Бу ил Болгарстанмы соң...
***
Бу ил Болгарстанмы соң,
Әллә Татарияме?
Ничә гасыр юкка тузды –
Байлыгыңа һаман
Күрше бояр ияме?
Кара алтын фонтаннары!
Үзең һаман ялангач.
Баерсың инде хәзер
Теге чакта Шаһгалиең
Хәерчегә яллангач...
Зарлы күз яшьләрең
Күкләрдән төшәме?
Дәүләтең юклыгы
Исеңә төшәме?!