Чикерткә җиккән идек...
Кызык кына инде бу дөнья! Сабый чакта минем әтием кебек зур кеше буласым килә иде. Тизрәк үсәсем килә иде!..
Хәзер, инде яшем кырыктан узгач, сабыйчакка кайтасым килә. Гаҗәп инде, әйеме: әүвәл тизрәк үсәсе килә, үсеп җиткәч, балачакны сагынасың!
Киттем әле мин балачакка.
Туган авылымны икегә аерып, инеш ага. Без балачакта коенып үскән сай сулы инеш. Каз бәбкәләре белән бергәләшеп коена идек. Балачак инеше белән киңәш-табыш итәргә булдым.
‑ Әй, инешкәй, сиңа гозерем бар! Тыңла әле!
‑ Әйт сүзеңне, авылдаш. Ни булды?
‑ Син минем балачакны хәтерлисең бит, инешкәй? Минем кабат шул балачагыма кайтып киләсем килә...
‑ Әлбәттә, хәтерлим. Миндә син йөзәргә өйрәндең. Бака малайлары белән бергәләп чупырдый идегез инде.
‑ Алып кайтып килче мине балачагыма, инешкәй, ә!
‑ Балачагыңа?! Син балачакта минем суымда башыңнан күмелә идең. Хәзер мин тезеңә дә җитмим бит. Үзең дә хәтерлисең, сез сабый чакта ук дәү абыйлар минем ярларны тракторлар белән актарып, казып бетерделәр. Суым кибеп, каз бәбкәләренең дә түшеннән генә калды. Шулай булгач...
‑ Аңладым, инешкәй. Әйе, без, кешеләр, сине саклый алмадык шул...
Мин үзебез балачакта башларыннан төшмәгән өянкеләр янына киттем.
‑ Әй, өянке! Минем балачакны хәтерлисең бит син, әйеме?
‑ Хәтерләмәгән кая? Малай чакта минем очымнан төшми идең.
‑ Балачагыма алып кайтып кил әле мине, өянке агай, ә?
‑ Балачагыңа? Һе... кызык фикер бу! Тик бер зур мәсьәлә бар шул. Элек мин янәшәмдә туганнарым булганда бик көчле, гайрәтле идем. Күрәсең, минем туганнарымны кешеләр утынга турап бетерде. Мине кисмәкчеләр иде, үзе корый дип кенә калдырдылар. Шулай булгач...
Өметем тәмам өзелде. Күңелем сүрелде, кәеф төште. Ләкин шулчак инеш буенда бер таныш тавыш ишетелмәсенме? Һай! Чикерткә җыры ләбаса бу! Минем балачак чикерткәсе! Мин тавыш килгән якка йөгердем.
‑ Әй, яшел чикерткә, дустым, исәнме!
‑ Исәнме, авылдаш!
‑ Яшел чикерткә, хәтерлисеңме, мине бит балачагымнан сез алып киттегез. Мин сезнең өчегезне бер салам тәртәгә җиктем дә... балачактан китеп барган идем... Кире алып кайтып килче, ә?!
‑ Булмый, якташ. Күрәсезме, мин хәзер үзем генә, ялгыз башым калдым. Тракторлар белән болын-кырларны сукалап, актарып бетерделәр дә... чикерткәләргә яшәргә Ватан калмады. Ә мин бер үзем генә тәртә арасына җигелә алмам инде, бигайбә, яме!..
Әйе, ни кызганыч, балачактан алып чыгып киткән чикерткәләр дә мине кире алып кайта алмыйлар.