рәсми сайт

Көндәш ай

Мин гашыйк булдым,

Йөрәк кызышты.

Җирдәге кызыма

Ай да кызыкты.

 

Җаным тузынды,

Аннан соң тынды.

Ай урлап алды,

Мин үпкән кызны.

 

Сагышым сулышы

Суытты Айны.

Сөйгәнем янә

Үземә кайтты.

 

Карак син, дип айны

Ачуланмадым.

Үлеп яраткач бик,

Кая барасың.

Тәкъдим итү: