рәсми сайт

Авылыңа кайтып кил!

Ул – Казан шәһәрендәге хастаханә баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, җиде меңнән артык операция ясап, хас­таларны савыктырган алтын куллы хирург.

Ул – чәчәк кебек өч кыз әтисе, дистәгә якын оныклар бабасы. Казан шәһәрендәге ташландык балалар өчен эшләп килгән приют – хас­таханәдәге йөзләгән бала­ларның да «бабасы», рәсми опекуны. Ул – ике чакырылышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Туган ягы Чүпрәле төбәге хакында дөнья күргән бик саллы фәнни-популяр хезмәт авторы. Ул – борынгы Үтәш морзалар нәселеннән.

Әгәр авыл малайлары булмасак, бәлки, безне язмыш Рөстәм Сәйфулла улы белән таныштырып та тормас иде. 2011 елда күренекле хирург­ның «Безнең тамырлар Биз­нәдә» дип исемләнгән шактый саллы хезмәте дөнья күрде. Ул – ошбу проектның рухландыручысы, идея авторы һәм оештыручы җитәкче­се. Форсаттан файдаланып, искәртү урынлы булыр: Чыңгыз хан турындагы чынбарлыкка иң якын торган романның авторы да һөнәре буенча табиб кеше. Шөкер, соңгы елларда без, татарлар да, чын тарихыбызны белә баш­ладык. Күптән түгел Ш.Мәр­җани исемендәге Тарих институты «Татар тари­хыны»ның җиденче томын дөньяга чыгарды. Әлеге биниһая олуг хезмәт янына авыл, төбәк тарихына багышланган эзләнүләр дә нәшер ителеп килә. «Безнең тамырлар Бизнәдә» хезмәте –шуның матур өлгесе.

Ошбу хезмәтнең фәнни консультанты, күренекле тарихчы Фаяз Хуҗин искәр­тү­енчә, чыннан да, «олы тарих, гаилә, авыл, район, кыскасы, төбәк тарихыннан баш­ла­нырга тиеш. Безнең төп байлыгыбыз – хезмәт кешесе дия­ргә ярата түрәләребез, ә тарих китапларын ачып ка­расаң, кенәз­ләр дә патшалар – асылына тиз генә төшенеп җитә алмаслык сәясәт». Ошбу сүз­ләре белән мең тапкыр хаклы мөхтәрәм галим – тарих ул берәмтекләп җый­ганда гына тарих була.

Мин Рөстәм Сәйфулла улы белән авыл, төбәк тарихы хакындагы китапны язганда ныклап таныштым. Һәм, әлбәттә, язучы буларак болай да ак халатлы хөрмәткә лаек һөнәр иясенә бетмәс-төкәнмәс энергия бирүче көчне эзләргә керештем, кыскасы, аның фидакарьлегенә, тиктормас бай рухлы җа­нына беррәттән «диагноз» да куясы килә иде.

Хәзер бездә «Үз мәк­тәбеңә ярдәм ит!» дигән шигарь белән бик матур эшләр башланып китте. Бу язма Рөстәм Бакировның туган төбәге турында китап нәшер итүе хакында гына түгел, әлеге шәхеснең башкаладан 300 чакрым ераклыкта булган туган авылына кайтып ничек илһамланып кил­гәнлеген, алай гына да түгел, туган авылына берничә ел рәттән юллар салырга булышуы турында да. Яшьләр өчен яңа мәдәният учагы йорты төзергә дип янып йөрүләре турында да телгә алып китәсем килә. Бәлки, аның бу игелекле эшләре әлегә рәсми төс үк алмаган «Авылыңа ярдәм ит!» дигән яңа шигарь тууга этәргеч булыр. Менә берничә ел рәттән Р.Бакиров инициативасы бе­лән Бизнә авылында «Авыл көне» бәйрәме оештырылып килә, шул көнне туган авылларына дөньяның төр­ле төбәкләрендә яшәгән авылдашлар җыела. Үзенә күрә бер искиткеч матур Сабантуй рәвешен ала ошбу бәйрәм.

Кәефем юк дип зарланган кешегә Рөстәм ага шаяртып та, яратып та: «Авылыңа кайтып кил син, туган!»– дияргә ярата. Авылның шифалы һавасы чыннан да, адәм баласын алыштыра да куя. Хәер, кайтырлык авылың калган булса, бигрәк тә син туып үскән авыл, кендек каның тамган җирләрең инде бүген ташландык, хәрабә хәлендә булмаса. Гөнаһ шомлыгы белән инде шулай икән, син аны яңартырга, тергезергә ярдәм итәргә бурычлы. «Туган авылыңа ярдәм ит!» дигән кампания әлегә булмаса да, Рөстәм Сәйфулла улы үзенең туган Татар Бизнәсендә ошбу игелекле гамәлләрне күптән башлап җибәрде һәм әле дә актив дәвам итә. Чөнки әлеге эшкә авылдашлары да актив кушылып китте. Әнисә Азизова, Нурулла Юмангулов, Рифкат Низамов, Рәфик Хәй­буллов кебек тынгысыз җан­нар да бихисап Татар Биз­нәсендә. Авылның агрофирмасын исә шулай ук авылдашлары кайнар йөрәк­ле егет Фәрит Мөдәрисов җи­тәкли.

Шунысын да искәртми мөмкин түгел: авыл зираты 180 метр озынлыкта тимер рәшәткә  белән әйлән­де­релеп алынды, матур капка ясалды. Бу эшне алар Рәшит Айсин һәм Энглис Кучатков белән бергә башлап йөр­деләр. Чишмәләрне тө­зек­ләндерү дә изге эш булып тора. Халыктан җыелган акчага Гает чишмәсе яңартылды, ә Кыпыр кизлә­ве исә Максуд һәм Мансур Аляутдиновлар матди яр­дәме белән төзек­лән­дерелде. Җәмил Мөдә­рисов, Рәфик Хәйбулов, Имат­дин Айнутдинов һәм Рә­шит Салиховлар ярдәме белән юлларга таш түшәлә. Хәер, туган авылны төзек­ләндерүгә авылдашлар дәр­рәү купты. Нияз Хисмәтов, Иршат Мәхмүтов кебек егет­ләр шулай ук үз көчләрен кызганмыйлар. Авыл мәчете Гомәр хәзрәт догалары белән сихәтләнә.

15 августта Татар Биз­нәсендә тагын «Авыл көне». Нур өстенә нур дигәндәй, ул быел мәктәпнең 135 еллык юбилей елына да туры килә икән. Мөхтәрәм укытучылар Флера Мөдәррисова, Хә­тирә Хөснетдинова, Эльмира Миф­тахетдинова, Әнисә Ази­зова, Рәшит Айсиннар бу бәйрәмне аеруча зарыгып көтә. Чөнки ул көн аларны да яшьлекләре белән кабат очраштырачак лабаса! Авы­лыңа кайтып кил, яшьли авылдан чыгып киткән авыл баласы. Бәйрәм түгел бит, дип кенә торма. Син кайткач, авыл өчен үзе бер бәйрәм булыр. Чөнки син аның үз баласы бит...

«Ватаным Татарстан», 

№ 116, 11.08.2015

Тәкъдим итү: