рәсми сайт

Аккош күле. Төн. Шагыйрь Сөләйман. Тәрәзәсендә ут яна.

Төгәл математик акыл,

Илфамлы шигъри йөрәк.

Берүк җанга барсын ипләп

Сыйдыра белергә кирәк.

 

Кыпчак бабаларның холкы

Агадыр тамыр буйлап.

Сәләт кирәк, сәләтле, дип,

Йөрер ул һаман уйлап.

 

Аккош күле. Ә янында –

Планетага тиң йолдыз!..

Шигъри алмыйдыр йөрәктә

Яши алмыйдыр шунсыз...

 

Китеп барган, аккошларым,

Кире кайтыгыз инде.

Шөкер әле, көмеш күлең,

Һаман шагыйрьләр иле.

 

Һәй, аккошлар, сез кайтсын дип,

Яза, яна төн буе.

Шул ук шигъри җаннар яши –

Үзгәрмәгән күл буе...

Тәкъдим итү: