рәсми сайт

Терсәк сугышы

Мөхәммәт – пәйгамбәр түгел

Ике нәни кошчык юл буендагы әрем арасыннан пырхылдап килеп чыктылар да – алар тургай балаларына да охшамаган, сыерчык балалары да түгел, кыскасы, таныш булмаган ниндидер кош малайлары – әүвәл, бер-берсен куыша-куыша, күз күреме биеклегендә әйләнделәр-тулгандылар, шул рәвешле канатларын бераз чарлаганнан соң, кинәт югарыга, аккош каурые сыман ак болытларга таба күтәрелә башладылар. Күренеп тора: алар иксез-чиксез зәңгәр күкнең матурлыгына хозурланып туя алмыйлар иде.

Каяндыр икенче бер зур кош пәйда булды. Ул, – чыннан да, иләмсез зур һәм гайрәтле бөркеткә дә, тилгәнгә дә охшамаган кыяфәтсез дәү кош. Аның аяклары да самолётның җирдән күтәрелеп киткән вакытында җыеп өлгерелмәгән тәгәрмәчләре кебек канат асларына яшерелмәгән, шөкәтсез булып тырпаешып, асылынып торалар.

Ике нәни кошчык һаман биеккә, болытларга таба күтәрелделәр, ә теге кош, җилкән кебек канатларын иренеп кенә җилпи-җилпи, нәкъ алар турысында әйләнгәләп йөрүендә булды. Һәм кинәт ул котсыз гәүдәсен күккә чөеп җибәрде, күз ачып йомган арада югары күтәрелде, очкан уңайдан нәни кошчыкның берсен авызына капты, икенчесен тырнакларына эләктерде дә, кыя башыннан төшкән таш кебек, җиргә якынлашты. Төшеп җитәм дигәндә генә, кош балаларын, мәхбүслектән ычкындырып, иреккә җибәрде. Тегеләре, чырык-чырык елашып, болын өстеннән әйләнделәр дә янә тузанлы әрем арасына кереп югалдылар.

Иләмсез канатлы һәм кыяфәтсез дәү кош алтын кояш нурлары белән чигелгән зәп-зәңгәр күктә үзе генә калды. Бу аның патшалыгы иде.

Юлчы егет әлеге галәмәтне күзәтеп бара иде. Ләкин бу хакта исе китеп, шаккатып, уй-фикер йөртә-йөртә нәтиҗәләр ясарга аның исәбе күренми. Әллә кулындагы сумкасы бик авыр, әллә үз уйлары көчлерәк иде.

Кешеләр, бу Җирнең бай бәндәләре, хәерче адәмнәре, аларның да йорт-җирсезләре, мулла-мунтагайлары, рухани-изгеләре, наданнары вә гыйлемлеләре, шыр тилеләре һәм түгәрәк башлары, сыерлары, сарыклары һәм дуңгызлары, шуннан килеп, очар вә сайрар кошлары, туфракта сөйрәлүчеләре, тагын... чебен-черкиләре, барча бөҗәкләре, үсемлекләреннән – кычытканнары, имән, каен агачлары, кыскасы, барлык җансыз һәм җанлы нәрсәләренең аңлый алганнары һаман аңларга, белергә, танырга теләмәүчеләре, дөньяны тою әгъзалары белән тоярга сәләтлеләре бер хакыйкатьне һич кенә дә кабул итә алмыйлар: Хак Тәгалә китабында язылганча гына түгел, чынбарлык тормышның үзенә дә ахырзаман күптән, әллә кайчан килеп җиткән һәм барчасы да шунда кадалышып, чукынышып, сөешеп-суешып, сатып-сатылып, адашып-саташып, тагын әллә ниләр кыланган булып, яшәгән кыяфәт ясап шуышалар гына, бәргәләнеп кенә яталар лабаса.

Кемдер фани дөнья тәмугында яна. Кайсылары шул ук җиһанның оҗмахына эләккән. Ләкин һәммәсе дә бер йорт эчендә. Ул йортны күптән социализм дип тә, капитализм дип тә атамыйлар инде. Ул – ахырзаман җәмгыяте. Бер төшеннән ямап кына куялар, икенче җирдән бүселеп тә чыга. Ары ни булыр, алдагысы, чираттагысы?.. Ахырзаманның да ахыры булырмы?

...Костюмын уң җилкәсенә салып, ашыкмый-кабаланмый гына Ташсу елгасы яры буйлап сузылган сукмактан туган авылына таба атлаган Мөхәммәт атлы егерме сигез яшьләр тирәсендәге гәүдәгә нык, таза ир-егетне әлеге дөньяви уйларыннан су буендагы комлыкка туплауга җыелган сарык-кәҗә көтүенең ара-тирә кычкырган тавышлары арындырдымы, ул болай да күңел-уйларын еш кына Җир һәм Күк арасында чөеп уйнатырга яраткан, төгәлрәге, ярым хыялый, ярым реаль кеше, капылт туктап, көтүне күзәтергә кереште.

Иртәгә аларга да көтү чираты. Мөхәммәт инде шәһәр кешесе, ул күптән, мәктәп тәмамлап чыгып киткәннән бирле, калада яши. Авылдагы әти-әнисенең ике баш сарыгы, сыңар кәҗәләре бар. Әнә шуларны көтәргә чират килеп җиткән икән.

Иртәгә аның туган авылы Байтимердә Сабан туе. Ә ул үз теләге белән урман буена сарык көтүен алып чыгачак. Сабантуйга барырга күңеле тартмый.

Мөхәммәт ахырзаман җәмгыяте хакындагы уйларын үзе туктатты. Кыскасы, шартлатып бикләп, бер шагыйрь дустым авызыннан ишеткән сүзләр белән мөһерләп тә куйды.

Йә, җитәр. Үчләнмим.

Калганы хакында авыртсын ар башы.

Ар авылы ерак түгел, күршедә генә, ике чакрымлап булыр. Янәшәсендә урыс авылы да бар. Аннан чак кына арырак мари авылы. Кыскасы, бик тә интернациональ төбәк булып чыга икән әле бу!

Аны баягы уйларыннан – фәлсәфәсеннән, дөресрәге, комлы-тузанлы Байтимер юлыннан шактый авыр сумкасын күтәреп, тәпиләп кайтып барганда, арттан куып җиткән җиңел машина бүлдерде. Олы юлдан читкә тайпылып, Ташсу буендагы сукмакка шуннан соң гына кереп китте ул. Артыннан машиналы тагын берәр авылдашы куып җитмәсен дип... тагын узып китмәсен дип.

Тегесе алай выжылдап ук узып китмәде китүен, туктады. Классташы Сәмигулла икән. Өр-яңа «Нива»га менеп кунаклаган. Ул шып итеп туктады да көпчәк тузаны басылганчы әүвәл ишеген ачмый торды, аннары, сикереп төшеп, очына-очына, узгынчы машинага утырам дип өметләнгән Мөхәммәт янына килде.

– А-а! Яшьти! Кайтып килешме? Менә мин дә яңа машина куып кайтам әле. Казанның үзеннән үк! «Нива» алдым инде, яшьти, «Нива»! Авыл җирендә шәп машина! Түлке мин, яшьти, ачуланма инде, утырта алмыйм. Өр-яңа әле ул! Нумеры да алынмаган. Беренче итеп хатынны – Рәзифәне утыртырмын дигән ием. Шулай тиеш икән ул. Маһирә әби шулай диде. Малай да бар минем, яшьти. Ачуланма инде син берүк. Иртәгә Сабантуйда күрешербез. Әле нумеры да алынмаган, яшьти!

Һәм яңа машина да, сабакташы да, Мөхәммәтне соры тузан болыты эчендә калдырып, Байтимергә таба чапты.

Сәмигулла авылда пилорама ачып җибәргән. Мәктәптә укыганда, бик тә надан һәм елак малай иде. Өйгә биргән эшләрне күчертергә сорап тәмам җелегенә төшүе әле дә истә Мөхәммәтнең. Үзе гел «биш»ле билгеләренә генә укыды ул. Кызык бу дөнья дигәнең: Сәмигулла машинада чаба, Мөхәммәт, әти-әнисенә, күрше-күләнгә дип җыйган күчтәнәчле сумкасын өстерәп, комлы Байтимер юлыннан җәяү тәпили. Югыйсә бер елак малай иде. Рәзифә артыннан да елый-елый йөрде. Ә Рәзифә... Әйе, рәнҗетте бугай аны Мөхәммәт. Шуңа күрә бүген ул хакта искә дә төшерәсе килми иде аның. Хәер, күңелсез хатирәләрне кемнең кабат яңартып торасы килсен инде!..

Юк, гарьләнмәде Мөхәммәт. Вак-төяккә генә һич тә исе китә торган кеше түгел иде ул. Менә иртәгә Сабан туе, ә көн нинди шыксыз, салкын, әйтерсең җәй башы түгел, чиратсыз яңадан көз җиткән диярсең. Мөхәммәтнең әнә шуңа гына эче пошарга мөмкин. Хәер, кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй, кемгә – Сабан туе, кемгә – сарык көтүе.

Мөхәммәтнең тагын нәрсәгә эче пошарга, йөрәген ни таларга мөмкин соң әле? Әнә әле өченче көн генә Зур залда рәссам­нар­ның күргәзмәсе булды. Мөхәммәтнең эшләре исемлеккә кермәсә дә, залның директор урынбасары, үтә чая, кыскасы, бик бул­ган, үткен ханым – ул әле дәрәҗәле һәм атаклы сәнгать белгече дә – аны эзләп тапты һәм эшләрен алып килергә кушты. Почмакта буш урын бар икән, аның хезмәтләрен шунда урнаштырасы иттеләр. Мөхәммәт, шатлана-шатлана, рәсемнәрен алып килеп тап­шыр­ды. Күргәзмә ачылгач, ни күрсен – зур гына бер эше юкка чыккан!

– Эзләмәгән җир калмады. Урлап китүләре точно! – диде директор урынбасары Сиринә Самуиловна. Әнисе татар, әтисе яһүд аның.

Әнә шулчакта да исе-акылы киткән иде Мөхәммәтнең! Ничек? Кем? Нигә кирәге булган!

Сиринә Самуиловна – Мөхәммәтнең иҗатына үлеп гашыйк булган сәнгать белгече – әлеге хәбәрне әйтте дә, моңа бары тик үзен генә гаепле санап:

– Мөхәммәт Уразмәтович! Мин гаепле! Кичерегез дип әйтмим. Тик минем тарафтан махсус эшләнгән дип уйламагыз, зинһар! – дип, елап ук җибәрә язды.

Сиринә Самуиловнаның гаепле түгел икәнлеге болай да көн кебек ачык. Нинди гаепләү ди аны! Әгәр шушы мөлаем ханым булмаса, аны... анымы?.. Әйе шул, Мөхәммәт Уразмәтовичның һәрбер эшенә шундук бәя биреп, иң әһәмиятлесе – аны, җае туры килгән саен, һәртөрле күргәзмәләр исемлегенә кертеп, һәрдаим ярдәм кылып торучы шул ханым бит инде! Әгәр ул булмаса, Мөхәммәтнең әсәрләре Италия, Франция күргәзмәләрендә урын алыр идеме соң?! Әле күптән түгел генә Мәскәүдәге зур күргәзмәгә Сиринә ханым тырышлыгы белән биш әсәре китте.

– Сиринә Самуиловна, юк өчен борчылмагыз! Сезнең гаеп юк икәнлеген беләм бит мин.

Сиринә Самуиловнаның – Мөхәммәт аны күңеленнән «Гүзәл ханым» дип атап йөртә – матур йөз-кыяфәтендә гел балкып торган кояшны бүген күләгә каплаган, зур һәм чем-кара күзләрендә моңсулык сизелә. Күренеп тора: әлеге хәл Мөхәммәтнең үзеннән бигрәк бу матур ханымны хафага салган иде.

– Сволочи! Найду, убью! – дип җикеренде ул.

«Кара, Сиринә Самуиловна да сүгенә белә икән?!» – дип уйлап куйды Мөхәммәт. Һәм шулчак ханымны иңнәреннән кочып тынычландырасы, юатасы килде.

Ул үзе дә аны бертуган апасы кебек якын итә, аңа бу ханым янында рәхәт тә, бик тыныч та. Инде утызны түгәрәкләү алдында торган ир заты булуга карамастан, авыл туфрагында шытып, гап-гади татар гаиләсендә канына сеңгән мокытлык һәрдаим егеткә тышау булды... берничә катлы тышау. Шуның иң юаны, ат арбасына төялгән саламның бастырыгын кыса торган аркан кебек юаны, әлбәттә, кыюсызлык иде. Ул һәрдаим үз-үзеңә ышанмау дигән хәерсез хис-гамәл белән аралашып тора, егетнең Ходай тарафыннан иңдерелгән сәләтенә тулысынча ачылып китәргә ирек бирми, кыршаулап куйган кебек иде. Мөхәммәт акылы белән моны тоемласа да, шуны җимереп, ватып сындырырлык көч табудан гаҗиз. Әлеге гаҗизлектән туган бушлыкны Сиринә Самуиловна гына тутырып тора, өстәвенә хатын егетне магниттай үзенә тарта иде.

– Кай җиренә кызыктылар икән соң ул картинаның? – дип аптырады Мөхәммәт.

Әле генә еларга җитешкән ханым кинәт кабынып, терелеп китте.

– Политический иде ул синең! Җәмгыятьнең асылын сәнгать аша күрсәтү ул – политика, Мөхәммәт Уразмәтович!

Сиринә Самуиловна, бер карасаң, үзен нәкъ мәктәп укытучысы кебек хис итә бугай. Ул – укытучы, Уразов Мөхәммәт – укучы. Иң алдынгы, тәртипле укучысы әле! Мөхәммәт шуны уйлап, елмаеп куйды. Сиринә Самуиловна, имән бармагын – ханымның һәрвакыт буялган озын тырнаклы нәфис бармаклары бүген лакланмаган иде – чак кына өскә күтәрде.

– Кем эше икәнлеген чамалыйм мин. Ну тотсам!.. Беләсең килсә, иң яхшы унбиш эш Мәскәүдә узачак күргәзмәгә сайла­нып алынырга тиеш иде. Теге «ата таракан» моны сер итеп мең кат йозак астында сакласа да, шулай булачагын белдем мин! Ул анда швабра белән рәсем ясаучы киявенең эшләрен төртмәкче!

Мөхәммәт «ата таракан»ның кем икәнлеген чамалый иде. Шул җитәкчене таракан итеп күз алдына китергәч, аның кычкырып көлеп җибәрәсе килде. Тыелып калды. Көлемсерәп кенә куйды.

Юкка чыккан рәсемдә гап-гади табигать күренеше, урман алды, су буе күренеп тора, болын сымак җире дә бар, болында өч кара сыер утлап йөри, дүртенчесе – анысы кызыл сыер – читтәрәк, шул сыерларны биш көтүче көтә.

Мөхәммәт барган җиреннән шып туктап калды. Карале, нәкъ менә шушы урыннар табигате иде ич рәсемдә! Ташсу елгасы яры буенда, аякларын салындырып утырып, бер атна тирәсе язган иде ул картинаны Мөхәммәт.

Искиткеч гүзәл табигать күренеше. Юан, сап-сары кәүсәле нарат агачлары әйтерсең Ташсу елгасына су эчәргә төшеп килә. Урман алдындагы ачыклыкка бура бурап куйганнар. Юк, юк, наратларның су эчәргә төшүләре түгел бу. Әнә теге өч нарат, – алары алгарак чыгып үскән – урманнарыннан аерылып, үзләренең балаларын эзли киткәннәр. Кайларга китеп югалган соң аларның газиз балалары? Әле генә, яңа гына янәшәләрендә шаулап утыралар иде. Бураның агачлары бик нечкә күренә. Әллә... шуларны кисеп, каезлап-тунап?..

Ә сыер көтүе нишләп йөри монда? Хәер, көтү түгел лә! Дүрт сыер нинди көтү булсын инде! Ә нишләп дүрт сыерга биш көтүче?

Зур урманнан бары өч-дүрт кенә төп нарат агачы аерылып чыккан. Көтүе дә көтүгә охшамаган. Тәңгәллек бозылган бит монда. «Табигатьтә тәңгәллек бозылган. Кешеләр тормышында да бозылган ул! Юкса дүрт сыерны бишәүләп көтмәсләр иде! Табигатьтәге тәңгәллек бозылу кешеләр тормышына да йогынты ясаган. Бәлкем, киресенчәдер әле ул! Это точно!» – дип, әллә шаяртып, әллә чын-чынлап шәрехләгән иде картинаны Сиринә Самуиловна. «Бозылган инде, бозылган шул, – дип, үзалдына уйланды Мөхәммәт. – Бозылмаган булса, сабакташым һәм җан дустым, үзе әйтмешли, колхоз персие Барый Әкбәров авыл кадәр авылны тау башына күчерәм дип җенләнеп йөрмәс иде!»

* * *

Мөхәммәт, авылның сарык көтүен җыеп, иртән иртүк Сай суга таба куып алып киткәндә, Сабантуйга барырга тиешле халыкның күпчелеге йокысыннан да уянып җитмәгән иде әле.

Нәкъ шулчакта Байтимер авылының икенче башыннан рай­үзәккә таба ак «Волга» чыгып чапты.

Көтү чираттан булса да, Сабантуй көнне аны көтү мәҗбүри түгел, бер көнгә абзарларында да түзә алырлар иде, әлбәттә. Ләкин шунысы бар: Сабантуй көнне көтү көтү ике чиратка санала, ягъни икенче юлы син көтмисең дигән сүз. «Гөлчәчәк тә булмагач, нишләп йөрим!» – дип уйлаган иде Мөхәммәт.

Ул сарыкларын су буена чаклы җыеп алып төште дә аннары колхоз печәнлеге белән янәшә чирәмлеккә таратып җибәрде. Үзе, кулындагы таягына таянып, елганың аръягындагы урманга таба карап тора башлады. Көтүнең артыннан тагылып йөрисе юк иде: болын киң, иркен, сарык хайваны өчен генә монда үлән җитәрлек. Хайван булгач, тамаклары туеп та, нәфесләре, күзләре туймый икән инде, әнә колхозныкына керсеннәр, Әкбәровтан куркып торган юк. Барый аннан үзе курыксын, ни дисәң дә, куркырлыгы бар бит!

Көтү, чынлап та, чыклы яшел үләнне кетердәтә-кетердәтә, колхоз печәнлегенә таралды. Колхозныкы тагын да тәмлерәк иде, күрәсең.

Мөхәммәт, Ташсу буендагы болында япа-ялгызы калгач, ма­лай чагына «кайтып китте». Елга ярына аякларын салындырып утырды да күңел көймәсен су өстенә «төшереп куйды». Балачак көймәсе, кара сыртлы дулкыннар өстендә җай гына тирбәлә-чайкала, мари урманнары буйлап акты да акты. Көймәдә Мөхәммәт Уразов атлы танылып килә торган рәссам түгел, дулкыннар өстендә Байтимернең Мөхәммәт исемле малае, элеккеге балта остасы, колхозның алтын куллы тимерчесе, туган авылында хәзер карчыгы белән пенсия акчасына көн күреп ятучы, көтү чираты җитсә, әнә шулай дүрт күз белән каладагы малаен көтеп алучы Уразмәт аганың бердәнбер улы иде. Исеме Мөхәммәт булса да, ул – пәйгамбәр түгел, ул егерменче гасыр ахыры һәм яңа гасыр башында иҗат итүче бер рәссам иде. Һәм гаять талантлы егет, әгәр «терсәк сугышында» харап булмаса, киләчәге бик зур иде егетнең.

Мин

Ашыга бу дип гаепли күрмәгез, серне алдан ук чишеп куярга булдым: мин, Мөхәммәт, урманчы кызы Гөлчәчәкне, урманыннан аерып, шәһәргә алып китү турында хыялланам. Аларның өйләре әнә генә, урман буенда гына.

Безнең балачак та, яшүсмер вакытлар да Ташсу буенда, шул елгада көннәр буе бака малайлары белән бергә коенып, ярындагы гәрәбәдәй сары комында тәннәр төтенли торган мичтә утыручы кара чуен кебек каралышып, данлыклы мари урманнарында аю-бүреләрдән курка-курка булса да, вакыты җиткәч, әүвәл җиләген, аннары гөмбәләрен җыеп узды. Әнә Кызылъяр өстендәге наратлар да картайган, безнең балачак та Ташсу елгасы буйлап еракларга агып киткән; елганың үзе кебек үк әүвәл Илләткә, аннан килеп, Иделнең үзенә барып кушылган. Ә Идел исә Каспий диңгезенә чаклы барып җитә. Әгәр безнең гомерне шул елга-диңгезләр белән чагыштырырга мөмкин булса, мин малай чакны – Ташсу, яшүсмер вакытларны Илләт елгалары белән чагыштырыр идем. Мин, хәзер утызга җитеп килә торган рәссам, яшем буенча Иделгә кушылган чагымдыр. Тора-бара Каспий диңгезенә дә «кушыласы» бар бит әле дигән уйлар мине бер караганда шомландыра, күп вакыт әлеге хис, киресенчә, ымсындыра, ашкындыра гына кебек.

Байтимер халкы сарык көтүен, гадәттә, Наратлы болынында көтә. Мин, әни әйтмешли, Алланың бер кире һәм карышкан бәндәсе буларак, көтүне Сай суга алып төшеп киттем әле. Авыл үзе тау башында, елга үзәненнән биектәрәк булганга күрә, без Ташсуга «барабыз» дип түгел, «төшәбез» дип сөйләшәбез. Ташсуның да Сай су дип аталган бер тугайлыгында мин хәзер сарыклар артына тагылып йөрим.

Сай су – Ташсуның иң тирән урыны. Малай чакта без бөтенләй икенче төштә, су өстендә йөзеп йөргән гөнаһсыз сыер тизәкләре белән бергәләшеп, җәйләү дип йөртелгән урында кое­на идек. Җәйләү турысыннан узганда, Ташсу текә ярга ышык­ланып акмый, тигез яр буенда сап-сары һәм кайнар комы да булганлыктан, бала-чага өчен су коенырга иң шәп җирләр иде ул. Хәзер ярлары җимерелеп, ул төшләр күңелсезләнеп калган.

Ташсу да үзгәргән, мин дә картайганмын бугай. Хәер, егерме сигез яшьлек ир-егетнең гаиләсе, ким дигәндә бер-ике баласы булырга тиеш иде бит инде югыйсә. Әле һаман өйләнә алмыйча йөрим. Гомумән, үземне таркау кеше дип исәплим. Үземә бүген, иртәгә нәрсә кирәклеген беләм, әмма бер атнадан соң ни кылачагымны һич төшенеп бетерә алмыйм. Аның каравы тагын берәр елдан ни булырга тиешлеген күз алдына ачык китерәм. Таркау адәм булсам да, максатым бар. Алдан ук әйткән идем инде, урман каравылчысы кызы Гөлчәчәкне Казанга алып китәчәкмен!.. Әгәр шулай булмый икән... йә эчүгә сабышачакмын, дөньяның кызы­гын йә наркотиктан табармын кебек. Бер дә булмаса, мәгънәсез тормыш алып барып, анда-санда рәсем-картиналар ясаштыргалап, шулардан килгән акчага ирекле, бәйсез, гомумән, дилбегәсез тормыш кичерәчәкмен. Кыскасы, башкага өйләнмәячәкмен!..

Хәер, каты һәм кискенрәк әйтелде бугай, нәзер булмасын тагын!..

Алла сакласын!..

Гөлчәчәк турында да ашыгыбрак әйтеп ташладым, ахрысы, син дә, укучым, ашыктыра күрмә, чөнки ул максатыма гомерем буе – ундүрт яшьтән алып исәпләсәң, хәзер егерме сигез, нәкъ ундүрт ел килеп чыга икән – барам бугай инде. Әлбәттә, кыен чаклар да күп булды, аптыраганнан чукынасы килгән вакытлар да булмады түгел... Ләкин алай гына җиңеллек килсә иде ул! Чукынсаң, урыс буласың да куясың инде. Шул гына... Йөрерсең аннан соң муеныңа салкын тәре асып...

Ундүрт яшемдә мин шофёр булырга хыяллана идем.

Әти белән әни төне буе йокы күрмиләр, бер төнне, билдән кар ерып, колхоз басуына саламга барсалар, икенчесендә ферма янындагы сенаж чокырына китәләр. Маллар күп: сыер, тана, унҗиде баш сарык, өстәвенә сыерыбыз ел саен бозаулап та тора. Һәммәсенә ашатырга, җиткерергә кирәк, тамаклары ачыкса, ярты авылны күтәреп кычкыра, акыра-бакыра башлыйлар. Ә курмы машина белән кайтмый. Колхозның мин белгәннән бирле мантыганы юк. Басудагы салам-печәнен, фермасына ташырга да хәленнән килмичә, җир өстендә черетсә черетә, ләкин колхозчысына бирми. Әни җәй буе колхоз эшендә сәнәк-көрәк күтәреп йөрсә дә, әти данлыклы балта остасы һәм тимерче булса да... Ә мин әле бәләкәй. Дөрес, әти-әнигә ияреп, салам урларга йөрергә ярый башладым инде. Тик күтәреп кенә күпме алып кайтасың! Мәсәлән, сыек җилкәм өстендә кайткан сенажны безнең үзе комсыз, үзе чырсыз тана бер кабуда юк итә дә куя. Аннары, ашарга сорап, тагын паровоз кебек үкерә башлый.

Тимер юл станциясе янында яшәмәсәк тә, аталары машина-тракторда эшләмәгән минем кебек малайларның лапаслары паровоз депосы кебек: кемнең кыш чыккан үгезе үкерә, кемнең сыер-танасы акыра. Авызларына, паровоз миченә тыккан шикелле, утын-фәлән салып булмый шул инде. Печән сорыйлар, башак кирәк ул җүнсезләргә!

Нәкъ шул туймас тамаклар аркасында шофёр булырга хыялланып йөри башладым да инде. Саламын, печәнен дә машинасы белән генә алып кайтып тондырыр идем дә, ашасыннар, тыгынсыннар иде шунда! Юк ла, тыгылмасыннар тагын! Тыгына-ты­гына ашасалар йә тыгылып куярлар. Миннән башка дүрт апам бар бит әле. Шулар кияүгә чыга-китә калса дип асрыйбыз без ул хәтле малны. Ичмасам, кыз бала булып тумаганмын шунда, дүрт кыз янына сыяр идем әле, болай иттереп колхоз саламын урлап йөрмәс идем, йоклар идем бер рәхәтләнеп. Алай дисәң... әти белән әни жәлке инде. Икесе генә азапланачаклар бит! Мин алып кайткан өлеш әллә ни күп булмаса да, барыбер иш янына куш булып тора әле ул. Әни шулай дип башымнан сыйпый. Әллә үсендерүе, әллә чынлап та шулай уйлый.

Ыштан туздырып мәктәпкә йөрүем, бигрәк тә анда алган бил­геләрем дә шофёрлык кына иде. Шофёр була алсаң, шул да бик җитеп тора инде. Әти әйтмешли, барыбер үз борыныңнан да югарырак сикерә алмассың. Кушаматыбыз «болан» булса да, сикерергә яратмыйм мин. Сикерергә яратмаган кебек, математика дәресләрен дә җенем сөйми менә. Ярый әле математиканы Зөләйха апа укыта. Тәрбия эшләре буенча завуч ул безнең. Чиреккә «ике»ле чыгармагыз, дип, аның артыннан ялынып йөрисе урынга, классларны бизик яки стена газетасы чыгарыгыз, дип, үзе арттан йөри. Ә рәсемгә кул ята минем. Шулай дип кешеләр әйтә. Әйтмиләр икән – фикерләре үзләренә булсын, оста икәнлегемне үзем дә бик яхшы белеп торам. Рәсем укытучысы – сабакташым Барыйның бертуган абыйсы Һадиулла – мине бик якын итә. Миннән рәссам ясамакчы була ул. Әллә нинди акыллы китаплардан укыган акыллы сүзләрне тукый-тукый башымны катырып бетерә. Имеш, «искусство начинается там, где начинается чуть-чуть». Янәмәсе, миңа табигать тарафыннан хәтта «чуть-чуть» кына бирелмәгән, күбрәк тамызылган икән. Ялкауланмаска гына кирәк. «Чуртыма хаҗәте бар иде рәссамлыгыңның», – дип уйлыйм эчемнән генә. Ак кәгазьгә төшергән трактор яки машина белән безнең паровоз депосы чаклы лапаска бер йөк печән түгел, шырпы салып та алып кайтып булмый. Һәм моның шулай икәнлеген Һади абыйга ничек аңлатасың! Маңгаеңны парта кырые­на бәрә-бәрә аңлатсаң да аңламаячак ул аны! Чөнки аның әтисе – колхоз рәисе. Салам урларга йөрми алар. Урламый гына алып кайта. Көпә-көндез. Ә йөге белән көндез урлаган кеше каракка исәпләнми дә, бездә шулай: култык астына кыстырасың икән, ул вакытта син чып-чын карак, угры, бур, тагын әллә кемнәр әле. Кыскасы, эләгәсең икән, урының өтермәндә. Ә өтермәндә, күрше Самат абый әйтмешли, гел макарон гына да ашатып тормыйлар. Ул белсә белә инде, чөнки, хатынына кырын караган саен, гел унбиш тәүлектә бушка ашап кайта ул.

Рәсемне болай гына ясыйм мин. Мәктәп директоры Фәрит абый тәрәзә ваткан саен мунча кертмәсен дип тә ясыйм. Андый чакта завуч Зөләйха апа яклый үземне, Һади абыйның яклавы бигрәк тә тәэсирле була. Ә Һади абыйның сүзен директор булсаң да тыңламый хәлең юк, әтисе – персидәтел!

Үзеңнән нинди сүз көткәннәрен белмәсәң, чын дөресен әйтүе кыен, диләр. Ә мин сөйлим дә сөйлим, егерме сигез ел эчендә үзем белән ни булганын түкми-чәчми, курыкмыйча һәм дөресен сөйлим. Чөнки болар чит кеше турында гайбәт түгел, үзем турында сөйлим бит.

Һади абый, беркөнне рәсем дәресендә эленке-салынкы гына утырганымны күргәч, соңыннан үземне генә алып калып, калын китап белән салам чүбеге тулган маңгайга кундырып алды да: «Син, малай актыгы, туган ягыңны яратасыңмы?» – диде. Таптың сорар нәрсә, үзенең туган ягын кем яратмасын инде! Яратмасам, монда туып та тормаган булыр идем әле. «Безнең якларның табигате искиткеч гүзәл шул ул! Без шуны – бу очрак­та өмет синдә – бар дөньяга күрсәтергә тиешбез, белдеңме? – дип дәвам итә бу. – Күрсеннәр, шаккатсыннар һәм безнең якка ял итәргә дип, бар халык агылсын! Үзебезнең Ташсу буйларыннан, урманнан заповедник ясыйбыз. Ял итәргә теләүчеләр күп булгач, доходы була дигән сүз! Шуннан соң безнең яклар баеп китәчәк!»

«Монысы да нәкъ персидәтел булып эшләүче атасы кебек хыялый икән, – дип уйлыйм мин. – Заманында бабаң тау башында утырган авылны үзәнгә күчереп утырткан бит инде. Зират хәтле зиратны каберлекләре белән бергә күчерттергән! Хәзер бәрәңге бакчаларын су басып интектерә!»

Бу сүзләрне телем белән әйтмим.

Һади абый минем башка кундырган теге калын китапны ачты да, үзенә кирәкле битен эзләп тапкач, борыныма төртте. Мә, укы, янәмәсе. Борын белән укый алмыйм ич инде дигәндәй карышып, башымны күтәрәм, акыллы фикерләрне Һади абый үзе укып бирә: «Лондонские туманы не существовали пока их не открыло искусство, – дигән Оскар Уайльд абыең. – Без дә, үзебезнең якның матурлыгын сәнгать ярдәмендә ачып биреп, дөньяны шаккатырырга тиеш! Аңладыңмы, малай актыгы! Әфлисун гына ашап яшәргә тиеш бу як халкы. Ә хәзер бәрәңгегә дә туймый, бакчалары суда утыра», – ди ул, якын итеп иңемнән кочаклап. Аңладым, билгеле, борын белән төртә-төртә аңлаткач инде... Тагын бер нәрсәне аңладым әле: безнең Ташсу буенда курорт ачып, шунда ял итәргә киләчәк берәр интеллигент кыз-хатынга өйләнергә телисеңдер әле. Авыл кызлары ярамый бит сиңа. Ярасалар, ялгыз ата каз кебек утыз яшеңә чаклы йөрмәс идең болай!

Баш гел кире якка эшли, карышкан тек карышкан, үҗәт һәм киребеткән малай инде. Югыйсә Һади абый турында шулай начар уйлыйлармы соң? Әйбәт кеше бит ул, чөнки мине үз итә!..

Сабакташ булса да әйтим әле, Барыйлары гына үҗәт аларның. Алай ук юньсез түгел ул түгелен, тар маңгаендагы уйлары гына юньсез кайчакта.

Һади абыйсының мине җибәргәнен мәктәп капкасы янында көтеп торган икән. Дус бит, мәктәптән бергә кайтабыз. Кызыксынуы да көчле инде, әлбәттә. Дус булса да, көнче ул.

– Абый сине нигә алып калды?

Барыйның беренче соравы шул булды. Кәефкә болай да кырау төшкәнрәк вакыт иде, үртәргә керештем:

– Синең турыда борчыла ул, беләсең килсә! Гел «биш»легә генә укып, безнең Барыйның башына кан саумаса ярый инде, ди. Син дусты бит, әйт әле шуңа, артык көчәнмәсен, яраткан энекәшемнән колак кагасым килми, ди.

Барый, әлеге сүзләремә ачуы килеп, кулындагы ялтыравык күнле портфеле белән берне ямамакчы иде, минем үзеннән көчлерәк икәнлеге исенә төште булса кирәк, ул, кырыйга борылып, черт иттереп төкерде дә, үчен сүз белән алырга уйлап:

– Бу затлы портфелемә синең кебек «ике»ле салып йөри алмыйм бит инде мин! – дип телләште. Кайсы яктан суктырырга кирәклеген белә персидәтел малае! Аның кулында өр-яңа портфель, миндә исә әтинең элек өтергеләр салып йөри-йөри тузып, кыршылып беткән арзан күнле букча.

Аның сүзләреннән соң эчем кендек турысыннан авырттырып борып куйса да, бирешергә һич исәбем юк.

– Мактанмасана! Беләсең килсә, әти хәзерге вакытта өйдә бака тиресеннән портфель тегеп утыра! Суда да батмый ул, беләсең килсә! Бу синең суда бата бит! – Үз ялганым үземә дә ошап, мин кызып ук киттем: – Әйдәле, әйдә, синең бу әтәч тиресеннән эшләнгән портфелеңне суга салып карыйк әле! Ике күзем чәчрәп чыксын, таш кебек төпкә китәчәк ул! Менә күреп торырсың!

– Баткан ди сиңа, бар!

– Әтәч йөзә белми ич ул! Шулай булгач, портфелең бата да бата инде синең!

Без өч чакрым араны шулай үртәшеп, телләшеп кайтабыз да, авыл башындагы күпергә килеп җиткәндә, яңадан дуслашып беткән булабыз. Бүген дә Барый миңа иң якын дуска гына әйтелә торган бер сер әйтте. Дөресрәге, әйтеп бетермәде, күңелне генә ымсындырып куйды.

– Бу шимбә урманга барабыз, бер кызык күрсәтәм мин сиңа!

– Нинди кызык? – дип, күпме генә телен чишәргә азапланып карасам да әйтми, Һади абыйсының мине нигә алып калганлыгын әйтмәгәнгә үч ала, сары баш!

Барыйның чәче урысныкы кебек сары, йөзе кызгылт иде. Ачуым килгән чакларда: «Мунчала баш! Мунчала!» – дип үртим. Ул миңа: «Болан!» – дигән кушаматымны исемә төшерә. Ә аларның кушаматлары юк. Авылда һәммә кешенең дә кушаматлары бар, ә Барыйларныкы юк. Күрәсең, персидәтел кешенең кушаматы булмый торгандыр инде. Кушаматсыз, берьялгызы ятим булып, каңгырып йөрмәсен әле дип, «Мунчала»ны Барыйга үзем тактым. Барыйның үзенә генә ошап бетми, сабакташларга бик ошый ул ошавын.

Күршеләр булгангамы икән, Барый нәкъ минем кебек үк кире һәм үҗәт иде. Нинди кызык икәнлеген әйтми бит тәки. «Әйтер, әйтер, хәзер әйттерәбез аны», – дип уйлап бетердем дә, уйлаганны эшләргә дә кирәк бит инде: Барыйның, муеныннан каптырып алып, башын җиргә таба бөктем.

– Әйтмәсәң, күпердән очырам бит хәзер!

Тел чиштерү әмәле шәп минем, Барый шундук бирелде. Прәннек ашап кына көч җыеп булмый ул, кара ипи ашарга да кирәк бераз.

– Бу шимбәдә урманга барабыз. Гөлчәчәк белән Гөлйөзем янына кунакка!

Муенны тагын да катырак кыса төштем:

– Нинди кунак ул? Йомшак җиреңә Ярулла абзыйдан тоз белән аттырасың киләмени!

– Без качып кына, шыпырт кына. Хәзер сорама, калганын шунда баргач үзең күрерсең.

Ул кызларның исемен ишетү тынычландырып җибәргән иде, мин, келәшчәмне ычкындырып, Барыйның муенын «иреккә җибәрдем».

– Әйдә, Барый, теге колонкага хәтле минем җилкәгә атланып кайтасың киләме?

Барый буйга шактый калыш булганлыктан, минем өчен аның бернинди дә авырлыгы юк, дустымның күңелен күрәсе килгәндә бик еш шул тәкъдимне ясый идем. Барый тешләк, буе Наполеон кебек кәтүк кенә булса да, телгә бетәшкән адәм иде. Бик каты ачуы килгәндә, аның озын теле аеруча зәһәр һәм кычытканлы була. Ә бүген аның ачуы килү өстенә үтереп муены да авырта булса кирәк, сүзләре белән минем маңгайга шәп чәпәде ул! Күпер астына мәтәлә яздым, билләһи. «Әйдә, җилкәгә утырасыңмы?» – диюгә, Барый, авырткан муенын ышкый-ышкый, бары бер генә җөмлә әйтте:

– Ишәккә атланып йөрмим мин!

Шул мизгелдә без, Барый белән кочаклашып, – мин сугып җибәрәм дигәндә, ул бер кулы белән букча каешыннан эләктереп өлгергән икән – икебез дә күпер астына очтык.

Шимбә көн җиткәндә, без ике күрше – Барый белән Мөхәм­мәт – аерылгысыз дуслар идек инде. Бүген кич урман каравыл­чысы Ярулла абыйлар катына барырга тиешбез. Үзе чакырмаса да, Ярулла абзыйның игезәк кызлары без койрыксыз әтәчләрне магниттай тартып тора.

Ул кызлар дип, хәтта кабырга сындырган малай мин!..

Барыйның әтисенең энесе Сибгать абый ел да урман каравылчысының аланлыктагы печәнен чабарга булыша һәм шуннан үзенә дә шактый өлеш чыга иде. Узган ел печән аеруча котырып уңды. Ярулла абый Сибгать белән бергә әтине дә дәште. Елга буйларыннан кыркынып йөргәнче, кыш ашатырлык печәнең булыр дигәч, чабылган печәнне киптереп, чүмәләгә салырга дип, әти үзе белән мине дә алды. Сибгать абый энесе Барыйны ияртте.

Урман урман инде, шундый рәхәт анда. Кигәвеннәре, усал чебеннәре дә булмаса менә.

Өлкәннәр печән чапкан арада, Барый белән рәхәтләнеп җиләк ашадык.

Әбәт тирәләрендә урманчының ике кызы төшке аш алып килде. Болар – безнең тирәме, әллә яшьрәкләрме, берсеннән-берсе матур җиләк кебек ике игезәк кыз – тынычлыгыбызны алдылар. Алар килгәнче, әтиләр чапкан печәнне тиз-тиз генә таратып ташлап, агач башында тукран куркытып, маймыл шикелле ботактан ботакка сикерә-сикерә тиен куып йөргән малайларың кинәт җитдиләнеп калды. Югыйсә әле борын астына сыңар бөртек төк тә чыгып өлгермәгән, ә үзебез кисәк кенә үзгәрдек тә куйдык. Минем әти әйтмешли, менә сиңа табигать балалары!..

Кызлар үлән яфрагындагы чык тамчылары сыман охшашкан да, бер тамырда үсеп, икесе ике төрле каен җиләгедәй бер-берсенә охшамаган да. Хәтта игезәк булсалар да.

Мин учымдагы җиләкләрне Гөлйөзем атлысына сузганымны сизми дә калдым. Югыйсә икесенә дә тигезләп бүлеп бирәсе иде дә! Тик нишлим, җиләкле кулымны Гөлчәчәккә таба сузарга батырчылыгым җитмәслеген ниндидер эчке тойгы аша чамалап өлгергән идем, кулларым калтырар, ә үзем уч төбемдәге җиләкләр кебек кызарырмын төсле иде.

Гөлчәчәкнең каен җиләгедәй алсу иреннәре җиңелчә генә дерелдәп куйды, ул, зуп-зур, кап-кара күзләрен тагын да зуррак ачып, нишләп миңа җиләк юк дигәндәй аптырап карады да аннары әле тагын бер мәртәбә күз сирпеп алды. Гәүдәм буенча кырмыска көтүе чабышып узды дип торам, өстәвенә шуның артыннан ук бөтен җанымны авыр халәт биләде, авызым кибеп, телем аңкауга ябышып калды. Мин, ялгышканымны аңлап, җәһәт кенә хатамны төзәтмәкче булам, аяк астына күз ташладым: җиләк күп, ләкин алары пешмәгән әле.

Бәлки, минем үземә генә шулай тоелгандыр, чөнки Гөлчәчәк тамчы да үпкәләмәгән икән: ул учындагы җиләкләрен, төгәл ике өлешкә бүлеп, әүвәл миңа, – мин Барыйга караганда шактый читтәрәк торсам да, – аннан соң Барыйга сузды.

Кара күзле, ак йөзле бу кызлар үзләре дә пешәр-пешмәс җиләк кебек иделәр. Икесе дә пардан киенгән, ак ситсыга кара чәчәкләр төшкән күлмәкләре янәшәдәге пар каенга охшап тора. Борыннары уймак сыман гына, әйтерсең бу матур йөзләрдә борын да булырга тиеш бит инде дигәндәй генә утыртылып куелган. Гөлйөземнең иреннәре юкарак, Гөлчәчәкнеке калынрак та, алсурак та. Кызларның буйлары безнекеннән чак кына кайтышрак. Төгәлрәк әйтсәк, минем колга буй белән Барыйның кәтүк буе үлчәме арасында. Гөлчәчәкнең ирен өстендә, сул яктарак, канәфер төсендә матур кечкенә миңе бар. Шундый ук миң Гөлйөземнең нәкъ уң бит алмасына кунган.

Безнең авылда мондый ук шомырт кара күзле кызлар юк, барысы да йә минеке кебек яшькелт яисә канәфер төсендәге күзлеләр.

Дөресен генә әйткәндә, мин урман аланында кызларның йөз-кыяфәтләренә җентекләп игътибар итеп, аларны энә күзе аша үткәреп тора алмадым инде. Аерылышкач кына, тере һәм җанлы булып, аермачык күз алдыма килде аларның йөз-сыннары.

Гафу ителмәслек хәл: мин, бүтән чакта телемә шайтан төкергән күп сүзле малай, телсез-өнсез калган идем. Урман аланында моңарчы кызлар белән күрешкән булмагангамы шунда...

Гөлйөзем игезәк туганына караганда кыюрак, чаярак күренә. Шуңа күрә Барый да күбрәк аның белән сөйләшергә тырыша:

– Аю-бүреләрдән курыкмыйсызмы соң сез?

Гөлйөзем ялт кына гөлҗимеш куагы төбенә чүгәләде һәм аннан ике көпшәле мылтык тартып чыгарды.

– Менә!

Без аһ иттек. Икебезнең дә моңарчы мылтык күргәнебез юк иде. Чын мылтык, зур, авыр мылтык, түтәсенә зәңгәр тасма уралган, күрәсең, шул төшеннән ярылып киткән булгандыр.

Гөлчәчәк, мылтыкны нигә күрсәттең дигәндәй, туганына шелтәле караш ташлады да аннан соң, эш узгач соң инде дигән кыяфәт белән, янәшәдәге каен агачына сөялде.

Мылтык күргәч, мин әсәренеп киттем, аны тотып та карыйсым килгән иде – горурлыгым комачаулады, кызлар каршында уенчыкка кызыккан бала-чага хәлендә каласым килмәде, телем дә һаман аңкауга ябышкан килеш иде әле. Җәһәт кенә алан читендә үсеп утырган озын нарат агачына таба киттем, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтәсем килде. Агачның очында ук тиен сикергәли иде. Шул тиенне, тотып, Гөлйөземгә бүләк итәсем килеп китте.

Агач башында шәп йөрим, нәкъ маймыл кебек. Барый, кул-аяклары кыска булгач, минем кадәр үк булдыра алмый, калышмаска тырыша үзе. Тиен, әлбәттә, мин агач кәүсәсенә орынуга, җәһәт кенә янәшәсендәгесенә сикереп, күздән югалды. Барыбер менәм. Өстәвенә күптән түгел Тарзан турындагы кино да караган идек.

Нарат хәйран биек. Иң очтагы бер ботакка менеп атландым. Алан тагын да бәләкәйләнеп калды. Кызлар да, Барый да кеп-кечкенә булып күренәләр. Аларның күзәтеп торганлыкларын күрәм бит, шуңа күрә шаккатырасым килде: озак уйлап тормыйча, янәшәдәге наратка сикердем. Куллар, йөзләр тырналып бетеп, бер очлы ботак чак кына күзне төртеп тишмәде, барыбер агачка эләгеп кала алдым. Астагылар шаккатып карап торалар бугай. Хәтта сокланыптыр да. Бигрәк тә Гөлйөземнең исе киткәндер! Бу тойгылар миңа рәхәтлек бирә, яңадан-яңа батырлыкларга ымсындыра. Агачтан бер күркә өзеп алдым да, Гөлйөземнең кай төштәрәк басып торганлыгын чамалаганнан соң, аны аска таба аттым.

Нарат күркәсен Гөлчәчәк тотып алганлыгын күрми калдым.

Тагын агачтан агачка сикерәсем килде. Теләгән нәрсәне эшлим инде мин анысы: сикердем дә... һәм бу юлы, эләгеп кала алмыйча, җиргә мәтәлдем.

Ярулла абзый өендә аңыма килгәндә, ничә кабыргамның сынганлыгын белерлек хәлдә түгел идем әле...

...Бүген шимбә, без Барый белән урман каравылчысы өенә кызык карарга барабыз. Барый кызыкның нидән гыйбарәт икәнлеген әйтмәсә дә, урманчы кызларын күптән (аз дигәндә ел ярымлап булыр) күрәсем килеп йөри иде. Әүвәл, әлбәттә, кабырга сындырган «батыр» малай буларак күзләренә күренергә оялып йөрдем: алар миннән көләрләр кебек иде. Көлгән чагында, Гөлйөземнең матур кара күзләре чак кына кысыла төшеп, шул серле күзләрдә мыскыллы караш та чагылса, беттем, үләм, бүтән яшәмәячәкмен! Гөлчәчәк, бәлкем, көлмәс тә. Хәер, шайтан белсен, кызлар көләргә ярата инде алар...

Мәхәббәт – бала-чаганың иң соңгы һәм бик тә көчле авыруы, дигән кемдер. Ул акыллы башның әлеге сүзләрен ул чакта белми идем, ишетмәгән идем әле.

Мөгаен, балачак белән саубуллашу вакыты булгандыр ул. Үзебезнең авылдагы кызларга, хәтта көн саен аралашып яшәгән кызларга карата минем йөрәктә беркайчан да андый сәер, ят хиснең кабынганы булмады ич... Билләһи менә!.. Күрше кызы Алмазиянең – без бер сыйныфта укыйбыз – сәгать ничәдә йокларга ятканын да, иртә белән нәрсә ашаганын да, сөтле аш яратмаганын да, зәңгәр чәчәк төшкән күлмәк өчен апасы белән сатулашып, төн буе мендәр чылатып чыкканлыгын да, аның гөлләр үстерергә яратканлыгын, өендәге роза гөле сулгач, тамактан калганын да белә идем. Алай гынамы соң, шулай бервакыт аларга печән өешергә кергәч, алмагач бакчасындагы кер бавында, әлбәттә, кеше-кара күзеннән яшерен җирдә, җәйге җилгә кибәргә элгән эчке киемнәренә чаклы күргәнем бар; хәтта печән өеп бетергәч, – аларның чәй суына дигән коелары алма бакчасында – салкын су эчәргә кергән җиремнән җил белән җиргә төшкән бәләкәй лифчигын (әнисе төптән юан хатын, өлкән кызы да үзеннән калышмаган, димәк, аларныкы түгел) кулыма алып, җәһәт кенә кер бавына кире элеп тә куйдым.

Күп нәрсәне безгә Алмазиянең әнисе кереп сөйли, ялгыш кына шуннан ишетәм. Һәм, күрше буларак аралашып яшәгәч, үземнең күзләр дә ботак тишеге түгел ләбаса инде. Әмма Алмазия бары күрше кызы гына.

Озын толымлы Рәзифә дә сыйныфташ кына, бер парта артында утырсак та. Бик теләп математикадан контроль эшләрне күчертсә дә.

Мәхәббәт дигән олуг хиснең килүен мин ерактан көтә идем. Бер дә булмаса, хет күктән ишелеп төшсә төшсен, тик безнең авыл­ныкы гына булмасын. Безнең авыл кызлары алар – безнең авыл кызлары. Алар да Болан кушаматлы Уразмәт малае икәнлегемне белә, апаларымның төпчек энекәше дип кенә карыйлар, тик алар минем күңелемдә ниләр кайнаганын мәңге белә алмаячаклар инде!..

Чын мәхәббәт өрәк кебек була микән әллә ул? Һәммә кеше дә аның турында сөйли, әмма берәүнең дә күргәне яки орынып караганы юк!..

Мин – Байтимер Тарзаны, әни әйтмешли, җунгли маймылы, ул моны яратып, исән-сау калганыма сөенеп әйтә, әлбәттә, – аңыма килгәндә, Ярулла абзыйлар өендә йомшак урын-җирле тимер караватта чалкан ята идем. Яныма кешеләр җыелган: әти, Сибгать абый, хатыны белән Ярулла абзый үзе, бераз читтәрәк, миңа зур батырлыклар кылырга сәбәпче булган шомырт кара күзле ике кыз. Мин күзләремне ачкач, барысы да җиңел сулап куйдылар.

Барый, машина алып килергә дип, авылга чапкан икән. Ул килгәнче, берәр сәгать чамасы Ярулла абзыйның сагызлы түшәменә карап тик яттым: кузгалмаска, торып йөрмәскә кушылган иде. Имеш, башта «землетрясение» булырга мөмкин. «Күңелең болганмыймы», – дип сорый-сорый, тәмам җелегемә төштеләр.

Өлкәннәр таралгач, янымда калган ике кызга «землетрясение» турында әйткән идем, алар шуны ишетүгә тәгәрәделәр генә. «Землетрясение» түгел, «мозготрясение» яки «сотрясение мозга» була икән ул. Димәк, минем баш тулысынча эшләп бетерми икән әле. Көлеп арыгач, Гөлйөзем беравык миңа төбәлеп карап торды-торды да, аннан соң почык борынын җыерып:

– Малай-шалай... агач башында йөрмәсәң. Буе үскән, акылы үсмәгән, – дип куйды. Аның бу сүзе миңа бер дә ошамады, әлбәттә. Гөлчәчәккә дә ошамаган икән: ул, туганының беләгеннән тотып, ишеккә таба борды.

– Эч пошырып торма әле монда!

Аның бу сүзләреннән бик тә күңелем булып, елыйсыларым килеп китте, тик яшь күрсәтү түгел, суламаска да тырышып, эчкә һава җыям диеп киерелгән идем, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып җибәрдем. Кабыргамны нидер чәнчеп алды. Гөлчәчәк яныма ук килде.

– Кай җирең авырта?

Кыз кечкенә йомшак кулын маңгаема куйды. Мин югалып калдым. Шул мизгелдән Гөлчәчәк аеруча якын булып китте.

Ә Гөлйөзем? Һай, җавап көтмәгез: бу сорауга батырып кына җавап та бирә алмыйм икән бит! Күңел һаман иләс-миләс. Чынлап та, кайсысына күбрәк тартылам соң әле? Шушы иләс-миләслегем киләчәктә үз башыма гына булмаса ярый инде...

Җәйге көн минем буй кебек озын булса, төне Барыйныкы сыман кыска. Көтүләр кайтып, сыерлар савылып, күрше кызлары кичке уенга чыгарга дип нәкъ көзге янында бөтерелгән вакытта, без, ике дус, кәҗә бәтиләре кебек черт-черт теркелди-теркелди, урман буена, каравылчы өенә таба юл тоттык.

Барый, Мунчала тәре, Ташсуны кичкәндә минем җилкәгә атлангач кына серенең бер читен ача төште: бүген Ярулла абзый хатыны мунча яга икән, үзләре кереп чыкканнан соң, мунчаларында төн буе урман кызлары юына икән. Нәкъ Такташ шигырендәге урман кызлары инде. Үзе, кәтүк тәре, җилкәмдә утырган килеш, хисләнеп китеп, аяк үкчәләре белән күкрәккә төя-төя кычкырып шигырь укырга тотынды.

Шул урманда

Үскән фәрештәдәй кыз бала,

Җирдә түгел, күктә, гарештә дә

Булмаган бер генә тиң аңа.

Урман биргән аңа матурлыгын,

Күлләр саф суларын сипкәннәр.

Гөлләр, йоклаганда, яшрен генә

Иелеп-иелеп аны үпкәннәр.

Әгәр шигыре ошамаса, мин аны су уртасында ук җилкәдән чөеп төшерә идем, билләһи! Шигыре әйбәт. Аны Барый түгел, Такташ язган шул.

Шигырь сөйләп йөрү кызлар эше дип уйларга гадәтләнгәнгә күрә, шигърияткә төкереп тә бирми идем. Соңгы араларда, урманчы кызлары белән танышкач, минем ул фикерләрем җилләбрәк тора әле: исәп тамырдан үзгәрергә. Әдәбият дәресләрен моңарчы бигүк өнәмәсәм дә, укытучы Мәдинә ападан китаплар сорап торып, мин дә шигырьләр ятлый башлыйм әле. Аннан соң... Ярулла абзыйның йорты каршысындагы иң озын нарат башына менеп утырам да сөйли башлыйм:

Таң җилләре аның, исә-исә,

Озын чәчкәйләрен тараган,

Төне, ае, төннәрдә йокламыйча,

Ана булып күктән караган.

Таң җилләре кайсысының чәчкәйләрен тараган соң әле: Гөл­чәчәкнекенме, Гөлйөземнекенме? Шайтан белсен!..

Урман каравылчысының мунчасы шактый читтә. Каралты-кура өчен урын иркен булгач, хуҗа җирне кызганмаган, бары ат абзары гына өй янәшәсендә үк салынган. Атларга угрылар кызык­масын диптер инде.

Без мунча тәрәзәсе каршындагы юан каен кәүсәсенә сыендык. Мунча эчендә ут юк, дөм караңгы. Мин, беркавым күз бәбәкләрем авыртканчы көчәнеп, караңгы мунча эчендә берни шәйли алмаганыма гаҗиз булып, терсәгем белән Барыйга төртеп алдым. Без һәрвакыт шулай аңлашабыз: буем озын булгач, терсәк очы Барыйның нәкъ колак төбенә туры килә, Барыйның терсәге минем бөерләр турысында, ул шунда төртә. Кул күтәреп сукмагач, айканмагач, берәү дә безне күрми, нигә сугышасыз дип әрли дә алмыйлар. Барый, бөеремә җиңелчә генә төртеп: «Ашыкма, хәзер, хәзер», – дип, мине тынычландыра.

Алдамаган икән: беравыктан мунча эчендә гөлт итеп ут кабынды. Аулак булгач, тәрәзә пәрдәсен дә тартып тормадылар, ап-ак итеп акшарланган мунча миче дә, ләүкәдәге ләгәндә яткан себерке сабы да аермачык күренеп тора. Ярулла абзый мунча тәрәзәсен артык биек иткән, мунча эчен тагын да яхшырак күрим дисәң, агач башына ук менәргә туры киләчәк. Менә берзаман эчтә бер шәүлә чалынып алды. Ике шәүлә! Шәүлә генә түгел, ап-ак иңбашлы ике кыз! Шәрә урман кызлары! Минем кинәт авызым кипте: телемне әйләндерә алмас булдым. Күрдеңме инде, күрәсеңме дигәндәй, терсәк очы белән янәшәмдә мыш-мыш сулап торган Барыйның колагына төртеп алдым. Кисәк кенә бөерем авыртып киткәннән соң, Барыйның: «Күрдем, мин сукыр түгел лә!» – дигән ымын аңладым.

Без ул чакта тормыштагы шактый кызык хәлләрнең кендектән астарак булганын да чамалый идек инде: агач башына үрмәләдек. Мунча эче нәкъ кинодагы кебек күренә. Икебезнең дә авыз куышлыгында сулар күптән кибеп бетеп, тирләп-пешеп чыктык, гәүдәләребез үзебез менеп кунаклаган каен агачының яфраклары сыман дер-дер килә: яфраклар безнең еш-еш сулаудан гына шыбырдаша бугай.

Тәрәзә янында урман кызларының берсе – гәүдәгә чак кына калкурагы – күбрәк кайнаша, аны танып, чак кына: «Гөлйөзем бит бу!» – дип кычкырып җибәрмәдем. Шөкер, тыелып кала алганмын, кычкырсам, кызны һәм аның шәрә матурлыгын куркытачак идем.

Барый, хисләнеп китеп, саксызрак кыймылдап куйдымы, әллә каенның очына ук үрмәләмәкче булды инде, кыскасы, ул утырган ботак шартлап сынып, тын урман эчендә мылтык аткандай яман каты тавыш чыкты. Барый бер кулы белән янәшәдәге ботакка ябышып өлгергән иде, әмма озак асылынып тора алмады, шапылдап, агач төбенә барып төште. Мунча эчендә ут сүнде.

Бер-бер артлы мылтык гөрселдәгән тавышка Ярулла абзыйның артыбыздан ни дип кычкырып калганын һич тә ишетерлек түгел. Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә, дигән әйтем бу очракта безгә тач туры килеп тора иде...

Җирдән аерылып киткәндә, космик ракета да, билләһи, дип әйтәм, шундый зур тизлек җыеп өлгерә алмый торгандыр! Йомшак җирләребезнең авыртуына түзә алмыйча уктай атылып, Ташсуга таба томырылдык. Чапкан уңайдан бер куян баласын узып китеп, өстеннән сикереп чыкканым гына аз-маз исемдә калган, бүтәнен хәтерләмим, тозын жәлләмәгән иде Ярулла абзый: монысын без, ай-һай, шәп татыдык соң!..

Өйдәгеләргә, урманда ялгыш бүре җиләге ашадык, эчебез авырта, дип хәйләләргә туры килде. Караватка чалкан ятып булмый да булмый инде, авыртуга түзәр әмәл юк, төнне, керфек какмыйча, корсакта килеш уздырырга туры килде.

Әлбәттә, авырту нинди генә каты булмасын, ул барыбер урманда күргәннәрне оныттыра алмады. Күргәнең сигез, күрмәгәнең тугыз дигәндәй, мунча тәрәзәсе гел күз алдыннан китмәде. Барыйның, урман кызлары, урман ияләре дип, мине алдаганын яхшы белсәм дә, бу юлы нигәдер аны ачуланмадым. Әмма бар курыкканым урман каравылчысының безне танып калуы иде. Шөкер, икенче көнне дә, өченче, дүртенчесендә дә өйгә килмәде Ярулла абзый. Тора-бара мин дә, Барый да тынычландык.

Күзең кайда булса, күңелең шунда дигәндәй, күңел күзенең каршында һаман урман кызларының фәрештәдәй гүзәл шәрә сыннары тора. Мин аны яшертен генә ак кәгазь битенә төшердем һәм астына «Урман кызы Гөлйөзем», дип язып куюдан чак кына тыелып калдым. Әмма барыбер Барыйга күрсәтмичә түзә алмадым. Ул бик озаклап карап торды-торды да: «Ал-лай!» – дип, соклануын яшерә алмады. Тик шунысын гына аңлап җиткермәдем, минем осталыкка шаккаттымы Барый, әллә сурәтнең үзе әсәрләндердеме? Мин рәсемне китап эченә яшердем.

Шунысы яхшы истә калган: әлеге хәлдән соң без Барый белән шактый вакыт мәктәптән бергә кайтмадык. Бер-беребезгә күтәрелеп карарга да ничектер уңайсыз сыман иде.

Оятсыз оялса, каты оялыр, ди бит...

Әмма шуннан соң, бер кавым вакыт узгач, аралар тагын да якынайды гына сыман. Үзебез дә әллә ничек җитдиләнеп киткәндәй булдык...

* * *

Ел кебек озын җәйге көндә таңнан алып кичкә кадәр көнозын көтүдә йөргәннән соң, капканы сыңар мөгезе белән генә төртеп ачып, әлсерәп, ишегалдына кайтып кергән сыер хайванын күргәнегез бардыр инде. Сусаган була ул. Ашыга-кабалана су эзләп, ишегалдындагы бар савыт-сабаны, чиләк ише нәрсәләрне тикшереп, аударып чыга, максатына ирешеп су тапса, дөньясын оныта.

Үзебезнең капка төбенә җитәрәк, озак торып каладан кайтып кергән саен, минем белән дә гел шулай була: ашыгам-кабаланам, еш-еш сулый башлыйм. Күкрәк читлегендәге кош баласы уянып китә. Мин капкага килеп төртелгәндә, аның келәсе төшкән булса, келәсе-ние белән очыртырга теләгәндәй, капканың калын тактасына тез башым белән төртеп алам; тимерчелектә әти үзе эшләгән нык келә кымшанырга да уйламый, аңа уч төбем белән генә сугам да нәкъ сыер кебек капкага бәреләм, ул ачылып китә.

Мин тәгәрәп үскән ишегалды. Лапас янында нидер эшләгән булыпмы, өйлә җитеп килсә дә, минем һаман кайтып җитмәүгә эче пошыпмы, юкны бушка аударып, әти йөри. Әти, мине күргәч, үзе дә сизмәстән көлеп җибәрә: кайтты! Аның бияләй чаклы авызы (әни шулай дип әйтә) колакларына җитә. Малай кайтты! Әти дәү авызын һаман җыеп бетерә алмый әле. Аның нәкъ менә чын ирләрнеке кебек зур авызлы булуы миңа бик ошый. Ир-ат уймак авызлы булырга тиеш түгел кебек, минемчә.

Әти көтүгә дигән озын каеш чыбыркысын күптән әзерләп куйган, ул рәшәткә башында эленеп тора. Һәм беренче эш итеп миңа шуны күрсәтте. Менә әзер, янәмәсе.

Әтинең йөзендәге беренче шатлыклы тойгыны икенче төрле хис алыштыруын бары мин генә чамалый һәм сизә алам: авылга минем җәяү кайтуга бик тә эче поша инде аның. Рәссам дигән зур исемең бар, дәрәҗәң бар, үзең тузан таптап җәяү йөрисең! Әнә фәләннең малае! Әнә тегенең малае! Кыскасы, әтинең әйтергә теләве шул: кеше малайлары машинаны күлмәк урынына алыштыра. Ә син?..

Әти миңа ни уйлаганын турыдан-туры әйтми. Үзем дә беләм. Аның малае бит мин...

«Төкерсәнә, әти, машинасына, җәяү йөрү файдалырак ул!» – дип, аны бик тә юатасы килә килүен. Ләкин ул фикерен кычкырып әйтмәгәч, ничек итеп авыз ачасың инде.

«Чукынып китсен машиналары, әти, борчылма! Синең малаеңныкы да булыр һәм кешенеке төсле генә булмас!» Һай, белсә иде әти мин эшләгән берничә картинаның күпме торганын! Егылып китәр иде, билләһи! «Алайса, ник машина алмыйсың соң, малай актыгы?» – диячәк шул ул.

«Сиринә Самуиловна берьюлы ике машинасын миңа бирергә әзер тора», – дисәң дә аңламаячак ул. Аннары сорау арты сорау китәчәк: «Кем ул Сиринә дигәнең, нигә ул сиңа машинасын бушка бирсен? Әллә башына тай типкән бер тилемсә хатынмы?»

Без әти белән бик җылы күрештек.

Ишегалдында әйтмәгән сүзен әти чәй янында барыбер әйтеп куйды, эчендәгесе тышында инде үзенең.

– Барый тагын яңа машина апкайтты. «Волга». Ап-ак төстә.

– Чукындың инде шул машина белән! Алса алсын шунда. Хет унны. Барый колхоз малын кимереп ята ул!

Монысы әнинең сүзләре. Әйе, анысын да яхшы беләм: әнигә минем исән-имин күзгә күренүем машинага караганда мең өлеш кадерлерәк. Машинага утырып кайтасыңмы син, әллә атка атланыпмы? Кайт кына, исән-сау гына йөре.

Әлбәттә, әнинең дә эчен тырнап торган бер борчуы бар: ул – минем өйләнмичә йөрүем. Әнигә килен кирәк. Үз янында бергә тормаса да, килен кисәге кирәк әнигә.

Әти «машина» ди, әни «килен» ди. Мин боларның барысын да яхшы беләм, аңлыйм, хәтта миндә шул нәрсәләрнең, ичмаса, берсе генә булмавына борчылам да кебек үзем. Әмма бәрелеп сугылмыйм. Чөнки беләм, бары үзем генә беләм: әти белән әни хыялланган ике теләкнең берсен генә булса да иртәгә үк тормышка ашыра алам лабаса!..

Алайса, нигә шулай итмим соң? Ә менә анысы бөтенләй икенче мәсьәлә инде...

«Машина белән килен» темасын оныттырырга, бастырыклап куярга теләп, мин, чәй янында ук әти ягына карап:

– Көтүне кайсы болынга алып чыгасы булыр инде? – дигән булам. Бик тә әһәмиятле сорау, янәмәсе. Әһәмиятле түгел, әлбәттә. Теләсәң, Наратлыга алып бар, телисең икән, сарык-кәҗәләреңне Сай суга куасың, әмма минем картлар өчен бу дөньяда әһәмиятсез бер генә нәрсә дә юк: чыннан да, ул чират көтүен кайсы болынга алып бару мәслихәтрәк булыр икән соң? Әти белән әни шул хакта баш ватарга керешә. Ахырдан Сай су дигән катгый карарга киләбез дә, аш-су өчен рәхмәтемне әйтеп, ишегалдына чыгам. Әти бу юлы чыбыркының шәбен әзерләп куйган. Зәһәрен дип әйтсәң дә була. Үзе озын, үзенең каешы да, кылы да шәп күренә.

Рәшәткә башындагы чыбыркыны алдым да бер-ике мәртәбә, кул язу өчен генә айканып алганнан соң, аннары чынлап торып, шәп итеп, урман ягына таба каратып шартлатып җибәрдем.

Чыбыркы тавышы урманга кадәр үк барып җиттеме икән, юкмы икән? Җитсә, беренче булып кайсысы ишетте икән: Гөлчәчәкме, Гөлйөземме? Кайсы? Шунысын беләсе иде, ә?.. Кайсы ишетте икән?..

Мин һәм Гөлчәчәк

Теге чакта Барыйга ияреп йөреп адәм мәсхәрәсе булганнан соң, урман кызлары белән тиз генә күрешү насыйп булмады. Күрәсе килә иде үзләрен. Мунчаның парлы тәрәзәсе аша шәрә шәүләләрен күргәннән соң, бу күрешү бөтенләй башкача һәм бүтән төрле булырга тиеш кебек иде. Кызганыч, кызлар безнең мәктәптә укымыйлар. Ярулла абзый аларны урман артындагы Бурян мәк­тәбенә йөртә. Бурян – урыс авылы һәм, әлбәттә, мәктәбендә дә урысча укыталар. Ул чакта баланы урыс мәктәбендә укыту, бердән, зур дәрәҗә саналса, аның икенче әһәмиятле ягы да бар: мәктәп тәмамлаганнан соң, теләгең булу өстенә башың да түгәрәк икән, үзең теләгән югары уку йортына имтиханнар тоту бермә-бер җиңелрәк иде.

Кызларны мин Сабан туенда очраттым. Очраттым да телсез үк калдым бугай: барлы-юклы бер ел эчендә алар тәмам үзгәргәннәр. Әлбәттә, бар үзгәреш аларның үсүләрендә, балалыкның күкәй кабыгын ватып чыгып, җиткән кызлар булып өлгерүләрендә иде. Ул вакыт эчендә үзем дә үскәнмендер инде, көн саен көзгедән күреп торганга гына сизми калганмындыр... Көн дә күрешеп торгач, Барыйда да әллә ни үзгәреш күренми. Ул да бер урында гына тормагандыр, мөгаен.

Сабантуй Сабантуй булмады минем өчен ул көнне. Карак-угры кебек, Гөлчәчәк белән Гөлйөземне күзләп йөрдем. Үзем дә сизмәстән, алар халык арасында күздән югалуга, кызларны эзлим, әмма яннарына барып сүз катарга йөрәк җитми, тик барыбер күз уңаеннан да югалтасы килми үзләрен. Күзең кайда булса, күңелең шунда, ди бит. Дөресрәге, күп вакыт кызлар артыннан күңел үзе ияреп йөрде бугай. Сабан туе таралгач та, кызларга ияреп китте ул. Һәм шуннан соң бүтән үземә кире әйләнеп кайтмады, урманчы кызлары яныннан күкрәк читлегендә тыпырчынган бәләкәй кошчыкка берөзлексез җим биреп тора кебек иде.

Сабан туеннан соң да нәкъ бер атна тирәсе аңкы-миңке йөрдем әле. Кызларны сабан туенда Барый да күргән булырга тиеш. Ләкин аның белән теге вакыттан соң урманчы кызлары турында сөйләшәсем килми, ничектер тел әйләнмиме, күңел тартмыймы...

Бер дә уйламаган җирдән миңа әти ярдәмгә килде! Ул тимерчедә эшли иде бит. Беркөнне, эштән кайткач, ат арбасыннан ниндидер тимер-томырлар алып, аларны баз өстендәге келәткә җыеп куярга кушты да:

– Иртәгә боларны Ярулла абзаңа илтеп бирерсең, – диде. Нәрсә икәнен әйтмәсә дә, үзем шундук чамаладым: җәнлек тозак­лары иде ул.

Нәрсә булса да булсын, йөгерә-йөгерә илтермен, әти бәгърем! Рәхмәтләр яусын сиңа! Анда кадәр баргач, урманчының кызларын да күрәм дигән сүз бит инде! Тик мунча вакыйгасы гына бераз күңелне тырнап тора торуын. Гөлйөземне күргәч, колакларыма ут кабып, эшне сиздермәсәм генә ярый инде. Колаклар бигрәк сатлык җаннар шул минем! Берәр төрле шуклык кылу гына түгел, хәтта аны эшләү турында уйлап куйсам да, хәзер кызарырга гына торалар. Барыйга рәхәт: аның әрекмән колаклары кызаруның ни икәнен дә белми!

Башка вакыт булса, җәнлек тозакларын илтергә Барыйны да иярткән булыр идем, әлбәттә. Ләкин «мунча тәрәзәсе» һаман тынгылык бирми. Шуның өчен әле һаман Барыйны сүгәм, хәер, сүгүен сүгәм дә... икенче яктан, ул кичне күргәннәр һаман күз алдыннан китми... Күңелне рәхәт кытыклап тора. Әллә бу күңелнең ояты юк инде... Тфү! Үзем дә буталып беттем. Дөресен әйтим, ул турыда тамчы да уйлыйсы килми... ә үзе уйлаттыра һәм еш уйлаттыра.

Авылны чыгып китеп Ташсу елгасына җитәрәк, колаклар гына түгел, әллә нинди сәер хис тәэсирендә бөтен гәүдә-тәнем үк кызыша башлады. Бәлкем, кызу-кызу, ашыга-ашыга баргангадыр? Байтак вакыт елгада суынып яттым һәм шул ярдәм итте: гәүдәм генә түгел, хисләр дә суына, тотрыклана төштеләр бугай.

Мин барып җиткәндә, Ярулла абзый мотоциклы янында кайнаша иде. Урман хуҗалыгыннан яңа мотоцикл биргәннәр. Моңарчы гел ат җигеп йөри иде. Матае, күрәсең, ватылып киткән, Ярулла абзыйның беләкләренә кадәр майга манчылган.

Ул тозакларны кабул итеп алды да тикшереп караганнан соң: «Шәп булган бу! Рәхмәт!» – диде.

Аннары, сорашмасам да, әлеге тозакларның нигә кирәклеге турында аңлатырга кереште:

– Төлкегә бу тозаклар. Лапаска килеп ничәмә-ничә тавыкны буып китте инде. Кыш көне, Алла боерса, алма бакчасына килгән кылый күзләргә дә куярбыз.

«Бик әйбәт, Ярулла абзый, куярсың, куярсың. Мине алар кызыксындырмый. Мине...» Шулчак ишегалды бакчасына сузылган баудагы керләрдән тып-тып су тамганына игътибар итеп өлгердем. Күңелгә җылы кереп китте: кызлар кер уа, димәк, тагын ишегалдына чыгачаклар әле. Шуңа күрә монда, Ярулла абзый янында, ничек тә булса озаграк тоткарланырга кирәк. Ә матай моның өчен менә дигән сәбәп иде. Барыйның «Минск» матаен атнага җиде тапкыр сүтеп җыябыз без. Шуңа күрә бу техниканы ярыйсы ук чамалыйм мин.

– Ярулла абый, нәрсә, матаең ватылганмы әллә?

– Кабынмый шул, кәҗәләнә, – диде ул.

– Үзем актарып карыйммы соң?

– Әйдә, булдырасыңмы? Конторга барасы бар иде. Ашыгам.

Ике кулымны сызганып, эшкә керештем һәм, бу очракта «кызганычка каршы» дияргә кирәктер инде, аның эшләмәвенең сәбәбен дә бик тиз таптым. Башым эшләп өлгерде: серне Ярулла абзыйга шундук ярып салмадым.

– Ярулла абый, лесхозыңа бара тор. Син кайтканда, матаең сәгать кебек эшләячәк!

Мин, таз башның, әнә шулай дип әйтергә кыюлыгы җитте! Үземнең тапкырлыкка үзем шаккаттым.

Ярулла абзый, берсүзсез ризалашып, атын җигәргә кереште. Юкка гына мотоциклы белән маташмаган икән, биясе абзардан алып чыгуга чыгымлый башлады. Ярулла абзыйга аны арбага җигешергә булыштым. Бияне җиккәндә, урманчы бер-ике сүз белән генә бер атна элек биянең таена бүре һөҗүм итүе һәм шуннан соң таен югалткач, акыллы биянең кинәт холкы үзгәрүе хакында сөйләп алды.

Безнең урманда бүреләр бар шул. Бигрәк тә узган кыш котырды алар. Күрше авылдан мәктәптән кайтышлый унике яшьлек мари малаен да ботарлап ыргытканнар иде. Малайны, укуын юньләп белмәгәне өчен, укытучы дәрестән соң алып калган була. Биш чакрымдагы авылына караңгы төшәр алдыннан гына кайтырга чыга малай. Басу юлында бүреләр очрый. Малайның бары китаплар салынган букчасы белән киез итекләре генә торып калган дип сөйләделәр. Бу хәбәрдән соң бар тирә-як шаулап алган иде. Район үзәгеннән махсус кешеләр, килеп, кыш буе бүре аулап та йөреп карадылар. Сөйләүләренә караганда, алар соңгы елларда безнең якның мари урманнарында үрчеп һәм котырып киткән шактый гына бүреләрне киметкәннәр. Ләкин аларны бөтенләй кырып бетерергә дә ярамый бит әле. Һәм шул кыштан соң исән-сау калган бүреләр кешеләргә хәтта җәен дә гел зыян салып торганнар, имеш. Халык шулай сөйли. Ярулла абзыйның тае шул бүреләр корбаны булган.

Ярулла абзыйны капкадан хатыны Гөлчирә апа озатып калды. Хуҗаның кушуы буенча, әгәр дә мәгәр мотоцикл рәтләгәндә миңа кирәк-ярак булса, шул Гөлчирә ападан сорарга тиеш идем. Гөлчирә апа белән дә күптән таныш без. Ярулла абзыйга утырып, бик еш авыл кибетенә килгәли ул.

Әйткәнемчә, матайның очына тиз чыктым: гаеп карбюраторында гына иде. Аннары тиз генә кабызып карарга исәпләдем һәм тагын шундук уемнан тукталып калдым: кайдандыр өй артыннан, кулына керләр өелгән бәләкәй таз күтәреп, Гөлйөзем килеп чыкты. Минем тамакка туралмаган бербөтен бәрәңге килеп тыгылдымыни, колакларыма гөлт итеп ут кабуын тойдым, борыныма су җыелып, мышык-мышык суларга керештем. Бу халәтемнән мине матай коткарды. Басып җибәрүем булды, аның, кабынып китеп, чатыр-пытыр эшли башлавы булды. Сүндерергә вакыт булса да, алай эшләмим, матайны һаман акыртам да акыртам. Ишегалды зәп-зәңгәр төтен белән тулды.

Гөлйөзем, керләрен ян бакчадагы бауга элеп бетереп, ишегалдына чыккан һәм миңа нидер ымлый-әйтә бугай, аны ишетмим, матайны һаман акырта бирәм. Төтенгә үзем дә тончыгып беттем, кызның да күзләре яшьләнде, куллары белән нидер аңлатмакчы була, иреннәре дә хәрәкәтләнә. Йә, нәрсә димәкче буласың, чибәр кыз!

Мин матайны сүндерәм.

– Мөхәммәт, керләрне төтенгә батырып бетерәсең бит инде! Ишегалдында эшләтмәле бүтән! – ди Гөлйөзем.

– Ярулла абый бензинга майны күп кушкан, – дим мин аңа каршы. – Шуңа төтенли ул.

Минем бу сүзләр мәгънәсезлекнең арт ягында икәнлеген үзем дә беләм. Бүтән чарам юк. Колаклардагы утны ничек тә булса сүндерергә кирәк бит. Рәхмәт төшкере, матай сүнүгә, колакларым да салкыная башлады бугай.

Зәңгәр төтен җил белән капка астыннан урамга суырылып чыгып бетте. Әмма барыбер Гөлйөземгә нинди дә булса сүз кушарга кирәк ич, каен бүкәнедәй бу рәвешле күпме басып торып була инде!

– Әйдә, Гөлйөзем, бер әйләндереп киләм, – дидем мин, телемә шундый сүз килүенә үзем дә сөенеп.

– Аңа утырып йөрергә куркам мин. Әнә Гөлчәчәккә әйт. Ул өйдә елап ята. Яраткан таен бүре суккан.

Рәхмәт төшкере, сүзләр генә түгел, эшләр дә җайга салынырга тора бит болай булгач. Сөенүемне яшерә алмыйча (әйтерсең тайны бүре алып киткәнлегенә куанам):

– Кайда соң ул? Бар, әйт, – дидем аңа каршы.

Гөлйөзем җәһәт кенә өйгә кереп китте һәм күп тә үтмәде алар Гөлчәчәк белән икәүләшеп килеп чыктылар. Чыннан да, Гөлчәчәкнең йөзләре сулыгып та, чак кына агарып та киткән сыман. Кыз туп-туры минем янга атлады.

– Мөхәммәт, әйдә, Аккашкага бүре ташланган урынга алып барып кайт әле, – диде кыз.

«Бик хуп, әйдә, киттек!» – дип шатланып-сөенеп шундук матайны кабызасы урынга, мин югалып калдым, аңа каршы ни дияргә дә белмәдем. Мин, җавапсыз калып торгач:

– Матай эшли торгандыр бит? Мин әнидән рөхсәт сорадым, – диде Гөлчәчәк.

Бу хәлгә – Гөлчәчәкне утыртып (егылып төшмәс өчен миңа тотыначак та бит әле ул!), урманга чыгу җае туры килүенә – һич кенә ышанып җитәсе килми бит! Бүкән сыман һаман сүзсез басып торам.

– Беләм, вакытың юктыр инде?

Мин кисәк аңыма килдем.

– Капканы ач әле!

Матайны капкадан этеп алып чыктым. Гөлйөземнең ап-ак керләре чынлап та жәл иде.

Тайга бүре һөҗүм иткән урын Бурян ягында икән. Анда Бүре чокыры дигән урын барын да беләм әле мин. Без ел саен әти белән Бүре чокырында мунча миллеге җыябыз, яшь каеннар күп анда.

Ярулла абзыйның матае зәһәр икән, газын боруга йолкып алып та китте. Аннары Гөлчәчәк янында гомер буе матай өстендә чапкан ярышчы кебек кыланам. Ярулла абзыйның кызы чытырдатып миңа ябышты. Һай, күктән кинәт ишелеп төшкән бәхет! Өнемме соң, төш кенә түгелме икән бу! Күңелем чиләк булган, унбиш яшьлек яшүсмернең шулчак әллә нинди батырлыклар, әллә ниткән җүләрлекләр кыласы килә башлады бугай. Мин, тиле һәм мәгънәсез яшүсмер, берара хәтта: «Рәхмәт сиңа, соры бүре!» – дип тә кычкырып җибәрә яздым бугай.

Гөлчәчәк – урманда үскән кыз, мондагы һәр сукмак, һәр агач төбе аңа яхшы таныш: ул юлын күрсәтеп баргач, Бүре чокырына турыдан гына бик тиз килеп җиттек.

Гөлчәчәк белән икәүдән-икәү генә калып, күзгә-күз беренче сөйләшүем Бүре чокырында булды. Дөресен генә әйткәндә, урманда минем Гөлйөзем белән ялгыз каласым килгән иде. Чөнки мунча тәрәзәсеннән аны күрдем бит! Күрдем дә гашыйк булдым. Мизгел эчендә минем иләс-миләс күңелдән кырыкмаса-кырык төрле уй-фикер үтте. Әйе, Гөлйөземне ялангач килеш күрдем дә, ди. Шуннан аңа гашыйк булдым да, ди. Ә менә аның урынына күрше кызы Алмазияне күргән булсам? Аңа гашыйк булган булыр идем микән?..

Гыйшык-мыйшык турындагы уйларым бер-берсенә, шул рәвеш­чә, гел каршы килә дә тора. Бернинди мантыйк юк.

Үзем теге вакытта Гөлчәчәк белән Бүре чокырында ялгыз калгач, аның кулын тоту түгел, хәтта күзләренә күтәрелеп карарга да курыктым. Ул очрашу бүген дә хәтернең һәр күзәнәгендә диярлек саклана.

Гөлчәчәк Аккашка кушаматлы тайны үзе тәрбияләп үстергән булган. Гомумән, ул атларны бик ярата икән! Әлеге хәбәргә ышанасы да килмәгән. Хәзер менә, Бүре чокырына үзе килгәч, күңеле чынлап торып ышанды. Кыз шунда үскән бер яшь каен янына килде дә, аны учлары белән сыйпап:

– Һай, каенкаем, ул хәлне син күреп торгансыңдыр бит инде? Ник ул явыз бүрегә Аккашканы харап итәргә ирек бирдең соң син, ә? – дип куйды.

Мин, матайга сөялгән килеш, кулымдагы абага белән кигәвен куып тора идем, кызның әлеге сүзләреннән соң эсселе-суыклы булып киттем. Әүвәл кычкырып елап җибәрәсем килде, аннары, тиз генә акылыма килеп, Гөлчәчәкне юатмакчы булдым:

– Гөлчәчәк, теләсәң, ул бүрене үтереп, колагын сиңа кисеп китерәм! – Үзем дә сиздем: булмаслык хәл турында сөйләнсәм дә, сүзләрем эчкерсез һәм ихлас иде.

– Кирәкми, Мөхәммәт, – диде Гөлчәчәк, миңа таба борылып. – Син ул бүрене үтерсәң, аны да жәлләячәкмен бит мин!..

Гөлчәчәк минем янга килде. Матайны кабыздым. Ярулла аб­зыйның матае, урман эчендә булгач, нәкъ танк тавышлары чыгарып эшли башлады.

Олы юлга чыкканчы, урман чәчәкләрен таптый-таптый, тар сукмактан гына элдерттем.

Кыз:

– Әти миңа ак ат алып бирәм дип вәгъдә итте! – дип кычкырды.

Берәү сата, берәү ала

Миндәге үзгәрешне беренче булып Һади абый күреп алды: рәсем соңгы көннәрдә минем өчен мавыгу гына түгел, яшәеш рәвешенә әверелеп, ак кәгазьгә төшәчәк төсләр бар тормышымны тутырды.

Мин тиле кебек урман ясыйм да урман ясыйм, йә урман аланын сурәтләргә маташам да шунда чәчәк җыйган бер кыз бала төшереп куям. Тора-бара, күп кәгазьләр бозып, үзем үк ертып ата торгач, урманыма чак кына урман рәвеше керде. Әмма чәчәк җыйган кызым нигәдер күбәләккә яисә су анасына охшый иде.

«Барыбер Казанга алып китәм әле мин сине, урман! Гөлчәчәгең белән бергә!..» Бу минем йөрәкнең ярсулы тибү тавышы, бу – уналты яшьлек үсмер егетнең үз башыннан узачак язмышына, фани дөньяда күрәчәк кырыкмаса-кырык төрле тормыш сынауларына кизәнүе, алай гына да түгел, киләчәгенә: «Сиңа бик көчле, каны кайнап торган бер егет килә, тормыш! Аяк чалырга уйлап та карама! Ул барыбер җиңүче булачак!» – дип, алдан ук аваз салуы һәм әледән үк йодрык төйнәп куюы иде.

Җикеренмә, малай! Үз башыңа булмасын! Тормышның күсәге бик саллы аның!..

Ярый, хуш. Укуым да үзгәрде минем: ничә еллар буе аяктан артка сөйрәп килгән «өч»леләр язгы сулар белән бергә Иделгә таба агып киттеләр, өстәвенә рәсем җене миңа чын-чынлап кагылды. Моңа иң куанган кеше Һади абый булды. Тырыша-тырыша өйрәтә. Ул мине генә түгел, энесе Барыйның да кабыргаларына төрткәләп тора. Әлегесен Барыйның нәрсәгә талантлы икәнлеге ачыкланып бетмәгән, ләкин малайның колаклары зур булу өстенә баш та шактый түгәрәк. Бу кечкенә буйлы энекәш киләчәктә Наполеон булып куярга да мөмкин әле. Шуңа күрә Һади абыйсы аңа да кул селтәми, ышаныч һәм өмет белән карый иде. Тик Барыйның дөньяны болгатырга яратуы гына аның күңелен бераз тырнап тора.

Ышанасызмы, юкмы: уналты яшьтә Барый белән икебез Ницше фәлсәфәсен өйрәнә башлаган идек инде без. Әлбәттә, Һади абый ярдәме белән. Гитлер әлеге философ тәгълиматын ни рәвешле үз максатларында файдаланса, Һади абый да аны безгә кирәгенчә һәм бары тик безнең файдага гына эшкә җигә: Мөхәммәт атлы күрше малае зур рәссам булырга, Барый энекәш җитәкче-сәясәтче булып үсәргә тиеш!..

Ул китаплардагы акыллы сүзләр әле дә булса колагымда яңгырый. Чөнки без аларны дәфтәргә күчереп алып ятлый да идек.

«Матурлыкның иң күркәм йөзе дә үзенә шундук тарта алмый, ул көчле исертүгә дә ия түгел (андый матурлык бик җиңел генә нәфрәт уятырга да мөмкин); ул, сиздермичә генә, күңелеңә сеңә; син аны әле кабат очратасың, йөрәкләрдә бик озак тыныч кына посып ятканнан соң гына, ул кабат безне тулысынча биләп ала, күз һәм йөрәгебезне яшьле сагыш белән тутыра. Матурлык иҗат иткәндә, без нәрсәгә омтылабыз соң? Әлбәттә, гүзәллеккә! Бәхет тә нәкъ шуның белән килә бит инде. Ләкин бу – ялгышу!»

«Рәссамнар балкыш-нурлануның кинәт киләсенә кешеләр ыша­нырга тиеш дип уйлый. Икенче төрле ул илһам килү дип атала. Сәнгать һәм шигъри әсәрләрнең идеясе, төп фәлсәфи фикерләр яктылык сыман күктән иңгән кебек. Чынлыкта яхшы рәссамның яки фикер иясенең фантазиясе һәрвакыт йә яхшы, йә уртача, йә начар әсәр тудыра, ләкин аның үткән һәм тәҗрибәле фикерләве кире кага, үлчи-исәпли; күптөрле караламаларыннан һәрдаим гүзәл көйләр сайлап ала торган Бетховен көндәлекләреннән дә күренә бу.

...Барлык даһилар да фидакяр эшчеләр булганнар; алар арып-талып иҗат кына итеп калмыйча, шулай ук тырыша-тырмаша кире дә какканнар, кабат тикшергәннәр, тәртипкә салганнар».

«Сокландыргыч әсәр! Ләкин шунысы түзеп торгысыз: иҗатчы һәрвакыт бу әсәрнең үзенеке икәнлеген искәртеп тора».

«Кеше үзенең фикерен анык әйтә алырга өйрәнгәннән соң, аңа ышанмый башлыйлар. Тотлыгып торучыларга күбрәк ышаналар».

Барыйга исә немец фәлсәфәчесенең фикерләре үз каланчасы биеклегендә аңлашыла иде. Гомумән, Барый һәрвакыт үзенең шул каланчасыннан да өскәрәк менә алмастыр. Хәйләкәр ул. Һәм үзенең хәйләсен берәү дә сизми дип уйлый. Унынчы класста укыганда, мин аның шарж-рәсемен ясап үзенә күрсәттем. Кыска буйлы, базык бәдәнле, башы да түгәрәк кенә, ягъни нәкъ үзенеке сыман килеп чыкты. Ә колаклары... колакларын мин аларны юри, куян колакларына охшатып, озын итеп ясадым: ул колаклар Барыйның үзен дә узып китте. Бу, минемчә, Барый башындагы хәйләнең шулай зур булып калкып торуына бик шәп ишарә иде. Колак-хәйлә Барыйның үзен дә узып киткән. Барый үз колакларын үзе күрми, ә кешеләр күрә.

Теге чакта, күпердән төртеп төшергәндә дә, ул бу чаклы ук үпкәләмәгән иде. Бу юлы Барый бөтенләй телсез-авызсыз калды, сөйләшмәс булды. Миңа зыянлы ягы тагын шул булды: без мәктәпкә өч чакрым ераклыктагы Байтирәккә йөреп укыйбыз бит, барганда да, кайтканда да мәктәпкә Барыйның матаена атланып йөри идек, колак-хәйлә рәсеменнән соң тагын җәяүгә калдым. Әмма сизеп торам: Барыйның үч алуы моның белән генә төгәлләнмәячәк иде әле. Классташ дустым миңа каршы тагын нинди этлек уйлар?..

Байтимер юлында Барый дустым мине бер көн тузанга коендырып китте, икенче көнне дә янымнан пырылдап узды. Тик гарьләнмим: үземнең кем малае икәнлегемне беләм бит, шуңа ияләнгәнмен, күнеккән инде. Бер түгел, ун матай алып бирәм дисәләр дә, барыбер Хаҗи малае булмас идем мин. Минем үз әтием алтын! Куллары гына түгел, чынлап та, үзе дә алтын кеше ул! Җитмәсә, быел көзгә әти миңа да матай алып бирергә уйлый бугай. Бу серне шыпырт кына әни чиште.

Аннан соң мәктәптән кайтканда, мин, адым саен каерылып, урман ягына карыйм, Гөлчәчәкне күз алдыма китерәм, күңелдән аның белән сөйләшә-сөйләшә атлыйм. Һәм, шул рәвешле, өч чакрым араны ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калам. Өйгә кайтып җитүгә, көндәлек эшләрне тәмамлагач, дөньямны онытып, рәсем төшерергә тотынам. Юлда кайтканда, мин бүген урманны тагын бүтән сурәттә күрдем. Карашым ул күренешне, капылт кына югала күрмәсен дигәндәй, үзенә җыеп алып, күңел сандыгыма салып куйды яисә хәтер күзәнәкләремә сеңдерде дип әйтсәң дә була.

Минем исәп буенча, рәсем-картинада урман аланлыгында бер кыз чәчәк җыярга тиеш иде. Аланлык әллә ни зур да түгел. Як-ягын төрле яшьтәге һәм төрле-төрле агачлар: каеннар, усаклар, наратлар уратып алган. Бер карт усак башында, чәчәктән чәчәккә кунып йөргән кызны күзләп, дәү козгын утыра, икенче якта яшь наратның очына ук лачынмы, бөркетме кунган. Ул кызның тынычлыгын саклый. Әйбәт килеп чыкканлыгын үзем дә беләм. Һади абыйга әйтсәм, ул да шулай диячәк, әлбәттә. Ләкин бу – минем серем, аны хәтта Һади абыйга да чишә алмыйм. Урман кызы Гөлчәчәккә булган хисләрем бары тик минеке, үземнеке генә!..

Өченче көн дигәндә, Барыем түзмәде, узып киткән җиреннән кире борылып килеп, яныма туктады да матаена утырырга чакырды. Күптән беләм: Барый дустым купыграк булса да, күңеле яхшы аның. Бердәнбер якын дустым лабаса ул минем! Әүвәл утырмаска маташып карышасым килгән иде, Барый, гаепле тавыш белән:

– Киреләнмә инде, Мөхәммәт. Син дә, мин дә бүтән алай эшләмибез түлке, яме, – дип, чын күңеленнән әйткәч, нишлисең, тәпи-тәпи кайту ләззәтеннән баш тартырга туры килде инде.

Анысы да монысы, Ярулла абзыйның матаен ремонтларга да без Барый белән икәүләшеп йөри башладык. Бу минем тарафтан оештырылган кечкенә, ләкин бик изге хәйлә иде: Гөлйөземгә дә пар кирәк бит инде. Бәлкем, Барый белән борчаклары пешәр дип уйладым мин һәм ялгышмадым бугай: алар хәтта холыклары белән дә бер-берсенә туры килеп торалар. Барый да, Гөлйөзем дә безнең белән чагыштырганда кыю һәм чаярак, алар нинди булса гамәлне кылганчы түгел, соңыннан гына уйлыйлар иде.

* * *

Сәгать уннарга кадәр сарык-кәҗәләр капланып ашаячак әле, унбер тулганда мин аларны Ташсуның комлы ярына туплауга алып килергә тиеш. Тамаклары туйган булса, өйлә вакыты авыш­канчы комлыкта тынсыз ятачаклар. Мин бу чаклысын гына беләм, чөнки яшьтән үк көтү көтеп үскән малай. Шулай да арада алдындагы үләнгә генә риза булмаган туймас тамаклы һәм чырсыз маллар да бар. Бигрәк тә кәҗәләр холыксыз була. Җитмәсә, үз артларыннан сарыкларны ияртәләр!

Шуңа күрә яр буенда аякларны салындырып озак утыра алмадым, торып, көтүнең әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан әйләндем. Башка чак булса, көтү көтешергә үзем белән берәр күрше малаен да иярткән булыр идем. Тик бүген малайлар буш түгел, бүген – Сабан туе.

Кичә Казаннан соң кайтылды, Гөлйөземне дә күрергә өлгер­мәдем. Сабантуй мәйданы урман каравылчысының өеннән ерак түгел. Гөлйөзем, бәлкем, җыенга чыккандыр.

Ә Гөлчәчәк хәзер ерак районнарның берсендә эшли. Мәктәптә укыта. Читкә китеп яшәвенең сәбәбе бар: әнисенең бертуган апасы, моннан ел ярым элек параличланып, урын өстенә яткан иде. Ул апа ялгыз. Минем Гөлчәчәгем, университетның биология факультетын тәмамлап, кире үз урманына кайтып киткән иде. Әйтергә онытып торам: Гөлйөзем кыз башы белән урман техникумында укыды, һәм ул да әти-әнисе янына кайтты. Урман кызларын шәһәр үзендә тотып кала алмады. Гөлчәчәк бәхетенә, урман буенда иң яхшы юртаклардан гына торган ат заводы да ачылган иде. Ул шунда эшкә керде. Яшьтән үк ат җене кагылган иде шул кызга. Мин үзем дә атларны бик яратам. Ләкин мин яратам гына. Ат өстендә үсмәгәч, аларның холыкларын белмим, яшүсмер чакта, ат өстеннән мәтәлеп төшеп, аягымны имгәткәннән соң, аларның янына килергә дә куркам.

Вәгъдә иткәнчә, Аккашка тайны бүре суккач, Ярулла абзый ак ат алып кайткан иде. Урманчы өчен бик уңай транспорт та бит: телисең икән, арбага җик, теләсәң, атланып чыгып кит.

Әнә ул ак ат моннан, мин көтү көткән урыннан да күренеп тора. Ярулла абзый атны арканга чыгарган. Гөлчәчәк булмагач, күрәсең, атның күп гомере арканда уза. Гөлчәчәк ничек яраткандыр, чырсыз-холыксыз ат ул. Гөлчәчәк уйлап тапкан Лачын дигән кушаматы да бар әле аның. Тайдан яңа гына ат булып килгән Лачынны алып кайткан көнне без Барый белән Ярулла абзыйның утынын кисә идек. Мотопычкы белән чытыр-пытыр кисәбез-кисәбез дә аннары ярып ук куябыз. Кызлар ярылган каен утыннарын әрдәнәгә өеп тора. Күңелле, рәхәт. Ярулла абзый өйдә юк, күрше колхозга ат сайларга китеп барган. Гөлчирә апа безгә, утын кисүче яшь «кияүләр»гә, өйдә өчпочмак пешерә.

Соңгы утын пүләнен әрдәнәгә куйганда, Ярулла абзый да кайтып керде. Арба артына каеш белән шул Лачынны бәйләгән.

Лачын бик матур иде. Ул әле яшь тә икән. Үзе әкияттәге ак байтал кебек ап-ак, алгы аякларына кара итекләр киерткәндәй: тояктан өстәрәк кап-кара. Кыскасы, кара аяклы ак ат иде Лачын. Моңарчы аның тәртәгә дә кергәне булмаган, ләкин атланып йөрергә өйрәткәннәр инде.

Гөлчәчәкнең сөенүләрен күрсәгез иде шулчакта! Әгәр дә ат куян баласы булса, билләһи, кочагына алып, шундук иркәли башлаган булыр иде.

– Җигәргә өйрәтмәбез инде моны. Атланып йөрергә булса шунда, – диде Ярулла абзый.

Атны арбадан ычкындыруга, Барый, егетлек күрсәтергә теләп, сыртына сикереп тә менде. Менүе булды, Лачын артын чөеп тә җибәрде, Барыебыз очып та төште. Әмма Барый – ат янында (әтисе Хаҗи абый да атка атланып йөри иде) кайнашып үскән малай, аны алай гына бирешер димә. Ул җәһәт кенә сикереп торды да тагын атланмакчы булган иде, Гөлчәчәк туктатты.

– Борчыма әле атны, Барый. Юлдан соң бераз ял итсен, хәл алсын. Аңа ияләшергә дә кирәк бит әле, – диде кыз, бер кулы белән атның йөгәненнән тотып, икенчесе белән муеныннан сыйпый-сыйпый.

– Лачын, Лачын дип исем кушам мин аңа, әти, яме!

Лачын хәл алгач, Гөлчәчәк келәттән ияр алып чыкты.

– Малайларны яратмый ул. Менә хәзер карап тор, Барый, яме.

Ярулла абзый иярне үзе киертте һәм, каршы сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп:

– Әүвәл үзем атланып карыйм! – диде дә җиңел генә ат өстенә сикереп менде. – Болай гына атландырмый ул. Башта ук ияр салырга кирәк булган. Шулай дип әйттеләр.

Хурлыгыннан җиргә сеңеп беткән Барыйга әлеге сүзләрдән соң янә җан керде. Ишеттегезме дигәндәй, ул әле миңа, әле кызлар ягына карап куйды: «Иярсез атланганым өчен егып төшерде ул мине!» – ди кебек иде аның яктыра башлаган карашы.

Дөрес хәлгә ни әйтерсең, чынлап та шулай икән шул: Ярулла абзыйны тыныч кына әйләндереп килде Лачын. Аннан соң ияргә Гөлчәчәк менеп кунаклады. Атның шулчактагы кыяфәт-кыланышын күрсәгез икән сез! Гомере буе сыртына Гөлчәчәк атланганын гына көткән диярсең. Әүвәл ул бер урында тыпырдап, хәтта биеп дип әйтсәң дә була, торды-торды да, аннары Ташсу буеннан искән җил белән куышкан кебек юыртып, юк, алай түгел, кияү егетләре кебек кәс-кәс басып атлап китте һәм бармый да, атламый да, ә йөзә кебек. Аның борын тишекләре киңәйде, зур коңгырт күзләрендә кояш нурлары чагылып-чагылып алды. Ат Гөлчәчәкнеке иде, гомере буе яратачак иде ул аны...

Гөлчәчәк әйләнеп килгәч, аңа иярдән төшәргә булышкан арада, йөгәнне Барый эләктереп алган иде. Лачын аны да хәвеф-хәтәрсез генә әйләндереп килде. Чират миңа җитәчәген сизгән идем. Ләкин үз гомеремдә бер мәртәбә дә атка атланып караганым юк. Мәтәлеп төшәчәгем көн кебек ачык иде. Каян башыма килгәндер, мин, чарасызлыктан, пычкы янына килеп:

– Ярулла абзый, бу агачларны да кисәседер бит! – дип кычкырдым.

Ярулла абзый тыныч кына:

– Утынга түгел алары, – диде.

Мин аны ишетмәгәнгә салыштым һәм пычкыны да кабызган идем инде. Аның чытыр-пытыр эшләгән тавышы ак атның котын алды, ул, Барый кулыннан ычкынып, лапаска таба шылды. Лапасның кайда икәнлеген ничек чамалады диген, бу йортка беренче аяк басуы бит әле!

– Урманчыда агач бетмәгәндер әле, монысы да утынга булыр, – дип, мин, атка атланырга чакыруларыннан котым ботыма төшеп, пычкыны каезланган агачка батырган идем. Ярулла абзый кулымнан килеп тотты да пычкыны сүндерергә кушты. Нишлисең, кушкач сүндерәсең инде. Әмма, кушсалар да, атка атлана алмаячагымны яхшы белә идем. Рәхмәт инде Гөлчирә апага, өчпочмаклары пешеп чыккан икән. Ул, тәрәзәне ачып:

– Кулларыгызны юыгыз. Өчпочмакларым суына! – дип кычкырды.

– Дөрес әйтәсең, Гөлчирә апа, дөрес. Өчпочмакны кайнар килеш ашарга кирәк, – дип сөйләнә-сөйләнә, беренче булып мин юынгычка таба атладым.

Бүген котылдым атка атланудан. Ләкин бит әле иртәгә бар, берсекөнгә... Бу нисбәттән нәрсә булса да уйларга, ни булса да кылырга кирәк иде. Шуннан соң мин, инде буй җиткән егет, атта йөрергә өйрәнергә ныклы карар кылдым. Күрше Хәмит абый бер карт алаша җигә. Әүвәл шуңа атланып өйрәнәчәкмен!

Хәмит абый эштән кайткач, алашасын ишегалдында туара да кәнүшнигә илтә. Мин аның нәкъ шул чагын сагалап тордым һәм беркөнне:

– Хәмит абый, кая, үзем илтәм, – дип, аңа каршы сүз әйтергә ирек бирмичә, йөгәненә килеп тотындым.

Ике арада шундыйрак сөйләшү булып алды.

– Оясын беләсеңме суң?

– Табармын, борчылма. Күнних шунда бит! Атландырамы суң ул?

– Атланып караган җук шул. Хәер, нишләп атландырмасын. Юаш хайван ул. Карт бит инде, минем кебек.

Безнең мунча янында узган-барган машина-трактор бәреп китмәсенгә зур таш куелган. Алашаны шул таш янына алып килдем дә атланып карарга исәпләдем. Алаша, карт булса да, шактый биек һәм гәүдәгә зур. Корсагы да мичкә кебек бүселгән. Сыртына ике кулым белән ничектер җайсыз гына ябышып, сикереп атланмакчы булган идем, күрәсең, артыграк тырышып ташлаганмын, сикергән уңайга атның икенче ягына – юлдагы пычракка барып төштем. Шөкер, бу хурлыклы хәлемне алашадан бүтән җан иясе күрмәде. Җәһәт кенә сикереп торып, пычракка буялган киемнәргә дә исем китеп тормастан, янә таш өстенә мендем. Бу юлы каударланмадым, каты көчәнмәдем – ат өстенә менеп утырдым. Бер кулым йөгәндә, икенчесе белән атның ялын урап тоттым. Киттек бит, әй! Як-якка чалшаям, ияр булмагач шуа да, әле ярый, корсагы зур мескен алашаның, аның «мичкәсен» бар көчемә аякларым белән кысам. Барабыз шулай. Чак кына ара узуга ияләшә да башладым. Кызык икән ат өстендә, рәхәт. Кәнүшнигә барып җитәрәк, бәләкәй генә тау менәсе әле. Бар курыкканым – алаша атландырган килеш таудан менә алырмы, юкмы? Ирексездән, атның колагына үрелгәнемне сизми дә калдым. Имеш, таудан хут белән менсен өчен, матайның «газын» – ат колагын борырга кирәк. Алашам ачу белән башын чайкап алгач кына, исемә килеп, матайда бармаганлыгымны аңладым. Бу гамәлем үземә дә көлке булып тоелды.

Алаша таудан бик җиңел менде. Кызык икән бу, чынлап та. Кызыгын кызык та, тик мәтәлмәсәм генә ярый инде.

Бу юлы мәтәлмәдем тагын.

Минем өйрәнү, шул рәвешле, көн саен дәвам итте. Хәзер ат өстендә бик ышанычлы йөрим. Хәтта чаптыртып та карыйсым килә. Тик алашам ялкау, күпме генә тарткаласам, чөңгерсәм дә чабарга уйлап та карамый: бер көйгә атлый да атлый. Ә минем юырттырып карыйсым килә. Чөнки Лачын мондый көйгә йөрми бит, баскан урынында да биеп кенә тора.

Атта тәмам өйрәнеп җиткәнче аяк басмадым урманга. Хәмит абыйга да, аның алашасына да бик зур рәхмәт: хәзер мин чын кавалерист кебек. Кулда – кылыч, аркада мылтык кына юк.

Гөлчәчәк белән алай еш күрешеп торырга да җай гел чыгып тормый. Ә күрәсе килә, көн саен очрашып сөйләшәсе килә. Узган баруымда (бу юлы Барыйны ияртмәдем, аның белән аралар бозылышкан чак иде) Гөлчәчәкнең кулларын тоту бәхетенә ирештем. Шундый кечкенә, үзләре йомшак һәм кайнар иде ул куллар. Хәтта уч төбем пешкән кебек булды. Кулын гына да тотмадым әле...

Ул көнне без аның белән Кызылъярга чишмә суына бардык. Икәү генә, җәяү генә. Кулларыбызга кечкенә бидоннар тоттык.

Гөлчәчәк сөйләшә дә сөйләшә. Әүвәл нигә бу кыз шулчаклы күп сөйләшә әле дип аптырап та куйган идем. Икебез генә калудан курыккан булган икән ул! Урман кырыеннан барган юлыбыз, кинәт каерылып, агачлар ышыгына кереп китте. Урманның тәмле исе борыннарны яра. Сулыш алуы ук җиңел, рәхәт. Урман эченнән сузылган олы юл комлы, өстәвенә ул машина-трактор тәгәрмәчләре белән казылып та беткән иде. Кызылъяр чишмәсенә куян сукмагыннан да барып була. Без сукмакка чыктык. Сукмакта тагын да аулаграк. Гөлчәчәк тагын да күбрәк сөйләргә кереш­те. Мин аның нәрсә турында сөйләгәнен тыңламыйм да бугай. Башымда үз уйларым кайный. Кинәт Гөлчәчәкнең алдына чыгып туктадым да:

– Гөлчәчәк, әйт әле: менә бер шагыйрь «усак егете каен кызын үпмәкче була» дип яза. Ничек уйлыйсың, чынлап та гашыйк­мы ул аңа? – дидем.

Гөлчәчәк бермәл йөзенә җитдилек чыгарып аптырап торды, аннары кинәт көлеп җибәрде.

Чү! Тукта! Ул көлдеме соң? Әллә, әллә инде әнә теге чәчәкләр, янәшәдәге аланда шаулап үскән берсеннән-берсе матур, аллы-гөлле чәчәкләр шулай тирбәнеп, чыңлап куйдымы?!

– Әйе, әйе, – ди Гөлчәчәк, көлү аралаш, – усак егете каен кызына үлепләр дә гашыйк ул! Сөя усак егете каен кызын! Шулчаклы көчле итеп сөя ки, синең белән мин аны хәтта күз алдына да китереп карый алмыйбыз, Мөхәммәт!.. – ди Гөлчәчәк, кыланчык кызлар тавышы белән.

– Ә мин... – дидем, кызның көлүен бүлдереп, – мин моны күз алдына китерәм, Гөлчәчәк!

Әлеге сүзләремнән соң урман кызы көлүеннән дә, кыланчык­лануыннан да туктап калды.

– Ничек! Каян?

– Мин... ә мин үзем усак егете!

Кызым бермәл тын гына, шомырт кара күзләрен зур итеп ачып, бик игътибар белән миңа текәлеп карап торды-торды да, кинәт аның иңбашы сикереп куйды, ул янә матур тавышы белән урманны чыңлатып көләргә кереште.

– Мөхәммәт! Син... син бит агач түгел! Усак утын агачына гына ярый бит ул!

Кызның бу сүзләренә бик тә ачуым килде. Көл, көл, әйдә. Утын агачын күрерсең менә хәзер. Кулымдагы бидонны сукмак кырыендагы абагалар арасына ташладым да, Гөлчәчәкнең кулларыннан тотып, үземә тартып китердем. Һәм... һәм, кызны кочып, аның миңле битеннән үбеп алдым!..

Иреннәремнең бик кайнар икәнлеген үзем дә сизгән идем, әллә кызның битен пешердем инде, ул «ай!» дип кычкырды да артка чигенде. Кызның йөзе ап-ак булды, болай да зур чем-кара күзләре тагын да зуррак булып ачылдылар, иреннәре, ирен читендәге кара миңе – барысы да дер-дер килә. Мин курка калдым. Һушын җуя язган кыз баланы ничек тә аңына китерергә кирәк иде.

– Гөлчәчәк, Гөлчәчәк, дим! Мин чынлап та усак егете кебек. Ә синең каен кызы буласың киләме, Гөлчәчәк?

Кызның йөзенә алсулык йөгерде, әмма күзләреннән сирпелгән карашы җитди, хәтта куркулы да иде.

Ул минем сорауга җавап бирмәде. Без, бер авыз сүз сөйләшмичә генә, чишмәгә барып җиттек, аннан су алдык һәм, ике телсез кебек, аларның өйләренә кире кайттык. Минем күңелгә шөпшә кереп ояларга өлгергән иде инде. Үземне сүгәм: «Усак егете, имеш. Бернинди усак егете дә түгел син, белдеңме. Мокыт! Утын агачы син!»

Капка келәсенә кулы тиюгә, Гөлчәчәгем кинәт ачылып китте (аңламассың бу кызларның холкын!), кояштай балкыган матур күзләрен тутырып бер карады да:

– Әйдә, Мөхәммәт, Лачында йөрибез! – диде.

Утын агачы, ягъни усак булсам да, шундук сиздем: кыз миннән чишмә сукмагындагы наянлыгым өчен үч алмакчы, көлмәкче була! Атта йөри белмәгәнемне теге көнне чамалап алган иде булса кирәк. Мин, батыраеп:

– Әйдә! – дидем һәм күңелемнән Хәмит абыйның карт алашасына тагын бер тапкыр рәхмәт укыдым.

Ишегалдында кеше-кара күренми. Ярулла абзый урманга чыгып киткәндер, Гөлчирә апа авыл кибетенә барам дип калган иде, Гөлйөземнең өйдә икәнлеген беләм, ул чыкмый. Ник чыкмаганлыгын да яхшы беләм: кыз миңа үпкәләгән. Барыйны ияртеп килмәгәнем өчен. Нигә гел-гел мин аны үзем белән ияртеп йөрергә тиеш, ди, әле. Ияртмәдем шул. Сөйсә, үзе килсен. Мин менә килдем бит әле, юк-бар сәбәп эзләп таптым да йөгереп килеп җиттем. Имеш, Ярулла абзыйга куян тозаклары тагын кирәк түгелме икән? Әти сорарга кушты, имеш. Кушкан, ди, сиңа әти! Әгәр минем шулай дип хәйләләгәнне ишетсә, колакны борачак әле ул. Һичьюгында бармак янаячак!

Барыйны ияртмәвем бик яхшы булды әле, алайса, чишмә суына без дүртәүләшеп барырга тиеш була идек.

Гөлчәчәк, йөгән киертеп, Лачынны ишегалдына алып чыкты, мин аңа ияр салдым. Белеп торам, урманга чыгуга, Гөлчәчәк: «Атлан!» – диячәк. Ләкин аның кушуын көтеп торырга уйлап та карамадым, ишегалдында ук җиңел генә ат өстенә сикереп мендем. Гөлчәчәк капканы ачты. Күрәм, кыз бик игътибар белән күзәтә, мәтәлеп төшүемне, көлкегә калуымны көтә бугай. Ачуым бер чыкса, мин бик усал малай. Әмма эчемдәгесен кызга сиздермим, аңа күз кысып алам да җай гына тезгенне тартам.

Йа! Чынлап та, Лачын лачын икән шул инде! Бу сиңа лырык-лырык килеп атлаган карт алаша түгел, әнә ничек биеп бара ул. Капкадан чыккач та, без шактый юл киттек, тагын Гөлчәчәк янына кире әйләнеп килдек. Рәхәт! Һәм бу рәхәтлектән тиз генә аерылырга исәбем дә юк. Гөлчәчәк миннән көләргә җыенганына үкенә дә башлагандыр инде. Көл, көл, әйдә, көләреңә сәбәп булса инде әгәр... Кеше белән атны чыбыркы берләштерә дигән берәү. Лачын акрын бара. Карт алашага өйрәнгән гадәт буенча, егетләнеп китеп, тезгенне тарткаларга, аякларым белән атның корсагын төяргә керештем. Шулай итүем булды, Лачыным, алгы аякларын югары күтәреп, ачу белән бер кешнәп җибәрде дә томырылып чабып китте. Их! Мин, тиле! Истән чыгарып җибәргәнмен бит! Бу карт алаша түгел, бу Лачын лабаса!

Лачын ничек тә булса мине сыртыннан сыпырып төшерү максатын куйды булса кирәк, ә мин, чытырдатып, тезген тоткан кулларым белән аның җилдә җилфердәгән ялына да ябыштым.

Хәзер әлеге хәлләр турында сөйләргә түгел, хәтта искә тө­шерергә дә яратмыйм. Ничек исән-сау калганымны бер үзем генә беләм.

Битемә җылы, юеш нәрсә тигәнгә күзләремне ачып җибәрдем һәм, котым алынып, тиз генә йомдым: бүреме, этме колакларымны, битләремне ялый. Ул үзе бертуктаусыз еламсырап шыңшый, борыны белән гәүдәмә төрткәли һәм шул арада җиңнәремнән дә тарта иде. Куркуны җиңеп, күзләрне тагын чак кына ача төшәм. Нинди эт булсын бу! Бүре бит! Дәү башлы, соры күзле чып-чын бүре ләбаса! Бер караганда, Барыйларның урманда адашып калган Пиратларына да охшаган төсле үзе!

Мин тагын аңымны җуйганмын.

Кабат һушыма килгәндә, янымда чырсыз ат (ул агачка бәйләнгән иде) һәм Гөлчәчәк басып торалар иде. Комлы юлда чалкан ятам. Үтереп сул аягым авырта. Тубык турысыннан шартлап сынганмы, әллә тайган-чатнаганмы, шайтан белсен! Әмма авырту бик көчле. Әгәр янымда Гөлчәчәк булмаса, елап җибәрергә дә күп сорамас идем.

Гөлчәчәк, күземне ачуга шатланып, яныма тезләнде, йомшак, нәни куллары белән битемнән сыпыра, кайнар бармак очлары иреннәремә кагылып-кагылып ала. Авырту басыла төшкәндәй булды. Гөлчәчәккә елмаясым килә. Тик чыраем авырту-сызланудан утын агачы кебек катып калган. Гөлчәчәк, иелеп, тиз генә минем битемнән үбеп алды. «Бүре ялады бит аны!» – дип, чак кына кычкырып җибәрми калдым. Авырту бетеп китте шикелле. Исән кулым белән Гөлчәчәкне үземә таба тартам. Ул карышмый, ул буйсына. Иреннәр иренгә тиде. Ләкин бу бәхетле рәхәт бер мизгел генә булды, кинәт ат кешнәп җибәрде. Гөлчәчәк җәһәт кенә аякларына торып басты:

– Кайдадыр бүре йөриме?

Кызның тавышы куркулы. Мин аны юатмыйм. Мин комлы урман юлында чалкан ятам. Урман шаулый, исемнәре дә билгесез әллә нинди кошлар сайрый, чикерткәләр сикерешә, тәмле чәчәк исләре килә. Матур! Һай, матур бит бу дөнья! Әйе, бик матур икән шул!..

Көтүем, елга буйларына таралып, болынны тутырган. Сарыклар «пейзаж»ны кетердәтә.

Вакыт тизрәк узсын өчен, көтүдә ничәләп сарык булыр икән дип, тәртипсез таралган малларны санарга азапланам.

Көтүдә сарык башы санап утыру миңа рәхәтлек бирә, шул рәвешле, кичәдән бирле кымырҗып торган җаныма тынычлык иңәрдер төсле. Ә кичә нәрсә булды соң ул? Кичәме? Кичә кич урманга киттем. Мәктәптә укыганда әти алып биргән кызыл матай йөрерлек иде әле. Шуңа атландым да, руленә күчтәнәч салынган сумка асып, туп-туры Ярулла абзыйлар катына элдерттем. Байтактан күрешкән юк. Аннары, авылга кайтыр алдыннан гына, телефоннан Гөлчәчәк белән сөйләшкән идем.

Урманчы йортына үзем белгән кәҗә сукмагыннан гына бармакчы булдым. Матайның шул ягы шәп: сукмактан да яхшы чаба. Таныш урманыма килеп кереп беркавым баргач, авып китә яздым: әйтерсең моннан зур сугыш узган! Галәмәт зур түгәрәк аланлыкта бер-бер артлы төзеп куелган төрлесе төрле зурлыктагы буралар – өй буралары, мунча буралары. Кем бураткан, нишләп шулчаклы күп? Анысы, анысы, урманны, балачак урманымны тетеп бетергәннәр: аяк атларлык урын юк, аркылы-торкылы усак, каен агачлары, төп башлары аунап ята! Йа Хода! Сугыш кына узмагандыр моннан! Бомба төшкәндер. Урман өстеннән очып узган берәр хәрби самолёттан берәр бомба егылып төшкәндер монда! Кая карама – төп башлары, киселгән нарат агачлары, трактор сытып-изеп узган усак, каеннар! Артларыннан ботаклары да җыештырылмаган. Нәрсә, әллә Ярулла абзый үлгәнме соң? Әти дә, Гөлчәчәк тә ул турыда аны-моны әйтмәделәр бит! Югыйсә ишетелгән булыр иде! Һай, Аллакай гынам, элек мичкә ягу өчен коры утынга килә торган идек! Ярулла абзый артыбыздан ук килеп тикшерә иде, янәсе, арттан ботак-чатак калмаганмы, үсеп утырган агачны екмаганбызмы? Кайда икән соң бу Ярулла абзый?!

Минем таныш сукмагым өстендә аркылы-торкылы юан агач ботаклары, киселгән нарат-каен башлары аунап ята. Әле һаман ис-һушымны җыя алмыйча, кире борылдым, урман буйлап сузыл­ган комлы юлга чыктым.

Бу юлның да юл диярлеге калмаган! Танклар узган кебек. Казылып, чокырланып беткән. Әле кайчан гына без – мәктәп балалары – 19 май көнне шушы юлдан Әмир чишмәсендәге аланлыкка пионер туган көнен бәйрәм итәргә бара идек. Кулдагы киндер капчыкта ике-өч телем ипи, утыз өч тиенлек кильки консервасы, әни пешереп салган берничә күкәй. Без бәхетле! Без – бәхетле кешеләр. Өстәвенә без бүген консерва ашаячакбыз! Бүген безнең бәйрәм! Барый белән минем арттан ике эт теркелди. Минем этем кечкенә, әмма бик чәңгелдек, усал, Сигнал кушаматлы булыр. Барыйныкы – бүре! Әйе, әйе, әтисе Хаҗи абый күрше мари авылыннан алып кайткан иде. Имеш, Барый сөйләвенчә инде бу, марилар аны бала вакытында урманнан табып алып кайтканнар, шуңа күрә бүрегә охшаган ул, зур башлы. Бәлки, уйласаң, чынлап та бүре баласы булгандыр әле. Күзләре, борыны, гәүдәсе генә түгел, соры йоннарына хәтле нәкъ чын бүренеке инде менә. Акыллы эт ул. Акыллы икәнлеген күзләре үк әйтеп тора. Барый артыннан иярүен ияргән ул үзе, ләкин алар Барый белән дус түгел. Минем Сигнал холкы белән җилбәзәк. Әмма тыңлаучан, өстәвенә цирк эте кебек һөнәрле дә. Аны күрше Заһидулла абый Казан юлында очратып, машинасына салып алып кайткан. Миңа бүләк итте. Әти әйтә, бу эт баласы, цирктан качып, Казан юлында адашып йөргәндә очрагандыр әле Заһидулла абыеңа, ди. Сигнал ыргыткан таякны җәһәт кенә кире алып килеп бирә, кыршау аша сикерә, хәтта кулны чәбәкләп торсаң, арт аякларына басып биегәндәй дә итә. Аның бу һөнәрләреннән Барый көнләшеп үлә иде инде. Чөнки аның Пират кушаматлы бүрегә охшаган эте һөнәр белми. Бик салмак, акрын ул. Тик күзләре акыллы инде менә, адәм күзләре диярсең!

Бу урманның шултиклем таланганын Гөлчәчәк миңа ник сөйләмәде икән соң? Без хәзер, Петербургтан кайтканнан бирле, гел күрешеп торабыз бит.

Тәкъдим итү: