Шайтан туе
Бу дөньяда шайтаннар һәм җен-пәриләр бармы? Беләсегез килсә, мин сезгә бер хикәят сөйләрмен. Тик әүвәл әйтегез: тайга урманнары кайдан башланып китә әле? Усал аюлар, явыз бүреләр яши торган калын, кара урманнар диюем. Белмисезме? Алайса үзем әйтәм: безнең авыл яныннан башлана ул! Казан артындагы Бикнарат, Битаман дигән авыллар тирәсеннән. Авыллар өстенә менә-менә ишеләм дип торган әлеге урманнар тайнганың нәкъ үзенә барып тоташа.
Җиләк, гөмбә һәм чикләвек җыярга шул урманга йөрибез инде.
Беркөнне без өч малай ‒ Әхәт, Айдар һәм мин – җиләк җыярга дип урманга киттек. Көн бик матур, кояшлы. Кайнар ком тәпиләрне кытыклый.
Урман бик зур безнең! Тукай абый әйтмешли:
«Урманында кып-кызыл кара җиләк тә, җир җиләк:
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк».
Урман зур булгач, бераз шүрләтә дә. Җитмәсә, Айдар да гел үчекләп бара. Ул бездән бер яшькә зуррак. Олырак булуы белән масаеп, икебезне дә куркытмакчы була. Шүрәле килеп чыкса, кая гына качарсыз микән инде, ди. Былтыр исемле егет тә Шүрәледән курыккан бит, ди:
–Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра...
...Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Курыкканыбызны бер-беребезгә сиздермибез.
Әүвәл авызга, аннары кечкенә чиләкләребезгә тырыша-тырыша җиләк җыйдык. Савытларыбыз тулса да һаман кайтып китәсе килми. Инде менә китәбез, дигәндә генә тагын җиләкле урын очрап куя. Шуңа алданып җыябыз. Шулай итә торгач, көннең кичкә авышканын сизми дә калганбыз. Бик соңарсак та, Шүрәле килеп чыгар, дип, кайтырга җыендык. Ашыт елгасын да ерып чыгасы бар бит. Айдар һаман безне үрти. Кич белән Су анасы яр буена чәчен тарарга чыкса, ди. Тукай абый язган бит әнә, ди:
«...Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмага;
Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак,
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачын тарап...»
Айдарның бу телен бал корты гына чакса ярар иде! Тагын шүрләтте бит! Без тиз генә авылга таба сыптырдык.
Авылга җиткәнче комлы юлдан тәбәнәк кенә тау күтәреләсе бар әле. Арыган да инде, аякларга Ашыт буендагы зур ташларны бәйләп куйган кебек.
Менә тауны да күтәрелдек. Чү! Авылда янгын түгелме соң? Авыл кырыендагы беренче өй – Айдарларның өе – дөрләп яна! Айдар: «Пожар! Пожар!» – дип чабарга тотынды. Без – аның артыннан! Йөрәкләр дөп-дөп тибә. Абынып егылган саен савытлардагы җиләкләр җиргә чәчелә. Әхәт җиләген чиләге-ние белән ташлап ук калдырды. Чынлап та, Айдарларның өйләре кып-кызыл ут эчендә! Менә сиңа Шүрәле, менә сиңа Су анасы! Уф! Айдарга кушылып, Әхәт белән без дә үкереп җылыйбыз – үзебез бар көчкә йөгерәбез.
Манма суга батып авыл башына килеп тә җиттек һәм аптыравыбыздан чак кына артка утырмадык. Айдарларның өйләре янмый, гомумән, авылда бернинди дә янгын юк иде!
Бу хәлгә ышанмыйча, йодрыкларыбыз белән күзләребезне уабыз. Юк инде, чынлап та бер нинди янгын юк! Менә сиңа әкәмәт! Менә сиңа табышмак! Бая, ерактан караганда, чынлап та яна иде бит! Янына килеп җитсәк, өй исән-сау килеп тора! Бернинди дә янгын әсәре күренми!
Беренче булып Әхәт телгә килде:
– Айдар, карале малай! Бу җен-пәриләр эше булгандыр! – ди ул. Йә морҗагыздан шайтан чыгып киткәндер! Шулар туй ясап яткандыр әле!
Айдар курка калды. Ә үзе сер бирмәскә тырыша. «Нинди шайтан булсын безнең өйдә!» – ди. «Минем дә ишеткәнем бар. Шайтаннар туй ясаган вакытта зур пожар кебек учак ягалар икән. Ул учакка бик зур казан асып ботка пешерәләр икән» – дип мин дә Әхәтнең сүзен куәтлим.
«Ботка» сүзен ишеткәч, өчебезнең дә үтереп ашыйсы килгәне искә төште. Курка-курка гына өйләргә таралыштык.
Мин бу хәлне әтигә дә сөйләп бирдем. Ул мыек астыннан гына елмайды да кулыма Тукай абыйның китабын тоттырды. Анда менә шундый шигырь бар иде:
«Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр –
Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул,
Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул.
Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк,
Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын,
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын».
Мин, китапны кыстырдым да, Айдарларга йөгердем. Укысын әле, белсен, куркып ятмасын! Бу дөньяда шайтаннар да, җен-пәриләр дә юк бит ул!
Бу дөньяда бары әкият кенәбар икән...