рәсми сайт

Ашина

I


Кара гына урман, калын урман,

Урман артларында киң дала.

Дала буйлап абына-сөртенә,

Кай тарафка йөгерә бер бала?


Дала-кала, тәхет һәм төрки йорт!

Ник йөгерә синдә ул бала?

Ана бүре куып бара мәллә,

Ашыга-ашыга ник чаба?


Дала телгә килде шулчак:

‒ Беләм мин, төш күрәсең, туган.

Синең төшең Дала хәтре берлән

Икесе тоташтылар бугай...


‒ Бүре димсең, Ашинамы әллә,

Төрки кавемнәрнең анасы?

Күбәләккә әйләнгән җанымны

Эзләп йөри татар баласы?


Кара урман шаулап куйды шулчак,

Авыр сулап яңа тын алды:

‒ Ак бүрене күрдем аланда мин,

Балаларын этләр талады!..


II


Киң далада тын буыла хәзер,  ‒

Дала кала булган заманда.

Илсез кавемнәрнең телен кисеп,

Хәтрен алмак була һаман да!..


Нинди дала? Кайдан аргамаклар?!

Төш күрәмме? Бәлки уянам?!

Атилланың аты кешни әнә,

Римлеләргә таба кузгалган...


Күкрәгендә Ана бүре башы,

Түрк кавеменең тамгасы,  ‒

Бу урманга кире кайткан мәллә,

Вакыт хәтерендә адашым?


Ник җылый ул бүре, нигә улый,

Агач төбен казый тилмереп.

Белгән булса әгәр, сизгән булса –

Кыргый этләр монда килермен!


Борны белән төртеп-төртеп куя:

Балаларны, уяныгыз инде!

Кем тиде соң сезгә, кем эше –

Аланлыкта кыргый этләр исе.


Туган белән туган бугазлаша,

Эт туганы әнә ни кылган!

Үч кирәк, үч, әй, кем бар анда,  ‒

Кардәшләре, әнә, котырган!..


III


Ана бүре, илерә-тилерә улый,

Нишләдең син, бүре туганым?!

...Уматачы кызы өйдә ялгыз башы,

Куркуыннан тотты тулгагы.


Умартачы кызы бәби таба,

Куркуданмы, әллә вакыт җитеп?

Юк янында беркем, әтисе дә

Духтыр эзләп чапты ат җигеп.


Әни! – диде кызкай һәм шуышып,

Чыга алды тышкы болдырга.

Кызулыктан микән, әтисе

Капкасын да ачык калдырган.


Әни! – дигән үзәк өзгеч тавыш

Сискәндерде ана бүрене.

Һәм озак та үтми йорт янында

Исәрләнгән ерткыч күренде.


Сайравыннан туктап торды кошлар,

Тынын кысты хәтта чал урман.

Бүре инде бераз суынган:

‒Таныш кызга әллә ни булган?


Сак-сок атлап ул болдырга килде,

Кан исеннән башы әйләнде.

Күз-яшь белән томаланган караш

Болдырда бер бала шәйләде.


Бала туңа ахры, еламый да,

Хәрәкәтсез ята анасы.

Ана бүре – бу Ашина ласа! –

Имчәкләре тулы сөт белән.

Ялый-ялый җылытты да аны –

Шулай кирәклеген сизенгән!


Яшь әнинең янына ук килде,

Борны белән төртеп уятты.

Үз телендә нидер аңлатты һәм...

Ат кешнәде кинәт шулчакны...


IV


Әй, Ашина, син җан өргзн бала

Үсеп җитәр егет булып бер көн,

Илсез калган төрки кавемнәргә

Тагын бер кат гүя җан өрдең?!


Төрки бабамнарның әнкәсе син,

Тагын килдең менә ярдәмгә.

Синең сулыш яңа куәт өстәр,

Безнең халык – төрки кавемгә!..


V


Галиҗәнәп Вакыт мәрҗән кебек

Дисбе җепләренә тезелгән.

Бабаң кабрен балаң беләме соң?

Камыт бавың, күрче, чишелгән...


Белмәс тә шул, шәм утлары шаһит:

Боза-сыза тарих яздылар.

Юкка!

Төрки кавем каршысында

Гасырлар да чүгеп калдылар!


Калыккан ул Кытай диварыдай

Татар бугазына барганда.

Скиф бабамнарның камчы тавышы –

Яшен яшьнәгәндә... Болгарда!..


...яшен уйнаганда... Истанбулда,

Астанада, Бәшкәк, Алтайда!

Ашхабад һәм Ташкент каласында

Вә шулай ук төньяк Кытайда…


Яшен яшьнәгәндә... Анкарада,

Диңгез буйларында – Кырымда.

Төрки кавем хәтре тутыкмыйча

Сакланадыр тарих кынында.


Сакланадыр Тәңре куйнында һәм

Һәр әйтелгән изге азанда!..

Һун бабамның аты кешни кебек

Яшен яшьнәгәндә... Казанда!

Тәкъдим итү: