Зөләйха кыйссасы
Җиңел машинаның арткы утыргычына сеңгән Зөләйха, шәһәрне чыгуга, кемнәндер яшеренергә теләгәндәй, башын тагын да түбәнрәк ия төште. Каршындагы эт теле чаклы көзгедән кызны күзәтеп барган шофёр егет, артка борылып:
– Йокың килсә ят шунда, бишектәге кебек кенә алып кайтырмын үзеңне, – дип теленә салынды.
– Килми! – диде кыз һәм, тавышының дорфарак чыкканын сизеп, сүзне шаяртуга борды: – Йокласам, авылымны узып китәрмен дип куркам.
Зөләйха көзгедән егетнең елмаюын күрде. Шофёр тагын нидер әйтмәкче булган иде, әмма нәкъ шул вакытны алга бер сары «Москвич» килеп керде.
Егет аны абайламый калган иде, ахрысы: сискәнеп китте, елмайган чакта җәелеп киткән калын иреннәре кире үз урынына җыелып килде. Кыяфәтенә караганда, теге машина хуҗасына карата берәр сүз ычкындырыр шикелле иде. Әмма хатын-кыз янында тыелып калды, бары:
– Тфү! Лихач! – дип кенә куйды.
Аның йөз хәрәкәтләрен көзгедән күзәтеп торган Зөләйха көлемсерәп, башын читкә борды. Аннары гына, аларның машинасы янә теге «Москвич»ны узып киткәч, шофёрга таба якыная төшеп:
– Синең машинаң да «Москвич»мы? – дип сорады.
Егет тагын артка күз салды.
– «Жигули»! Кая ул «консерва банкасы»на «Жигули»ны узу!
– Ә «Жигули»ның бәясе күпме?
– Һе... Күпме дисеңме? Үз бәясе булса, җиде кисәк. Кулдан – икеләтә, өчләтә.
Зөләйха аңа бүтән сүз катмады, янә утыргычка сеңде. «Чепуха! Теләсәм, икене, өчне ала алам мин аны!» – дип уйлап куйды кыз, аяк арасындагы кечкенә сумкасына орынып.
Аларның «Жигули»е, авыр йөк машиналарын уза-уза, алдарак чапкан сары автобус артыннан куарга кереште. Кыз янә башын яшерде.
Гадәттә, аларның Чакматашына йөри шундый сары автобуслар. Автобуста берәр таныш-мазар булып, күзенә чалынсаң, өеңә кайтып җиткәнче үк хәбәрең таралыр, Чулак Галиулла кызының баюы җиткән, «Жигули»да гына утырып кайтты диярләр.
Автобус белән дә кайта ала иде Зөләйха, әмма аннан соң да авылына егерме чакрым кала әле. Күзләрең күгәргәнче, Чакматаш ашханәсе янында узгынчы машинаны көтәргә туры киләчәк. Аннары ачык машина әрҗәсендә шалтыр-шолтыр, тузанга манчылып йөрисе килми инде хәзер. Теләгән кеше йөрсен, аннан калмады инде – җитәр. Шуңа күрә ул, автовокзалга килеп җитүгә, пассажирлар көтеп торган җиңел машиналар янына китте. Утыз сум вәгъдә иткәч, әлеге шофёр егет шундук аның сумкаларына килеп ябышты. Юлда бүтән кеше утыртмаска дигән шарт белән кыз бу бәһагә тагын бер бишлек өстәячәген дә әйтте.
Халык белән шыгрым тулы сары автобусны да узып киттеләр, кыз күз кырые белән генә аның «маңгаендагы» язуны да укып өлгерде: Чакматашныкы түгел иде бу.
Зөләйха, башын калкыта төшеп, каршыдагы көзгегә күз салды. Түгәрәк йөзле шофёр егетнең бер күзе юлда булса, икенчесе һаман арттагы кызны күзли иде. Зөләйха, борынын җыерып, карашын читкә алды да кечкенә сумкасыннан бер тартмачык тартып чыгарды. Берәм-берәм андагы бизәнү әйберләрен барлап чыкты, тик ясанмады, йөз-кыяфәтенә тел-теш тидерерлек түгел иде; аннан соң, авылына – әти-әнисе янына кайтканда, артык буяну да килешмәс.
Кыз, машинаның җай гына тирбәтүеннән изрәп, озын кара керфекле күзләрен йомды. «Моннан соң авылга гел машина яллап кына кайтачакмын», – дип уйлады ул.
Хәер, шәһәрдә озак яшәмәс тә инде, көзгә кадәрме, әллә тагын берәр елга калырмы... аннары авылга, бернигә дә карап тормыйча туп-туры авылга. Әнә классташы Мәскәү тикле Мәскәүгә киткән җиреннән, барысын да ташлап калдырып, кире авылга кайткан ди ич. Фермада сыер савып ята, ди. Зөләйха да шулай итәр, башын алып качар шәһәрләреннән!..
Кайчакларда кыз шулай уйлый уйлавын. Әмма киләчәктә ни кылыр, авылына кире әйләнеп кайтырмы-юкмы – бер Алла белә. Ләкин болай уйлау аның күңелен тынычландыра, әрнегән җанын юаткандай була. Әле тиз генә, бүген-иртәгә генә кайтырга җыенмый ич. Шуңа күрә бүген алай дип уйлау әллә ни кыенлык та сорамый. Юк. Кайтыр, кайтыр ул, барыбер качар шәһәрләреннән.
Бәлкем, авылдан китмәскә генә кирәк булгандыр? Хәер, кем белә инде...
Моннан өч ел элек, унсигез яшен тутыргач ук чыгып киткән иде Зөләйха шәһәргә. Нәкъ менә шушы юлдан, сары автобуста. Чакматашка кадәр ул сөт илтүче машина әрҗәсендә барган иде.
Мәктәптән соң бер ел колхозда эшләде Зөләйха. Авылда кызлар өчен эш юк. Бердәнбер эш урыны булган колхоз фермасына баш тыгарлык түгел. Сыер саварга бару өчен, халык талашып ята. Бәхеткә каршы, мәктәпне тәмамлауга ук, Зөләйха фермага урнаша алды, бала тапкан күрше хатынын бер елга алыштырып торды. Аннары әти-әнисе кызларын шәһәргә китәргә үгетләделәр. Галиулла абзый ат җигә, Галимә апа җәен төрле эшкә йөри, кышларын, сәнәк-көрәккә эш булмаганлыктан, барча колхоз хатыннары кебек үк, өй саклый иде. Йорт эшләрен карый, күзләре кызарганчы, кәҗә мамыгыннан шәл бәйли дә аны Чакматаш базарына алып чыга.
«Авылда калсаң, гомерең буе безнең кебек тирестә казынырсың. Әллә Казанга барып урнашасыңмы, кызым», – диде әнисе, күрше хатыны үз урынына эшкә чыккач.
«Нәрсә бар суң бу каһәр суккан авылда!» – дип җөпләде аның сүзен Галиулла абзый.
Зөләйханың бердәнбер сеңлесе урын өстендә ята, алма кебек матур кыз бала караватка береккән – аның аяклары йөрми.
Бәрәңгеләр алып бетергәч, Галимә апа унсигез яшен тутырып унтугызынчы белән барган кызын юлга әзерли башлады. Шәһәргә китүдән курка иде Зөләйха. Кырмыска оясы кебек кайнап торган шау-шулы, ыгы-зыгылы таш калада кемгә барып сыенсын ди ул?! Ничек ияләшмәк, күнекмәк кирәк ул ят тормышка?!
Нишләсен, кыз икеләнә-курка булса да китте. Казанда тулай торакта яшәп ятучы авылдаш кызының адресын алды да кием-салым һәм әнисе пешергән кайнар өчпочмаклар салынган кечерәк яшькелт сумкасын тотып, хуҗалыктан сөт җыйнап, Чакматашка илтүче апаларның капка төбенә юнәлде.
Машинаның шофёры Зөләйханың классташы Йосыф иде. Әрҗәгә бидоннар төяделәр, алар өстенә Чакматашка баручы берничә кеше менеп кунаклады. Йосыфның Зөләйханы кабинага аласы килсә дә, холкы белән тумыштан ук кызлар кебек оялчан булганга, ике-өч мәртәбә тамак кырудан ары узалмады. Кабинага икенче берәү кереп утырды.
Бүгенгедәй исендә Зөләйханың: пычрак, салкын җилле сентябрь иртәсе иде. «Пенсия яшендәге» калтырча машина, бар көченә үкерә-улый, лыҗдырдык пычракны ерып бара, йөзне салкын юеш җил телгәли, сикертмәләрдә аякларга сөт бидоннары баса.
Йосыф биргән бишмәт тә ярдәм итмәде Зөләйхага, туңудан теше тешкә тимәде, күзләреннән бертуктаусыз яшь акты. Бер кулы белән чытырдап әрҗә кырыена ябышты, икенчесе белән кайнар өчпочмаклар салынган бәләкәй сумкасын тотып барды ул. Әнисе исенә төште, күз яшьләре тагын да мулрак агарга кереште, машина, авылны чыгып, ат белән эшкә баручы әтисен узып киткәч кычкырып-кычкырып елыйсы килде.
Чакматаш башына җиткәч, машинадан җиргә сикерделәр. Зөләйха Йосыфка бишмәтен сузды. Аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торган егет нидер әйтмәкче иде, кыз үзе телгә килде:
– Казанга эшкә урнашырга барадырыем.
– Э-э-э...
– Шулай менә.
– Пәлтәңә сөт чәчрәгән, Зөләйха. Чүпрәк биримме? – Йосыф кабинага чумды.
– Менә.
– Юк, юк, кирәкми. Бар минем... Кулъяулык.
Шофёр егет инде икенче тапкыр Зөләйханы үз янына күчеп утырырга чакыра. Алда утырып баруы уңайлырак, имеш.
– Рәхмәт, монда да бик яхшы, – ди аңа кыз һәм янә егетнең йөз-кыяфәтен күзәтергә керешә. Шадрарак йөз, озынча борын, калын иреннәр. Аның йөзе Зөләйхага ниндидер артистны хәтерләтә кебек. Тик исенә төшерә алмый. Озынча көзгедә күз карашлары очраша. «Чибәр, каһәр!» – дип уйлый егет. Кызның озын керфекләренә, матур борынына бармак башлары белән генә орынып карыйсы килә. Кызга күз төшереп алган саен, аның үзенә дә, машинасына да куәт өстәлгәндәй була.
– Танышыйк булмаса, – ди ул башка ни әйтергә белмәгәннән генә.
– Нигә?
– Болай гына әйтүем.
– Аптыраган үрдәк арты белән суга чума диме?
– Һе, үткен син.
– Юк, мин болай гына.
– Син артист түгелме?
– Юк. Нигә?
– Һинд киноларындагы гүзәл кызларга охшагансың.
– Син дә.
– Хи-хи... Һинд киносындагы теге кем... Капурга охшаганмын мәллә?
– Юк, эротик кинолардагы артистларга.
Күзгә күренеп шофёрның сулыш алуы ешая, борынына һәм маңгаена тир тамчылары бәреп чыга, машинаның тизлеге акрыная.
Ул, тимерне кызуында сугарга теләгәндәй, сүзне шушы рухта дәвам итмәкче була.
– Нигә юлда кеше утыртмаска куштың син? Машинада урын җитәрлек бит?
Кыз-кыркынның холкы кырыкка төрләнә, ди, Зөләйханың егеткә ачуы килә башлаган иде инде. Ул, дорфа гына итеп:
– Юлда мине ирем белән балаларым көтеп торырга тиеш. Шуларны аласы бар, – дип җавап бирде.
* * *
...Зөләйха авылдашы Саниянең тулай торагын эзләп тапканда, көн кичкә таба авыша башлаган иде инде. Тышкы яктан ук шыксыз тоелган тулай торак каршында таптанып торды-торды да икеләнеп кенә тимер ишекне тартты. Ишегенә әллә бишек пружинасы куйганнар инде, кыз аны көч-хәл белән генә каерып ачты да, кысылып эчкә үткәч, тотып тора алмыйча, кулыннан ычкындырды. Озын, юан пружина ыңгырашып кире тартылды һәм ишек шапылдап ябылды. Биш катлы йорт дер селкенеп куйды, тәрәзә пыялалары зыңлап алды. Зур, биек тәрәзәле алачык эчендә йокымсырап утырган юан марҗа бу тавышка күтәрелеп тә карамады. Зөләйха, аның янына барып, үзенә кирәкле бүлмәне сорарга уйлады. Әмма әйләнеп торган тимер челтәрне үтә алмады, ике арада кысылып калды. Аптырагач, кире чыкмакчы булып, артка чигенде, ләкин челтәр бу юлы кадакланган шикелле иде. Каушап калган кыз, ярдәм көтеп, вахтёрга төбәлде. Юан хатын өстәлдән башын күтәргән иде инде. Шулчак аның артында ук озын буйлы чандыр хатын пәйда булды һәм:
– Михайловна! Тагын йоклап утырасыңмы? Әйттем бит мин сиңа, тагын күрсәм, эштән куам, дидем! Бик йокы яраткач, эшләп йөрмәскә иде! Әнә өеңә кайт та көне-төне йокла шунда! – дип, юан хатынны орышырга кереште.
– Нишләп йоклыйм ди мин?! Булмаганны! Кем күргән! Кайчан күргән?!
Тимер читлек арасына кереп кысылган Зөләйханы оныттылар. Хатыннарның берсе төкерекләрен чәчә-чәчә ачулана, икенчесе тырышып-тырышып аклана торгач, ниһаять, туктадылар бугай. Чандыр хатынның күзе Зөләйхага төште.
– Кая барасың? Нишләп йөрисең? Кемгә керәсең? – дип тезде ул автоматтан аткан шикелле.
Кыз комачтай кызарды, бөтенләй югалып калды, бермәл әйтәсе сүзен дә онытып торды. Аннары гына үзенең нинди бүлмәгә, кемгә килгәнлеген аңлата алды.
– Пашпорт! – дип чыелдады нечкә тавышлы юан марҗа.
Паспорты сумкасында иде Зөләйханың. Ул аны алырга теләп иелмәкче булды, әмма тимер читлек ике яклап кыскан, кыймылдап та булмый. Елар чиккә җитешкән кыз, мөлдерәгән күзләре белән әле юан хатынга, әле нечкәсенә карап, тик аптырап басып тора бирде.
– Пашпортсыз берәүне дә кертмибез! – дип гөрелдәде чандыр хатын, һәм шулчак Зөләйха, читлекнең урыныннан кузгалганын тоеп, артка чигенде. Аннары, күз яшьләренә буылып, кире урамга атылды. Беркавым тулай торак каршында таптанып торып күз яшьләре кибә башлагач, бая йорт почмагында укыган язуны янә барып карады. Дөрес бит инде, урамы, йорт, тулай торак номеры да шушы ич!
Ул, авылдашымны күрмәмме икән дигәндәй, тәрәзәләргә карый-карый, тулай торакны берничә мәртәбә әйләнеп чыкты да, сумкасыннан паспортын алып, янә көчле пружиналы тимер ишекне тартты. Урамда кунып булмый иде.
Юан хатын бу юлы да алачагында үзе генә утыра, чандыры киткән иде.
Танклар ясый торган корычтан коелган авыр ишек Зөләйха артыннан ук тагын шапылдап ябылды.
– Әй кызый! Кулың артыңа җитмиме әллә синең? – дип җикеренде вахтёр хатын.
Кыз, көч-хәл белән генә күз яшьләрен тыеп, паспортын әбрәкәй тәрәзәсе кебек кечкенә тишеккә сузды.
– Кайсы бүлмәгә? Кем янына? Син аның кеме? Ничә сәгать буласың? Кайчан китәсең?
Зөләйха тотлыга-тотлыга җавап бирде. Юан хатын, маңгае белән сөзәрдәй булып, аңа тагын бер мәртәбә усал караш ташлады да янә паспорттагы фотога текәлде. Бары шуннан соң гына кызны тимер читлек аша үткәреп җибәрде.
Кыз, икенче катка менеп, унтугызынчы бүлмәне эзләп тапты, шакырга кыймыйча, ишек төбендә бермәл таптанып торды. Бүлмәдә ут та янмый, тавыш-мазар да ишетелми иде. Аннары сак кына, тырнак очы белән генә ишекне шакыды. Эчке якта тавыш-тын юк, ишеге дә бикле. Коридорның аргы почмагында краннан су аккан һәм савыт-саба шалтыраган шикелле. Зөләйха курка-курка гына шунда таба атлады. Монысы кухня икән. Чәчәкле-чуклы халат кигән бер кыз савыт-саба юа иде. Зөләйха пышылдап диярлек аннан Сания турында сорап бакты.
– Санияме? – диде теге кыз, бөтен гәүдәсе белән аңа таба борылып. – Алар ярты сәгать элек микән иптәш кызлары белән кинога киттеләр шул.
Әлеге кызның ачык чыраен күргәч, Зөләйхага бераз кыюлык иңгәндәй булды. Бу юлы ул, тарсынмыйча:
– Кайчан бетәр икән ул кино? – дип тә сорады. Соравы мәгънәсезрәк килеп чыкты. Ләкин нишләсен, бүтән чарасы юк иде шул.
– Ай, белмим шул. Син аның туганымы әллә? Авылдан килдеңме?
– Ие... Саниянең авылдашы мин.
Кыз, кранны борып, суны япты да, маңгаена төшкән коңгырт чәчләрен рәтли-рәтли:
– Берәр сәгатьсез дә кайтмаслардыр әле алар. Әйдә, аңарчы безгә кереп утырып тор, – диде.
Зөләйха, икеләнгәндәй, иңбашларын җыерып куйды.
– Юк, рәхмәт. Мин монда гына... Монда гына көтәм.
Кыз чыннан да яхшы күңелле иде. Бүтән сүз алышып тормады, йөгереп диярлек килеп, Зөләйханың кулындагы сумкасына тотынды.
– Нинди монда гына тору ди ул. Әйдә, әйдә, минем үземнең дә бая гына авылдан әнием килде. Менә чәй эчтек тә... Әйдә, әйдә, кереп утыр безгә.
Зөләйха аның артыннан кермичә булдыра алмады.
Теге кыз торган бүлмә әллә ни зур түгел иде. Ике стена кырыена караватлар куелган, түрдә, тәрәзә янында ук, өстәл тора, ишектән кергәч тә бер шкаф бар. Бүлмә кечкенә булса да, бик җыйнак, курчак өе кебек күркәм иде. Караватларның берсендә җилкәсенә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән калын шәл салган, ак чәчле, җыерчыклы йөзле, бәләкәй генә буйлы, илле биш яшьләр тирәсендәге какча гәүдәле – әлеге кызның әнисе була торгандыр – бер апа утыра.
Ул Зөләйха белән кул биреп күреште. Кызы аңа Зөләйханың кем булуын бер-ике сүз белән генә аңлатып биргәч, түргә узарга кыстый башлады, үзе яныннан урын күрсәтте.
Ачык йөзле кыз Зөһрә исемле, әнисе Гайшә атлы икән. Гайшә апа да кызы кебек ачык, сөйләшергә ярата торган хатын булып чыкты. Зөләйха аның янына караватка килеп утыруга, аларның Дөбьяз ягыннан икәнлеген, бүген менә йорт-җирне ире белән малаена калдырып, кызына кунакка килгәнен дә белеп өлгерде.
– Әйдә, кызым, без әле генә эскәниек менә, чәй суынмаган да, суынган булса, тагын газга утыртып алырбыз, син чәй эсеп ал әле, юлдан килеп, тамагың ачкандыр. Кызым, Зөһрә, әйдә, чәшкеләреңне юып бетердеңме, әпкер әле, әпкер тизрәк, Зөләйха туңгандыр, – дип сөйләнә-сөйләнә табын хәстәрләргә кереште.
Гайшә апаның сөйләмле Зөләйхага әүвәл бик тә сәер сыман тоелган иде. Бераздан, колак ияләшкәч, хәтта бик якын да булып ишетелә башлады.
Кунак кыз өчен яңадан өстәл әзерләнгәч, башта теше-тырнагы белән каршы торса да, Гайшә апага каршы тора алмады Зөләйха. Ана белән кыз, күз ачып йомган арада, өстәлне тагын тәм-том белән тутырганнар иде, Зөләйха да сумкасындагы өчпочмакларын табынга чыгарырга уйлаган иде әүвәл, әмма бая вахтадан узышлый сумкасы тимер челтәр белән стена арасына кысылган чакта ватылып, изелеп беткәндер дип уңайсызланды.
Чәйне, Зөләйханың үзенә генә күңелсез булмасын диптер, өчесенә дә ясадылар. Гайшә апа Зөләйхадан Казанга нинди йомыш белән килүен сораштырды. Ниятен ишеткәч, үз кызы өчен дә, аның өчен дә борчылуын белдереп:
– Кыйтылар* бик күбәйгән дип сөйлиләр калада. Аллам явыз бәндәләрдән үзе сакласын. Тормыш кайда да бер инде анысы. Ашарга булса, кияргә булса. Менә без дә Зөһрәне үгетли-үгетли чыгарып җибәргән идек. Авылда яшәп, атасының да, үземнең дә башым нужадан чыкмады, кызыбыз кеше булсын дигән иек. Анысы тормыш кайда да шул инде ул. Эшләмәсәң, үзең тапмасаң, китереп тоттыручы булмас. Без әзергә бәзер дип яшәмәгән. Аллага шөкер, хәзер авылда да кеше яланөс, ач килеш йөрми. Менә эше юк инде, кыз балага күңел биреп эшләрлек эше генә юк авыл җирендә.
Хәзер менә телевизордан каладагы кыйтылар турында әйткән саен, гәзиттә укыган саен, кан калтырап, куркып яшибез. Аллага тапшырдык инде. Безгә язган бәлаләр булмасын, – дип, күңелен дә ачып салды.
Чәй эчкәч, Зөләйхага күңелле булып китте. Кызлар икәүләшеп табын җыештырдылар, Гайшә апа, тумбочка өстендә яткан бәйләүне алып, күзлеген киеп куйды.
Аннан соң Зөләйха, ана белән кызның икесен генә калдырып, Санияләр бүлмәсен карап керү сылтавы белән коридорга чыкты да ут янган бердәнбер урынга, кухняга узды. Кухня аша балконга да чыгып була иде. Ул саклык белән генә ике катлы пыяла ишекне ачты. Кайнар чәй юлда килгәндә сеңгән суыкны куып тараткангамы, яланөс килеш тә хәзер урамда салкын түгел кебек иде.
Бетон идәнле балкон циркта күргән арысланнар читлеген хәтерләтте кызга. Монда тышкы яктан чыпчык та очып керә алмастыр: астан өскә тиклем тимер рәшәткә сузылган. Узып йөрүче кешеләр арасыннан авылдаш кызын табарга теләгәндәй, рәшәткә аша урамга карады ул. Үтеп-сүтеп йөрүчеләр байтак, ара-тирә тулай торак ишеге дә шапылдап ала, әмма Сания һаман күренми. Кыз шулчак урамда басып торган бер егеткә игътибар итте. Егет өскә үрелеп нидер аңлатырга теләгәндәй, куллары белән ишарәләр ясый. Ара-тирә сызгырып та җибәрә һәм:
– Мәрзия! Мәрзия! – дип кычкыра.
Шулчак икенче катта, Зөләйха басып торган балкон янәшәсендә, зур гына тәрәзәнең форточкасы ачылып, анда бер сары баш күренде.
– Зөфәр! – дип тавыш бирде ул да.
Зөфәр, кызны күргәч, куанычыннан баскан урында балаларча сикергәләп алгандай итенде һәм шундук:
– Мәрзия! Мин килгән идем, вахтадан кертмиләр! Кинога билет алдым! Ярты сәгатьтән башлана! Киенеп чык тизрәк! – дип хәбәр салды. Форточкадагы баш югалды. Егет тә, тынычланып, тулай торакның алдына, ишек ягына таба китеп барды.
Зөләйха көлемсерәп куйды. Шулвакыт икенче катта, аргы очтагы коридор башында, тагын тәрәзә ачылып китте. Ике кыз тәрәзә төбенә менеп атландылар да аска таба озын юан бау төшереп җибәрделәр. Зөләйха, аптырап, шул якка карады. Урамда, нәкъ тәрәзә турысында ук, егетләр басып тора иде. Аларның берсе җәһәт кенә бауның очын эләктереп алды да, бер кулы белән стена буйлап сузылган су торбасына ябышып, аяклары белән эләгер урын эзли-эзли өскә үрмәләде. Тәрәзә төбенә килеп җитүгә, баягы ике кыз аның җилкәсеннән тотып менәргә булыштылар. Егетләрнең икенчесе дә шул юл буйлап тулай торакка керде. Кызлар, җәһәт кенә бауны тартып алып, тәрәзәне ябып та куйдылар. Зөләйхага әлеге юан бау бер-берсенә бәйләнгән простынялар булып күренде.
Кыз янә елмайды һәм шулчак, үзенең яланөс килеш салкында басып торганын абайлапмы, әллә туңдыра башлагангамы, балконнан кереп китте.
Дөбьязлар белән тагын беркавым сөйләшеп утырганнан соң, Санияләр дә кайтты. Юантык гәүдәле, почык борынлы, җете зәңгәр күзле, сипкелле битле авылдашы, Зөләйханы күргәч, кочаклап ук алды һәм күтәреп диярлек бүлмәсенә алып керде.
Сания яшәгән бүлмә өч кешелек иде. Шуңа күрә ишек янындагы шкаф та озынчарак һәм бүлмә дә иркенрәк иде.
– Монда яшәгән бер кызыбыз кияүгә чыкты, икенчесе отпускада. Минем белән бергә яшәрсең. Мин эшләгән балалар бакчасына нянька кирәк, әлегә шунда урнашып торырсың, аннан соң күз күрер, бүтән урыннан яхшырак эш табарбыз, – диде аңа авылдашы.
Аннары кызлар бик озак авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар. Бер кат чәйләр эчкәч, Зөһрәләрдә рәхәтләнеп Дөбьяз ягы сөйләшен тыңладылар.
Алар Зөһрәләр бүлмәсендә чакта сәгать ун ягына авышкан иде инде, кемдер каты итеп ишек шакыды, аннары, рөхсәт тә көтеп тормастан, бүлмәгә баягы чандыр хатын һәм сул беләкләренә кызыл бәйләгән бер кыз белән озын гәүдәле егет килеп керде.
– Обход! – диде бер генә сүз белән калын тавышлы какча хатын. – Нишләп бу вакытта сездә чит кешеләр утыра?! Нәрсә, кызлар, тулай торак тәртипләрен белмисезмени? Нинди безобразие бу! «Чит кешеләргә тулай торакта 21 сәгатьтән соң калу тыела» дигән белдерү кем өчен язылган ул? Сезнең өченме, әллә шайтаным өченме?! Унбиш минуттан чит кешеләр бүлмәне бушаткан булсын! Алайса, иртәгә документларын милициягә барып алырлар!
Чандыр гәүдәле хатын, берәүгә дә сүз әйтергә ирек бирмичә, аларга сорау арты сорау бирде, керүчеләр ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Зөһрә еламсырап коридорга атылды һәм:
– Зинаида Серафимовна, минем әнием бит ул! Нинди чит кеше булсын? Зинһар, рөхсәт итегез инде, бүгенгә генә, бер көнгә генә. Әнием килгән иде. Авылдан килгән иде, – дип өзгәләнде.
Бүлмәдәгеләргә теге кырыс хатынның:
– Бу хакта өч көн алдан администрация исеменә гариза язарга кирәклеген белмисеңме әллә?! – дигән тавышы гына ишетелде.
– Комендант... – дип ярым пышылдап әйтте Сания һәм, яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды.
– Ай Аллам! – диде бу хәлдән бик нык каушаган Гайшә апа, идәнгә төшеп киткән бәйләвенә иелеп. – Без ни эшләгән ди әле монда, шул хәтле җикеренмәсә суң...
Зөһрә дә кире әйләнеп керде. Әнисе алдында елап җибәрмәс өчендер инде, бик тырышып иреннәрен кыскан, кул аркасы белән әледән-әле ирексездән сытылып чыккан яшь бөртекләрен сөртеп ала.
Кызлар тулай торак коменданты Зинаның явызлыгын моңарчы да яхшы беләләр иде. Үзләре генә булса, бу зобани хатынның сүзләренә әллә ни исләре китмәс тә иде. Әмма кызы янына дип килгән ана хәтле ананы торактан куып чыгарырга маташуы бернинди тәртәгә дә сыймый иде.
– Иртәгә үк завод директорына керәм! – диде Зөһрә, үзеннән бигрәк әнисен һәм кызларны тынычландыру өчен бугай. – Чик куярга вакыт ул фашист хатынның кыланышларына!
Сания дә, аны хуплагандай, башын какты. Ул үзе заводта эшләми, район мәгариф бүлеге әлеге тулай торактан кызлар өчен урыннарны җитәкчеләргә йөз ертып баргач кына юнәтәләр.
– Зөһрә, – диде шулчак Сания, – әйдә, Лена квартирасына киттек. Үзе өйдә юк ул, ачкычы миндә. Балыкларына җим сибеп торырга дип калдырды.
– Син нәрсә, Сания, шул аждаһадан куркаммы соң?
Гайшә апа әле һаман тынычланмаган иде, каушавы үз-үзен тотышында да, сүз сөйләвендә дә сизелеп тора. Ул, җыйнак гәүдәсен җиңел генә кузгалтып, әле торып баса, әле кире караватка утыра.
– Зөһрә, кызым, китик. Сиңа сүзе булыр, Аллам сакласын! «Бер кичкә – кер мичкә» ди, ничек тә түзәрбез.
– Түзәсе юк анда, Гайшә апа, ул квартира моңарга караганда мең өлеш әйбәтрәк. Зөһрә, син Ленаның кайда торганын үзең дә яхшы беләсең бит инде. Киттек әйдә. Күршедә генә ул, Гайшә апа.
– Юк, юк, аяк та атламыйбыз, иртәгә завод директорына керәм!
Сания беркавым нидер уйлагандай тын гына торды да аннары капылт кына исенә төшкән сыман:
– Ә Кашпировский? – диде.
Өчесе берьюлы, ни әйтергә тели икән бу дип, аңа төбәлделәр.
– Бүген телевизордан Кашпировский сеансы бит! «Время»дан соң!..
Әйе, моннан ике атна элек Кашпировский дигән врачның сеансын, бергә җыелып, Ленаның төсле телевизорыннан караганнар иде. Дөрес, тулай торакның кызыл почмагында да төсле телевизор утыра утыруын. Ләкин кызыл почмак нәкъ вахта каршысында булганлыктан, авыр тимер ишекнең бертуктаусыз шап та шоп ачылып-ябылуыннан калай тартмадагы телевизор, өстәлгә беркетеп куелган чылбырны да санламыйча, гел дерелдәп, сикереп утыра. Өстәвенә комендант Зинаида чыгып вахта тирәсендә берәр егет-мазарны яки кыз-кыркынны пырылдатырга керешсә, мөгаен, миллион Кашпировскийның да аны тынычландырырга гипнозы җитмәс иде.
Ниһаять, Зөһрә дә күнде. Чөнки Гайшә апа да кыбырсый башлаган иде.
– Кызым, сезгә сүзе булыр, мин китәсе кеше, сезнең монда яшисегез бар әле. Минем аркада үзеңә авырлык алма, – диде кызы янына бары бер генә кичкә кунакка килгән авыл апасы.
Җыелышып, тулай торактан чыгып киттеләр.
Лена атлы дус кызларының фатиры квартал аша гына иде. Ике катлы агач өйнең өске катына менделәр. Баскычлар чиркәү баскычлары кебек тар һәм текә, Гайшә апа берничә мәртәбә сөрлегеп тә алды.
Сания коридорның бирге башындагы утны кабызды. Коридор шактый тар булып, андагы бүлмәләр баракны хәтерләтә, һәр ишек янында диярлек төрле-төрле зурлыктагы фанер тартмалар тора, алар өстендә бала-чага уенчыклары, кайсы ишек янында зур пластмасса ләгәннәр сөяп куелган, стенага берничә чана эленгән. Боларның барысы да монда гаиләле, бала-чагалы кешеләр яшәгәнен әйтеп тора.
Сүрән ут яктысында коридорның аргы башына ук барып җиттеләр. Сания ачкычы белән ишекне ачты һәм үзе, алдан кереп, бүлмәдә ут яндырды.
Өй ике бүлмәдән тора иде. Берсе, аз гына зуррагы, зал якка охшаган. Анда җыелмалы өстәл, шуның янәшәсендәге тумбада зур төсле телевизор утыра, бер почмакта көзгеле шкаф урнашкан. Зал якның бирге почмагында пөхтә итеп җыелган агач карават тора.
Бүлмәнең икенчесендә җиһаз азрак: түр почмакта җыйнак кына бер тахта, кухня өстәле һәм пыяла ишекле бәләкәй шкаф. Зөләйханы иң шаккатырганы – стенада эленеп торган затлы ковёрлар, идәнгә җәелгән калын кыйммәтле паласлар һәм зал яктагы көзгеле шкафны тутырып торган төрле-төрле фарфор, хрусталь вазалар, савыт-саба булды. Стенаның буш калган урыннарында эленгән шәрә кызлар, әллә нинди шөкәтсез күренешләр төшерелгән фоторәсемнәр өчен исә кызга Гайшә апа алдында уңайсыз иде.
Урнашып җайлашкач, Сания телевизорны кабызды. Чибәр йөзле яшь кенә диктор хатын-кыз тамашачыларны Кашпировский сеансына чакырды. Кем кайда туры килде, җайлап урнаштылар.
Зөләйха бу кешенең беренче тапшыруын моннан нәкъ ике атна элек өйләрендә әти-әнисе белән бергәләшеп караган иде. Гарип сеңлесе Зөлхиҗәнең караватын телевизор каршына идән уртасына ук чыгарып куйдылар да, әнисе утны сүндерде. Кашпировскийны барысыннан да бигрәк Зөлхиҗә зарыгып көткән иде.
Ул, сыкранып булса да, җансыз аякларын идәнгә салындырды һәм экрандагы кырыс йөзле кешенең күзләреннән карашын алмыйча диярлек утырды.
Ата белән ананың да, апа кешенең дә, моны күреп, җаннары сыкрады, әмма күңелдәгесен тышка чыгармадылар, Зөлхиҗәгә сиздермәделәр, киресенчә, барысы да могҗиза көткән өмет тулы дымлы карашларын экранга төбәделәр.
Шуны исенә төшереп, Зөләйханың тәннәре чымырдап китте. Менә хәзер дә өйдәгеләр телевизор каршысына җыелгандыр, гарип сеңлесенең йөрәге дөп-дөп тибәдер, аның сөекле Зөлхиҗәсе, җан иңмәдеме икән дигәндәй, ара-тирә хәрәкәтсез аякларын кыймылдатырга талпынып утыра торгандыр...
Стена буендагы кәнәфидә оеп киткән Гайшә апа да әнә, ниндидер могҗиза көткән кебек, авыз эченнән белгәннәрен укый. Бу сеанстан соң нинди генә могҗиза булса да, ул, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә үзе табына торган, һәр иртә-кич догалар укый-укый үзе мөрәҗәгать иткән илаһи көчкә рәхмәтле булыр.
Аның көткәне, теләгәне һаман шул бер үк нәрсә: кызым явыз бәндәләргә юлыкмасын, тәүфыйгыннан язмасын, юньле кешегә тап булып, ата-анасын кадерләп, туганнарын якын итеп яшәсен иде. И Ходаем, үзең саклый күр!..
Син дә, телевизордагы кеше, саусызларны савыктыра алсаң да, Ходайдан өстен түгелсең – без аның кулындагы бәндәләр.
Син дә, телевизордагы кеше, кодрәтеңнән килә икән, безнең балаларыбызны кыйты бәндәләрдән, имансызлардан сакларга ярдәм итче, тәүфыйксызларга тәүфыйк табарга булыш, юлдан язганнарга юл күрсәт, мескеннәргә, кеше кулына карап тилмереп ятучыларга саулык иңдерә күр! Шулай булсын, амин!..
«Кызыма әйтергә кирәк әле: авылга кайтсын. Монда явыз күңелле кешеләр янында тилмереп йөрмәсен. Әйтергә кирәк әле. Үзем белән үк әпкитим. Белмәссең, теге явыз хатын бер гөнаһсыз балалар өстеннән әллә ни кылыр, нахак бәлаләр, нахак әләкләр тагар! Зөһрәгә әйтим әле...» – дип пышылдады ананың кипкән иреннәре.
Бу мизгелдә аның экран каршысында утырган Зөһрәсе тырыша-тырыша үзенең буе үсүен тели, әлеге кырыс кыяфәтле кешедән шуны сорап ялвара иде.
Саниянең дә үз кайгысы. Юантык гәүдәсенә бераз зифалык өстәмәс микән бу кеше, почык борынын бераз адәм рәтенә кертмәс, сипкелләрен бетермәс микән? Йа, син экрандагы зат! Ишетәсеңме, сизәсеңме Сания атлы бу бер гөнаһсыз кызның күңел түреннән чыккан үтенеч-гозерен? Ярдәмеңне кылчы шуңа, зинһар!
Зөләйха да телевизорга төбәлгән. Юк, үзе өчен берни дә сорамый ул, үзенә матурлык та, гүзәллек тә кирәкми – юк, рәхмәт! Бары Зөләйханың сеңлесенә генә шәфкатеңне сала күр. Алма кебек кыз әти-әнисенең, туганнарының күзләренә карап ни гомерләрдән бирле тилмереп ята бит... йөреп китсен иде Зөлхиҗә. Иптәшләре белән бергә унынчы класска барсын, куансын, шатлансын, яшәсен!
Аннары, аннары... Зөләйха атлы бу гүзәл кызга шундый көч иңдер син, – ул ишарә ясауга, алдына бик күп, бик күп акчалар очып төшсен. Ул аларның бөртеген дә, берсен генә дә үзенә алмас, һәммәсен дә авылга – гомерләре буе таңнан алып кичкә кадәр бил бөгеп тә мохтаҗлыктан арына алмаган газиз әти-әнисенә кайтарып бирер иде. Сез гомерегез буена тир түктегез, менә сезгә андый хөрмәтне олы кызыгыз күрсәтә, мәгез!..
Хәер, алар берни өмет итми, бернәрсә сорамый инде, кирәк түгел аларга байлык; Зөлхиҗә атлы кызларын гына терелт – алар өчен шул булыр иң зур байлык, армиядә хезмәт иткән малайларына, ялгыз башы мең төрле мир арасына чыгып киткән кызларының юлына ак җәймә җәй – шул булыр алар өчен иң зур байлык!..
Зөләйха, уйларыннан айнып, башын күтәрде. Юлда килеп арыган, талчыккан Гайшә апа башын бер якка салып, мыш-мыш йоклый, караваттагы мендәргә кырын яткан Зөһрә дә мәрткә киткән, стенага аркасын терәп идәндәге йомшак паласта утырган Сания дә ниндидер төш күрә, ахрысы: авызын тәмле итеп чапылдата, кем беләндер сөйләшкәндәй, иреннәрен кыймылдата.
Зөләйха аларга карап утырды-утырды да, сак кына басып, икенче бүлмәгә чыкты, анда ут кабызды, тамагы кипкән иде, чәйнектән бер чәшкегә су агызды һәм көзге каршына килеп басты. Шулчак кыз куырылып китте: күкрәк өстендә кап-кара зур миң пәйда булган иде. Ул каушавыннан кулындагы чәшкене идәнгә төшереп җибәрде һәм, кабалана-кабалана, күлмәк итәген күтәрде: йа Алла! Тезеннән бераз өстәрәк бакыр ике тиен зурлыгындагы кара миңе юкка чыккан иде!..
Кызның чәч төпләренә хәтле тирләп чыкты, мие шулпаланган кебек булды, акылы кыймылдый алмады, ул «ай» дип күрше бүлмәгә атылды һәм:
– Кызлар! Гайшә апа! Миң! Миң! – дип такмаклады.
Өчесе өч төрле рәвештә изрәгән кешеләр бу тавыштан сискәнеп сикереп тордылар, аннары Зөләйхага ташландылар:
– Кайда? Нәрсә?
Зөләйханың уң кулы муенында, сулы белән ул итәк читен күтәреп тора иде.
– Миң... аякта миң бар иде... беткән!
Бу хәбәр тегеләргә шулкадәр нык тәэсир итте ки, Гайшә апа, уңга-сулга төкеренә-төкеренә, исенә төшкән догаларын укырга кереште, Зөһрә лып итеп кире караватка утырды да үзенең аякларын капшарга тотынды. Сания ике куллап почык борынына ябышты.
Зөләйха, аңына килеп, җәһәт кенә уң тез өстен каплап торган итәген күтәрде – аякта, нәкъ элеккеге урында, кап-кара миңе ярылып ята иде. Баягысыннан ныграк каушаган кыз йөгереп икенче бүлмәгә чыкты, көзге каршына килеп, кулы белән күкрәк өстен капшады. Баягы зур миң бу юлы шактый читкә, күлмәк өстенә күчкән иде инде.
Көзгедәге кара тапка бармагы белән кагылып карагач кына, үзенең хаталанганын аңлады кыз. Зөһрә белән Сания исә үзләренең гәүдә-тәннәрендә алай искитәрлек үзгәреш таба алмаганнар иде.
Зөләйхадагы «миңнәрнең» серенә төшенгәч, Гайшә апа да тынычланды. Ике бүлмәгә бүленеп, көлешә-көлешә йокларга яттылар.
* * *
Алда тар асфальт юл, аның ике ягында бәләкәй урман. Юл кырыендагы каен кызлары машина артыннан җитәргә теләгән кебек йөгерешеп карыйлар да аннары, тыннары кысылып, хәлләре беткәндәй, артта калалар.
Егет сүз катмый, бары ара-тирә каршындагы көзгегә генә күз салгалап ала.
– Минем исемем Зөләйха, – диде кыз, аннары үзенең Зөләйха булуына үкенгән кеше төсле көрсенеп куйды.
«Нинди сәер кыз соң бу?» – дип уйлады егет, аннары елмаеп.
– Бик шатмын. Мин Якуб булам, – диде.
«Бәлкем, сәер дә түгелдер әле. Ялгышамдыр. Әллә юл читендә туктап урман һавасы сулап аласы инде?..»
«Елмайганда, колагың урыныннан кубып артка таба китә икән синең, Якуб», – дип, үзалдына көлемсерәде кыз.
– Зөләйха... Гаҗәеп матур исем. Шундый исем кушканнары өчен, син гомерең буе әти-әниеңә рәхмәтле булырга тиешсең.
Кыз җавап кайтармады.
«Әллә, чынлап та, урман һавасы сулап аласы инде?..»
Якуб, артта утырган кызга сиздермәскә тырышып, тагын «эт теле»нә күз салды. Кыз, бик бирелеп, юлдагы хәрәкәтне күзәтә.
«Ни турында уйлаганыңны чамалыйм мин синең, Якуб. Һәммәгез дә бер чыбыктан сөрелгән сез! Тик башың ике булса гына машинаңны туктатырсың! Күңелемә ятмаган бер генә сүз әйтеп кара миңа! Бар дөньяның үчен синнән алырмын! Аңладыңмы, Якуб?! Мин әтием-әнием янына кайтып барам...»
Хәер, үзенең исемен әйткәч, егет бертуктаусыз теленә салыныр, «кармагына җим каптыру» белән шөгыльләнер дип көткән иде кыз. Киресенчә булып чыкты: Якуб сөйләшми, үз эченә йомылды.
«Карале! Нинди сагыш бар соң бу чибәр кызның күзләрендә?»
Якуб «тел ачкычын» борып җибәрде.
– Синең, Зөләйха, ялга кайтышмы, әллә отпускага укмы?
– Ял көненә генә.
– Матур икән сезнең яклар. Гел урман, гел су. Бер тапкыр булганым бар минем Чакматашта.
– Чакматаштан соң да шактый кайтасы бар әле минем туган якка.
– Алай...
Спидометрның саннары чакрымнарны күбрәк җыйган саен, кызның йөзендәге сагыш тагын да куера барган шикелле.
«Юлда ирем утырырга тиеш дигән иде. Ялганладымы икән әллә?»
– Синекеләр кайсы тирәдәрәк утыра?
Зөләйха бу ялганы хакында үзе әллә кайчан оныткан иде инде, ишеткәч көлеп җибәрде.
«Бигрәк беркатлы икән син, егет кисәге».
– Берәү дә утырмый, болай гына әйттем. Шаярттым гына.
– Алай икән...
– «Алайса, нигә бүтән кеше утыртмаска куштың?» дип тә сора инде.
– Һе... Үзең беләсеңдер...
«Сорасаң да әйтмәс идем».
– Син өйләнгәнме?
Якубның колаклары янә кузгалып алды, димәк, тагын елмая.
– Өйләнмәгән. Вакыт тими.
– Акча җыясыңдыр әле?!
– Җыя дип... Менә бу машинаның бәясен чыгарып булмасмы дим инде.
«Син дә мескен икәнсең. Мин ир-егет булсаммы?! Үз машинамда кеше ташыр идемме соң! Үзегез дә мескеннәр сез, ир-егетләр! Яратмыйм мин сезне!»
Зөләйха нәни кулларын йомарлады, тешләрен кысты. Ул аның киң җилкәсенә, тигез итеп киселгән чәченә, чиста, ак муенына күз төшерде, тагын кәефе китте.
«Димәк, син дә акча җыясың икән... Җый, җый. Ә менә мин сиңа акча бирмим... Юк, бер тиен дә акчам юк минем, абзый кеше диярмен».
* * *
Икенче көнне Зөләйха, Санияләргә ияреп, балалар бакчасына китте. Мөдиргә керделәр. Кырык яшьләрдәге мөдир хатын әүвәл аны эшкә алырга шатланып риза булган иде, кызның торыр урыны юклыгын белгәч, борынын җыерды, кызыл тырнаклы бармагын юка иреннәренә куеп, беркавым уйланып торды һәм:
– Кыен мәсьәлә. Хәзергә эшләп тор, сөйләшеп карармын, – диде.
Зөләйха бер атна тирәсе эшкә урнашып медицина комиссиясе үтеп йөрде, Лена кайтканчы, аның фатирында яшәп тордылар.
Эш кызның күңеленә бик тә хуш килде. Очраклы рәвештә монда килеп урнашмаса, балаларны шулхәтле яратканын тиз генә белә алыр идеме икән?
Бу, нәкъ менә авылдан килеп, шәһәр җиренә урнашкан яшь кыз эше иде инде. Күбәләктәй очынып йөрде кыз, тапты, үз эшен тапты ул! Читтән торып булса да, киләчәктә тәрбияче булырга укыячак!
Күңел яткан эш булгач, ыгы-зыгылы шәһәргә ияләнү дә артык кыен булмады. Авылы гына, әти-әнисе, туганнары гына сагындыра менә...
Кыз атна саен, сары сумкасын күтәреп, авылына йөгерде, сагыну, юксынуларын шулай баса килде.
Тик бер атна узды, икенчесе... Әмма тулай торактан урын һаман күренмәде. Тагын бер атнадан фатирның хуҗасы Лена кайтачак иде.
Мөдир хатын торак мәсьәләсе турында сүз башлап әйтмәгәч, Зөләйха оялып кына үзе сүз кузгатты.
– Юк шул, сеңлем, мөмкинлек юк. Тагын ярты елдан килеп чыкмасмы, – диде тегесе, аның хәленә керергә тырышкандай.
Кайдандыр җылы яктан Лена да кайтып төште. Сания аңа хәлне аңлатты: «Зөләйха әлегә синдә торып торсын инде, балалар бакчасы мөдире торак артыннан йөри», – диде. Лена мөдирне яхшы белә иде, күрәсең. Кайчандыр Сания белән бергә шунда аш пешерүче булып эшләгән икән.
– Фу! – диде ул. – Ул гөберле бакага ышансаң! Мөдир түгел, чүпрәк бит ул, кулыннан нинди эш килсен ди аның, каян урын тапсын, ялганчы ич ул!
– Юк инде, юк, табам дип әйтте менә, – диде аңа каршы Сания.
– Ярый соң. Тапса тапсын. Тагын ике атнадан монда минем егетем күченеп киләчәк, кияүгә чыгам, шуңарчы торып торсын! – диде Лена.
Лена беренче карашка Зөләйха күңелендә курку катыш сәер шик уятса да, кыз аңа ияләшә алыр кебек иде. Алтынсу чәчле, җете зәңгәр күзле бу кызга нибары егерме биш тулып килсә дә, аның кыяфәте үз яшенә туры килми. Ул шактый яшь күренә, өстәвенә зәвыклы итеп киенә дә белә. Бар булган киеме, барлык бизәнү әйберләре иң соңгы модадан.
Кыяфәтенә, килеш-килбәтенә карап, Зөләйха үзен аның янында томана, йомыкый кыз шикеллерәк итеп хис иткән иде. Баксаң, ул да аның кебек үк җир баласы, гап-гади кыз икән.
Әүвәл ул Ленаның тәмәке тартуына бик гаҗәпсенгән иде – ияләнде.
Баштарак, ачуы килгән чакларында, кызның аты-юлы белән сүгенүенә исе киткән иде – колаклары ияләште.
Беренче көннәрдә Ленаның өйгә таң алдыннан гына кайтып керүләренә шаккаткан иде – күнекте.
Ни генә булмасын, Лена Зөләйханы какмады, сукмады, үз сеңлесе урынына күрде, якын итте.
Тагын бер атна узып китте. Законлы торыр урыны һаман юк иде әле Зөләйханың.
– Шулай буласын алдан ук әйттем мин сиңа, – диде ул көнне эшеннән вакытында кайткан Лена. Бик озак кием шкафында актарынды, мең төрле кофталарының, күлмәкләренең әле берсен, әле икенчесен киеп карады, бик озаклап көзге каршында басып, «Ничек?» дип, сорый-сорый, Зөләйханы аптыратып бетерде.
Аннан соң караватка җәеп салган киемнәре арасыннан яз-көз кия торган модалы куртка алып, Зөләйхага тоттырды.
– Мә, киеп кара әле.
Зөләйха аптырап, ләкин кызыксыну белән куртканы өстенә киде. Аның янында бөтерелгән Лена, баш бармагын тырпайтып: – Во! – диде. – Килешә, шәп! Салма, сиңа булсын, син хәзер шәһәр кызы инде, шәһәрчә киенергә тиеш!
Зөләйха, комачтай кызарып, куртканы кире салды.
– Юк, юк, кирәкми!
Лена гаҗәпләнгәндәй иңбашларын сикертте, гадәтенчә матур борынын җыерып куйды.
– Килешә, дим бит! Ышанмыйсыңмыни, Зоечка?
– Юк, юк, килешми димим мин. Бик кыйбаттыр ул. Чит илнеке бит.
Лена бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде.
– Чит илнеке генәме соң? Маде ин Япан! Кем синнән акча сорый соң әле? Бәлки, син кешедән калгандыр дип уйлыйсыңдыр. Билләһи менә, бер тапкыр да киеп чыкмадым мин аны. Сиңа бүләк итәм, ал.
Зөләйханың колакларына тиклем кызарды, ләкин хуҗабикәнең ихтыярына каршы килү уңайсыз иде.
– Бүләк ул, борчылма син, рәхәтләнеп ки! Мә, монысын да бүләк итәм.
Лена серванттан кечкенә пыяла савытлы француз ислемае алды.
– Мә, кешеләрнең һушы китсен!
Лена ярдәме белән, ниһаять, Зөләйхага фатир табылды. Тулай торакның тиз генә буласы юк иде әле. Ерак та түгел, өч бүлмәле фатирда ялгыз карт белән карчык яши икән.
Картка Лена белән икәүләп бардылар. Өч катлы кирпеч йортның беренче катында яшәп яталар икән.
Ишекне җитмеш-җитмеш биш яшьләр тирәсендәге кечерәк буйлы, какча йөзле бер карт ачты. Кызлар йомышларын әйткәч, хуҗаның кыяфәте яктырып китте, ул, ашыга-кабалана, ишек чылбырын ычкындырды да кызларны өйгә чакырды. Үзен: «Михайлыч», – дип таныштырды.
Карчыгы Николаевна авыру икән, урын өстендә ята, караваты янында торган урындыкта төрле-төрле дарулар.
Алар икесе дә Зөләйханы иртәгә үк күченеп килергә чакырдылар. Зөләйханың үзен аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Бүлмәдә бер диван-карават, язу өстәле, борынгы кием шкафы һәм кечерәк телевизор да бар иде.
Кызның куанычы эченә сыймады. Шәһәр җирендә мондый фатирга эләгү, чыннан да, зур бәхет иде шул. Үзенә аерым бүлмәсе, ачкычы.
Карт белән карчык аның тормышына тыкшынмыйлар, үзләренчә яши бирәләр.
Шулай берәр айлап яшәгәч, йокларга ятар алдыннан, Зөләйханың бүлмәсенә, песи адымнары белән сак кына басып, хуҗа килеп керде. Зөләйха эчке күлмәктән генә телевизор карап утыра иде. Элек картның мондый гадәтләре булмаганлыктан, ул аның керүен абайламый да калды. Күргәч, өстенә тиз генә дивандагы одеялын ябып өлгерде.
– Курыкма, кызым, курыкма, – дип, ишарә итте карт. – Синең белән сөйләшәсе бар иде.
Ул диван янында торган урындыкка килеп чүмәште.
– Ни бит, кызым, без башта ук дөрес сөйләшмәгәнбез икән. Әнә күршедәге Петровичлар да бер егет тоталар, аена кырык сум түли, – диде.
Картның тел төбен аңлады кыз: башта сөйләшкән егерме биш сумны кырыкка күтәрмәкче икән.
Болай да туксан сумга гына эшләп йөри бит, шуның кырыгын фатирга түләсә!..
– Мин алай түли алмамдыр шул, Иван Михайлович, минем акчам җитми бит аңа, – диде аптырап калган кыз.
Карт иреннәрен ялап алды, җиңелчә генә тамагын кырды. Аннары, кызның хәленә кергәндәй:
– Шулай мохтаҗлыкта яшисеңмени соң? – дип куйды.
Зөләйха еламсыраган тавыш белән:
– Ие, – дип, борынын тартты.
Карт акрын гына урыныннан торды.
– Ярый, алайса, кызым, ярый, борчылма, – диде дә ишеккә таба китте.
Аннары тагын Зөләйхага таба борылды да, өйалды тәрәзәсенә күрсәтеп:
– Алайса, кызым, бу тәрәзәңнең пәрдәсен каплама син, яме, – диде һәм кызга күз кысып чыгып китте.
Зөләйха утырган урынында таш кебек катты да калды. Әйтерсең аркасы буйлап бер көтү кырмыскалар йөгерешеп узды, башы чыңларга тотынды, йөрәге гәүдәсен ташлап чыгардай булып тибәргә кереште. Кыз, елый-елый, мендәренә капланды...
Икенче көнне Зөләйха эштән соң туп-туры Сания яшәгән тулай торакка китте. Бу юлы ишектән кергәнче паспортын әзерләп куйган иде, вахтёр хатын, авызын ачарга өлгергәнче үк, аны кечкенә тәрәзәгә сузды.
– Кемгә керәсең? Нигә керәсең? Кайчан чыгасың?
Кыз ашыга-ашыга әлеге сорауларга җавап бирде.
– Авылдашың белән авылыңа кайткач та ләчтит сатарга өлгерерсең әле. Атна саен, үзегездән зуррак сумка өстерәп, авылга чабасыз бит! Казан шуңа күрә хәерче ул, сез, авыллар, ташып бетерәсез!
Нечкә тавышлы бу юан марҗага иң ямьсез, иң тәмсез сүзләр әйтеп кире чыгып китәсе иде дә! Әмма кыюсыз кыз авызын да ача алмады. Казан хәерче булганга үзен гаепле тойгандай, башын иеп эчкә узды.
Сания бүлмәсендә иде. Зөләйханы шатланып каршылады ул, чәйнеген тотып, кухняга да чыгып керде. Аның тышкы кыяфәтендәге үзгәрешне күрүгә үк сизгән иде Зөләйха. Моңарчы иннек-кершәннең дә ни икәнен белмәгән кызның коңгырт кашлары каралган, керфекләре буялгангамы, озын булып күренә.
Сания моннан бер айлап элек икенче эшкә күчкән иде. Танышлык белән урнашканын Зөләйха да белә иде. Эше дә җиңел, акчасы да байтак иде. Зөләйханы урнаштыру хакында да сөйләшеп карармын дигән иде. Барып чыктымы икән? Аннан соң Санияне шул рәвешле үзгәртә алган нинди эш икән ул? Зөләйха, кызыксынып, авылдашын тыңларга әзерләнде.
– Кияүгә сорыйлар бит әле, малай! – диде ул, кухнядан әйләнеп кергәч. – Казан егете. Кооперативта эшли. Өч бүлмәле фатирлары бар. Бер бүлмәсе моныкы гына. Маркс исемле. Киләсе атнада әти-әнисе мине сорарга авылга кайталар.
Менә нәрсә үзгәрткән икән Санияне! Ярый, бәхете белән! Аңа егерме биш инде, кузгалырга вакыт, бик вакыт. Тик ул егет белән танышканнарына бары бер генә ай икән. Кияүгә үк чыгарга иртәрәк түгелме? Ашыкмыймы аның Сания атлы изге күңелле авылдашы? Хәер, акылсыз түгел ул, белә торгандыр, уйлагандыр.
Зөләйха бу турыда Саниягә әйтмәде, билгеле.
Китәр алдыннан гына, ул аңа үз хәлләрен сөйләде. Әмма бөтенләй үк ачылып бетмәде, бабайның фатир хакын арттырырга исәпләве турында гына әйтте.
– Акчасы аз бит, китәргә кирәк сиңа ул эштән, – диде Сания, тагын авылдашының хәленә кереп.
– Әйе, заводка урнашыргамы икән әллә? – диде Зөләйха аның сүзенә каршы. Шундый теләге булса да, кайда һәм ничек урнашачагын үзе дә белми иде әле кыз.
– Соң... әйдә алайса, кооперативка, Маркслар янына, – диде Сания. – Үзем сөйләшеп карармын. Акчасы күп аның. Теге карунга кырык кына түгел, илле сум да түләп тора алырсың.
Авылдаш кызы Зөләйхага канат куеп җибәрде. Чыкканда, вахтёр хатын да алай ук килбәтсез тоелмады, тулай торак ишеге төбендә очраган комендант белән дә исәнләшеп узды.
Әле ярый изге җанлы авылдашы бар! Рәхмәт яугыры! Кулыннан килсә, Зөләйха да аңа бүген үк, менә хәзер үк бик зур яхшылык кылыр иде...
Кыз, әлеге уйларыннан күңеле булып, Саниягә нинди изгелек эшләү турында хыялланырга кереште. Менә озакламый бәйрәм җитә, шуны сәбәп иткән булып, берәр кыйммәтле бүләк сатып алса?
Тик бүләк турындагы уе кызның кәефен генә төшерде; кесәсендә нибарысы ун сум акчасы калды; шуңа тагын атнадан артык яшисе, киләсе шимбәдә авылга кайтырга күчтәнәч аласы да бар.
Авылга кайткач, әтисе һәрвакыттагыча: «Кызым, акчаң бармы?» – дип сорар соравын. Зөләйха һәрвакыттагыча: «Бар, бар, үземә җитә», – дияр. Әнисе дә, сүзгә кушылып: «Тилмереп йөри күрмә. Булмаса яшермә, әйт, – дияр һәм: – Яле, яле, күпме акчаң калды?» – дип сорау алыр. Их, ни йөзе белән алардан ярдәм таләп итә алсын инде ул, киресенчә, үзе булышырга тиеш бит!..
Казанга килеп җиткәч, йә сумка кесәсеннән яки күчтәнәчкә дип төрелгән тәм-том арасыннан һәрвакыт ун-унбиш сум килеп чыгар. Гел шулай була. Ана кеше моны кызына сиздермичә генә эшли.
Әнисенең сандык исе килеп торган шул кәгазен учына алып, бик озак яшь түгә кызый.
Саниягә кыйммәтле бүләк алу турында уйларга да ярамый. Берәр җае чыкмасмы әле, кооператив дигәннәрендә дә эшли башласа...
Зөләйха, бара торган юлыннан кырт борылып, икенче якка китте. Үзе яшәгән фатирга кайтасы, майлы күзле хуҗага күренәсе килми иде кызның. Кичәге хәл исенә төшүгә, бөтен гәүдәсен суык алгандай була, туңа, калтырый башлый.
Ул юл чатында туктап калды. Каршыдагы тугыз катлы йортның тәрәзәләрендә утлар балкый. Ишекләре шап-шоп ачыла да ябыла. Кешеләр керәләр, чыгалар. Кыз тротуар кырыенда үсеп утырган юкәгә сөялде дә зур йортның тәрәзәләренә текәлде. Бәхетле кешеләр! Үз өйләре бар, җылыдыр, рәхәттер, кайгы-хәсрәтләре юктыр...
Шаулап-кайнап торган борынгы кала! Шушы бер гөнаһсыз, ярдәмчесез кызны үзеңә сыендыра алмыйсыңмыни соң? Нигә чит итәсең?! Ник ялгыз башын караңгы урамнарың буйлап каңгырап йөрергә мәҗбүр итәсең?! Сиңа зур өметләр белән килде бит ул! Хәзер авылына да кире кайта алмый. Әйтерләр, көләрләр, бармак төртеп күрсәтерләр: «Галиулла кызы шәһәрне ташлап кайткан, юкка гына түгелдер бу!» – диярләр. Изге күңелле, ләкин шактый каешланган авыл халкының теленә керсәңме?!
Зөләйха бер кулы белән юкәнең салкын кәүсәсен кочаклады. «Мин синдә яшәргә тиеш! Син мине барыбер кабул итәрсең әле, барыбер, барыбер... И Казан!..»
Каршыдагы йорттан унбиш-уналты яшьләрдәге ике кыз чыкты. Беркавым ишек төбендә чырык-чырык көлешеп тордылар да туп-туры Зөләйхага таба атладылар.
Зөләйха кузгалырга уйлаган иде инде, кызларның берсе аннан:
– Спичек не найдётся? – дип сорады.
Зөләйха башын селкеде.
Кызлар тротуар буенча тәмәке пыскытып килгән бер ир-атны туктаттылар.
Зөләйха Леналарга таба китте, үзе яшәгән фатирга аягы тартмады.
Лена каядыр чыгып китәргә әзерләнә иде, ахрысы, курчак кебек киенеп куйган, көзге алдында иннек-кершән савытлары сибелеп ята. Шулай да кунак кызга караңгы чырай күрсәтмәде.
– Беркая да бармыйм мин, егетем килә, шуны көтәм, – диде Лена.
Ленаны күрүгә үк, Зөләйханың бар кайгы-хәсрәте юкка чыккандай була, күңеле мамык кебек җиңеләеп кала; шул кызга эчендә җыелып килгән борчу-мәшәкатьләрен түкми-чәчми бөртекләп, җентекләп сөйләп бетерәсе һәм бушанасы килә аның.
Лена бу тормышта җиңел, бик ансат яшидер сыман. Дөрес, элек бергә яшәгәндә дә шушы ачык йөзле, мәңге кайгы-борчу күрмәс сыман тоелган Ленаның иртән торгач, күз яшеннән манма су булып чыланган мендәрен күргәне бар Зөләйханың: сәбәбен сорарга курыкты ул, узар, кеше күңелендә ни булмас дип уйлады. Аннары кайчакта Ленаның көчәнә-көчәнә гамьсез, ваемсыз булып күренергә тырышканын да сизгәли иде. Ләкин гамьсезлек Ленага килешә дә кебек. Ул кайгырырга, борчылырга тиеш түгел, табигать аны шуның өчен яратмаган, Лена – бу җиһанның иркә кошы...
Зөләйха үз-үзенә юаныч, җиңеллек эзләп тартыла бугай алтынсу чәчле, ачык зәңгәр күзле бу чибәр кызга.
Лена, Зөләйханың йөзенә күз ташлап алуга, борчуы барлыгын сизде.
– Нәрсә, Зоечка, борыныңны болай салындырдың әле? Алай караңгы чырай белән йөрмә, юкса барлык егет халкын куркытып бетерерсең, – диде ул.
Зөләйха әүвәл: «Юк, юк, болай гына», – дигән иде, аннары түзмәде, апасы шикелле якын күргән бу кыз алдында үксеп елап җибәрде һәм ни булганын сөйләп бирде.
– Тфү! Карт тәре! Шул сасы урыс сиңа күз кыздырамы?!
Лена картны сүкте-сүкте дә аннары, сүз арасында гына әйткән кебек:
– Сине дә әйтер идем инде. Шуның өчен генә күз яшеңне түгеп утырмасаң! Караса тагы, карасын! Күзе чыкканчы карасын, карт б...! – диде.
Ленага килешә, нәрсә генә дип әйтсә дә килешә аңа. Әгәр ул аңа: «Син шул карт белән ятып йокла», – дисә дә, Зөләйха аптырамас, гаҗәпләнмәс иде.
Ул борынын тартып куйды да яшьле күзләре белән Ленага карады.
– Әй, синең урыныңда мин булсаммы! Их, Зоечка! – диде Лена, көлә-көлә. – Мин булсаммы?! Сәгатьләр буе шул шәлперәйгән карт каршында шәп-шәрә килеш басып торыр идем! Күз бәбәкләре атылып чыксын иде! Барыбер берни эшли алмый ич инде ул. Селәгәенә тончыгып дөмегер иде шунда!
Ул, шырык-шырык көлеп, Зөләйханың муеныннан кочты.
– Тапкансың кайгырыр нәрсә, әй Зоечка!
Зөләйха үпкәләгән кыяфәттә аны читкә этәрде. «Сиңа кызык, үзең андый хәлгә тап булмагач... Авылга кайтам да китәм. Сөйләрләр, сөйләрләр дә, арыгач, бер туктарлар әле. Миндә кешенең ни эше бар! Бәлкем... әллә... берәр заводка урнашыргадыр?.. Тулай торактан урын да бирсәләр?.. Яшиләр бит әле».
Ул соңгы уен Ленага да әйтте. Ләкин тегесе шундук нәфис борынын җыерды.
– Заводта эшләп карадым мин. Бер ел. Ләкин ул тулай торакта күпме яшәп була? Хәзер исемә төшсә, тәннәрем чемердәп китә. Ничек яшәгәнмендер. Теләсәң бар, эшләп кара. Син әле яшь, биш елга түзә аласың. Аннары кияүгә дә чыгып куйсаң... – диде дә, – тукта! Син кооператив дидең түгелме соң? Әүвәл шунда барып кара син, Зоечка.
Егете киләсе булгач, бүген Ленада куна калып булмый иде. Зөләйха, шуны уйлап, кайтырга кузгалды. Ни әйтсәң дә, Лена белән күрешү аңа шактый җиңеллек биргән иде. Бәлкем, бар нәрсәне дә күңелгә шулай якын алмаска кирәктер? Җайланыр, рәтләнер...
Озата чыкканда, Лена ни өчендер ярым пышылдап:
– Борыныңны төшермә син, Зоечка. Берәүдә синдәге чибәрлек, матурлык булса, әллә нишләр иде әле! Егетләрнең аңын алыр иде. Синнән әле һаман авыл мокытлыгы чыгып бетми. Хәер, элек мин дә шулай идем. Өйрәнерсең әле син дә яшәргә. Менә миңа да бу фатирны берәү дә бушка китереп тоттырмады, үзем сатып алдым. Ачуымны бик китерсәләр, ярты шәһәрен дә сатып алырмын! – диде.
«Берәүдә миндәге чибәрлек булса, нишли генә алыр иде икән соң?» – дип баш ватты Зөләйха. Әнә авылдашы Йосыф аңа муеннан гашыйк. Сизенә, белеп тора кыз. Тик Йосыф – бозау. Клубтан кайтканда да унбиш метр артка калып сызгырып кайтудан ары уза алмый.
Кыз фатирга кайтып керде дә тавышсыз-тынсыз гына үз бүлмәсенә узды. Юлына хуҗа карт очрамады, вакыт та шактый соң инде, йоклагандыр.
Зөләйха пәлтәсен салды да телевизорны кабызды, аннары урын җәяргә кереште. Инде ияләшеп, күнегеп беткән бу йорт, айдан артык үзенә сыендырып торган бүлмә кичәге көннән бирле әллә нинди шомлы да, шыксыз да шикелле. Ул, бүлмә ишеген эчке яктан бикләп, ачкычын телевизор өстенә куйды. Аннары ашыкмыйча гына чишенергә кереште.
Кыз гомерендә беренче мәртәбә көзге каршында шәрә килеш озаклап басып торды. Акылының бер читендә Ленаның ягымлы тавышы сакланып калган. «Бу матурлыгың белән бөтен шәһәрне үз аяк астыңа сала аласың син, Зоечка!»
«Әллә нинди генә кеше син, Лена. Нигә алай дисең инде?»
«Зоечка, ачуланма миңа, яме! Күралмыйм мин бу тормышны, яратмыйм. Шуңа күрә энәләрем гел тырпайган килеш минем. Яратмыйм мин бу дөньяны, үземне дә күралмыйм... шушы дөньяга килгәнем өчен... шушында яшәргә мәҗбүр булганым өчен... яратмыйм! Аңлыйсыңмы?! Төкердем дөньясына! Үч алып яшим мин аннан! Көлеп, төкереп яшим! Шул кирәк аңа!.. Бу матурлыгың белән син дә үч ала аласың аннан!»
«Кит, Лена, кит, кит! Дәшмә миңа, сөйләшмә минем белән!»
Кыз көзге алдында шәп-шәрә килеш калды. Күпне күргән борынгы көзге, бу мизгелне мәңгегә хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, бик озак текәлеп карап торды-торды да, беркавым күзләре чагылып, әлеге гамәле өчен оялган сыман тоныкланып китте, парланды. Аннары көзгедә тагын бер сурәт шәйләнде. Борыны белән тәрәзә пыяласына төртелгән сурәт-йөзнең битләре буенча шыбырдап яшь ага, сирәк тешле авызы исә чамадан тыш зур булып ачылган иде.
Кыз почмактагы ут сүндергечкә таба ташланды. Аннары шундый ук җитезлек белән юрган астына чумды. Гәүдәсе бизгәк тоткандай калтыранды, дер-дер килде, тешләре тешкә бәрелде, мендәре яшькә чыланды. Үзе генә белгән сере таланган, мәңге кире кайтмаслык булып урланган кебек тоелды. Ул хәзер оялмыйча-курыкмыйча, шәп-шәрә килеш кешеләргә, бу йорт урысына күренеп йөри алыр шикелле иде. Яшерер, саклар сере калмады... Бетте...
Бераздан, мендәре манма су булып, гәүдәсенең калтыравы сүрелгәч, кыз үзен бөтенләй бушап калгандай хис итте. Күзләрендә сыңар тамчы да яше, аңында уе, җанында җылы әсәре калмаган шикелле булды. Болай җиңелрәк, болай рәхәтрәк тә сыман. Хәтта гәүдәсе, тәне дә үзенеке түгелдер кебек иде инде.
Аны көрәк сакаллы урыс картлары чолгап алган. Ул алардан качарга тели. Үзенә үрелгән кулларны тешли, тырный да ычкынып китә; аны тагын куа башлыйлар. Тау башында әтисе белән әнисе басып тора икән. Кыз шуларга таба чаба, каршысында тагын көрәк сакаллы картлар пәйда була. Әти-әнисе янында Йосыф та бар икән ләбаса! Нишләп Зөләйханы коткарырга килми соң ул? Кыз, кулларын болгый-болгый, Йосыфны үз янына чакыра, кычкырып та карый, әмма тавышы чыкмый. Әнә Йосыф аны күреп алды. Йөгерә, Зөләйхага таба чаба. Әтисе дә йөгерә, кулында утын яра торган балта икән. Көрәк сакаллы картлар шулхәтле күп, һәммәсе дә кыз артыннан куа. Менә берсе күлмәк итәгеннән эләктерде. Кыз тартыла, чәбәләнә, тырнаша. Менә өстендәге күлмәген тартып алдылар, ул шәп-шәрә килеш калды. Тирә-юнь яктырып китте, бу яктылыктан көрәк сакаллы картларның күзләре сукырайды. Алар йөзтүбән җиргә капландылар. Әмма, мүкәли-мүкәли булса да, һаман кызга таба киләләр әле. Бар көченә тауга таба йөгергән кызны кинәт упкын алды. Дөм караңгы, төпсез упкын, ул аска таба оча. Өстә аз гына яктылык шәйләнә. Упкын кырыенда кешеләр басып тора. Араларында Йосыф та бар. Алар бау ыргыталар, упкын төбенә җитеп барган кыз бауның очыннан эләктермәкче булып талпына.
...Бауны эләктерәм дигәндә генә Зөләйха уянып китә...
* * *
Зөләйха кооперативка эшкә урнашты. «Тау сарыгы» дип аталган әлеге кооператив паркта шашлык сату белән шөгыльләнә иде. «Тау сарыгы» паркның үзәгендәге бер бинага урнашкан. Күрәсең, монда элек хөкүмәт ашханәсе булгандыр, яңа бина булмаса да, үзенә күрә кечерәк кенә кухнясы, тимер аяклы өстәлләр тезелеп киткән залы да бар.
Кооперативта нибарысы дүрт егет белән бер кыз эшли. Бөдрә чәчле, озын буйлы Эдуард белән чандыр грузин егете Мамука ит турап тора, тышкы кыяфәтләре белән бер-берсенә су тамчыларыдай охшаган кылыч борынлы егетләр Альберт һәм Абрик шашлык пешерә. Сары башлы, сипкелле Ольга сатып торучы икән. Саниянең булачак кияве Маркс тәэминатчы хезмәтендә, ул күп вакытын районнарда һәм шәһәрнең ит кибетләрендә уздыра.
Бина артында чирәмдә, йокы симерткән салпы колаклы, сары йонлы ау этен исәпләмәгәндә, Зөләйха «Тау сарыгы»нда алтынчы кеше иде.
Мамука кызны бер күрүдә үк ошатты, урысчаны вата-җимерә:
– Син, Зоя, сатып торырсың. Алайса, Ольга янына кешеләр бик килергә теләмиләр, – дип, күз кысты.
Зөләйханы Ольга белән бергә кибет артына бастырдылар. Казан шәһәрендә тансык ризык булгангамы, шашлыктан авыз итәргә теләүчеләр байтак икән. Зөләйха әзер шашлыкларны, таякларыннан алып, фарфор тәлинкәләргә бушата, яшел суган турый, ипи кисеп тора. Ольга тәлинкәләрне үлчәп сата иде.
Ләкин Зөләйханың әлеге хезмәте бер атнадан ары сузылмады. Иртәгә якшәмбе, иртәгә сәүдәнең иң кайнаган вакыты булачак дигән көнне «Тау сарыгы» чималсыз калды, Маркс буш кул белән әйләнеп кайткан иде. Моңа кәефе кырылган Мамука кызларны алданрак кайтарып җибәрде дә киткәндә аларга:
– Иртәнгә кадәр ит табарбыз, вакытында килегез, – дип калды. Иң гаҗәбе: әле бер атна гына эшләгән Зөләйхага да, Ольгага да, хезмәт хакы бирү көне булмаса да, аванс тоттырды.
Иртәгесен гадәттәге эш башланды. Якшәмбе көнне паркта кеше аеруча күп иде, «Тау сарыгы» янында чират тезелде. Егетләр дә, Ольга белән Зөләйха да җиң сызганып тырыштылар. Төш вакытында алар, гадәттә, ишекне эчке яктан бикләп, шашлык белән тамак ялгыйлар, чәй кайнатып эчәләр иде. Бүген әбәт ашарга Мамука нигәдер паркның аргы башындагы «Бәрәңге» кафесына барырга кушты. Ольга, киреләнеп:
– Анда кадәр барыр хәлем юк, арыдым, мин монда гына капкалыйм, – дигән иде, Мамука борынын җыерды да чыгып китте, бүтәннәр дә аның артыннан иярде.
Ольга исә үз сүзен итте – кузгалмады. Абрик, бинага кереп, кызны дәшеп чыгарды.
Ольга, урамга чыккач, ялт-йолт як-ягына карана-карана:
– Тайфунны да суйдыгызмыни? – дип пышылдады.
Аның янәшәсендәге Абрик җәһәт кенә кызның беләгеннән эләктерде һәм үзенә таба тартты.
– Акрын, юләр кызый!
Егетләрдән калышыбрак атлаган Зөләйха әүвәл сүзнең ни хакында барганлыгын аңлап бетермәде, мәгънәсенә төшенгәч, шып туктады да, әле һаман аптыраулы карашы белән бина артында көннәр буе йокы симертеп яткан салпы колаклы ау этен эзләде. Аннан соң, кинәт кенә ниндидер куркыныч нәрсә исенә төшкәндәй:
– Ай! – дип өзгәләнеп кычкырды да шашкан кеше кебек парк ишегенә таба чапты...
Лена Зөләйханы үзенең туган көн мәҗлесенә чакырды. Зөләйха килеп кергәндә, бәйрәм табыны әзер, хуҗабикә үзе шкафындагы барлык киемнәрен караватка чыгарып салган да кайсысын кияргә белмичә аптырап йөри иде. Дөньясына төкереп яши торган бу кыз өчен элек-электән үк кием сайлау иң зур мәсьәлә булды. Төрле илләрдә тегелгән кием-салым белән шыплап тутырылган шкафны көненә әллә ничә мәртәбә ачып яба, андагы күлмәк-чүпрәкләрнең һәрберсен дә диярлек киеп сала, әмма берсе дә кызның күңеленә хуш килми; сайлый-сайлый аптырап бетә ул.
Аның бу гадәтен яхшы белгән Зөләйха, кулындагы чәчәк бәйләмен Ленага тоттырып, битеннән үбеп алды да, карават читендә аерымрак яткан сыек зәңгәр төстәге күлмәккә күрсәтеп:
– Менә бит! – диде. – Үтүкләнгән дә.
Лена бәхәсләшеп тормады, күрәсең, кием сайлаудан тәмам гаҗиз булган иде, күлмәкне киеп, көзге алдына килеп басты.
– Ну вкус синдә, Зоечка! Мин моны инде ничә мәртәбә үтүкләп, ошатмыйча кире ташлаган идем. Яхшы икән ич!
– Шәп! Нәкъ синең өчен генә тегелгән.
– Материалы чит илнеке аның. Тегүен генә Казан теккән...
– Килешкәч барыбер түгелмени?
– Ну вкус синдә, Зоечка!
Үзенең күлмәк-итәкләре ике-өчтән артмаса да, авыл кызының чүпрәк-чапрак сайлый белүдә һәм аларны килештереп киюдә, чынлап та, зәвыгы сокланырлык иде. Элек бергә яшәгәндә дә, Лена нәрсә кияргә икәнен әүвәл өйдәшеннән сорый һәм ул әйткәнне һич карышусыз үти иде. Ленаның үз сүзенә шулай колак салуына Зөләйханың бигрәк тә күңеле була иде.
Серле тормыш белән көн күреп, байлык-муллыкта йөзгән Ленаның исә нигәдер шушы гади, йомыкыйрак авыл кызына охшарга тырышып, үзенең элеккеге асылына кайтасы киләме, әллә аның гадәти, күркәм зәвыгына, чынлап та, соклана инде ул.
Зөләйха, эзләп йөреп тә туган көнгә юньле бүләк таба алмагач, аптыраганнан, конвертка егерме бишлек салып килгән иде. Тик аны ничек итеп тапшырырга? Бүләккә акча алып килгән, имеш!..
Уф! Аны бу бәладән Лена үзе коткарды.
– Туган көнем түгел бүген минем. Болай гына әйткән идем. Бары бер матур кичә генә. Бәйрәм итәрбез. Егетләр дә килә. Танышырсың, шәп малайлар! – диде ул гап-гади хәбәр әйткәндәй генә. Һәм Зөләйха авыз ачарга өлгергәнче, әле һаман караватта өелеп яткан кием-салым арасыннан джинсы костюм-чалбар алып:
– Мә, Зоечка, бүген моны ки! – диде.
Тегесе корт чаккандай артка чигенде.
– Юк, юк, син нәрсә!
– Ярый алайса. Син болай да шәп, – дип, артык кыстап тормады Лена. Киемнәрен җыя башлады. – Боларны алып куйыйм, алайса, хәзер килеп җитәрләр инде.
Ленаның алдавына Зөләйханың исе китмәде. Бүлмәгә кайчан теге карт килеп керер икән дип, коты алынып ятканчы, бер генә кичне булса да монда уздыру яхшырак иде. Дөрес, егетләр дә киләсен ишеткәч, күңеле аша аз гына курку да узды. Ул, хатын-кыз табигатенә тугры калып, егетләр килгәнче, янә бер кат килеш-килбәтен күздән кичерде. Ни өчендер шул ике егетнең берсе каршында бүген гадәттән тыш матур, чибәр күренәсе килде. Бу табигый теләге, яше җитеп, күзләренә нур кунганнан бирле яшәсә дә, хәзер ул кызның акыл күзәнәкләрен оялтыр дәрәҗәдә көчле, бит алмаларын пешерерлек кайнар иде. Аның колак яфракларында кызыл утлар кабынганын Лена да күрде, тик игътибарсыз калдырды.
Ишек шакыган тавыш ишетелүгә, колак алкаларында янган ут бөтен тәнен камап алды.
Лена ишек ачарга йөгерде. Зөләйха, карават кырыена чүмәшеп, көзгегә кырын гына күз сала-сала, китап актарган булып утыра иде. Кунаклар килгәч, яхшысынмыйча, ишек катына килде.
Егетләр икесе дә бер чама озын буйлы, төз гәүдәле, икесе дә мыеклы, икесе дә пардан киенгәннәр: өсләрендә джинсы костюм-чалбар иде. Берсенең, кара тутлысының, чәчләре бөдрә, икенчесенең, саргылт мыеклысының, маңгай өстендәге чәчләре шактый ук артка чигенгән. Шунысы Ленаны, күтәреп, бер-ике мәртәбә әйләндерде дә бит очыннан үбеп кире бастырды һәм, саргылт мыегы астында һәрвакыт әзер тоткан елмаюын бар көченә эшкә җигеп, Зөләйхага таба атлады, аннары уклау гәүдәсен урталай сындырып иелә төште дә кызның кулына иреннәрен тигезде. Уклау, тураеп, кире үз халәтенә кайтты. Бөдрә дә, Ленаны кочаклап үпкәннән соң, Зөләйхага таба борылды һәм йөз-кыяфәтен әллә ни үзгәртмичә генә баш какты. Күз карашы, егет үзе моны сиздермәскә тырышса да, кызның гәүдәсенә кереп тулды һәм тәне буенча таралып, чәч төпләренә хәтле пешереп алды.
Лена Зөләйханы егетләр белән таныштырды. Пеләш маңгайлыга күрсәтеп:
– Эдик, – диде.
Тегесе аның артыннан ук:
– Эдик-медик, – дип өстәде һәм дәррәү көлешеп куйдылар.
– Әйе, Эдик-медик – үзәк больницаның баш врачы, – диде Лена, тавышына кылану чыгарып. Чират бөдрәгә җитте. – Роберт, – диде Лена.
Аның сүзен Эдик янә эләктереп алды:
– Роберт-робот!
Тагын көлештеләр.
– Хәзер инде финанслар патшасы, кооператив, – дип өстәде Бөдрә.
«Кооператив» дигәч, теге каһәр суккан «Тау сарыгы» исенә төшеп, Зөләйханың тәннәре чымырдап алды. Тик мең дә бер төрле кооперативлар дөньяны басып алган заманда алар турында киресен генә уйлау үзе үк беркатлылык иде. Шуңа күрә кыз тыштан илтифатсыз калырга тырышты һәм бераздан «Тау сарыгы» да хәтереннән шуып чыкты.
Кызның, күптәннән фани дөньяның кайгы-мәшәкатьләрен онытып торып, бу рәвешле күңел ачканы, күзләре яшьләнгәнче көлгәне юк иде. Ленаның бар яктан да килгән бу җайлы куышындагы компания аны үз эченә йотып алды, юк кына сүздән дә көләсе килде. Коньяк йотып куюдан да тартынмады ул. Эчемлек ачысы авызын яндырып алды, аннары акрын гына бар күзәнәкләренә таралды, тагын да рәхәтрәк, күңеллерәк булып китте.
Коньяктан авыз итәргә кызны аеруча Эдик бик тырышып кыстады. Зөләйха әүвәл баш тарткан иде, әмма утыра торгач, Эдикның алдына ук шуып кергән Лена:
– Зоечка! Карышма инде! – дигәч, каршы килергә уңайсызланды. Чөнки Ленаның карашы: «Аны кешегә санап, кичәгә дәшкәннәр, ә ул кыланып утыра!» – ди кебек иде. Бәлкем, Зөләйхага гына шулай тоелгандыр, ләкин барыбер кызның башына шундый уй килде.
Роберт Зөләйхага карата битараф шикелле. Зөләйха коньяктан авыз иткәч, бер мәртәбә аңа шоколад сузды, аннары тагын бер тапкыр өстәл уртасында утырган вазадан кызыл алма алып бирде – шуның белән шул. «Сыланмавы хәерле», – дип, әүвәл эченнән сөенеп тә куйган иде кыз, аннары эчемлектән соң кофе эчкәч (Эдикның кофега шактый мул итеп әрмән коньягы кушканын бер Лена гына белә иде), егетнең салкынлыгы аның эчен пошыра башлады. Әмма үзе моның бүтәннәргә сизелүеннән бик курка, шуңа күрә Эдик сөйләгән тозсыз анекдотлардан, ошаса-ошамаса да, ихластан көләргә тырыша иде.
Лена телевизор өстендә утырган япон магнитофонын кабызып җибәрде дә Эдик алдында килешле генә реверанс ясап алды. Әмма Зөләйха урыныннан кузгалмады. Аягына басса, башы әйләнеп, егылыр кебек иде, шуңа күрә, кәефенә бик хуш килгән шөгыль тапкан булып, Лена белән Эдикның биегәнен караганга салышты.
Янында утырган егет торып баскач, ул да, яхшысынмыйча, урыныннан кузгалмакчы иде, ләкин тегесе икенче тарафка китте. Ул, карават башындагы тумбочка өстендә утырган шәмдәл янына килеп, өч шәмгә дә берьюлы ут элдерде.
– Мөмкинме? – диде кызның янына килеп баскан егет һәм, ризалык та көтеп тормастан, кызның беләгенә орынып алды.
Зөләйха аңа кулын сузды. Ул егеттән бер башка кыскарак иде.
Егет кулларын кызның биленә салды, ул, үзе дә сизмәстән, аның кочагына барып керде, әмма ике кулын да егетнең күкрәгенә терәгән иде. Егетнең куллары көчле, күкрәге нык. Зөләйха бермәлгә эчемлек тәэсиреннән айнып киткәндәй булды, шулчак җанын сөенеч биләп алды: бу дөньяда аңа таяныр, сыеныр, аны җил-яңгырдан сакларлык көчле күкрәк кирәк икән бит! Дөнья яралганнан бирле билгеле булган табигать канунын кыз бүген үзе өчен беренче мәртәбә ачты...
Бөек табигатьнең бу канунына бер генә җан иясе дә каршы тора алмый – бик теләп буйсына һәм шулай яши башлый.
Хәзер аңа рәхәт һәм хәзергә шул җиткән дә. Биесен, сыенсын әле бу көчле күкрәккә, онытылсын, яшәп алсын!..
Егетнең мыегы колак яфракларын кытыклап үтте, кыз кулларын йомшарта төште.
– Син күбәләк кебек, Зоечка!
Егет кызның бит алмасына иреннәрен тидерде, күңел җепләре тагын да тартыла төште. Кыз аның күкрәгенә йөзен яшерде һәм егетне җиңелчә генә үзеннән читкәрәк этте. Аңа рәхәт иде. Үзенә рәхәт булуын егеткә сиздерүдән курка иде ул.
Тагын кофе кайнатып эчтеләр, тагын парлашып биеделәр. Сәгать уникене суккач, Эдик белән Лена күрше бүлмәгә кереп бикләнде.
Роберт Зөләйханы, күтәреп алып, караватка утыртты да үбәргә маташты. Эчемлек тәэсиреннән башы әйләнә башлаган кыз егетне дорфа гына этеп җибәрде дә торып басты. Егет аны янә үзенә тартып китерде һәм караватка аударды, тагын үпмәкче булды. Ләкин Зөләйха кинәт сикереп торды да Леналар кереп бикләнгән ишекне кагарга кереште.
– Лена! Мин кайтам!
Эчке яктан тавыш ишетелмәде.
Төн уртасында ялгыз башы урамга чыгып китү ахмаклык булыр иде. Җитмәсә, башы да әйләнә, баягы рәхәтлекне хәзер газап алыштырган иде.
Роберт аны янә караватка утыртты, чәркәләргә коньяк койды. Күрше бүлмәдән Лена да килеп чыкты.
– Зоечка, син нәрсә, бу вакытта, – дип сөйләнә-сөйләнә шкафтан үзенең спорт костюмын алды һәм Робертка: – Теге бүлмәгә чыгып тор әле, – дип боерды.
– Менә боларны ки, Зоечка.
Эдик белән Роберт карават янында торган өстәлне идән уртасынарак күчереп куйдылар. Аннары кызлар исәнлегенә соңгы тост әйтелде. Бу юлы Зөләйха эчемлеккә орынмады, Эдик тәкъдим иткән кофены исә эчеп бетерде.
Лена белән Эдик күрше бүлмәгә кереп югалды. Зөләйханың күңеле янә күккә ашкандай булды, йомшак дулкыннар өстендә чалкан ятып йөзә, тирбәлә сыман. Әнә бүлмәдә өч йолдыз яна, җанга, тәнгә рәхәт. Егет «йолдызлар»ны өреп сүндерде һәм караватта изрәп утырган кызны кочагына алды. Менә егетнең утлы иреннәре маңгаен, бит алмаларын кытыклый.
– Иртәгә үк өйләнәм мин сиңа, – дип пышылдады ул, ашыга-ашыга.
Бер көйгә талгын гына йөзгән дөнья кинәт чайпалып куйды. Аның төнге күгендә нидер өзелде кебек.
Егет тагын нәрсәләрдер әйтте, кабалана-кабалана кыз өстендәге костюмны салдырды, аннары ансат кына лифчик төймәсен ычкындырды. Шашып-шашып кызның шәрә күкрәкләрен, муеннарын үпте.
Табигый ләззәт арта, җанга-тәнгә җәелә, тарала барган саен, акыл күзәнәкләре уяна барды. Үзе белән туган авылыннан ияреп килгән горурлыгы, кыргыйлыгы берзаман өскә чыкты: кыз егетне янә төртеп төшерде дә тиз генә киенергә кереште, аннары, одеялга уралып, урынга ятты.
Ике арадагы көрәш шактый озак дәвам итте – кыз егетне бүтән үзенә орындырмады.
Иртәгесен кичке рәхәтлек эрегәндәй юкка чыккан иде. Өстәлдәге эчемлек чәркәләрен күрүгә, кыз укшый язды. Монда ник килгәненә үкенә башлаган иде инде ул.
Кәефе юклыгын Ленага белдертмәскә тырышып, табынны җыештырды, кичтән калган савыт-сабаны юып куйды.
Егетләр таң беленер-беленмәс китеп барганнар иде. Аларны Лена озатып калды, Зөләйха урыныннан тормады.
– Кызың бик кыргый икән, тәнне тырнап бетерде, – диде Роберт чыгып киткәндә Ленага.
Эдик көлеп нидер әйтмәкче булган иде, Лена аның авызын каплады, ахрысы.
– Тс-с-с! – диде ул һәм, егетләр артыннан ияреп, коридорга чыкты.
Аларның анда ни турында сөйләшкәннәре Зөләйхага ишетелмәде...
* * *
«Әйе, бер тиен дә акча бирмим мин сиңа, егеткәй. Акчам юк диярмен. Шулай дисәм, ни пычагым кыра аласың син, ә! Тотып кыйныйсыңмы? Ю-ю-ююк, кулың күтәрелмәячәк... Беләм, күреп торам ич, мәрхәмәтле кешегә охшаган син».
Зөләйха көлемсерәп куйды. Чыннан да, нигәдер тиктомалдан гына, тиенләп җыйган акчасына алынган машинасында аны авылына алып кайтып барган егетне мыскыл итү, аннан көләсе килү теләге уянган иде.
«Бу кавемнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән, һәммәсе дә акча һәм хатын-кыз ярата, – дип уйлады Зөләйха. – Йосыф та акча ярата микән? Ә хатын-кызны ярата микән Йосыф? – дип, үз-үзенә сорау бирде ул. – Әйе, Йосыф та тырыша-тырыша акча җыя. Тик ул туйга дип, миңа өйләнергә дип. Их, Йосыф, Йосыф... Нишләп шундый икән син? Беркатлы, бала-чага кебек... Әйтерсең дөньяга бүген генә килеп, бүген генә тәпи атлап киткәнсең! Их, Йосыф, Йосыф!» – дип офтанды кыз һәм, шофёр егетнең җилкәсенә кагылып:
– Кызурак бара алмыйбызмы? – диде.
Якуб, гаҗәпләнеп, кызга борылып карады.
– Әле бая гына акрын бар дигән идең...
– Син хәзер артык акрынайдың бугай.
Машина кызулый төште.
«Йосыфка әйтергә кирәктер... барысын-барысын да сөйләп бирергә кирәктер, бәлкем, ә?.. Ул мескен тырыша-тырыша туйга акча җыя бит. Әйтергәдер аңа, кирәкми дип...»
Зөләйха Йосыфка ярты ел элек: «Мин кайчан да булса кияүгә чыксам, туйны бары тик Казандагы иң затлы ресторанда гына ясарга теләр идем», – дип шаярткан иде. Йосыф шуннан бирле акча җыя.
«Әйтергәдер аңа, барысын да сөйләп бирергәдер, ә?.. Барысын, барысын дамы?!»
* * *
Ленаның «туган көне»ннән соң ике көн үтүгә, ниһаять, Зөләйха бер заводта тулай тораклы эш тапты. «Ике ай укырсың, аннан ике ай өйрәнчек булып йөрерсең, бер атнадан тулай торакка урнашырсың», – диделәр аңа. Зөләйха өчен бу иң кулай эш иде. Тиздән җир битле фатир хуҗасыннан котылачак! Чын-чынлап эшли башлагач, акчасы да хәйран төшә икән!
Икенче көнне кыз, иртүк торып, эшкә урнашырга китте. Кадрлар бүлегендәге күзлекле хатын бик җентекләп аның документларын карап чыкты. Аннары, күзлеген маңгаена утыртып, кызга күтәрелеп карады да:
– Пропискаң юк икән бит синең! Авылдан төшкәнеңә дә күптән икән инде, нишләп моңарчы пропискага кермәдең? – дип сорады.
Инде урнашам, моннан соң барысы да җайланыр дип торганда гына! Зөләйха каушады, йөзе кызарып чыкты, тавышы калтырады:
– Булмады... Кертмәделәр.
Күзлекле хатын беркавым аңа сынап карап торды да:
– Иртәгә килерсең, уйлашырбыз, – дип, аңа документларын кире сузды.
Сөмсере коелган кыз кыюсыз гына саубуллашып чыгып китте. «Авылдан килүгә үк, берәр заводка урнашасы калган икән, их! – дип көрсенде ул. – Бүтәннәр шулай итә бит, туп-туры баралар да керәләр. Ә мин... Боламык... пешмәгән. Шул Сания сүзенә ышанып!..»
Урамга чыккач, кыз гарьлегеннән елап җибәрде. Елый-елый трамвайга утырды, елый-елый фатирына кайтты. Урамдагы кешеләрдән дә, трамвайдагылардан да яшермичә елаган иде шулчакта. Ул хәзер бу шәһәрне дә, аның кешеләрен дә хөрмәт итми, алардан уңайсызланмый, тарсынмый иде. Күңеленә таш утырган кыз шуңа күрә күз яшьләрен дә яшерә алмады.
Фатирга кайтып, бераз тынычлангач, бүтән эш эзләп кабат чыгып китәргә уйлады. Шәһәр читендә урнашкан тагын бер завод эшчеләр чакыра, ул да тулай торактан бүлмә бирә дип укыган иде.
Икеле-микеле уйлар эчендә утырганда, бүлмә ишеген шакыдылар. фатир хуҗасы Михайлович рөхсәтсез-нисез килеп керде дә:
– Өч көн вакыт сиңа, балакай. Акчаңны түләмәсең, бүлмәне бушатырга кирәк булыр, – дип сүз башлады. – Фатирга керергә теләүчеләр бик күп. Түләүне дә бер ел алдан биреп куябыз, диләр.
Зөләйха тиз генә урыныннан сикереп торды да чәч-башын төзәткәләде.
– Яңа эшкә урнашып йөри идем, Михайлович. Аз гына көтә алмассыз микән? Зинһар өчен!..
Кыз сүзен әйтеп бетерә алмады, күзләренә килеп бөялгән яшьләр сытылып чыкты.
– Яңа эшкә урнашып йөрим дисеңме? – Карт карават янындагы табуреткага килеп утырды. – Ниндиерәк эш инде ул, мәсәлән?
Зөләйха яшь аралаш:
– Заводка, – дип кенә әйтә алды һәм янә елап җибәрде. Карт алдында бу рәвешле елап, сытылып утыру килешми иде. Кыз моны яхшы аңлады. Карт, чынлап та, хаклы бит, алдан түлә дисә дә, берни кыла алмыйсың. Ул – хуҗа, фатир аныкы. Тик нишләсен, күңеленең мөлдерәгән, ташып чыгарга җитешкән чагы шул. Кыз тыела алмыйча елады да елады.
Карт аның күз яшьләреннән куркып калдымы, әллә өлкән кешенең күңеле йомшарып, жәлләргә булдымы:
– Чү, чү, кызым. Елама, елама, – дип юатырга кереште, карават башындагы сөлгене кызга алып бирде, кытыршы куллары белән башыннан сыйпарга кереште.
Зөләйха тынычлана төште.
Шулвакыт ишектә – нәкъ вакытында ярдәмгә килә торган изге җан! – Лена күренде. Карт читкәрәк тайпылды.
Лена кычкырып исәнләште дә туп-туры Зөләйха янына килде, аптыраган тавыш белән:
– Абау, Зоечка! Ни булды? – дип, кызны кочаклап алды һәм колагына пышылдады: «Бар әле, бар, чыгып тор. Тиз генә кермә».
Күзләрен мелт-мелт йомып торган карт аның кем икәнлеген шундук таныган булса да:
– Сез кем буласыз? – дип сорады.
– Исәнмесез, Михалыч! – диде Лена, кыланчыкланып. – Зоечка, үләм, тамагым кипте, бар әле, чәй куй. Кибеттән берәр тәм-том алып керсәң дә ярый.
Зөләйха чыгып китте. Лена аның артыннан ишекне бикләде. Шуннан соң ни булганын Зөләйхага ул үзе сөйләде.
Лена тиз генә пәлтәсен салып элгән дә карт янына килгән һәм: «Нәрсә катып торасың!» – дип, аны караватка төртеп утырткан. Теге исенә-һушына килә алмый, ди. Шуннан Лена джинсы костюмын, аның артыннан кофтасын салып ташлаган. Чалбар белән лифчиктан гына калган алма кебек кызга карап ни еларга, ни көләргә белмичә күзләрен түгәрәкләндереп тик утыра ди карт шайтан! Лена: «Тиз инде, тиз бул!» – дип, карт янына килеп утырган да шәрә беләкләре белән муеныннан урап алган. Акрынлап карт та аңына килә башлаган. Җәһәт кенә торып, куфайкасын салган, чалбар каешын ычкындырырга керешкән. Шулчак Лена аны туктаткан да: «Йөз сум! Хәзер үк!» – дигән. Теге имгәк, аның нәрсә дигәнен аңламыйча, өзек-өзек сулап тик басып тора, ди. «Син нәрсә, Михалыч, бушка дип уйлаган идеңме әллә? Йөз сум алып кер, хәзер үк, бар, тиз бул!» Карт абына-сөртенә чыгып йөгергән һәм беркавымнан унлыклар тотып килеп тә кергән. Үз артыннан ишекне бикләгән дә әле кулындагы акчаларга, әле ярым шәрә кызга карап, күзләрен мелт-мелт йома-йома, ни кылырга белмичә аптырап тора, ди. Лена акчага үрелгәч, кулын ялт кына артка яшергән һәм: «Алдамассыңмы соң?» – дигән. «Һи, нишләп алдыйм соң инде! Алдасам, син карт пәри каршында шушы тиклем чишенер идеммени?» – дип көлгән Лена. «Алайса, тегесен дә сал», – дип, карт иблис кызның күкрәкләренә ишарәләгән. «Син үзең алдарга маташасың бугай, шушылай чишенгән өчен әүвәл егерме сумыңны бир!» Карт, учыннан ике унлык алып, калтыранган куллары белән үзе кызга суза, ди, үзенең карашы акчалы кулы артыннан ияреп бара, ди. «Тагын чишен», – дигән карт. «Анысы өчен тагын егерме сум? – Карттан акчаны алгач, аңа арты белән борылып баскан да: Үзең чиш!» – дип боерган. Теге дерелдәгән куллары белән импортный каптырманы чишә алмыйча азаплана икән, ди. Тәмам алҗып беткән, хәлдән тайган. Кулы белән тарта башлагач, Лена: «Өзәсең бит инде, карт пәри! Булмый икән булмый. Үзеңә үпкәлә!» – дип, каптырманы үзе ычкындырган да, лифчигын картка тоттырып, тиз генә киенә башлаган һәм аның соңгы акчаларын алып, ишекне төбенә кадәр каерып ачып куйган. «Хәзер Зоя кайтып керәчәк. Ул сизсә, эш харап, иремә ишетеләчәк. Икебезнең дә муенны борыр, бик көнче адәм», – дигән Лена һәм пәлтәсен алып кигән.
Карт, дер-дер килгән кулларында әле генә күргән «төшенең» бердәнбер истәлеген тоткан килеш, тораташ сыман катып калган...
Лена Зөләйханы:
– Җыен, китәбез моннан. Сиңа менә дигән эш таптым. Яшәр урыны да бар, – дип, көлә-көлә каршы алды.
Көлешә-көлешә, Зөләйханың бер чемоданга сыеп бетәрлек кирәк-ярагын, киемнәрен җыйдылар. Чыгып китәр алдыннан, Лена:
– Әйдә, ачкычны тапшырыйк, алыш-бирешне бетерик, – диде.
Кызлар чемоданны коридорга чыгарып куйдылар да бер бүлмәдән фатир хуҗасын эзләп таптылар. Карт, аягындагы киез башмагын бәрә-бәрә, йонлач мәчесен куып йөри иде. Кызларны күргәч, мәчегә томырырга әзерләгән сыңар башмагын югары күтәргән килеш хәрәкәтсез калды. Күзләреннән зәһәрлек бөркелә, йөзе комачтай кызарган, авызы чалшайган иде.
– Зоя моннан китә инде. Сыендыруың өчен рәхмәт, – диде Лена, берни булмагандай. – Мә, фатир хакы, нәкъ ике ай өчен.
Карт кулындагы башмагын ачу белән карават астына кереп поскан мәче тарафына томырды да, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана, Лена кулыннан акчаны йолкып алды.
Лена тапкан эш шәһәрдәге бик атаклы оешма башлыгында сәркатип урыны иде.
Яше илледән узуга да карамастан, чем-кара чәчле, пәһлевандай озын буйлы башлык Марлен Альберт Габдрахманович Зөләйханы эш тәртибе белән таныштыруны вакытлыча сәркатип вазифасын алып барган өлкән яшьтәге ханым Динара Петровнага тапшырды да үзе ниндидер киңәшмәгә китеп барды.
Зөләйханы иң өркеткәне сәркатип өстәлендәге төрле төстәге телефоннар булды. Алар йә чиратлап, йә барысы берьюлы бик еш шылтырап торалар. Динара Петровна, аларның барысын да берьюлы диярлек алып: «Альберт Габдрахманович киңәшмәдә!» – дия-дия, шундый ук оста хәрәкәтләр ясап, кире куя иде.
Динара Петровна кызны бүлекләр белән таныштырып чыкты. Зөләйха үзенең вазифасын аңлаган кебек булды.
Татар авылында үсеп, шул мохиттә тәрбияләнгән кыз әүвәл урысчаны такы-токы белүеннән дә шүрләгән иде. Ни дисәң дә, тел белмәсәң, шушындый атаклы оешмада бер генә көн дә эшләп булмастыр кебек иде. Бәхет дигән нәрсә бер килсә, ишелеп-ишелеп килә, диләр, Зөләйхага андый куркыныч янамады. Телефоннан Альберт Габдрахманович Марленны сораган кешеләрнең барысы да, әйе, барысы да татарча сөйләшергә тырыша иде. Казан урамнарында татар сөйләмен меңгә бер генә ишетергә туры килгән Зөләйхага бу хәл бик гаҗәп тоелды. Әйтерсең язмыш кызны теге чакта вакытлыча гына сынаган да, менә хәзер, бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, аның өчен тел мәсьәләсен дә җайлаштырып куйган иде. Зөләйха эчтән генә куанса да, бу күренеш барыбер сәер, бик сәер иде. Чөнки бу тел фәннәре белән шөгыльләнүче оешма түгел, бөтенләй башка юнәлештә эш алып бара.
Төрле михнәтләргә дә күнегә алган кыз рәхәт тормышка исә тагы да тизрәк ияләнде. Өч көн дигәндә, аны якында гына урнашкан тулай торакка урнаштырдылар, шундук паспортын теркәделәр. Тулай торакта ике генә кешелек бүлмәгә эләгү исә бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Ниһаять, Казан артындагы татар авылыннан шәһәр кызы булырга дип чыгып китеп, күп газаплар кичергән Зөләйха атлы кыз да кулында бәхет кошын тотып тора!
Көннәре төштәге кебек кенә үтә торды. Кыз үзе башкарырга тиешле эшне тиз төшенеп алды, һәр эшен җиренә җиткереп, төгәл үти торган булды.
Альберт Габдрахманович аз сүзле кеше иде. Сәркатибенә эшкә кагылышы булмаган бер генә җөмлә дә әйтмәде, әмма үзе кызның сөйләгәнен тыңларга ярата иде кебек. Чөнки Зөләйха аңа ул югында кемнәр шылтыратканын, нинди сүзләре булганын сөйли башлауга, Марленның күз карашлары үзгәрә, кырыс бушлык йомшара, эреп китә, югалып кала кебек иде.
Әлеге оешмада тагын бер сәер хәл күзәтелә. Хезмәткәрләр, аз гына буш вакытлары чыгуга, китапка капланалар, кайберләре, онытылып китеп, кулларын айкый-айкый, үзалларына сөйләнәләр, ниндидер китаптагы ниндидер тылсымлы сүзләрне, җөмләләрне хәтерләрендә калдырырга тырышалар кебек иде. Тора-бара Зөләйха яшел тышлы ул китапларның татарча-русча сүзлек икәнен белде. Маңгай чәчләре коелган күзлекле абзыйларның әле генә буразна арасыннан чыккан авыл кызыннан кайбер сүзләрнең мәгънәсен яки әйтелешен соравы Зөләйхага сәер дә, кызык та тоела иде. Зөләйха әлеге фән кандидатларына «акыл сатарга» әүвәл бик кыенсынса да, тора-бара «мөгаллимлек» шөгыле аның үзенә дә ошый башлады: сакаллы сабыйларга ул теләп ярдәм итте.
Марленның хезмәт көне иртәнге сәгать җидедә башланып, көн саен кичке җиделәрдә генә тәмамлана иде. Иртәнге җидедә, белгечләрне җыеп, ярты сәгатьлек кенә киңәшмә уздыра, аннары кичен кулы җитмәгән хатлар-язулар белән таныша, телефон аша күрсәтмәләр бирә, делегацияләр кабул итә, төштән соң исә төрле киңәшмәләргә чыгып китә дә алардан сәгать бишләрдә генә бушап, янә кабинетына кереп бикләнә.
Бүген төштән соң башлык, гадәттәгечә, киңәшмәләргә чыгып китмәде. Зөләйхага машина чакыртырга кушты. Зөләйха телефоннан шылтыратып шофёрга әмерне әйтеп бетерергә өлгермәде – Марлен үзе дә килеп чыкты һәм:
– Зөләйха, минем белән барырсың әле. Бүген минем Идел буендагы бакчага зур кунаклар килә, шуларны сыйларга булышасы иде, – диде.
Кыз, берсүзсез буйсынып, Марлен артыннан иярде.
Альберт Габдрахманович, елкылдап торган кара «Волга»ның алгы ишеген ачып, шофёр янындагы урынны кызга тәкъдим итте, ә үзе арткы утыргычка кереп чумды. Машина, тавышсыз-тынсыз диярлек кенә, бала бишегедәй йомшак тирбәлеп кузгалып китте. Зөләйханың беркайчан да мондый затлы машинага утырып йөргәне юк иде. Шуңа күрә ул әүвәл бик нык каушады, кызарды, йомшак утыргыч аңа каты булып тоелды. Шофёр егет магнитофонны кабызды, аннан Илһам Шакиров башкаруында «Карурман» җыры агыла иде. Кайчан да булса кара «Волга»да борынгы татар халык җырын тыңлап барырга туры киләчәге кызның төшенә дә кереп карамас иде. Шулай да бу хәл аңа сәер тоелмады. Әйтерсең барлык кара «Волга»ларда да бары тик «Карурман» көе генә яңгырый иде сыман.
Илһам Шакировның тавышы аны тынычландырды, ул җиңел сулап куйды. Аннары, кызыксынып, тәрәзәдән шәһәр урамын күзәтергә кереште. Менә алар утырган машина трамвайларны, троллейбусларны, калтырча «Запорожец» машиналарын бер-бер артлы узып китте. Урамдагы кешеләр Зөләйханы күрәләрдер, аннан көнләшәләрдер кебек тоелды. «Теге чакларда минем дә сезгә көнләшеп караган вакытларым күп булды ич! Миңа алай усал итеп карамагыз инде, йә, Казан кешеләре... Мин сезне ачуланмадым, каргамадым бит!..» – дип уйлады кыз, үзенең шушы хәлен акларга теләгәндәй.
Машина Казанны чыгып, киң асфальт юлдан урман арасына барып кергәч, кызның күңеленә шом иңде. Ул курка, борчыла башлады. Арткы утыргычта дәшми-тынмый гына магнитофоннан татар җыры тыңлап барган Альберт Габдрахманович та аның бу халәтен сизде, ахрысы.
– Боровое Матюшино якларында, Идел буйларында булганың юктыр, Зөләйха? Хәзер менә шунда җитәбез, – дип куйды.
Шофёр егет тә, аның сүзен җөпләгәндәй:
– Җәннәтнең үзе инде, – дип сүзгә кысылды. Аннары Альберт Габдрахманович шофёр белән җыен юк-бар турында сөйләшә башлады. Шулай итеп, килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Идел буендагы бу бакчаларны көне-төне уяу милиционерлар саклаганын һәм бакча хуҗаларының ниндирәк кешеләр булуын, билгеле, Зөләйха уена да китерә алмады. Ул мондагы матурлыкка, затлы йортларга, искиткеч гүзәл табигатькә бары соклана гына алды. Сагызлары агып торган юан нарат бүрәнәләрдән салынган, ике катлы, көн яктысында елык-елык килеп торган ак калай түбәле йортларның юан имән агачы янындагысы Марленныкы иде. Шулчак аларның артыннан ук диярлек йорт янына кечерәк автобус та килеп туктады, аннан ак халатлы кызлар, апалар төште һәм барысы да кырмыскалар кебек кайнаша, хәрәкәтләнә башлады.
– Кызларга табын әзерләргә булышырга кирәк иде, сеңлем, – диде Марлен Зөләйхага һәм йорт эченә кереп китте.
Марлен булышырга дип нигә сәркатибен дә чакыргандыр – кызлар үзләре дә табынны күз ачып йомган арада әзерләп куйдылар.
Кунаклар, Марленның үзе кебек үк, бик эшкуар кешеләр булдылар, ахрысы, табын артында гына ни хакындадыр кызу-кызу сөйләштеләр, алмаш-тилмәш ниндидер кәгазьләргә куллар куйдылар да, бер ашап-эчеп туйгач, саубуллашып китеп тә бардылар. Табынны җыеп, савыт-сабаның һәркайсын тәртибе белән урнаштырганнан соң, кызлар-апаларның ни арада китеп барганлыкларын Зөләйха күрмичә дә калды. Югыйсә үзенең дә исәбе алар белән бергә шәһәргә кайту иде. Шуңа күрә ул, ни эшләргә икән дигәндәй, атылып юан имән янына килде. Машина эче дә буш иде. Кыз, аптырап, ишектән чыгып килгән Марлен каршысына атлады.
– Альберт Габдрахманович, миңа кайтырга кирәк иде, соңга калам! – диде ул еламсыраган тавыш белән.
– Әйе, әйе, миңа да кайтырга кирәк, – диде Марлен һәм, нидер исенә төшкәндәй: – Бар, син чәй эчеп тамак ялгый тор. Мин аз гына ял итеп алыйм. Арылды бүген, – дип, йортка кереп китте.
Аның бу сүзләреннән тынычланып калган Зөләйха, әлеге тәкъдимгә ризалыгын белдереп баш какса да, йорт эченә кермәде. Читкәрәк китеп, агач тамырларыннан үрелеп эшләнгән утыргычка барып чүмәште һәм хуҗасының ял иткәнен шунда гына көтеп торырга булды. Тирә-юньдә кеше-кара күренми, тыныч, бары ара-тирә ниндидер кошларның сайраганы гына ишетелә. Кыз күзләрен йомды. Әйтерсең ул авылда, гүя алар әтисе белән урман аланында печән чапканнар да, әтисе печән чүмәләсенә ятып, ә кыз алан кырыендагы бер агач төбенә утырып ял итәләр, көне буе эшләп талчыккан гәүдәләренә шул рәвешле көч туплыйлар. Менә әтисе, иң беренче кузгалып: «Кызым, кайтырга вакыт икән инде», – дип дәшәр дә, алар ат арбасына үзләре чапкан печәнне төйи башларлар, аннары, урман каравылчысы гына килеп чыкмаса ярар иде дип тели-тели, курка-курка кайтырга чыгарлар. Хәер, бүген ул тамчы да арымады. Печән чапканда исә тәмам алҗыйлар иде.
Караңгы да төшә башлады. Хуҗасының тынычлыгын бозарга базмаса да, караңгыда монда утырасы килмәде, акрын гына атлап, йортка керде. Марлен, йөзтүбән капланып, киң агач караватта хәрәкәтсез ята иде. Кызның керүен ул сизде, ахрысы.
– Монда кил! – дип чакырды. Зөләйха эсселе-суыклы булып китте, йөрәге дөпелдәргә кереште, сулышы кысылды, инде йөгереп-чабып чыгып китәм дигәндә генә, Марленның ялварулы тавышын ишетеп, аптырап калды.
– Ай, муеным... кил әле, кил.
Кыз, әлеге ялвару катыш әмергә ирексездән буйсынып, бер-ике адым атлады да:
– Альберт Габдрахманович, караңгы төште бит инде, миңа кайтырга кирәк, – диде.
Марлен, урыныннан торырга теләп, аз гына бер якка авышты һәм яңадан, ыңгырашып-сызланып, йөзтүбән капланды.
– Муен җибәрми... массаж яса... массаж... хәзер кайтабыз.
Кыз бу юлы йөгереп диярлек башлык янына килде һәм калтыранган бармаклары белән Марленның каты тиреле, тыгыз муенына орынды.
– Катырак, катырак бас...
– Ни булды сезгә, Альберт Габдрахманович? – Кызның тавышында авыру янына элегрәк йөгереп килмәгәнлегенә үкенү сизелә иде.
– Менә шулай... шулай, тагын да катырак... хәзер, хәзер җибәрә...
– Егылдыгызмы әллә, Альберт Габдрахманович?
– Кулың сихәтле бугай, сеңлем, болай тиз җибәргәне юк иде. Хәзер, бераз ятып торыйм әле. Син утыр, ял ит. Аннан соң кайтып китәрбез.
– Ни булды соң, Альберт Габдрахманович?..
Бу сорауга ике-өч сүз белән генә берничек тә җавап биреп булмый иде. Ә чынлыкта исә Альберт Габдрахманович Марленга менә ни булган иде...
Марлен фамилиясе марксизм-ленинизмнан укмаштырылган ясалма фамилия иде. Альбертның әтисе, бабалары шәҗәрәсе буенча татар саналса да, малайның кан ягыннан чынлап торып кайсы милләткә караганлыгын әйтүе бик кыен иде. Дөресрәге, берьюлы берничә милләт каны ага аның тамырларында. Әтисе ягыннан китсәң, бабасы, билгеле, татар, үзбәк якларында революция ясауда катнашкан, шунда үзбәк кызына өйләнгән, бабасының әнисе исә кыргыз милләтеннән. Бу шәҗәрә буенча барсаң, анда бер француз бар, калган әбиләре татарлар. Әнисе ягына килсәк – әнисенең әтисе еврей, әнисе татар, әбисе украин, аннары тагын татар, аннан соңгы әбисе урыс милләтеннән, аннары япон кызы, аннан соң кем булганын исә берәү дә белми.
Альберт Габдрахманович Зөләйхага шулар хакында сөйләде дә бермәл тынып торды. Кызның уе исә тизрәк моннан кайтып китү иде. Ул шулай дип авызын ачарга уйлаган иде, ләкин җөрьәт итмәде.
Альберт Габдрахманович Марленның биографиясе шактый катлаулы һәм сәер шул. Ул Казандагы иң атаклы оешманың зур җитәкчесе, чит илләрдән командировкалардан кайтып керми, күңеле ни теләсә, шуны эшли ала, әмма, кырык яше тулуга, аңа әллә ни булды. Нәрсә икәнен үзе дә аңлый алмый.
Казанга ул моннан биш ел элек Мәскәүдән кайтып төште, үзе теләп кайтты, югыйсә тормышы һәм эше Мәскәүдә дә бик әйбәт иде.
Кырык яше тулган көнне Марлен параличланган кебек хәрәкәтсез калды: үзе акылында булса да, гәүдәсе, аяк-куллары, муены катты. Аны дәваларга Мәскәүнең, Американың иң яхшы табиблары килде, әмма нәтиҗәсе булмады. Шуннан соң аңардан хатыны качып китте, ә балалары юк иде.
Америкадагы дуслары Марленны үзләренә алып киттеләр, бик тырышып дәвалап карадылар. Әмма аны бернәрсә дә аякка бастыра алмады. Көннәр, атналар уза торды, Марленның яшәүгә булган өмете тоныклана, сүрелә башлады. Американың атаклы табиблары һаман юаттылар, түз, терелерсең, диделәр.
Табиблар үзләре дә аптырашта иделәр, чөнки бу рәвешле параличланган кешене моңарчы күргәннәре юк иде. Әйе, Марленның авыруы гаҗәп сәер иде. Организм сәламәт, кан тамырлары исән-сау, сызлану-авыртулар да юк, тик гәүдәсе уклау йоткан кебек катып калган.
Авыру уңаеннан Америкада бөтендөнья галимнәренең махсус киңәшмәсе чакырылды. Галимнәр аны иң яхшы аппаратлар белән тикшереп карадылар, ләкин берни ачыкланмады, яшь үгезнеке кебек сау-таза организм, элекке көенчә яшәсә дә, яңадан хәрәкәтләнә алмады. Бу хәлгә нәкъ ике ай булды дигәндә, аны дәвалаучы табиб-галимнәрне шаккатырып, Альберт Габдрахманович Марлен кинәт аягына басты. Ул көнне аның янында америкалы татар Габдулла әфәнде Япакай булып, иске дустына татар җырлары язмасы калдырып киткән иде. Якты дөньядан тәмам өметен өзгән Марленның үтенече буенча, магнитофонны борып җибәрделәр, тасмада Нижгар мишәр ансамбле җырлары иде. Альберт Марлен, эч пошуын басар өчен, ярты көн шул җырларны тыңлап ятты. Төш вакытында авыруга әбәт алып килделәр. Урын өстендә ятып ашауны килештермәгәндәй, Альберт санитарга кулы белән генә ишарә ясады да, берни булмагандай, аягына торып басты һәм йөреп китте. Айлар буе авыру янында булып аны тәрбияләгән санитар ир әүвәл кулындагы подносын идәнгә төшереп җибәрде, аннары үзе, һуштан язып, идәнгә ауды. Марлен исә үзе белән ни булганын һаман аңлый алмый иде әле. Ул, санитарның һуштан язуына гаҗәпләнеп, аны идәннән күтәреп алды һәм караватка илтеп салды.
Икенче көнне сәер авыру уңаеннан Америкада галим-табибларның тагын бер киңәшмәсе җыелды. Үз аягы белән барып, анда Марлен да катнашты. Галимнәр, бу хәлгә бик нык аптырап калган белгечләр янә уртак нәтиҗәгә килә алмадылар, авыру тарихы махсус киңәшмә өчен бөек сер булып калды.
Альберт Габдрахманович яңадан Мәскәвенә кайтып китте, ләкин элеккеге эшенә урнашырга теләмәде, үзен Мәскәүдән Казанга күчерүләрен сорады.
Марленның хатыны Маруся, иренең кабат аякка басуын ишетсә дә, кире кушылырга ашыкмады, Марлен үзе дә марҗа хатыны катына бармады, аны эзләп маташмады.
Казанга кайткач, Марлен, җитәкчелек эше белән беррәттән, үзенең фәнни хезмәтен дә дәвам итте. Япониягә, Америкага махсус киңәшмәләргә йөрде һәм шулардан тәм табып яши башлады.
Бер елдан Марленның параличы тагын кабатланды, ләкин бу юлы аның йә муены, йә аяк-куллары гына катып кала иде дә берәр сәгатьтән соң ычкындыра иде. Аптырагач, дөнья галимнәре дә серенә төшенә алмаган сәер авыруын ул бер имче карчыктан дәвалатып карарга булды.
Туксан яшьлек карчык әүвәл аның белән ярты сәгатьләп сөйләшеп-сораштырып кына утырды. Аннары, бу хәлне күптән белгәндәй, гади генә итеп:
«Тамырларыңдагы каннар сугыша... төрле каннар... төрле милләт каннары. Шулар арасындагы бер кан көчлерәк, менә шул өстенлек алмакчы була, – диде. Аннары Марленның кулын үзенең кытыршы учына алды да озын бармаклары белән кул аркасын сыйпады. – Яшь татар кызының җылы кулы белән ясалган массаж сиңа сихәтлек алып килер. Тора-бара тамырларыңдагы көчле кан башкаларын кысрыклап чыгарыр да синең тәнеңдә үзе генә хакимлек итә башлар, авыруың бетәр, ир куәтең кире үзеңә әйләнеп кайтыр. Минем киңәшләремне тыңла!» – дип калды.
Марлен бик сәләтле кеше иде. Ул бер ай эчендә татар телен үзләштерде, җырлар өйрәнде; хәзер аның авырулары бик сирәк кабатлана иде.
– Менә шуңа күрә синең кулыңның орынуы миңа ярдәм итте дә, – диде Альберт Габдрахманович авызын ачып тыңлап утырган кызга. – Йә, хәзер кайтсак та була инде.
Зөләйхага әлеге вакыйга ниндидер сәер, уйдырма хикәят кенә булып тоелды. Аңа куркыныч иде, ул туңа башлады. Аягына торып баскач, башы әйләнергә кереште, бүлмәдәге ут бер караңгыланды, бер яктырды. Егылып китмәс өчен, кыз ике куллап өстәл кырыена ябышты. Марлен җиңелчә генә кызның иңеннән кочып алды һәм бер кулын маңгаена куйды.
– Йә, кайтыйк.
Әлеге тавыштан кыз айнып киткәндәй булды, акрын гына Марлен артыннан ишеккә таба атлады.
Шофёр юк иде. Марлен рульгә үзе утырды. Кара «Волга» урман эченә иңгән караңгылыкны ертып кузгалып китте.
Юлда кайтканда, Марлен сүз катмады, бары авыз эченнән ниндидер борынгы татар җырын гына көйләде.
Зөләйха машинадан үзе яшәгән тулай торак ишек төбендә төшеп калды. Ул күңеле белән һаман үзе түгел иде әле. Инде ияләшә, күнегә башлаган тулай торак ишеге дә ничектер ят сыман. Нинди йортка кереп бара соң ул? Нишләп йөри ул монда? Нигә әти-әнисе янында түгел ул?
Әйе, бар да сәер, әллә ничек кебек иде.
Лифт кызны сигезенче катка алып менеп китте. Үзе яшәгән катның таш идәненә аяк баскач кына, кыз үзен фани дөньяга әйләнеп кайткан шикелле хис итте. Хәтта елмаеп та куйды.
Бүлмәләрендә бергә яшәгән кызның егете дә утыра иде. Артур исемле бу азәрбайҗан егете, Таня янына сирәк-мирәк кенә йөрсә дә, килгән чакларында кыз янында кунып ук кала. Аны күргәч, Зөләйханың кәефе кырылды. Чөнки бүген шактый арытты, ватты, душта коенып алырмын да ял итәрмен, дигән иде. Бүген дә йокы күрсәтмәячәк икән болар!..
Ул бераз телевизор карап утырды да йөреп керәм дигән сылтау белән урамга чыкты. Күңелендә әле һаман Альберт Габдрахманович сөйләгән теге сәер хәлләр кайный. Хәзер инде кызны ул вакыйга әллә ни куркытмый иде.
Аның шушы минутта ук авылына кайтасы, җәяүләп булса да әти-әнисе янына китәсе килде. Авылын сагынды. Аларның авылы дөньядагы иң әйбәт, авылдагы кешеләр иң яхшы кешеләр кебек тоелды. Ул кешеләр – авылдашлары – иртән эшкә китәләр, кичен яшь-җилкенчәк клубка чыга, «чума үрдәк, чума каз»ны, тәңкә салыш уенын уйныйлар. Алар арасында Йосыф та бар. Йосыф – дөньядагы иң әйбәт егет! Бу авылда сәер язмышлы кешеләр дә юк, гадәттән тыш вакыйгалар да булмый. Берәрсенең кичтән кайтмый калган кәҗәсен төнлә бүре буса – шул булыр иң зур вакыйга, берәр ир, салып кайтып, хатынын урамга куып чыгарса – инде булыр гадәттән тыш хәл! Болары да тиз онытыла. Бүре авылга бик сирәк килә, ә исерек ир исә иртәгесен хатынының аягына егылып гафу сорый. Тормыш кабат үз җаена төшә.
Зөләйха Йосыфны сагынды. Үткән кайтканында – ике атна элек кенә – егет аны озата килде. Җыен юк-бар турында сөйләштеләр, көлештеләр. Аерылышканда, Йосыф ялгыш кына аның бит очыннан үбеп алды.
Зөләйха хәзер шуны исенә төшереп көлеп куйды. Ул вакытта, егеткә мондый кыюлык кайдан килде икән дип, шаклар каткан иде кыз. Соңыннан гына төшенде: Йосыфның, Казандагы иң затлы ресторанда туй ясар өчен, акчасы байтак җыелган икән. Үзе шулай диде. «Бу атнада авылга кайткач әйтәм, шаяртам гына, бернинди ресторан да кирәкми, туйны авылда уздырабыз да авылда яшәп калырбыз», – дип. Затлы ресторан, имеш! Шаярта, янәсе! Их, шундый шаяру була димени инде! Акылсыз кыз!
Зөләйха, үзен тирги-тирги, тротуар буйлап атлый бирде.
Тулай торакны узып шактый ара киткәч, шикләнеп кире борылды. Авыл турында уйлагач, күңеле дә урынына утырып, Марлен «тарихы» да сыеклана төшкән иде инде.
Шулчак караңгылык эчендәге таш коймалы бакча эчендә утырган йорттан ниндидер тавышлар ишетелде.
Кыз адымнарын тагын да кызулатты, баягы тавыш янә кабатланды. Бакча эченнән ундүрт-унбиш яшьлек ике малай атылып чыкты да:
– Коткарыгыз! Иптәшебез үлә! Әллә ни булды! – дип, кызга таба йөгерә башладылар.
– Кайда? Нәрсә? – диде кыз, куркып калып.
– Апа, апа җаным! Коткарыгыз! Әнә тегендә, бакча эчендә, иптәшебез калды. Эчен тотып егылды. Без «ашыгыч ярдәм» чакырабыз!
Зөләйха бакча ишегалдына йөгереп керде. Анда «Умырзая» дип аталган балалар бакчасы барлыгын белә иде ул. Керде дә кайсы тарафка атларга белмичә, бермәл аптырап басып торды, шулчак ыңгырашкан тавыш ишетелде. Бакча ишеге төбендә үк бер яшүсмер бөгәрләнеп ята иде. Кыз аңа таба иелде.
– Ни булды? Кай җирең?
– Эчем! Эчем!
Зөләйха, җирдә ятмасын дип, аны янәшәдәге эскәмиягә илтеп яткырмакчы булды, ләкин күтәрергә көче җитмәде. Шулвакыт авыруның иптәшләре дә йөгерешеп килеп җитте.
– Апа, бина эченә кертеп салыйк. Врачлар хәзер килеп җитә, – диде аларның берсе, үзе исә җирдә яткан иптәшенең баш очына иелде. – Бакчаның ишеге ачык. Минем әти аның каравылчысы. Үзе әле өйгә кайтып киткән иде.
Авыруны эчкә алып керделәр. Малайларның берсе өстәл лампасын кабызды. Зөләйха бүлмә эченә күз салды. Рәт-рәт булып караватлар тезелеп киткән, почмактагы шкаф-тартмаларда йөнтәс аю малайлары, ерык авызлы маймыллар. Алар, йокыдан уятуларына үпкәләп, боегып утыралар шикелле тоела.
Кайчандыр үзе дә балалар бакчасында эшләгәнлектән, бүлмә эчендәге манзара кызга таныш һәм якын иде.
Авыру малай, каты ыңгырашып, караваттан идәнгә тәгәрәп төште. Зөләйха аның янына килде һәм, ни эшләргә дә белмичә, кулын малайның маңгаена куйды. Шулвакыт кинәт кенә аның күз аллары караңгыланып, сулышы кысыла башлады, ул, чүгәләгән урынында тора алмыйча, артка ауды. Малайларның икесе кулларын каерды, «авыру» яшүсмер сикереп торды да, шкафтан бер курчак алып, кызның авызын томалады. Зөләйха бар көченә тибенде, торып басмакчы булды. Ләкин яшүсмерләр көчле иде, кыймылдарга да ирек бирмәделәр. Күз ачып йомган арада, плащының төймәсен чишеп ыргыттылар, кофтасын, итәген аерып төшерделәр...
Шкаф тартмасы эчендә утырган курчак кызы идәнгә мәтәлеп төште...
Ул аңына килгәндә, яшүсмерләрнең эзләре суынган иде инде. Төнге Казан күгенең иң якты йолдызы атылды, ап-ак нурлар биектә-биектә чак кына эленеп тордылар да аннары аларны караңгылык өреп сүндерде...
* * *
Чакматаш ашханәсе каршында машина көтеп торучылар арасында кулына яшь бала күтәргән авылдашы Санияне күргәч, Зөләйха каушавыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Аннары тиз генә исенә килеп, тәрәзәдән күренмәс өчен, утыргычка сеңде. Якуб, кул күтәреп торучыларга игътибар итмичә, ашханә яныннан выжылдап узып китте. Санияне утыртырга кирәк иде канә! Теге чакта Зөләйхага күпме изгелек эшләгән изге күңелле Сания бит ул!..
Юк... үзенең Казан тикле җирдән машина яллап кайтуын Саниягә дә белдерәсе килмәде кызның. Күрсәләр, шундук авыл халкының «тегермәнендә» әйләнә башлаячаксың...
Саниянең Маркс белән аерылышканын ишеткән иде ул. Бервакыт авылдашының хәлен белеп кайтырга да җыенды, әмма әллә нигә аяклары тартмады, бармый калды. Лена Саниягә Зөләйханың серләрен чишкәндер дип курыкты.
Казан күгендәге иң якты йолдызларның берсе атылган каһәр суккан төннән соң Зөләйха бер атна хастаханәдә ятты. Эшкә чыгуына, аны милициягә чакырттылар. Ул кичне «Умырзая» балалар бакчасыннан туксан тугыз сумлык әйбер урланган икән, милиция дөнья бетереп каракны эзли. Сизгер тикшерүчеләрнең шикләре Зөләйхага төшкән иде.
Теге малайларны да эзләп тапкан милиция. Аларның сөйләве буенча, кич белән «Умырзая» янында уйнап йөргәндә, ниндидер шикле «апа»ның йөгерә-йөгерә шул тирәдән узып киткәнен күргәннәр, имеш.
«Умырзая»дагы вакыйгалар Марленга да барып ишетелде. Ул, кызны кабинетына дәшеп, йомшак кына башыннан сыйпады, әмма бер сүз дә әйтмәде. Төштән соң кызны тагын кабинетына чакырды, утырып торырга кушып, урын тәкъдим итте. Беркавымнан кабинетка милиция подполковнигы белән теге «сизгер» тикшерүче керделәр.
Марленның йөзе бик кырыс иде, алар белән исәнләшеп тә тормады, урын да тәкъдим итмәде.
– Әгәр дә мәгәр сезнең аркада шушы кызның башыннан бер генә чәче төшә икән, соңыннан миңа үпкәләмәгез! Ә теге маңка малайларның җинаятьләрен суд карарга тиеш! Үзем контрольдә тотачакмын! Ярый, минем сүзем бетте, – диде Марлен аларга һәм ишеккә таба ишарәләде.
Шул кичне хәсрәтеннән кая барып бәрелергә белмәгән Зөләйха Лена фатирына китте.
Лена өйдә юк иде. Кыз беравык ишек төбендә таптанып торды да кире урамга чыкты. Тукталышка җитәрәк ашыга-ашыга Лена яшәгән йортка таба килүче Робертны күреп, аңа каршы китте. Миллион кешелек шәһәрдә үзен ялгыз хис иткән кызның кем белән дә булса аралашасы, сөйләшәсе килә иде. «Умырзая» вакыйгасы вакыт-вакыт исенә төшеп, йөрәге жу итеп куйса да, кыз хәзер бу фани дөньяга битараф иде, хәзер ул чын күңелдән шатлана да, кайгыра да алмый иде кебек. Егерме бер ел буе йөрәк астында яшәгән үз җаны күккә ашып, аның урынын ниндидер чит, бүтән җан биләде сыман.
Роберт, таныш кызны күргәч, чамадан тыш көчәнеп елмайды да, кирәгеннән артык төчеләнеп:
– Кемне күрәм мин! Зөләйха туташ! Әле генә синең хакта уйлап бара идем. Менә бу ичмасам очрашу! – дип, сак кына кызның беләгеннән алды.
Зөләйха да елмаясы килеп баш какты һәм, аның сүзенә җавап булсын дигәндәй:
– Онытмагансың икән әле. Исемемне дә хәтерлисең, – дип куйды.
– Нинди оныту ди ул, Зоечка! Сине алай тиз генә онытып буламы соң?
– Нәрсә, Лена янына мине эзләп баруың идеме әллә?
Роберт бермәлгә югалып калды, аннары акланырга кереште:
– Әйе... юк... менә Эдик видеофильмга билет алган булган, Лена белән барырга җыенганнар икән дә... Минем баруымны үтенгән иде...
Кыз көлемсерәп куйды. Егет, теге вакытта күргән оялчан кызның йөз-кыяфәтендәге үзгәрешләрне күреп, бермәлгә аптырап калды: күз карашы бүтән, сөйләшүе, үз-үзен тотышы башка.
– Алайса, мин сине шатландыра алам. Кеше кызларын кинога алып барудан котыласың – Лена өйдә юк, – диде ул, бераз кылана төшеп.
– Шулаймыни? Соң, алайса әйдә, икәү киттек!
– Киттек!
...Авылга җитәрәк ярты чакрым кала, урман кырыенда Зөләйха Якубка туктарга кушты.
– Булды. Кайтып җиттем. Калган араны тәпи-тәпи генә, – диде ул егеткә һәм, ишекне ачып, машинадан төште. Якуб та, аптырап, машинасыннан чыкты һәм:
– Соң, авыл эченә хәтле кертеп куйыйм инде, – диде.
– Юк, юк, моннан гел җәяү кайтам мин, шулай күнегелгән.
Бу сүзләр, билгеле, егетне ышандырып бетермәде, әллә кызыйның бүтән уйлары бармы икән дип, якынрак килде.
– Юл хакын бирмәсәң дә ярый, Зөләйха...
Зөләйха аңа вәгъдә ителгән акчасын сузды, икенче кулы белән тагын бер бишлек өстәп:
– Якуб, син, зинһар, Чакматаш ашханәсе каршында калган балалы яшь хатынны авылга кайтарып куй инде, – диде һәм, сумкасын кулына алып, кызу-кызу атлап, авылга таба китте. Бераз баргач, борылып, үзе артыннан аптырап карап торган шофёр егеткә:
– Тик, зинһар, мин кушканны белдерә күрмә инде, – диде.
Егетнең урыныннан купкан йөрәге тынычланып бетә алмаган иде әле, ачулы тавыш белән:
– Белдерсә ни була соң? – дип кычкырды.
Зөләйха сумкасын юл кырыендагы чирәмгә куйды да йөгереп егет янына килде һәм аны-моны уйламаган егетне кочып, битеннән үбеп алды.
– Әйтмә дигәч, әйтмисең инде.
Бу хәлдән аптырап калган егетне иреннәр кайнарлыгы шундук һушына китерде, бер кулы белән Зөләйха биргән бишлекләрне чалбар кесәсенә тутыра-тутыра, икенчесе белән кызны эләктереп, үзенә тартты һәм, каерып, иреннәреннән үпте.
Каршылыкка очрамагач, икенче кулы белән капшана, сыпырына башлаган иде, кыз җәһәт кенә читкә тартылды,
– Ярый, Якуб, мин әйткәнне тыңла, зинһар. Теләсәң, Казанда күрешербез, – диде ул аңа һәм борылып китеп барды.
Ялгызы гына калгач, бик озак машинасын кабыза алмыйча азапланды Якуб...
Авылына якынлашкан саен, кызның бит алмаларына кунган кызыллык куера башлады. Ул туктап ял итте, көзгесен чыгарып карады, йөзендәге кызыллыкны сүндерергә теләп, пудра да якты, ярдәм итмәгәч, аны кулъяулыгы белән сөртеп, ике бит алмасын куллары белән томалап торды. Беркавымнан кызыллык үзеннән-үзе сүрелде.
Бит алмаларының ни сәбәпле кызаруын аңлады кыз. Бу аның кылган эшләре өчен туган авылыннан, шунда яшәп яткан әти-әнисеннән, Йосыфтан оялуы иде. Шәһәрдә ул берәүдән дә оялмый, кызармый. Кайчаннан бирле шулай соң әле бу? «Умырзая»дагы фаҗигадән соңмы, әллә Роберт белән оятсыз фильм караган кичтән соңмы?
Робертның «видеофильм» дигәне «Ләззәт» кооперативы күрсәтә торган оятсыз фильм иде. Зөләйха аны ахырына кадәр битараф күңел белән генә карап утырды ул чакта. Аннан соң Роберт кызны үз өенә чакырды. Бардылар. Зөләйха кунарга калды. Төн йокысыз үтте. Иртәгесен Роберт, кызның баш очында шыгырдап торган өр-яңа иллелек калдырып, эшкә китте. Бер бүлмәле фатирда ялгызы гына калган кыз торып киенде, акчаны алып, кулында бөгәрли-бөгәрли байтак вакыт шыгырдаган тавышын тыңлады, аннан соң, кеше-кара күрүдән курыккандай, тиз генә бәләкәй сумкасының эчке кесәсенә яшерде.
Зөләйха өенә кайтып кергәндә, әтисе белән әнисе ат җигеп урманга киткән, сеңлесе Зөлхиҗә берьялгызы караватында ята иде. Кыз, апасын күргәч, шатланып, карават кырыена тотына-тотына торып утырды. Куанычын яшерә алмыйча:
– Апа, мин синең кайтасыңны белдем! Бүген төштә күрдем, әнигә дә әйткән идем, ул ышанмады, бу атнада кайтмас әле, диде. Мин кайта, дидем. Менә дөрес әйткәнмен бит! Әни ышанмаган иде. Менә кайттың бит, кайттың! – дип сөйләнде гарип кыз.
Зөләйха, сеңлесенең кырыена утырып, башын күкрәгенә кысты да яшь аралаш:
– Кайттым, сеңлем, кайттым. Дөрес күргәнсең, төшең рас булган, – диде. Аннары ул, тиз генә урыныннан торып: – Сиңа бер нәрсә алып кайттым бит әле мин. Хәзер, хәзер, – дия-дия, күз яшьләрен сеңлесенә күрсәтмәс өчен, кухняга чыкты, сумкасын актара башлады.
Сеңлесенә дигән күчтәнәче өр-яңа «Адидас» маркалы туфли иде. Зөләйха, кайткан саен диярлек, сеңлесенә төрле-төрле аяк киемнәре алып кайта. Бу Зөлхиҗәнең үтенече иде. Аякка басуына һаман да өметләнеп яшәгән кыз бала моннан ярты ел чамасы элек апасына шул гозерен әйткән иде. Кызлар бу сөйләшүне әти-әниләренә сиздермәделәр. Шуннан бирле Зөләйха авылга төрле-төрле аяк киемнәре ташый. Баштарак әнисе: «Юкка акча әрәм итәсең бит, балам», – дисә дә, хәзер бу хәлгә күнде инде, сүз әйтми.
Яңа туфлиләр Зөлхиҗәгә бик ошады. Ул аларны, күкрәгенә кысып, курчак кебек озаклап сыйпап утырды, аннары баш очындагы урындыкка алып куйды, һәр яңа туфли, икенчесе кайтканчы, шул урындыкта тора...
Зөлхиҗә, туфлиләргә сокланып туйгач, янә апасын үз янына дәшеп китерде һәм, ниндидер яшерен сүз әйтергә җыенгандай, беркавым икеләнеп торды, аннары, башын читкәрәк бора төшеп, еламсыраган тавыш белән:
– Апа, син... син үзгәргәнсең... әллә ничек шунда, – диде.
Әлеге сүзләрне Зөлхиҗә, нәкъ шул сүзләрне («Умырзая»дагы кичтән соң апасы авылга кайткач ук әйткән иде) һаман кабатлый, җавап та таләп итми кебек үзе, болай гына, бүтән әйтер сүзе булмаганнан гына кабатлый шикелле.
Зөләйха сүзне һаман-һаман шаяртуга борырга ашыга.
– Картаям бит, сеңлем. Шуны әйтәсеңдер, – ди Зөләйха һәм, Зөлхиҗәнең үткер карашыннан котылырга теләгәндәй, аның иңнәреннән коча, башыннан сыйпый.
Зөлхиҗә акыллы кыз, апасына шуннан соң бүтән сорау бирергә ярамаганлыгын үзе дә сизә, әлеге сөйләшүне кинәт оныткандай:
– Апа, мин тагын бер төш күрдем бит әле. Өченчекөн генә. Әни янына көн дә бер кош очып килә дә сайрый башлый. Шундый матур итеп сайрый! Тавышын әле дә ишетәм кебек, һаман колагымда тора. Сайрый-сайрый да аннары ачыргаланып еларга керешә. Бик озак елый. Әни аны тотмакчы була, ул тоттырмый, әни кулын сузуга, читкә сикерә дә очып китә.
Зөләйха сеңлесен юата. Үзе:
– Әй, андый гына төшләр керә инде ул кешегә. Аптырама. Син күп уйлыйсың, шуңа күрә йокың да тынгысыз, – ди, ә үзенең күңеленә шом оялый.
– Беләсеңме, апа... ул төш... нәкъ шул бер үк төшне мин хәзер көн саен диярлек күрәм...
Зөлхиҗә белән сөйләшүе җанга бигрәкләр дә авыр. Сәер кыз ул, гаҗәп сизгер күңелле, аның ниндидер яшерен бер тылсымы бар кебек.
Зөләйха, сәбәп тапкан булып, ишегалдына чыкты. Бакчага кереп, алмагачтан бер алма өзде, аны кесәсенә салып куйды. Койма буендагы миләштән бер тәлгәш өзеп алды, миләш өлгермәгән иде әле, ачысы авызына таралды, тәннәрен кымырҗытты. Монда бар да үз, якын иде. Туган йортындагы һәр мизгел җанына савап кебек; күңел сөремнәре тарала, үзе дә сафланып, чистарып калгандай тоела.
Бакчаның аргы почмагында бердәнбер тәрәзәле мунча утыра. Әнисе, кызы кайткан хөрмәткә, бүген аны ягып җибәрәчәк. Элек Зөләйха ләүкәгә менүдән, себерке тотып чабынудан курка иде. Хәзер икешәр-өчәр мәртәбә чабына, түзә, әмма, тәнендәге һәр күзәнәге уянганчы ләүкәдән төшми.
Ул бакчадан чыкты. Ишегалды уртасында бераз басып торганнан соң, лапаска таба китте. Чүпләнеп йөргән тавыклар, пырылдашып, читкә сибелделәр. Абзар бүрәнәсендәге чөйгә бәйләнгән аклы-каралы бозау, лапаска кеше кергәч, яткан җиреннән кузгалып куйды, ләкин тормады. Яз көне аны әтисе үзләренеке өстенә мари ягыннан сатып алып кайткан иде. Арканлап алып кайтканда, күпер ярыгына кысылып, бозауның аягы сынган. Зөлхиҗә: «Әти белән әни бик борчылалар», – диде. Бозауны, аягы төзәлмәсә, хәзер үк суярга туры киләчәк. Жәл. Көзгә хәтле ерак әле.
Шулай азаплана-азаплана икешәр бозау асрамасаң, гаиләнең бүтән акча керер җире юк. Әнисенең хәерче пенсиясенә, ат җиккән әтисенең юк-бар акчасына гына тормышны алып барырмын димә. Өлкән кызларын кияүгә бирәселәре бар, Зөлхиҗәне Казан профессорларына күрсәтергә кирәк. Солдаттан малайлары да кайтып төшәр, өйләнәм дия башлар. Һәммәсе өчен дә кирәк... акча кирәк. Барысын да кеше алдында, кешечә эшлисе килә...
Зөләйха боларны яхшы аңлый. Менә бүген дә әти-әнисенә дип мең сум алып кайтты. Тик аларга ничек итеп, нәрсә дип бирәсең аны? Бу хәтле акча каян килде сиңа диячәкләр, куркуга төшәчәкләр... Болай гына чыгарып биреп булмый, булмый! Ярамый!..
Узган кайтуында Зөләйха шәһәрдә үк биш йөз сум акчаны пычракка таптап, суга чылатып, бер чүпрәккә төрде дә: «Таптым», – дип, әнисенә биргән иде. Әнисе куркып калды, әтисе төпченә башлады: «Кайдан таптың? Ничек таптың?!» Каушап калган кыз: «Кайтып килгәндә, юлда», – дип ялганлады. Алай диясе калмаган... «Кем акча югалтты?» – дип, әтисе бар авылга хәбәр таратты. Чүпрәккә төрелгән биш йөзлекнең хуҗасы табылмады. Табылдык хакында күрше-тирә авылларга да хәбәр китте.
Теге акча һаман мич башындагы өч литрлы банка эчендә «хуҗасын» көтеп ята. Бая Зөлхиҗә әйтте. Ул мәңге шунда ятачак. Аңа берәү дә орынмаячак. Хуҗасы да килеп сорамас...
Зөләйха бозау янына килде. «Нәрсә, авыртамы, җаныкаем? Авырта торгандыр шул, авыртадыр, син түз инде, яме».
Бозау, зур түгәрәк күзләрен мөлдерәтеп, теләр-теләмәс кенә күши-күши, Зөләйхага карап ята. «Нишләп азрак карамадың соң син? Көн саен чыгып йөргән күпердәге ярыкны күрмәдеңмени, бәгырь?
Йә, йә, үпкәләмә миңа. Болай гына әйтүем. Сине орышып түгел. Яхшы җан син, гөнаһсыз хайван. Аңлыйм мин синең хәлеңне, бик-бик кызганам мин сине.
Менә мине аңламыйлар да, кызганмыйлар да. Чөнки мин эчемдәгене берәүгә дә сөйли алмыйм. Бер сиңа гына сөйлим менә. Аңламасаң да сөйлим. Җиңелрәк булмасмы.
Синең аягың авыртса да, барыбер хәлең минекенә караганда мең тапкыр җиңелрәк. Синең аяк кына, ә менә минем күңел авырта. Ие, ие, алдалап маташма, күңелең авыртуга да күнегә башладың инде син дисеңме?
Дөрес әйтәсең, бозау булсаң да аңлыйсың син: күнегә, ияләнә башладым шул мин. Чөнки минем дә башкалар шикелле үк яшисем килә. Күңел ачасым, матур итеп киенәсем килә. Белдеңме? Ә аның өчен күп акча кирәк. Менә сине дә, мари хуҗаңнан мине кияүгә бирү өчен, акча кирәк булганга сатып алып кайтканнар. Ә син тиктомалдан аягыңны сындырып ятасың...
Шул мари хуҗаңда гына яшәгән булсаң, бәлкем, аягың сынмаган да булыр иде әле. Менә минем дә язмыш. Кешеләр үз-үзләрен юату өчен әнә нинди матур сүз уйлап тапканнар. Яз-мы-ы-шшш... Кешеләр һәрвакыт үз-үзләрен юаталар. Үзләре алдында үзләрен юаталар, башка кешеләр янында да... Әйбәт сылтау бит, әйеме? Берәр уңышсызлыкка очрасаң, язмыш гаепле, берәр гөнаһ кылсаң, тагын язмыш.
Менә шулай, бозау дус. Син дә күпер ярыгына кысылып аяк сындыруыңны язмышка сылтап ятма. Терел тизрәк, савыга күр».
Бозау акрын гына күши дә күши, аның ике күзеннән яшь ага.
«Син елама. Авырта торгандыр, аңлыйм, дидем бит. Элек синең ата-бабаларыңны тәртә арасына кертеп җиккәннәр дә әле. Зарланмаганнар, түзгәннәр. Җир сөргәннәр, урман ташыганнар. Менә бүген дә минем бер кулсыз әтием белән пенсиядәге әнием урманга киткәннәр. Ат җигеп, билгеле. Сезнең кавемне җикмиләр хәзер, сез күпердән дә карап кына йөри белмисез, аяк кыстырасыз. Йә, йә, үпкәләмә. Шаяртам гына. Күрәсеңме, мин шаярта да беләм. Димәк, бөтенләй үк беткән кеше түгелмен икән әле. Хәер, без барыбыз да шаяра һәм шаярта беләбез, без бозаулар түгел, без – кешеләр. Авыр булса да, шаяртырга сәләтле без. Шатлана да беләбез. Менә күрерсең, әтием белән әнием урманнан арып-талып кайтсалар да, мине күргәч шатланачаклар! Урманнан утын алып кайту җиңел эш түгел. Минем дә әти белән барганым бар. Корыган агачларны эзләп табасы, кисеп арбага төйисе бар. Лесник Иван күрмәсә ярар иде дип, курка-курка кайтасы бар аннары.
Ә утын кирәк. Өйне җылытасы бар, мунчага ягасы. Ә мин мунча керергә яратам. Бөтен гөнаһларымны мунча себеркесе белән тәнемнән куып чыгарам. Менә җаннан чыгарып булмый. Аның өчен янып торган мунча миченә кереп утырырга кирәктер. Хәер, үзең янсаң да, гөнаһлар янмыйдыр, ут алмыйдыр аларны...
Шул тирәдә кайнашкан яшь әтәч очынып килде дә Зөләйханың аягын чукып алды. Кыз чырыйлап кычкырып читкә сикерде. Әтәч тагын очынып килә башлаган иде, Зөләйха, яртылаш калган әрдәнәдән бер утын алып, сугыш чукмарына томырды. Утын агачы усал әтәчнең башына килеп эләкте, ул ишегалдын яңгыратып бер мәртәбә «Кррыйк!» дип кычкырды да җан тәслим кылды. Бер як яңагында ике генә тамчы кан җемелди иде.
Шулчак урыс капкага дың итеп нидер килеп бәрелде дә ишегалдына ак күбеккә баткан ат килеп керде. Арбасына утын төялгән, үзенең борын тишекләре киңәйгән, еш-еш сулый. Зөләйха, әтәчне онытып, ишегалдына чыкты. Куркудан тыны кысылды: әтисе белән әнисе күренми. «Ай Аллам, холыксыз хайван, әти белән әнине кайда ташлап калдырдың?!» – дип, елый-елый урамга атылып чыкты. Урам буш, анда кеше-кара күренми иде.
Зөләйха кабалана-кабалана йөк бәйләгән бауны чишәргә кереште. Бауны чишеп алгач, беләк юанлыгы гына коры наратларны җиргә төртеп төшерде дә күчәргә, чорналган дилбегәне чишеп, атның башын урамга таба каерды, барган шәпкә үзе дә арбага менеп утырды. Кытыгы басылып җитмәгән холыксыз айгыр, дилбегәнең кем кулында икәнлеген сизеп, кушаяклап сикерә-сикерә, тузанлы юлдан авыл башына таба томырылды. Арба күчәре юл читендәге баганаларга ышкылып узды, юлда чүпләнеп йөргән тавык-чебеш пырылдашып кырыйга сибелде. Зөләйха куркуыннан чытырдатып күзләрен йомды. Берзаман айгыр шып туктады, кыз чак кына ат аягы астына мәтәлеп төшмәде.
Кемдер аның кулыннан дилбегәне йолкып алды. Кыз күзләрен ачты. Янәшәсендә Йосыф басып тора иде.
– Ни булды? – диде ул.
– Әти белән әнине урманда бәреп калдырган, ахры, – диде кыз, сулкылдый-сулкылдый.
Йосыф арбага сикереп менде.
– Син кал, үзем барам!
– Юк, мин дә синең белән!
Егет атны бер якка борды да дилбегә башы белән сугып алды. Борын тишекләрен киергән холыксыз айгыр ачулы күзләре белән артка борылып карады да томырылып алга чапты. Аннары, дилбегәнең нык кулларда икәнен тоеп, адымнарын акрынайтты.
Зөләйха ике куллап Йосыфка ябышты. Кулларын ычкындырса, беренче сикертмәдә үк төшеп калыр кебек тоела иде.
Авылны чыккач, Йосыф, арба дөбердәгән тавышны басарга тырышып:
– Син курыкма! Бу айгыр әллә ничә мәртәбә Галиулла абыйны калдырып кайтты инде. Дилбегәнең кулдан ычкынганын сизүгә, авылга чаба ул! – дип кычкырды.
– Әйе, әйе! – диде кыз.
Котырынган айгырны буйсындырган егет Зөләйха каршында үзенең батырлыгын күрсәтергә җай чыгуына сөенеп бетә алмый бугай. Элеккеге кыюсыз егетне алыштырып куйганнармыни!
– Туйны кайчан ясыйбыз, Зөләйха?!
– Ясыйбыз, ясыйбыз! – диде кыз.
– Бәрәңгеләр алгач та була, име?
– Була, була!
– Әллә бәрәңгене көтеп тормыйбызмы?
– Тормыйбыз, тормыйбыз! – ди әле һаман әтисе белән әнисе турында борчылып уйлаган кыз.
Егет болай да томырылып чапкан атка тагын кызу өстәп куя.
– Ресторанны уйлап куйдыңмы соң? Кайсында ясыйбыз?!
– Авылда!
Ыжгырып чапкан айгыр башын җиргә кадәр иеп туктап калды.
– Авылда?!
– Әйе, әйе. Нигә аптырадың? Әйдә, Йосыф, тизрәк, туй турында сөйләшер вакытмыни!
Ат кузгалып китте. Алда җәяүләп кайтып килгән Галиулла абзый белән Галимә апа күренде. Йосыф баягы сүзенең хак булуына куангандай кычкырып җибәрде:
– Әйттем ич, калдырып кына чапкан дип!
– Уф, Аллага шөкер!
– Сөйләшеп бетерик, Зөләйха. Нинди авылда? Нишләп авылда? Мин бит...
Зөләйханың бу урынсыз сөйләшүдән эче поша башлаган иде.
– Таптың туй турында сөйләшер вакыт! – дип, егетне бүлдерде ул.
Егет беркавым дәшмичә генә барды да:
– Кәефең юк бугай синең, име? – дип куйды.
Әти-әнисен күреп тынычланган кыз хәзер, чыннан да, әтәч турында уйлап бара иде.
– Бая ялгыш әтәчне үтердем, – диде ул Йосыфның соравына каршы.
– Алай икән... – диде егет аның кайгысын уртаклашкан кыяфәттә.
Кәеф китүнең сәбәбе әтәч аркасында гына түгел иде, билгеле. Менә Йосыфның тәкъдименә төгәл җавап бирер чак та килеп җиткән икән. Нәрсә дип әйтсен соң ул аңа? Мин риза, туйны ясыйк дисенме? Шуннан ни була? Әйе, шуннан туй була, ул кияүгә чыга. «Юк» дисә? Әйе, ул чагында туй булмый, ул кияүгә чыкмый. Тик ничек итеп әйтергә бу сүзне?
Ә Марлен? Ул һаман кызның ярдәменә мохтаҗ бит... Аңа исә Марлен ярдәме кирәк, әйе, бик кирәк!
Күрше кызы Ләйсәнне, Казанда эшкә урнаштырырга булыша алмассыңмы дип, Зөләйхага ияртеп җибәргәннәр иде. Зөләйха әүвәл Ләйсәннең шәһәргә китүенә аяк терәп каршы торса да, үз әнисе: «Күрше хакы – Тәңре хакы, ярдәм ит, кызым. Үзеңдә сыендырып тор», – дигәч, риза булды.
Марлен ярдәме белән кызны тулай торагы булган яхшы эшкә урнаштырды.
Тора-бара авылның башка кызлары да шәһәр ягына карый башладылар. Зөләйха һәркайсына да шул ук Марлен кодрәте белән ярдәм итте. Бүтән бер генә кыз бала да аның язмышын кабатларга, ул күргәнне кичерергә, аның хәленә төшәргә тиеш түгел! Зөләйха күңеленнән шулай дип уйлады.
Әлеге уйлары аның бердәнбер юанычы, үз-үзе алдында акланырлык бердәнбер сәбәп иде...
Бу гамәле аның Ленага охшарга тырышуы идеме, әллә үз күңеленең сусавын басу булдымы, тәгаен генә аңлап та бетермәде Зөләйха.
Лена Казаннан китте. Фатирын Украинадагы ниндидер бер шәһәргә алыштырды. Соңгы вакытта аның Лена белән аралары бозылышкан иде.
Теге чакта Роберт белән очрашкач, Лена, Зөләйханың эшенә шылтыратып, кичен үзенә чакырды, тик сәбәбен әйтмәде, тавышыннан кәефе юклыгын гына чамалап алды Зөләйха. Эштән соң Лена фатирына барды. Ишектән керүгә, Лена Зөләйханың яңагына чалтыратып җибәрде. Тагын сугам дигәндә, бу хәлдән тәмам аптырап калган һәм берни дә аңламаган Зөләйха читкә тайпылып өлгерде.
– Ни булды сиңа, Лена? Нәрсә өчен бу?!
Ленаның күзләре ут кебек яна, мизгел эчендә иреннәре дә кибеп чыкты. Тавышы ят, дорфа.
– Нәрсә өченме? Белмисеңме?!
Зөләйха сәбәбен сизенә башлаган иде. Акланырга теләгәндәй:
– Соң, Роберт синең егетең түгел бит! – диде.
– Кадалып китсен Робертың, яме! Ә син, син үзең! Син кем хәзер? Шундый ук сөйрәлчекме?!
Зөләйханың гәүдәсе калтыранырга кереште, ул кычкырып елап җибәрде дә караватка барып чүмәште. Каушап калган Лена аның иңнәреннән кочты.
– Йә, йә, елама, – диде ул һәм шуның артыннан ук үзе дә Зөләйхага кушылып елый башлады.
Кызлар озак еладылар, күзләреннән чишмә кебек яшь акты. Бераз тынычлана төшкәч, Лена барып су эчеп килде дә акрын гына, чак кына ишетелерлек итеп:
– Беләсеңме ни өчен ярата идем мин сине, Зоечка? Әйе, белмисең... – дип сөйләргә кереште. – Минем кебек булмаганың өчен ярата идем сине. Мин дә нәкъ синең шикелле ничәмә еллар инде акча эшләдем... Әүвәл мәҗбүр булдым, аннары туктый алмадым. Акчам арткан саен, миңа күбрәк кирәк була барды. Хәзер җитәрлек инде. Хәзер бу һөнәрне ташлыйм. Китәм еракка, бик еракка китеп олагам да, берәр бала табып, гомеремне шуңа багышлаячакмын. Болай ачыктан-ачык сөйләгәнгә ачуланма, без хәзер синең белән коллегалар. Кайчак сиңа, шундый авырлыклар күреп тә, намусыңны сатмаганың өчен, үземнең көчсезлегем белән чагыштырып карагач, ачуым да килә, көнләшә дә идем. Шуңа күрә теге чакта сиңа Робертны өстердем. Бирешмәдең. Мин сиңа тагын сокландым, сине тагын да ныграк ярата башладым. Ул этлегем өчен соңыннан үз-үземне күпме сүктем, сине әлеге юлдан саклап калырга тырыштым... Менә булмады инде...
Зөләйха елавыннан кинәт кенә туктады да торып басты һәм, тузгыган чәч-башын төзәтә-төзәтә:
– Юкны сөйләп утырма, яме, подруга! – дип кычкырып җибәрде. Лена, яшьле күзләрен киереп ачып, Зөләйхага карады.
– Ничек?
Зөләйханың йөзе усалланды, күзләре ачулы карый иде. Ул ашыга-ашыга киенде дә ишектән чыгып китәр алдыннан, артка борылып, әле һаман үзеннән күзен дә алмыйча гаҗәпләнеп утырган Ленага:
– Үзеңне бел! Кеше тикшермә! Минем андый эшләр белән тотылганым юк әле! Ә син кем икәнлегеңне менә үзең сөйләп бирдең! Син – фахишә! Белдеңме! Ә минем тормышка тыгыласы булма! Фахишәләр белән бернинди дә бәйләнешем юк минем! – дип, ишекне каты ябып чыгып китте.
Кая барып бәрелергә дә белмичә, байтак урамда йөрде ул. Бик ярсыган, җен ачулары кузгалган иде. Ярабби! Аның фахишә икәнен беләләр икән ич! Ленага кадәр барып ишетелгән. Ярабби! Үзең сакла! Авылга барып ишетелсә?!
Аның Ленага булган нәфрәте артканнан-арта барды. Ни өчен икәнен ул үзе дә чамалап бетерми иде. Ник дисәң, Лена моңа кадәр гел аның киңәшчесе, ярдәмчесе булды һәм беркайчан да аңа начарлык кылмады. Киресенчә, апасы кебек иде ич. Булмагае! Ярдәменең кирәге юк, киңәшенең хаҗәте юк! Лена аның серен белә! Гөнаһларым ачылыр, беленер дип уйламаган иде шул...
Әлеге сөйләшү турында уйларга яратмый Зөләйха. Эш узган, беткән. Лена да Казаннан китеп олакты...
Әйе, бу дөньяга барыбер яңадан туып булмас инде...
* * *
Әти-әнисе тагын да ныграк картайганнар. Бер ай эчендә нинди үзгәреш! Кайткан саен, аларның йөз-кыяфәтләрендәге картлык чалымнарының һаман арта баруын күрә Зөләйха. Авылда бер-ике көн торгач, бу нәрсә сизелми башлый. Мөгаен, күз ияләнә, күнегә торгандыр.
Зөләйха, алны-ялны белмичә, кичкә кадәр чатыр чабып эшләп йөрде. Тау хәтле булып өелгән керләрне уды, мич агартты, сап-сары итеп идәннәрне юып чыгарды.
Рәхәт, күңелгә сихәтле эшләр иде бу. Мунча өлгергәч, әүвәл Зөлхиҗәне юындырып чыгарды, аннары, мунча ташына әледән-әле эссе сала-сала, гәүдәсе уттай кызганчы чабынды. Тәне җиңеләеп, аруланып калса да, бу юлы бар кере дә чыгып бетмәде шикелле...
Караңгы төшә башлагач, әллә кызу мунчада озак чабынудан, әллә бүтән сәбәптән, йөрәге сикерә башлады. Хәер, нилектән икәнен бераз сиземли, әмма бу хакта уйламаска тырыша иде. Менә тәрәзә каршында кемдер ачы итеп сызгырды. Әтисе ишегалдына тәмәке тартырга чыккан булган икән, өйгә кереп, Зөләйхага:
– Сине, – диде.
«Ай-һай кыюланган бу егет», – дип, үзалдына көлеп куйды Галиулла абзыйның җиткән кызы, клубка җыена-җыена.
Алар клубка кермәделәр. Күрше карчыгының капка төбендәге эскәмиягә барып утырдылар. Тәрәзә каршына килеп сызгырырга җөрьәт итсә дә, Йосыфның көндезге кыюлыгы әллә кая юкка чыккан иде. Сөйләшми егет. Әллә сүз башларга җай эзлиме? Элегрәк моңа Зөләйханың эче пошса, хәзер исә шатланды гына. Үзенең дә сөйләшәсе килми. Сүзсез генә, менә шулай гына, бер-беренә сыенган хәлдә утырасы да утырасы иде. Таң атканчы... Әнә йолдызлар да сөйләшмиләр, җемелдиләр, күз кысалар. Еракта алар, бик еракта. Их, хәзер шул йолдызларның берсе Зөләйханы үзенә тартып алса иде!..
Хәер, кызның үз йолдызы сүнгән, теге чакта ук сүнде бит инде. Күктә аның йолдызы юк...
Чү! Бу Йосыф өйләнү турында яңадан сүз кузгата күрмәсен тагын! Кирәк түгел... Хәер, менә ич Зөләйханың йолдызы... сүнмәгән бит!.. Егет куенында кыз үзен шундый көчсез, хәтта юк итеп хис итте. Бөтен җаны егеткә күчеп бетте бугай. Күчсен. Егет ышанычлы, Йосыф әйбәт таяныч...
Зөләйханың гөнаһларын мәңге белмәс ул. Зөләйха аңа кияүгә чыгар. Матур итеп яши башларлар. Балалар үстерерләр. Икесе дә бәхетле булыр. Гөнаһлармы?! Төкергән ди аларга. Яшь чакта үзе сыман типтереп йөргән кызларның, бик шома гына, ансат кына яхшы егетләргә кияүгә чыгып рәхәт чигүләрен белә ич ул... Алардан Зөләйханың кай җире ким?..
Кыз егетнең алдына шуып керде дә аның иреннәренә үрелде. «Һай, Йосыф, без синең белән бәхетле булырбыз!»
«Беренче булып кызларның үбешә башлавы турында ишеткәнем юк иде әле. Нишләгән бу Зөләйха? Һе, тик барыбер рәхәт...»
«Син минем бердәнберем булырсың. Ышан миңа! Элек хыянәт иткән хатын-кыз, кияүгә чыккач, иренә эт кебек тугрылыклы була ул. Ишеткәнем бар...»
«Өйләнешик инде тизрәк...»
«Мин дә сиңа гомергә тугрылыклы хатын булырмын! Яратырмын, сиңа охшаган әйбәт балалар үстерербез!»
«Син миңа авыл гыйбаты дип карама, Зөләйха. Син бит ничә ел шәһәрдә яшисең инде, мин гел авылда. Курыкма, борчылма, синең йөзеңә кызыллык китермәм. Мин дә шәһәрнекеләр шикелле үзгәрермен».
– Зөләйха, син бу юлы нигә бик озак кайтмый тордың?
– Сине сагынуым тагын да көчәйсен дип.
– Зөләйха, мине кыюсыз дип орышмыйсыңмы син?
– Ай-һай, кыюсыз кеше капка төбенә килеп шулай сызгыра алыр идеме икән?
– Ачуланмагансыңдыр бит?
– Юк, нигә?
– Зөләйха, мин дә синең кебек күптән шәһәрдә яшисе кеше идем бит инде. Үзең беләсең... Әни... Хәзер менә китәргә була.
– Нәрсә?.. Шәһәргә китәргә?
Кыз егетнең куеныннан атылып чыкты да, караңгыда йөзен күрергә теләгәндәй, аңа төбәлде.
– Нигә? Мин кемнән ким? Йортны сатам. Әнинең Казандагы энесе, кооператив фатир алып бирәм, диде.
– Син Казанга китәсеңме?..
– Ник аптырадың, Зөләйха? Борчылма, без хәзер үк өйләнешәбез. Абый әйтте, үзегезнеке булганчы, бездә яшәп торырсыз, диде. Алар үз йортлары белән торалар. Ишегалдында тагын бер буш өйләре бар. Әйбәт анда... Ник аптырадың, Зөләйха? Беләм ич, синең авылга кайтасың килми.
Кыз дәшмәде.
– Зөләйха, дим. – Егет кызны кочагына алды. – Минем син белмәгән бер серем бар бит. Сер дип, сер дә түгелдер инде. Ләкин мин аны барыбер сиңа әйтергә тиеш. Без бергә яшисе кешеләр, арабызда яшерен сер булырга тиеш түгел. Әни урын өстенә менгәч, мине өйләнергә кыстый башладылар. Шәһәрдәге абый да, әни үзе дә. «Килен тәрбиясендә үләсем килә, инде озак яшәмәм. Киленгә йөк булмам, өйлән, улым, мин үлгәнче өйлән», – диде. Мин синең хакта гына уйладым. Ә син өйләнешик дигәч, туйны ресторанда ясарлык булсаң гына, дидең. Минем баш катты, ашым – аш, йокым йокы булмады. Шулай йөргәндә, күрше авылдан бер кызны димләргә керештеләр. Мин аның белән күрешергә дә бардым... Бер мәртәбә. Сине... сине сөйләделәр дә бит... Казанда егете бар икән, дип...
Зөләйха кинәт читкә тартылды.
– Егете?!
– Әйе, Зөләйха... егетләре, дип.
Кыз, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды.
– Егетләре?! Син монда миңа гайбәтчеләр сүзен сөйләп утырырга дип килдеңме?! Күралмыйм! Берегезне дә, берегезне дә!.. Әйе, бар шул, бар!
Кыз, куллары белән йөзен каплап, өенә таба йөгерде. Йосыф аның артыннан ташланды.
– Зөләйха! Тукта! Туктале, дим!
Юл аша чыкканда кантарга абынып йөзтүбән җиргә егылган кызны егет, яшь бала күтәргәндәй, кулларына алды.
– Мин... мин әйтеп бетермәдем бит, Зөләйха. Берсенә дә ышанмадым мин! Билләһи, ышанмадым! Аны миңа юри генә, синнән биздерү өчен генә әйттеләр!..
Ләкин кыз тынычланырлык түгел иде. Ул ике куллап егетнең күкрәген төйде, үрсәләнде, тыпырчынды. Ахырда Йосыф аны җиргә төшерде.
– Кит! Кит! – дип ярсыды кыз һәм, үзләренең ишегалдына кереп, бастырыкны этеп куйды да, хәлсезләнеп, капка баганасына сөялде.
Өйдәгеләр ятмаган әле, тәрәзәләрдә ут балкый. «Ни булды соң әле бу? – дип уйлады ул, суына төшкәч. – Нигә Йосыфка үпкәләдем соң, ник болай кыландым? Аның гаебе юк ич. Ул дөресен әйтте бит. Йосыф шушы хәбәреннән ары бүтән берни дә белми ич!
Юк! Юк! Юк! Акыл сатмагыз миңа! Киңәш тә бирмәгез! Минем болай да башым каткан! Мин үз акылымнан да туйган! Гарык! Туйдым! Нишлим, нишлим икән? Нишләп кенә карыйм икән соң? Йосыфны куып җитсәм? Аңлашсак? Юк, юк, беренче үзе килсен! Үзе!..»
Бу мәлдә кыз күңел кичерешләренә һәм гамәлләренә анык кына бәя бирерлек хәлдә түгел иде. Әмма үз-үзен саклау тойгысы һаман саен көчәя барды. Аның гөнаһларын белергә беркемнең дә хакы юк! Белмәсеннәр!.. Лена белән дә шуның өчен генә дошманлашты бит... Санияне юлда калдырып китте...
Кыз үзенең серен ачкан бар кешегә дә чиксез нәфрәтле һәм мәрхәмәтсез иде!..
Икенче көнне Зөләйха, авылда эш юклыктан аптырап яткан Гөлкәй атлы яшь кызны ияртеп, Казанга китеп барды. Гөлкәйне Марлен ярдәме белән эшкә урнаштырырга иде исәбе.
Чакматашка кадәр сөт бидоннары төялгән ачык машинада бардылар. Автобус билетына чират әллә ни күп түгел иде. Зөләйха, акча алырга дип, сумкасына тыгылды, кулына Зөлхиҗә туфлие өчен әнисе салып җибәргән егерме бишлек ияреп чыкты. Ул янә сумкасын актара башлады. Әти-әнисенә бирергә сәбәп таба алмыйча кире үзе белән алып китеп барган мең сум төрелгән кыштырдавык кәгазь сумка төбендә иде...
Йосыф, иртүк торып, ватылып интектерә торган калтырча машинасын көч-хәл белән кабызды, Зөләйханы хәзер үк үз өенә алып кайту нияте белән, Галиулла абзыйларның капка төбенә килеп туктады. Көтү куып кайтып килгән Галимә апа кызының Казанга киткәнлеген әйтте. Урын-җирләрне җыйганда, кызының яшькә чыланган мендәрен күргән ана хафага төшкән иде. Йосыфны күргәч, бик куанды һәм, ашыга-ашыга:
– Киттеләр. Күптән түгел генә. Сөт машинасы белән, – дип өстәде.
Зур тизлекнең нинди икәнлеген күптән оныткан калтырча машина сикертмәгә юлыккан саен менә таралам, хәзер таралам дип зарлана-зарлана чапты да, Пәри елгасы аша салынган күпергә җитәрәк кенә, буйсынудан баш тартты һәм сулга каерды...
Әгәр егетнең янәшәсендә тагын бер кеше утырган булса, ул аның соңгы мәртәбә, ачыргаланып: «Зөләйха!» – дип ярсып кычкырганын ишетер, әмма бу хакта инде үзе дә беркемгә сөйли алмас иде...
Каты күңелле дөнья бу юлы Йосыф белән Зөләйханы мәңгегә аерды...