Күңел – хәтер сандыгы
Хәтер. Бу сүзне син, кадерле дускай, өлкәннәрдән еш ишетәсең. Ләкин кайвакыт әлеге сүзнең мәгънәсен, асылын аңлап, төшенеп җиткермисең. Кайчакта аңлыйсың да кебек...
‒ И-и, бу араларда хәтерем начарайды әле. Вәлиәхмәт абыйның исемен искә төшерә алмыйча иза чигәм, ‒ ди әнә бер апа. Әллә шаярта инде – Вәлиәхмәт абыйның исемен әйтеп сөйләшә бит үзе.
‒ И-и, бу тишек хәтеркәйләрем... Күзлегемне таба алмыйм гына бит! – дип үрсәләнә бер әби. Сиңа кызык. Кызык булмыйча, син бит ул күзлекне күреп торасың ‒ әбинең үз маңгаенда ич! Күзлекнең кайда икәнен әйткәч, әбиең дә бот чабып көләргә тотына...
‒ Хәтерне энә күзеннән үткәрдем әле, ‒ дип сөйли әнә бер чал чәчле бабай.
‒ Яшьлегемне, вафат булган чордашларымны, сугышта һәлак булнган дусларымны сагынып искә алдым...
Хәтер. Сабый гына булсаң да, инде хәзер синең дә, кадерле дускай, күңелеңә ‒ Хәтер Сандыгыңа төрле вакыйгалар, яңа дус-танышлар белән очрашу истәлекләре көннән-көн өстәлә бара... Хәтерең байый бара...
Берүк Ходай сине хәтерсезлектән сакласын.