рәсми сайт

Татар баеса...

Берзаманны баеп киткәнмен дә,

Түрә иткән кемдер аннары.

Балачактан хыял иде ласа,

Язмышның бу миңа язганы ‒

Түрә булды татар малае!

 

Түрә булу бик җаваплы нәрсә,

Үзем киттем хәтта сискәнеп.

Милләт аксый диләр, аңа да

Рәхәтләнеп ярдәм итәрмен.

 

Әдәбият, мәдәният! Бу ни бу?!

Титаклыйсың, хәлең юкмы әллә?!

Кул сузмаса безнең ишеләр

Ерак китәлмассың бу хәлдә!

 

Музейларны рәткә китерермен

Поши тояклары муеннан!...

Чабаталар бабайлардан калган

Һәм комганнар җиздән коелган!..

 

Мин түрә бит хәзер, күрәсезме:

Байлык миңа күктән ишелә.

Мәктәп-мәдрәсәләр ни хәлдә соң ‒

Ярдәм тияр алар өлешенә.

 

Татар баеса хатын ала диләр,

Кай җирем ким минем алардан?!

Милли данга зыян салып булмас,

Бер мин генә түгел арадан...

 

...Яшь хатыным әйтә акылга кил,

Өләшәсең бушка син нигә?

Музейдагы чабатаңны алып

Ник элмисең инде иң түргә?

 

Хикәят тә шуның белән бетә:

Булганнан соң мин зур бер түрә,

Хатыннарым, җыйнаулашып барып,

Чабатаны

Тәки элгәннәр бит иң түргә!..

 

Тәкъдим итү: