рәсми сайт

Күкеле сәгать

«Имеш, җәйнең нәкъ уртасында төнге уникедә абага чәчәк ата икән. Кара урманга барып, шуны табып авызыңа капсаң, кеше күзенә күренмисең икән...»

Марат китапны ачып әкиятнең ике генә җөмләсен укырга өлгерде, сеңлесе Ләйсән тагын чәрелди башлады. Марат башта аның елавына игътибар итмәскә уйлаган иде, тик кухня якта кайнашкан әнисенең уклавы шап итеп идәнгә төшкәнне ишеткәч, китабын бер кырыйга этеп, урындыгыннан сикереп төште дә Ләйсән янына килде.

– Тагын нигә авызыңны сузасың инде? – диде ул һәм идәнгә чүгәләде, аннары, әнисенә охшатырга тырышып: – Бер дә балавыз сыкмыйча гына тора алмый, ахры, бу бала! – дип, сеңлесен әрли-әрли, ишелгән шакмакларны тезәргә кереште. Сеңлесе «әйем» дип, кулларын селтәп алды:

– Әйем, алай итмә, – диде ул.

– Алайса, нишләп елыйсың?

Ләйсән идәндә яткан курчагына төртеп күрсәтте:

– Әнә Алсу Лилия белән уйнамыйм, ди. – Ул күзләрен мөлдерәтеп абыйсына карады. «Әйт әле шул Алсуга, Лилия белән уйнасын», – ди иде аның карашы.

– Уйнар, уйнар, нишләп уйнамасын, уйната белмисеңдер әле.

– Уйната беләм, беләм, – дип үз киресен тукыды Ләйсән. – Мин аны Лилия янына бастылып куям да юли егылып китә, мин бастылып куям да егылып китә.

Марат, Алсуны кулына алып әйләндерә-әйләндерә караганнан соң, аның бер аягы кәкрәйгәнне күреп, тартып турайтты да Лилия янына бастырды.

– Менә тора бит.

– Кәзел тола инде.

Марат аягына торып басты.

– Бүтән еламыйсыңмы соң? Булдымы?

Кыз, абыйсы белән килешкәнен аңлатып, башын какты да:

– Еламыйм, булды, – дип, янә курчаклары белән мәш килә башлады.

Малай, әнисенең кухня якта таба чыжлаткан тавышын тың­лый-тыңлый, кабат өстәл янына китте. Әнисе янына барып берәр кабартма эләктерсә дә яхшы булыр иде булуын. Әнә тәмле кабартма исе бөтен өйгә таралган. Тик әнисе андый чакта аяк астында чуалып йөргәнне яратмый шул. Бая сеңлесе кайнар табага бармагын пешерде инде. Ул кабартмаларны алар, әтиләре эштән кайткач, барысы бергә табын янына утырып ашаячаклар.

Малай яңадан әкият укырга кереште. Абаганың чәчәген тел астына салсаң, имеш, күренмәс кешегә әйләнәсе, ди. Ул төшен укыды инде. Абага чәчәген тел астына салып, кеше күзенә күренми башлагач, үзең барысын да күрәсеңме икән соң? Аннары өстендәге киемнәрең дә кеше күзенә күренмиме икән? Әгәр дә Марат шул абага чәчәген тапсамы, иң беренче эш итеп күрше урамда яшәгән җәлпәк борынлы Наил янына сиздермичә генә килер иде дә аның шул борынын туйганчы кысар иде. Әй чәбәләнер иде соң аннан Наилең! Башка масаеп та йөрмәс иде. Дөрес, посёлок кырыендагы күлгә алар коенырга өчесе бергә йөриләр йөрүен. Аннары автобуска утырасы килсә дә, хәзер Марат янына килеп җитә ул. Маратның әтисе автобус йөртә бит. Алар посёлогыннан шәһәргә кешеләр ташый ул. Кайчакта Марат белән аның дусларын да утырта. Менә шундый чакта Наилең дә майлап куйган шикелле. Хәер, ничек кенә булса да барыбер, абага чәчәген тапса, иң беренче эш итеп Наилнең җәлпәк борынын кысар иде Марат. Башка масаеп йөрмәскә яхшы булыр.

Кухня якта май чыж-чыж килә. Әнисе кайнар майга яңа кабартмалар салды бугай. Шуның артыннан ук өйгә тагын тәмле ис тарала, борыннарны кытыклый ул, авыздан сулар китерә. Хәзер әтисе кайтса ашый да башларлар инде. Бәйрәм көн бүген, әниләр бәйрәме. Әтисе кичә, әнисенә бүләккә дип, матур ваза да алып кайтты. Сырлы-сырлы бәллүр ваза. Чәй кашыгы белән суксаң да, тырнак очы белән чиртсәң дә чың итеп тора. Маратның сервант өстендә торган бәллүр вазаны алып, аны сыйпап, сыпырып карыйсы, тагын бер генә мәртәбә булса да чиртеп зыңгылдатасы килде. Юк шул, әтисенең бүләге, төшереп ватса, әнисенең уклау таягы кул астында гына. Әнисенә үзе дә бүләк әзерләп бирде ул. Шома, каты кәгазьгә төсле карандашлар белән күп итеп чәчәкләр ясады һәм астына «әниемә» дип язып куйды.

Кухня якта тагын таба чыжлады, тәмле ис янә бөтен өйгә таралды.

Тик әтисе генә һаман күренми дә күренми. Гадәттә, әтисе эштән кайтыр алдыннан, әнисе аны каршы алырга да җибәргәли иде. Марат тукталышта әтисенең автобусын көтеп тора да, аңа утырып соңгы рейска барып кайткач, автобусны гаражга куйганнан соң, икесе бергә өйгә кайталар. Кайвакытта әтисе малайны тукталыштан ук кайтарып җибәрә, гаражда эшем күп, мин соңрак кайтырмын, ди.

Малай әкиятне тагын бераз гына укыды да, китабын ябып, өстәл уртасына этеп куйды. Әтисе кайткач укып күрсәтер әле. Андый гына әкиятләрне яттан да белә ул.

Сеңлесе тыныч кына утыра. Бармагын пешергәч, кухня якка да чыгасы килми, елап абыйсын да борчымый. Курчаклары белән ниндидер телдә мыдыр-мыдыр сөйләшә, ачуланып та ала.

Марат кухня якка чыкты да урындык башындагы курткасына үрелде һәм, әнисенә ишеттерерлек итеп кенә:

– Әни, мин әтине каршы алырга барам, – диде.

Әнисе, эшеннән аерылып, башын күтәрде. Эсседәндер инде, аның бит алмалары алсуланып тора, маңгаена аз гына корым да тигән.

– Эш сәгате бетә инде, хәзер әтиең үзе дә кайтып җитәр, чыгып йөрмә, улым, – диде ул, аннары беләген битенә тигезеп алды. Бер бит алмасында тагын нечкә генә сызык булып корым юлы калды.

– Урамга чыгып көтеп торам мин әтине, яме, әни?

– Ярый, бар, ерак китмә, – дип, әнисе янә үз эшенә ке­реште.

Әгәр өйдә тәмле кабартма пешмәсә, шундый көндә Марат өйдә утырыр идемени! Көннең матурлыгы! Урам буйлап аккан гөрләвекләрнең челтерәве ишегалдына кадәр ишетелә. Ян бакчада чыпчыклар чыр-чу килә. Җәй көне булса, ул чыпчыкларның тавышына колак та салып тормас иде Марат – туйдырып бетерә алар. Тик менә хәзер озын, салкын кыштан соң андый авазлар күңелгә тансыкмы, әллә яз көне чыпчыклары шулай матур чыркылдаша инде.

Марат, көчәнә-көчәнә, авыр, зур капканы ачты да урамга чыкты. И шул гомергә тикле майлы кабартмага кызыгып өйдә утырмаса соң! Наил белән Айдар урам уртасыннан аккан гөрләвектә көймә агызып уйныйлар. Марат, әти күренмиме икән дип, гаражлар ягына күз салып алды да малайлар янына ашыкты.

Наил белән Айдар өянке кайрысыннан кечкенә көймәләр эшләгәннәр һәм тырыша-тырыша шуларны ярыштырып маташалар иде. Наил монда да хәрәмләшкән – аның көймәсе аккан гөрләвек киңрәк, Айдарның көймәсе исә, бәрелә-сугыла, тар канаудан ага. Икесенең дә кулларында тал чыбыгы, терәлеп калган көймәләренә шуның белән төртеп-төртеп алалар. Наилнең бер кулында кайры кисәге. Аны пәке белән юнып очлап җибәрсәң, тагы бер көймә килеп чыгачак. Марат алар янына килеп җитүгә, Наил әлеге кайрысын аңа сузды.

– Мә, син дә көймә яса.

Марат, моңарчы саранлыгы белән даны чыккан малайга бик үк ышанасы килмичә, алыргамы, юкмы икән дип икеләнебрәк калды. Бир дип кулыңны сузсаң, кире тартып алып, тешләрен ыржайтып көләргә дә күп сорамас ул. Айдар, Маратның икеләнеп торуын күреп, кесәсеннән ике япьле кечкенә пәке алды да аңа сузды.

– Мә, очлап җибәр дә өч көймәне узыштырырбыз, – диде ул, «мин чынлап әйтәм» дигән кыяфәттә, Маратка карап. Аннары куртка җиңе белән йомшара башлаган борынын сөртеп куйды.

Марат Наилдән кайры кисәген, Айдардан пәкесен алып, үзенә көймә ясарга кереште. Кайры үзе дә көймә кебек озынча иде. Бары тик башын гына юнып җибәрергә кирәк. Бераз азаплангач, көймә ясалып та бетте. Марат аны гөрләвеккә төшерде. Тик Наил үз көймәсен кулына алды. Айдар да канаудагы көймәсен чыбыгы белән кар өстенә тартып чыгарды. Марат «Әллә сез уйнамыйсызмы?» дигән кыяфәт белән малайларга карады. Малайларның күзләрендә ниндидер сер бар кебек иде. Марат ни дип тә уйларга белмичә, үзенең агып киткән көймәсе артыннан күзәтте. Наил, ниндидер гаебе бар кеше сыман кыяр-кыймас кына:

– Марат, синең әтиең Сафурага кереп китте, – диде.

«Тагы үчекләргә кереште бу җәлпәк борын!» Марат шулай дип уйлап, «Ялганлый бит ул, әйеме? Чын дөресен син әйт» дигән сурәттә Айдарга карады. «Әйт инде, үчекли ул, диген, үзенең әтисе аларны ташлап киткәч, башкаларның әтиләре булганга кызыга, юри әйтә ул аны, диген. Әйт инде, шулай диген... Әйт инде...»

Ләкин Айдар дустының ни теләгәнен аңламадымы, әллә чынлап та Наилнең сүзләре хак идеме – Маратка күтәрелеп тә карамыйча, башын түбән иеп, кулындагы чыбыгы белән кар өстендә яткан кайры көймәсен әле болай, әле тегеләй әйләндерде.

Күршеләрендә генә очраган саен котыртып, теңкәгә тия торган бер абый бар. Рифкать исемле. «Әтиеңне марҗалар алып кит­кән, акча бирсәң, марҗа әтиеңне җибәрәм, ди икән. Бар, йөгер тиз­рәк, әниеңнән акча сора!» – дип үчекләп күзеңне ачырмый ин­де. Беркөнне Наил белән икесе, Рифкатьнең эштән кайтканын сагалап торып, аны алдавыч бәкегә төшерделәр. Ә үзләре чаттан карап тордылар. Күп телеңә салынсаң, тагын да тирәнрәк алдавыч ясарбыз әле дип, бармак янадылар шулчакта Рифкатькә. «Һе, хәзер менә Наил үзе, Рифкатьтән күреп котыртмакчы була», – дип уйлады малай.

Наиле үчекләвен дәвам итәр, әтиең бүтән сезгә кайтмый инде, син дә минем кебек әтисез калдың дип, телен шомартыр дип көткән иде ул. Алай-болай канына тоз салырга керешсә, җәлпәк борынына күз салып, йодрыкларын да әзерләп куйган иде. Кулындагы көймәсен ул йөгереп аккан гөрләвеккә куйды да агызып җибәрде, артыннан да бармады. Аннары, тезенә куеп, кулындагы тал чыбыгын урталай сындырды һәм, Марат ягына карамыйча гына:

– Әйдә, Сафураны кызык итәбез, – дип куйды. Айдар да кар өстендә яткан көймәсен канауга төртеп төшергән иде.

– Ничек? – диде ул, Наилгә таба карап.

– Тәрәзәсенә таш бәрәбез!

– Әти барыбер өйгә кайта ул. Сафурада калмый.

Наил, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым дигәндәй, иңбашларын сикертеп куйды. Әмма малайның тел очында тагын ниндидер сүзе бар иде әле. Әйтмәсә дә, күзләреннән, кыланышыннан сизелеп тора. Һәм ул берьюлы ташып чыкты:

– Әнә минем әти кайтмады. Әни әйткән иде, безне куркыта гына ул, сыер да ашаган җиренә кайта, кайтыр әле, дигән иде. Беләсең килсә, кайту түгел, хат та язмый. Исендә дә юк. Сафураның тәрәзәсен ватмасак, синең әтиеңне дә җибәрми ул.

Марат бар көченә кизәнеп кулындагы көймәсен читкә ыргытты да, янә бер мәртәбә лыш итеп борынын тартып куйганнан соң, ачу белән:

– Мин сине әтинең автобусына утыртып йөртмим! – диде. Айдар кулындагы тал чыбыгын кырыйга ыргытты.

– Әтиеңне Сафура җибәрмәсә? Өегезгә кайтмаса?.. – диде ул, чак кына ишетелерлек итеп.

– Әйттем бит мин сиңа. Әйдә, тәрәзәсенә таш бәрәбез!

– Әйдә, алайса, – диде Марат Наилгә каршы, күзенә килеп бөялгән яшьләрен көч-хәл белән тыеп.

Ташны әллә кайдан барып эзләп йөрисе юк иде. Әнә генә ул, кибет артында күче белән өелеп тора. Малайлар, бердәм сүз куешкандай, туп-туры шунда таба киттеләр.

– Ул Сафураны беләм мин. Шәһәр кибетендә эшли. Кибетенә дә кергәнем бар, морожный саталар анда, – дип сөйләнде Наил.

Шулчак Айдар иптәшләренә таба карап алды:

– Өч тәрәзәсен дә ватабызмы, әллә берсен генәме?

Марат:

– Бөтенесен дә! – диде.

Наил:

– Башта берсен генә ватыйк, – дип куйды.

Посёлокның үзәк урамындагы таш кибеттән бераз арырак киткәч, аралары бер-берсеннән әллә ни ерак булмаган өч тык­рык бар. Посёлок халкы телендә дә ул «Өч тыкрык» дип атала. Сафураның өе икенче тыкрыкта урнашкан, кибет ягыннан санаганда өченче йорт. Шушы тыкрыктан посёлокның малай-шалае һәм кыз-кыркыны җәй көне тау астындагы күлгә су коенырга йөри.

Яз кояшында эреп юкарган карны таш өеме өстеннән аягы белән генә этәреп, Наил кулына кечерәк ике таш алды һәм аларны куртка кесәсенә салды. Иптәшләренә дә шундый ук күрсәтмә бирде.

– Ташны кесәгезгә яшерегез. Өчебез берьюлы тондырабыз да күлгә таба йөгерәбез.

Наилнең ашыктыруына да карамастан, Айдар үзенең ташларын бик озак сайлап маташты. Берәм-берәм кулына алып карады да кире өемгә ыргытты.Кайсы авыр, зур, кесәгә сыймый, кайберләре артык кечкенә. Ниһаять, кулай таш табылды бугай. Ул да ташны кесәсенә салды.

Марат сайлап-нитеп тормады, беренче күзенә күренгән ике ташны кулына тотты. Дөресен генә әйткәндә, Сафураның тәрәзәсен ватарга бик ашкынып та тормый ул. Бәлки, әтисе анда йомыш белән генә кергәндер, кире чыгар да өйгә кайтыр, анда калмас ул. Әмма малайлар алдында сынатасы да килмәде, бигрәк тә гарьлегенә түзәр әмәл юк иде. Әйтерләр дуслары аннары, сиңа әти кирәкми икән, диярләр.

Айдар исә бу минутта үзенчә уйлый иде: «Сафураның тәрәзәсен ватсак, аннары аңа кем пыяла куеп бирер соң? Ул апа ялгызы гына яши бит. Аннары Наил белән Марат уйлаганча ук начар апа да түгел ул. Әллә нинди генә апа ул шунда, посёлоктагы башка апаларга охшамаган. Очраганда баштан сыйпамыйча йә «наныем» дип бер кочаклап үпмичә җибәрми инде. Сулышы кайнар, пешерә, битне яндырып алган кебек. Конфетны да кызганып тормый ул, күргән саен, уч тутырып бирә. Тик менә Маратның әтисен генә үзенә алмаса ярый инде...»

– Сафураның тәрәзәсен ватсак, аны кем куеп бирер соң?

Наил дә, Марат та, аптырашып, Айдарга карадылар. Анысы сиңа нәрсәгә, янәсе? Син ватуыңны гына бел, без үч кенә алыйк.

Шулчак Марат кесәләрендәге ташларны алып читкә ыргытты.

– Таптым мин, – диде ул.

– Нәрсә?

– Ничек?

– Аның, аның, Сафураның капкасында ак чәчәк бар бит. Менә шуны пычракка буйыйбыз. Ә?

Чыннан да, Сафураның капка уртасында зур ак чәчәк бар шул. Агачтан эшләнгән ул, аннары буяуга буялган. Яшел төстәге капкада әллә каян чекерәеп, аермачык булып күренеп тора. Күрше-тирәдә андый бизәкле-чәчәкле башка капка юк.

Айдар, Наилгә таба күз салып алганнан соң, акрын гына кесәсендәге ташларны аяк астына ташлады. Наилнең күңелен дә ниндидер шик кимерергә керешкән идеме, ул да карышып маташмады, шундук иптәшләре белән ризалашты – ташларны җиргә ыргытты.

Капкадагы чәчәкне генә буярлык пычракны теләсә каян табып була. Әнә автобус тукталышында күпме кирәк, шулкадәр бар! Малайлар шундук, буш консервы савыты юнәтеп, пычракны кырып та алдылар. Урамда кеше-кара күренми. Сафура йорты тирәсендә дә тыныч. Әмма Марат өй янына ук бармады, әтисе чыгар дип курыкты. Наил белән Айдар, капка янына килеп, пычракны учлап ала-ала чәчәкне буяп та чыктылар. Бераз читтәрәк басып торган Маратның күзләренә яшь килеп тыгылды. «Тәрәзәсен ватарга ие аның, бер тәрәзәсен дә калдырмаска ие», – дип пышылдады ул үзалдына һәм, елап җибәрмәс өчен күзләрен йомып торды, аннары юешләнгән керфекләрен кул аркасы белән сөртеп алды. «Әтине җибәрмәсә, мин аның тәрәзәсен вату гына түгел, мунчасына да ут төртәм әле. Иманын укытам барыбер!.. Мин аны... әле... Күреп торсын менә... Мин аны!..»

Чәчәкнең «эшен» бетерүгә, Наил белән Айдар марат янына таба йөгерделәр. Тик шулчак Айдар сөрлегеп китте дә юл уртасыннан аккан гөрләвеккә йөзтүбән капланды, аның үкчәсенә үк бастырып килгән Наил, юлда аркылы яткан дустына чалынып, тагын да арырак очты һәм җыелып торган күлдәвеккә барып төште. Әмма икесе дә шундук сикереп тордылар да янә чаба башладылар. Марат та аларга иярде. Шул рәвешле, кибет янына хәтле йөгерделәр. Анда бераз хәл алдылар. Икесенең дә киемнәре манма су иде. Наил, читтән булса да, Сафураның капкасын карап килик, дигән иде. Әмма Айдар өйләренә таба борылды.

– Әйдә, син дә кайт, – диде ул Наилгә. – Салкын тисә, тамагыңа бака чыга.

Наил берсүзсез аның артыннан иярде.

– Әтиеңне җибәрмәсә, икенче тапкыр тәрәзәсен дә ватарбыз әле, – диде ул, Маратка таба борылып. Марат, ризалыгын белдереп, башын селкеде. – Эһе, ватарбыз. Әти кайтса, иртәгә автобуска утырып йөрербез, яме, – диде ул үз чиратында һәм күңелсез генә өйләренә таба борылды. «Их, теге абага чәчәген тапсаммы, сиздермичә генә өенә кереп, Сафураның кирәген бирер идем дә!» – дип, үз-үзен юатты малай. Туктале, әгәр кеше күзенә күренми торганга әйләнсә, ничек итеп үч алыр иде соң ул аннан? Беләген чеметер идеме? Әллә... әллә аягын чалып егар идеме? Ә чәченнән тартса?! Сафураның чәче озынмы, кыскамы әле? Озын, озын шул аның чәче! Бик якыннан күрде ул аны, тотып та карамакчы иде. Кая күрде әле? Автобуста. Әйе, әйе, автобуста, әтисенең автобусында күрде ич...

Марат боларның барысын да исенә төшерде. Беркөнне, әтисенә сиздермичә генә, тукталыштагы автобусның арткы ишегеннән кереп утырган иде ул. Юри кызык өчен алгы ишектән кермәде. Автобуста кеше әллә ни күп түгел иде. Марат иң алдагы буш утыргычка килеп чүмәште дә, бу хәйләсен­нән үзенең дә күңеле булып, эченнән генә шатланып көлеп барды. Шәһәргә килеп җиткәч кенә, әтисенең күзенә күренәчәк ул. И аптырасын әле, каян килеп чыктың син, ташбаш, дип гаҗәпләнсен.

Автобус тукталыш саен йә кешеләрне төшереп, йә утырта-утырта шәһәргә таба элдерә. Әтисе микрофонга һәр тукталышның да исемен әйтеп бара, урамга чыккач ашыкмаска, каударланмаска киңәш бирә. Әтисенең тавышы ишетелгән саен, Марат пассажирларга борылып-борылып карый. Янәсе, минем әти әйтә моны, автобусны минем әти йөртә.

Менә тагын бер тукталыш. Марат автобусның уң як маңгаена куелган уч төбе хәтле генә көзгедән әтисен күзәтә. Әллә Маратны күреп алды инде – елмая. Юк ла, күрмәгән, күрсә, хәзер үк үз янына дәшәр иде.

Тукталышта кергән пассажирлар буш урыннарны күреп, абына-сөртенә, шунда ашыктылар. Менә кулына кечерәк кенә сумка тоткан бер апа утырырга теләмичә алга барып басты. Әтисе аңа сүз кушты:

– Каян болай, эштәнме?

Автобус кузгалып китте, әлеге апаның әтисенә ни дип җавап биргәнен, моторның гүләве сәбәпле, Марат ишетмәде. Берка­вымнан моторның тавышы басыла төште. Тик аңа хәтле әлеге апа белән әтисе әллә никадәр сүз алышырга өлгергәннәр иде инде – Марат моны апаның авыз хәрәкәтенә карап белде.

Марат шулчак үзалдына көлеп куйды. Әтисе аны тәки күрмәде. Соңгы тукталышта гына янына барып шаккатырсын әле ул аны. Әй аптырар инде, кайчан утырдың син, шайтан малай, дияр.

Автобус тизлеген арттырганнан-арттыра барды.

– Кума шултиклем, Мөсәрвир, йә берәр хәл булыр.

– Беренче көн генә түгел бит, нәрсә булсын.

– Алай димә, бәла аяк астында.

«Син шулай сөйләштереп барсаң бәрелер дә шул!» – дип уйлап куйды малай. «Кара, бу апаның чәчләре нинди озын икән!» Марат бермәл аның озын толымнарыннан күзен ала алмыйча утырды. «Үстерсә, минем әнинең дә чәче шулай озын булыр идеме икән? Үсәр, ник үсмәсен. Тик минем әнигә мондый озын чәч кирәкми дә».

– Күкеле сәгатемнең күкесе ялгыша. Төзәтеп бирермен дигән идең, вакытың юк, ахрысы?

Марат, әтисенең җавабын ишетергә теләп, колакларын торгыза. Әтисе дәшми, тигез тавыш белән фәкать мотор гына гөрелди. Шулчак ул көзгедән әтисенең елмаеп баш какканын күрде. «Нишләп безнең күкеле сәгать юк икән? Айдарларда да юк ул. Күршеләре Фәритләрдә дә юк. Менә Наилләрнең бар. Нәкъ чын күке тавышына охшатып кычкыра. Әллә күкеле сәгать әтисез кешеләрдә генә була микән? Сәгатьләрен төзәтеп бирергә бу апаның да әтисе юк микәнни? Кара, нигә әтисе тукталышларның исемен әйтеп бармый соң? Әллә шулай кирәген онытты инде?..»

Чираттагы тукталышка җитәрәк, апа Маратның әтисенә нидер әйтте дә, ни өчендер, алдан чыкмыйча уртадагы ишеккә китте. Марат аны үзенә таба борылгач кына танып алды. «Күлгә төшә торган тыкрыкта яшәүче апа бит. Сафурамы?..»

Өйләре янына җитәрәк, Марат йөгерергә үк кереште. Артыннан капканы да ябып тормады, өйалды баскычыннан сикереп кенә менде дә ишек тоткасын тартты. Өйдә һаман да баягыча әнисе белән сеңлесе генә иде. Кухняда таба чыжылдаган тавыш ишетелми инде. Кабартмалар өстәл түренә үк менеп кунаклаган, өсләренә зур ашъяулык капланган.

– Әтиең күренмимени әле? – дип сорады Мараттан әнисе. Марат «юк» дигәнне аңлатып башын чайкады да:

– Әни, битеңдәге корымны сөртеп ал әле, – диде һәм, яшь белән мөлдерәмә күзләрен әнисенә күрсәтмәс өчен, курткасын кулына алып, элгечкә таба борылды. Әнисе кул аркасы белән битен ышкып алды да көлемсерәп көзгегә карады.

– Нәрсә, әниеңнең бите буялганмыни?

Аннары әнисе мич артындагы юынгычка барышлый малаеның башыннан сыйпап яратмакчы булды. Ләкин Марат тиз генә түр якка үтте. Әгәр дә әнисе яратса, үзе үк аны кочаклап елап җибәрәсе иде.

Сеңлесе һаман да курчаклары белән мәш килеп утыра. «Кайт­мый инде ул, безгә бүтән кайтмый», – дип, үзалдына сөйләнде малай. Аннары туп-туры өстәл янына килеп, китабының бая укый башлаган битен ачты. «Имеш, җәйнең нәкъ уртасында...» Укыйсы килми, елыйсы килә, үксеп-үксеп, әнисенең итәгенә капланып, сеңлесен кочаклап елыйсы килә. Тик әтисенең кайтмаячагын әнисенә сиздерергә ярамый. Ул да елар тагы.

– Марат, улым, сеңлеңнең кулларын юдыр әле. Хәзер әтиең дә кайтыр инде, аннары ашарбыз.

«Кайтмый ул. Син белмисең генә. Кайтмый. Сафураныкы булган...»

Әнисенең кухня якта эшләре бетмәгән, ахрысы, савыт-саба һаман шалтырый. Сеңлесе тыныч кына уйный, еламый да, ичмасам. Еласа иде ул, кычкырып елап җибәрсен иде! Әтиләрен алып калдылар бит! Марат, урыныннан торып, сеңлесе янына килде һәм килгән шәпкә үк бер курчакны төртеп екты.

– Әйдә, кулларыңны юдырам.

Ләкин Ләйсән әле абыйсына, әле егылып яткан курчагына карап торды-торды да чәрелдек тавыш белән елап җибәрде. «Ела, син дә ела. Безнең әтиебез юк...»

Кухня яктан әнисенең тавышы ишетелде:

– Ярый, улым, елатма сеңлеңне, үзем юындырырмын.

Әнисенең тавышы тыныч. Белми шул ул, белми! Марат тиз генә сервант янына барып урындыкка сикереп менде дә әтисе алып кайткан вазаны кулына алды. «Төшерәм дә ватам. Аннары әни дә елар менә...»

Бәллүр ваза идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Марат, урындыкка баскан килеш үзе дә аптырап, әле идәндә сибелеп яткан ваза кыйпылчыкларына, әле кухня ишегенә карады. Тавышка әнисе чыкты.

– Ни булды, нишләдегез?

– Ватылды.

– Кая, нәрсә ватылды?

Марат, әнә шунда утырган бәллүр ваза ватылды дигәндәй, ияге белән сервант өстендәге буш урынга ымлап күрсәтте.

– И шайтан малай!

Шулчак өй ишеге ачылып китте. Әтиләре кайтты.

– Ни булды? – дип сорады ул. Әнисе еламсыраган тавыш белән:

– Әнә бит вазаны ваткан, – диде.

Әтиләре өстен дә салып тормыйча түр якка чыкты.

– И әнисе, ник кайгырдың шуңа, икенчесен алырбыз, – дип, калын тавышы белән гөрли-гөрли, кесәсеннән бер кап печенье алып, идән уртасында ватык ваза кыйпылчыкларына аптырап карап торган кечкенә Ләйсәнгә сузды.

– Мә, кызым, сиңа.

Аннары әтисе әле һаман да урындыкта басып торган Маратка таба борылды.

– Йә, төш аннан, улым, ватыкларын хәзер тиз генә икәү җыештырып алырбыз.

Әтисе шулай диде дә кухня якка чыгып китте. Өс киемнәрен салып юынырга кереште.

Марат идәнгә сикереп төште дә, өстәл өстендә яткан әкиятләр китабын кулына алып, аны сыйпап куйды. «Әгәр абага чәчәген тапсаммы, әгәр тапсаммы, шыпырт кына, сиздермичә генә Сафураның өенә керер идем дә күкеле сәгатен үзем төзәтеп бирер идем. Анда кергәнемне Наил дә, Айдар да күрми калыр иде. Әгәр дә тапсаммы?!» – дип пышылдады малай үзалдына.

Барысы да табын янына утырышкач, әниләре өстәлдәге ашъяулыкны алып урындык артына элде. Өстәл уртасында ак зур тәлинкәдә кайнар кабартмалар, хуш исле, майда пешкән, кетердәгән, тәмле кабартмалар өелеп тора иде...

Тәкъдим итү: