рәсми сайт

Әлфәт Закирҗанов

Әлфәт Закирҗанов

Кичү

…З.Хөснияр әдәбиятка 1980 еллар уртасында башланган үзгәрешләр дулкынында килә һәм шул дәвер, аннан соңгы еллар рухы әсәрләрендә шактый тулы, ачык чагылыш таба. Бу чор татар әдәбиятында барган үзгәрешләр аның иҗатыннан аерылгысыз, алай гына да түгел, үзенең сәнгати эзләнүләре белән ул аерым тенденция-юнәлешләрдә әйдәп бара, кызыклы, җитди табышларга ирешә. Бу, беренче чиратта, әдип сайлаган тормыш материалы һәм үзәккә алынган мәсьәләнең сәнгати алымнарда чишелеше белән бәйле.

Зиннур Хөсниярның «Кичү» (2012) һәм «Гарасат» (2014) китаплары бай иҗатының бер өлешен генә үз эченә алса да, бөтен иҗатына хас тема-мотивлар төрлелеге, үзенчәлекле геройлары, тел-стиле, әдәбиятка алып килгән яңалык-табышлары турында фикер алышырга һәм нәтиҗә ясарга тулы мөмкинлек бирә. «Кичү» җыентыгына язучының хикәяләре, повестьлары һәм роман-дилогиясе туплап бирелгән. Бу үзе үк аның әлеге жанрларда уңышлы эшләвен һәм сайланган тормыш материалына, укучысына җиткерергә теләгән фикер-карашларына бәйле төрле жанр формаларына уңышлы мөрәҗәгать итү мөмкинлеген күрсәтә.

Җыентыкның исеменә үк чыгарылган «Кичү» хикәясе яшәешнең җитди мәсьәләләрен үз эченә алган фәлсәфи-публицистик яңгырашлы хикәя булып ачыла. Ясалма рәвештә Зур Су корып, авылларны, берничә буын ата-баба күмелгән зиратларны су астында калдырган район хуҗасының әхлаксыз йөзе калкып чыга. Үз атасының каберен оныткан бу бәндә өчен хәтер, йола-гадәт, язылмаган әхлак кануннары кебек төшенчәләр юк, ул бүгенге рәхәте, дәрәҗәле урын өчен җитәкчеләр алдында йөз кат баш ияргә, кол хәленә төшәргә әзер. Аны билгесез карт һәм мулла бабай белән каршылыкта сурәтләп, автор кешенең рухи азатлыгы, хөр фикере турында уйлануга этәрә. «Кичү» ул көймәдә суны кичеп чыгу гына түгел, бәлки барыбызның да мәңгелеккә бару юлында – кичүдә булуыбыз символы да. Әлеге сынаулы кичүне олы йөрәк, чиста күңел белән үтә алырбызмы – моңа һәр укучы үзе җавап эзли.

Җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәтенең катлаулы, серле якларын ачуда Зиннур Хөснияр үзенә хас алым-чаралар белән эш итә. Монда ул татар прозасының уңышлы традицияләрен дәвам итеп, аларны чорга хас төсмерләр, уй-фикерләр, фәлсәфи нәтиҗәләр белән баета. Әдипнең «Трагедиягә ике билет» хикәясе зәвыклы укучыны битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Төрле сәбәпләр аркасында тормыш төбенә тәгәрәгән кешеләр кулына килеп кергән ике билетка бәйле вакыйгаларда язучы психологизм остасы булып ачыла. Матди һәм рухи кыйммәтләр үзгәрүенең аяныч хәлләргә китерүе турында бу әсәр. Хәл-күренешләр аша әдип җитди гомумиләштерүгә алып килә һәм, иман белән бәйле рухи кыйммәтләрне югалтсак, акылсыз хайван хәлендә калуыбыз бар, дип кисәтә. Әлеге һәм «Ак болыт күләгәсе», «Качкын», «Әкият һәм хикәят» хикәяләренең бер үзенчәлеге шунда, аларның геройлары төрле сынауларга куела. Кемдер ул сынауны үтә, кемдер үтә алмый, әмма шул хәлләрдә алар үзләренең эчке дөньяларын ачалар, күңел төбендәге сызланулы уйлары белән уртаклашалар. Автор эчке монолог, үзанализ кебек алымнар аша геройларының үзләреннән үзләренә бәя бирдерә, җан хәрәкәтен ачуларына ирешә.

Зиннур Хөснияр авыл баласы, шуңа да әсәрләрендә авыл тормышы һәм аның кешеләренең киң урын алуы бик табигый. Язучыны аеруча хәзерге чынбарлык, аның гыйбрәтле хәл-күренешләре, авыл тормышына үтеп кергән үзгәрешләрнең асылы, аларның халкыбызда гасырлар дәвамында якланып һәм сакланып килгән традицияләрне, гореф-гадәтләрне кысрыклавы борчый. «Кәҗә йөри кыектан», «Кара эт бәласе», «Зөләйха кыйссасы» повестьлары гаять каршылыклы, бертөрле генә бәяләнми торган геройлары белән игътибарны җәлеп итә. «Кәҗә йөри кыектан» повестендагы Кәримә, Аниль, аларның укытучысы Руслан Даулатович образлары аша әсәргә яшәеш фәлсәфәсе, шулай ук тарихка, кеше физиологиясенә, психологиясенә караган төшенчәләр үтеп кереп, хис һәм акыл бәрелешенең яңа катламнарын ачалар. Повесть автор образының киң урын алуы белән дә аерылып тора. Дөрес, аңа мөнәсәбәт бертөрле генә түгел, бер яктан, вакыйга-күренешләрне бәйләп-тоташтырып, әледән-әле билгеле бер нәтиҗәләр ясап, автор укучыны үзе белән диалог-бәхәскә китерә, икенче яктан исә, автор аңлатмалары күп булу публицистик эчтәлекне арттыра һәм вакыйгалар хистән бигрәк акыл белән кабул ителә башлый. Иң мөһиме, әлеге күренеш хәзерге татар әдәбиятында бер тенденция буларак яши һәм мондый әсәрләр уй-фикерле, зәвыклы укучыга йөз тотуы белән яңа формаларда үсә, төрләнә бара.

Зиннур Хөсниярның повестьлары кырыс реализмы белән җәлеп итә. Автор тормыш-яшәешнең иң үткен, кискен сорауларын куюдан, алар турында җитди сөйләшү алып барудан курыкмый Аларның үзәгендә Яхшылык һәм явызлык көрәше. Геройлары да еш кына адашкан кешеләр буларак ачыла, тормышта үз урыннарын таба алмыйча газап чигеп яшиләр. Рухи дөньялары исә сызлану фәлсәфәсе аша сурәтләнә. «Кара эт бәласе»ндәге Закирҗан белән Йосыф, «Кәҗә кыектан йөри»дәге Кәримә һәм әнисе Фәгыйлә, «Зөләйха кыйссасы»ндагы Зөләйха – әнә шундыйлар. Аларның эш-гамәлләре, каршылыклы тормыш юллары аша автор укучысын я кисәтә, я гыйбрәт алырга чакыра. Нинди генә шартларда да кеше булып кала алу, үз асылыңа хыянәт итмәү, халыкның әхлакый кануннарынннан көч алып яшәү – Зиннур Хөсниярның эстетик идеалы әнә шунда. Әлеге әсәрләр төрле буын укучыга атап язылган, дөресрәге, һәркем, ничә яшьтә булуга карамастан, алардан үзенә кирәген, күңеленә якын булганны сайлап ала, геройлар язмышы белән яши башлый, уйлана, борчыла яисә автор белән диалогка – фикер алышуга килә.

З.Хөсниярның даими эзләнүдә булуын кем генә инкарь итәр икән. Хикәяләрендә үк язучы яшәешнең аңлап-аңлатып бетерү кыен булган якларын тасвирлауга алына. Кеше күңеле кара урман, кемнең ни-нәрсә турында уйланганын белә алмаган кебек, без яшәү, үлем, бәхет, мәхәббәт кебек күпсанлы фәлсәфи төшенчәләрнең асылына да төшенеп бетә алмыйбыз. Болар барысы да кеше дигән серле затның рухи дөньясы, Ходай Тәгалә биргән акылы һәм хисе, халыкның хәтерен дә сеңдергән аң төпкеле белән бәйле. «Адәм баласының күңелендәге хисләр яр читләрен кимер-кимерә бәргәләнеп аккан язгы ташу кебек», – дип яза З.Хөснияр «Ак болыт күләгәсе»ндә. Шуңа әсәр герое Тәслимәнең күңел халәтен дә аңлап-ачып бетерү мөмкин түгел. «Саташкан» хикәясенең герое да саташулы халәттә яши, үзенең ни эшләгәнен һәм моның ни сәбәптән икәнен аңлый алмыйча газаплана ул. Әлеге геройларның эш-гамәлен аң төпкелендә кысылып яткан яшерен серләрнең ачылуы дип кенә бәяләргә мөмкин. Автор әнә шундый «сәер» геройлары аша тормышның асылын аңларга, яшәеш серләрен барларга омтыла һәм шуның белән өмет һәм өметсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшылык һәм явызлык кебек төшенчәләр аша яшәешнең гаять гыйбрәтле, аңлап-аңлатып бетерү кыен булган якларын ача, шулар турында уйланырга этәрә.

З.Хөсниярның бер үзенчәлеге булып, аның интеллектуаль башлангычка мөрәҗәгать итүе тора. Хикәя-повестьларында урын алган фәлсәфи тирәнлек «Терсәк сугышы», «Эттән туган» һәм «Гарасат» романнарында үзенең югары ноктасына җитә. Роман-дилогия кысаларында төрле темалар, стиль үзгәрешләре, Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләре очраша. Төп герое Мөхәммәт язмышына бәйле, тормышның тышкы кренешләрен генә түгел, эчке агымын да күрсәтүне максат итеп куйган язучы, вакыйга-күренешләрне ике катламда күзәтә: бүгенгебез һәм үткәндәге хатирәләр. Роман геройларыннан һәрберсенең тормышны аңлауда үз карашы, концепциясе бар: әгәр колхоз рәисе Барый үзен гадәттән тыш кеше дип күзалласа, Мөхәммәт исә еш кына ярым хыялый, ярым реаль шәхес булып күзаллана. Җаны-тәне белән сәнгатькә гашыйк бу егет дөньяны матурлык ярдәмендә үзгәртеп була дип саный. Әмма вакыйгалар барышында ул тормышның катлаулы лабиринтлары эчендә буталып калган шәхес буларак күзаллана. Мөхәммәт никадәр генә үз принципларына тугры калырга омтылса да,чорның кырыс шартлары аны да бөтереп ала, ул шулар тәэсиреннән котыла алмый, нәтиҗә буларак яшәү фәлсәфәсе булган Матурлык һәм Явызлыкны килештерү омтылышы җимерелә. Шул рәвешле автор, җәмгыятьне камилләштерү, һәркемгә шәхес итеп карау өчен кешеләрнең рухын һәм аңын үзгәртү кирәклеген кат-кат искәртә. Кешелек җәмгыятендә гасырлар дәвамында сакланып килгән кануннар бозылган, шуңа да без бер-беребезне аңлаудан, ярдәмләшүдән, үзара кешелекле мөнәсәбәттән мәхрүм, дигән фикергә китерә З.Хөснияр. Гомумән, роман-дилогиядә реалистик катлам белән яңа әдәбиятның байтак сыйфатлары үзара кисешә һәм ул күптавышлы, күпаспектлы әсәр буларак яңа эзләнүләргә юл ача.

Әйе, хәзерге татар әдәбиятында Зиннур Хөсниярнең үз урыны, лаеклы урыны бар. Аның әсәрләре, милли сүз сәнгатендәге үзгәрешләрне билгеләүче, еш кына әйдәп баручы, аны яңа хасиятләр белән баетучы буларак, заман укучысы белән җитди сөйләшү алып бара.

Тәкъдим итү: