Ашыт суларында йөгерек дулкын
Рафис Корбанга
Ашыт суларында йөгерек дулкын,
Яз син, якташ, булган юлы булсын.
Әнкәйләрнең күңле җыр-моң белән,
Сабыйларның шатлык белән тулсын.
Битаманнан чыгып киткән идек,
Уйладыкмы кайда җитәсен?!
Тулса тулсын, якташ, илле яшең
Иҗатыңның гомере бетмәсен.
Бер-бер артлы чыгып киткән идек,
Уңга-сулга карап тормадык.
Авыр булса булды, әмма куркып,
Атларны без кире бормадык.
Ашыт суларында – Ат казаны,
Ат коендырган чаклар бар иде.
Биектауның бер баласы булып –
Шигъри тәхетендә кал инде.