Мич башында күргән төш
Гыйлаҗи карт юрган астыннан башын чыгарды да, өйдә кеше-кара юклыгын белергә теләгәндәй, әүвәл беркавым тынын кысып, кымшанмыйча гына ятты. Аннары стенага ук елышкан карчыгының аркасына сак кына терсәге белән төртте. Карчык йоклый иде, ахрысы, тавыш бирмәде.
– Син дим, әй!
Карчыгы ризасызлык белдергәндәй кыймылдап куйды. – Юл төше күрмәдеңме бүген?
Йокысыннан айнып җитә алмаган карчык төшенеп җитмәде.
– Әү?
– Юл төше күрмәдеңме, дим?
– Нәрсә дидең?
Картның кәефе кырылды, бүтән бер сүз дә әйтмичә, карчыгына аркасы белән борылды да мич янәшәсендәге яшел сандыкка карап ята башлады.
– Нәрсә дидең, Гыйлаҗи?
– Тозлаган кәбестә, дидем.
Карчык монысын да ишетмәде. Әмма башка кайтарып сорамады.
Картның күңеле тыныч түгел иде. Таң алдыннан күргән шомлы төштән соң күңеленә шик-курку кереп кунаклады. Кичтән каладагы оныкларының берәрсе кайтмасмы дип, юл төше күрү өмете белән белгәннәрен дә укып ятканнар иде. Тик таң алдыннан хәерсез төш күрде Гыйлаҗи карт.
Имеш, карчыгы белән икәүләшеп, ямь-яшел урман аланында йөриләр икән. Аландагы җиләкнең күплеге! Учлап сипкән диярсең. Кып-кызыл булып утыралар. Икесенең дә кулында бик зур кәрзиннәр, имеш. Кәрзиннәре тулган икән инде. Җыйган җиләкләрен ашап баралар, имеш. Менә берзаманны алан читендәге корыган усак башына козгын килеп утырды да адәм теле белән сөйләшергә кереште.
– Кәрзиннәрегез тулган бит инде, җитәр сезгә, китегез моннан, – ди козгын.
Козгынның кисәтүе күңелләренә курку салса да, җиләкле аланны калдырып китәселәре килми, имеш.
– Юк, – ди алар икесе беравыздан козгынга. – Без ашап туймадык әле. Ник куасың безне?!
Козгын:
– Китегез, кит моннан, – дип, канатларын салмак кына җилпи-җилпи, күздән югала.
Әнә шундый шомлы төш керде Гыйлаҗи картка.
Туксан өч яшьләрен тутырып килә торган карт белән карчыкның төп урыннары түр яктагы мич артында. Үзләре алар аны «мич арты» дип тормыйча, «мич башы» дип кенә атыйлар. Мич арты хәйран гына иркен булып, анда йомшак матраслы агач карават кереп кунаклаган. Шуның янына ук Гыйлаҗи карт белән карчыкның яшел сандыгы да сыйган. Мич башында җиз комган кукраеп утыра.
Картларны мич артына малайлары да, киленнәре дә куып кертмәде. Элегрәк алар ишле иде. Кызлары Зөләйха да калага китеп урнашмаган, оныклары Ринат белән Тәслимә дә бәләкәй иде әле. Шулчакта ук картлар үз караватларын мич артына кертеп куйдылар.
Беркавымнан соң Нәфисә карчык та торып утырды.
– Бая нәрсә дидең әле? – дип сорады ул картыннан. Кырын ятканлыктан Гыйлаҗи картның әйбәт ишетә торган уң колагы мендәр белән томаланган иде. Ул, миңа әйтүеңме дигәндәй, башын чак кына күтәрә төшеп, карчыгына карады.
– Бая нидер әйттең, ахры, ишетмәдем.
– Юл төше күрмәдеңме дигән идем.
– Ә-ә. Җук шул. Төш кермәде бүген.
– Алай икән.
– Син күрмәгәнсеңдер бит?
Таң атканда күргән төшен сөйләп бирергә теле бик кычытса да, карт:
– Җук, – дип кенә җавап бирде. Карчыгының күңеленә дә шик-шөбһә саласы килмәде.
Икесе дә менә-менә туксан өчне тутырабыз дип торсалар да, әлегә алар, киленнәре әйтмешли, җен кебек таза-саулар иде. Тамакларына әйбәт ашыйлар, аякларында әйбәт йөриләр, авыру-сыктауның ни икәнен дә белмиләр. Тик хәзер карчыкның күзләре начаррак күрә башлады, аның каравы колаклары бик яхшы ишетә. Ә картның, киресенчә, күзләре әйбәт күрә, колаклары гына катырак. Күзлек тә кимичә энәгә җеп саплый, көн саен стенадагы календарь битен ертып укып бара. Ә оныгы газетаны да күзлексез укый алмый.
Өй ишеге ачылып ябылды. Кухня якта нәрсәдер дөбердәп идәнгә төште. Картларның аяк очында бөгәрләнеп яткан йонлач мәче, ялт кына башын күтәреп карады да, караваттан сикереп төшеп, кухня якка чыгып китте.
Киленнәре Галимә фермадан кайтты. Кем беләндер сөйләшәләр, аңа ияреп өйгә тагын бер хатын-кыз керде, ахрысы.
Карт, синең колакларың үткенрәк, кем ул анда дигәндәй, карчыгына карады. Карчык беркавым тыңлап торды да:
– Күрше Нәсимә шикелле, – диде. Үзе кухня яктан килгән тавышларга колак салды.
– Сезнең картлар тормаган, ахры? – дип сорый күрше хатыны.
– Иртә бит әле, эшкә барасылары юк, – ди аңа каршы киленнәре.
– Карале, Галимә, аларның кайсысы олырак соң? Гыйлаҗи бабаймы?
– Икесе дә бер елгылар.
– Туксанны узгандыр инде, име?
– Акрын, үзләре ишетмәсеннәр. Безнең әбинең колагы бик сизгер. Быел язда икесенә дә туксан өч тула инде.
– Вәт син, ә! Ходай кайбер кешегә гомерне бирә шул, жәлләми. Мич башында ятсалар яталар, яши бирәләр. Без менә пенсия яшенә дә җитә алмабыз әле, хәзер дә ыңгыр-шыңгыр гына йөрибез.
– И-и, алдагысын кем белгән инде аның. Әлегесен сау булсаң, шунысына канәгать.
– Әйтмә инде, әйтмә, – дип, киленнең сүзләрен җөпли күрше хатыны.
Инде торып киенергә ниятләгән карчык, бу сөйләшүне ишеткәч, башын янә ястыкка төртте. Әмма нәрсә ишеткәнен картына сөйләмәде.
Карчыгы кире ятса да, Гыйлаҗи карт кузгалырга булды. Таң алдыннан күргән төш сөреме әле һаман да зиһенен томалап тора. «Озакламый Газраил дигәннәре дә килеп җитәр микәнни инде?! – дип пышылдады карт үзалдына. Аны шулчак күптәнге хәерсез уйлары бимазалый башлады. «Әүвәл кемне алып китәрсең икән син, ә? Кайсыбызның чираты икән? Минекеме, Нәфисәнекеме? Икебезгә берьюлы килмәссең бит инде?! Җук. Алай булмый. Башта беребезне. Минеме, Нәфисәнеме?..» Оекбашларын киеп утырган карт, карчыгын мәңгегә күзләре йомылган сурәттә күз алдына китереп, әллә нишләп китте. «Җук. Башта мине алып китәрсең...» – дип авыр сулады. Икенче оекбашын кигәндә, аягында бүртеп торган зәңгәр кан тамырларын күреп, бу юлы үз-үзен кызганып куйды. «Мин белмим. Башта кемне икәнен үзең карарсың шунда...»
Карт, бу күңелсез уйлардан тизрәк котылырга теләпме, җәһәт кенә аягына торып басты. Аннары карчыгына таба борылды.
– Өйлә җитә инде, ятма!
Картлар торуга, киленнәре табын әзерләп куйган иде. Нәфисә карчык мич башыннан һинд чәе дә ала чыкты. Аларның икесенә генә аерым чәйнекләре бар, киленнәре әзерләгән грузин чәен өнәмичә, үз чәйнекләренә һинднекен салып пешерәләр. Ә һинд чәен каладан кызлары ташый һәм әрәм-шәрәм итмичә үзләре өчен генә тотарга куша.
Карт беравык карчыгының чәй әзерләгәнен күзәтеп утырды да боерулы тавыш белән:
– Бу чәйнектән киленгә дә яса! – диде.
Карчык килен ягына күз төшереп алды да:
– Ясыйм, ник ясамыйм ди, әйдә, килен, утыр, – диде.
– Юк, мин әле эштән кайткач кына эчтем, – дип, чакыруны кире какты килен.
Картлар тирләп-пешеп бик озак чәй эчтеләр. Гыйлаҗи карт, чәй янында төшен сөйләргә дип, тагы бер мәртәбә талпынган иде, тик бу юлы да тыелып калды.
Гадәттә, иртәнге чәйне эчкәндә, карт үзе башкарырга тиешле көндәлек эшләрен уеннан барлап куйган була иде. Хәзер, менә туксан ягына чыкканнан бирле, бу гадәте бетте. Нинди генә эшкә килеп тотынмасын, килене яки улы Гомәр шундук каршы төшәләр: «Әти, кирәкми, азапланма, ял ит, без үзебез», – диләр. Элек ул кыш көне булса, иртә-кич мал-туар астын җыештырып чыгара, мичкә яга иде. Җәй икән, көтү куа, ишегалдын себерә, ян бакчадагы яшелчәләргә су сибә иде. Көндезләрен лапастагы остаханәсендә маташа. Өстәвенә фермага килененә бозаулар карашырга йөрде. Хәзер аны эш эшләүдән тыялар. Каладагы кызы кайтып күрсә, буранның тагын да көчлерәге чыга. Карт чарасыз, аларга каршы бер сүз дә әйтә алмый. «Әти, ял ит! Үз вакытында эшләмәгән түгел, эшләгәнсең. Хәзер ял ит. Авыр эш эшләп өзлегеп китә күрмә!..» Һәрвакыт менә шундый сүзләр. Әйттеләрме – бетте. Авызыңны да ача алмыйсың.
Эшсезлектән тинтерәп аптырагач, мәктәп чакыруы буенча укучылар белән очрашуга да йөреп карады ул. Революция еллары турында, Гражданнар сугышы хакында сөйләттеләр. Өченче баруында колхозлашу чоры турында сөйләвен үтенгәннәр иде. Ләкин ул өстәл артына килеп утыруга, четеркән кебек бик тере кыз сикереп торды да:
– Бабай, озак итеп яшәү өчен нишләргә кирәк? – дип сорау бирде.
Гыйлаҗи карт аптырап калды. Укытучы кыз, аңа ярдәм итәргә теләп:
– Озак яшәүнең сере нәрсәдә дип сорыйлар, Гыйлаҗи бабай. Мәсәлән, озак яшәү өчен нәрсә эшләргә, нәрсәдән башларга кирәк, – дип төшендереп бирергә тырышты.
Карт бер кулы белән өстәл өстен сыпырып куйды, аннары теләмичә генә:
– Белмим инде, нишләргә кирәк икән соң? – диде.
Укучылар, дәррәү кубып, кыен хәлдә калган картка ярдәм кулы суздылар.
– Чаңгыда йөрергә кирәктер име, бабай?
– Җәй көне күп итеп су коенырга, футбол уйнарга, йөгерергә кирәктер?!
Карт тамагын кырды:
– Мич башында ятарга кирәк!
Бу сәер сүзләрдән соң барысы да шып туктады. Күрделәр: картның кәефе кырылган иде. Ул акрын гына урыныннан купты да ишеккә таба атлады. Чыгып китәр алдыннан, борылып:
– Адәм баласына гомерне Аллаһы Тәгалә бирә. Дөньяда кемнең күпме яшисе аның кулында. Ходай Тәгалә кодрәтеннән бер карыш та узып булмый, – диде.
Шушы хәлдән соң, педсовет җыеп, әлеге очрашуны оештырган укытучы кызның тетмәсен теттеләр. «Совет мәктәбен мәчеткә әйләндергәнсең», – диделәр. Балаларның аңына дин агуы салуда гаепләделәр, һәм, билгеле инде, Гыйлаҗи картны да мәктәпкә очрашуга чакырырга теләүчеләр бүтән булмады. Картның тормышы янә элеккеге күңелсез эзенә төште. Моңа иң сөенгән кеше Нәфисә карчык булды, йөрмәссең, өйдә генә утырырсың, ичмасам, миңа иптәш булырсың, дип уйлады ул.
...Менә бүген дә карт, иртәнге чәйне эчкәннән соң, стена календареның битен ертып алып укыды да яңадан мич артына – үз урынына кереп китте. Бераздан янына карчыгы да керде. Нәфисә карчык, табынны җыештырып, савыт-саба юыйм дигән иде, килене шундук:
– Үзем, үзем, әнкәй, ял ит, борчылма! – дип каршы төште.
Картлар, бер-берсенә бер авыз сүз дә катмыйча, түшәккә кырын яттылар. Бу рәвешле яту да туйдырды аларны беркавымнан. Иң әүвәл карт торып китте. Эче пошканнан гына телевизорны кабызды. Үзе, аңа күз дә салмыйча, тәрәзә янына килеп баскан булды. Бераздан карчыгы да мич артыннан чыкты. Ул берара идән уртасында аптырап торды да:
– Чәй куйыйммы, тамагың кипмәдеме? – дип картына дәште.
– Эчтек кенә бит әле, – диде карт коры гына. Бүген кергән төше турында уйланып тора иде. «Юрап азапланасы да юк! Ул хәерсез козгынның кая куганлыгы мәгълүм!..» – дип пышылдады карт үзалдына һәм, бик тә күңелсезләнеп, янә мич артына кереп китте. Карчыгы аңа иярде.
– Кул эше тотар иең, ичмасам, – диде аңа карты.
– Җук бит, бер эш җук, – дип куйды карчык, офтанып.
Элек оекбашлар, бияләйләр бәйли иде ул. Хәзер исә килене аннан бернәрсә дә эшләттерми. Чөнки каладагы кызлары, кайткан саен, әти-әнисенең ни белән булса да мәшгуль икәнен күреп тавыш чыгара, карт белән карчыкны нигә үзегезгә хезмәт иттерәсез, ди. Һәм әти-әнисен кат-кат кисәтә, мең дә беренче кат колакларына тукый:
– Ял итегез. Берүк аркылыны буйга да алып салмагыз.
Менә хәзер карт белән карчык мич башында гына гомер кичерә. Сәгать унны суккач, Гыйлаҗи карт, мич артыннан чыгып, радионы җибәрде. Әмма озак эшләтмәде, сүндерде дә тагын тәрәзә каршына килеп басты. «Теге төшне Нәфисәгә дә сөйләргә кирәк, ахры, – дип уйлады ул. – Озакламый килеп җитәчәген ул да белеп торсын. Кинәт килсә, бик авыр булыр. Болай әзерләнеп торасың!»
Карт шундый уйлар белән мич артына атлады. Түшәктә кырын ята торгач, карчыгы изрәп йокыга киткән икән. Карт аның шул рәвешле йоклап ятуын күреп каушап төште. «Әүвәл сиңа киләләрме әллә, карчык?» – дип, иреннәрен кыймылдатты. Йөзенә текәлебрәк карагач, тигез итеп тын алуын күреп, бераз тынычлангандай булды.
Карт бермәл уйланып торды да, аннары нидер исенә төшкәндәй, җил-җил атлап кухняга чыгып китте. Киленнәре өйләгә ашарга әзерләп йөри иде.
– Килен, – диде карт, ишек бусагасында басып торган килеш.
Бәрәңге әрчегән килене аңа таба башын борды да:
– Әү, әткәй? – диде.
Карт тамагын кырды һәм: «Килен, бүген мин дә фермага бозауларыңны карашырга барам», – димәкче иде, әмма тел очына башка сүзләр килеп:
– Эшеңдә бик авыр түгелме соң? – дип сорады.
– Юк, әткәй, ияләнгән эш бит инде. Нишләп алай дисең?
«Туйдым мич башында ятудан, сиңа барып булышасым килә», – дияргә теләгән иде, авызыннан икенче сүзләр чыкты:
– Болай гына соравым.
– Хәзер азыкны да китереп бирәләр бит. Ташып азапланасы юк. Һәрберсенә тигезләп бүлеп саласың да, асларын тазартасың да шуның белән эше бетә.
– Ә-ә-ә, алай икән.
Карт, киенеп, ишегалдына чыкты. Әүвәл капкадан башын тыгып урамга күз салмакчы иде. Бу уеннан тыелып калды. Моннан бер ай чамасы элек урам аша гына яшәгән Хәмитләрнең каладагы малайлары исерек килеш машинага тапталып үлде. Мәетне авылга алып кайткач, соңгы юлга озатырга дип, Гыйлаҗи карт белән Нәфисә карчык та керделәр. Тик өй бусагасыннан ук керергә өлгермәделәр, капканы ачуга, өйалдында хуҗа хатынының кычкыра-кычкыра елавын ишетеп, икесе дә шып туктап калды. Хуҗа хатын сөйләнә-сөйләнә елый иде.
– Әй Раббым! Нинди гөнаһларым өчен тартып алдың миннән газиз балакаемны! Нишләп рәхмәтең бар кешегә дә тигез түгел соң синең, Ходаем! Әле яши генә башлаган ие бит! Җан кирәк булса, әнә күршедә генә карт белән карчык яшиләр бит, инде йөзгә җитәләр, минем балага тигәнче, Газраилеңне шунда җибәрсәң ни булган соң! Ай-й-ай!
Моны ишетеп, йөзләреннән кан качкан карт белән карчык аптырап бер-берсенә караштылар да аннары капканы шапылдатып ябып чыгып киттеләр, һәм шуннан соң ике атна рәттән мич башыннан төшмәделәр.
Гыйлаҗи карт, бүген шуны исенә төшереп, капкага якын барырга, урамда күренергә җөрьәт итмәде. Шашкан күрше хатынының күзенә чалынасы килми иде.
Туп-туры лапаска таба китте ул, остаханәсен ачып керде. Остаханә эчендә тәртип иде. Һәрнәрсә үз урынында. Тик улы Гомәр генә пычкысын тоткан, ахры, карт куйган җирдә түгел, башка урында эленеп тора. «Һы, ташлап калдырмаган, элеп куйган, маладчина», – дип сөенде карт.
Почмакта күптәннән ясый башлаган китап шкафы тора. Эше беткән дә диярлек инде. Бер ишеген утыртасы да, икенчесен ясап куясы гына. Аннары яхшылап чистартып, лак белән каплап чык та өйнең түренә керт тә утырт! Картның үз эше үзенә дә ошап китте. Моны ясап бетерсә, студент оныгы сөенәчәк инде. «Китаплар теләсә кайда ауный, бабакай, шкаф сыман нәрсә ясап бирче!» – дип, байтактан әйтеп йөри. Керешкән иде дә, Зөләйхасы кайтып, Гомәрне пыр туздырып сүкте. «Ник әтине җәфалыйсың?! Теләсәң, мин сиңа кибеттән шкафны унны алып чыгып бирәм», – дип ярсыды кызы. Шуннан бирле Гомәр остаханәгә әтисен якын китермәде, берара ишегенә йозак ук элеп тотты.
«Аңламыйлар шул! – дип, чын күңелдән үпкәләде карт. – Акча әрәм итеп кибеттән урындык ташыйлар, әллә нинди катыргы шкафлар алып кайталар. Мин тотынсам, менә дигәнен ясап бирәм бит, шыгырдап торган өр-яңа такталардан!..»
Хәзер менә аның элек ясаган шкафлары, урындыклары, өстәлләре лапаска яисә келәткә күчеп беттеләр. Өйдә карт үз куллары белән ясаган агач карават кына мич артында калды. Аның да матрасын килене кибетнеке белән алыштырып куйды.
Гыйлаҗи карт, ишек яңагына сөялеп, беркавым почмактагы шкафына карап торды да, кырт кына кузгалып, такталар өеменә таба китте. Кызы Зөләйха үзе кайтып керсә дә, бу шкафны ясап бетерәчәк иде ул бүген. Аның монда эшләп ятканын килене генә күрмәсен. Зөләйха кебек ачулана да белмәс ул, Гомәр кебек коры гына итеп: «Әти, җитте, ташла балтаңны!» – дип тә әйтә алмас, бары: «Әй әткәй, нишләвең инде бу?» – дия-дия чын күңелдән үпкәләячәк. Киленен бер дә үпкәләтәсе килми картның.
Нишләргә соң дигәндәй, карт әүвәл лапас уртасында басып уйланып торды, аннары остаханә ишегендәге асылмалы йозакны тартып алды да кызу-кызу өйгә таба китте һәм, өйалды ишеген акрын гына ябып, йозак элеп куйды. Аннан соң, бу эшеннән бик канәгать булып, кет-кет көлә-көлә лапаска атлады. Остаханәгә кереп, шкафның әзер ишеген утыртты. Икенче ишекне ясарга җыенып йөргәндә, килене белән бергә бозаулар караучы тау башы Суфия капкадан башын тыгып кычкырды.
Галимә киленнең фермага барыр вакыты җиткән иде. Карт балтасын бүкәнгә кадап куйды да абына-сөртенә капкага йөгерде:
– Чү! Кычкырма! Хәзер!
– Галимә кайда соң, Гыйлаҗи бабай?
Карт, хатынның авызын капларга җыенгандай, бер кулын югары күтәрде.
– Чү, тавышланма, Суфия килен. Галимә билен каймыктырды. Эшкә бара алмый. Ята. Аның урынына үзем барам, әйдә, киттек.
Бу сүзләрдән соң хатын аны мыскыллап көләр дип уйлаган иде. Шундый мәсхәрәгә алдан ук каршы торырга әзерләнгәндәй, картның йөзе кызарып чыкты, борын тишекләре киңәйде. Ул сынын тагын да турайтыбрак басты...
Рәхмәт төшкере! Сүз әйтү түгел, йөзендә мыскыллы елмаю әсәре дә күренмәде. Хатын, Галимәнең хәлен сораштыра-сораштыра, урамга чыкты һәм Гыйлаҗи картка күтәрелеп карады да:
– Җен кебек әле үзең, Гыйлаҗи бабай! Күз тимәсен! – диде.
Бу сүзләрдән тагын да канатланыбрак киткән карт, кет-кет көлә-көлә, аның артыннан иярде. Галимә белән Нәфисә карчыкның ишек дөбердәткәнен ул да, Суфия да ишетмәделәр. Нәкъ шулчакта авыл кырыендагы зират ягыннан козгын тавышы килгән сыман булды. Карт коелып төште, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. «Мич башыннан төшәсем калмаган икән лә!» дигән үкенечле уй шул мизгел эчендә миен бораулап узды. Ул, егылып китүдән курыккандай, ирексездән хатынның беләгенә тотынды һәм аннан: «Козгын тавышын син дә ишеттеңме?» – дип сорарга теләде. Картның бу хәрәкәтен үзенчә аңлаган хатын аны култыклап ук алды һәм яңгыравыклы тавышы белән:
– Әйдә соң, Гыйлаҗи бабай, урам буйлап бер подручкам барыйк әле! – дип, ихлас күңелдән рәхәтләнеп көлә башлады. Бу көлү козгын тавышын күмеп, каплап китте. Шул көлү картның шомланган йөрәгенә сары май булып ятты, буыннарына җегәр өстәгәндәй итте. Карт, гайрәтләнеп китеп, култыклашып барырга гына риза булмыйча, кулын хатынның биленә үк салырга ымсынган иде. Тирә-ягына күз ташлагач, бу уеннан тыелып калды. Рәт-рәт булып тезелгән йортларның тәрәзәләре, бик тә кызыксынып, бик тә бирелеп, урамны күзәтәләр иде. Тәрәзәләрдән уңайсызланды карт.
Аннары ул, хатынны чак кына узып, алгарак чыкты һәм әүвәл ялт кына зират ягына күз ташлап алды, шуннан соң, көлә-көлә, Суфиягә бүген иртә белән күргән төшен сөйләргә кереште.