рәсми сайт

Йәгез, бер дога...

Тормыш итеп ятабыз,

Дөнья көткән булабыз.

Талашабыз, әрләшәбез,

Шыр ялангач калабыз.

 

Баеп та киткәлибез без

Читләрне җибәрмибез.

Шул исәптән дусларны да

Типкедә йөрткәлибез.

 

Кемдер көлә, кемдер җылый

Аларны кем юаткан?

Кемдер бәхет эзләп йөри,

Кемдер табып  югалткан...

 

Кемдер дулый, кемдер улый

Шөкер итми, Ходаем...

Намус кыяфәтле нәфес

Сагалыйдыр һәрдаим.

 

Тотылабыз, котылабыз ‒

Һаман дөнья куабыз.

Ни кыланмыйк, ни сикермик,

Яңадан һич тумабыз.

 

Алтыннар да, хатыннар да

Барсы монда каласы.

Туктап дога кылыйкмы соң

Искә алып Алланы...

 

Болыт тишкән каланчалар,

Күпер – миллинеумнары!

Сират күперен кичкәндә

Коелыр миллионнары!..

 

Утырып калыр пулатлар,

Һәрбер кызык манзара.

Калыр бары азан әйтеп

Кыйгач айлы манзара...

 

Дөнья йөген чүмәләләп

Төягәннәр арбама.

Бабаларым күргән рәхәт

Килеп җитте балама.

 

Тәгәрмәчтән ни эз кала ‒

Йә ачлыктыр, инкыйлаб.

Ачы җилләр көнбатышта:

Улый алар ни сорап?

 

Бабайлар күргән бит инде,

Әбиләр дә кичергән.

Алабута орлыгыннан

Калач ясап пешергән!...

 

Чыбыркы-сап кем кулында?

Һәй, тегеләр кулында.

Вәгьдә чәчеп, киткән мәрткә

Матур тормыш турында.

 

Үзгәреп тә карадык без,

Илгә кирәк чагында.

Никадәрле үзгәрсәк тә ‒

Кырмадык пычагым да...

 

Көтү-көтү маллар утлый

Бу болын, үзәннәрдә.

Йа, Ходаем, ярлыкагыл!

Көтү холкы бит бездә!...

 

Президентлар бетте, патша!!!

Аннан соң кем, Ленинмы?

Бу телемне корт чакыры,

Үз башыма сөйлим бит?!

 

(Ә мондый баш кирәк нигә,

Башсызлар да бик җитә...)

 

Әйе, килер ак патшалар

Артларыннан... бер Ленин...

 

Авызымнан җилләр алсын!

Юри генә мин сөйлим...

Гөнаһысына кермим ‒

Мин болай гына сөйлим!...

Хәер,

Болай гына сөйләсәм дә,

Тәгаен белеп сөйлим...

Тәкъдим итү: