рәсми сайт

Арды дөнья, алҗыды

Туфан абый Миңнуллинга

 

Арды дөнья, алҗыды,

Керфеген йокы басты.

Кемдер, әнә, учак якты,

Сарык суеп, казан асты.

Йокы басты керфеген,

Аш уздырып үткәрмәкче,

Милләтемнең өчесен.

 

Купты туфан, әй, кузгалды –

Күңелләрдә, йөрәктә.

Йоклаганны уятырга

Туфан кубу кирәк тә!

 

Ниһаять, кайтып җитте

Канкай улы Бәхтияр.

Уян, халкым, йоклама,

Әлмәндәр карт ни дияр!

 

Шәкүр агай әйбәт карак,

Күңеле белән Алып.

Башкалар да күзен ачты,

Әлмәндәрдән оялып.

 

Купты Туфан, сүзен әйтте,

Күңелләргә, йөрәккә!

Ваемсызны уятырга

Туфан булу кирәк тә!

Тәкъдим итү: