рәсми сайт

«Сәйяр»дән башланган олы юл

Ошбу мәҗмүганың исемен «Балкыш» дип атадык та шундук кулга татар теленең  аңлатмалы сүзлеген алдык. Балкыш. Көчле яктылык, нурлы чагылыш. Кояш балкышы. Ай балкышы. Балку, балкы тамырлараннан ясалган.

Бу китапның герое Шамил Зиннур улы Закировка, мөгаен, «Кояш балкышы» дигәне күбрәк туры ки лә торгандыр дигән фикергә килдек. Әйе, аны образлы рәвештә Кояш белән дә тиңләргә мөмкин иде шул хәтта!.. Сәнгать дөньясының кояшы! Үзе театрда эшләсә дә, бар татар сәнгатен кайгыртып торучы олуг зат иде шул Шамил агабыз!..

Шамил ага үзе бервакыт: «Беренче курста ук сәнгать дөньясына куереп киттем. «Сәйяр» исемле агитбригада оештырып, районнар буйлап концертлар белн чыгып киттек,» ‒ дип язган иде. «Сәйяр»дән башланган юлы аны зур сәнгатькә алып килеп, ул гомере буе шуңа хезмәт ите.

...Гадәттә, мондый рухтагы китаплар замандашларның истәлек-хатирәләреннән генә тора, без «башка юлдан» китәргә булдык. Татар  халкына Ходай Тәгалә бүләк иткән олуг шәхес үзе дә гади һәм гадәти генә түгел, кабатланмас, бик тә үзенчәлекле иде шул!.. Инде бишенче гасыр рухы коллыкта яшәгән кавемгә сирәк булса да Ходай Тәгалә пәйгамбәләргә тиң шәхесләрен биреп тора, Аллага шөкер! Шулай булмаса, ягъни кавеме таза булмаса соң, яшәр көчне кайдан алган булыр иде бу халык!?                      

                    ...«Кол гасырлар» итәгемнән тарта торгач, күптән

                    Юкка чыгар идем, булмаса кавемем таза!..

Таза рухлы кавемемнең иң затлы дисбесендә бер асылташ иде Шамил Закиров.

         Шамил Зиннурович денле кеше буларак  ислам динен бик хөрмәт итә, Ходай Тәгалә исә аның һәрвакыт йөрәгендә яши иде. Алай гына да түгел, ул Коръән китаплары җыю белән мавыкты. Барысы алты йөздән артык утызсигез телдә нәшер ителгән Коръән басмалары җыя Шамил ага. Кол Шәриф мәчете төзелә башлагач, әлеге байлыкны ошбу мәчеткә бүләк итәргә ниятләп куя һәм шулай эшли дә: Ш.Закировның коллекциясе бик кадерләп  Кол Шәриф мәчетендә саклана. Бер әңгәмәсендә ул: «Сез үзегез чын-чынлап дини кешеме? – дигән сорауга җавап итеп: – Алай дип кистереп әйтә алмыйм. Ләкин мин татар халкы тормышында, милләтне саклап калуда диннең урынын бик олылыйм. Татар теле – иң фаҗигале тел. Коръән китабы – шул телне саклап калган фәрешәтә ул!» – ди ул.

         Баксаң, дини кеше булмаса да, ул Коръән белән таныш иде. Аны дөньяви шәхес буларак үз итә иде. Өстәвенә кайбер аятьләрне үзенең дәфтәренә теркәп тә барган. Безгә моны Казан шәһәрендәге Ш.Мәрҗани исемендәге мәчетнең имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин хәбәр итте. Алар Шамил абый исән чагында аралашып яшиләр, дин мәсьәләсендә Шамил ага имам белән гел киңәшләшеп тора торган була. Без бу китапта Шамил Зиннур улы аеруча  игътибар  иткән аятьләрне дә китерергә булдык. Алар да, Аллаһы Тәгалә кушып, аның рухын яктыртып торырлар!..

Ошбу мәҗмүгадәге сагыну-сагыш, хөрмәт вә ихтирам сүзләре Шамил Зиннур улы Закировның рухына дога булып барсын, Ярабби!  

Шамил әзигә

– Кылсаң яхшылык адәмнәргә

Таш булып кайтмагае.

Халык җырыннан.

Син ташларны күп куйдырдың, әзи.

Таш атмадың ләкин берәүгә!

Сагнып искә алган кебек кенә

Елый да бу дөнья, көлә дә...

Көлә-көлә елый, үкенәме?

Әллә сагынып кына моңлана?..

Елый-елый көлә, сүгенәме? –

Шамил  әзи, әйтче үзмә генә –

Бу дөнья аннан күренәме?...

Күреп  торсаң, ни уйлыйсың икән?

Моңланасың һәм дә җырлыйсың?

Син игелек кылган кешеләрнең

Догаларын әллә тыңлыйсың?..

Дөнья һаман шундый әле, әзи.     

Аш та ата, таш та аткалый.

Ашка каршы таш атканнарны да

Берәм берәм алып якалый...

Таш юк иде мыскал күңелеңдә

Ә без сиңа таш куябыз менә.

Әйтерсең лә, дөнья рәхмәт укый,

Әйтерсең лә, елый-елый көлә!..

Юаттың син күпме җаннарны бит –

Баш имәгән сиңа калмады.

Ташлар белән әллә бастырасы

Йөрәктәге авыр яраны?...

Алай итсәң, син кичермәс идең –

Камил рухлы идең,

җаның-күңлең камил!

Исем-җисем туры килгән ничек

Олы җанлы, и, изге Шамил!...

Бу татарлар иле нишләп ята?

Театрлар яши ни хәлдә?

Кабереңнән торып әйтер идең

Сорау бирсәң сиңа әгәр дә...

Җаның күптән җәннәт бакчасында

Былбыл булып сайрый торгандыр...

Бүген менә бар дөнья үзе

Синең рухка дога кыладыр...

        

Шамилләргә дога кыла халык

Кавказларның шанын саклаган!

Шамиленә дога кыла татар

Сәнгатенең данын яклаган!...

Дога кыла аның рухына

Монда бүген дога кылына!...

Барлык Шамилләрнең рухына!..

Син татарның иң камиле идең,

Син татарны үз Шамиле идең!...

«Балкыш. Шамил Закировка бер дога» китабыннан,

2017 ел.

Тәкъдим итү: