рәсми сайт

Азат Зыятдинов

Азат Зыятдинов

Зиннур Хөсниярның миңа хикәяләре ошый иде. Кыска гына хикәяләрдә зур язмышларны оста итеп, югары сәнгать дәрәҗәсендә сурәтләп яза белүе сокландыра. «Кичү» китабына кергән «Трагедиягә ике билет», «Кичү», «Атаң-карак, син-бур» һәм башка хикәяләре хакында әйтүем. «Зөләйха кыйсасы», «Каешлану» кебек повестьларын кыз-хатыннар егылып укыганын да беләм. Ә инде романнар, роман-дилогияләр яза башлап, Зиннур Хөснияр үзенең нечкә психолог, фәлсәфи фикерле әдип икәнлеген дә раслады. Мин мисаллар белән сөйләргә гадәтләнгән. Мәсәлән, алыйк аның «Терсәк сугышы» роман-дилогиясен. Монда гади колхоз рәисе белән картиналары Париж күргәзмәләрендә катнашкан рәссам егетнең тандемы бирелгән. Һәм бик матур мәхәббәт тасвирланган анда. Урман кызлары, саф, җиләк кебек урманда туып үскән Гөлчәчәк белән Гөлйөзем атлы кызларның искиткеч кызыклы да, гыйбрәтле дә язмышлары кемнәрне генә сокландырмас икән!

«Гарасат» роман-дилогиясе белән З.Хөснияр үзенең фәлсәфәче һәм ислам динен шактый тирәнтен белгән автор икәнлеген дә раслады. Шумер дәүләте хакында без иң әүвәл Нурихан ага Фәттах әсәрләре аша танышкан идек. Зиннур әлеге теманы сәнгать алымнары белән гади укучыга үтемле итеп күрсәтеп бирә алган!

Хөснияр − актив җәмәгать эшлеклесе, татар матбагасын алга җибәрүче шәхес буларак та халыкка билгеле шәхес. Милли җанлы, талантлы каләмле язучыбыз ул безнең. Афәрин! Уңышлар аңа!

«Ватаным Татарстан»,

№38 (27650), 22 март, 2016 ел.

Тәкъдим итү: