рәсми сайт

Шагыйрь булу бик тә җиңел кебек

Разил Вәлиевкә

 

Шагыйрь булу бик тә җиңел кебек,

Канын кайнатырга милләтнең.

Син каһарман булып күтәрелдең,

Татарыңа афәт килгәчтен.

 

Трибунага Үзе күтәрелә:

Әйтер сүзе бәгырьдән чыга.

Изге хисләр тапаланган чакта

Ярдәм итәр хәтта бер чыра.

 

Сине тормыш үзе кыйнады бит

Каешлансын егет дигәдер.

Бар гамәлең, туган, ихласлыктан,

Олпат булуыңнан киләдер.

 

Ядкарь булып балкыр һәр фигылең,

Ир-егетләр бөек эш кыла.

Шагыйреңә озын гомер бирче,

Ярдәм итче үзең, Йа Хода!..

Тәкъдим итү: