рәсми сайт

Миңгәреннән, Саба якларыннан

Шәүкәт Биктимеровка

 

Миңгәреннән, Саба якларыннан

Алмагандыр юлын кем генә.

Ул да шулай кузгалгандыр

Буш биштәрен асып иңенә.

 

Тел очында изген дога булган –

Биктимерлар токмы лабаса!

Татар бәхте туган җирдә түгел,

Торган җирдә... Язмыш сукмаса!..

 

Салам түбә Саба-Йорт иде ул

Биктимерләр җирен сөргәндә.

Хәсән атлы малай егет булып,

Мөгаллимлек итеп йөргәндә.

 

Киткән иде бер самими малай

Әлдермешкә таба Сабасыннан.

Саба хәзер салам түбә түгел,

Өлгереп пешеп, төшкән Саба –

Яңа заман табасыннан.

 

Әлдермешкә таба юнәлгән ул.

Чордашына бардыр җылы сүзе.

Шәүкәт ага, әйткән идең шулай:

Әлмәндәр ул татар халкы үзе.

Тәкъдим итү: