рәсми сайт

Салават Фәтхетдинов

Салават Фәтхетдинов

Әйбәт язучылар була, гадәттә, алар яхшы, талантлы әсәрләр иҗат итү белән генә мәшгуль һәм шуның белән зур ихтирамга лаеклар. Милләткә файда итәрлек олуг эшләр кылган мөхтәрәм шәхесләр була һәм алар шуның белән халык рәхмәтен яулаган. Мин күптән иҗатын да, үзен дә яхшы белгән Зиннур Хөснияр исеме шушыларның икесенә дә туры килә. «Салават күпере» балалар журналы, «Сәхнә» театр һәм эстрада басмаларын уйлап табып, дистәләр буе шуларны нәшер итү өстенә ул күренекле язучы, татар прозасында әйдәп баручы, фәлсәфи романнар авторы буларак та билгеле.

«Аңа шуныңча яшь бит инде, ул өлкән кеше!» ‒ дип, әдәбият-сәнгать кешеләренә дәүләт бүләкләре бирү гадәткә әйләнеп китмәсен дип борчылам мин. Тукай премиясе ул язучыга стимул, киләчәктә тагын да активрак иҗат итү өчен бер зур этәргеч буырга тиеш. Зиннур Хөснияр нәкъ менә шундый яшьтә. Ул үзенең биш романы, күп санлы хикәя-повестьлары белән зур әдип икәнлеген күптән раслады инде. Аларның байтагы Зиннурның «Кичү» китабында урын алган».

«Ватаным Татарстан»,

№38 (27650), 22 март, 2016 ел.

Тәкъдим итү: