рәсми сайт

Хөр мәмләкәт – монсы безнең язмыш

Фәрит Мөхәммәтшинга

 

Хөр мәмләкәт монсы безнең язмыш,

Кичә булган, булыр иртәгә.

Убыр кануннары чатнап сынды

Юлларына куйган киртәңә.

 

Пәйгамбәрлек дәгъвә итмәсәң дә,

Шуңа тарта исмең Мөхәммәт.

Хәйруллалар ныклы нәсел иде,

Мөхәммәттән килгән шәп өммәт!

 

Көрәшәсе әле, яклыйсы бар,

Һәр канунда тормыш хаклыгы.

Чәчләреңдә еллар сафлыгы ул,

Кылган гамәлләрең аклыгы.

Тәкъдим итү: