рәсми сайт

Тасма телем белән сөйләшү...

Мин

Барыбер сине  кисеп атам әле ‒

Хаҗәтең юк бүтән, кирәгең.

Урамда да, эштә, җыелышта

Ят сүзләрне генә сөйләдең!..

 

Телгә минем тилчә чыкты бугай:

Балаларым берни аңламый.

Оныкларны инде әйткән дә юк ‒

Бух! дияләр хәтта Алланы!...

 

Кисекбашны хәтерлисездер бит?

Хәзеринде кисек-тел менә.

Бүген телләпычак белән түгел,

Указ белән генә киселә...

 

Югарыдан атап әйтелә бит:

Ата-ана каршы диелә.

Әй, әйтегез әле, кемнәр белә

Сөенер микән газизаналар,

Баласының теле киселсә?!

 

Дүрт гасырдан артык сулар акты

Әтиленнән алып Иделгә.

Шул гомердән бирле һаман әле

Телем-телем телләр киселә.

 

Тел

Телем телгә килде: ‒ Син малайка:

Салындырма мине алай да!

Кискән саен озыная барам

Кирәксәме ‒

Мин тәңкәдән деньгиясый алам.

Мал агын да молока дай савам.

Таможняда һаман тамга сугам,

Буран булып очам айга да,

Ашиналар улый Алтайда.

 

Тел тидергән саен синең телгә

Әпитит үсә өлкән кавемнең.

Җилләр исә, Вакыт үзе кисә,

Киселә дә ишә

Мәчет нигезенә салган

Империянең черек чиркәвен

 

Үләм-бетәм, асам кисәм диеп ‒

Мин телеңә салынмале һаман!.

Мәмидиеп күкрәк сөте сорый

Бишектәге дәвам

  ‒ газиз балаң...

 

Гел сөяксез мәгәр булсам да ‒

Нигә салындырдың син мине?

Әткәм-әнкәмнең теле дип кичә

Җыру җырлый идең түгелме?

Былбыллар да минем кебек сайрый,

Тургайлары җырлый минемчә.

Озын куллы синнән башка да күп,

Түз инде син мине кисмичә!

 

Укалары коелыр указларның,

Ышанмасаң ‒

Көньяк-көнбатышка кара!..

Имперыстан байрагыннан анда

Җир битенә

алсу-кызыл төстә

тамчы-тамчы

шәфәкъ уты тама...

 

  ***

 

‒ Телемне дә, башым ны да кисәм,

Дилбегәдәй озын син, телем!

Бер җиреңнән тотып асмассыннар,

Телеңне тый әле, шигырем!..

Тәкъдим итү: