рәсми сайт

Таң ата да кич була

Төне буе бертуктаусыз пыскып яуган яңгырның тиз генә туктар исәбе күренми иде әле. Ни дисәң дә – көз шул. Барыбер үзенекен итә.

Ямаш, юрган астыннан сул кулын чыгарып, сәгатенә күз салды: тугыз тулып килә. Озаграк йокланган. Ярты төнгә чаклы өчәүләшеп сөйләшеп яттылар шул. Камилнең йокламаска сәбәбе бар – хатыны Сания бәби алып кайтырга китте. Камилнең энесе Шамилнең исә үз кайгысы – сөйгән кызы Ләйсән танцыда башка егет белән биегән, ди.

Шамил, киңәшкә исәп тотып, күңелендәгесен күбрәк Ямаш абыйсына сөйләде. Ник дигәндә, дөнья күргән кеше бит инде, Камил абыйсы белән дә күптәнге дуслар, яше утыздан авышкан кеше буларак, кызлар мәсьәләсендә дә тәҗрибәсе юк түгелдер.

– Иртәгә барып әйтәм мин аның кемлеген, дус кызлары янында йөзенә карап әйтәм. И башка аяк та атлыйсым юк янына!..

Саниясе турында уйлап яткан Камил дә энесенең мондый кискенлеген өнәп бетермәде, ахры, дәшми кала алмады:

– Нигә кибәнең ишелгән кеше кебек кыланасың? Башкалар белән биесә ни булган?! Укасы коелмагандыр ич?!

Ләкин Шамилнең һич тә абыйсының сүзләре белән килешәсе килми.

– Ю-ю-юк, минем кемлекне белеп бетерми әле ул!..

Ямаш баштарак сүзгә катнашмыйчарак ятты, аннары, Камилгә кушылып, ул да егетне юатырга теләде:

– Кызлар беткәнмени сиңа? Шулхәтле угаланмасаң!

Көне буе балтасы суга төшкән кеше кебек йөргән Камил бу сүзләрдән соң көлеп җибәрде.

– Ни сөйлисең син, Ямаш! Ләйсән димәгән сулышы юк бит аның. Болай гына сөйләнгән була ул.

– Әйе! Сөйләнгән ди берәү! Үзе килеп гафу үтенмәсә, аяк та атлыйсым юк янына.

Дөресен генә әйткәндә, Шамилнең бу хәсрәтенә башта Ямашның әллә ни исе дә китмәгән иде. Үзенеке үзенә җиткән дигәндәй, болай да кәефе юк. Хатыны Миләүшә белән борчаклары пешеп бетми – шуңа эче поша. Әмма Шамилнең гашыйк мәҗнүннәрчә чын күңеленнән өзгәләнүен күреп, аның белән җитди сөйләшүгә күчте:

– Ничә яшь әле сиңа?

Шамил шундук җавап бирде:

– Егерме икенче китте.

Ямаш беркавым сүзсез генә ятты. Стенадагы сәгатьнең тек-тек итеп вакыт санаганы ишетелә. Менә Шамилгә дә егерме берне санаган икән инде. Тик, бер уйласаң, егерме бер яшь яшьмени әле?

Ямаш янә телгә килде:

– Егерме бер, егерме ике, азрак шул. Ашыкмасаң да була.

Ул тагын тынып калды. Шушы тынлыктан файдаланып, үзенең барлыгын сиздерергә ашыккандай, стена сәгатенең бүлмәне тутырып текелдәгәне генә ишетелеп торды.

– Башта җиде кат үлчә. Сине яратамы икән соң ул? Син үзең яратасыңмы? Менә шул турыда уйла. Яшь чакта икең дә кайнар була, «яратам», «сөям» дигән сүзләрне күктә күпме йолдыз бар, шулхәтле сибәргә мөмкин. Әгәр дә исәпләрең җитди икән, ныгытып уйла әле.

Ямашның әлеге сүзләре сөйләшүгә нокта кую булдымы, стена сәгатенең төнге өчне сугуы сәбәпче идеме, әллә Шамилнең күңеле бераз тынычландымы, йә булмаса шушы киңәштән соң егет чынлап та уйга баттымы – төнге әңгәмә шул урында өзелеп калды. Әле шуннан соң да Шамил байтак як-ягына әйләнгәләп ятты. Ямаш исә, көзге яңгырның тәрәзәгә чиертүен тыңлый торгач, йокыга киткәнен сизми дә калды.

Иртән уянгач, исәбе үз башыннан кичкән бер вакыйганы Шамилгә сөйләү иде. Ләкин егетнең инде бераз тынычланганын күреп, күңелен кузгатмаска булды. Хатыны Миләүшәгә бәйле булган әлеге хәл аның өчен дә кызыксыз түгел иде.

Алар Миләүшә белән бер класста укыдылар. Тугызынчы, унынчыга класслары белән Наратлыдан унбиш чакрым ераклыктагы Зәңгәр Күл урта мәктәбенә йөрделәр. Йөрделәр дип, шундагы интернатта торып укыдылар. Шулай елгада бозлар күтәрелеп, ташу аккан чаклар иде. Зәңгәр Күл авылы клубында ата-аналар җыелышы. Җыелыштан соң тугызынчылар алар алдында концерт куярга тиешләр. Җыр һәм биюләрдән тыш, «Галиябану»дан өзек тә күрсәтәчәкләр иде. Соңгысы, билгеле, класс җитәкчесе Зөләйха апалары белән бергәләшеп төзегән программада юк иде. «Галиябану»дан өзекне кызлар-малайлар үз белдекләре белән әзерләделәр. Әлбәттә, аның кечкенә генә хәйләсе дә бар иде. Чөнки тиздән җәйге каникуллар башлана. Әти-әниләре аларны әле һаман да бала-чагага санап йөргәнлектән, каникул вакытында клубка чыгармыйлар. Таякның юан башы бигрәк тә кызларга төшә, ата-аналарның бу кырыслыгыннан күбрәк алар җәфа чигә. Менә шул. «Галиябану»ны уйнап күрсәтеп, үзләренең инде бала-чага түгел икәнлекләрен исбатласыннар әле.

Әнә шундый ният белән корылган хәйлә иде «Галиябану».

Миләүшә йөз-кыяфәте белән дә, матур итеп җырлавы белән дә класста Галиябану ролен уйнарлык иң кулай кыз иде. Аны Галиябану иттеләр. Миләүшә Галиябану булгач, Хәлил ролен инде, билгеле, бары тик Ямаш кына башкарырга тиеш иде. Монысына каршы авыз ачучы да булмады.

«Хәлил» белән «Галиябану» җыелыш тәмамланыр алдыннан гына клубка юнәлделәр. Башкалар концерт номерларын кабатларга дип алданрак киткәннәр иде.

Зәңгәр Күл авылын икегә бүлеп Чакматаш дигән елга ага. Аның аша салынган зур гына күпер дә, җәяүлеләр өчен читтәрәк басма да бар. Ямаш белән Миләүшә шул басмага таба юнәлделәр. Икесенең дә кәефләре шәп иде. Миләүшә бертуктаусыз шаяра, язгы һаваданмы, күңелендәге шатлыктанмы, алма кебек йөзләре тагын да алсуланган, язгы кояш кунганмыни! «Хәлил» белән «Галиябану» басмага килеп керделәр дә ирексездән туктап калдылар. Елга күбекләнә-күбекләнә ага, аннан чәчрәгән су тамчылары, язгы кояш нурларында аллы-гөлле төсләргә кереп, Чакматаш өстендә салават күпередәй уйный. Их, дөньяның рәхәтлеге! Күңелләр җилкенә, шулчакта әллә нишлисе, «дөнья матур, бик матур» дип, бар дөньяга аваз саласы һәм күзләр талганчы елга өстендәге шушы хозурлыкка карап торасы килә.

Миләүшә капылт кына Ямашка таба борылды да:

– Яратасыңмы мине? – дип сорады.

Бу минутта Ямаш Миләүшә өчен «яратам» дию генә түгел, теләсә, менә шушы елганы кирегә әйләндерергә яки әнә теге салават күпереннән такыя үреп бирергә риза иде.

– Яратам! – диде ул, пышылдап.

– Яратсаң, менә шушы басмадан сикерә аласыңмы? Аннары яратуыңа ышанырмын!

Миләүшә-Галиябану үзе чырык-чырык көлә, күзләрендә шаянлык та бар, кара кашлары астыннан шомырт кебек күзләре сынап та карыйлар сыман. Ямаш бу мизгелдә үзен әкияттәге илаһи батыр шикеллерәк хис итте. Бу кара күзләр аңа ышаналар, ул бар нәрсәгә сәләтле гаярь егет, бары тик кара кашлар астындагы әнә шул кара күзләрдә аңа булган ышаныч кына сүнә күрмәсен! Миләүшә хакына! Миләүшәсе хакынамы?!

Язгы ташу малайны үз эченә бөтереп алды. Ул, аяклары, куллары белән суны ишә-ишә, агым ихтыярына буйсынмаска теләде. Елганың борылган төшендә агым аны яр читенә чыгарып ыргытты. Ямаш яр кырыендагы әремнәргә үрелде, әмма алар, аның кулы тиюгә, төп-тамырлары белән йолкынып чыктылар. Агым малайны яңадан елга уртасына алып керде, һәм ул аркасына әйләнде, ташу Ямаш белән курчак урынына уйнады. Аның агымны җиңәргә тырышып йөзәргә маташуы суга батучының саламга тотынуы белән бер иде. Баштарак үзенең куркусызлыгына, котырып аккан суга сикерә алуына куанса, хәзер инде хәленең мөшкел икәнен чамалагач, бар көчен куеп, ярга таба йөзәргә теләде.

Көчле агым аны икенче яр буена китергәндә, бер абзый суга дилбегә ыргытты. Ямаш, дилбегәне шундук эләктереп алып, кулына чорнады. Аны яр буена тартып чыгардылар.

Яр буенда җыелышкан кешеләр арасында Миләүшә күренмәде. Бәлки, Ямаш кына күрмәгәндер, чөнки аны, тын да алырга ирек бирмичә, шундук якындагы йортларның берсенә җилтерәтеп алып кереп киттеләр.

Кулыннан җитәкләгән абзый өй эченә керүгә аңа тиз генә чишенергә кушты, аягындагы резин итеген, манма су булган оекбашларын салырга ярдәм итте. Шулчак күрше бүлмәдә хатын-кызлар сөйләшкәне һәм Миләүшәнең: «Ямашны коткардылармы?! Ямашны, Ямашны!» – дип елаганы ишетелде. Ниндидер хатын-кыз аны юата иде. «Коткардылар инде, коткардылар, елама. Кил монда мич янынарак, мә, тизрәк менә шушы җылы оекбашларны ки!»

Киенеп беткәч, абзый кеше Ямаштан сорап куйды:

– Ул елгага икегез дә ничек төштегез сез? Аягыгыз таеп киттеме соң?

Ямаш «әйе» дигәнне аңлатып башын какты. Әллә шушы ялганыннан, әллә инде туңудан колакларына хәтле кызарганын тойды ул. Баксаң, Ямаш артыннан ук Миләүшә дә елгага сикергән икән. Бик ерак агып китмәгәнлектән, аны Ямашка хәтле үк коткара алганнар.

Ул көнне клуб сәхнәсендә «Галиябану»дан өзек күрсәтелмәсә дә, әлеге хәлләрдән соң Ямаш белән Миләүшәнең аралары тагын да якынаеп китте.

...Ямаш менә шул вакыйганы сөйләргә теләгән иде Шамилгә. Хәзерге акылы белән ул сөйгән кызыңның шаяртуына карап кына котырып аккан язгы ташуга сикерүне хупламаса да, Ямаш моны чын сөюнең гүзәл бер чагылышына тиңләгән иде.

Миләүшә белән өйләнешкәннәренә айдан артып китте. Алар туй ясап тормадылар. Яшьтәшләренең балалары мәктәпкә йөри, ә ул өйләнә генә әле. Шуңа күрә туй ясап кеше игътибарын җәлеп итәсе килмәде Ямашның, андый яшьтән узганнар дип исәпләде.

Кода-кодагыйлар исә, бер авыл кешеләре булганлыктан, бер-берсен яхшы беләләр иде. Алар уенча да яшьләре утыздан авыш­кан кешеләргә туй ясап торуның хаҗәте юк иде.

Ямаш шәһәр шифаханәсендә врач булып эшли. Миләүшә мәктәпкә урнашты. Икесенең дә яраткан хезмәтләре, болын кебек фатирлары бар, яңа тормыш башлап җибәрү өчен шул җиткән дип уйлады Ямаш.

Кичә сәгать алтыда эшен бетерде дә өенә кайтырга дип чыкты. Трамвайда бергә институтта укыган иптәшен очратты, сөйләшеп йөрделәр, аннары кинога керделәр. Өенә сәгать тугызларда гына кайтып җитте. Ишектән керешкә үк, Миләүшәнең караңгы чыраен күреп, аның нигәдер кәефсез икәнен чамалады Ямаш. Тик дәшмәде, зонтигын ачып идәнгә куйды да плащын салды. Ул кулларын юып чыкканда, яшь хатынның йөзендә томан һаман да таралмаган иде.

– Берәр күңелсез хәбәр бармы әллә? – дип сорады Ямаш.

Миләүшә җавап бирмәде. Өстәлдәге чынаякларның шалтыравына караганда, хатынының ачуы иренә иде. Ямаш моның шулай икәнен чамаласа да, үзендә гаеп тапмагач, дөп-дөп басып кухня якка чыгып барган Миләүшәнең юлына аркылы төшеп, аның терсәкләреннән тотты:

– Йә Миләүшә, әйт инде, нигә йөзеңне болыт басты?

Миләүшә аны читкә этәрде һәм:

– Сорап торган буласың тагын. Кич буе каядыр йөргән дә! – диде.

Ямаш аптыравыннан ишек яңагына сөялде. «Монысы ни дигән сүз инде тагын! Каядыр йөргән, имеш! Йөрсә! Үз иркем үземдә бит! Мин яманлыкта йөрмәгән ич!»

Инде хәзер Ямашның ачуы кузгалды. Ләкин ул аны Миләүшәгә сиздермәскә тырышты. Аннары, тырнак очы кадәр дә гаебе булмаган килеш, хатыны алдында акланып та торасы килми иде. Ул тиз генә капкалап алды да, Миләүшә ягына карамыйча гына:

– Дежур булырга тиешле врач авырып киткән. Мин шуны алыштырырга барам, – дип, плащын, зонтигын алып урамга чыгып китте. Әгәр дә өендә калса, һичшиксез, алар бу кичне Миләүшә белән ачуланышкан булырлар иде.

Көзге яңгырның тиз генә туктар исәбе күренми иде әле. Ямаш зонтигын баш өстенә күтәрде дә күрше урамга – Камилләргә таба китте. Камил хатынының өйдә юклыгын белә иде, бу төнне шунда уздырырга булды. Иртәгә якшәмбе, таңнан торып эшкә дә барасы юк.

Миләүшәне гаепләмәде Ямаш. Һәм үзен дә гаепле итеп хис итми иде. Камилгә дә хатыныннан зарлану өчен бармый. Миләүшә белән чәчләре күптән, теге вакытта басмадан язгы суга сикергәндә үк бәйләнгән иде ич инде. Тик кавышулары гына озаккарак сузылды.

Унынчы классны тәмамлаганнан соң, Ямаш медицина инсти­тутына укырга керде. Миләүшә исә гаризасын педагогия институтына илтергә тиеш иде. Ләкин шул җәйне кинәт аның әтисе авырып урын өстенә ятты. Укырга керүен Миләүшә бер елга кичектерергә булды.

Беренче курсны тәмамлаганнан соң, җәй айларында сту­дентларның төзелеш отрядында эшләде Ямаш. Кулына бераз акча да кергәч өйләнергә исәпләде. Бу ниятен әти-әнисенә әйтү алдыннан, әүвәл Миләүшәнең үзе белән сөйләшергә булды. Бүгенгедәй хәтерли, август ахыры иде. Клубтагы уеннан соң егет кызны өенә озата китте. Студент егетнең кыз алдында үзен бер башка гына булса да югарырак тотасы килә иде, шуңа күрә ул бертуктаусыз Миләүшәгә төзелеш отрядында булган кызыклар турында сөйләде, шәһәрдә караган киноларын искә төшерде. Ләкин үзенең күңеле тыныч түгел иде. Миләүшәләрнең капка төбенә килеп җиттеләр, тагын бер кат мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр. Әмма өйләнү турында авызын ачып бер генә сүз дә әйтә алмады Ямаш. Оялдымы, әллә икесе дә артык яшь идеме – монысын бүгенге көнгә хәтле аңлый алмады ул.

Әйтәсе сүзен икенче көнгә калдырды. Ниһаять, менә ул кичнең дә күгендә урак сыман ай калыкты, йолдызлары кабынды. Ямаш клубка ашыкты. Җәй көне булганлыктан, шәһәрдә укучы яшьләр дә кайткан, клуб шыгрым тулы. Ямаш почмакта өелешкән кызлар арасыннан Миләүшәне эзләде. Тик Миләүшә килеп җитмәгән иде әле. Егетнең Миләүшәне эзләгән карашы таныш түгел бер гүзәлгә тукталды. Мөгаен, кем беләндер шәһәрдән кайткан кунак кызы – сүзгә дә кушылмый, озын керфекләрен җилпеп оялчан кыяфәттә тик утыра. «Чибәр!» – дип уйлап куйды Ямаш һәм бер мизгелдә, Миләүшәсен дә онытып, шул гүзәлгә таба талпынып куйды. Ямашка аннан бернәрсә дә кирәкми, тик ул аның белән исәнләшер иде дә, бу дөньяда Ямаш исемле егет тә барлыгын гына искәртер иде.

Ишектә Миләүшә күренде. Егетнең әлеге хыялы лампа утында канатын көйдергән күбәләк кебек көчсезләнеп калды. Миләүшә белән түгәрәк уртасыннан бер биеп әйләнүгә, таныш булмаган кызның дөньяда барлыгы да онытылды. Канатын көйдергән бая­гы күбәләк, боегып, стена ярыгына кереп посты.

Клубтан, гадәттәгечә, соң гына кайтырга чыктылар. Миләүшә егетне култыклап алды да:

– Бүген мин дә бернәрсә сөйлимме? – диде.

– Сөйлә, сөйлә, әйдә.

– Алайса, тыңла. Әллә кайчан, бик борынгы заманнарда саескан сотник, үрдәк үрәтник булган чакларда, җир йөзендә гел ир-егетләр генә яшәгән, ди. Иген иккән, ди, алар, ауга йөргәннәр, ди. Йорт-җирләре дә бик зур, бай булган икән. Ачлык, кайгы дигән нәрсәне белмәгәннәр. Ашаганнар-эчкәннәр, хезмәт иткәннәр, ди. Менә берзаманны болар янына Тылсымчы бабай килгән, ди. Кешеләрне җыйган да сораган, ди: «Тормышларыгыз иминме, бәла-казалар килгәне юкмы, шат-рәхәт яшисезме?»

Ир-егетләр һәммәсе беравыздан җавап биргәннәр: «И Тылсым иясе, и хөрмәтле аксакал, тормышларыбыз түгәрәк, көннәребез якты, игеннәребез мул, келәтләребез тулы, кайгы-хәсрәт тә безне читләтеп үтә. Тик бер зарыбыз бар: байлык-муллык эчендә йөзсәк тә, бик күңелсез безгә. Синең кодрәтеңнән килә торган эш, зинһар, безнең күңелләребезне нурландыра, көннәребезне ямьләндерә торган берәр чара уйлап тап», – дигәннәр.

Тылсымчы карт аларга бик күп итеп камыр изәргә кушкан. Бил­геле инде, аның бу әмере шундук үтәлгән. Аннары ир-егетләрнең барысы да тезелешеп баскан, ди. «Шушы камырдан мин сезгә кешеләр ясармын, ә сез кулыгызга икешәр шакмак шикәр алыгыз. Мин әйткәч, камырларга берәм-берәм шикәрләрегезне салырсыз», – дигән.

Ирләрнең берсе һәммәсеннән дә хәйләкәррәк булып чыккан, ди. Һәм: «Минеке барысыннан да тәмлерәк, татлырак, гүзәлрәк булсын», – дип, ике шакмак урынына үз алдындагы камырга әллә никадәр шикәр салган, ди. Моны башкалар да күреп торган икән. Тылсымчы карт камырларын хатын-кызларга әйләндергәч, барысы да теге күбрәк шикәр салынганын эзли, сайлый башлаган, ди. Һәм әле дә булса эзләүләр, сайлаулар дәвам итә икән, ди. Менә шул.

Кыз әкиятен сөйләп бетерде дә күтәрелеп егеткә карады. Ямаш башта: «Моның белән ни әйтергә теләдең?» – дип сорамакчы иде, тик соңыннан:

– Әйе, кызыклы әкият икән шул, – дип кенә куйды.

Әмма ул кичне Ямаш Миләүшәнең кулын сорамады. «Ашыгып ни файда? Өлгерермен әле», – дип уйлады егет.

Икенче курска укырга барыр алдыннан, Ямашны армиягә алдылар. Аннан кайтып, институтны тәмамлагач, бүленеш буенча өч елга Амур өлкәсенә җибәрделәр. Ул чакта Миләүшә, Арча педучилищесын тәмамлап, Казанда институтта укый иде.

Алар хат алышып тордылар. Ямаш баштарак, кайтып, Ми­ләүшәне алып та килергә уйлаган иде. Ләкин аны бу теләгеннән үзе дә аңламаган ниндидер сәер көч тотып торды. Ул, чыннан да, шундый көчнең барлыгын сизеп, тоеп йөрде, тик нәрсә икәнен аерып кына атый, күрсәтә алмады. Андый чакларда ул Миләүшә сөйләгән теге әкиятне исенә төшерде. «Нигә ашыгырга, бәлки, тормышта башка берәү очрар әле? Ул әкиятне дә Миләүшә тик­томалдан гына сөйләмәгәндер, бәлки. Акылсыз кыз түгел бит. Кушылулары җиңел, тик менә кушылганны кире аеруы гына ансат түгел...»

Өч ел дигәнең узып та китте. Миләүшә, институтны тәмамлап, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли иде. Казанга кайтып төшүгә, Ямаш аның янына ашыкты. Күрештеләр, сөйләштеләр. Эшкә урнашып, яшәү урыннарын хәл иткәч, Ямаш килеп алырга вәгъдә биреп, кыз яныннан китте. Әмма шулай да егетнең күңеленә шик кереп оялады. Ник дисәң, Миләүшәне танымады Ямаш. Төс-кыяфәтенә хәтле ничектер үзгәргән кебек, сөйләшүләре холкы да элеккеге Миләүшәне аз гына хәтерләтәләр сыман. Көлгәндә, бит уртасында хасил булган уймак сыман түгәрәк чокырчыклары гына: «Мин бу, Миләүшәң, яшьтән үк сөешсәк тә, әле һаман да кавыша алганыбыз юк», – дип, Ямашка үпкә белдерәләр шикелле.

Ямаш эшкә шәһәр хастаханәсенә урнашты. Миләүшәгә җиңел генә вәгъдә биреп китсә дә, кавышулары тагын ике елга сузылды. Ахырда Миләүшәнең дә түземлеге төкәнде бугай, аннан да: «Йә өйләнешәбез, йә мин башкага кияүгә чыгам», – дип хатлар килгәли башлады.

Үзе уйлаганча, язмыш Ямаштан көләдер кебек иде. Инде, ниһаять, өйләнү турында ныклы карарга килеп йөргән көннәрнең берсендә ул шәһәр урамында «кунак кызын» очратты. Әйе, кайчандыр үз авылларының клубында күргән гүзәлне очратты Ямаш. Һәм аның үзенә сиздермичә генә артыннан иярде. Әле тәгаен генә нишләячәген дә, кыз янына килә-нитә калса, нәрсә дип сүз кушасын да белми иде егет. Аяклары аның ихтыярына буйсынырга теләмәде. «Кунак кызы» чаттагы кинотеатр янында туктап калды да сәгатенә күз сала-сала кемнедер көтә башлады. Ямаш, бик үк якын бармыйча, читтәрәк туктап калды. Шулчак, чыннан да, кыз янына бала җитәкләгән ир кеше килгәне күренде. Бала дигәне, дүрт-биш яшьтәге терчә малай: «Әни!» – дип, «кунак кызына» килеп сарылды.

Ямаш урыныннан кузгалып юлын дәвам итте. Офтанмады да, сукранмады да ул, әйтерсең шулай булачагын егет алдан ук белеп торган да бары тик үз күзләре белән күреп инанасы гына килгән иде.

Күңеленең бер почмагында еллар буе канатларын җилпеп, әледән-әле үзенең барлыгын сиздереп торган күбәләк бөтенләйгә тынып калды.

* * *

Камил иртән торып чәй әзерләгән дә, үзе, хатынының хәлен белергә дип, бала табу йортына китеп барган иде. Ямаш чәй дә эчеп тормады, юынды-киенде дә, Шамил белән саубуллашып, өенә кайтып китте.

Яңгыр инде өченче көн тоташ сибәли, һаман да туктар исәбе күренми, күк йөзен соры болытлар томалаган.

Кичәге ялганы мәче баласы кебек күңелен тырнап торса да, Ямаш үзен бу юлы да гаепле итеп хис итмәде. Әйе шул, чыннан да, әгәр кичә өендә калса, һичшиксез, юк кына нәрсәдән дә Миләүшә белән ачуланышачаклар иде. Үзара мөнәсәбәтләрен Ямашның беркайчан да соңгы чиккә тикле җиткерәсе килми иде. Чыгып китте дә тынычланды, инде Миләүшәнең дә күңеле урынына утыргандыр.

Утыз бер яшенә кадәр мөстәкыйль тормыш белән яшәгән, барлык очракларда да үз дигәнен эшләргә өйрәнгән Ямашка өйләнешүләренең беренче көненнән, гаиләнең күзгә күренмәс нечкә, әмма мең төрле җебе арасында бик тә кысан, уңайсыз булып тоелды. Аның шундый чаклары була: тимәгез Ямашка, үзен генә калдырыгыз, сүз әйтмәгез! Шул халәтендә ул нидер уйланып утырамы яки дөнья гамен онытып ял итүеме – анда берәүнең дә катнашы юк, ул бары тик Ямашның үз эше генә, чөнки берәү дә моннан зыян күрми.

Кичәгегә охшаган савыт-саба шалтырау беренче мәртәбә генә түгел инде. Моннан бер атна элек Миләүшәнең туган көне иде, эштән кайтканда, ул күп итеп чәчәкләр күтәреп кайтты. Ямаш үзе дә бүләк әзерләп куйган иде. Әмма хатынның, каяндыр алып кайт­кан чәчәкләрне вазага утыртып, минут саен шулар янына килеп сокланып торурын, шулчакта шомырт кара күзләренең тагын да яктырып китүен ир кеше өнәп бетермәде.

– Бик кадерле кешеңнән, ахры, – дип әйтеп куйды Ямаш.

Башта Миләүшә аның бу төрткеле сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән кыяфәттә:

– Эштәгеләр бирделәр, – дигән иде, тик соңыннан бары­бер иренең сынаулы карашын күтәрә алмадымы, әллә гарьләндеме – кара күзләрен томан басып, бит алмалары буйлап яшьләр тәгәрәде. Туган көн офыгын болыт басса басты, ләкин Ямаш хатынын юатырга ашыкмады. Дөресен генә әйткәндә, аның үз күңеленең дә тирән бер урынында инде күптән бер шик кереп оялаган иде. Шушы гомергә чаклы Ямаш белән хат аша элемтәсен өзмәсә дә, барыбер кайда да булса Миләүшәнең күңеленә кергән кеше яшәргә тиеш иде. Ник дисәң, Ямаш үзе дә күктән төшмәгән ләбаса. Шушы фани дөньяда яши. Яхшылыклары, изгелекләре белән беррәттән бу дөньяның яманлыктан да азат түгел икәнен үзенең үк күргәне юкмыни?

Студент вакытта, Миләүшә сөйләгән теге әкиятнең тәэсирлерәк чагында, институт коридорында бер кызны күреп, матурлыгына, гүзәллегенә таң калган иде. Кыз белән танышу юлларын эзли торгач, андый уңайлы сәбәп үзе үк килеп чыкты: тулай торакта үткәрелгән танцы вакытында Ямаш аның белән танышу бәхетенә иреште.

«Миләүшәнең әкияте әкият кенә түгел икән! Тормышның үзе икән. Менә таптым бит! Күбрәк шикәр салынганын очраттым!» Кыз үзенең чибәр булуына бик горурланса да, үзенең бәясен, кыйммәтен белеп бетерми иде, күрәсең. Егет белән бергә төн уздыру әлеге гүзәлкәй өчен гадәти күренеш булды бугай.

Менә шул. Дөньяның күңеле иркен аның. Миләүшә белән дә шуңа охшашлырак берәр хәл булмагандыр дип кем әйтә ала? Андый матур кызлар һәркайда да күз уңында алар.

...Кесәсендә ачкычы булса да, Ямаш ишек кыңгыравына басты. Бер, ике, өч... Тик эчке якта тавыш та, хәрәкәт тә ишетелми. Ул кыңгырауга дүртенче тапкыр басты, бу юлы озак итеп, озын итеп. Аңлашырга кирәк. Болай яшәүнең икесе өчен дә кызыгы юк бит. Ниһаять, алар да пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәргә лаеклыдыр ич инде?!

Ул ишекне үз ачкычы белән ачты. Өйгә үткәч тә, әле бермәл тынын да чыгармыйча, тыңлап торды. Менә Миләүшәнең аяк тавышлары ишетелер. Менә хәзер ул бүлмәдән килеп чыгар?..

Миләүшә күренмәде. Ямаш зонтигын ишек төбендә калдырды да, өстен дә салып тормыйча, бүлмәләрне карап чыкты, аннары кухня якка үтте. Хатыны өйдә түгел иде. «Кибеткә чыгып киткәндер», – дип уйлап, плащын салып чөйгә элде дә яңадан кухняга керде. Суыткыч өстендә укучылар дәфтәренең бер битенә язылган язу ята иде. Ямаш, шикләнеп, аны кулына алды. «Үзем укыткан авылга китәм мин, Ямаш. Без синең белән барыбер бәхетле гаилә төзи алмабыздыр инде. Сине гаепләвем түгел. Мин үзем дә ялгыз тормышка ияләшеп беткәнмен икән. Аннан соң, синең белән хат алышып тору үзең белән бергә яшәүгә караганда рәхәтрәк булган. Мин шуңа күнеккәнмен. Вакыт тапсаң, хат язып тор. Миләүшә».

Ямаш утырган урынында өнсез калды. «Монысы ни дигән сүз инде тагын?! Язмыш шаяруымы?..»

Әле моңарчы үзенең уңышсызлыкларында Ямашның беркайчан да язмышны гаепләгәне юк иде. Шулай ук бәхетле көннәре өчен дә язмыш сәбәпчедер дип уйлаганы булмады. Хәзер дә инде, «язмыш» дип, ирексездән генә офтануы.

Бермәлгә ул үзен Миләүшә белән инде күптән, беренче курс­ны тәмамлаганнан соң ук, әнә теге август кичләрендә өйләнергә исәпләп йөргән чаклардан ук, яшидер сыман хис итте. Болай уйлау күңеленә беркадәр тынычлану өстәсә дә, бүгенге хәле исенә төшеп, моның фәкать күзгә күренмәс хыял гына икәненә инануы тагын да кыенрак, авыррак иде.

Стенадагы чылбырлы сәгать уникене сукты. Тагын нәкъ бер сәгатьтән Миләүшә киткән якка поезд буласын белә иде Ямаш. Ул ашыгып-кабаланып киенергә кереште. Бу кабалануы үзенә дә ят булып тоелды. Чөнки аның үз гомерендә ашыгып, каударланып бернәрсә дә кылганы юк иде.

Ямаш урамга чыкты да, кызу-кызу атлап, тукталышка таба китте. Тукталышта троллейбуска кереп баручы Шамилне күреп туктап калды. Кичәге хатасын төзәтергә теләпме, егеткә нидер әйтмәкче дә иде. Тик аның кулында бер бәйләм ап-ак чәчәкләр күреп, әлеге уеннан кире кайтты. Киресенчә, аның күзенә чалынмас өчен, багана артына посты. Егетнең Ләйсән янына баруы иде, күрәсең. Ямаш ирексездән елмаеп куйды.

Вокзалга троллейбус-трамвай белән унбиш минутта барып җитәсен белсә дә, аларга утырмады Ямаш. Юл кырыена чыгып, такси туктату нияте белән кулын күтәрде.

Тәкъдим итү: