Тупыл мамык очыра
Көннең эсселеге! Кыздыра гына! Урамда ап-ак буран. Җиле дә булмаса, эссегә бөтенләй түзәр әмәл юк, инде җил иссә, җиргә сырышкан тупыл мамыкларын тузгыта да буран куптара.
Зарифә, көзге каршыннан китеп, тәрәзә янына басты. Тупыл мамыклары тәрәзәгә килеп сарылалар да, шома пыялага тотынып тора алмыйча, хәлсез күбәләкләр кебек аска шуып төшәләр. Җил аларга монда да тынгылык бирми: очырта, биетә. Менә беравык җил тынып торгандай була. Ак канатлы хәлсез «күбәләкләр» һавада тын гына йөзеп йөриләр-йөриләр дә агачларга, йортларга, җиргә сырышалар.
Зарифә хәтерли әле: аларның урамында тупыл агачлары рәт-рәт тезелеп утыра иде. Берзаманны, мамыклары урамны чүпли дип, аларны кисә башладылар. Әле ул чакта Зарифәнең әнисе дә исән. Менә каяндыр килгән кешеләр тупылларны дөп-дөп егарга керештеләр. Әнисе, тәрәзәгә капланып:
– Һай, ник тияләр инде аларга! Урам чүпли дип, агач хәтле агачны харап итәләрме соң?! Балалары бит ул тупылның, орлыгын чәчә бит ул шулай, нәселен дәвам иттерә, – дия-дия зарланып торган иде.
Тупылларның берсен кистеләр, икесен, өченчесен аударганда, агачның юан ботагы тиеп, берәү һушыннан язып егылган. «Ашыгыч ярдәм» белән алып киткәннәр. Шуннан соң бу эш үзенән-үзе туктап калды. Шулчакта исән калган тупыллар бүген дә исән-имин, һәр җәй саен мамык очыралар.
Урамда малай-шалай тупыл мамыклары куып уйный. Өлкәннәр берән-сәрән генә күренә, алары да таныш түгел, үтеп-сүтеп йөрүчеләр.
Каршыдагы йорттан кулына таяк тоткан бер егет чыгып йортлар артындагы аулак бакчага таба юнәлде. Таягын алга сузган, шуның очы белән юлны капшап бара. Мамык куып уйнаган малайларның берсе ялгыш егеткә бәрелеп узды, тегесе сөрлегеп китте, кулындагы таягы читкә очты. Гаепле малай җирдә яткан таякны җәһәт кенә эләктереп алды да, аны егеткә сузып, үзе иптәшләре артыннан элдерде.
Моны күзәтеп торган кызның йөрәге кысылып куйды. Егетне белә Зарифә. Дөм сукыр ул. Бер атна чамасы элек кенә күрше йортка күченеп килделәр. Шуның алдыннан гына Зарифәдән үзләре күченәчәк йортны сораган иде. Зарифә сукыр егетне ул атаган ишек төбенә хәтле озата барды. Баскычтан менгәндә абынмасын дип, кулыннан да тоткан иде, егет кулын кисәк кенә тартып алды. Аннары үзенең бу дорфалыгыннан үзе дә уңайсызландымы:
– Мин үзем, үзем, рәхмәт, туташ! – диде.
Бик гаҗәпләнде Зарифә. Йөз-кыяфәтен күрмәсә дә, үзен белмәсә дә, «туташ» диде ул аңа. Бу егет сукыр түгел, шулай кылана гына сыман иде.
Йортлар артындагы аулак бакчада утырырга ярата ул егет. Гел бер эскәмиядә, ышыктагысында утыра. Кайчакта гармунын да күтәреп чыга. Ул килгәндә эскәмия буш булмаса, бер кырыйда тыныч кына кешеләрнең киткәнен көтеп тора.
Зарифә аның бу эшен бер дә өнәмәде. Чөнки нәкъ менә шул эскәмиягә утырып ул сигарет суырырга гадәтләнгән. Аулак урыннан үткән-сүткән кешеләр яхшы күренә, ә аны күрмиләр, агачлар, куаклар каплый. Менә эскәмиясенә сукыр егет ияләште. Зарифә бер көн түзде, ике көн, ахырда түземлеге төкәнде – эскәмия кырыена утырып сигаретын кабызды да төтенен юри сукыр егеткә таба өрергә кереште.
Егет беркавым дәшми-тынмый гына утырды, аннары:
– Бу дөнья сезгә дә күңелсез, ахрысы, – дип куйды. Ул бу сүзләрне Зарифәгә дә атап әйтмәде шикелле, әмма янәшәдә башка кеше юк, аның кемгә мөрәҗәгать иткәне аңлашыла иде.
Зарифә җавап кайтармады.
– Сез үзегез бик әйбәт кешедер?
«Әллә миннән көлүеме бу сукыр шайтанның?!» – дип уйлады кыз һәм ачу белән төтенен мул итеп тагын күршесенә таба өрде.
– Юк, мин шаярмыйм. Чынлап әйтүем.
Зарифә сигаретын чүплек савытына атты. Егетнең йөзе җитди, сүзләре дә чын күңелдән әйтелгәнгә охшый иде.
– Мин алай дип уйламыйм.
– Әгәр дә кәефегезне төшерсәм, гафу итә күрегез.
– Юк! Сез нәрсә!
– Чынлап та. Сез миңа әйбәт кеше кебек тоеласыз.
– Сез мине белмисез ич.
– Миннән кешеләр куркалар. Ә сез курыкмыйсыз, менә минем белән бер эскәмиядә утырасыз. Югыйсә әнә башка эскәмияләр дә буш бит.
– Бу минем эскәмиям!
Егет кызның әлеге сүзләреннән соң елмаеп куйды. Кыз исә үзенең ялгышын төзәтергә ашыкты:
– Мин һәрвакыт бу эскәмиядә утырырга яратам диюем.
– Миңа да ошый бу урын. Шулай да миннән курыкмавыгыз өчен рәхмәт...
– Нигә мин сездән куркырга тиеш ди әле?
– Гарип бит мин. Ә гарипләрдән барысы да курка. Гарипләр белән сөйләшергә дә куркалар.
Аның сүзләре Зарифәгә бер дә ошамады. «Мескенләнмә!» – дип уйлады ул.
– Минем язмыш шундый инде. Кыерсытты мине дөнья. Бу дөнья тигез түгел ул. Берәүләрне гарип ясый, кыерсыта.
«Нигә үз-үзеңне кимсетеп утырасың син? Шундый буй-сының бар, шундый кыяфәтең! Нигә мескенләнәсең?» – дип әйтмәкче иде кыз, әмма тыелып калды, чөнки егет чынлап та сукыр, дөм сукыр бит.
Кыз, саубуллашып, урыныннан кузгалды.
...Ишек кыңгыравы чылтырады. Зарифә, шунда гына үзенең ярым шәрә икәнлеген абайлап, кабалана-кабалана урындык башындагы халатын алып киде дә ишекне ачты. Почтальон ашыгыч телеграмма китергән. «Командировкага киләм. Иртәгә өйдә бул. Фрид», – диелгән иде телеграммада. Кыз исе китмәгән кыяфәттә генә аны өстәл өстенә ыргытты да янә халатын салып урындык артына ташлады.
Көн эссе. Кыздыра. Җил тагын тар тыкрыклар арасыннан гына килеп чыга да тупыл мамыкларын тузгытырга керешә. Урамда ап-ак буран.
Фрид... Альфрид... Аның белән узган ел диңгез буенда ял иткәндә танышканнар иде. Өйләнгән. Баласы бар. Башкалада яши. Зарифә беренче тапкыр күргәндә, алар паркта өчәү йөриләр иде. Альфрид, аның иптәше һәм Зарифәнең бүлмәдәш кызы Нина. Сөйләшеп киттеләр. Шул көнне бик озак паркта йөрделәр. Икенче көнне дә очраштылар, өченче көнне дә. Альфрид Зарифәне ресторанга чакырды. Ресторан ябылганчы утырдылар. Шул төнне Альфрид, Зарифәне күкрәгенә кысып: «Мин сине яратам!» – диде. Зарифә аның бу сүзләреннән кычкырып көлде. Аннары үзенең мондый сәер кыланышыннан аптырап калган егетнең муенына асылынды. Әле һаман көлә, калтырана-калтырана көлә иде. Белә кыз, сизеп тора, Альфрид хәзер: «Мин сиңа өйләнергә дә риза!» – диячәк, үзенең хатыны барлыгын да онытып нәкъ шулай диячәк. Теле белән нәрсә вәгъдә итә алса, һәммәсен дә әйтеп бетерәчәк. Бары кызны гына күндерсен. Мондый алымны яхшы белә кыз, ишеткән, күргән, башыннан кичергән. Әнә шуңа күрә дә көлә, ахрысы. Еласа, елау була инде. Еламас өчен, Альфридның күкрәген төя-төя: «Алдашасың бит!» – дип үксемәс өчен көлә. Сәер?! Көлү елауны да алыштыра алыр икән...
Кызның бу кыланышын Альфрид үзенчә аңлады һәм: «Фу, каһәр, әле ярый мин сиңа өйләнергә телим, синсез яши алмыйм димәгәнмен. Тел очына килгән иде бит инде. Андый вәгъдәләрсез дә уртак тел табып була икән ич!» – дип, чын күңеленнән куана-куана, кызның маңгаеннан, битләреннән үбәргә кереште. Бары бернәрсәдә генә ялгышмады ул: кыз аңа каршылык күрсәтмәде.
Ул көнне Зарифә соң гына кайтты. Иптәше Нина әле һаман күренми иде. Зарифә чишенеп урынына яткач кына кайтып керде ул. Шактый кәефле иде. Үзе бертуктаусыз сөйләнде:
– Ой, Зоя, күрсәң иде, төнлә диңгез шундый матур икән, шундый матур!
Зарифә сүзгә кушылмагач, тынды; утны сүндереп урынына барып ятты. Беркавымнан Нина, пышылдап кына:
– Зоя, – дип эндәште.
Зарифә йокламый иде.
– Зоя, Зоя, дим. Син шундый чибәр, матур. Синең бар җирең дә килгән. Нигә син теләсә кем белән чуаласың, ә? Ачуланма миңа, мин белергә телим.
– Менә чуалам әле.
– Аңламыйм мин сине, Зоя. Менә мин инде ямьсез, килешле буй-сыным да юк, төс-кыяфәтем дә чамалы гына. Миңа берәүнең дә чын күңеленнән: «Мин сине яратам!» – дигәне булмады. Булмаслыгын да беләм. Гомергә кияүгә дә чыгачагым юк. Үземә ошаган берәрсен очратып бала табармын да шуның белән юанып яшәрмен. Ә син... син бит бүтән...
Зарифә аңа каршы: «Миңа бу турыда уйларга соң инде», – дияргә теләгән иде, теле әйләнмәде – әйтмәде.
...Кыз, урамнан ишетелгән гармун тавышын тыңлый-тыңлый, көзге каршында керфек-кашын буйый. Гармун тавышы ишетелми башласа, тиз генә барып тәрәзәне ача. Өйгә тупыл мамыклары очып керә. Кыз тәрәзәне кире ябып куя. Гармун тавышы тынгач, аның көзге янына кабат барасы килми. Көзгедән карамаса да, матурлыгының пыскып сүнеп барганын белә бит. Күз төбендәге вак сызыкларны хәзер берничек тә, үтүкләп тә бетереп, юкка чыгарып булмый. Гүзәлләрнең гүзәле иде ул заманында. Артыннан өерләре белән егетләр йөрде, һай, ул егетләр нинди генә мактау сүзләре әйтмиләр иде Зарифәгә.
– Зарифә, бик матур бит син! Минем синдәй чибәр кызны күргәнем юк иде әле!
– Зарифә, бит очыңдагы әнә шул миңеңнән бер үбеп алсам, үлсәм дә үкенмәс идем, билләһи!
– Зарифә, матурлыкка матур син үзең. Ну мин сиңа өйләнмәс идем түлке. Матур хатыннар зиначы була алар.
Зарифә тәрәзә яныннан китте дә урындык артыннан халатын суырып алды һәм, караваттагы мендәрләр өстенә капланып, үксеп-үксеп, сулкылдый-сулкылдый еларга кереште.
...Эссе. Кыздыра. Агач күләгәсендәге эскәмиядә рәхәт.
Зарифә, сумкасыннан сигарет алып, нечкә озын бармаклары арасында бераз әвәләнгәннән соң, кабызырга яхшысынмыйча, чүплек савытына ташлады.
– Исәнмесез, – диде янәшәсендә утырган сукыр егет.
– Исәнмесез. Таныдыгызмы?
– Сезне шундук таныйм мин.
Беркавым тын гына утырдылар.
– Сез мине кызганмыйсызмы?
– ...
– Нигә дәшмисез?
– Нишләп алай дисез?
– Чөнки мине бар кеше дә кызгана. Унбиш ел буе кызганалар инде.
– Сез тумыштан ук...
– Юк, тумыштан ук түгел. Егерме биш яшьтә күзсез калдым.
– ...
– Сез мине кызганмагыз, яме.
– ...
– Сезнең исемегез ничек?
– Зарифә.
– Матур исем. Мин Әнвәр. Миңа «син» дип дәшегез.
– Миңа да.
Зарифә егетнең йөзенә күтәрелеп карады. Әгәр дә алдан белмәсәң яки күзләренә текәлеп карамасаң, егетне һич тә сукырдыр дип әйтеп булмый. Зарифә Әнвәргә якынрак килеп утырды. Егетнең битләреннән сыйпыйсы, башын алдына салып, куе коңгырт чәчләреннән иркәлисе килеп китте.
– Син бәхетлеме, Зарифә?
– Белмим. Ә син?
Егет көлеп җибәрде. Кыз курка калды, кып-кызыл булып чыкты. Гаҗәп, инде күптән бит очларының кызышканын тойганы юк иде.
– Рәхмәт сиңа, Зарифә. Моңарчы миннән берәүнең дә: «Син бәхетлеме?» – дип сораганы булмады. Үзләре күреп торалар бит. Гарип кеше ничек бәхетле булсын. Мине кызганалар гына. Мин үзем дә кешеләрнең мине кызгануларын телим, шуңа ияләнеп беттем инде.
«Юк, юк! Син кызганыч түгел! Үзеңне кызгануларына күнегергә, ияләшергә ярамый сиңа! Син кызганыч түгел! Минем сине кызганасым килми».
– Син мине кызгана күрмә яме, Зарифә. Тиздән миңа операция ясаячаклар. Врач әйтте, син күрәчәксең, диде. Мин дәваланачакмын.
– Син гармунда бик матур уйныйсың.
Әнвәр кызга таба борылды.
– Шыгырдаткан булам инде.
– Юк, матур уйныйсың.
– Уйнаганда тыңлаучы булганда гына матур килеп чыга көй.
– Синең уйнавыңны бар кеше дә тыңлый.
– Тыңламыйлар. Тыңласалар, мине кызганып елыйлар, шуңа күрә тыңламыйлар. Елыйсылары килми.
– Тагынмы?
– Юк, юк, бетте.
– Берәү дә тыңламыймы, матур уйныйсың дип, беркемнең дә әйткәне юкмыни?
– Берәү тыңлый.
– Кем?
– Син.
– ...
– Мин синең тыңлаганыңны сизәм. Шуңа күрә тырышып уйныйм. Элек алай тырышканым юк иде.
«Фу! Бу да нәкъ башкалар ише икән. Гариплеген белми, кармак салып маташкан була тагы!»
Үзенә комплимент әйтүне, үзен мактауны «кармак салу» дип кабул итәргә гадәтләнеп беткән иде кыз. Шуннан соң гел кәефе төшә иде. Бүген алай булмады тагын. Акылы гадәтләнгәнчә шул рәвешле уйласа да, күңеле тыпырчынып куйды. Күңел түрендә үк нәни кош баласы яралып килгәндәй тоелды.
– Минем магнитофонда матур көйләр бар. Теләсәң, әйдә, тыңлыйбыз.
– Минем белән бергә урамнан барырга курыкмыйсыңмы соң?
Кызның ачуы кузгалды.
– Нигә һаман саен мескенләнәсең син? Нигә үзеңне башкалардан аерып куясың! Сукыр дигәч тә...
Соңгы сүзләре кыз авызыннан ялгыш ычкынды. Ул шуны аңлап, телен тешләде, уңайсызланып калды. Егет шаркылдап көлеп җибәрде:
– Киттек, киттек! Барам!
Аларның култыклашып барганын күрүчеләр булса да, сүз кушарга кыючылар табылмады.
Өйгә керүгә, Зарифә магнитофонны кабызды. Аннан көй агылды. Ул көй әүвәл дулкын-дулкын булып тибрәнде, аннары кышкы буран кебек бөтерелде, өстәлдәге чынаякларны зыңгылдатып үтте, аннан соң пәрдә кашагаларын селкетте, караватта бөгәрләнеп яткан мәче баласының да йоныннан сыйпап китте, стенага эленгән артист-җырчыларның рәсемнәрен кыштырдатты, һәм ул көй егет белән кызның да күңелләрен иркәләде. Тәрәзә алдында очып йөргән тупыл мамыкларына да барып иреште ул, ак күбәләк мамыклар кинәт кенә хәл кергәндәй бөтерелергә, биергә керештеләр.
Зарифә, чаршау артына кереп, күлмәген салды да ишек катындагы кадакта эленеп торган халатына үрелде. Ләкин кияргә ашыкмады, шулай ярым шәрә килеш чаршау артыннан чыгып, егет каршында бөтереләсе, оча-оча биисе, әйләнәсе-тулганасы килеп китте. Бу уйларыннан кызның йөзенә тагын кызыллык йөгерде. Ул, ашыга-ашыга, халатын кияргә теләде һәм шулвакыт чак кына кычкырып җибәрмәде: ул онытылып китеп кырыйга чыккан, гәүдәсен чаршау капламый иде. Сукыр егет, йотлыгып, аңа карап тора кебек тоелды. Кыз янә чаршау артына яшеренеп халатын киеп куйды.
– Бик тә гүзәлдер син!
Зарифә сискәнеп китте. «Әйе, кайчандыр гүзәл идем шул», – диясе килде.
– Юк, чынлап та гүзәл әле син!
– Син... син күрмисең бит? Син күрәсеңмени?
– Юк, ишетәм. Мин синең матурлыгыңны ишетәм. Күлмәгеңне салганда, хәрәкәтләрең аша ишеттем. Халатыңны кигәндә, син тагын да гүзәлрәк булып ишетелдең. Яшәреп киттең, оялчан бер кызга охшап калдың.
– Матурлыкны ишетеп буламыни аны?
– Була.
– Мин әле һаман да матурмыни?
– Бик.
– Сәер кеше син.
– Юк, сукыр мин. Гап-гади бер сукыр. Гарип, имгәк мин.
– Мескенләнмә! Ник сүз саен «мин сукыр, мин гарип» дип кабатлыйсың соң? Күргән кеше ниндилегеңне үзе күрер. Мескенләнергә хакың юк синең! Берәүдән дә ким түгел син! Мескенләнмә! Сукыр дигәч тә...
Егет елмаеп куйды, йөзләре балкып китте.
– Ярый, кузгалыйм. Сау булып тор.
– Хуш. Ачуланып китмә.
Ярты сәгатьләп вакыт үттеме икән, яңадан ишек кыңгыравы чылтырады. Кыз әле һаман тынычланып җитмәгән иде. Кыңгырау тавышын ишеткәч, тиз генә торып, караватын рәтләп куйды да ишек ачарга китте. Ишектә Зарифәнең танышы Мансур иде.
– Әллә көпә-көндез йоклап ятасың инде, – диде Мансур.
Ул бусаганы атлап керде дә үз артыннан ишекне бикләп куйды һәм, Зарифәнең биленә кулын салып, аны үзенә тартты.
– Их, сагындым үзеңне!
– Кит әле, кит, ябышма, җибәр, – дип, кыз читкә таба тартылды.
– Абау, нинди чебен тешләде сине, Зарифәттәй!
– Әйтмә миңа «Зарифәттәй» дип. Әйтмә, мыскыл итмә!
Мансур салмыш иде. Зарифәгә таба якынлашып:
– Кем диим соң? Сеңел дииммени?
– Кит, нинди сеңел булыйм мин сиңа? Синнән унбиш яшькә өлкәнрәк мин, беләсеңме, унбиш яшькә!
– Беләм, ник белмим. Өлкән булсаң соң, яратам бит мин сине. Я-ра-там!.. Мәхәббәткә м... мишәйт итми. Илле яшькә өлкән булсаң да яратам мин сине.
Зарифә ишек яңагына килеп сөялде.
– Мансур, тозсызланма. Кәефем юк минем бүген. Бар, кит, калдыр мине. Бәйләнмә!
– Бәй! Якшәмбе көнне дә күрешмәгәч, кайчан күрим ди мин сине?
Мансур Зарифәне кочып алды да кулларына күтәрде һәм алпан-тилпән атлап караватка таба китте. Зарифә куллары белән егетнең күкрәген төйде.
– Җибәр, җибәр мине! Кит, кит, чыгып кит!
– Ярар инде, ярар, бала-чага булма, беренче мәртәбә түгел бит.
Ул кызны караватка салды да костюмын идәнгә ыргытты һәм, тырыша-тырыша, Зарифәне үбәргә үрелде.
– Фу! Аракы мичкәсенә төштеңме әллә син! Җибәр!
Шулчак урамда гармун тавышы ишетелде. Зарифә тиз генә сикереп торды да почмактагы урындыкны алып идәннән торып маташкан Мансур өстенә күтәрде.
– Чыгып кит! Югыйсә...
Мансур аягына торып басты, баягыдан да катырак чайкалып, аңа таба килә башлады. Үзе:
– Сук, бәр. Мәхәббәтем хакына корбан булырга да могу мин,– дип мыгырданды.
Ярсыган Зарифә, урындыкны Мансурның аяк астына ташлап, җәһәт кенә тәрәзә янына сикерде һәм тәрәзәне ачып җибәрде.
– Кит, дим! Сикерәм!
Ачык тәрәзәдән өйгә тупыл мамыклары очып керә башлады.
Мансур айнып киткәндәй булды. Ул әле тәрәзә төбенә менеп баскан кызга, әле идәндә аунап яткан костюмына таба карап алды да, борылып, ишеккә таба китте. Чыгып барышлый кулына костюмын тотты.
– Төш аннан, төш. Чыгам, китәм! – дип сөйләнә-сөйләнә костюмын өстенә киде һәм, түш кесәсеннән бер уч «өчлек»ләр, «бишлек»ләр чыгарып, өстәлгә ташлады.
– Менә ал, мин бит бушка түгел. Болары теге килгәннәрем өчен булсын.
Зарифә, башы әйләнеп, чак кына тәрәзә төбеннән асфальтка егылып төшмичә калды.
– Югал күземнән! – дип кычкырды ул, гарьләнеп, һәм, йөгереп барып, ишекне ачты да әле һаман да өметләнеп торган Мансурны этеп-төртеп чыгарды. Аннары өстәлдәге акчаларны җыеп алды һәм тәрәзәдән урамга ташлады. Кәгазь акчалар тупыл мамыклары белән бергә тирбәлә-тирбәлә җилдә очып киттеләр.
Өйгә мамык кереп тулса тулды, урамда гармун тавышы тынганчы тәрәзәсен япмады Зарифә. Караватка капланып үксергә кереште. Чәчләрен тупыл мамыклары сарып алды. Мәче баласы, ишекле-түрле чабып, мамыклар белән уйнады.
* * *
Көне эссе. Кояш көйдерә генә. Зарифә тәрәзәләрен ачып, челтәр корып куйды да идәнне юып чыгарды.
Бүген Альфрид киләчәк. Командировкага, дигән. Бөтенләйгә дип килүе түгелме икән?..
Кыз урындыкка килеп утырды һәм, челтәр аша урамда очкан мамыкларны күрергә теләгәндәй, тәрәзәгә төбәлде. Аннары капылт кына нидер исенә төшкән кебек сикереп торды да, халатын салып атып, күлмәген киде. Көзге янына килеп басты. Альфрид килгәнче, өйдән чыгып китәргә уйлады.
Җыенып беттем дигәндә генә, ишек кыңгыравы чылтырады. Ачса, ишек төбендә кулына чемодан тоткан Альфрид басып тора. Зарифәне күрүгә ул, чемоданын куеп, аңа кулларын сузды. Зарифә аны читкә этәрде.
– Мин ашыгам, кит, Альфрид.
Ул тиз генә ишек катындагы кечкенә сумкасын эләктерде дә әле һаман да ишек төбендә басып торган Альфридка игътибар итмичә генә йозакны бикләде.
– Нәрсә булды сиңа, Зарифә? Синме соң бу?
– Мин, мин. Сукыр түгелдер бит син, күрмисеңмени? Командировкага килгән кешеләр өчен бездә гостиница бар. Шунда гына урнаш инде син.
– Ә син кая барасың?
– Барам әле.
Зарифә баскычтан аска таба йөгерде. Сукмакка түшәлгән тупыл мамыклары, кызның җил-җил адымнарыннан тузгый-тузгый, өскә күтәрелделәр, Зарифәнең күлмәгенә, чәчләренә сарылдылар.
Каршысына очраган кешеләр, танышлары да, таныш түгелләре дә кызның кая ашыкканын белмиләр, күрмиләр. Бертуктаусыз чәчләренә сарылган, битенә сугылып бимазалаган тупыл мамыклары да сукыр, кешеләр дә сукыр, бар дөнья Зарифә атлы кыз өчен дөм сукыр! Гүя барысын да дәваларга, һәммәсенең дә күзләрен ачарга кирәк...