар җәяү, атлар очып, балыклар мүкәләп, машиналар тәпиләп йөргән заманнарда ук булган ди, яшәгән ди Шакмай исемле бер малай. Бик тә, бик тә үзсүзле, ягъни кире булган икән ди бу малай. Кыш көне бүреген салып ыргыткан, җәй көне өстенә пәлтә, аягына киез итекләр киеп йөрмәкче булган ди. Тик әти-әнисе генә рөхсәт бирмәгән. Суыкта туңдырма ашаган, җәй көне чаңгы шуарга теләгән ди Шакмай.

            Шулай кирле-сырлы йөри торгач, берзаман моның борынына томау төшкән бит! Мәктәптә укулар яңа гына башланган вакыт булган әле, көз көне инде; ичмаса, салкын кыш та түгел.

            И сызгыра ди борын, мин сиңа әйтим! Шакмай тирән итеп суларга да курка икән. Карга баласы кебек авызын ачып кына сулап йөргән инде.

            өйдә булса да сызгырган теге борын, урамга чыкса да агач башында утыргач җилләрне уздырып сызгырган. Анысы – анысы... Мәктәп... Мәктәпкә дә барасы бар ич әле. Ярый тәнәфестә сызгырсын да, ди. Дәрестә сызгырып җибәрсә – ни хәл итмәк кирәк диген! Һәм борын аны-ионы белмәгән, сызгырган. Дәрестә дә сызгырган!

            Янәшәсендәге Миләүшә исемле кызның дәфтәренә күз салыйм дип, муенын гына боруы булган – борыны сызгырып җибәрмәсенме! Күршесеннән күчерә дә алмаган инде. Шуның өчен үзенә чыбыркы хәтле койрыклы  икеле билгесе эләккән икән. Мәктәптән кайтканда да сызгырган борын. Сыз-быз, быз-сыз ди һаман. Шулай мәктәптән кайтышлый борынның сызгырып җибәрүе булган – аның сызгырган тавышына сумка төбендә яткан «икеле»нең коты башына төшкән. Куркуыннан сумкадан ук сикереп чыккан да Шакмайдан алда өйгә таба элдергән ди! Шакмай аның артыннан йөгергән. И куышалар икән болар: «Икеле» чаба ди, Шакмай чаба ди. Шакмай аның койрыгына басам, менә-менә эләктерәм дигәндә генә, теге тагын алга ыргыла ди. Боларны күреп урамдагы бар җан иясе көлә икән! Барча халык эчен тота-тота шыркылдый икән! Вәт кәмит,  менә кызык икән ди!

            Узып-сызып йөрүче абыйлар-апалар, тыз-быз килгән машиналар, тавыклар, әтәчләр, песиләр, чыпчыклар да шау килеп көлә икән ди болардан.

            «Икеле»нең койрыгы бик озын булган дидек бит инде. Шакмай аны тотам, койрыгына басам дигәндә гегә - теге хәерсез борын сызгырып җибәрә дә - «икеле» тагын куркып чаба икән!

            «Икеле» белән Шакмай әлсерәшеп-йөгерешеп өйгә кайтып керәләр ди берзаман. «Икеле» ишек ярыгыннан да сыйган ди. өйгә килеп кргән дә, Шакмай әнисенең аягына уралган икән. әни кеше исә абынып киткән, чак егылмый калган. әтисе тотып калган ди.

            Шуннанмы? Шуннан әти кеше каты итеп Шакманың борынын кыскан ди. Һәм борын сызгыруыннан туктаган ди.

            Тәкъдим итү: