рәсми сайт

Гарасат

Борын-борын заманнарда Адәмнең балалары бик озын буйлы, алыптай зур булганнар. Карурманнарны алар үлән ерган кебек кенә аркылып чыкканнар. Ерганак, күл, елгаларны атлап кына уз­ганнар. Бервакыт шундый алып адәмнең баласы кечкенә кешегә юлыккан. Ул ат белән җир сөрә икән. Малай аны, кесәсенә салып, өенә алып кайтып киткән һәм әтисенә күрсәткән. Атасы: «Улым, син моны алган җиреңә кире илтеп куя күр. Бу бездән соң яшәячәк кешеләрнең берсе булыр!» – дигән. Малай аны урынына кире ил­теп куйган.

Ошбу Җиребезнең фәлсәфәсе –

Адәм пәйгамбәр шәҗәрәсе.

Туфрактан булгач аслы җирдәге, –

Ходай әмре илә Җир – бишектә, –

Йөридер лә Кояш әйләнәсе...

Ошбу роман 2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге уздырган конкурста беренче урынны яулады.

КОРЪӘН СЕРЛӘРЕ...

Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чал­гыны, сирәк булса да, аннан башка тагын хатыны кулга алгалый һәм шуннан соң җәй буе лапастагы утын әрдәнәсенә кыстырып тота иде. Көз җиткәч, Байбулат ага аны элеккеге урынына, печән­лектәге киштә арасына куя; хатыны тагын, печән өсте башлан­ганчы ук, бакча буендагы кычытканнарны чабарга кирәк булгач, урыныннан эзләп таба. Шул рәвешле ничәме ничә еллар буе дәвам итте. Чалгының сабы инде кибеп, бушап беткән. Байбулат ага аны кичтән сулы тагаракка салып куйды, инде, таушалып, мунчалага әйләнгән юкә бау урынына капрон җеп бәйләп ныгытты.

Ала карга агач башына кунса, яз тиз килер, диләр. Быел нәкъ шулай булды, яз да җиңел килде. Кара каргалар күренгәннән соң, нәкъ бер айдан кар китте. Тик шулай да яз озын булды. Элекке­ге колхоз рәисенең сынамышларында хаклык бар: кара каргалар килүгә ояларына төштеләр. Ә җәй яхшы булырга охшап тора, чөн­ки торналар төркем-төркем булып түгел, аерым-аерым килделәр...

Бәрәңге бакчасының тимер челтәр коймасы буенда, печән өсте җиткәнче үк, чытырман булып кычыткан үсә, электән чүп үләнен өнәмәгән Байбулат ага кычытканны да шулар рәтенә кертә һәм аның котырып үсүен җене сөйми иде. Яшь кычыткан ашын бик яратып ашаса да, печән өсте килеп җитүгә, кычыткан инде картай­ган була һәм һәрвакыттагыча картның эчен пошыра.

Бик биектә, кояш чыгышына таба, бер-бер артлы ике самолёт очканы күренде. «Кемнәрдер Себергә китте...» – дип куйды карт үзалдына һәм очкычлар турында шундук онытты да. Авыл өстендә беркавым тонык гөрелте һәм ак төтен юллары эленеп торды әле.

Ул бүген дә чалгысын күтәреп бакчага узды. Үз артыннан ла­пас капкасын ябып бетермәгән иде, күрәсең, вакытсыз бер оя чеби чыгарган кызыл тавык сары йомгаклары белән ни ара артыннан иярде, алар шундук дәррәү бәрәңге буразнасы арасына таралды­лар. Чебиләрне аннан «чүпләп» алганчы шактый вакыт узды, карт сары йомгакларны лапас эченә кире куып кертте. Чалгыны янап, кычытканны кабат чаба башлауга, бер чебинең шунда йөргәнен күргән шикелле булды, чалгы сабы белән кычытканнарны аралап карады, тик тегене таба алмады. Үзе килеп чыгар әле, дигән уй белән чалгысын янә кулына алды. Беренче селтәнүендә үк аның тимере, чык итеп, ниндидер каты нәрсәгә эләктеме – шул урын­да очкын чәчрәде. Әлеге ут көлтәсе дә, күзенә кабат чалынган теге адашкан чебеш тә «ә» дигәнче куе кычыткан арасына кереп югалдылар. Күз аллары караңгыланып китте: шул ук мәлдә теге мәхлүк чебеш, сары ут йомарламына әверелеп, яшен тизлеге белән күк катына ашкан кебек булды!.. Карт, башын күтәреп, өскә кара­ды. Анда исә авыл турысыннан узган тавышсыз самолетларның ак эзләре генә шәйләнә иде... «Казаннан Себер ягына очучы само­лётларның юлы безнең авыл өстеннән уза», – дигән иде бервакыт аның очучы улы Байтимер.

...Нәкъ шул көнне тәмуг капкасы ачылып китте... Байтимер Баймурзинны галәм бушлыгында тотып торган теге Зат ялкын бөркелеп торган капканы шапылдатып ябып куйды. «Төш түгел­дер бит инде бу?! Юк! Юк! Төш түгел!» – дигән уй Баймурзинны инде тынычландырмый, киресенчә, куркыта башлаган иде. Соң?! Төш булмагач! Бу бит!.. Төш булса, уянуга арыныр идең, тынычла­ныр идең! «Беттем», – дип уйлады Баймурзин, бер чарасызлык­тан. Ләкин әлеге Зат, күрәсең, аның ниләр кичергәнен яхшы сизеп тора, ул Байтимерне скафандры белән бергә учлап диярлек (әйтер­сең, Гулливер учына нәни бөҗәкне алды!) тотты да шулчак тәненә кайнар дулкын бәрелеп, аны әйтеп-аңлатып биреп булмаслык сәер җиңеллек биләп алды. Хәзер манзара да башка! Тирә-юньнең ма­турлыгын, андагы якты төсләрне күреп исең-акылың китәрлек! Моны сөйләп тә, язып та аңлатып бетерерлек түгел! Тәнендә ничә миллиард күзәнәк булса, әлеге мизгелдә Баймурзин аларның һәм­мәсен дә тойды кебек. Ул үзен ниндидер бер кайнар ноктага әве­релеп калган шикелле итеп хис итте... Баймурзинга кадәр галәмгә чыккан космонавт егетләр аның гаҗәеп булуы хакында сөйләгән­нәр иде сөйләвен! Тик үз күзең белән күрмәсәң, ишетеп кенә, адәм ышанырлык манзара-тамаша түгел икән шул! Берәүнең дә, җирдән торып, андый ал, шәмәхә, кызыл, зәңгәр төсләрне дә, җиргә аркасы белән торган чакта, иксез-чиксез төпсез куркыныч караңгылыкны да күргәне юктыр әле! Галәм караңгылыгы бу!.. Җирдә караңгы­лык чиксез түгел... Монда ул чиксез, төпсез! Җирдә бер чарасыз калган вакытларыңда барыбер нинди дә булса ышаныч хисе була. Монда ул хис тулысы белән Илаһи көч карамагында бугай! Син аның барлыгына ышанасыңмы, юкмы – анысы әһәмиятсез! Те­гендә, җирдә, аягыңа басып торганлыгыңны тәгаен белсәң, монда Җир синең өчен Илаһият үзе!..

Баймурзин бу хакта ничәдер секунд эчендә генә уйлый алды. «Беттем!» – дип кычкырды – тавышы чыкмады... «Бетүемдер бу!» дигән уй кабат аңын яндырып узды. Бетүе түгел икән, гаҗәп хәл булып алды шул мизгелдә: ниндидер серле, илаһи могҗи­за-галәмәт көч (гәүдәсенә орынмады да!) кире кораб эченә суырып алды! Иптәшләре дә аның коточкыч һәлакәттән котылганын аңлап алганнар һәм ул кире корабка кергәч, әүвәл исән калганлыгына ышанасылары килмәде, үзе исә сүз әйтерлек хәлдә түгел, чатыр­дап кипкән иреннәре белән бертуктаусыз: «Аллага шөкер! Аллага шөкер!» – дип пышылдаганын да соңыннан гына сөйләделәр. Егет, күзгә күренеп, шул кыска гына мизгел эчендә, бөтенләй үзгәреп, икенче кеше кабыгына кереп утырды! Әмма ни булганын һаман аңларлык хәлдә түгел... Бәйләгән элмәгенә кадәр ычкынган иде бит, кем тотып алды соң, кем аны җил мамыкка өргән кебек кенә кораб эченә кире очыртып кертте? Хәер, бу минутларда инде моны­сы да әһәмиятле түгел. Әлеге могҗизаны җирдә дә күзәтеп торды­лар, алар да бик аптырашта, күрәсең, һаман аңнарына килеп җитә алмыйлар, юкса, шундук хәбәргә чыгарлар иде. Әйе, бу вакытта Баймурзинны Җирдән күзәтеп торучылар аның үзенә караганда да ныграк гаҗәпләнә иделәр! Алар егет күрмәгәнне дә күрделәр бит! Космонавтны чолгап алган сәер яктылык – әле кеше сурәтләренә керә торган, әле коточкыч ялкынга, әле гаҗәеп матур күренешкә әйләнгән ошбу сәер яктылык, могҗизалы яктылык! – моңарчы галәмдә андый очракка тап булганнары юк иде! Бу сәер күренеш­не НАСА да күзәтеп торган. Алар шундук Рәсәйдәге «йолдызлы» кулдашлары белән хәбәргә керделәр. Аралары тагын суынып бара торган (Аурупадагы ракеталар аркасында!) ике ил, гомуми гаҗәеп вакыйга каршында аерым-аерым көчсез икәнлекләрен таныдылар һәм шуңа күрә, тиз генә берләшергә уйлап, уртак карарга киленде: корабны кичекмәстән Җиргә кайтарырга!

Баймурзин, Җиргә төшкәч тә, өч көн җүнләп аңына килә ал­мады. Шул өч көн эчендә, кәгазь-каләм соратып алып, әллә, чын­нан да, төшенеп, әллә ни язганын үзе дә белмичә яза башлады. Ни гаҗәп: моңарчы бер авыз сүз дә гарәпчә белмәгән Баймурзин шул телдә сырлады. Икенче вакыт аңына килгәндә, «японамать»тан башка сүзне ишетмәгән кеше японча текстлар язды, әллә нинди африка телендәге – соңыннан ачыкланганча, шумер телендәге – сүзләр дә бар иде ак кәгазь битендә! Тик, никтер, русча һәм ин­глизчә язмады. Югыйсә, икесен дә яхшы белә иде!

Аның язмалары кыска җөмлә-сүзләрдән генә торып, бер кара­ганда, әллә ни әһәмияткә дә ия түгел кебек: Ләиллаһы иллаһу... (шунда өзелә), аннан соң: «Әлиф. Ләм. Мим. Ра» кебек белгечләр дә аңламаслык сүзләр генә. Әмма аны старт алдыннан башкалар белән беррәттән чукындырган игумен Иофов бик акыллы рухани иде. Өч көннән соң, Баймурзин айнуга, рөхсәт сорап, чит кеше югында, шаһитләрсез генә сөйләшергә булды. Рухани нидер си­зенә иде, күрәсең. Аннан соң ул Баймурзин язмаларын ислам дине белгеченә дә күрсәтеп өлгерде, «Ләиллаһы иллаһыны» яхшы белсә дә, «Әлиф. Ләм. Мим.», кызганычка каршы, аңа таныш түгел иде. Тик имамга бу язманы ник күрсәткәнлегенә бик үкенде, шуңа күрә, бәхетенә каршы, алдан ни өчен икәнлеген әйтмәгәненә сөенеп бетә алмады. Поп атакайның куркырлыгы да бар иде шул: 1994 елда галәмгә очкан казакъ космоновты Тәлгать Мусабаев, корабтан чыккач, ниндидер көтелмәгән хәл булып, чак кына ачык галәмгә очып китмәде, менә-менә һәлак була дигәндә генә, ниндидер могҗиза космонавтны әлеге бәладән йолып калган һәм, соңын­нан үзе үк раславынча, ошбу гамәл Ходай Тәгалә эше булырга тиеш иде. Мусабаев шуннан соң Коръән-Кәримне өйрәнергә ке­решеп: «Мин Аллаһка ышанам!» – дип бөтен дөньяга аваз сал­ды. Уен эшмени?! Өстәвенә, бу Ичкерия халкы шәригать байрагы астына тупланып яткан һәлакәтле, татарлар исә мөстәкыйльлек таләп иткән тынгысыз вакытлар иде!

Әлеге вакыйганы тиз генә йомдылар да тынычланган кебек булдылар. Монысының җеп башын чуалту тагын да җиңелрәк: ко­рабның галәмгә очуы план буенча түгел, ул штаттан тыш каралган иде. Әүвәл, нигәдер, аны НАСАдан бик нык яшерергә теләделәр. Соңыннан хисап төзелде: әлеге очыш булмаган һәм планлашты­рылмаган да... Шул рәвешле татар егетенең галәмгә чыкканлыгын татарлар үзләре генә түгел, хәтта дөнья җәмәгатьчелеге дә белми калды...

Рухани Иофов кына тынычлана алмады. Ул көннәрен генә тү­гел, хәтта төннәрен дә Баймурзин янында үткәрә башлады. Исәбе тәре үптереп, аннан христиан динен кабул иттерү иде. Иофов ку­лына чын алтыннан коелган алагаем зур тәре тотты. Әгәр «барып чыкмаган» космонавт: «Христиан динен кабул итәм!» – дип рәсми рәвештә белдерсә, аңа тау-тау алтыннар да вәгьдә ителде. Шуңа өстәп ул күктә Христос белән очрашканлыгы хакында сөйләргә тиеш иде. Тик максатына ирешә алмагач, бу эшен ул да ташлады.

Баймурзин очу үзәгеннән китеп, берничә ай вакыт узгач кына, поп терсәген тешләргә соң икәнлеген аңлады: Баймурзинны бернигә карамыйча сындырырга, алтын таулар вәгьдә итәргә яисә җитәк­челек тарафыннан шүрләттерергә кирәк булган икән! Шулай да ул Баймурзиннан әлеге вакыйга хакында 7 ел буе беркемгә сөй­ләмәскә дигән документка кул куйдырттыруга иреште. Җиде елдан соң сөйләсә сөйләсен шунда! Аңа ул вакытта беркем ышанмаячак инде.

Әлбәттә, Байтимер Баймурзин бу хакта берәүгә дә сөйләмәде һәм сөйләргә исәбе дә, теләге дә юк иде. Тик дөнья бит бу. Әлеге хәлләр Байтимернең (аныкын гына түгел!) тормышын янә, капылт кына үзгәртеп, айкап ташлар дип кем уйлаган да, кем фаразлаган диген?!

Йа, Аллаһым, бар да синең кодрәтеңдә!..

Бу юлы җир йотармы?

Бер дә бер көнне тиктомалдан гына Әллүки күленең суы юкка чыкты!..

Шуның артыннан ук авылның үзен дә якын көннәрдә җир йо­тарга мөмкин дигән шомлы хәбәр таралды...

Бу яклардагы җирнең инде икенче мәртәбә убылып, авыл кадәр­ле авылны үзенә йотасына ышанмаган кеше булдымы икән, юкмы икән?..

Җир элеккеге Әллүки күленнән шактый ары – авылны чыгып, ярты чакрым ара мари ягына таба киткән төштә – убылып, Аллага тапшырдык, кара авызлы төпсез упкын үзенә йотачак ди, имеш!.. Бу хәбәрдән соң, дөресрәге, бер төн эчендә Әллүки күленең юкка чыкканлыгын үз күзе белән күргәч, ул көннәрдә олысы-кечесе җен-шайтанга каршы дога укыды, исенә төшкән саен, авыз эчен­нән белгәннәрен кабатлады, иреннәр кыймылдаудан туктап тор­мады... Ни әйтсәң дә, адәм ышанмаслык хәл: бер төн эчендә күл чаклы күл юкка чыксын әле! Аның астында шаулап агып утырган чишмәләр дә, бу хәлгә куркып калгандай, кибеп корыган. Әбелхәят чишмәсе – Әллүки күле – ай саен бер мәртәбә кимеп торган чагын­да гына, үзенең Оҗмах суын – Кәүсәр кебек сихәтле тереклек там­чыларын – кешеләргә бүләк итүче изге чыганак та челтерәвеннән туктап калган иде...

...Нәкъ шул төнгә каршы Борис Айсинны үтереп, авыл кырыендагы зират коймасы янында үскән куе кычыткан арасына китереп ыргытканнар.

Бу хәл дә Байтамак авылы халкын чалт аяз көнне яшен суккан­дай итте: аңарчы мондый фаҗигане күргән-ишеткән авыл түгел иде ул... Түгел иде!..

Кем? Кемнәр?! Нигә?!

Ошбу сорауларның йомгагы турыдан-туры Байтимер Баймур­зин буразнасына таба тәгәрәде. Менә берничә ел инде туган ягын­да агрофирма оештырган Баймурзин моннан берничә көн элек кенә Борисны эштән куып чыгарган иде. Борис шуннан соң өч көн, өч төн, ләх булып, исереп йөрде дә суга төшкәндәй юкка чыкты. Аңар­чы ике сүзнең берсендә, бөтен авылга ишетерлек итеп, кемнәр­недер иң соңгы сүзләр белән сүкте, янады: «Күрсәтәм әле мин сезгә!!! Адәм актыклары! Ваһабчылар! Бэн Ладен калдыклары! Сталин кирәк сезгә!» – дип җикеренде ул. Тәмам исерүе җиткәч, Сталинны чакырды: «Сталин! Кайда син? Кил әле безнең авылга, ә! Пожалысты! Кил инде! Өтермәнгә олактыр әле шуларны!!!»

Борисның үле гәүдәсен зират коймасы янындагы куе кычыткан арасыннан тол хатын Саниянең чылбырыннан ычкынган Маһмай кушаматлы усал эте табып алды.

Мари авылыннан Байтамакка көтү көтәргә ялланган Кирәмәт шул көнне авылны тагын бер кат шаккаттырды:

– Борис абыйны кем үтергәнен мин беләм! – диде ул. Аны шун­дук, читлекле машинага утыртып, районга алып киттеләр.

Бер килсә, килә бит ул! Борһан шул төнне, каравылдан кай­тып килгәндә, Хөллиевнең ике катлы таш пулаты янында бер та­ныш шәүлә күргән. Ул, шәүлә генә булмыйча, Альберт Хөллиев үзе булып чыккан икән, ди! Теге чакта билгесез кешеләр үтереп ташлаган авылдашлары, «олигарх» Хөлли малае!.. Монысы да адәм ышанырлык хәл түгел иде! Үлгән кеше, капылт терелеп, ка­береннән купсын инде! Борһанның бу хәбәренә каршы: «Элек эчеп йөргәннәрең чыга! Ычкынгансың син! Түбәң чалшайган!!!» – ди­деләр. Әмма... Ләкин Борһан бер дә ычкынмаган, капка түбәсе дә, баш түбәсе дә үз урынында, кыскасы, ул үз акылында иде: теге кешенең гәүдә-кыяфәте генә түгел, тавышына тиклем тач Хөлли­евнеке иде ләбаса!..

Йә, менә шушы хәлләрдән соң авылны җир йотачак дигән хәбәргә ышанмый кара инде?!

«Үзең ярлыка күр төрле бәлаләрдән, йа, Әл-Хааликъ!» – дип җиде көн буена йөзәр мәртәбә кабатлады мәчет картлары. Атна бу­ена ун дистә мәртәбә Аллаһы Тәгаләнең ошбу гүзәл исемен телгә алсаң, Ходай куркыныч казалардан саклар, ди. Ярдәменә мохтаҗ бәндәләре катына үзенең саклаучы фәрештәләрен җибәрер, ди Җә­мил хәзрәт.

– Иннәә лилләәһи үә иннәәә иләйһи рааҗигун. Әллааһүммә гиндәкә әхтәсибү мусыййбәтии фә әҗир-нии фииһәә үә әбдилнии минһәә хайра, – дип кабатлый һәр намазында Җәмил хәзрәт һәм мәгьнәсен дә тәфсир кыла иде: «Әй! Раббым! Без – Аллаһы Тә­галәнекеләр. Сиңа әйләнеп кайтачакбыз. Шушы казаларның сава­бын, әҗерен насыйп итче безгә! Шуларны кичерәсе хакына хәерле куанычлар насыйп ит!..»

БАКЧА КАРАВЫЛЧЫСЫ

Байбулат ага пенсиягә чыккач, вакыт-көнне ничек уздырырмын дип борчылган иде. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына ди­гәндәй, күңеле тарта торган эш килеп чыкты тагын: Кәрәкәле күл буенда хәзер «Байтамак» агрофирмасының элеккесенә караганда да зуррак алма бакчасы бар. Әйе, алма бакчасы электән – ул колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә үк – бар иде монда; соңгы елларда ул ташландык хәлгә килеп, аны инде ботарлап бетерергә өлгергән­нәр иде. Кыскасы, Байбулат ага, үзе шаярып әйткәнчә, хәзер шунда «алма директоры». Бакчаны (алмагачларның күбесе электән утыр­тылган булса да, хуҗасыз торганлыктан алар кыргыйлана башлады­лар) яңабаштан диярлек яңартып чыктылар. Карт көч-куәте ташып торган, тынгысыз бер кеше булганлыктан, «Алма» туган-як музеен оештырырга да өлгерә, бакча үстерергә дә җитешә иде.

Мәгълүм ки, Байбулат агада музей оештыру теләге Себер якла­рын урап кайтканнан соң туды. Алма үстерүне исә ул, Байтимер белән Ходай эше дип, үзенчә шаяртып сөйләшергә ярата. Аның, дөресен генә әйткәндә, музее да улы Байтимер ихтыяры белән төзелә инде. Әүвәл исемен «Татар тарихы» музее дип атамакчы иде. Тик «әлеге» сүз музей чаклы музейның бар мәгънә-асылын үз эченә сыйдырып бетерә алмый кебек. Башта ул моны күңеле белән сиземләде, әлеге фикер-хис тәмам әзер булгач кына, акыл шәрәфләренә килеп җитте: музейның исеме башкача булырга тиеш! Бәхеткә каршы, андый исем табылды тагын. Моңа исә Байбу­лат аганың алма бакчасы «директоры» булуы ярдәм итте бугай: әлеге башлангыч «Алма музее» дигән атама алды! Әлбәттә, ошбу исемгә каршы килүчеләр баштарак күп булды. Аны авылда Камай атлы як­ташы белән күрше Ябалак авылында тарих дәресләре укыткан (Бай­тимер аны мәктәпкә җитәкче итеп куярга да уйлый) Хәким тарихчы гына яклап чыктылар. «Бу «Алма музее» булачак!» – диде Баймур­зин, ахыргы сүз барыбер аныкы иде. – Алмага музей ачабыз! Адәм балаларының Җирдәге тормышы алмадан башлана. Бу «Ходай китабы»нда әйтелгән! Шунысын да искәртергә кирәктер: Байти­мернең «Ходай китабы» дип сөйләнүе, әлбәттә, беренче нәүбәттә атасы Байбулат агага ошап бетмәде. Ул төчелекне өнәми, әти кеше буларак, атеистик тәрбия алып үскән малаеның күңеле белән күк­нең ничәнче катында икәнлеген дә белә ләбаса... Мәктәп балалар­ны «Дин – әфьюн! Алла юк!» – дип өйрәтте. Байтимер очучылар мәктәбендә укыганда да, әлеге тәрбия һәм гыйлем сәясәте артла­рыннан тагылып йөрде. Байбулат ага үзе дә коммунист. Партиягә кермәсә, аны берәү дә колхоз рәисе итеп куймый иде. Дөрес, әби­сенең оныгына яшьтән үк догалар өйрәткәнен ул хәтерли, Байти­мернең хәтере үткен булып, әбисе белгән дога-әфтиякләрне малай шунда ук эләктереп ала. Хәтта кечкенә вакытта бермәл: «Мин, зур үскәч, мулла булам!» – дип тә йөрде. «Улым, нишләп мулла бу­лырга уйладың әле?» – дип шаяртып сорагач, Байтимер чатнатып: «Чөнки мулла бабай көн саен авылдагы иң биек урынга менә!» – дип балаларча җавап бирә торган иде. Ул вакытта тирә-юньдәге авылларның берсендә дә мәчет калмаган, теге елларда аларның барысының да диярлек манараларын кисеп чыкканнар, ә менә күр­шедәге Айбаш авылында һәм Байтамакта мәчетләр әлеге афәттән исән-сау котылып калганнар. Айбашта ул заманда хәзерге кебек җомга намазларына йөрмәделәр бугай, ә менә Байтамакта мәчет беркайчан да «эштән» туктамады дисәң дә була торгандыр. Дөрес, ул элегрәк колхозның суган склады булып та хезмәт итте, соңрак аны, чүп-чардан аралап, юып, чистартып, колхозга төзелеш от­ряды белән килгән студент халкына торак урын да әмәлләделәр, тик соңыннан барыбер мәчет булып кала алды. Моның исә бик гыйбрәтле, үзен генә дә китап итеп язарлык могҗиза белән тулы кызыклы тарихы бар. Хрущев хакимлек иткән чордагы «сәяси яз» вакытында авылга Себер якларыннан элеккеге мулла малае Габдул­ла (халык телендәге исеме «Апуш») кайтып төшә. Шул Апуш, үз белдеге һәм үз көче белән диярлек (төнлә аңа кайбер авылдашлар да булыша!), манарасы киселмичә исән-имин калган Байтамак мә­четен чистартып чыгара һәм бер җомгада бөтен авылга ишетелер­лек итеп (аның үзе белән алып кайткан тавыш көчәйткеч торба­сы да булган дип сөйләделәр!) азан әйтә! Тыштан караганда гына Ходай Тәгаләне тану юлыннан читләшкән авыл әүвәл шак катып, аннары елый-елый тыңлый бу азанны! Апуш мәэзин азанны әй­теп бетергәч, ул вакытта бердәнбер ябылмыйча калган Казандагы Мәрҗани мәчетендәге кебек вәгазь сөйләр дип көтәләр. Тик Апуш мәэзин вәгазь сөйләми, бөтен авылга яңгыратып, матур тавышы белән көйли-көйли, авыл халкына саулык, бәхет тели, дөресрәге Ходайдан сорый. Авыл өстенә якты бер нур белән иман иңгәндәй була, күңелләр шатлык белән тула, хәтта кинәт кенә исә башлаган җил дә авыл өстенә таба шуышкан кургашын кебек болытларны кире якка куалый башлагандай була. Иң ахырда Апуш мәэзин, үзалдына сөйләнгәндәй генә, ошбу сүзләрне әйтә: «Колхоз предсе­дателе Баймурзинның тиздән ир баласы туачак, Байтимер атлы бу ир бала дөньяга якты нур белән киләчәк, бу бала – илаһи Күк бала­сы – Ходай Тәгалә баскычының иң югары катына менәр! Партком секретаре Аблаевның хатыны, печән өсте тәмамлангач та, корсакка узачак һәм дөньяга сау-сәламәт бала китерәчәк! – Шуннан соң озак кына пауза булып тора. – Һәм монысын әйтим микән, юк микән дигәндәй генә, сүзен болай дип тәмамлый: – Минем мәчеттә азан әйткәнне Байтамакның өч кешесе, кача-поса барып, райүзәккә җиткерерләр, райком секретаре Мостаев, җыелыш җыеп, тиз арада колхоз председателе белән партком секретарен партиядән чыгарт­тырачак! Һәм ошбу вакыйгадан соң нәкъ атна ун көн булды дигән­дә, райком секретаре Мостаев бу эшенә бик каты үкенәчәк! Моста­евның тәүбәгә килгәнен күкләрдә күреп торган Аллаһы Тәгалә аны гафу итәр! Киләчәктә мине мәчет манарасына менеп азан әйтүдән тыячак яки шул уй белән яшәгән Адәм пәйгамбәр балаларын үзең хөкем итәрсең, йа, Раббым! Калганы өчен мине җаваплы итмә, Хо­даем! Сиңа каршы булган гамәлләре өчен Синең каршыңда бәгъзе адәмнәрең җавап бирсен! Аллаһы Әкбәр!»

Күп еллардан соң күккә ашачак, соңрак Җир үзенә йотачак авылны шул вакытта яшен суккан кебек була! Икенче көнне, таң атканда, авылның хәтта әтәчләре дә кычкырмый, тавыклар капылт кына күкәй салудан туктый, сыерларның җиленнәре бушап кала. Ә халык нишли? Нишләсен – афәт, йә могҗиза көтә!..

Бу вакыйга Байбулат Баймурзинның башына имән күсәк белән китереп суккандай итте. Апуш белән тиз арада берәр нәрсә хәл кылырга кирәк иде. Ул аны, гадәттәгечә, идарәгә чакыртып торма­ды, өенә үзе барды. Тегесе, ул килгәндә, намаз укып маташа иде, гайрәтләнеп, шартлар дәрәҗәгә җитешеп килгән председатель, аның намазда утырганын күргәч, кинәт туктап калды, туңкайган Апушны кирза итеге белән тибеп җибәрүдән аны ниндидер көч саклап калды шул чакта. Ул намаз беткәнен түземсезләнеп көтә башлады. Ни гаҗәп: шул кыска гына вакыт эчендә ярсулы пред­седатель берчак тынычланырга да өлгергән, алай гына да түгел, чыраена нур да кунган кебек иде.

– Беләм, Байбулат туган, беләм! Тик ашыкма, ярсыма әле син, җәме! Мине тыңла. Борчылма, сиңа чуртым да булмаячак! Моста­евның малае, авариягә эләгеп, исән-сау калган дип ишеттем?

Ул җикеренәсе урынга, бу Апушы – мулла калдыгы – аннан со­рау алып маташа түгелме соң? Тик барыбер тыныч иде әле Байбу­лат председатель.

– Шуннан?!

– Шуннан шул: ул бала хәтерен югалткан дип ишеттем. Ата-анасын да танымый икән.

Баймурзин бу чаклысын гына үзе дә белә. Җыелыштан соң «бе­ренче» Байбулатка әлеге кайгысы хакында күз яшьләре белән сөй­ләде. Нәкъ аны алып калып, кайгы уртаклашканына Баймурзин ул чакта бер дә аптырамады, чөнки ул райондагы иң алдынгы колхоз­ның гаярь җитәкчесе, «беренче» белән алар дус-тату яшиләр иде.

Апуш сандык артыннан су тутырылган бер шешә алып, Бай­мурзинга сузды: «Менә бу чишмә суын Мостаевка илтеп бир әле! Кашыклап малаена эчерсеннәр. Аш кашыгы белән түлке. Атна-ун көннән соң бала ата-анасын таный башлаячак, Алла рәхмәте белән...

Баймурзин бу юлы тагын да гаҗәпләнебрәк калды, әлеге халәте аның ачуын тагын да көчәйтте:

– Нишләп мин синең бу әкиятеңә ышанырга тиеш, ди, әле?!

Апуш дәшмәде. Өстәл өстендәге ашъяулыкны кырыйга куеп, аннан агач кашык алды, ул кашыкка баягы шешәдән чак кына су тамызды һәм: «Мә, эч! – дип Баймурзинга сузды. – Теш сызла­выңны момент басачак!» Чынлап та, Байбулатның төне буе теше сызлап чыккан иде! «Кайдан белә мәлгунь бу турыда», – дип уй­лады председатель. Тик ул, иртән көзгегә дә карарга вакыты бул­маганлыктан, сызлаган теш турысындагы сул як яңагының шешеп чыкканлыгын тоймаган, сизмәгән иде. «Курыкма. Эч! Курыксаң, башта үзем эчеп куям!» – дип, Апуш җәһәт кенә аның кулындагы кашыкны алды да суны үзе эчте. Аннары теге шешәдән кашыкка тагын су салып, Баймурзинга кире сузды. Эчте Байбулат суны һәм шул мизгел эчендә үк сыкрап торган тешенең сызлавы да басылды.

Апуш:

– Аллаһы Тәгалә белән ант итеп әйтәм, мин шаяртмыйм! Ил­теп бир бу суны Мостаевка! Әгәр дә мәгәр сүзем ялган була икән, Мостаевыгыз мине Себер җибәрсен! Әтине җибәргән кебек!

Бу сүзләргә каршы Баймурзин берни дә әйтә алмады, шешәне алып, урамга чыгып китте. Байбулат ага әле дә хәтерли: шундук, шешәне тотып, райүзәккә китте ул, «беренче»нең өйдә юклыгын чамалап, туп-туры шуларга барды. Баласы хакына дөньядагы мөм­кин булган бар нәрсәне эшләргә әзер булган әни кеше, әлбәттә, суны шундук малаена кашыклап эчерергә кереште. Ике атна буе­на диярлек ире бу хакта бер нәрсә белмәде. Көннәрдән бер көнне алар гаиләсенә могҗиза иңде: малай таң белән торып эшкә китәргә әзерләнгән әтисе янына килеп: «Әти, мин дә синең белән эшкә ба­рыйм әле!» – дип аваз салды. Малаеның хәтере уянганын күргән Мостаев, лып итеп, идәнгә утырды, аннары, беркавым шулай тын­сыз-өнсез торганнан соң: «Улым!» – дип кычкырып, аны кочагына алды. Ул таңда Мостаевлар яшәгән өй түбәсе кубып күккә ашты. Ачык түшәмле өй эченә иртәнге кояш нурлары кереп тулды, ата белән ана бу мизгелләрдә җирдә яшәмиләр дә кебек. Алар йөзәләр, алар кояш нурлары белән тулган күктә йөзәләр иде!

Ул тиз генә хатынына малайны киендерергә боерды. Барлык таләп-шартларга каршы килүгә карамастан, баланы үзе белән эшкә алып китте! Ул көнне алар райком бюросында Казаннан килгән иптәшләр катнашында Баймурзинны партиядән чыгару хакын­да карар кабул итәргә тиешләр. Партиядән чыгару турыдан-туры эштән азат итүне дә аңлата иде.

Ул көнне бюроның «мунча ташы» каты кызды. Байбулат ага аны хәзер хәтерләми дә: Кем нәрсә әйткән, кем аны ни дип гаепләгән – исендә-хәтерендә булыр иде, ләкин ул җыелышта күңеле, уйлары белән катнашмады да диярлек, ниндидер сәер халәт биләп алган иде яшь председательнең эчен-тышын ул вакытта. Чөнки кабул итү бүл­мәсендә ул «беренче» малаен танып, Апуш мәэзин әйткәннәрнең дөреслеккә чыгуын күргән иде һәм шул аптырау-галәмәтләрдән һаман арына алмады. Җыелыш беткәч, атылып диярлек авылга кайтып китте, машинасын башка чакта ишегалдына – капка эченә кертеп куя иде, бу юлы урамда гына калдырып, бәрелә-сугыла, өенә керде дә, шкафтан башланмаган читүк алып, тустаган-мазар­га салып тормыйча, авызыннан гына эчеп тә бетерде. Аның моңар­чы аракы дигән нәрсәгә телен дә тидереп караганы юк иде, хәзер ул исерү халәтенең килгәнен көтте. Тик шыр аек килеш калды. Берзаман үтереп йокы басты, һәм ул чоландагы такта сәкегә ауды. Бөтен гаиләне генә түгел, колхозны шаккаттырып, Баймурзин ул көнне кичкә чаклы уянмыйча йоклады. Авылга: «Безнең персине эштән алганнар, мулла малаен кире Себеренә озаталар икән!» – дигән хәбәр үзеннән алда кайтып җитсә дә, иртәгә ни буласын да, ничек тормыш итәчәге хакында да уйламады Баймурзин. Уянып киткәндә, үтереп башы авырта иде. Сәке янәшәсендәге артсыз урындыкка кемдер бер шешә су китереп куйган. Үрелеп кенә шул шешәне алды да бер сулышта эчеп тә бетерде. Гаҗәп һәм шаккат­малы хәл булды бу: баш авырту шундук юкка чыкты, әйтерсең кемдер дымлы тастымал белән сөртеп алды баш авыртуны!!! Корт керергә тиешле күңеле тыныч, бик тыныч иде. Гүя бүген райком бюросы утырышы булмаган, менә хәзер ул кичке нәрәт бирергә идарәгә барырга тиеш!..

Идарәгә барды ул кичне Баймурзин, ләкин үзе генә түгел, Мостаевның шәхсән өенә килеп, үз машинасына утыртып алып барды. «Беренче» көне буе Казанда йөреп, күрәсе кешеләрен күреп, керәсе танышларына кереп, иртән бюро карары белән пар­тиядән һәм эштән чыгарылып ташланган Баймурзинга булган «чин»нарын кире кайтаруны кайгырткан икән! Рәхмәт төшкере, үз максатына ирешкән иде Габдерәхим Мостаев дигән партия райко­мының беренче секретаре!..

...Җиденче дистәне ваклаган Байбулат аганың фикер «алмасы» хатирәләр бакчасы буйлап әнә кайларга таба тәгәрәп китте! «Әл­лүки» күле кимегән чагында гына күренеп ала торган Әбелхәят чишмәсенең суы, чыннан да, зур сихәткә ия икән шул!!! Дөнья­да су хәтереннән дә зуррак хәтер юк!.. Су хәтеренә дөнья ярал­ганнан башлап бүгенге көнгә чаклы, хәтта киләчәктә ни буласы хакындагы мәгълүматлар да салынган. «Әллүки»дәге Әбелхәят чишмәсенең серен ил галимнәре генә түгел, дөнья галимнәре дә менә утыз елдан артык өйрәнәләр һәм әле һаман да очына чыгып җитә алганнары юк. Һәр фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен галимнәр соңыннан ак кәгазьгә төшерәләр. Алма бакчасы гөрләп үсеп уты­ра, «Алма» музее да инде ишекләрен ачып кызыксынучыларны ка­бул итә башлады. «Миңа, мөгаен, мич башына менәргә дә вакыт җиткәндер», – дип уйлады Байбулат карт, шаулап чәчәктә утырган алмагачлар янындагы бер сәер алмагачның шәрә кәүсәсенә карап. Майның унбишләрендә йөздән артык төрле алмагачның һәрберсе шаулап чәчәк ата, ә бу агач исә июнь башында Сабантуй алдыннан гына чәчәккә бөреләнә һәм аның әле бер дә алма биреп караганы юк. Алмагач, гадәттә, бер елны җимеш бирсә, киләсе елда ял итә. Ә бу алмагач һаман ялда. Ә чәчәккә нигә бөреләнә дә Сабантуй вакытында гына ни сәбәпле чәчәк ата соң бу сәер алмагач кисәге?! Әллә бу да аның малае Байтимер кебек үз вакытында чәчәк атмаска «подписка» биргәнме!!! Улы бу хакта берничә елдан соң гына сөй­ләде. Юкса, әтисенә теге чакта ук серне чишкән булса да яраган ләбаса! Ата үз баласын сатсын димени инде! Үзе теләп ФСБ кап­кынына илтеп тыксынмыни? Имеш, кул куйган, серне чишмәскә «подписка» биргән...

Йа, Әл-Варис, үзең сакла!..

ЯШЬ АЛМАГАЧ БОТАГЫ КЕБЕК НЕЧКӘ АЙ...

– Әгәр бабаңның алтыннарын тапмаган булсаң, авылда калмый идең инде син, улым. Нишлисең җирдә, кесәң такыр килеш.

– Белмим, әти, белмим. Может, калган да булыр идем.

Байтимер шулай диде дә беравык тынсыз торды. Ул эченнән генә әтигә сөйләргә микән теге хәлне, юкмы дип уйлана һәм әле һаман ныклы гына бер фикергә килеп бетә алмый иде. Сөйләсәңдә, ышанмас! Бәлки, ышаныр? Ни дисәң дә әти бит. Ул аның юк бар сүз сөйләмәячәгенә, әлбәттә, ышаначак. Яшь вакытта ук хә­терли: Апуш мулла белән якын дуслар иде бит алар. Әнә Борис абый малае Варисны Гарәбстанга ук җибәреп укытырга акчасын тапкан. Ә үзе Казанга китеп барган Мәхмүт хәзрәт урынына Байта­мак мәхәлләсенә имам итеп Варисны түгел, Апуш мулланың оны­гы Җәмилне билгеләттергән. Аңламассың бу картны!

– Җәмил хәзрәт бик акыллы, җайлы, гыйлемле кешегә охшаган. Сиңа күктә очраган галәмәт ни булды икәнлеген аннан сорап ка­рыйммы әллә?

– Әти, әйттем бит инде, ике ел вакыт бар әле минем. Сиңа ал­данрак сөйләдем. Ачуланма, әти, алма бакчасына син алган яңа каравылчыны күрмәсәм, бәлкем, әлегә сөйләми дә торган булыр идем. Ни исемле дисең әле син аны?

Кинәт бирелгән бу сорау Байбулат аганы каушатып җибәрде, чөнки яңа каравылчының исемен хәтерләми ул. Әллә белеп оныт­ты, әллә, чынлап та, белми.

– Тел очында гына тора инде менә.

– Әти, аңладым. Исемен дә белмисең син аның! Бер белмәгән кешене каравылчы итеп алгансың!

– Беләм! Ник белмәскә?! Мин ул кешене әллә кайчаннан ук беләм шикелле инде менә!

– Шикелле булгач, әйбәт инде ул...

– Ярый, тынычлан әле, белмәсәм, онытканмындыр гына. Со­рармын үзеннән, бүген үк.

Әтисенең борчыла башлаганын күреп, Байтимер аны ты­нычландырырга ашыкты:

– Ярар инде, әти, борчылма юк-барга. Менә бу Галин дигән кеше белән нишләргә диген син? Әллүки күле шуның аркасында гына юкка чыкты, диләр... Гаҗәп! Моңа ышанасы да килми, әлбәт­тә. Ышанып була торган хәл түгел! Элек акчалылар әйбәт җирләр­не, күлләрне сатып кына ала торганнар иде. Бу акча да чыгарып тормаган! Безнең Тәбәнәк тау урманына да кызыга икән. Привати­зациялим дип әйтә икән, ди.

Карт ризасыз рәвештә Байтимергә күтәрелеп карады.

– Нишләп «ди» дип утырасың әле син! Күл хәтле күл җир асты­на убылып төшеп китте. Хәзер урман дип йөри дисең. Нишләп аны үзең барып белешмисең? Син бит ул тирәдә...

– Әйе, әти, авыл кешеләренә бүлеп биреп, фермер хуҗалыкла­ры оештырам дигән идем! Шуннан ни?! Әле аэродром төзергә дә исәп юк түгел иде. Бәхти әнә атлар фермасы ачарга да хыяллана. Тик Камышлыда эшләре бармый әле аның.

– Минемчә, Әллүки күле кире кайтыр, бәлкем. Камай да шулай дип сөйләп йөри икән. Бәлки, анда шифаханә кебек, үз кешеләре­без өчен генә инде, берәр дәвалау пункты ачаргадыр?

– Әти, анда бүген бер нәрсәдә ачып булмый әле. Ул җиргә әнә хуҗа табылырга тора. Зур түрә. Ул кешенең теләсә кайда сүзе үтә. Аннан соң, әти, пожалысты, шул җүләр Камай сүзен сөйләп йөр­мәгез инде, ә! Кеше көлдереп!

– Ышандырып сөйли бит ул, шайтан малай!

– Әйе! Ышанган, ди, берәү аңа! Әнә киленең Нурбикә кебек хыялыйлар ышаналар! Хәзер икесе дә күлнең кире кайтканын кө­теп йөриләр.

Байбулат ага дәшмәде.

– Син әйт әле миңа: Кабык күле буендагы урманны, мин әйтәм, әллә төпләп атасы инде? Урман димәсәң хәтере калыр. Безнең бит Әбиләр сазлыгы буенда, әнә нинди яшь яңа урман күтәрелеп килә. Тәбәнәк тау урманы да безнеке әле хәзергә.

– Әбиләр сазлыгының аргы ягында Камай күптән Сабантуй мәйданы ясап куйган икән инде. Шулай дип ишеттем.

Байтимер, тагын бер тапкыр әтисе авызыннан Камай сүзен ишеткәч, бу юлы ачуланып тормады, бары көлемсерәп кенә куйды.

– Ул Камаегыз кичә минем янга да кереп утырды. Син дәүләт төзеп маташасың, ди. Бар эшең дә уң бара. Тик дәүләтеңнең нигезе бар, стенасы бар, түбәсе генә тишек әлегә, ди. Нинди түбә турында сөйлисең, дим? Дәшми. Барыбер түбәгез юк сезнең, ди. Һаман үзе­некен тукуын белә. Рәсәегезнең дә түбәсе тишек, шуңа күрә ачык түбәдән кар-яңгыр кереп утыра, берзаман ул су фундаментыгызны чылатып, нигезегез дә ишеләчәк әле, ди. Нәрсә әйтәсең аңа, малай­ның үз түбәсе киткән вакыт булгандыр инде.

– Миңа да сөйләп китте ул боларны, алма бакчасына килеп. Теге яңа каравылчы белән бергә идек. Ул да тыңлады. Соңыннан: «Бу баланы ошаттым мин», – диде. Кай җирен ошаткандыр? Матур итеп сөйли белүендерме?Шулчак капкадан, атылып-бәрелеп, корсагы борынына җиткән Нурбикә килеп керде. Ул, капкасын да ябарга онытып, ишегалды­на узды, бусага төбендә Байтимер белән каенатасын бергә күреп, әүвәл шатлангандай итте, аннары, сулышына каба-каба, аларга яман хәбәр җиткерде: «Борис абыйның үле гәүдәсен тапканнар! Зират буендагы кычытканлыкта!» Байтимер хатынының болай, атылып-бәрелеп, йөрүен күргәч: «Нигә үзеңне сакламыйсың», – дип ачуланырга теләде, ләкин ачкан авызы шул килеш калды.

Әлеге хәбәр икесен дә яшен суккандай итте. Байбулат ага, апты­рап, малаена карады.

– Юк, әти, мин аны эшкә кире алган идем инде. Дөресрәге, айны да кил, гариза яз, кире элеккеге эшеңә урнашырсың дидем. Хәтта элеккеге урынга да түгел... Тагын да зуррак эшкә. Теге олигархны кем дидең әле син, фамилиясе дим? Әйе, Галин. Аның янына ба­рырга тиеш иде ул! Әллә, әллә, шул бандитлар... – Байтимерның сүзе капылт өзелеп калды, буенда бала йөрткән хатыны янында бу хакта сөйләшәсе килмәде бугай.

Шул кичне Байтимер Баймурзинны, Казанга алып китеп, вакыт­лы изоляторга ябып куйдылар... «Әллә Борисның үлемендә мине гаеплиләр инде! Аңламассың» – дип уйлады Баймурзин. Баксаң, аны башка нәрсәдә гаеплиләр икән, һәм сорау алуны да полиция оештырмады... Ләкин эшләр ул уйлаганча ук гади генә түгел икән. Төн уртасында Баймурзинны Түбән Новгородка ук алып киттеләр. Аның соравына каршы бары бер генә сүз белән: «Коррупциягә кар­шы көрәш акциясе» – диде сары мыеклы капитан. «Кара боларны, эшләргә дә ирек бирмиләр бит!» – дип көрсенде Байтимер, аның җавабын ишеткәч.

Борис сүзен дәлил итеп, үзенә зур һәм нахак гаеп ягачакла­рын белми иде әле Баймурзин. Үз хәле хәл булса да, ул, бик бор­чылып, Борис хакында уйлана һәм бу коточкыч хәлгә аның тамчы да ышанасы килми иде. Кемгә кирәк булды икән соң Айсинның үлеме? Бер гөнаһсыз кеше иде ләбаса! Әйе, Байтамак бистәсен оештырып йөргәндә, Байтимернең уң кулы буларак, күпләр белән ачуланышырга да туры килгәндер? Кайбер кешеләрне үпкәләткән­дер дә? Тик... тик шул рәвешле, зират буенда сарык урынына суеп атарлык ни яманлык кылган соң ул?! Борисмы? Юк, Борис бер­нинди яманлык та кыла торган кеше түгел иде. Туры сүзле кеше, дөресен әйтә, каты әйтә торган иде. Ләкин аның туры сүзләре Бай­тимергә башкаларга караганда күбрәк эләгә иде. Алар пыр тузып бәхәсләшә, тик әлеге бәхәснең ахыры, кайсы якның җиңүе белән тәмамланса да, яхшы бетә, алар уртак фикергә киләләр, туганнар кебек кочаклашып, янә эшкә керешәләр.

Байтимер ирексездән авыз эченнән генә белгән догаларын укырга кереште. Һәм аннары: «Әлиф. Ләм. Мим», – дип куйды. Әлиф. Ләм. Мим. Теге чакта кемдер бу сүзләрне колагына пышыл­дады түгелме? Хәер, пышылдап әйтмәде бит: ошбу сүзләрдән бар­ча галәм яңгырап торды сыман... Әлеге сүзләрнең мәгьнәсен Бай­тимергә Мәхмүт хәзрәт төшендереп бирде. Кара, безнең Җәмил мулла белә микән бу сүзләрнең ни аңлатканын? «Бәкара» сүрәсен­дәге беренче аять, әлеге сүзләрне моңарчы берәүнең дә төшенде­реп бирә алганы юк әле», – диде Мәхмүт хәзрәт. Шулчак, кылт итеп, Байтимернең фикеренә балачак хатирәсе килеп кунды: «Ләм, мим...» Мин дәшмәячәкмен... Мин бер сүз дә әйтмәячәкмен... Бу икебезнең арабызда сер булып калачак. Мин «ләм-мим». «Ләм- мим» мин, яме, борчылма!.. Бу бит алар авылындагы, әйе, әйе, авыл кешеләре сөйләшә торган гап-гади сүз, ләкин нинди дә бул­са зур серне саклый торган яки саклау сүзе: Ләм-мим. Бер сүз дә әйтмәячәкмен. Серне чишмәячәкмен... Баксаң, Ходай Тәгаләнең бердәнбер серле аяте икән ләбаса?!»

Камерада пыскып янган ут бүлмәнең болай да шыксыз диварла­рын тагын да шөкәтсезләндергән. Байтимер күзен йомды. Әнә ик­сез-чиксез галәм, биниһая күп һәм гаҗәп гүзәл утлар арасында Җир күренә. Нинди кечкенә ул, уенчык туп сыман гына! Ә шунда хәзер­ге минутларда нинди генә хәлләр булып ятмый торгандыр! Нәрсә­гә, ни өчен, нәрсә хакына? Югыйсә, галәм күзлегеннән караганда, кырмыска оясы кебек кенә бит! Хәзер аның төрле почмакларында хәтәр сугышлар бара торгандыр, кырмыскалар сугыша, кырмыска­лар яши, яратышалар; Җир планетасының берәр ягын караңгылык пәрдәсе каплауга, йөз меңнәрчә гашыйклар күккә күтәрелеп карап, үз йолдызларын эзләрләр, ул йолдызларга багып, вәгъдәләр бире­шерләр. Нинди вәгъдәләр? Нинди хәят бу Җир шары өстендә?! Әйтерсең, гаҗәеп гравитация көче кырмыскаларны үз тәненә сы­ланган балга ябыштырып куйган, кырмыска-адәмнәр шул бал саз­лыгы эчендә. Бал сазлыгы аларның инде күптән эчләрен пошыра, аларның нәҗес сазлыгына чумасылары килә... Юк, юк, болай гына уйлый бу хакта Байтимер, болай гына. Җир галәмнән көлке булып күренә. Әгәр моңа алдан әзерләнмәгән булсаң, галәмгә чыккан һәр кеше, җиргә карап, кычкырып-кычкырып, шаркылдап-шаркылдап көләр иде!!! Үз-үзеннән көләр иде ул! Үзенең бик бәләкәй икәнле­ген тоеп көләр иде. Һәм Җирдәге тормыш хакында шул мизгелдә үк аның карашы, фикере төбе-тамырыннан үзгәрер иде!.. Әнә Кояш Җирне җылыта, караңгылык пәрдәсе каплаган урыннарын ай шул ук кояштан алган нурлары белән яктыртып тора. Җир әйләнә, Җир галәмнең футбол кырында оча, оча-оча яши, әйләнә-тугылана, шул рәвешчә хәят итә!.. Җирдәге һәр адәм баласын да галәмгә алып чыгасы иде дә җиргә төртеп күрсәтәсе иде! Баштарак ышанмый­ча торырлар! Мөселман өммәтеннән булса, шаклар катып, апты­рап, гаҗәпләнеп һәм, әлбәттә, чарасызлыктан, үзенең көчсезлеген тойганнан соң: «Ләиллаһу иллала!» – дияр иде, башка дин нурла­ры аша Аллаһына табынучы булса, бүтән сүзләрне кабатлар иде. Тик алар нинди генә сүзләр булса да, Ходайның бөеклегенә, аның илаһи көченә соклану булыр иде бу. Аннан соң Җирдә кылган яман гамәлләре исенә төшкән очракта, үзен кирәксез, мәгьнәсез бөҗәк белән чагыштырып карап, янә тагын бер мәртәбә: «Йа, Аллам!» – дияр иде.

Байтимер хәзер дә үзен монда алып килгән бәндәләрне: «Эш калдырып йөрисез!» – дип эченнән генә сүксә дә (хактыр ки, Галәмдә булганнан соң да, бигрәк тә соңгы арада Байтимер Бай­мурзин үзенең әлеге халәтенә шулчаклы вак нәрсә дип карый иде ки, аны монда алып килгән погонлы халыкның тынычлыгын бо­зуларына гына аптырый), Байтимер аптырашта иде бу көннәрдә. Алма бакчасындагы яңа каравылчыны күргәннән бирле...

***

Каравылчы гаять озын буйлы, киң җилкәле бер адәм. Ул күп сөйләшми, хәтта сорау биреп, сүз катмасаң, бөтенләй эндәшми. Байтимерне кулга алганнан соң үзенә урын тапмаган Байбулат ага алма бакчасына килде. Монда, ничектер, тыныч аңа. Юлда кил­гәндә исенә төште: әлеге адәмнең исеме Сәхабәме, Сәхабиме иде. Сәхаби... Кызык исем... Сәер исем... Бәлки, аңа атасы «Сәхап» дип кушарга теләгәндер дә, авыл советындагы надан секретарь ялгыш «Сәхаби» дип язып куйгандыр? Борисның исеме кебек. Юкса, аңа атасы «Варис», ягьни дәвамчыны аңлаткан мәгьнәле исем кушар­га теләгән, ләкин авыл советы секретаре – әлифне таяктан көчкә аерган Бибиәсма апа – «В» белән «Б»ны буташтырганнан соң, теге гомерлеккә «Борис» булып йөрде. Йөрде... Байбулат аганың йөрәге дерт итеп куйды. Җаны кайный, эчендә әллә нинди мәчеләр тырна­ша, күңеле дөрес дулкында түгел Байбулат аганың. Әйе, тынычлык эзләп килде ул алма бакчасына.

Алма бакчасын яңарту Байтимер фикере иде. Әле дә хәтерли Байбулат ага: бакчаны утыртыр алдыннан Байтимер ничек ялкын­ланып сөйләгән иде. «Җир өстенең 5 миллион гектар җирен алма бакчалары алып тора», – диде ул җыелган халыкка карап. «Хә­терлим: элек тә бар иде безнең колхозның алма бакчасы. Җитмеш тугызынчы елгы салкыннар вакытында алар өшеп беттеләр. Без алманың нинди файдалы җимеш икәнлеген беләбез. Шуңа күрә кибеттән дә гел алма сатып алырга тырышабыз. Ләкин нинди алма сатып алганлыгыбызны гына белмибез. Һәм нигә аны хәләл акчага сатып алырга тиеш, ди, әле без! Үзебездә үсә торган җимеш ләба­са ул! Һәммәбезнең хәләл ризык ашыйсы килә. Хәләл ризык ул, беренче чиратта, бисмиллалы була. Димәк, чиста ризык. Тик эко­логик яктан чисталыгын аның кем тикшергән? Химия заманында яшибез. Беләбез бит, казылык-колбасаны гына түгел, хәзер ипине дә кәгазьдән әвәләргә өйрәнделәр! Ул җиләк-җимеш, карбыз-ка­выннар тизрәк өлгерсен дип, нинди генә химикатлар кушмый тор­ганнардыр! Шулар исәбендә алма да бар. Без бит алманы гына түгел, хәзер карбызны, йөземне да үзебез үстерә алабыз. Үзебез үстергән ризык, чынлап та, хәләл булачак! Хәләл булу, димәк, бе­ренче чиратта ризыкның экология ягыннан чиста булуы түгелме соң? Без аларны балаларыбызга бирәбез, ул җимешләрне имчәк балалары булган әниләр ашый. Газиз балаларыбызга хәләл ризык ашатырга теләүче кешеләр бармы арагызда? Бар! Беләм! Ә кар­шылар юкмы андый-мондый? Юк! Рәхмәт! Хәзер, авылдашлар, бисмиллаларыбызны әйтеп, эшкә тотыныйк. Хәерле сәгатьтә!»

Менә шулай хәерле сәгатьтә елга буенда алма бакчасы, йө­зем һәм карбыз үсә торган бакчалар булдырылды. Алма бакчасы аңлашылсын да, ди. Әмма йөзем һәм карбыз үсәсенә әүвәл көлеп кенә карадылар. Тик апрель аенда ук утыртылган карбызның урта­ча шалкан зурлыгында җитешкәнен күргәч, бар да тел шартлатты! Ә йөзем уңышын кибеттә сатуга ук куйдылар!..

Баксаң, зур эшкә тотыныйм дисәң, күп тә кирәкми икән! Бай­булат ага, шул турыда уйлый-уйлый, бакча ишеген ачты. Ул бу мизгелдә теләсә нинди хыял диңгезенә чумарга әзер, тик күңел­не шыксыз уйлар гына биләп алмасын; Байтимере кулга алынган­нан соң, ата болай да ярты кеше иде. Байтимер кайткач, ата кеше «зур дөнья» белән элеккеге элемтәләрен инде югалта да башлаган иде, югыйсә, Казанның үзендә генә дә аның күпме таныш-белеше, дуслары бар. Заманында ул да төшеп калган җитәкче түгел иде, түрәләр белән аралашты, хәтта Мәскәүләргә барып йөрде. Янында Байтимер булгач, хәзер күп вакытын Байтамакта гына уздыра һәм таныш-белеш белән алай еш аралашмый карт. Ләкин ата кешенең улына ярдәм итү теләге шулчаклы зур иде ки, ул янә теге чакта­гы халәтенә кайтып, дилбегәне үз кулына алырга тырышты. Бу гамәленең исә максаты бер генә: ул да булса, Байтимерне бәладан йолып калу. Ул каравыл өенә керде дә телефонны күтәрде, шал­тыратты, сөйләште һәм танышларыннан үзенә кирәкле кешенең телефонын таптырды. Табып бирделәр. Элеккеге райком секрета­ре Габдерәхим Мостаевның малае хәзер Казанда зур түрә булып эшли иде. Байтимергә, бәлки, ул ярдәм итәр дигән өметле уй-фи­кер белән аның телефонын җыйды. Фәрит Мостаев теге вакытта Әллүки ярындагы Әбелхәят суы белән яңадан дөньяга туган малай иде. Бар ышанычы шунда иде Байбулат картның! Рәхмәт төшкере, кайлардан исенә килде соң әле авыр вакытта Мостаев малае?! Бай­булат аганың күңеле аз гына урынына утырган кебек булды.

Ул, монда кергәндә, үз уй-мәшәкатьләре белән каравылчының юклыгын да абайламаган. «Кайда йөри бу, – дип уйлады Байбулат ага.– Бакчага чыгып киткәндер әле», – дип, үзалдына сөйләнә-сөй­ләнә, ул тышка чыкты. Кичке күк болытсыз. Алмагачлар ай ну­рында коена. Ул бакча буйлап ары китте. Ләкин каравылчы Сәхаби монда да күренми. Байбулат ага, адымнарын тизләтеп, кызу-кы­зу бар бакчаны диярлек әйләнеп чыкты. Каравылчы беркайда юк. «Менә сиңа мә! Бер белмәгән кешене каравылчы итеп эшкә алалар димени!» – дип, битәрли-битәрли, ул янә каравыл өе янына кил­де. Сәхаби югалды, өй янында да күренми, ишекләре шыр ачык. Теләсәң, бөтен бакчасы белән күтәр дә кит!.. Байбулат ага, медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетеп, бакча ишеге янына килде.

Сәхаби урам якта, бакча ишеге төбендә үк бер хатын-кыз белән сөйләшеп тора икән. Байбулат ага ишекне ачты да ут яктысында хатынның йөзен күрергә теләп, алга сузылды. Тавышын таныган иде тануын. Бу аларның авылыннан Сания исемле тол хатын, ут яктысында тәгаен шул икәнлеген күрде. Сания, Байбулат аганы күреп, беркавым каушап калды, тик аның бу халәте озакка сузыл­мады, ул үзенең яңгыравыклы тавышы белән:

– Байбулат абый, безнең туганны эшкә алганың өчен рәхмәт сиңа! – диде.

– Синең туган? Сәхаби сиңа туган тиямени?

Сәхаби Саниядән узып:

– Мин бар адәм баласына да туган, – дип шаяртты. Тегесенең исә үз җавабы иде:

– Әйе, менә бик озаклап сөйләшеп утырдык. Озата килдем. Байбулат абый, рәхмәт сиңа!

Байбулат ага җавап кайтармады, бары башын гына какты һәм ишекне кире япты. Озак тормастан бакча эченә Сәхаби дә керде. Байбулат ага әүвәл бакчаны калдырып йөргән өчен каравылчыны сүкмәкче иде, ләкин бу олпат гәүдәле, мөлаем йөзле кешенең бер гаепсез кыяфәт чыгарып, үзенең якты күзләре белән (караңгыда ул аның күзләрен ап-ачык күрде!) аңа төбәлеп карап торуын күр­гәч, ошбу уеннан кире кайтты. Мәҗбүр булды! Әллә кайдан гына килеп чыккан бу адәмне сүгәргә, аңа авыр сүз әйтергә теле әй­ләнмәде. Карале син: эңгер-меңгер төшүгә карамастан, аның йөзе һаман яктылык чәчә сыман, гөнаһсыз карашы шундук әсир итеп, тынычландыра, мәхәббәтле нурлы йөзен күрүгә исә, тел очындагы яман сүзләр үзләреннән үзләре эреп югала. Сәхабинең йөзен ишек өстенә куелган ут яктысы шулай яктырта кебек. Байбулат ага авыз эченнән генә: «Тәк-тәк...» – диде дә ишеккә таба борылды. Алар өй эченә керделәр.

– Байтамакта туганнарың барлыгын әйтмәгән идең? И вообще, мин теге көнне сорамаган ием, сораштырырга вакыт булмаган ие, кайлардан килеп чыктың суң син? Кайсы як кешесе син?

– Мин алмагачлар үстерергә яратам. Хәзер алмагач бакчала­ры юк бит инде. Ә сездә бар, – дип җавап бирде Сәхаби. Аның сүзләрендә Байбулат агага шундый гүзәл алма бакчасы үстергән өчен рәхмәт сүзләре белән бергә, бу алма бакчасына карата сокла­ну да сизелеп тора. Моны тоймый һич мөмкин түгел иде.

– Безнең Рокфеллер алма сатып баеп китте.

Рокфеллерның кем икәнлеген ишетеп тә, укып та белгән Бай­булат ага аның «безнең» дигән сүзенә игътибар итмәде, чөнки ул Рокфеллер фамилияле Америка миллиардерының исеме булырга тиеш иде. Әйтә белмәсәң, янкиләрнең «Бжезинский» фамилиясе дә татарча «безелдәвек», «бөҗәк» кебек ишетелергә мөмкин.

– Җирдәге иң авыр алманың үлчәме бер кило ярымга тартканы бар.

Байбулат ага бу гадәти булмаган каравылчының сәер сүзләренә каршы бер кәлимә сүз дә әйтмәде, бары аны игътибар белән тыңла­ган булып кыланды.

– Кытайлар бер елны ярты килодан артыграк алманы ун мең ярым долларга сатып җибәрделәр. Долларга!

«Доллар» сүзен Сәхаби, ничектер, аерым басым белән әйтте. Әйтерсең ул хәзер алма корты хакында сөйләүгә күчте. Байбулат ага яңа каравылчыны бүлдерергә ашыкмады. Тегесенә исә шул гына кирәк иде бугай, ул сүзен дәвам иттерде:

– Элек Яңа ел чыршысын төрле төстәге алмалар белән бизиләр иде. – Сәхаби Байбулат агага күтәрелеп карады. Тегесе дәшмәгәч, тагын сөйли башлады: – Алмагачтан алма төшеп, Ньютонның башын тишкәч кенә, ул гравитация законын ача. Җирнең тарту кө­чен... Гравитация генә түгел, Җирнең башка тарту көче гаять зур аның... Монысын аның... миннән башка берәү дә белми торган­дыр...

Байбулат ага Сәхаби әйткән соңгы сүзләрнең мәгьнәсен аңлап җиткермәде, шул хакта сорау бирмәкче иде, каравылчы аңа сүз әй­тергә урын калдырмаслык итеп: «Балаларның тарту көче. Син бор­чылма малаең өчен. Бернинди гаебе юк Байтимернең. Үтерүче ул түгел. Башка гаеп такмасалар инде», – дип куйды.

Байбулат ага аның бу сүзләреннән сискәнеп китте: – «Нинди гаеп тагын?!»

– Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хә­зер. Акча. Тәңкә. Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар. Тагын урлый башлый­лар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... Үзләреннән азрак урлаганнарны тотып ябарга керешәләр...

– Кит булмаганны! Нинди акча, ди, ул! Акчага исе киткән булса, әгәр дә мәгәр... – диде дә Байбулат ага телен тешләде, бу чаклысын әйтергә ярамый иде бит.

– Бер капчык алтын тәредән дә баш тартты ул дисеңме?

Байбулат ага бу сәер каравылчының сәер сүзләренә баядан бир­ле аптырап, гаҗәпләнеп утыра иде, соңгы әйткәне исә аның башы­на чүкеч белән суккандай итте.

– Как так?! Байтимер үзе сөйләдеме?

– Мин Байтимерне күптән беләм...

Җаваптан Байбулат ага канәгать калды. Югыйсә, болай да кур­ку кереп оялаган җаны теләгән җавабын ишетмичә тынычланачак түгел иде. «Байтимерне белүен беләсеңдер... Аны белмәгән кеше юк. Тик шулай да син аны кайдан беләсең, аңлатыбрак сөйлә әле, иптәш каравылчы? «Әлеге уйлар Байбулат аганың үзендә генә калдылар. Башка чак булсамы? Юк! Дөресрәге, әңгәмәдәше бүтән кеше булса, әлбәттә, ул әлеге сораулары белән аның җанын алачак, барысын да энәсеннән җебенә чаклы сөйләтмичә туктамаячак иде. Әмма бу Сәхаби дигән адәм гади әңгәмәдәшче генә түгел: әгәр дә мәгәр ул: «Синең уйларыңны укый алам мин», – дисә дә, Байбу­лат ага, аның сүзләренә исе китмичә: «Әйе шул, беләсең», – дип башын гына кагар кебек иде. Моның шулай икәнлеген ул белмәде һәм белмәячәк тә! Сәхаби дигән бу зат исә белә...

– Паспортың бардыр бит синең? – диде кинәт Байбулат ага. Сә­хаби куен кесәсенә тыгылып, аннан ниндидер катыргы чыгарды һәм Байбулат агага сузды. Тик тегесе әлеге катыргыны кулына да алып тормады, бары: «Бар икән», – дип кенә куйды.

Сәхаби, кесәсеннән алма алып, Байбулат агага бирде:

– Авыз ит әле моннан, – диде. Байбулат ага, алманы кулына алды һәм ут яктысынарак китерде, бик озаклап әйләндерә-әйлән­дерә караганнан соң да, аның нинди алмагач икәнлеген белә алма­ды, шуңа күрә, күтәрелеп, янә Сәхабигә бакты:

– Нинди сорт соң бу?

– Анысын белмим. Син аны тешләп кара.

Байбулат ага Сәхабинең әйткәненә шундук буйсынды, алманың бер кырыеннан тешләп алды һәм беркавым тынсыз калды. Әче алма капсаң, үзеннән үзе йөз чытая, баллы алма эләксә, аны тешләү­гә авыздан сулар килә, ә бу алманың тәме әче дә, баллы да түгел, ошбу алманың тәмен тел белән әйтеп аңлатып булмый; кабылган кисәк шундук авыз эчендә эреп бетте дә аның тәэсире әүвәл авыз эчен рәхәт суытты, аннары җылытты, аннан соң шул алмадан тә­ненә, гәүдәсенә ниндидер рәхәт дулкын таралды. Күзләре ачылып китте, ул шул ачык күзләре белән үзенә елмаеп карап утырган Сә­хабинең ике каш уртасында ниндидер гаҗәеп гүзәл яктылык күр­гәндәй булды. Аңнары ачылып китте, ирексездән алма тәме йогып калган тел очына «Ләиллаһы...» дигән сүзләр килде. Күңеле ачыл­ды, ике як иңбашында кинәт кенә көчле пар канат үсеп чыккандай булды. «Ләиллаһ иллалааһ...» – дип кабатлады ул. Акылы бик якты иде. Шул сәбәпле Байбулат ага Сәхабидән: «Мондый алма безнең бакчада үсми бит!» – дип сорарлык көч тапты. «Үсми...» – диде Сәхаби тыныч кына. – Әйдә, аның орлыгын җиргә күмеп карыйк».

Орлыкларны бер буш урынга күмделәр.

Сәхаби, каяндыр алып, каршыдагы диварга дога иңдерелгән, кысасына алтын йөгертелгән догалык элеп куйды. Һәм үзе үк анда язылган сүзләрне укып күрсәтте: «Без Адәм балаларына ата-анага игелекле булырга васыять иттек. Анасы аны йөрәк астында йөртә. Авырлык белән дөньяга китерә. Баланың ана карынында йөрүе һәм сөт имә торган вакыты утыз айдыр. Менә ул егетлек чорына җитә. Кырык яше тулгач, әйтер: «Йа, Раббым, үземне һәм ата-анамны нигьмәтләндергәнеңә шөкремне кабул ит, Сине ризалатырлык хәерле гамәлләрдә булу өчен, миңа куәт бир. Үземне вә нәселемне рәхмәтеңнән ташлый күрмә. Хактыр ки, мин Сиңа якынаю юлын­да. Шөбһәсез ки, мин мөселман булдым». – Бу Коръән Кәримнән бер аять! – диде Сәхаби.

Теге чакта... Мәэзин ихтыяры белән Әллүки буендагы Әбелхәят чишмәсенең сихри суы хикмәтеннән соң Ходай Тәгаләнең Коръә­ни Кәриме һәм Илаһка сыгыну хис-гамәле Байбулат аганың йөрәк түрендә яши. Улы Байтимер кайтып сөйләгән хәлләрдән соң, го­мер буе коммунист буларак, динне читләтергә, туры килгәндә, Ходай исеменә тибеп үтәргә дә мәҗбүр ителгән бер Адәм бала­сы картаймыш көнендә Аллаһны тану юлында, инде яше дә алты дистәдән узу сәбәпле, соңга калмыйм дигәндәй, зур адымнар белән ашыга-ашыга һәм кызу-кызу бара иде...

«Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хәзер. Акча. Тәңкә, Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар. Тагын урлый башлыйлар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... Үзләреннән азрак урлаганнарны тотып ябарга керешәләр...» – дип баягы сүзләрен ка­батлады Сәхаби һәм сораулы караш белән Байбулат агага төбәлде:

– Ни аңлата бу сүзләр? Берәү сөйләгәннән хәтеремдә уелып калды. Асыл мәгънәсен төшенә алмыйча изаланам!

Байбулат ага көлемсерәп куйды.

Күктән төштеңме әллә син, Сәхаби туган! Моның ни икәнлеген хәзер мәктәп баласы да белә. Бу сүзләрне син үзең әйттең бит! Мин түгел! Егерме елдан артык ил байлыгын таладылар-таладылар да хәзер Мәскәү: «Нишләп бу илне алга җибәреп булмый икән? Ниш- ләп халыкның тамагын туйдырып булмый икән? Юкса, байлык та күпме бит инде! Җир асты байлыгы, урман-сулар, башка төрле байлыклар! Ә халыкның яртысыннан күбрәге һаман ач, суган суы суырып утыра. Урамга күтәрелеп чыкканнарны «террористлар» дип казаматларга кертеп ябалар, сулый да алмый халык. Адәм ба­лалары тәмам азды. Инде изге динебез белән дә сату итәргә ке­рештеләр. Һәркем, тизрәк урлап, баеп калырга тырыша. Бар кеше урларга, чәлдерергә тырыша хәзер. Теге урлый бит әле, нишләп миңа да ярамасын дип урлыйлар. Кемдер миллиардлар урлый, кемдер әнә малына болгатырга бер уфалла салам урларга мөмкин. Күптән түгел шәһәргә барып кайттым, яңа салынган асфальт тагын чәрдәкләнеп беткән. Менә күрерсең әле, кара көз җитеп, көннәр пычракка киткәч, ул юлларны тагын ямый башлаячаклар. Корыда эшләргә ярамый, чөнки ул сыйфатлы була да озаграк тора. Ә болай берәр айдан тагын ремонтларга кирәк, аның өчен хөкүмәт тагын акча бүлеп бирәчәк. Күпләп урлаганнарга берзаман халык: «Нигә бу чаклы урлыйсыз!» – дип интернет, телевидение аша сораулар бирә башлагач, барысы, капылт кубып, каракны фаш итәргә тотына­чак. Комиссияләр төзеләчәк каракларга каршы, ул комиссияләрнең башында миллионнарны үзләштереп өлгергән агайларың утырачак.

Адәм баласы өчен егерме ел аз түгел бит ул! Бу вакыт эчендә нәкъ ике яңа буын туып, тәрбияләнеп үскән дигән сүз! Алар бит хезмәтнең ни икәнлеген күрми, белми үстеләр. Алар урлауны тор­мыштагы бердәнбер яшәү рәвеше икән дип уйлыйлар, бу аларның бала вакыттан каннарына сеңгән! Ишетеңме әле, әнә анда шәһәр башлыклары балалар бакчаларыннан коррупция эзли башлаган­нар. Беләм, ишеткән бар: анда да кыек куллы мөдирләр бардыр, тик аларның кесәләренә салган тиеннәрен шәһәр түрәләренең чит ил банкларына, афшорларга җибәргән миллионнары белән ча­гыштырып буламы соң! Көлке! Адәм көлкесе!

– Алар бер-берсенең өенә кереп урлыйлармы соң?

– Син, чынлап та, күктән төшкәнсең ахырысы, агайне. Дәүләт­некен урлыйлар!

– Ә дәүләт кем ул?

– Кем булсын! Хөкүмәт инде!

– Дәүләт баеракмы, хөкүмәтнең алтыннары күбрәкме?

Байбулат ага бәйләнчек чебенне кугандай, кулын селтәде:

– Анысын кайдан белим. Шул икесе бер инде алар!

– Ә түрәләр кемнәр?

– Түрәләрме? Алар шул дәүләт, хөкүмәт кешеләре инде...

– Үзләренекен үзләре урлыйлармыни?

– Күрәсең, шулай булып чыга инде!.. – дип авыр сулады да әле­ге күңелсез сөйләшүдән котылырга теләп, урыннан кузгалды Бай­булат ага.

– Ярый, кайтыйм. Байтимердән берәр төрле хәбәр юкмы икән? Булмаса, монда ятып булмас, шәһәргә китәм.

Әмма Сәхабинең сораулары бетмәгән иде әле, Байбулат аганың торып басканын күреп, беркавым тын торды, аннары барыбер түзә алмады:

– Бу мәхшәрне туктатырлык берәр кешегез юкмыни соң? – диде.

– Мин узган ел путевка белән Дубайга бардым. Шунда бер гарәп белән танышып киттек. Нәкъ синең кебек сорау бирәм тегеңә: «Нишләп сез бай, рәхәт яшисез? Сездә булган байлык, нефть, газ бездә дә бар, хәтта күбрәктер дә әле? Ә безнең мантый алган юк, бездә йә ачлык, йә чуалыш», – дим. Беләсеңме, бу миңа нәрсә дип җавап бирде: «Бездә Ходай Тәгалә биргән... (җир астыннан чыккан нефть димәде!) Ходай Тәгалә биргән байлык!» – диде. Икенчесе: «Безгә Ходай Тәгалә һәрвакыт акыллы патшалар биреп тора», – ди!

Гарәпләр үзләре череп баеган халык. Ләкин ялкаулыкның ар ягына чыкканнар инде тәмам. Рухият турында уйламыйлар. Ә без алардагы мәктәпләрне иң гыйлемлегә санап, балаларны шунда укырга җибәреп ятабыз тагын! Әнә Борис малае Варисны, шәһәрдә азып-тузып йөри башлагач, тәмам бозык юлга кереп китмәсен дип, шунда укырга җибәргән идек, бу юлы башкачарак бозылып кайт­ты: мин мондый, сез тегенди, имеш! Дөрес эшләмисез, сез надан, намазны дөрес укымыйсыз, болай итмисез, тегеләй итмисез, имеш. Тора-тора халык аннан йөз чөерде. Хәзер әнә Байтимер йөзендә иман нуры булган Җәмил хәзрәткә тукталды.

– Йөзендә иман нуры бар дидеңме?

– Бар.

– Ике каш арасында нур күрмәдеңме?

– Анысын белмим, – диде Байбулат ага.

– Алайса, Гарасат микәнни инде?

– Гарасат? – дип, аңа күтәрелеп карады Байбулат ага. – Бездә бар ул Гарасат, Гарасат үзәне дигән җир. Җитмеш бишенче елны анда, зилзилә кубып, бөтен урманны төбе-тамыры белән йолкып атты, урман үскән җирдә хәзер чөгендер басуы. Ә шуннан ерак түгел генә, тау ышыгы янындагы елга үзәнендәге көтүче шалашы бернәрсәсез исән-имин килеш урынында утырып калды. Зилзилә тау ышыгына тимәде. Хәзер менә ул урыннарны халык «Гарасат үзәне» дип атый.

Сәхаби: «Ике каш араларында нур чагылган адәмнәр бармы сездә?» – дип тә сорамакчы иде, ләкин Байбулат ага: «Баягы сү­земне әйтеп бетермәдем, менә шул: без җитмеш ел буе Ходайны сүккәч, ул да безгә арты белән борылды, ахры, аның фатихасы бул­магач, нефте белән газның да кадере юк бездә, ил башына куярга акыллы патша да эзләшергә теләми торгандыр!» – диде дә ишек­тән чыгып китте.

Ишектән чыгып, урамга аяк басуга, Байтимер турындагы уй­лар янә бөтереп алып, «җир»гә төшсә дә, Байбулат ага әле генә булган ошбу әңгәмәне «онытты», дөресрәге бар сөйләшкән сүзләр нидидер күзгә күренмәгән томан арасында эреп югалдылар ке­бек... Ярый, хуш... Әңгәмәнең кем белән булганлыгын онытсын да, ди! Әмма һәр сөйләшкән сүз фотокәгазьгә сеңгән кебек башын­да сакланып калды бит! Ташкын буендагы халык телендәге «Зил­зилә», яки «Гарасат үзәне» дә... Ул чакта нинди давыл купканын үз күзләре белән күрде ләбаса! Аны ничек онытасың, ди? Ләкин нин­ди вакыйга-хәлгә мөнәсәбәтле рәвештә сөйләштеләр – анысы менә, чынлап та, хәтереннән кул белән юып алынган кебек. Башка чак булса, ул Сәхабинең самими сораулар биреп утыруына гаҗәпләнеп, шиккә калыр, аптырар һәм Сәхабине җүләрләр йортына озатыр иде. Бүген исә берни булмаган кебек. Күңелендә бары малае турындагы уйлар кайный. «Җитмәсә, киленнең дә корсагы борынына җиткән! Бүген-иртәгә табарга тора!..» – дип көрсенде Байбулат ага, бәби алып кайтырга җыенып йөргән Нурбикәне исенә төшереп.

Ул туп-туры Байтимер белән Нурбикә яшәгән өйгә китте.

Бу Сәхаби атлы алма бакчасы каравылчысы йә берәр сихер-ма­зар белә торгандыр, йә булмаса гипнозчыдыр...

Сәхаби үзе дә баягы сөйләшү хакында оныткан иде инде, ул Байбулат ага артыннан бакчага чыкты һәм рәт-рәт тезелгән алма­гачлар арасыннан койманың аргы ягына таба китте. Теге алмасыз агач янына килеп туктады. Каравыл өе янындагы багана башына куелган прожектордан монда чаклы көчле яктылык көлтәсе си­белә, шунлыктан бар дөнья ялт иткән. Сәхаби алмагачның нечкә ботакларын бармаклары белән капшап чыкты да, башын күтәреп, әле яңа гына туып килгән айга бакты. Туып килгән ай яшь ал­магач ботагы кебек неп-нечкә иде. Аның каравы йолдызлар бик якты булып яна, күк каты гаҗәеп матур. Байбулат карт аңа беркөн­не «Шәһәрдә йолдызлар юк анда, шуңа күрә мин авылны яратам. Авылда күк йөзен болыт капламаган булса, ичмасам, йолдыз күреп була», – дигән иде. Аның бу адәме, йолдызларга багып, нәрсә эшли икән соң?

Йа, Әл-Бакый, ярлыкый күр барчасын да...

Хөрмә мунчаласыннан ишелгән бау кирәк...

– Айсинның үлемендә синең гаебең юк. Анысын снимаем! – диде тикшерүче Баймурзин каршындагы өстәл янына килеп утыр- гач.

– Кем?! – диде ул, тикшерүченең күзенә туры карап. Бу сүздән бик аптырап калган иде ул.

– Анысы пока не важно! Син коррупциядә гаепләнәсең! Бик зур суммада ришвәт бирүдә!

– Мин?! Коррупция?! Ришвәт?! Кемгә?

– Әйе, нигә аптырадың? Алдан ук шуны әйтеп куям: чистосер­дечное признание өчен скосим! Мин сүземдә тора торган кеше. Ризамы?

– Риза, – диде Байтимер, аның бу сүзләреннән көләсе килеп.

– Ашыкма, туган, көләргә дә, еларга да вакытың күп булачак әле синең! Әйдә, лучше алдан ук килешеп куйыйк: дөресен сөй­ләп бирәсең дә вәссәлам. Мин әйткән вәгъдәмне үтәячәкмен! Сүз бирәм!

– Син түлке кемгә күпме биргәнемне әйт миңа. Алайса, мин кайдан белим ди аны!

– Галинга! Мәннәви Мансарович Галинга! Беләсеңме, андый кешене? Ун миллион тәкъдим иткәнсең! Наличными! Кайдан кил­гәндер андый акча простой фермерга?! Беләсең бит Галинны?

– Галинны беләм белүен... Тик ул минем ришвәткә калган кеше түгел шул! Аннан соң моннан ярты еллап элек ул миңа үзе илле биш миллион тәкъдим иткән иде.

***

– Байтимер, әниеңнән сораганың юкмы? Башсыз тудыңмы әллә син бу дөньяга?! Тагын өтермәнгә килеп эләккәнсең!..

– Сорарга өлгермәдем шул, мине Себергә сөргән кайгыдан әни җан-тәслим кылган иде...

– Да. Да, да, да! Әйе, әйе, әйе.

– Соң син булып... Син ышанасыңдыр бит инде миңа, Фәрит туган?!

– Мин ышанам ышануын да... Фактлар, фактлар бит. Шәп эләк­тергән сине Галин!

– Ул буржуйларга һаман җир җитми!

– Җир җитә, җир күп бездә. Түлке аларга теләсә ниди ташлан­дык җир кирәк түгел шул! Күле, урманы, челтерәп аккан чиш­мәләре, шәһәргә якын булганы кирәк. Ә синең «Әллүки»ең нәкъ шундый урында.

– Мин анда туып үстем!

– Анысын беләм, беләм... Слушай, парин, карале, син космо­навтлар отрядында булган кеше бит. Элеккеге хезмәтең буенча Мәскәү белән, ФСБ белән бәйләнгән кеше бит син. Бабаң алтын­нары өчен сине тиктомалдан Себергә сөрәләр?! Аның бит процен­тын түләп... Кыскасы, сине аннан соң уң кулың булып эшләгән Ай­син дигән кешене үтерүдә гаеплиләр? Аннан соң инде монысы?! Имеш, олигарх Галинга Баймурзин дигән бер гади фермер ун мил­лион взятка тәкъдим иткән?! Үзе тәкъдим итмәгән, уң кулы булып эшләгән Айсин аша эш йөрткән?! Ә шулчакта ни өчендер малае Айсин Варис дигән яшь мулла газиз атасын җәһәннәмгә олакты­ра?.. Үзе мулла... Үзе үтерә? Әтисен, бертуган кадерле әтисен?! Логика күрмим мин монда, Байтимер... Карале, слушай, парин, син эшеңнән нормально киттеңме, талашып китмәдеңме? Чиста булдымы барысы да?

– Бигүк чиста түгел... Дөресрәге, хәзер нәрсә дип әйтим, бел­мим инде, белмим, Фәрит, минем подписканың срогы чыгарга та­гын ике ел бар әле. Мин сөйли алмыйм.

– Вәт монысы тагын да кызыграк...

– Подписканың нәрсә икәнен беләсең, Фәрит, аптыратма.

– Беләм, беләм. Молчу, молчу! Ләм, мим!

– Нәрсә, нәрсә дидең?

– Безнең авылда дәшмим дип әйтәсе урынга «ләм, мим», диләр...

– Һе, кызык... «Ләм, мим» диләр икән, алайса, сезнең авылда... Безнең авылда да шулай дип әйтәләр шул...

Йа, Әл-Бәдигъ! Әлиф. Ләм. Мим...

БАЙМУРЗИН

– Фәрит җепнең очын әллә кайларга бора тагын!.. Мәскәү ниш- ләсен, ди, хәзер минем белән? Эш узгач... Юк, әлбәттә, бары адво­катның фантазиясе генә уйный.

...Без бүре кавеменнән. Алтайдагы Ашина токымыннан. Аш­кынның кайдан килеп чыкканлыгы аңлашыла. Ашыт исә «бүре» дигәнне аңлата. Борынгы монгол теленнән дигән. Монысына ыша­нып бетәсе килми. Нишләп Төрки каганат чаклы атаклы дәүләт төзегән бабалар монголлардан ат алсын, ди! Каганатта яшәгән төр­киләрнең бер өлеше Казан артына килеп урнаша һәм елгага да үз ыруларының исемен бирәләр. Ашыт-Ашина. Бу хактагы хәбәрне әти «Ревизские сказки»дан тапты. 1834 елда Казан гөбернәсендә Ашыт Тәрҗемән дигән кешенең дә исеме төркәлгән булган. Бо­лар хәзер безнең «Алма» музеенда саклана. Алма Адәм галәиһий­әссәлам балаларының төп символы булып яшәргә тиеш. Атабыз Адәм белән анабыз Һава, шул тыелган алмага кызыгулары (Иблис котырткан!) аркасында, без бүген җирдә яшибез!.. Алма безгә го­мер буе шул тарихны искә төшереп торырга тиеш. Иблис коткысы­на бирелүнең тарихын.

Адвокат, бер караганда, дөрес әйтә: соңгы елларда өтермәннән баш чыккан юк анысы... Хәерле булсын. Галәмнән торып Җирне күрмәгән булсам, белмим, бәлкем, мин күптән коры алмагач бо­тагы кебек сынган булыр идем. Әти әйтә: «Әнә байлыгы булган кешеләр чит илгә шуып беттеләр, син дә шулай гына итмисеңме, улым!» – ди. Юк, миңа ярамый. Минем «подписка», мине чыгар­мыйлар. Монысы бер, ләкин бу беренче сәбәп түгел... Беренче, төп сәбәп тә бар әле. Тик әлегә мин моның ни икәнлеген үзем дә аңлап бетермим бугай. Мөгаен, галәмдә күргәннәрдер?

Без бүре токымыннан. Галин безнең як кешесе түгел, димәк, ул безнең бүре нәселеннән түгел, Өфе ягыннан килгән типтәр. Шулай булгач, бүре токымыннан була торып, мин бирешергә тиеш диме­ни!

Бик астында башка әллә нинди уйлар килә. Кайчак, авыша башламагаем тагын дип, шүрләп тә куям... Шулай гел үз-үзең белән сөйләшеп йөри торгач, ышанма! Анысы да ерак йөрмәс, Ал­лам сакласын!

Мин бүре токымыннан!..

Мин – ата бүре! Ата бүре көчле була ул! Ата бүре үз гаиләсен күз карасы кебек саклый. Минем дә, үземне генә түгел, гаиләмне дә урам этләреннән саклыйсым бар. Гаиләм хәзер бихисап зур: хуҗалыкның файдалана торган җире генә дә җитмеш ике мең гектар! Галин әйтә: сиңа да һаман җитми, ди. Миңа җитә. Ә менә безгә җитми. Без хәзер дүрт авыл урынына ундүрт булдык. Элек­кеге районның яртысын диярлек алып торабыз. Үзебезнең яшелчә белән, ит ризыклары һәм башка азык-төлек белән ярты шәһәрне ашатырлык көчебез бар. Галинга гектарлы җирләр, урман су бер башына кирәк, бер бөртек гаиләсе өчен.

Байбулат үз-үзе белән сөйләште, аннары күңеленнән Галин белән бәхәскә керде:

– Дөрес әйтәм бит, Галин? Галәмгә очып кайтырга кирәк сиңа...

– Акыллы булу өчен, һәркемгә дә галәмгә чыгарга кирәкме?

– Син миңа сораулар бирмә, Галин, сорауларың булса, әнә Аңа мөрәҗәгать ит!.. Ул җавап бирер: «Аллаһка гыйбадәтләр кылыгыз һәм Аңа һичбер тиң зат эзләмәгез. Ата-анага, туганнарга, ятим­нәргә, фәкыйрьләргә, якын күршеләргә, ерак күршеләргә, якын аркадашка, юлчыга, боерыгыгыз да булганнарга яхшы мөгамәләдә булыгыз. Аллаһ үз-үзенә гашыйк тәкәбберләрне, өзлексез мактан­ган кешеләрне сөйми. Андый кешеләр саран булалар, башкалар­ны саран булырга котырталар. Аллаһ биргән нигъмәтләрне алар яшереп тоталар. Без андый кяферләр өчен чыдый алмаслык җәза хәзерләдек. Моны мыегыңа гына чорнама, Галин, бу хакыйкать си­нең йөрәгеңдә булсын.

– Син кем әле шул хәтле, миңа акыл сатарга?

– Мин сиңа үз сүзләремне әйтмәдем. Тапшырдым гына.

– Мин үзем дә аңгыра түгел. Аңгыралар әнә минем ишек төбен­дә басып тора, минем янга теләнергә килгәннәр.

– Синең аңгыра түгел икәнлегеңне беләм.

– Белгәч соң?

– Синең акчаң күп. Галәмгә очып кайт син! Галәм туристы бу­ларак.

– Аллаһка якынаерсың дисеңме?

– Бәхетеңә нәрсә туры килә инде. Син шуннан торып Җиргә ка­рарсың. Карарсың да шулчак үзеңнең ишәк кебек акылсыз булган­лыгыңны аңларсың. Синең күңелең киңәеп, җаның зураер. Адәм баласы эгоист ул: сиңа шул чакта бик рәхәт булыр. Ышан миңа: андый ләззәтне сиңа башка бер нәрсә дә бирә алмаячак! Озын бот­лы кызларың да, өч катлы коттеджың да, андагы җиде миллион торган бәдрәфең дә, унсигез миллионлык түбәңнең ышыгы да, Англия гражданины булган асрамага алган малаең янына кунакка барып кайту да, Грециянең диңгез ярлары да, Англиянең байлар яши торган урамдагы виллаң да, кыйммәтле яхтаң да... Ышан, бик рәхәт ул! Бөтенләй икенче кеше булып кайтачаксың!

– Нәрсә, адәм баласы үзгәрсен өчен һәммәсен дә галәмгә очы­рып кайтарырга кирәкмени?

– Юк, һәммәсен дә түгел. Күпләр анда күңелләре белән күптән яши инде, күңелендә иман булганнар...

– Әллүкине мин сиңа барыбер кайтармыйм!

– Суга без хуҗа түгел. Аккан су юлын табар. Аның бер юлы ерак чакрымнар узып, Поянку күленә үк барып тоташкан.

– Поянку?

– Кытайда шундый күл бар, Әллүкинең суы шуңа охшаган ди торган иде безнең кытай Миңҗан.

– Ә Әбелхәят чишмәсен кая олактырдыгыз сез, шул кытаең белән?

– Әбелхәят чишмәсе кире безгә кайтачак...

– Син мине барыбер инандыра алмадың, Баймурзин!

– Мин сине инандыручы көч түгел. Аның өчен дөньялык­та башка көчләр бар, Галин. Син бит элек «Галиев» фамилиясен йөртә идең, татарлыгыңнан качып «Галин» дип үзгәрттең! Каның­ны гына алыштырасы калды инде. Аннан соң син бөтенләй икенче милләт вәкиле булачаксың!

– Канымны да алыштырам! Күрмисеңмени! Асрамага алган кы­зымны яһүд банкирына кияүгә бирдем! Зур финансларга бары шул халык кына үтеп керә ала!

– Котлыйм, Галин-Галиев! Оныгың тугач, бәби тәпие юарга чакырырсың. Күрше буларак...

– Бәлки, чакырган да булыр идем. Тик киткән җиреңнән тиз генә кире кайта алмассың шул инде син. Ришвәтеңнең суммасы кечкенә түгел. Юллар көтә сине, юллар, Себер юллары! Илгә агач кирәк, аны кисәргә синдәй мокыт фермерлар кирәк... Ә син мине Ходай белән куркытма! Бәлки, мин аңа иң якын кешеләрнең берсе­дер әле! Чөнки мин күптән җирдән йөрмим инде, мин вертолетта очам!

– Әллүкине кире кайтарам мин барыбер, Галин!..

Әл-Һадии үзе ярдәм кылсын!..

ДӨНЬЯ ТҮГӘРӘК...

Галин фазендасына төш вакытында вертолетта кайтып төште. Пәри чокыры янында кызу эш кайный, әле яңа гына баш калкы­тып килгән үләннәрне, очлы борынлы түфлие белән изеп-сытып, шул хәтфә үлән өстендә үзенең аяк эзләрен калдырып, шулар яны­на юнәлде. Галинны ерактан ук күреп торган берәү, калганнардан аерылып, алгарак чыкты һәм аңа каршы атлады. Бу мондагы төзе­леш-төзүләрнең баш прорабы Мишин Валерий Сергеевич дигән какча гәүдәле, озын буйлы, яше илледән узган кызыл йөзле бер кеше иде. Мишин бик башлы гидроинженер, геолог, бораулау оста­сы һәм тагын әллә нинди һөнәрләргә маһир иде. Бу якларда андый һөнәрләрне белгән кеше юк, ул да, күрәсең, каяндыр читтән килгән һәм Галин кушкан һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде. Кы­зыл кыяфәте өченме, әллә бу яклар ягына хас булмаган әллә нинди һөнәрләр остасы булын искә алыпмы, «Кызыл балык» дөресрәге «Кызыл канат» дигән кушамат та ябышып өлгерде. Мишин Галин янына килеп җитәр җитмәс:

– Мәннәви Мансарович! Күл безнеке! – диде.

Байтмак кырыендагы Әллүки күлен, җир астыннан казып ба­рып, Галин утары янындагы Пәри чокырына суыртырга хыяллан­ган иде бит алар! Әйе, бер караганда гына шулай гади хәл иде бу! Күл чаклы күлне, җир астыннан урман аша юл ясап, абзар артыңа китерт әле син! Мишин төркеме ошбу проектны ярты ел буе эшлә­де. Боларны шәһәргә метро казырга җибәрсәң, Казанда әллә кайчан берничә метро стансасы барлыкка килгән булыр иде инде! Бу зур батырлык, Галинның тормышка ашмаслык хыялы булып күренгән, адәм ышанмаслык проектның чынга ашуы иде. Кызганыч, бу ке­шеләрнең түшләренә орден тагып булмый, чөнки Казанда метро юлы казымадылар бит! Орден урынына Галин аларга капчыклап акча бирер.

Кызыл канатның Галинга әйтәсе сүзләре күп, тик аларның һәм­мәсен күл вакыйгасы томалап китте һәм әлеге хуҗа аның башка сүзен тыңламаячак та иде. Ул ашыга-ашыга күлгә таба атлаган Га­линга сукмактан юл бирде.

– Монда асфальт салдырырга кирәк! – диде хуҗа. Һәм аннан соң үз сүзләрен үзе үк төзәтте. – Асфальт түгел инде! Аңлагансың­дыр?

– Брусчатка җәйдерәбез, брусчатка! – диде аның артыннан Кызыл канат. Буе Галинныкыннан шактый озын булса да, читтән карап торган ят кеше боларга күз ташлауга, гәүдәсе белән имән пүләнен хәтерләткән Галинны колга буйлы Мишинга караганда озынрак дип уйлар иде. Өстәвенә, Мишин Галин белән янәшә ат­лаганда, озын буен, «бөкләп» куеп, шактый кечерәеп калгандай була. Ләкин, аяклары озын булганлыктан, Мишин, ике атлауга, Галинны узып китә һәм үзенең хуҗадан алдан барганлыгын ис­кәреп, янә адымнарын акрынайта, бүтән ялгыш узып китмәсен өчен, Галинның артына ук чыгып басмакчы була. Тегесе аны кө­теп ала да сүз куша:

– Шул күлме соң ул, чынлап та!

– Суына караганда шул булырга тиеш. Составында көмеш күп­кә охшаган. Бик чиста, кояш нурларында йолык-йолык килеп тора. Суын лабораториягә җибәрдек инде.

– Бу безнең Ябалак урманы күле түгелме икән? Ул бит монда, якында гына?!

– Тикшертәбез, Мәннәви Мансарович! Урман күленең проба­сын да җибәрдек лабораториягә! Тик аның да суы бик нык киме­гән.

Мәннәви Галин күл янына очып диярлек килеп җитте. Алдында, чынлап та, көмеш сулы күл җәйрәп ята иде! «Чудо бу! Чудо!» – диде ул шатлыгыннан. Хәзер күл яннарында Җәннәт бакчасы булдырыр­га кирәк иде.

– Брусчатканы чит илдән кайтартыгыз! – дип әмер бирде ул. Аннары һәр нәрсә буенча аерым-аерым күрсәтмәләр биреп чык­ты. Кинәт кенә пәйда булган могҗизаны карарга элеккеге Пәри чокырына байтак кына авыл кешеләре җыелган. Галин алар ара­сында басып торган мәктәп директорын күреп алды да аны үз яны­на чакырды. Тегесе, әлбәттә, йөгерә-йөгерә килеп тә җитте, чөнки инде икенче ай үзе дә Галинны каравыллап йөри бит. Мәктәп тө­зелешенә дип вәгъдә ителгән төзелеш материаллары һаман юк та юк. Балаларны мәктәпле итәм дигән иде ул яз башында. Инде җәй уртасы җитте, Галинның төзелешкә сыңар кадак та биргәне юк.

– Син кайсы фәннән укытасың? – диде Галин каршысында күзләрен мелт-мелт ачып-йомып торган директордан.

– Физика! Физика укытучысы мин, Мәннәви Мансарович!

– Әйт әле, алайса, миңа, физика укытучысы, буп-буш чокырга мондый күл кайлардан килеп чыгарга мөмкин?

Әлбәттә, ул аның җавабын алдан ук белеп тора: «Байтамактагы Әллүки күле бу!» – диячәге дә сер түгел иде. – Физика законнары­на туры киләме бу?

Директор бермәл ык-мык килеп торды да Галин һич көтмәгәнчә җавап бирде:

– Көмешле күл... Узган гасыр башында югалган Көмешле күл үзе кире кайтмадымы икән, Мәннәви Мансарович, – диде ул һәм үз җавабыннан үзе үк куркып калды. Тик җавапның тагын да куркынычрагы алда иде: – Көмешле күл... Теге чакта.. Егерменче еллар башындамы, соңракмы, бер олау кешеләрне дә йоткан дип сөй­лиләр бит, – дип тә өстәде.

– Ә Көмешле күлнең кире кайтуы синең физика законнарыңа туры киләме?

Нәрсә дип тә җавап бирергә белмәгән мәктәп директоры бары иң башларын гына күтәреп куйды.

Мәннәви аңа кырын гына карап алды да:

– Сиңа физика түгел, химия укытырга кирәк. Күренеп тора: хи­мичишь син, туган! – диде.

– Мин химиядән дә керәм, Мәннәви Мансарович! – дип җавап кайтарды беркатлы физика укытучысы. – Мәннәви Мансарович, мәктәп балалары бу могҗизалы күлне шефлыкка алачаклар, яме? – диде бай абзый янында яхшатланасы килеп бугай.

– Мәктәпне монда салмыйбыз, икенче урынга, авыл башына са­лабыз! – диде ул һәм Кызыл канатка таба борылды. – Киттек! – дип, аны үз артыннан ияртте. Вертолеттан күз кырые белән генә үзенең күлдән ерак түгел салынып яткан фазенда-утарындагы бер стена­ның җимерелгәнен күреп алган иде. Командировкада булып, өч көн монда килә алмады, шул вакыт эчендә, аның рөхсәтеннән башка, утарда кемдер нәрсәдер кирәкмәгән эш майтарган, ниндидер үз­гәреш булган!

Күлләре, урман (урман әлегә ахырына чаклы законлашты­рылып бетерелмәгән) һәм коттеджы белән бергә әлеге шәхси утар гектарлаган җирне биләп тора. Аның үзеннән башка әлеге биниһая зур хуҗалыкта, дөресрәге, төзелештә хатыны да җитәкчелек итә. Мәскәү архитектура институтын тәмамлаган Изольда Рафинадов­наның зәвыгы югары дәрәҗәдә, ул һәр нәрсәне үз күрсәтмәләре белән эшләтә. Өстәвенә, аңа әнисе Эльза ханым да ярдәм итә. Мәннәвинең үз зәвыгы, булачак утарны үз күзаллавы да бар, шуңа күрә кайчак араларында төрле бәхәсләр дә чыккалап тора. Изоль­да Рафинадовна инде унынчы көн Англиядә асрамага алган ма­лае янында кунакта, әгәр Мәннәви югында монда үзгәреш булган икән, димәк, бар нәрсәне дә белеп, һәр эшкә коерыгын кыстырырга яраткан каенана килеп киткән дигән сүз. Чынлап та, урам якның кирпеч стенасын төртеп ишкәннәр һәм аның әле җыелып өлгермә­гән лимон төсендәге кирпечләре тау булып өелеп тора. Мәннәви, аптырап һәм ачу белән, Кызыл канатка карады.

– Сез белмисезмени: Эльза Алимовна яңа күрсәтмәләр биреп китте бит. – Киңәштек! – диде ул. – Сезнең белән дә, Изольда Ра­финадовна белән дә!

– Киңәштек?! Минем беләнме?!

– Әйе, Мәннәви Мансарович! Стена сары кирпечтән булырга тиеш түгел, кызгылт кирпеч куегыз, – диде.

– Соң!.. Анагызны саткан! Бу бит махсус вагоннар белән чит илдән кайткан иң затлы, иң кыйммәтле кирпеч!

– Эльза Алимовна: «Мондый төстәге кирпеч белән койма тоту хәзер искелек калдыгы», – диде!

Кызыл канат куркуыннан һаман, үзе дә сизмичә, тавышын күтәреп сөйләшә, кайбер сүзләрен кычкырып-кычкырып та әйтеп куя.

– Ул әби патша үзе искелек калдыгы, аңладыңмы син, чешуя?

Кызыл канатны шушы аунап яткан кирпечләр өстенә сугып егып була, кирпеч белән берне башына тондырсаң да сүз әйтмәячәк, тик «чешуя» дигән кушамат аны суя да сала, тәмам кешелегеннән чы­гара, ул кабара, бүртенә һәм шартлар дәрәҗәгә җитә иде. Моны яхшы белгән Мәннәви аның иңбашына сугып куйды:

– Йә, ярар, тынычлан, синең гаеп юк монда. Ну ул әби патша­ның иманын өшкермәсәмме?! Исемем Мәннәви булмасын! – дип сүгенеп алды. Кызыл канат шуннан соң гына тынычланып, җиңел сулап куйды, чөнки ул белә: Мәннәви Мансарович каенанасына кыек сүз әйтү түгел, кырын карарга да курка. Тынычланды Кызыл канат, югыйсә, барысына да төкереп, ташлап китәргә җыенган иде. «Чешуя», имеш!

Мондагы кирпечләр генә түгел, һәр такта, хәтта һәр кадак ва­гонлап чит илдән китертелә. Мәннәви Мансаровичның Балчык ба­зындагы үз кирпеч заводы мондагы халык ихтыяҗы өчен эшли иде. Әле аңа да чират торалар.

Мәннәви, хәзер яши торган өенең икенче катына менеп, кинода­гы кебек аякларын салмыйча гына, киң караватка аркылы сузылып ятты да күзен йомды. Арыган иде ул. Гәүдәсе кыйнап ташлаган шикелле. Вертолетта очканнан соң, һәрвакыт шулай була. Моннан берничә ел элек кенә ул Казан артындагы бу фазендасына маши­нада кайтып йөрде. Тик хәзер эте-бетенә кадәр кредитка машина ала, юлда бөкеләр хасил була башлады. Кырмыска көенә йөрүне яисә ниндидер «корчаңгы жигули» артында светофорда утырырга яратмый ул. Шуңа күрә еш кына монда вертолетта кайта. Вертолет рәхәт нәрсә булса да, Мәннәви соңгы вакытта биеклектән курка башлады, егылып төшәр кебек иде. Шуңа күрә вертолетка кереп утыруга, киеренкелектән гәүдәсе таш булып ката, әгәр берәр йо­тым коньяк йотып куймаса, гәүдәсе мәңге шулай таш булып калыр сыман иде. Җиргә аяк баскач, әлеге киеренкелек бетеп, мускулла­ры йомшара йомшаруын, тик гәүдәсе көне буе таш ваткан кеше­неке кебек тапталган, ә акылы исә эчемлек тәэсиреннән шактый җебегән була. Андый вакытта аның кайтканын көтеп әзер торган төрек мунчасына керә, андагы кайнар ташларга сузылып беркавым ятканнан соң гына, гәүдә кире үз хәленә кайта. Аннан соң массаж да ярдәм итә. Массаж һәм кызлар, әлбәттә. Тик соңгы арада аны акчага эшләүче кызлар туйдыра башлады. Теге юлы ул, машина­да кайтканда, күл буенда бер хатын-кыз кисәген күреп калган иде. Теге яшь нәрсә аңа бер күрүдә ошады. Шул вакытта ук тән сакчы­сы – «Бурзай» кушаматлы аңа бик бирелгән Михайлов атлы егет ул кыз-хатынның кем, кайдан икәнлеген ачыклап, телефонына чаклы үзенең куен кесәсендәге кенәгәсенә төртеп куйган иде. Ул Михай­ловны дәшеп алды да теге хатынны табарга кушты. Аның әмер­ләрен күз карашыннан аңлый торган Бурзай бу юлы нигәдер чы­гып чабарга ашыкмады, карават янында басып торуын дәвам итте.

– Ни булды, Савва?

– Шеф... Аның... Аның ире бар! Теләсә кайчан чакыртып бул­мастыр!

– Ире кайда, кем?!

– Шушында яшиләр. Ире бездә эшли, төзүче. Теге хохол малае!

– Украинга кияүгә чыкканмыни?

– Әйе, бездә өч ел эшли инде ул! Бик башлы малай! Төзелеш проектларына сез әйткән үзгәрешләрне шул кертә бит инде. Баба­сы татар аның, каяндыр Саба ягыннан диме... Паспортына да «та­тар» дип язылган.

– Үзе украинмы?

– Әйе...

Галинның исенә төште: ул егет беренче күрүдә үк ошады аңа. Бик башлы малай, Мәннәвинең ни теләгәнен күз карашыннан аңлый һәм төзелеш проектына нәкъ менә ул теләгән үзгәрешне кертеп куя да соңыннан бер кимчелексез шуны, прораб буларак, тормышка да ашыра. Өйләнәм дигәч, аңа күрше урамнан йорт са­тып алып биргән иде Мәннәви. Тик менә егетнең өйләнәсе кызын алдан күрмәвенә генә үкенеп куйды. Югыйсә, мең сәбәп табар, кем әйтмешли, аяк чолгауларын алдан ук әзерләп куяр иде.

– Соң... Хохолын Казанга стройматериаллар алырга җибәрегез дә инде. Шуны да мин өйрәтергә кирәкме, Савва Васильевич, ә?!

Башка кеше булса, болай аптырап басып торганы өчен, күптән моннан өреп чыгарган булыр иде, тик Савва Бурзай – аның иң якын, иң ышанычлы тән сакчысы – дөресрәге, адъютанты шикел­лерәк. Хуҗасын ничә мәртәбә үлемнән коткарып калды Бурзай. Югыйсә, хатыны Изольда ук әллә кайчан атып үтергән булыр иде.

Мәннәви күзен ачып җибәргәндә янында Бурзай юк иде инде. Ул ирен читләре белән генә елмаеп куйды. Түр почмактагы шкаф­ның барыннан коньяк, суыткычтан лимон кисәге алды, өстәлгә стакан куйды һәм коньяк шешәсен кулында тоткан килеш тәрәзә янына килде. Тәрәзәдән күренеп торган манзара искиткеч матур шул! Еракта, күз күреме җирдә, тәбәнәк кенә тау, аны чикләвек ур­маны каплап алган. Дөнья ямь-яшел. Бу яшеллек һәрвакыт күзне иркәли, җанга тынычлык иңдерә. Тау итәгендә үк сеңеп утырган кечкенә авыл хәзер туган авылы кебек якын, үз аңа. Моннан авыл күз-карашка зур булып күренмәсә дә, авылдагы йортлар һәр җәй саен арта бара, аның кебек моңарчы бу якка аяк та басмаган шәһәр­некеләр, ташландык иске йортларны юк бәягә генә сатып алалар да шул нигезләргә икешәр катлы таш пулатлар салып куялар, кышла­рын шимбә-якшәмбе, җәйләрен исә гел шунда яшәп, шәһәргә эшкә генә барып йөриләр. Халыкның мөмкинлеге булганы шәһәрдән читләшә, дөресрәге, кача. Нәкъ менә шуның аркасында юлларда моңарчы гомер булмаган «бөке»ләр хасил була башлады. Әлбәт­тә, Мәннәви моны яхшы аңлый. Дөнья тоткасы безнең кулда дип йөрсә дә, ул – аек акыллы, чынбарлыкка хак бәя бирергә сәләтле кеше. Ләкин бу тирәдә аныкыннан да зуррак йорт-пулат-фазенда юк. Булмас та! Әллә нинди программалар уйлап табып, кече, урта эшмәкәрлеккә ярдәм дип көн саен төкерек чәчсәләр дә, бу якта­гы һәр авылда ике-өч кенә фермер бар. Алары да көч-хәл белән көн күрүчеләр рәтендә. Шуларның икесенә Мәннәви Мансарович үзе ярдәм итте: берсенә аз процентлы кредит алып бирде, икенче­сенә нәселле токымлы сарыклар кайтарттырды. Бер кулың белән хөкүмәтнең «бюджет» дип аталган бик дәү җилененең имчәгенә ябышмасаң, эш алып бара торган түгел бу илдә. Булдырам дип көн-төн чапкан, тырышкан-тырмашкан кешеләрнең бик авырлык белән көн күргәннәренә Мәннәви Мансаровичның күптән эче поша. Үзенең эшләре уңай булуга кармастан, шуларны күргәннән соң, аңа каз тәннәре чыгып куя: бу илдә иртәге көнгә бернинди ышаныч булмавы куркыта, бик куркыта иде аны. Шуңа күрә ул, барысыннан да акыллырак булырга теләп, шул кешегә дәүләт га­рантияли алмаган киләчәкне үзе өчен үз куллары белән корырга тырыша. Баймурзинны җаны-тәне белән сөймәсә, күрәлмаса да, күңеле белән аның гамәлләрен хуплыйсы килә, җирдә эшләгән ке­шегә аның үзенең дә ярдәм кулы сузып, аларның эшләренең уң булуын тели иде. Әлбәттә, күбрәк күңеленнән...

Мәннәви, коньяк бөкесен ачып, авызыннан гына уртлап куйды да, шешәне тәрәзә яктысында тотып, игьтибар белән тышындагы язуларны укырга кереште. Ул коньякны турыдан-туры Франция­нең үзеннән кайтарта, аны да Париж кибетеннән түгел, әллә кай- чан танышкан, ышанычлы бер француз фермеры җибәреп тора иде. Эчемлек мәсьәләсендә бик каты авызы пешкәне бар Мәннәви Мансаровичның! Һәй, ничек кенә пеште әле, байлар гына йөри торган «Бәхетле» кибетеннән алган йөз меңлек коньяк белән агула­нып, чак кына җан тәслим кылмады. Бер авызы пешкән өреп кабар ди... Һаман да шул алда әйткәнчә инде, үзеңне үзең карамасаң, син зур салымнар түләп торган хөкүмәт идарәсе бер кешене дә якларга сәләтле түгел!

Алгы бүлмәдә Бурзайның ниндидер хатын-кыз белән сөй­ләшкәнен ишетеп, ул тавышка колак салды. Бурзай хуҗасы телә­гән кыз-хатынны алып килгән, димәк. Инструкцияләрен бирә:

– Фокус күрсәтәсе түгел! Сөйләшкәнчә, яме! Кара аны! Ике әйтмим!

Бүлмәгә сак кына басып яшь кыз-хатын килеп керде. Ишек­тән узуга: «Нишләтергә уйлыйсың мине?» – дигәндәй, Мәннәви­гә күтәрелеп карады, аннары капылт кына карашын аска яшерде. Аны күргәч, Мәннәви егылып китә язды: бу яшь туташ аңа таныш, бик таныш иде! Беркавым ул сүзен әйтә алмыйча югалып торды, теле, коньяктан соң ни арада кибеп өлгергән, аңкавына ябышты. Тик кем соң әле бу таныш хатын-кыз?! Мәннәви бу сорауга шушы мизгелдә егылып үлсә дә җавап бирә алмас иде. Чөнки ул бу ту­таш-ханымны үз гомерендә беренче тапкыр гына күрә, дөресрәге, теге чакта машинада узып барышлый күл буенда күзенә чалын­ганнан соң бүтән күргәне юк! Ә нигә таныш тоела соң бу чаклы?! Бәлки, әлеге кыз-зат шул рәвешле аның күңеленә хуш килгәннән генәдер? Шулайдыр, нәкъ шулайдыр... Мәннәви Мансарович, әле­ге фикере белән дә күңеле белән дә килешеп, янә бер мәртәбә коньяк йотты да:

– Йә, исемең ничек, чибәркәй? – дип сүз кушты. Чибәркәй бе­ренче карашка гына оялчан күренгән икән, аның соравына каршы чатнатып: «Рәнзилә!» – дип җавап бирде дә тәрәзә янына таба бер-ике адым атлады. Берәр хәл була калса, тәрәзәдән урамга сике­рергә әзерләнгән кебек иде ул...

– Сине массажны әйбәт ясыйсың дип ишеттем?

– Бөтенләй ясый белмим! – диде кыз.

– Өйрәнәсең киләме соң?

– Белмим шул, – дип җавап бирде кыз.

Башка чак булса, Мәннәви сөйләштереп тел дә әрәм итеп тормас иде, ләкин кыз-хатын, күзенә күренүгә үзенә әсир итеп, алыштырып куйгандай итте. «Әллә Пәри чокырыннан чыккан җен кызы инде? Исемен дә ишетмәгән кыз-хатынны нигә гомере буе, яшь чактан ук белгән кебек соң? Бәлки, минем хыялымда яшә­гән хатын-кыз кыяфәтендәдер бу?» – дип уйлады ул ахырда һәм аны өстәл янына дәште. Тик шул вакыт Рәнзиләнең кесә телефо­ны шалтырады, ул, кабаланып, телефонны кулына алды һәм аның экранына карады, аннан соң, аптырап, Мәннәви Мансаровичка со­раулы карашын төбәде.

– Ал, сөйләш! – диде тегесе күндәм генә. Кыз-хатын «юк» ди­гән мәгънәдә башын чайкады да: «Авария! Ирем авариягә эләк­кән!» – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, янә Мәннәвигә таба күтәрелеп карады.

– Бурзай! – дип кычкырды Мәннәви Мансарович. Ишектән тегесенең башы күренде. – Лично үзең! Машинаңа утыртып Рән­зиләне трассага алып чык! – дип боерды.

«Пәри чокыры зәхмәте!..» Инде байтактан дөньяның артына тибеп яшәргә күнексә дә, Мәннәви гап-гади адәм баласы, кешеләр өчен хас булган ук гади сыйфатлар аңа да ят түгел. Баймурзин белән сөйләшкәннән соң, аның сүзләренә мәгънә бирергә тырыш­маса да, барыбер, күңеленең бер түрендә алар урын алган һәм вакыт-вакыт баш та калкытып куялар. Әллә, чыннан да, Кодрәт вә хикмәт иясе үзенең барлыгын сиздерә башлады инде... Өстәвенә, үзе таныш та түгел, икенче караганда, бик якын да булган Рәнзилә атлы кыз-хатын аның җанын кузгалтып өлгерде. Бу тикмәгә генә түгел... Кодрәт вә хикмәт иясе... Ул кулындагы шешәдән өстәл кы­рыенда кукраеп утырган тустаганга эчемлек агызды, тик эчеп бе­термәде, уртлап кына куйды.

Исенә төшерде Мәннәви әлеге кыз-хатынны: ул аның яшьле­гендә кабынып алып, «яндырган», «көйдергән» һәм әле бүгенге көнгә чаклы сүнмәгән-сүрелмәгән бер ут, илаһи ут бит!..

Ул беренче катка, төрек мунчасына төшеп китте. Чишенгәч, калкып чыккан корсагына күзе төшеп, кәефе китеп алды, аннан соң көзге каршысына килеп, башын иде, шулай ук бүселгән икенче ияген кулы белән тотып чеметте дә, көрсенеп, чишенүен дәвам ит­терде. Көн саен бассейнда йөзсә дә, күрәсең, аракы эчкәнлектәнме, гәүдәсе ишелгәннән ишелә бара. Рәнзилә атлы кыз-хатын белән танышканнан соң, ничектер, аның кинәт кенә ябыгып, гәүдәсен ыспай итеп күрәсе килеп китте. «Эчүне киметергә, бассейнда күбрәк йөзәргә кирәк!» – дип карар итте ул. Әлбәттә, моңа вакыты калса инде. Чөнки Мәннәви Мансарович чынлыкта эш аты иде.

Мунча алдындагы бүлмәдә массажның ни икәнен дә белмәгән пешекче кыздан гәүдәсен яздырды, аннары шул ук кызны ятакка ау­дарып, беркавым дөньялыктан китеп торганнан соң, кайнар мунча ташларына сузылып ятты. «Мунча да ябыгырга ярдәм итә бит», – дип уйлады ул эченнән.

Йа, Ән-Нур! Үзең ярлыка бу бәндәләреңне!..

ФЕТНӘ

Илдар Гыймаев Казанга эшкә урнашты, үзе инде күптән кы­зыгып йөргән бер тарихи журналда урын бушаганын ишетүгә, кызыксынып, шалтыраткан иде, икенче көнне үк документларын алып килергә куштылар. Дөресрәге, аңа бу эшне табарга якташ шагыйрь Гарәфә булышты.

Гыймаев белән беренче әңгәмәне баш мөхәрир урынбасары, матбугатта тарихи хикәятләр авторы буларак билгеле Хәниф Хәким үткәрде. Әлеге журналда Илдарның тарихка багышланган берничә мәкаләсе дөнья күргән иде, аларның һәммәсенең дә мөхәррире әлеге Хәниф Хәким булганлыктан, ул аны бераз белә, шуңа күрә бер дә каушап калмады. Чөнки беренче мәкаләсен тапшыргач, те­лефоннан шалтыратып, аның котын алган иде инде. «Мәкаләңне карап чыктым. Яңадан эшләргә риза булсаң, килеп чык», – диде ул. Бу сүзләрдән соң тәмам каушап калган булачак тарихчы-язучы­быз курка-курка гына, тукмакның иң зурысын алырга әзерләнгән хәлдә редакциягә барды. Илле яшен яңа гына тутырган юка сары чәчле урынбасар Хәким әүвәл бик озаклап, бик тәмләп, үзе сөйлә­гән сүзләргә, әйткән фикерләренә үзе үк, соклана-соклана, тарих темасына язган язучының нинди булырга тиешлеге хакында сәгать ярымлык нотык укыды. Хәким һәр сүзенең тәмен белеп, әйткән җөмләсенең өтеренә чаклы куеп, хатын-кыз кебек тәфсилләп, бер дә иренмичә күп сөйли, ләкин хатын-кыздан аермалы буларак, аның килеш-кыяфәтеннән кайнар хиссият ургылып тормый, тонык тавышы һәрвакыт бер дулкын-югарылыкта булып, аны тыңлап утыру шактый ялыктыргыч гамәл. Бу юлы да шулай булды. Ул әүвәл аның мәкаләсен кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады, аннары әлеге язмасының чүпкә дә ярамаганлыгына ишарә ясаган­нан соң, аның төп хатасын әйтте: бу исем бармый, икенчесе кирәк һәм бер урында Пугач бунтының елы дөрес күрсәтелмәгән икән. Илдар җиңел сулап куйды, хәтта үзе дә сизмәстән елмаеп җибәрде. «Фетнә» исеменнән башка бүтән исем тапмадыңмы? Башка исем сайларга кирәк, Илдар туган! Без сәясәт белән шөгыльләнүче бас- ма түгел! Синең бу исемеңнән сәясәт исе аңкып тора! Күрәсеңме, илдә нинди митинглар бара! Оппозиционерлар белән дөнья тулды! Кемнең эше юк, шул урамга лозунг күтәреп чыга башлады! Әгәр без синең язмадагы кебек «фетнә» дигән сүзләрне куллана башла­сак, беләсеңме, нәрсә булырга мөмкин?! Революция! Ә безгә баш­ка революция кирәк түгел! Бер генә революциянең дә яхшылыкка илткәне юк. Син тарихчы, моны үзең дә яхшы беләсең булыр. Элек крестьян, бүтән түзәрлек чарасы калмагач, сәнәккә ябышкан. Әгәр без бүген шуңа басым ясап, әлеге четерекле мәсьәләне кирәген­нән артык куерта башласак, беләсеңме, нәрсә булырга мөмкин?

Хәкимнең сөйләшү рәвеше шундый: ул үзе сөйләгәндә сорау куя да, шул ук соравына үзе җавап бирә иде. Ләкин сорау артыннан һәрвакыт беркавым пауза ясый. Аны белмәгән кеше булса, әлеге сорау үзенә бирелгән дип уйлап, җавап бирергә дә ашыгырга мөм­кин иде. Илдар моның шулай икәнлеген белсә дә, соңгы куелган сорауга үзе дә сизмәстән: «Халык, түзәр әмәле калмаган халык, Пугачев заманындагы кебек, яңадан сәнәккә ябышачак! Чынлап та, башка түзәр чарасы калмады бит инде! Тарих тәгәрмәч кебек ул, әйләнеп, кабатланып тора, формасы төрле, ләкин эчтәлеге шул ук!» – дип әйтеп ычкындырды. Хәким көлемсерәп куйды. Шулчак Илдар сикереп торды да:

– Хәниф абый! Рәхмәт сиңа! – дип, аның кулын кысарга үрелде.

– Мин причем монда? Нигә миңа рәхмәт укыйсың! – диде теге­се аптыраулы карашын егеткә төбәп.

– Барыбер рәхмәт, Хәниф абый, шәп идея килде! – диде ул. Исе­мен үзгәртермен анысын. Безнең авылда «Фетнә» кушаматлы бер хатын бар... – дип әйтә башлаган иде, Хәким аны шундук туктатты:

– Сезнең авылда нинди хатыннар барлыгы миңа караңгы. Давай, мин әйткәннәрне төзәтеп китер, – дип саубуллашырга кулын суз­ды. Үзе күп сөйләшкәч, Илдар аны кеше сөйләгәнне дә тыңлар­га ярата дип ялгышты, тик Хәниф Хәкимнең вакыты тыгыз, ул озаклап тыңлап утырырга яратмый иде. – Лирик чигенешеңне дә алып ташла, – диде ул соңгы сүзе итеп.

Яңа исем куеп, дата дөресләү кыен түгел, ләкин Илдарга лирик чигенеш бик кызганыч тоелды. Үзенә ошый ул аның. Тик нишли­сең, әйткәнне тыңламыйча булмый. Лирик чигенешне файдаланып берәр тарихи хикәя язар.

Хәер, анысыннан да бигрәк ошбу сөйләшү яңа фикер тудырды: крестьян элек ник сәнәк күтәрергә мәҗбүр булган? Әйе, дөрес, башка чарасы калмагач! Астагылар бүтән болай яшәргә теләми, өстәгеләр идарә дилбегәсен кулдан ычкындырган. Бу инкыйлаб­ның төп алшарты. Унҗиденче ел инкыйлабында Петербургта сәнәкләр күтәреп чыкмасалар да, барыбер, нигезендә фетнә, бунт ята. Эш кулда сәнәк яки карабин булуында түгел. Гади халык баш­ка болай яши алмый. Ул үләчәк, бетәчәк, сәнәк сугышында када­лып үлдеме, ачтан кырылдымы – анысы мөһим түгел. Өстәгеләр исә артык маемлаган. Инкыйлабның ахыр нәтиҗәсе фаҗига белән тәмамлануда гына, хәерченең дилбегәне үз кулында алуында да тү­гел, шул кырылыш вакытында бик күпләгән акыллыбашлар юкка чыгарылды, хөрәсәне, бетлесе идарә итәргә алынды. Әнә нәкъ шул сәбәп җәмгыятьтә катаклизмнар китереп чыгарды. Хәзер дә шу­лай булмасмы соң? Юк, хәзер алай булмаячак. Чөнки хәзер «өстә» караклар, бандитлар. Аларның берсенең дә аталарыннан калган малы юк, алар урлап баеган. Әгәр теге вакытта да яңа икътисадый сәясәт (НЭП) дәвам ителеп, кулакларга тимәгән булсалар, Рәсәй иң алдынгы илләрнең берсе буласы иде. Аннан соң дәүләтне аерым бер милләт исеменнән оештыру да бигүк дөрес булдымы икән? Әлеге милләтнең хезмәт, тырышлык, акыл белән әлләни дан казан­ганы булмаган бит?! Рәсәй күп милләтле ил, бәлки, төп басымны шуңа ясаргадыр?! Ни кызганыч, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса дип дөрес әйтәләр, тарих кабатланып тора, аның калып-формасы гына бүтән, ә эчтәлек исә шул килеш...

Тәкъдим итү: