Замана бәете
(Өзек-төзек фикерләр)
Әтәч менгән читәнгә ‒
Монгол-өйгә китәргә!
Тавык әйтә китмә ди,
Капкаларны биклә ди.
Әтәчнең ташы кызган,
Шуңарга иртә торган.
Тавыкларын халык ясап,
Үзе депутат булган.
Төлке комиссиядә,
Бүре килгән ярдәмгә.
Тукран тавышлар саный:
Китмәскә йә китәргә.
Уфылдап аю килгән ‒
Ул партия төзегән.
Барча бал кортлары да
Гариза язып кергән.
Энәләрен йолкымаса
Керпене алмыйлар ди,
Партиясез калганнарны
Җәннәткә алмыйлар, ди.
Куяннарны алганнар,
Чөнки донос язганнар.
Партия: Бердәм! дия-дия,
Бар да тәхет алганнар.
Иосиф Иссус булган чор,
Шул чакта туган бу җыр.
Патшалар Алла икән ‒
Тәхетләргә утыргач,
Яман да аза икән!..
Шул азган башларыннан
Указлар яза икән...
Әтәч тагын киртәдә ‒
Тели игълан итәргә:
Татарларга иртәгә
Монголларга китәргә.
Урам тулып халык йөри
Маршировать итәләр.
Беркем белми беркем әйтми:
Кемнәр кая китәләр?
Юк, китмиләр, болай гына
Урам таптап йөриләр.
Туксанынчы еллар
Кайтмасын! ‒ дип,
Декламатлар сөйлиләр.
Нигә йөзләр куркыныч ‒
Гарасат киләмәллә!
Йөзләр кинәт ачылды:
Урам таптаган өчен ‒
Төшке ашка
Макарон бирәчәкләр!...
Әтәч тагын киртәдә ‒
Тели игълан итәргә:
Татарларга иртәгә
Чүл ягына китәргә!
Әй шүрләде бар халык,
Котлар төштеләр ботка.
Кургашын-курку иңде.
Тагын кемне Алла итеп
Кабул итәрбез инде?!
Телемне дә, башымны да кисәм,
Дилбегәдәй озын син, телем!
Бер җиреңнән тотып асмассыннар,
Телеңне тый әле, шигырем!..