рәсми сайт

Әйтче җылы сүз

Бәхет өчен килә җиргә һәр кеше дә.

Мәрхәмәтле иде дөнья балачакта,

Хәзер нишләп,

Уңга, сулга

Сугып җибәрә.

 

Дөнья үзе шулай катымы соң?

Усалландык,бәлки, үзебез?.

Язмышларны сындыра катылыгы

Тешне кыса-кыса түзәбез!

 

Акты, акты яшьләр, күлләр булып акты,

Башны бәрдем, башым  ярылды,

Абау каты дөнья, бик каты!

Яши-яши газиз җаным катты!..

 

Ага  яшьләр, диңгез булып ага,

Мәңге бетмәс кебек тоела..

Яшермичә  миннән карашыңны,

Әйт  җылы сүз миңа, дөнья!

 

Әйт әле җылы сүз бер тамчы...

Тәкъдим итү: