Төрки кавем
Галиҗәнәп вакыт мәрҗән кебек
Дисбе җепләренә тезелгән.
Бабаң кабрен балаң беләме соң?
Камыт бавың, күрче, чишелгән...
Белмәс тә шул, чиркәү уты шаһит:
Боза-сыза тарих яздылар.
Юкка!
Төрки кавем каршысында
Гасырлар да чүгеп калдылар!
Калыккан ул Кытай диварыдай
Татар бугазына барганда.
Скиф бабамнарның камчы тавышы –
Яшен яшьнәгәндә...Болгарда!..
...яшен уйнаганда...Истанбулда,
Астанада, Бәшкәк, Алтайда!
Ашхабад һәм Ташкент каласында
Вә шулай ук төньяк Кытайда!
Яшен атылганда... Анкарада,
Диңгез буйларында – Кырымда.
Төрки кавем хәтре тутыкмыйча
Сакланадыр тарих кынында.
Сакланадыр Тәңре куйнында һәм
Һәр әйтелгән изге азанда!..