Трагедиягә ике билет
Бүген аның таныш артисты театрга ике билет калдырып китте.
– Берсе-берсе өч тәңкәлекмени? – дип гаҗәпләнде ул һәм кулындагы лычкылдап торган чүпрәген чапылдатып артист алдына куйды да әйләндерә-әйләндерә билетларны карарга кереште.
– Ал бу чүпрәгеңне минем алдан, зинһар, – диде артист, кулындагы сыралы бокалы белән чүпрәкне кырыйга этәреп.
Җыештыручы хатын чүпрәген кире кулына тотты.
– Чынлап та, берсе өч тәңкәме?
Артист әүвәл аңа нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, аннары кирәк санамады, соңгы кружка сырасын эчеп куйды да әле һаман да үзенә аптырап карап торган җыештыручы хатынга:
– Әйе, «Таһир – Зөһрә» спектакле, – диде. Аннары: – Трагедия, – дип өстәде һәм ярым ачык ишектән кысыла-кысыла чыгып та китте.
– Берсе өч тәңкәме?! – дип кычкырып калды җыештыручы хатын аның артыннан.
Менә сиңа мә! Сыраны чиратсыз алып бирү нишләтә! Бәясенә дә карап тормаган, күптән әйтеп йөри иде инде, вәгъдәсендә торган!
Хатын горур кыяфәт белән сыраханә эчендәгеләрне күзләп чыкты, әмма шатлыгын уртаклашырдай кеше тапмады. Халыкның кайсысы йотлыга-йотлыга сыра эчә, кайсысы сатучы каршына өелгән.
Кая ул! Болар белән нинди шатлык уртаклашып булсын?! Көне буе йотым су күрмичә көтүдән йөреп кайткан сыерлар кебек, сыраханә ишегеннән шуып керәләр дә күзләрен тондырып чиратка кысылалар.
Менә бер танышы да керде, әйбәт кенә киенгән, галстуклы, аксыл йөзле. Исемен белми ул аның. Монда бер ай тирәсе йөри инде. Җыештыручы хатын аңа чиратсыз гына сыра алып бирә, һәм, каршысына басып, фәлсәфә сатарга керешә. Берәр кружка үзенә дә өлеш чыга.
Тик узган юлы үпкәләп китте бугай ул. Шулай, гадәттәгечә, хатын аңа сыра бирде дә каршысына килеп басты:
– Син менә аракыга каршы җыелышта кул күтәрдеңме? Әйт әле дөресен? – диде.
– Күтәрсә соң! – диде галстуклы.
– Син бит үз-үзеңә каршы баргансың. Ник, син шулай икегә бүленгәнмени? – дип бәйләнде җыештыручы.
– Бүленмәгән. Мин сырага каршы түгел.
– Соң, барыбер инде ул.
– Ничек барыбер булсын! Сыра сыра инде. Аны бөекләр дә эчкән һәм эчә.
– Менә, менә барыбер түгел шул. Сыра эчкәннән соң, аракыга тарта.
Галстуклы җавап кайтармады, сырасын эчеп бетерде дә чыгып югалды. Шуннан соң бер-ике көн күренмәгән иде.
Хатын арткы яктан гына аңа сыра бирде дә тагын каршысына килеп басты.
– Театрга билет күпме тора ул? Белмисеңме син?
Күренеп тора: теге көннән соң галстуклының җыештыручы белән сөйләшәсе килми, ләкин сөйләшмичә дә булмый, кара андагы чиратны! Берәр сәгатьсез алырмын димә!
– Нинди спектакльгәдер бит...
– «Таһир»гамы шунда.
– «Таһир – Зөһрә»гәме?
– Ие, ие, шул.
– Берәр тәңкәдер инде.
Хатынның йөзенә шатлык бәреп чыкты. Үзең галстук таккансың, үзең шуны дә белмисең дигәндәй, зур канәгатьлек белән авызын ерды.
– Юк шул менә, юк шул. Берсе – өч тәңкә!
Хатын аңа билетны күрсәтте.
– Ә-ә, – диде тегесе, нидер исенә төшергәндәй. – Ишеткән идем шул. Яңача эшләгәннәр аны. Ахырын үзгәрткәннәр, указдан соң Таһир одеколон эчеп яна да шул кайгыдан Зөһрәсе үзенә үзе кул сала. – Һәм ул нигәдер шырык-шырык көлеп куйды...
Хатын аның кыланышына әллә ни игътибар итмәде.
– Карале, – диде ул, билетның берсен тәрәзә янына китереп. – Бу ялган билет түгел микән? Йолдызлары күренми?
– Йолдызлары булырга акча түгел бит ул сиңа. Каяле, печате бармы? Бар, бар, печате бар, ялган түгел.
Хатын галстуклының бер кружка сырасын эчте дә: «Тагын кил, алып бирермен», – дип, икенче җыештыручы янына китте. Анысы монда штатта түгел, болай гына йөри, кружкалар ташырга булыша, шуның өчен аңа аз-маз сыра да тама иде. Бәлки, тора-бара штатка да алырлар әле...
Хәер, ул үзе дә монда шулай эшли башлаган иде, ике айдан соң аны җыештыручы итеп алдылар.
Ул килгәндә, тегесе буш кружкалар җыеп маташа иде.
– Минем бүген театрга барасым бар. Әзерләнергә кайтып китәм. Син монда үзең кара инде, – диде.
– Кая, кая барасың? – диде тегесе, кызыксынып.
– Менә, – дип билетларын күрсәтте ул. – Театрга барам.
– Ә-ә, – дигән булды тегесе, әмма аның театрга барырга җыенуын барыбер башына сыйдырып бетермәде бугай.
Гомер булмаганны! Аны күптән белә ич инде ул. Моңарчы авызыннан театрның «т» хәрефе да чыкмаган кеше, тиктомалдан гына театрга китсен, имеш. Акча жәлләмичә, билетлар сатып алуын кара әле син аның!
Хатын, башын чайкый-чайкый, буш кружкаларын күтәреп, арткы ишектән кереп югалды.
Ә җыештыручы хатын исә мыштым гына сыраханәдән чыгып китте. Юл уңаеннан кибеттә йөк ташучы булып эшләүче, үзенә ир тиешле кеше янына да сугылырга уйлады. Ир дип... алар менә ярты ел чамасы бергә яшәп яталар.
Торыр урыным юк дип зарлангач, йортка кертте инде. Тапканнары – уртак, барысы да эчүгә китеп бара. Башка төрле яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар иде алар.
Өйләренә кайттылар. Ир тиешле кеше дә театрга барырга каршы килмәде. Гомумән, ул беркайчан да хатын сүзенә каршы килми. Берсе икенчесеннән яшереп эчкәндә генә ара-тирә тавыш чыккалый.
– Ә нәрсә киеп барабыз? – диде ир, кайтып керүгә.
Хатынның киемнәре иске булса да ярыйсы иде, тишек-тошыклары юк. Ә ир өчен кием-салым, шактый кыен мәсьәлә, ни юньле күлмәге, ни кеше арасына чыгарлык юньле костюмы юк.
– Мин бармыйм! – диде ир күңелсез генә. – Болай барсам кертмәсләр.
– Үзем генә барыйммыни?! Минем беркайчан да театрга барганым юк! Үзем генә бармыйм! Ю-у-ук!
– Билетлар әрәм була бит. Бар инде, бар, берәр дус хатыныңа әйт тә...
– Андый җиргә парлашып йөриләр! Кеше алып барыр хәлем юк! Барыбер акчасын бирмиләр аның!
Ир, үзең кара инде дигәндәй, лып итеп почмактагы урындыкка барып утырды.
– Әйдә, менә бу кәчтүмеңне чистартабыз, – диде хатын, урындык артында эленеп торган сәләмә костюмны кулына алып.
– Ертык бит ул! – диде ир, кулын селтәп. – Киеп булмый аны.
Хатын костюмны идән уртасына ташлады да пыр тузып бүлмә буенча йөренә башлады.
– Бармасаң бармассың! Үзем генә барам. Синең аркада алты сумлык билетны яндырыр хәлем юк әле, – дип сөйләнә-сөйләнә әзерләнергә кереште.
Шулчак ишектән таныш ир килеп керде. Керүгә, дәшми-нитми генә өстәлгә бер шешә арзанлы шәраб чыгарып утыртты.
– Икегә акча җитмәде. Мә калган тиеннәреңне, – дип, шәраб янына ук бакыр акчалар да сипте. Алар җыелышканнар иде. Тегенең шуны күтәреп килүе.
– Без театрга барабыз! – диде хатын. – Анда эчеп барырга ярамый.
– Мин бармыйм бит, – дип сүз катты ир, әле шешәгә, әле хатынга карап.
– Барасың! Син дә барасың!
Хатын кунак ирнең җиңеннән тартты.
– Театрга барырга кәчтүмеңне биреп тор әле.
– Бирәм, бирәм, жәлкемени.
Ир костюмын салып хатынга тоттырды.
– Әйдә, әүвәл моны салып куйыйк та инде.
Хатын шешәне алып, әйләндерә-әйләндерә карады. Шәрабтан баш тартуы җиңел түгел иде. Тик моны ачсаң, ирен тракторга өстерәтеп тә театрга алып барып булмаячак. Алты сумлык билет бит ул! Бераз өстәсәң, ул акчага мондый өч шәраб алып була!
– Юк! – дип кырт кисте хатын. – Без театрга барабыз. Моны үзең генә эч.
Тегесе карышмады, шәрабны куенына тыгып чыгып шылды.
Киттеләр. Баралар. Бер-бер артлы театрга таба атлыйлар. Театр ерак түгел. Юлны гына аркылы чыгарга кирәк.
Спектакль башланырга шактый вакыт бар иде әле. Театрга килүчеләр парлашып урамда йөреп тора. Артык билет сораучылар да бихисап. Яңа килгән һәр кешегә диярлек сүз кушалар.
Әмма алардан артык билет сораучы булмады. Хатынның моңа эче пошты, ул ирен култыклап алды да үтеп барышлый гына бер кыздан:
– Сезнең билет юкмыни? – дип сораган булды.
– Әйе шул. Сездә бармы әллә? Сатыгызчы, зинһар! – Кыз аларның каршыларына ук килеп басты.
– Юк, артыгы юк, үзебезгә генә, – диде хатын, аның хәлен уртаклашкандай.
Алар, култыклашып, ишек төбеннән урадылар һәм, тагын да арырак узып, ике катлы калын пыяла аша театр эчен күзәтергә керештеләр.
Театр фойесында халык байтак иде инде. Хатын бик бирелеп, бик җентекләп эчтә кайнашкан кешеләрне күздән кичерә башлады. Кайсын гына алып карама, иренме-хатынынмы, егетенме-кызынмы, һәммәсе курчак кебек, киемнәре әле генә энә-җептән чыккан шикелле. Ул, кәефсезләнеп, терсәкләре сүсәргән иске кофтасы хакында уйлап куйды. Күпме җентекләп караса да, театр эчендә үзенеке сыман ямьшәйгән туфли һәм төсе уңган күлмәк кигән кеше таба алмады. Ир-егетләр дә кайсы яңа костюм-чалбардан, кайберләре кыйммәтле джемпер киеп килгән иде.
– Болар театрга көн саен йөри торганнардыр, име? – диде ул, ярым пышылдап.
Ир гамьсез генә «Беломор»ын суыра иде. Хатынының сүзен җавапсыз калдырасы килмәгән өчен генә бугай:
– Килеп йөрисе калмаган ла, – дип куйды.
– Нишләп?
– Һе... бик озак бара торгандыр ул.
Хатын ачу белән аңа төртеп алды.
– Шулхәтле билетларны әрәм итепме?!
Тегесе, төтенен Кабан күленә таба өреп:
– Чукындың шул билетларың белән! – диде.
Хатын аның җиңеннән тотып ишеккә таба борды.
– Әнә кара, күзең чыкканмы әллә? Күпме кеше билетсыз! Әйбәт киенгән булсалар да, билет теләнеп торалар!
– Эшләре юктыр.
Хатын, синең белән ник авыз чайкап торам соң әле дигәндәй, кырт кына борылды да Кабан күленә таба китте.
Моннан мәчет яны, хатынның туып үскән урыннары яхшы күренә икән. Ул шул якка төбәлде, үзенең бала чагы узган ике катлы йортны табарга тырышты. Хәзер ул йортта гаиләсе белән аның абыйсы яшәп ята. Хатын алар белән аралашмый, аралары күптән өзелгән, туганнарының ике ятып бер төшенә дә кергәне юк, алар – үз тормышы белән, ул үзенчә яши.
Әлеге йортта аның бала чагы узса да, сагынып искә алырлык бер генә көн дә хәтерендә калмаган. Андый чагы булмады да бугай. Әтисе эчте, әнисе эчте. Көн саен диярлек өелешеп сугышалар иде дә, төннәре ыңгырашып, сызланып үтә иде.
Әти-әнисе эчә торган зәхмәтне ул ундүрт яшендә үзе дә татып карады. Анысын нигәдер яхшы хәтерли: шешә төбендәге сыеклыкны әүвәл борынына китереп иснәде, аннары авызына алды. Ачы иде, тәмсез иде. Бераздан шул ачы да, тәмсез дә сыеклык яшь кызның канын кайнатып җибәрде, рәхәт кенә башы әйләнде, аяклары, тез буыннары камырланды, җырлап җибәрәсе килә башлады. Урамга чыкты. Урамда рәхәт, күңелле, барлык кешеләр дә яхшы, әйбәт! Үзеннән ике генә яшькә өлкән күрше малае да әйбәт. Кызның малайга әллә ниләр сөйлисе, әллә нәрсәләр вәгъдә итәсе килде.
Икәүләшеп өйгә керделәр. Әтисе белән әнисе кочаклашып тимер караватта йоклап яталар. Өстәл тулы ачык шешәләр. Төпләрендә теге сыеклык та калган. Шуны бер стаканга җыеп чыктылар да икесенә бүлеп эчеп җибәрделәр. Ул кылкынды, тыгылды. Күрше малае тәҗрибәлерәк иде, өйрәтеп, ярдәм итеп торды.
Аннан соң урамга чыктылар. Абыйсы кайтып килә иде. Ул да кызмача. Кыз абыйсыннан качты. Күрше малайларының сарайларына кереп бикләнделәр. Күпме генә эзләсә дә, абыйсы аны моннан таба алмаячак иде...
– Кайтып кына китикме әллә?
Янына килеп баскан ире тагын папирос пыскыта иде.
– Бир әле миңа.
Хатын аның кулындагы «Беломор»ны алып үзе суырырга кереште. Ир, сугарга теләгәдәй, кулын күтәрде.
– Тартма дип әйттеләр бит инде сиңа!
– Тартса ни!
– Алайса, синнән сасы ис килә!
– Үзеңне бел!
Ир, югары күтәргән кулын кисәк кенә төшереп, кесәсенә тыгылды, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана билетлар тартып чыгарды, берсен хатынга бирде, икенчесен үзендә калдырды.
– Алайса, мин үзем генә керәм.
– Бар.
Ир борылып ишек ягына таба атлады, үзе хатынны сүкте: «Ниемә дип монда алып килгәндер!»
Ул билетын берәүгә сатып җибәрде дә, артына карый-карый, кызу гына баскычтан төште. «Үзеңә булсын театрың! Кер, кара!»
Хатын, папиросын суырып бетергәч, төпчеген бармак очы белән күлгә таба чиертте дә билет сорап торучы бер егеткә үзенә тиешлесен сатып, ирне әрли-әрли китеп барды. «Моңарчы театр күрмәгән, яшәгән әле! Бар, үзең генә кер, кара!»
Сыра махмыры чыга башлаган иде. Башы зың-зың килә. Ул юлны аркылы чыкты да үзе туып үскән урамга таба юнәлде.
Күл буенда исенә төшкән күрше малае һаман да шул нигезендә яшәп ята. Шәраб кибетендә йөк ташучы булып эшли. Аның һәрвакыт алып куйганы була...
Элеккеге күршесе өйдә туры килде. Ишекне тырпайган колаклы эте белән бергә чыгып ачтылар.
– Хәлеңне белергә керүем, – диде хатын керә-керешкә. – Үзең генәме?
Тегесе әле күптән түгел генә кайтып кергән икән.
– Үзем генә, уз, күршекәем, – диде ул. – Тагын кем белән булыйм? Менә Барсик тагын...
Хуҗа кызмача иде. Баш тирәсендәге сирәк чәчләре төрле якка тырпайган, күп эчүдән йөзен җыерчык баскан. Ул, кирза итекләре белән идәндә чәчелеп яткан чүп-чарны эштерә-эштерә хатын янына килеп, дәү куллары белән аның артына сугып алды.
Эт хатынга карап ырылдап куйды.
– Һәй, күршекәем минем! Барсик, тс-с!
– Кит, б...! – диде хатын. – Баш авырта. Мә, акча бар. Чыгар әле.
Хуҗа почмактагы фанер тартмадан, чүпрәк-чапрак арасыннан шешә тартып чыгарды.
– Хәзер, хәзер, күршекәем.
Сөйләшмичә генә берәр стакан күтәреп куйдылар. Сыра махмыры юкка чыкты.
Хуҗа янә хатынның артына шапылдатып сугып алды.
– Бүген үк тотып кияүгә бирерлек әле сине, каһәр, ә!
– Кит әле, кит, – дигән булды шәрабтан күңеле түгәрәкләнгән хатын.
Хуҗа аны кочаклап алды.
– Һәй, күршекәем! Ничекләр керәсе иттең әле?! Вәт рәхмәт яугыры!
– Кит әле, кит, юньсез! – дигән булды хатын. – Әйдә, тагын сал!
Хуҗа стаканнарны янә тутырды. Үзенең стаканында ниндидер чүп йөзеп йөри иде, ул аны чәнчә бармагы белән генә эләктереп алды да кулын чалбарына ышкып куйды.
– Йә күршекәем, күтәрик, булмаса! Синең исәнлеккә!
Икенче стакан шактый мәлҗерәтте. Хуҗа янә хатынга сыланды.
– Әйдәле, әйдә, кил әле монда, күгәрченкәем, күршекәем...
Хуҗа хатынны караватка таба өстерәде. Тегесенең аяк буыннары шактый сыекланган иде, ул ирнең беләгенә тотынып аның артыннан атлады. Икесе дә сүсәргән одеял җәелгән тимер караватка аудылар.
Хуҗа борын эченнән нәрсәләрдер мыгырданды. Хатын, кытыклангандай, хихылдап көлде.
– Кит әле, кит, мин үзем. Кофтамны аерасың бит! – дип сөйләнде ул, кытыкланудан туктап торган арада.
– Чәбәләнмәсәнә!
Хатын хихылдавыннан туктады.
– Син мине яратмыйсың бит?! – диде ул, хуҗаны бик зур җинаятьтә гаепләгәндәй.
– Ничек яратмыйм? Кем әйтте аны?
– Алайса, нигә театрга алып барганың юк соң?
– Кая, кая?
– Театр карарга дим.
– Яраткач, театрга баралармыни?
– Кешеләр йөри ич.
Ир хатынның кофтасын идәнгә ташлады да беркавым сүзсез торды. Аннары, яшерен сүз әйткәндәй ярым пышылдап:
– Театрга бер-берсен яратмаган кешеләр генә йөри. Кеше мәхәббәтен карап кызыгырга дип. Белдеңме? Яратышканнары өйдә генә утыра, – дип фәлсәфә сатты.
– Алай икән, – диде хатын һәм күлмәген сала башлады.
Шулчак каты итеп ишек шакыдылар. Бил тиңентен чишенгән ир идәнгә төште. Өстәлдә калган шәраб бар иде, шуны кабаланып кулына алды, әүвәл стаканга агызмакчы булды, аннары, кире уйлап, шешә авызыннан гына чөмерә башлады.
– Калдыр! Бетермә! – дип кычкырды хатын.
Хуҗа шешәне ярым шәрә килеш караватта сузылып яткан хатынга бирде.
Тагын ишек шакыдылар. Хуҗа, чайкала-чайкала, ишеккә таба атлады һәм келәне ычкындырды. Ишек төбендә кунак хатынның ире басып тора иде. Хуҗа ишекне кире япмакчы булды. Әмма тегесе каты итеп тартып ачты да:
– Юкмы синең? Баш чатный, – дип, йомарланган өчлек күрсәтте.
– Юк, юк, чык моннан! Милиция чакырам! – дип җикеренде исерек хуҗа.
– Беләм лә барлыгын! Бушка түгел ич, мә!
Ир, хуҗаның култык астыннан шуышып эчкә үтте дә, кире яптырмас өчен, ишеккә аркасы белән терәлде.
– Грамм да юк, грамм да, – дип сөйләнде исерек хуҗа. Ул өстәл янындагы урындыкка барып утырды да аннан кире сикереп торды.
– Чыгып кит! Чыгып кит! Милиция чакырам!
Ир, эчкә үк үтеп, ашыга-ашыга, кофтасын киеп маташкан хатынын күреп өлгергән иде инде.
– Үтерәм! – дип ырылдады ул һәм, бала башы кадәр йодрыгын өскә күтәреп, хатынына таба бара башлады.
Бу хәлдән айнып киткән хуҗа, фанер тартмадан ялт кына тагын бер шешә күтәреп чыгарды да бөкесен тешләре белән каерып ачып стаканга бушатты.
– Карале, кем. Сораганыең. Мә, эч!
Бу вакытта хатын, аягына торып басып, үзенә таба килгән ирнең һөҗүмен кире кайтарырга әзерләнә иде инде. Болай гына котылып булмаслыгын аңлагач, ул еламсыраган тавыш белән:
– Нишләгән мин? Ятып ял итәргә дә ярамый мәллә?! – дип шыңшыды.
Шулчак хуҗа ирнең күтәрелгән кулына барып асылынды.
– Эч әле дим мин сиңа, мә!
Ир, хуҗа авыз янына ук китереп терәгән стаканны алып эчеп җибәрде дә, өстәл янындагы агач тартмага утырды. Хуҗа аның алдына икенче стаканны да этте.
– Уф, баш ярыламы дип торам, – дип сөйләнә-сөйләнә, ир анысын да кулына алды.
– Сине эзләп кергән идем мин монда, – дип акланды иренең йомшаруын күргән хатын.
Хуҗа өч стаканга да шәраб тутырды. Ирнең баягы ачуы сүрелгән иде инде, ул хатын белән дә чәкештерергә үрелде.
– Һе, театр, имеш!
Өченче стаканның яртысын уртлап куйгач, ул берара уч төбен иснәп торды да шаркылдап көләргә кереште.
– Һи, театр, имеш!
Аңа хатын белән хуҗа да кушылдылар. Көлеп арыгач:
– Син күрдеңме, күрдеңме? – дип, хатын урыныннан ук сикереп торды һәм: – Бер көтү кеше бер урында тик әйләнеп йөриләр. Хи-хи! Читтән карап торсаң, юләрләр дип уйларсың менә. Хи-хи! Без пыяла аша карап тордык, театр башланмаган иде, менә бер урында тик әйләнеп йөриләр инде. Нәкъ башлары әйләнгән сарыклар инде менә. Ха-ха-ха!
Өчесе дә, шүрәле кытыклагандай, өйне яңгыратып көлделәр.
– Ә син күрдеңме, күрдеңме? – дип, сүзне ир кеше дәвам итте. – Бер кыз бар ие анда. Кып-кыска итәк кигән менә. Алдан тартып караса, арты күтәрелә, арттан тартса – алды... Ха-ха-ха!
Өчесе дә, күз яшьләре стаканга тамганчы, дөнья бетереп көлештеләр. Сүзне хуҗа алып китте.
– Ул театрда артистларның үлгәннәрен чынга санап, күз яшьләре белән елап утыручылар да бар, ди. Ха-ха-ха!
Патша заманында ук салынган борынгы йорт тагын селкенеп куйды. Моңарчы өстәл аягы янында тыныч кына яткан эт тә өй эчен тутырып һау-һаулап өрергә кереште.
– Менә бу мәхлук та көлә алардан! – дип хихылдады хуҗа.
– Ишеттегезме, ишеттегезме? Ул театрда... теге кем... кем әле? Аты коргыры! – Хатын озак кына исенә төшерә алмыйча азапланды. – Ә-ә, Таһир дигәннәре одеколон эчеп үлә икән!
Исләренә одеколон төшкәч, өчесе берьюлы өстәл түрендә кукраеп утырган буш шешәгә моңаеп карадылар. Хуҗа тартмадан яңа шешә алды. Күңелле булып китте. Кыяфәтләренә нур кунды.
– Алайса... теге кем... Таһир дигән артистның үлгәнен алдан ук белеп торгач, аны карап утыруы кызык түгел инде ул, име? – диде хуҗа һәм башланмаган шешәнең капрон бөкесен теше белән ачарга кереште...