Шамил әзигә
– Кылсаң яхшылык адәмнәргә
Таш булып кайтмагае.
Халык җырыннан.
Син ташларны күп куйдырдың, әзи.
Таш атмадың ләкин берәүгә!
Сагнып искә алган кебек кенә
Елый да бу дөнья, көлә дә...
Көлә-көлә елый, үкенәме?
Әллә сагынып кына моңлана?..
Елый-елый көлә, сүгенәме? –
Шамил әзи, әйтче үзмә генә –
Бу дөнья аннан күренәме?...
Күреп торсаң, ни уйлыйсың икән?
Моңланасың һәм дә җырлыйсың?
Син игелек кылган кешеләрнең
Догаларын әллә тыңлыйсың?..
Дөнья һаман шундый әле, әзи.
Аш та ата, таш та аткалый.
Ашка каршы таш атканнарны да
Берәм берәм алып якалый...
Таш юк иде мыскал күңелеңдә
Ә без сиңа таш куябыз менә.
Әйтерсең лә, дөнья рәхмәт укый,
Әйтерсең лә, елый-елый көлә!..
Юаттың син күпме җаннарны бит –
Баш имәгән сиңа калмады.
Ташлар белән әллә бастырасы
Йөрәктәге авыр яраны?...
Алай итсәң, син кичермәс идең –
Камил рухлы идең,
җаның-күңлең камил!
Исем-җисем туры килгән ничек
Олы җанлы, и, изге Шамил!...
Бу татарлар иле нишләп ята?
Театрлар яши ни хәлдә?
Кабереңнән торып әйтер идең
Сорау бирсәң сиңа әгәр дә...
Җаның күптән җәннәт бакчасында
Былбыл булып сайрый торгандыр...
Бүген менә бар дөнья үзе
Синең рухка дога кыладыр...
Шамилләргә дога кыла халык
Кавказларның шанын саклаган!
Шамиленә дога кыла татар
Сәнгатенең данын яклаган!...
Дога кыла аның рухына
Монда бүген дога кылына!...
Барлык Шамилләрнең рухына!..
Син татарның иң камиле идең,
Син татарны үз Шамиле идең!...