Рабит Батулла
Зиннур авыл егете, ул авылны белә, ул авыл кешеләре турында язачак. Хәтта шәһәр җирлегендә булган вакыйгаларда да хикәя каһарманнары авыл турында уйлый, авылны сагына... Авыл ‒ безнең язмышыбыз, авыл ‒ безнең якты өметебез! Авыл бетсә, тел дә, матур гадәтләр дә, халык та бетәчәк.