рәсми сайт

Гарасат

Басылган елы: 
2017

ҖИРДӘ НИЛӘР БАР ИКӘН?

ГАРАСАТ

Роман-дилогия

АВТОР СҮЗЕ

Ошбу китаптагы романның беренче исеме шулай дип атала иде. Бу юктан гына туган исем түгел. «Җирдә ниләр бар икән?» – дигән сорауны бирү өчен фани дөньяга «Күк күзлеге»ннән карау кирәк. Хәер, алай гынамы икән? Моның тагын бер сәбәбе бар. Эш шунда ки: Җәбраил фәрештә минем күңелгә Сәхаби хакында­гы мәгълүматны салганнан соңмы икән, бәлки, шул вакытларда булгандыр – әтигә инсульт булды. Романда язылганча, аңа кадәр ул бер инсульт һәм клиник үлем хәлләрен кичергән иде инде. Әй­тәләр бит: кем турында уйласаң, алдыңа шул килеп чыгар дип. Тагын әле шуңа охшашлы әйтем бар: татар юрап китерер. Мине әти өчен курку алды һәм мин болар турында язудан шып туктап калдым...

Әти белән бергә капка төбендә утыра торган гадәт бар иде. Юк-барны сөйләшәбез, авыл өстеннән узган (ә алар бик еш оча) самолетларны күзәтәбез. Әти шунда: «Ниләр бар икән соң бу күк­тә?!» – дип көрсенеп әйтеп куя торган иде. Әтинең үз җаны да күптән түгел күккә ашты... Авыр туфрагы җиңел булсын!..

Мин аның белән еш «сөйләшәм». Авыр...

Күктә ниләр барлыгын үзең дә күргәнсеңдер инде хәзер, әти! Ә менә Күктән караган чакта син безне калдырып киткән Җирдә ниләр күренә соң? Ниләр бар анда, «Күк күзлеге»ннән караган­да? – дип сораулар да биргәлим. Әти, гомумән, әтиләр хакында, бер олуг якташым хакында яңа роман яза башладым. Ә ошбу ро­ман-дилогиягә нокта куйдым. Дилогия «Гарасат» дип аталса да, ошбу китапның исемен «Җирдә ниләр бар икән?» дип куясы ит­тем. Әтием истәлегенә...

Әтиләр – бөек кешеләр!..

Ошбу әсәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлеге үткәргән бәйгедә

 беренче урынны яулады.

«Ислам динебезнең энҗеләрен матур әдәбият аша гади укучыга ирештерү биниһая мактаулы эштер. «Гарасат» әсәрен укыганнан соң адәм баласы андагы геройларның ачы язмышы хакында гына түгел, үзенең дә бу хәяттәге хәл-әхвәле турында борчылып та, шатланып та уйланыр, иншалла.

Хактыр ки: Ислам безнең яшәешебезнең асылын ачып бирә»

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстан Диния Нәзарәтенең баш казые.

Татарның бөек әдибе Гаяз әфәнде Исхакый 1904 елда үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен бастырган. Ә менә быел Зиннур әфәнде Хөсниярнең «Гарасат» исемле әсәре китап булып дөнья күрде.

Бу ике мәҗмүга арасында 111 ел вакыт үткән. Бер гасырдан артык гомер дигән сүз бит, ләбаса! Ләкин татар халкын борчыган, аның бәгырен талаган мәсьәләләр һаман да шул ук, кыскасы, эчтәлек бер, форма гына үзгәргән.

Исхакый гасырның бер башында, Хөснияр икенче, бирге башында. Ике әдип бик хакыйки рәвештә, югары сәнгать дәрәҗәсендә хәят «прозасы»н тасвирлый.

Мәгълүм булганча, Гарасат яки Мәхшәр – бу дөнья тәмамлангач, ахирәттә урнашыр алдыннан кешеләр Ходай каршында җавап тота торган урындыр.

Бу әсәрнең «Гарасат» дип аталуы бер дә сәер түгел. Татар милләтенең бүгенге хәлләре өмет тә тудыра, хәвеф тә уята.

Өмет – Әдәм баласы холкының бер гаҗәеп сыйфатыдыр: ул ни булса да, яңарырга, кабат терелергә, тормышны үзгәртеп дәвам итергә омтыла, тырыша.

Хәвеф исә милләтнең киләчәге белән бәйле бер сыйфат: алда аның телен, гореф-гадәтләрен, авылын, динен нәрсә көтә?

«Гарасат»та татар халкының үткән тарихы, хәзерге заманы, киләчәге турында уйланмалар тасвирланган. Хәзерге чор та­тар кешесенең дингә карашы, аның Аллаһы Тәгалә белән булган мөнәсәбәтләре гаять олы дәрәҗәдә тәфсилләп, ничек бар шулай итеп күрсәтелгән. Бер үк вакытта ул фәлсәфи әсәр дә, тарихи ка­раш та, дини бәяләмә дә, киләчәкне фаразлап карау да. Башкача әйткәндә, «Гарасат»ны хәзерге татарлык, бүгенге Татар дөньясы­ның энциклопедиясе (бәлки, милләтнең программасыдыр?) дип атап була!..

Зиннур әфәнде Хөсниярнең «Гарасат»ы – гади әсәр түгел, киресенчә, «Гарасат» нык катлаулы дилогия. Аның барча фикерләре белән дә килешеп булмый торгандыр, бәлки, әмма «Гарасат» белән танышу укучыга ул фикерләрне тулысынча кабул итү шартын куймас.

Һичшиксез, «Гарасат» үз укучысын табачак, татар укучысы исә үзе өчен «гарасат» ачачак.

Кыскасы, Хөсниярнең «Гарасат» дилогиясен татар дөньясы олуг бер вакыйга, чыннан да, яңа татар романы буларак кабул итәр дип ышанам.

Татарстан Җөмһүрияте

Изге Коръән вә Пакь Сөннәт өйрәнү үзәге баш мөдире

Фәрид хәзрәт СӘЛМӘН.

«...Зиннур Хөсниярның «Гарасат» романын мин аеруча кызыксынып укыдым. ...Ул – «яңа татар романы» дип исемләнерлек бердәнбер әсәр».

Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе, хакыйкый әгъзасы.

БЕРЕНЧЕ КИТАП

ХУШ, АВЫЛЫМ!

Болгар патшасы, бик картайгач, үзенең бер батырын, мәңгелек суы алып кайту өчен, боз диңгезе буена җибәргән. Батыр, бик күп урман-су­лар үтеп, сазлыклар-күлләр кичеп, таулар-ташлар аша боз диңгезе буена барып җиткән. Аның эчендә бер утрау бар икән. Шул утрауда мәңгелек суы чишмә булып бәреп чыгып тора, ди. Батыр шул чишмәгә хәтле ба­рып, аннан үзенең капчыгына мәңгелек суы тутырып ала да кайтырга чыга. Урманнар аша кайта торгач, ямьле Илләт һәм Ашыт суы буйла­рына җитә. Ул вакытта бу җирләрдә кап-кара чыршы-нарат урманна­ры үсеп утырган була. Батыр, озын юллар үтеп арыгач, Илләт буйла­рында ял итәргә була. Бер яшь чыршы төбенә ятып йоклый. Йоклаган чакта сулы капчыгын аяк очына куйган була. Шунда төш күреп, аягы белән капчыгын тибеп аудара. Аның суы тирә-якта үскән чыршы-на­ратлар төпләренә түгелә. Шул судан чыршы һәм нарат агачлары мәңге яшел булып, ә батыр, патша янына кайтмыйча, Илләт һәм Ашыт буй­ларында яшәп калган1.

Авыл шушы көннәрдә күккә ашарга тиеш...

Галәм корабы Коркачык аэродромыннан күтәреләчәк, ди.

Мал-туарны, кош-кортны алырлармы, юкмы – анысы әлегә хәл ителеп бетмәгән. Аннары... бөтенләйгә китүләре түгел лә – болай гына, карап кайтырга дип кенә баралар бугай… Димәк, мал-туар хакындагы хәбәрләр дә кемнеңдер саташулы төше генә.

Галәм корабы Коркачык аэродромына төшәсе, ди. Ул Казан ар­тында, Ямаширмә авылыннан ерак түгел, Биектау районында гына урнашкан.

Күккә ашасыларына ышанып та бетәселәре килми. Борынгы, кадими заманда яшәмиләр ләбаса! Фән-техника алга киткән егер­ме беренче гасыр башы ич!.. Җен-шайтанга һәм әллә нинди тузга язмаган хәлләргә ышанып утырырга монда! Ләкин бу хәбәр чык­кач, саклык өчен ул көннәрдә олысы-кечесе җен-шайтанга каршы дога укыды, исенә төшкән саен, авыз эченнән кабатлады, иреннәр

1Әниемнең туганы атаклы колхоз рәисе Шамил абый Гыймадиевтан ишеткән риваять. Атаклы колхоз рәисе Шамил абыйны «җир профессоры» дип атыйлар иде.

кыймылдаудан туктап тормады:

– Галәм корабы Коркачык аэродромына төшеп утырачак.

– Алда нәрсә язгандыр инде!..

– Тагын ниләр күрәселәр бардыр әле, Ходаем!..

Ошбу хәбәр авылга төн уртасында килде. Халык исә иртәгесен ишетте, ачы таң белән үк... көтү куганда.

Авылның күккә ашасы тәгаен иде. Моңа инде берәү дә шаккат­мый, киресенчә, шулай булырга тиеш дип уйлап, аны Чаллыдагы балаларына кунакка бару шикелле генә кабул итеп, ду килеп әзер­ләнәләр иде. Күккә ашабыз дип... Һай, шулай итеп юкларга чыгар­сың микәнни, Туган авылым?!

Җырларда гына калырсыңмы икәнни:

«Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән...»

Г.Тукай

ӨТЕРМӘННӘН ХАТ

Байтамак авылына төрмәдән хат килеп төште. Аны авылның Байтимер атлы егете шул ук авылның Нурулла кызы аксак Нур­бикәгә атап язган иде. Хатны «Сасы көзән»нәрнең өлкән малае Гаптеригә ябышып чыккан Фәйрүзә китереп тоттырды. Фәйрүзә Байтимернең элек үлеп сөйгән кызы. Ләкин хат аның кулына шул сәбәпле беренче булып килеп кермәгән иде. Фәйрүзә Байтамакта хат ташучы булып эшли. Әмма бу хат аның өчен гади кәгазь кисәге генә түгел. Конверт тышындагы исемне укуга, яшь киленнең йөрә­ге тасырдап, күңелен айкап ташлады. Байтимер куллары белән язылган хат ләбаса бу! Аның Байтимере!!! Беренче мәхәббәте! Ул чакта кызга бары ундүрт яшь кенә иде әле!

Әгәр дә хат Байтамак авылының берәр гүзәленә, чибәркәенә атап язылган булса, хат ташучы Фәйрүзә, әлбәттә, аны ертып ташларга да батырчылык итә алган булыр иде. Ләкин... әмма хат аксак Нурбикәгә адресланган. Ул аны сөенә-сөенә илтеп тапшыр­ды һәм: «Биемәсәң, сөенчене әйтмим дә, бирмим дә!» – дип, аксак кызны сикертеп тә азаплады әле.

Байтимер!!! Ни генә булса да, Фәйрүзәнең җан тынычлыгын югалттырдың син барыбер! Исән-сау йөреп кайт, яме, өтермән­нәреңнән... Монысы яшь киленнең йөрәк сере иде...

Нурбикә хат килү сөенеченнән бию генә түгел, шул аксак килеш айга сикерергә әзер иде. Байтимердән бит ул! Ак кәгазьдә каләм эзе генә түгел, әйтерсең энҗеләр сибелгән иде! Аның сөйгән егете Байтимер өтермәндә бары тик аның аркасында гына утырадыр ке­бек! Ул гаярь егеткә җиңеллекләр бирә күр инде, Аллам!..

Байтимер нәкъ менә Нурбикәгә атап хат язгач, Фәйрүзәнең сырт йоннарын кабартуы да юкка гына түгел! Белмимени Нурбикә! Фәй­рүзә Байтимергә үзе дә муеннан гашыйк иде кыз чагында! Мәк­тәп тәмамлагач, Фәйрүзәнең үтереп кияүгә чыгасы килә башлады. Ләкин Байтимер ашыкмады: «Сабыр ит, минем укып зур кеше бу­ласым бар», – диде. Әмма кызның кияүгә чыгу теләге шулчаклы көчле булды ки, ул бар теләкләрдән дә өстен иде: Байтимер авыл капкасыннан чыгып китүгә, аны Гаптери ябыштырып алды. Ул шул кайнарлыгы белән өч кешене бәхетсез итте: берсе Байтимер булса, икенчесе – Гаптери, өченчесе исә кыз үзе иде. Яратмаган кешеңә кияүгә чыгасы килгәннән генә хатын булу!.. Ләкин ул бер кешене бик бәхетле итте – монысы, әлбәттә, Нурбикә иде. Аксак кыз, бер ялында үз янына атап Байтимер кайткач, куанычыннан Айга очты. Кызның Айга очып киткәнен Байтамак авылының өч кешесе күреп торды. Төнлә белән. Чишмә буенда. Көянтә-чиләкләре белән бергә Ай кызны үзенә тартып алды. Бу хәлнең шаһитләре булган өч ир- ат шаклар катып егылып киттеләр. Чишмәдән ерак түгел генә алар, өч борынга кереп, күңел ачып утыралар иде.

Ул көнне өч дус – Миңлебай, Борһан һәм Усман-Госман – көне буе одеколон һәм башка шуның ише химикат чөмергәннән соң, кичке якта өчесенә берәр шешә «Марат» дип аталган чуен агарта торган сыекча юнәлттеләр. Яшел суган кыягын тозга төртеп ала-ала шуның белән кәефләнеп утырган чаклары иде. Чишмә буенда алар суга килгән авылдаш кызны күреп алдылар. Әлбәттә, алар аның Нурбикә икәнлеген танырлык хәлдә иделәр әле. Өстәвенә, ай нуры бар чишмә буен яктыртып тора. Үзара кызны кызганып гап тә корган булдылар. Нурулла белән Нургаян, узган кыш төн­лә колхоз басуыннан салам урлап кайтып килгәндә, йөкләре белән Пәри елгасы күпереннән төшеп капландылар. Сәбәбен алай бик төпченеп тә тормадылар: әллә Нурулла исерек булган, әллә арык атның күпер чыкканда аягы сөрлегеп киткән иде. Шулай итеп, без­нең Нурбикәбез ятим калды. Дөм ятим үк түгел, әлбәттә. Әтисенең кияүгә чыга алмый калган сеңлесе Гайшә апасы белән. Түти булса да, яше кырыкка җитеп килсә дә, Гайшә әле үзе дә кызлар кебек йомры гәүдәле, әгәр ир-ат җенесеннән булган берәр каен агачын барып кочакласа, ата каенның яфракларын көйдерерлек кайнар һәм дәртле апа иде. Дәрт мичкәсенең кырые ачылган хатын-кыз бик сирәк чакларында гына киң күңелле, ә гадәттә, ул явыз дип әйтерлек усал һәм бик ачы телле була. Нурбикә ятимәгә дә әти- әнисенең вафатыннан соң кара көннәр башланды.

Һәрхәлдә, авыл халкы шулай дип фикер йөртте. Әмма мондый кара көннәр бик озак бармады, якыннарының вафатыннан соң бе­рара кара коелып йөрделәр дә, аннан соң, ни гаҗәп, күгәрченнәр кебек гөрләшеп, дустанә гомер кичерә башладылар. Бу хәлгә бар авыл халкы шаккатты: гомер айнымас ир-ат, беркавым эчүләрен ташлап, тормышның тәмен кеше гайбәтеннән генә табар көнгә калган кызыксынучан кыз-хатын берара телен тешләп торды. Ай- һай эче пошты авылның, ашауларыннан калдылар, төн йокылары качты. Алай уйлап карадылар, болай фикер йөрттеләр, әмма Гай­шә белән Нурбикәнең тату тормышларының сәбәбенә барыбер төшенә алмадылар. Кеше серен белмәү – авыл халкы өчен гаять зур фаҗига, кайгы, башкача әйтсәк, якты бер көндә, тик торганда, газиз кояшкайның, пылт итеп, капылт кына сүнүе шикеллерәк иде.

Хәер, Кояш сүнсә, Ай бар бит әле. Авыл күккә ашарга җыена бит. Анда Ай яктысы да җитеп торыр, мөгаен...

Бу татулыкның серен хәтта гайбәтче Ай үзе дә белә алмады. Төннәр буе кичтән алып иртәнгә кадәр авыл өстендә йөзә ул, көмеш нурлары белән лапас артларындагы кибәннәрне капшап чыга, авыл кырыенда тезелешеп утырган эскерт асларына чаклы тикшерә, шул рәвешле рәхәтләнеп, авылның төнге гайбәтен җыя. Һәм бар яңалык, иртән халык көтү куганда ук, дөньяга билгеле була иде. Ай – гайбәтче!.. Әмма... ләкин бу юлы Ай чаклы Ай да ике хатын-кыз арасындагы татулыкның серен белә алмады дидек. Шуңа күрә әнә, моңсуланып, авыл өстендә тик йөзеп йөри...

Баксаң, әлеге сер биек нарат башына да, алтын күкәй эченә дә яшерелмәгән иде, ул сер хат ташучы Фәйрүзә Нурбикә кулына тот­тырган гап-гади бер конверт эчендә генә иде. Эш болай булды: әти-әнисенең фаҗигале вафатыннан соң, мәрхүмнәрнең җиделәре узуга, Гайшә апасы сеңлесе Нурбикәне бик каты кыерсыта башлады. Нурбикә, түзә алмагач, ерак Себердә өтермәндә утырган Байтимеренә үпкәле хат язып җибәрде. «Бай­тимер! Аерылышканда әйткән вәгъдәң кайда соң синең?! Шулай итеп, син мине алдадыңмыни, Байтимер! Ә мин, мин сиңа биргән сүземдә торам бит! Һаман торам! Вәгъдәмне тамчы да бозганым юк! Нәрсә, әллә оныттыңдамы? Киткәндә әйткән идең бит: җир читендә булсам да, сине берәүдән дә кыерсыттырмам, җәберләт­термәм дигән идең. Ә Гайшә апай мине көн саен, минут саен каһәр­ләп тора. Юган идәнем дә, пешергән ашым да – берсе дә ярамый аңа, адым саен гаеп таба, аксак пәри дип мыскыллый. Ичмасам, ата-анаң урынына Ходай сине алып китмәде, ди, Байтимер! Әгәр бу хәл тагын да шулай дәвам итә торган булса, беләсеңме мин ниш- ләячәкмен?! Теге пар каенга барам да асылынам. Зират буендагы пар каеннарга! Синең белән мин утырткан безнең каеннарга! Ан­нан соң беләсеңме нәрсә булачагын, күз алдыңа китерә аласыңмы, минем күз нурым?! Абау! Мин китерәм! Ап-ачык булып күз ал­дыма килә! Шулай... Мин ул каеннарга асылынып торганны авыл халкы күреп, мине коткарам дип, ул каеннарны кисеп атачаклар да... ә җирне исә трактор белән сукалатачаклар! Белдеңме инде хә­зер нәрсә булачагын! Кыерсыттырмам. Яклармын дигән идең бит, Байтимер!!!» Хәл кадәренчә юатып, Байтимер Нурбикәгә хат язып җибәргән иде инде. Кайткач, мин аның белән бик ныклап сөйлә­шермен, «койрыгын борырмын» дип тә өстәгән иде.

Кайтка-а-ааач?! Кайчан кайтасың соң әле син?! Аңарчы талап үтерә бит ул аны, ана каздан да яманрак ул!

Байтимер гаҗәп башлы егет иде... Хәер, башсызларны Себер сөрмиләр инде... Бу хәлдән чыгуның менә дигән җаен тапты ул та­гын. Гайшәнең шәхсән үзенә атап озын хат язып җибәрде. «Гайшә! Нурбикә белән бергә төшкән фотокарточкаңны мондагы бер егеткә күрсәткән идем, ул сиңа башы-аягы белән гашыйк булды! Аның срогы минекеннән алданрак бетә.

Икенче көнне үк синең янга китәм дип хыяллана. Хат язып салмакчы иде әле, тик татарчасы да, урысчасы да әлегә начаррак. Борчылма, өйрәнер әле. Мин аны татарча сөйләшергә, ә ул мине кытайчага өйрәтә. Шәп егет! Иң главные – тәмәке тартмый, бер тамчы да аракы эчми. Үзе эчү түгел, аракы эчкән кеше янында ба­сып торырга да яратмый. Ат урынына эшли, кулыннан бар нәрсә дә килә. Мин аңа көне-төне сине мактыйм да сине мактыйм. Нурбикә белән әйбәт кенә яшәгез инде. Пока, яме, Гайшә!» Әлеге хаттан соң Гайшә апаеңны алыштырып куйдылармыни! Хәтта ашарга да үзе пешерә башлады, сеңлесен өрмәгән җиргә дә утыртмый. Тәмә­ке тартмый, аракы эчми дигән сүзе бигрәкләр дә күңеленә хуш килде карт кызның! Андый ир-ат та була микәнни соң дөньяда дип, шаклар катып сөенде ул! Хәер, аның «дөнья» дигәне үзе басу кап­касыннан да чыгып карамаган туган авылы Байтамак белән генә чикләнә иде. Яшьрәк чакта бер-ике мәртәбә Казан больницасына алып барып кайттылар кайтуын. Шул гына инде...

Байтамак авылында җүнле ир-ат дефицит икәнлеген бик яхшы белә иде шул Байтимер.

Гайшә үзе дә төшеп калган кыз-хатын түгел. Буй-кыяфәте дә, чибәрлеге, уңганлыгы да бар. Хәтта яшьрәк чакта йөргән егете дә бар иде.

Егерме алты яше тулганда, Гайшә бик каты авырый башлады. Авыруы гаҗәп сәер иде. Нәкъ сәгать төнге уникедә, йокысыннан уянып, ишегалдына чыга да, йолдызларга карап, эт баласы кебек чинарга керешә торган иде. Күк йөзе болытлы булып, йолдызлар күренмәсә, бусагага утырып, сыгыла-сыгыла еларга тотына иде, шушы яшенә җитеп тә, кияүгә чыгарга өлгермәгән карт кыз. Ул чакта әтисе Нургали абзый да исән һәм колхозда бик дәрәҗәле эштә эшли – склад мөдире иде. Нургали агадан калмады: кызын район табибларына да алып барып күрсәтте, хәтта Казанның үзенә үк барып җиттеләр. Бу авыруга бер генә табиб та дөрес диагноз куя алмады. Сәер хәл иде бу, гаҗәп серле күренеш иде кызның төнлә йолдызларга карап улавы... Гайшә үзе авыруының сәбәбен сизенә, кайдан килеп чыкканлыгын чамалый да кебек. Һәм моны Гайшәнең сыйныфташы Мәхдүм дә белергә тиеш иде. Эш болай булды: унынчыны тәмамлаганнан соң бик күңелле итеп чыгарылыш кичәсе уздырдылар. Байтамак авылыннан алар күрше Җомга мәктәбенә ике чакрым йөреп укыдылар. Сыйныфтан өчәү иделәр. Чыгарылыш кичәсе тәмамланганнан соң, алар Мәхдүм белән ике­се кайтырга чыктылар. Өченче сыйныфташлары Фирдия аларга иярмәде, аны Җомга егете су буена алып төшеп китте. Хәер, алар моңарчы да Мәхдүм белән гел икәүләшеп йөри торганнар иде. Алар арасында мәхәббәт чаткылары барын Фирдия сизенә һәм шуңа күрә аерымрак йөрергә тырыша, өстәвенә, аның Җомгада сөйгән егете дә бар. Ул аны күп вакыт матае белән Байтамакка чак- лы илтеп тә куя торган иде.

Мәхдүмнең атасы Малик карт авыл башындагы сыерлар фермасында каравыл тора. Кайтып җитәрәк, каравыл өендә ут күренмә­гәч, Мәхдүм сагаеп калды һәм, карап чыгыйк дип, фермага керер­гә булдылар. Каравыл өенең ишегендә ялганчы йозак эленеп тора, димәк, әтисе өенә кайтып килергә уйлаган. Ләкин ферма эчендәге дөбердәгән тавышлар егетне сагаерга мәҗбүр итте. Маллар белән берәр хәл булса, Бәхти абзый беркемне дә гафу итмәячәк, аның талканы коры, бигрәк тә әгәр син малларга карата игътибарсыз­лык күрсәтәсең икән!.. Алар сыерлар торган бинага таба киттеләр. Мәхдүм мондагы утларның кайдан, ничек янасын яхшы белә иде. Ул тиз генә ут яндырды. Баксаң, кыш чыккан колхоз үгезе, үзенең абзарын ватып, сыерлар ягына чыккан һәм анда сабантуй бара иде. Гайшә янында уңайсыз булып китсә дә, Мәхдүм үгезне оясына кер­теп бәйләргә тиешлеген белә һәм, матур киемнәре пычранасын да уйламыйча, тизәк ерып, шунда атылды. Иреккә чыккан үгез алай ансат кына буйсынырга теләмәде – Мәхдүмгә байтак тизәк ерырга туры килде. Мәхдүм аны себерке белән абзарына таба куа, ләкин теге азгын янә үзенең бәйдә торган сөйгәне янына әйләнә дә килә, әйләнә дә килә бит. Ахыр чиктә егет үгезне барыбер буйсындырды. Пычранган киемнәрне аз булса да чистартырга дип, каравыл өенә керделәр.

Инде таң сызылып килә, өй эчендә Чулпан йолдызының зәңгәр­су нурлары чагыла. Монда тыныч, рәхәт.

– Пычранган киемнәрне салып атмыйча булмас, – диде Мәх­дүм, пышылдап.

– Салырга кирәктер, – дип җавап кайтарды кыз, шулай ук пышылдап кына.

Алар бүген генә күрешкән парлар түгел. Алар, әгәр шулай дип әйтергә яраса инде, бер-берсен сөяләр иде. Клубтан кайткан чакта, капка төбендә кочаклашканнары да бар, хәтта үбешкән дә иделәр. Егет кызны кочагына алды. Әйе, каравыл өендә, чыннан да, ты­ныч иде, рәхәт иде. Чыпта җәелгән такта сәке йомшак, киң. Мәх­дүмнең бу җәһәттән фикер-уйлары ничегрәк булгандыр, Гайшә, укуны тәмамлауга, Мәхдүмгә кияүгә чыгып, итәк тутырып бала табу турында хыяллана. Бу аның иң яшерен, иң тәмле сере; шул хакта төннәрен ул йолдызларга сөйли, әмма Айга әйтергә курка, чөнки Ай серне бар авыл өстенә сибәр, аннан соң йөрәк түрендәге иң нечкә хисләре тупас, ачы телле авыл халкына билгеле булыр шикелле тоела. Ни әйтсәң дә, Ай барыбер гайбәтче инде ул...

Сыерлар абзарында теге азгын үгез кечкенә гәүдәле арык кына бер сыерга гашыйк булган иде. Сыерның башы бәйдә булганлыктан, ул арлы-бирле килә, чәбәләнә, ләкин ярты тонналы егеткә каршы­лык күрсәтә алмый. Күз карашы бик кызганыч булып күренде Гай­шәгә ул арык сыерның. Менә хәзер дә, Мәхдүм үзен кочаклап алуга, нигәдер кәефе китеп, нилектәндер капылт кына егетне этеп җибәр­де; тегесе кызның көтелмәгән хәрәкәтеннән сәкегә ауды, үзе белән Гайшәне дә ияртте. Тик торганнан чырык-чырык көлешә башлады­лар. Егет, шул уңайдан файдаланып, кызның киемнәре арасында кармалана башлауга, Гайшә, каты итеп, аңа тезе белән төртеп алды. Ләкин Мәхдүм аның саен кыза, кайнарлана гына барды, үзе авыз эченнән бертуктаусыз сөйләнә иде:

– Укуны бетердек, иртәгә үк өйләнәм мин сиңа... Минеке бул, Гайшә!..

Хисләр ни кадәр генә кайнар булмасын, Гайшә акылында иде, әнисенең кисәтеп әйткән гади генә сүзләре бертуктаусыз баш миен бораулап, тугарылып ташланудан тыеп тора. «Башыңны югалтып йөри күрмә, кызым!..»

– Мин сине яратам, иртәгә үк өйләнешәбез!

«Башыңны югалтма, кызым!»

– Син миңа күп итеп малайлар, кызлар алып кайтып бирерсең!

«Берүк башыңны югалта күрмә, кызым!»

Гап-гади бу сүзләрнең гаять зур көчкә ия икәнлеген тойды кыз шул чакта. Мәхдүмнең җитез куллары ни арада аны биленә кадәр чишендерергә өлгерде соң әле?! Башын югалтырга да күп калмаган бит инде, әнекәем! «Юк!!!» – дигән бик гаярь уй узды аның башын­нан һәм ул икеләтә батыраеп китте. Юк, башын югалтып йөри тор­ган кыз түгел ул!..

Нәкъ шул чакта каравыл өенең ишеге ачылып китте, һәм Ма­лик карт килеп кермәсенме! Оятыннан җир тишегенә керердәй булган ярымшәрә кыз бала хәрәкәтсез катып калды. Берара хәтта сулышын да ала алмады, бахыр... Эшнең нидә икәнлеген сизенгән Малик карт та, ичмасам, ни чыгып китә алмый, ни берәр сүз әйтә алмый, ишек төбендә тик басып тора. Үзе авыз эченнән һаман бер үк сүзне кабатлый: «Да-ааа... Минем малай да үсеп җиткән икән инде... Да, минем малай да...»

Әллә нәрсә генә булды шул мизгелдә Гайшәгә: гәүдәсен авыраеп, салкын ташка әйләнгән шикелле итеп тойды; ул җәһәт кенә Мәхдүмне төртеп җибәрде дә киенергә азапланды, ләкин калтыранган куллары бер нәрсә дә тотарлык түгел. Җитмәсә, Малик карт та, чепи күзләрен шакмакландырып, кызның яшь күкрәкләренә ка­рап торуын белә. Малае сәке өстендә яткан мендәрне ишеккә таба алып томыргач кына, аңына килеп, ишекне ябарга үзендә көч таба алды карт пәри.

Менә шул хәлләрдән соң Гайшәбикә атлы кыз баланы алыштырып куйдылармыни: ул Мәхдүмне күрә алмый башлады, үзен түгел, хәтта исемен дә ишетәсе килми иде. Юк, ул моны аңлы рәвештә эшләмәде, ләкин нишләсен: Мәхдүм якынлашуга, бар гәүдәсе бизгәк тоткан шикелле калтырана башлый иде. Мондый хәлдә өйләнешү, кияүгә чыгу турында хәтта сүз дә булырга тиеш түгел иде. Казан табиблары дәвалый алмаган чирне колхозның ат духтыры Шөгаеп абзый биргән сары порошок җиңде. Шөга­еп агай дәрте ташып торган бу чибәр кызның чиренә шундук дөрес диагноз куя алды, кыз балага Табигать дәрт дигән нәрсәне үлчәү аша уздырмыйча гына салган, ул аның күз карашыннан гына түгел, һәр күзәнәгеннән ташып тора. Сары порошокны ул сыерлар өчен файдалана иде. Яше җиткән сыерларны үгез белән капланма­сын өчен махсус саклыйлар, аларның тәкатьләрен басып торалар иде. Ит комбинатына җибәрергә күпмедер вакыт кала, ул андый сыерларга шул сары порошокны бирә, шуннан соң теге бахыр үгез сорап интектерми, тамагы туйганчы ашый, гәүдәсенә май җыя, организмы башка теләккә килеп бүтән аптыратмагач, тәненә, чын­лап та, ит куна, авырлыгы арта иде. Шөгаеп ага әлеге дәвалау ысу­лын үзе уйлап чыгарды, зоотехника фәнендә бу нәрсә билгеле тү­гел әле. Әлбәттә, Шөгаеп агай, үзен акыллы уйлап табучыга санап, борынын күтәреп йөрми. Мондый ысулны табарга аңа авылдашла­ры ярдәм итте, дөресрәге, тормыш үзе булышты.

Сыер савучы Хәмидәнең ире Серафим белән кичтән бик нык сыйланганнан соң, ат духтыры иртүк торып эшкә китте. Каплан­маган ике сыеры бар, шулар янына үгезне чыгарырга тиешлеге барлыгы исенә төшеп, ул сыерларны аерым абзарга куып кертте. Үгез бүген, нигәдер, бик ачулы, ярсулы иде, аны тынычландыра­тынычландыра, Шөгаеп манма суга батты, тир белән бергә мах­мыры да чыгып бетте. Бу эшен тәмам кылгач, ул сыерлар ягына чыкты. Серафим хатыны Хәмидә бүген нигәдер сыерларын савар­га соңгарак калган, югыйсә, бик җитез, өлгер хатын иде. Шөгаеп аңа сөт бидоннарын ташырга булышты. Эше тәмам булгач, Хәмидә Шөгаепнең биленнән тотып алды да:

– Шөгаеп, яшермичә әйт әле! Син нинди дару эчәсең иртән, ә? – дип бәйләнергә кереште.

Шөгаеп көтелмәгән бу сораудан әүвәл аптырабрак калды, анна­ры сорауга каршы сорау белән:

– Ә нәрсә булган соң миңа? – дип куйды.

– Кичә кичтән минем Серафим белән бергә лыкындыгыз. Өеңә дүрт аяклап кайтып киттең. Серафим, мин эшкә киткәндә, үләксә кебек ятып калды. Ә син менә аяк өстендә. Күзләрең дә ата мәче­неке кебек ялтырый.

Шөгаеп эшнең нидә икәнлегенә төшенә башлады кебек иде, көлемсерәп куйды һәм теле моңарчы башына да китереп карамаган сүзләр әйләндереп чыгарды:

– Махсус даруым бар минем, врач бит мин, – диде.

Хатын җанланып китте, күз карашы мизгел эчендә кайнарлан­ды:

– Нинди дару?! Бир безгә дә!!!

Шөгаеп җавап кайтармады, ирен читләре белән елмаеп каравыл өенә кереп китте. «Туктале, чү, туктале, – дип куйды ул үзалды­на. – Әгәр теге порошокның зәңгәрен эчеп карасаң. Сыерларныкы да бар ул, үгезгә бирә торганы да. Тәкать даруы… Үгезгә шуны бирсәң, сыерларның артыннан калмый бит. Әүвәл үзем сынап ка­расам? Инде ничәме атналар аракы яки химикат эчеп йөреп, ха­тынны да кочаклап караган юк бит инде, ә?»

Ныклы карарга килгән мал табибы озак икеләнеп тормады, зәң­гәрсу даруны – үгезгә бирә торганын – аз гына микъдарда суга бу­тап эчеп җибәрде. Аннары, тәэсирен көткәндәй, сәкегә сузылып ятты. Шул рәвешле йоклап киткәнен дә сизми калган. Күзләрен ачып җибәрсә, ятак янында, күзләрен мөлдерәтеп, Хәмидә басып тора. Ә гәүдәсе исә үзенеке түгел шикелле иде, бар җире рәхәт кы­тыклану белән кытыклана, организм котырып эшли.

– Шөгаеп, дим, теге даруыңнан безгә дә өлеш чыгар инде азрак кына, ә! Җаның ни тели, шуны бирер идек! Акчасын да кызганмас идек. Әйт, нәрсә кирәк, шул жәлке түгел, ә Шөгаеп?!

Әйе, бернәрсә дә «жәл» түгел иде шул Хәмидәгә. Кайчак махмырдан Серафимының кан басымы күтәрелеп, иртәләрен хатынын каты итеп кочаклый иде, күңелен күрә һәм икесенә дә рәхәт була торган иде. Хәзер, эчә торгач, аның да рәте бетте: кичтән исерек, иртән махмырдан мәет кебек ята. Ире эчеп үлгәч, Хәмидә күр­ше урыс авылындагы тол Серафимны йортка кертеп торган иде. Авылда да, тирә-яктагы башка күрше авылларда да җүнле ир-ат әсәре калмады, бар уйлары эчү турында гына. Юлларында шәп- шәрә хатын сузылып ятсын шунда, әгәр дә арырак берәр шешә хи­микат утыртып куясың икән, шәрә хатын-кызны атлап үтеп, шул шешәгә таба йөгерәчәкләр!

Урыс Серафимны йортка керткәне өчен хәтта авыл хатыннары да гаепләмәгән иде Хәмидәне. Бу тормыш аларның һәркайсыннан үзенә күрә бер философ, галим ясаган. Болай дип фикер йөрт­теләр: «Урыс кешесенең җиде бабасына кадәр (җитмеш булмаса!) хәмер чөмергән, аларның организмы, буыннан буынга күчә торгач, бу нәрсәгә ияләнеп, күнегеп беткән, шуңа күрә, көн саен эчсәләр дә, аларга пычагым да булмый. Ә татар ирләренең алай түгел бит. Инкыйлабка кадәр татар халкы аракының ни икәнлеген белмәгән, аларның әле, күп булса, ике-өч буыны гына исерек, шул сәбәпле организмнары аракыга каршы тора алмый, бик тиз эштән чыгалар һәм иң беренче чиратта ирлек дәртләрен югалталар, туса да алар­дан бары тик гарип балалар гына туа!.. Димәк, шулай булгач, Сера­фимны ир итеп тотып булачак әле дип фикер йөртте Хәмидә. Юк, барып чыкмады, татар авылына күченеп килеп, моңарчы көмеш­кәгә генә өйрәнгән организмы, төрле химикаттан бик тиз биреште, шәлперәйде. Аннан соң, урыс халкы хәзер татар кебек эчә дә ал­мый бугай инде...

Рәхәтләнеп, изрәп яткан урыныннан Шөгаепнең кузгаласы кил­мәде, ул бармак белән генә Хәмидәне якынгарак чакырды, тегесе, әлбәттә, атылып килде.

– Тауарны проба ясамыйча алмыйлар. Брак булса, миңа үпкәләп йөрерсез тагы... Бар, ишек келәсен эләктереп кил дә, Хәмидәкәй...

Хәмидә атлы хатын даруның куәтенә чынлап торып үзе ышан­ды...

Еллар үткәч, Гайшәбикәнең организмы әлеге даруга ияләште, күнекте. Хәзер карт кызга «Шөгаеп даруы» гына ярдәм итәрлек түгел иде. Мәхдүм инде өч хатынга өйләнеп, әле күптән түгел генә анысы да ташлап киткән иде.

Авыл өстенә эңгер-меңгер эленеп, тагын шактый вакыт узгач, Гайшәбикә нилектәндер тынычсызлана башлады. Ул үзенең янә төнге күктә йөзгән Айны сагына башлаганын тойды…

Мәхдүмнең капкасы бастырыкланмаган, ул шыгырдап ачылды. Авылдашының эт тотмаганын белә иде Гайшә, шулай да ул бер­кавым, тавыш-мазар килмәсме дип, сагаеп торды. Ул-бу ишетел­мәде. Мәхдүмнең ишеге дә ачык. «Әллә хатыны артыннан киткән инде!» – дигән уй узды аның башыннан. Алайса, ник каралты-ку­расын бикләмәгән соң? Караңгыда кармалана-кармалана карт кыз өй эченә узды, Мәхдүм мич артындагы агач караватта гырлап йок- лап ята. Гайшә, аны уятырга теләп, тамак кырып карады, селкетеп бакты, әмма тегесе уянмады. Ни кылырга кирәген, әйтерсең Гай­шәгә кемдер пышылдап әйтеп тора, ә ул исә, үз башын эшләтмичә, бер карусыз шуңа буйсына гына кебек иде. Менә аңа, чишенеп, Мәхдүм янына ятарга куштылар. Ул шулай итте дә. Мәхдүмгә тезе белән төртеп алды да кысып кочаклады, кырынмаган, төкле би­теннән кайнарланып үбәргә кереште. Әнисенең теге вакыттагы кисәтүле авазы хәзер үзгәргән: «Башыңны югалтырга вакыт инде сиңа, кызым, бик вакыт, авыруларың да бетеп китәр!..» Мәхдүм ыңгырашып уянды, хатыны кире кайткан дип уйлады ахрысы. «Кайттыңмыни?» – дип кенә куйды да кире аркасы белән борылып ятмакчы булды. Ләкин Гайшә аны бик каты кочаклаган иде, селке­нергә дә ирек бирмәде.

– Мин хатының түгел, мин – Гайшә. Яшь чактагы мәхәббәтең...

Мәхдүм сискәнеп китте һәм торып утырды, аннары утны янды­рырга боерды. Гайшә торып утын яндырды. Үз өендә шәп-шәрә Гайшәне күргәч, Мәхдүмнең күзләре маңгаена менде, аптыравын­нан теле аңкавына ябышып, бермәл сүзсез калды, ләкин ул инде уяу, башы эшли кебек иде. Тик менә өнеме бу, төшеме, монысы аңа бик үк мәгълүм түгел иде, моны аңлап бетерә алмады ул. «Глюка башланды» – дип уйлады ул, аптырап. – Кичә күп тә эчмәгән идем бит инде. Аракы табып булмады...» Кич буе авыл буйлап эзләп йөр­сә дә, «Марат» дигән химикаттан башка нәрсә таба алмады. Шуны чөмереп йокларга яткан иде. Хәзер әнә галлюцинация башланды. Өстәргә кирәк, «Марат»ны булса да. Ә ул химикатны төн уртасын­да да табып була, кибетченең капкасын кагасың да. Хәер, төнлә ул капкасын да бикләп тормый, ач та кер, кесәңдә ун тәңкәң булса, Хәбирә түтәңнең йокысы сак, «ә» дигәнче чыгарып та бирә спирт­лы химикатны. Аны көндез кибеттә сату куркыныч, ә төнлә итәк астыннан гына күпләп шудырып була...

Мәхдүм битен чеметеп, борынын кысып карады, каты итеп ко­лагын тартты – авырта, димәк, бу төш түгел, аның каршысында, чынлап та, Гайшәбикә басып тора иде. Кияүгә дә чыгып карамаган карт кызның матурлыгыннан аның күзләре камашты. «Гайшә! Гай­шәбикә?!» – дип мыгырдана-мыгырдана, ул, караватыннан төшеп, аягына торып басты. Махмырданмы, әллә кызның матурлыгын­нандырмы бөтен гәүдәсе калтырый, куллары үзенә буйсынмый. Шулай да ул, Гайшәгә таба бер-ике адым атлап, аны кочаклый алды. Гайшә аны караватка таба этте. Яттылар ятуын. Мәхдүм, кыздан бигрәк үзенең организмын уятырга теләп, аны үбәргә, ир­кәләргә маташты, махмырлы авызыннан җен исләре килсә дә, Гай­шә үзе дә аны кочарга, сөяргә тырышты. Озак азапландылар, әмма Мәхдүмнең гәүдәсе үләксә хәлендә иде.

– Үзең белән берәр нәрсә кыстырып килмәгән иеңме суң? – дип сорады ул кыздан, аптырагач.

– Әнә мич алдында пакет бар, – диде Гайшә, әле һаман да Мәх­дүмнән нәрсәдер өмет итеп.

Мәхдүмебез, тычкан күргән мәчедәй, мич янына атылды, сөрле­геп, мич кырыена башын да бәреп алды. Ләкин кайда аңа игътибар итү, ди: тиз генә авызы бәйләнгән полиэтилен пакетны өзеп атты һәм читүкле аракының бөкесен теше белән генә тартып ачты да авызыннан чөмерә башлады; тыгылды, ахрысы, эчүеннән туктап торды, бар гәүдәсе тагын да катырак калтыранырга кереште, шул арада косып та җибәрде. Ачы косык исе бөтен өй эченә таралды. Гайшәбикә, укшып, башына юрганын каплады. Чак кына җан керә башлаган Мәхдүм шешәне кабат авызына китерде, елан агуы бу юлы әйбәт кенә төшеп урнашты. Ул кәзәнкәдәге юынгычка барып, сасы авызын чайкагандай итте, салкын су белән битен юды һәм әле һаман караватта аны көтеп яткан Гайшә янына килде.

– Ят инде тизрәк! Нәрсә катып торасың!

Ятарга кирәклеген яхшы белә Мәхдүм, ләкин аннан соң ни кылачагын, дөресрәге, кыла алачагын күз алдына да китерми иде, аны шул хәерсез уй куркытты. Аракыдан тәне җылынып, каны сыекла­нып, баш мие шулпаланып өлгерсә дә, теге курку хисе бик көчле, артык көчле иде шул. Әмма аның каршында бүтән гамәлгә юл юк иде, ул карт кыз янына – яшьлектә сөеп тә кавыша алмый калган мәхәббәте янына чумды. Кайнар тәнле Гайшә аның канын тагын да кыздырыбрак җибәрде, ул уха шулпасында кирәгеннән артык тотылган елга балыгы кебек таралып китте, шулай да сөеклесенең каты күкрәкләренә төртелеп, яңа туган сарык бәрәне кебек чуп-чуп үбә-үбә, иреннәрен кыймылдата алды әле. Һәм шуннан соң, бер кулы белән ими тоткан килеш, ни арада гырлый-гырлый йоклап та китте. Гайшә бу хәлгә хурлануыннан җир тишегенә кереп китәрдәй булды, яткан килеш кенә, тез башы белән Мәхдүмнең кендегенә төртеп алды да сикереп торып киенә башлады. Бар гәүдәсе бизгәк тоткан кебек калтырый иде.

Диваналар аркасында халык иманага зар-интизар булды. Имана җире дия-дия, байтак кешеләр диванага чыкты.

Шундый замана иде ул.

Шундый замана инде бу.

...Басу-кырлар буйлап җир җиләкләре тәгәрәшкән. Очсыз-кырыйсыз киңлек!

Кайчандыр арыш серкәләре белән куышлы уйнап туймаган кай­нар иренле Җил кызы хәзер, җиргә тәгәрәп, җиләк ашый. Әүвәлрәк басу ызаннары – межалардагы үлән астын гына кызартып утыра торган җир җиләкләре бөтен басу буйлап... Бөтен басу буйлап... Мәмердәп пешкәннәр, тәмам җитешкәннәр.

Кичәге иген кырларына тау башындагы чирәм шуып төшкән...

Бу – инкыйлабтан соң Дивананың, иген үстерәм дип, тулаем Иманага алган элеккеге күмәк хуҗалык җирләре...

Үзе күтәреп торган бәндәләре аркасында яклаучысыз тол хатын көненә калдырылган Җир Әнкә, ниһаять, дистәләгән еллардан соң иксез-чиксез киң учына җир җиләкләре тәгәрәткән... Тын гына көтә. Тагын ни галәмәтләр кыланырлар икән инде аның туфрагын­нан бар булган бәгъзе бәндәләре?.. Мескинә кызлар җир өстенә са­быйлар тудырып, аның кеби Әнкәй исемен йөртергә хаклары бул­ган гөнаһсыз кыз балалар белән сату иткән кебек, ул затсыз затлар аны сату шөгыленә керештеләр.

Җир Әнкәнең күңелен сагыш биләгән. Сары сагыш көзләрен, кышларын аксыл төскә төренгән сагыш, җәйләрен яшькелт сагыш...

...Аның балалары, Җир уллары бит барысы да... Ни хәл итмәк кирәк шулай булгач...

Җир Әнкәнең бәгыре сызлый. Күк туганы, ара-тирә аның кипшенгән иреннәрен чылатып-чылатып ала, җиләк кызларын су тамчылары белән сыйлый, әрекмәннәрнең битен юып китә. Югый­сә, үзенең дә хәле мөшкел бугай: йөзләрен кара баскан, Җир Әнкә өстендәге кара корымны йотып, каракучкыл булып кабарынган болытлар, килененең капкадан кергәнен күреп, бер сәбәпсез өй буенча абына-сөртенә йөргән усал каенана шикелле, әрле-бирле күк диңгезен айкыйлар. Күк Ата белән Җир Әнкәнең кәефләре кы­рылып, төсмерләре кара коелган чак… Күктәге болыт-төтен ара­сыннан бер өн ишелә:

– Ул сезгә җирне түшәк кылды вә күкне бина кылды вә күктән яңгыр иңдерде, төрле җиләк-җимешләр үстерде, сезгә ризык булсын өчен...

Әнкәгезне мыскыл итәсез бит, җир битләр!.. Җир Әнкәгезне...

Һәр авылның бер диванасы була. Безнең авылда мине җүләргә саныйлар...

...Ашыга-ашыга кабер казыйм. Дөресрәге, яңа кабер түгел, мәет күмелгән каберне актарам. Көрәк сабына маңгаемнан, тып-тып, тир тама. Ярдәмгә кеше чакырмадым бит. Чөнки чит кешегә бел­дерергә ярамый иде. Мин бу эшне үзем, ялгыз башым гына башка­рырга тиеш. Кабер туфрагының бер өлешен махсус савытка җыеп барам. Белмәссең... Бу кабер хакында әллә нинди риваятьләр сөй­лиләр авылда. Әле казый гына башладым, балчыгы каты, чөнки кабере, бик борынгы ук булмаса да, күптәнге бит инде. Менә бу куш наратлар кебек күптәнге... Куш наратлар – минем бердәнбер шаһитләрем.

Әле кояш чыгып кына килә, иртәнге салкынча һавада маңгай­дан болай тир тамарга тиеш түгел бит. Күрәсең, артык ашыгам, ка­баланамдыр. Тир дә җир эшеннән түгел, шул ашыгудан, каушаудан тама бугай...

Иртәнге салкынча Ашкын суында чумып чыгарга ярата идем. Балачактан ук. Ул чакта, сәгать биштә торып, кичтән салган төпле­гемне тикшерергә йөри торган идем. Төплек дигәнем, кичтән зур кармакка вак балык каптырасың да, Ашкынның уртасына ыргы­тып, казык кагып куясың. Шул безнең якта төплек салу була. Төн буена аңа тәгаен берәр зур бәртәс каба торган иде. Иртүк, кеше-ка­ра йөри башлаганчы, шул төплекне тикшерергә киләм. Беләк буе бәртәс эләккән көнне аеруча күңелле була: бәртәсне велосипед ру­ленә эләсең дә... кайтасың аннары урам буйлап. Авыл халкы нәкъ көтү куган чак була бу, бөтен кеше дә күрә сине, әлбәттә, беренче булып балыгыңны күрәләр һәм тел шартлаталар: «Күр, Кети ма­лаен (Кети – безнең нәселнең кушаматы), йокы симертеп ятмый, әнә нинди дәү балык каптырган!» – дияләрдер. Кайбер апалар, ми­нем яшьтәге малайлары булганнары, эчләреннән генә үзләренең хөрәсән малайларын сүгәләрдер... «Ә безнеке йокы симертә!..» «Кети» кушаматының тарихы миңа билгеле. Сәйфетдин бабам­нан килә ул. Рәттән ике кыз алып кайткан карт әбием, өченчесенә авырлы булгач, карт бабам аны күрәзәчеләргә алып киткән, малай булачак дип юатып кайтарганнар. Ләкин өченче бала да кыз бу­лып туган. Моңа, әлбәттә, өметләнеп малай көтеп торган бабам­ның бик нык ачуы килгән, шул ачудан ул стенадагы сәгатьне дә бәреп төшергән. Сәгать бик затлы булган – XVIII гасырда Парижда ясалган суга торган искиткеч матур сәгать. Бабам аны Морки база­рыннан сыер саткан акчасына күтәреп кайткан булган. Соңыннан үзе дә бу сәгатьне бик каты кызганган ул, чөнки авылда гына тү­гел, тирә-юньдә булмаган андый сәгать. Акланырга теләп: «Мине үртәп, малай тумаганга үртәп, «кети, кети» дип йөри бит ул, шуңа сугып төшердем мин аны, сәгатькә хәтле миннән көлеп тормаса соң», – дип сөйләнеп йөргән, имеш. Малай кадерле булган шул ул вакытта, чөнки малай туса, гаиләгә имана җире бүлеп биргәннәр!..

Заманалар... Хәзер, әнә гектарлы җирләр хуҗасыз, буш ята, үле бозау табып сөтен кая куярга тилмергән тулы җиленле аклы-кара­лы сыер кебек, элеккеге күкрәп утырган арыш, бодай басуларында – билчән белән алабута... Имана җире диген син менә!.. Аның кара­вы бабама, нәселгә «Кети» кушаматы ябышып калган.

Әллә көрәкне куеп торып, Ашкын суында чумып чыгасы инде дигән фикер баядан бирле тынгылык бирми. Чынлап та, кая бо­лай ашыгам соң әле! Арттан куучы кеше юк бит! Көрәгемне кабер кырыена сузып салдым да Ашкынга таба киттем. Малай чактан коенып үскән елгам, мине күрүгә, сөенеп җибәрде. Кайларда йөр­дең син, малай актыгы дигән кебек, чак кына үпкәләгән дә, ләкин сагыну хисләре дә бик көчле. Әнә ул карасу гаярь суын тагын да кызулата төште, ике як ярында яшь кызлар тәне кебек гел үз хозурына ымсындырып тора торган аксыл комнарын таратып ташлаган. Һәй, чынлап торып сөенде, бахыр, сабыйларча куанды мине күргәч, Ашкыным... Шул ук бит, шул үзе. Бераз ябыгыбрак кына киткән шикелле, ике як яры киңәйгәнгәме, әллә суы кимегәнгәме соң? Тагын да арырак киткәч, комлы яр бетеп, куе таллыклар башлана. Таллыклары да һаман шул икән. Сабан туе көнне Байтамак яшьләре Мулла бакчасында уен уйнаганны кызыгып карап торган күрше мари авылы кызлары кебек һаман яр читендә басып торуларын беләләр. Уен кызгач, үзләре дә кызып-кызыгып китеп, мари кызлары байтамакларга кушылып китә торганнар иде. Таллыклар һаман читтә. Хәер, әнә кайберләре, су эчәселәре килептер инде, Ашкын эченә кереп тезләнгәннәр – ул төштә яр да ишелгән. Малай чакта ул таллыклар төбендә коенырга шүрли идек без, кара җылан бар дип куркыталар иде. Әмма ул таллыклар төбендә сәгатьләр буе утырганым исемдә. Күрше Харис абый белән кәрҗин үрергә бара торган идек. Дөрес, матур итеп кәрҗин үрергә өйрәнеп җитә алма­дым ул вакытта, Харис абыйныкы исә бик матур гына килеп чыга торган иде. Ләкин менә хәзер уйлап барам: яшь тал чыбыклары җыеп, бүген Ашкын ярында аяк салындырып утырсам, бүген менә дигән кәрҗин үрәсемә шикләнмим. Ничек итеп кыршау бөгәсе дә исемдә калган, баганаларын да ясый беләмдер кебек. Кызык бит: гүя гомер буе кәрҗин үреп йөргән кеше. Очучы икәнлегем бөтен­ләй хәтердән чыгып ычкынган...

Карашым, дулкыннар өстендә тирбәнә-тирбәнә, Ашкын буй­лап ары таба агып китә: комлык бетеп, елга суыннан ерагая барган кызгылт сары маңгайлы яр башлана. Киң ярларына этенеп-этенеп аккан елга карашымны яр буендагы таллыкларга элеп калдыра.

Ашкынның аргы ягында яр буендагы чирәмнән комлыкка таба килгән шәп-шәрә хатын-кызны күреп, шулчак, чынлап та, аптырау һәм шаккатуларымнан самолетсыз килеш очып китә яздым... Әллә очып түгел, очкынып китүем инде бу, Ходаем?! Болай ук шаярма инде, Ашкын! Мине каршыларга бу алиһә су кызын, гүзәл су ана­сын ярыңа ук чыгарып бастырмасаң да ярар иде канә? Сагынган­лыгыңны аңладым, күрдем бит инде болай да. Чыннан да, шәп- шәрә бер хатын-кыз бит! Аягы чак кына аксыймы соң, белмим, ерактан ачык кына аерып булмый. Тозагына эләгергә торган киек­не куркытмас өчен яшеренеп яткан ата арыслан кебек Ашкынның бирге ярындагы таллыклар арасына постым да күзәтә башладым. Теге шәрә матурлык минем турыга ук килеп җитте. Йөзен дә аер­мачык күрәм, ләкин кем икәнлеген һич кенә дә әйтә алмыйм. Та­ныш кыз түгел. Әйе, чынлап та, гәүдәсенә караганда кыз кешегә йә яшь киленгә охшаган иде ул. Килен кеше елга буенда нишләп бу кыяфәттә йөрсен, берәр кыздыр, акылыннан язган берәр кыз ба­ладыр? Байтамакка күптән түгел генә кайтканлыктан, күп кешене, бигрәк тә яшьләрне танып та бетермим. Чү, моның бер аягы чак кына аксый түгелме соң?.. Юк, аксак түгелдер! Чатан хатын-кыз булмый ул! Ике аяк белән дә җиргә катып басып йөрүдән тарты­нучы оялчан хатын-кызлар гына була... Менә ул ком ерып суга ук килеп җитте һәм, кулларын өскә күтәреп, бик килешле, бик матур хәрәкәтләр ясады да елгага керә башлады. Су кызы түгел икәнлеге шуннан мәгълүм булды ки: ашкынып аккан Ашкын бермәлгә якты­рып китте – карасу суы зәңгәр төскә кереп, моңарчы куышлы уйна­гандай гына, йөгерешкән вак дулкын малайлары өйрәеп, калкула­нып, егетләнеп киттеләр һәм, бер-берсенең өсләренә атланышып, гаярьлек галәмәтләре күрсәтергә керештеләр, һәрберсенең, тү­гәрәк алка ясап, матурлыкны кочаклап карыйсы килгәндәй иде... Күкрәкләренә чаклы керде кыз, беравык чытаеп басып торганнан соң, суга чумып алды. Дулкын егетләре, аның су өстенә калыкка­нын көтеп, бер-берсе белән үз телләрендә сатулаша, бәхәсләшәләр төсле. Иртәнге су бик җылы түгел иде, ахрысы. Мин, тын алмый­ча, таллар астында посып утырам. Хыялым да үзем белән инде анысы. Их, дәү балык, бик дәү балык бул идең дә, шыпырт кына су астыннан килеп бу Җир матурлыгын кабып йот идең? Аның матурлыгына, табигать биргән гүзәллегенә күз карашларың гына түгел ашказаның да соклансын, гүзәлеккә ул да таң калсын иде!.. Чынлап та, җүләрдер мин. Алай булмый бит ул. Булмый шул, әнә Су иясе (күңелемнән аны шулай дип тә атадым һәм бу фикерем торган саен көчәя генә барып, пошаманга да сала башлаган иде инде. Тьфү, карт тәре, бала-чага кебек әкияткә ышанып утыр инде менә!) ярга менеп китте, таллар буеннан киемнәрен алып киде дә шул ук яр буйлап китеп тә барды. Елга буеннан, яр ишелеп төш­мәсен дигәндәй, бер аягы белән сак басып бара иде ул.

Авызым ачык килеш калды... Анда кошлар аһәңе кереп тулып, тәнем-гәүдәм эчендә ул тәңре иркәләренең моңы былбыл сайравы­на әйләнделәр.

Куш нарат янына кире кайткач та, елга буенда күргән татлы өннең тәмле төше, күңел хәтереннән китмичә, бик озак газапла­ды. Ялангач килеш күргән булсам да, ул киенүгә, миемне кайна­тып алырга өлгергән матурлык күлмәк астындагы сергә әйлән­де дә калды, аның фәрештә канатларының җиле дә кагылмаган гүзәллеге (бу кыяфәтендә беренче мәртәбә бары тик үземнең генә күрүемә, нишләптер, иманым камил иде) тагын да серлерәккә әй­ләнде. Тик нишлисең: кызышкан хисләрне учка йомарлап, күңел­нең хатирәләр киштәсенә тәгәрәтеп җибәрдем... Бу вакытта бер аягым белән кабердә идем... Янә балчык актара башлап, беркавым вакыт уздымы икән, юкмы, үлән кыштырдаган тавышка сискәнеп башымны күтәрсәм, яныма бер кыз килеп баскан.

– Исәнмесез, Байтимер абый! – диде ул, үзенә аптырап карап торуымнан уңайсызлангандай кыюсыз гына.

– Исәнме, – дип мыгырдандым һәм шундук: – Ә мине каян беләсең? – дип сорап куйдым.

– Ник белмәскә? Байтамак кызы бит мин дә.

– Авылдаш, алайса? Кем кызы буласың ?

– Нурулла кызы. Апам да бар әле, Гайшә, Гайшәбикә.

– Бу кызны белмим, күрәсең, без авылдан чыгып киткәндә, өстәл астында бармак суырып калгандыр, ә менә Гайшә исеме яхшы таныш, анысы минем кордаш.

– Аңлашылды, – дидем мин һәм казуымны дәвам иттем. «Бу кызның да йөзе таныш бит? Әти-әнисенә охшатуыммы, әллә... әллә?! Әйе, йөз-кыяфәте бик таныш: бая су буенда йөргән кыз тү­гелме соң бу?!» Баягы хисләр йомгагы, кире тәгәрәп төшеп, көрәк сабына тамды. Ләкин гаярь дәрт дулкыны кызның үземә төбәлгән самими, эчкерсез карашыннан каушап калды.

Кыз халәтемне сизгәндәй:

– Таң белән бу кыз Ашкын буенда нишләп йөри дип уйлыйсыз­дыр инде, Байтимер абый?

– Уйлыйм.

– Менә мин дә уйлап торам әле: бу Байтимер абый куш нарат төбендәге каберне ни өчен казый икән дип?

– Кул кычытканга.

– Кулы кычыткан кеше...

– Атасының сакалы белән уйный димәкче буласыңмы? Менә минем бабамның сакалы белән уйныйсы килеп китте әле.

– Борынгы кабер бит инде ул, череп беткәндер.

– Чәч-сакал череми ул.

Бу кызның иртән-иртүк Ашкын буенда нишләп йөргәнлеген бик тә беләсем килә, кызыксынуым шулчаклы көчле, мәгънәсез сорауны чак-көч уч төбенә кысып торам. Турыдан-туры сорап, кыз баланы оялтуым да мөмкин бит әле. Шуңа күрә хәйләгә керешәм:

– Ерак бабам төшемә керде. Каберемдәге чүлмәкне казып ал, улым, ди.

– Чүлмәк чаклы чүлмәк кемне битараф калдырсын инде, сора­мыйча түзә алмады, әлбәттә:

– Чүлмәкне?

– Әйе, алтын тутырылган чүлмәкне!

– Бик күптәнге, әллә кайчангы кабер бит инде бу. Изге кабер. Сәйфетдин бабай кабере бит?

– Борынгы дип... Алай ук борынгы түгел әле. Сәйфетдин бабай­ның хатыны – минем карт әби һаман да исән әнә.

– Әйе шул. Яшь хатыны булган бугай ул Сәйфетдин бабайның, әйеме?

– Карттырмы, яшьтерме, анысы не важно. Ул минем карт әбием. Аның кызы минем дәү әнием булган.

– Сафия әбиме? Беләм…

– Менә шул, белсәң, Сафия әбиеңнең апасы – минем карт ба­бамның килене инде. Сәйфетдин бабам белән бергә каберенә ал­тын тутырылган чүлмәк күмелгән булган.

– Юктыр ла! Алтын булса, син аны кешегә сөйләп тормас идең.

Каберне дә көндез түгел, ә төнлә белән кача-поса гына килеп казыр идең әле.

– Син менә кача-поса йөрмисең бит әле.

Шул сүзләрне әйттем дә тизрәк телемне тешләдем. Әгәр, су ко­енганда, минем күзәтеп торганны белсә? Хатаны төзәтергә кирәк иде:

– Су да коенгансың бугай, чәчләрең юеш, – дигән булдым.

Бу кыз озын буйлы. Чем кара күзле, юеш күлмәге тәненә сылангангамы, гәүдәсе тагын да зифарак күренә. Барыннан да бигрәк, миңа аның керсез, самими тавышы ошады бугай. Ялангач килеш күреп телсез кала язганлыгымны үзенә әйтеп булмый ич инде. Анысы, күз алдына килгән мәлдә канны сыеклатып, күзәнәкләрне кытыклый торган татлы сер.

– Аягым авырта минем. Ашкын буенда иртәнге чыкта йөрергә кушалар.

Әллә ничек кенә уңайсыз булып китте. Тик кыз күңеленә хуш килерлек бер генә ятышлы сүз дә таба алмыйм. Аның каравы, кы­зым үзе мине юата башламасынмы!..

– Байтимер абый, син юкка борчылма. Космоска оча алмага­ныңа дим, барыбер очачаксың әле син. Тик аның өчен авылда яшәвең кирәк.

– Ә нигә нәкъ менә авылда?

– Безнең Байтамак авылы күккә ашарга тиеш.

– Күккә ашарга тиеш?! Менә сиңа мә! Кем уйлап чыгарган әки­ят бу?

– Бер дә әкият түгел, авыл халкы шулай сөйли. Авыл сөйләсә, белеп сөйли инде ул. Син бит космонавт булырга укыган кеше, авыл корабленең капитаны булырсың.

Мин ни дип җавап кайтарырга да белмәдем, бары ычкынган ахрысы бу бала дигән хәерсез уй гына чигәмне пешереп үтте.

– Юк, мин үз акылымда, Байтимер абый.

«Әллә сихерче инде бу? Уйларны укый белә түгелме соң?!»

– Сихерче дә түгел әле мин, Байтимер абый. Гап-гади бер кыз, Нурулла кызы. Әтием белән әнием вафатлар инде.

– Мин сиңа алай дип әйтмәдем бит әле.

– Әйттең. Сихерче түгел, гап-гади бер аксак кыз мин!..

«Сихерче үк булмасаң да, әллә нинди, сәер бит син!» – дип уйлыйм эчемнән генә, кызның иелеп кабердән бер уч туфрак ал­ганлыгын күреп. Җитмәсә, әлеге туфракны, кулъяулыгына төреп, кесәсенә шудырды.

Һәй, сизгер иде бу кыз бала: үзенең ошбу хәрәкәтләрен бик сак кына эшләсә дә, чит кешенең дә моны күреп торганын тоеп кына түгел, аны шуның өчен генә дә сәергә санаганын сиземләп, аңлат­ма бирде:

– Әбугалисина шулай кушты. Җирнең һәрвакыт аякларга сихә­те булачак, ди.

Байтимер, килешкәнлеген аңлатып, ияген кагып куйды.

– Беләсеңме, Байтимер абый, син нишләп космоска оча алмый­сың?

– Ә кем әйтте әле сиңа оча алмыйм дип? Бәлки, космоска очар алдыннан саубуллашырга гына килүемдер?

– Шулай... Беләм инде мин, Байтимер абый. Үзем дә беләм, Әбугалисина да сөйли: татарны җир үзенә бик каты тарта, ди... Шуңа күрә дә космоска менгән татар юк.

Байтимер, көлемсерәп, иңбашларын сикертте.

Ә кыз, кыпылт кына борылып, авылга таба атлап китте. Бик каты аксамаса да, чатан икәнлеге сизелә икән шул. Йә, Хода, үзең кыз балаңа дөньяда булмаган гүзәллек биргәнсең, ә үзең шуны га­рип итеп яраткансың! Кырыйга кадап куелган көрәк, кабер балчыгы ишелеп, янтаеп китте һәм аның сабы башка китереп сукты...

Диваналар гамәле белән күпчелек иманасыз булды.

Имана җире дия-дия, байтак кеше диванага чыкты.

Шундый замана иде ул, әнә шундый заман инде бу...

...Басу-кырлар буйлап җир җиләкләре тәгәрәшкән. Йомран ма­лайлары – хәзер инде бу басуларның бердәнбер хуҗалары – ата-ба­баларының элек шушы кырлар буйлап йөгерешеп йөргәннәрен гүя хәтерләмиләр дә. Берничә аршын ара китәләр дә, туктап, аптыра­ганнан гына сызгырырга керешәләр.

Гаҗәп: тургайлар күз карашы биеклегендә генә асылынып тора! Үзләре күренә, җырлары ишетелми.

Кайчандыр арыш серкәләре белән куышлы уйнап туймаган эссе битле Җил кызы хәзер, җиргә чүгәләп, җир җиләге ашый. Элегрәк басу ызаннары – межалардагы үлән астында гына кызарышып утыра торган җир җиләкләре бөтен басу буйлап тамып узганнар...

Безнең авылда мине җүләргә саныйлар дигән идем. Дөрес итәләр: мин, чынлап та, акылга тулы ук түгелдер инде. Шулай бул­маса, Байтамак дигән татар авылында туып-үскән гади бер авыл малае, космонавт булырга йөреп, шуңа дистә еллап гомерен сарыф итмәс иде. Байтимер җүләр булмыйча, тагын кем җүләр булсын инде... Менә бүген дә... Карт әбиемне бала арбасына утырттым да Ашкын елгасы буендагы басуга алып киттем. Яше күптән йөздән авышкан әбинең җаен җайлап йөрим. Әйттем мин аңа: «Әйдә, ма­шинага утыртып алып барам», – дидем. Кая ул, шулай дигәч, елап ук җибәрде. «Җәһәннәм арбасына гомер утырачагым юк», – диде. Үзем мондый гына, гади арба этеп барам, үземнең күз тирә-юньдә: кеше күрсә, мине тәгаен җүләр диячәк инде... Тагын бармак төртеп көләчәкләр инде... Көлсәләр көләрләр тагын, гасыр белән яшьтәш әбиемнең сүзен аяк астына сала алмыйм бит инде. Әни дә әйтте: «Бала акыллары керә башлаган бит инде аңа, шуның сүзенә карап йөрмә», – диде. Һай, безнең барыбызда чак кына бала акылы булса иде әле, чиста, самими акыл! Тормышта кыйнала-кыйнала соңгы чиктә без, адәм балалары, үзебезнең кыргыйлана башлаганыбыз­ны сизмибез... Кешелек сыйфатларын югалта башлыйбыз, бер-бе­ребезне таптыйбыз, изәбез, сытып үтәбез... Чыпчык борыны чаклы гына бала акылы булса иде әле без өлкәннәрдә!!!

Ашкын елгасы буендагы элеккеге иген кырларын үлән баскан, агачлар үсә башлаган.

Тырыша-тырыша, әбиемне этеп барам. Бер дә авыр түгел. Үз әбием бит, әтиемнең дәү әнисе. Ул тирә-юньдә генә түгел, Татар­станда яше буенча бердәнбер кеше. Аңа ничә яшь икәнлеген берәү дә белми, хәтта безгә дә билгеле түгел бу. Ләкин яшьсез кеше бул­мый бит инде, без аңа 115 тулды дип йөрибез.

Үз әбием шул. Өстәвенә... Әйе, әйе, хак бу: бабам каберен ка­зыганда, мин, чынлап та, чүлмәк-чүлмәк хәзинәгә юлыктым!!! Күкләрдән эзләгән бәхетем җир астында гына яткан булган икән!.. Күктән көткән – җирдән тапкан була инде бу. Алтын хакында әби­емә әйткән идем, ул бернәрсә хәтерләми. Мин Мәскәүдән кайтып төшүгә, әбием: «Бабаң төшемә керде. Мине өйгә алып кайтып куегыз дип ялвара», – дигән иде. Әтигә дә әйткән булган, ләкин әтинең үз мәшәкатьләре. Элеккеге колхоз рәисе, колхозы таралгач, кайгысыннан шешә белән дуслашкан иде. Өстәвенә, күз алдында ниндидер Хөллиев меңләгән гектар җирне мыскыл итеп ята. Са­тып алган да ни чәчми, ни урмый дигәндәй. Һәм кешене дә якын җибәрми. Элек ул монда урман утыртмакчы булган, хәзер, бу уен­нан кире кайтып, элеккеге колхозның иң уңдырышлы җирләрендә, Ашкын буенда, ярышлар мәйданчыгы ясамакчы була. Бу адәмнең бөтен уе – кемне дә булса шаккатыру. Аңа җир кирәк түгел, акчасы болай да күп. Аңа Чаллыдан кайтып, монда кызык ясап йөрү ар­тыграк. Ярыш оештыра, имеш. Эт ярышымы, бет ярышымы, шай­тан белсен. Иртән Ашкын буенда йөргән кыз – Нурбикә атлы кыз булып чыкты ул, без дуслашып киттек – сүзенә караганда, этләр ярышы оештырмакчы була икән Хөллиев әфәнде...

Бабамның сөякләрен бик ипләп, кадерләп кенә авыл зиратына алып кайтып күмдем. Бабам – бу якларның тарихы. Аның хакын­да белмәгән мәктәп баласы юктыр. Колхозлашу чорын узганда, Сәйфетдин бабам тарихына хәзер аерым сәгатьләр бирелә. Ә 115 яшьлек карт әбиемнән музей экспонаты ясап бетергәннәр. Әбине күрергә дип, бу якларга күпләп туристлар агыла башлаган. Турист­лар китертүне элеккеге авыл Советы рәисе, үз кулына алып, тө­шемле кәсеп оештырып җибәргән. Җирләрне Хөллиев дигән бән­дә сатып алгач, ул, әлеге кәсепне дә үз кулына төшереп, бу эшне үстергән. Безнең авыл читендә «Чәй су» дип аталган кое бар. Ха­лык, артезиан коелары казып, тау башына зур су чаннары утыртып куйганчы (минем бала чагымда да шулай иде), эчә торган суны шул коедан ташыган. Әбинең мондый яшькә җитүенең сәбәбе шул судан гына дигән хәбәр таратып, Хөллиев әфәнде кыйммәтле ре­кламалар ясаган. Туристлар шул суга һәм әбине күрергә дип агыла икән бу якка. Имеш, суның тагын шифалы үзенчәлеге бар ди, ул да булса, бозымны юып төшерә икән.

Мин мәктәптә укыганда, андый дәресләр юк иде, чөнки кол­хозларның исән чагы бит әле. Хәзер өйрәнәләр. Халык хәзер әби­не карарга гына түгел, шул кое суына дип тә килә икән. Җирләр Хөллиевнеке булгач, андагы гөнаһсыз кое да аныкы була бит инде, ул аны, махсус шешәләргә тутыртып, зур акчаларга сату кәсе­бен дә җәелдереп җибәргән. Тора-бара кое суының дәвалау көче арттырылган: ул бала таба алмый торган хатыннарга, күз авыруларыннан, баш авыртканнан, грипптан, томау төшкәннән, колак ишетмәгәннән дә бик файдалы, янәсе... Изге Сәйфетдин кабере дә эшкә җигелгән: кияүгә чыгасылары килеп, интегеп йөргән кыз-кыр­кын әүвәл, кабердән уймак белән генә туфрак алып, шул балчык­ны кызган табада көнбагыш мае салып кыздырырга тиеш, шун­нан аңа кызыл тавыктан һәм ак әтәчтән берәр йон йолкып алып кушарга кирәк, тизрәк тәэсир итсен дисәң, яшь үгезнең корсак астыннан һәм яңа гына бозаулаган аклы-каралы сыерның уң колагы очыннан янә берәр кыл да кушу мәҗбүри. Моның белән генә дә бетми икән әле. Аннан соң ул кызга үз битендәге бер бетчәне сытып, мамык белән шуны сөртеп аласы, әлеге катнашманы шул мамыкка төреп, егетеңнең абзар-курасындагы берәр сыерчык оя­сына яшерәсе. Шуның белән сихерләнеп, күзе-башы тонган егет ул кызны ярәштерәчәк икән. Мин игътибар иткән идем инде: бабам­ның кабер өстендәге туфрак, чынлап та, чокылып беткән. Хөллиев куш нарат янына бер «КамАЗ» балчык китертеп ташлаткан: кабер өстенә шуннан туфрак өстәп торалар...

Сәйфетдин бабамның икенче хатынының – мин арбада этеп барган карт әбием була инде – кайсы авыл кызы икәнлеген берәү дә белми. Беренче хатыны вафат булгач, әлеге яшь килен серле рәвештә кайдандыр пәйда булган. Сәйфетдин изге кеше булган, ул Ай кызына өйләнгән булмады микән әле?.. Юкса, гади җир кешесе генә булса, Сафия карчык гасыр яшен узып киткән булыр идеме икән?! Хәер, аңа кое суы да ярдәм иткәндер инде... Болар бары­сы да мин унҗиде яшемдә авылдан укырга чыгып киткәч башлан­ган хәлләр. Мондый мифлар артта калган колхозын сөйрәп барган әтиемә бик уңай гына килгән, аңа да гади күз белән генә карамый башлаганнар. Әтигә шул гына кирәк булган да инде, эшләр бара бит, алда торган мәсьәләләр дә җиңел генә хәл ителә. Пенсия яшендәге кешегә тагын нәрсә кирәк?.. Шулай матур гына яшәп яткан җиреннән, заманалар үзгәреп китеп, Хөллиев килеп чыгып, аны чүплеккә чыгарып аткан...

...Теге чакта, сәгатьне сугып төшергәннән соң, әби өченче бәби­ен алып кайтырга әзерләнеп йөри башлаган. «Хет унбиш кыз алып кайт, барыбер малай булганчы туктамыйбыз!» – дигән ул әбигә. Күрәзәчеләргә бүтән аяк та атлыйсым юк дип ант иткән бабабыз, хатыны көмәнле булгач, тагын түземсезләнә башлаган. Һәм түзеп тора алмаган: корсакны күрсәтергә икенче бер күрәзәчегә алып киткән. «Малай булачак!», – дигәннәр аларга!

Чынлап та, бик матур, бер түгәрәк малайлары туган. Сәйфет­дин – авылда бердәнбер җирсез кеше. Яшь чакта, акча эшләргә дип, алтын приискаларына чыгып киткән булган ул. Беркавымнан авылдан: «Әтиең авыр хәлдә, тизрәк кайт», – дип хәбәр алган егет. Кайтып төшсә (исәп-хисап алып йөреп шактый гомер узган була), әтисе вафат, карт әнисе, булган иген җирен алпавыт Апанаевка са­тып, инде ачтан үләм дигәндә генә тамак ягын кайгырткан.

Малае туа тууын Сәйфетдиннең, әмма авыл тирәсендә эшкәр­теп иген үстерерлек җир калмаган була. Имана җире итеп, Ашкын буендагы калкулыкта эшкә ярамаган ташлы урын тәкъдим итәләр аңа: «Эшкәртә алсаң, тиешле имана җире генә түгел, барысы да синеке булачак!» – дигәннәр. Мыскыл итеп әйткәннәр моны. Таш арасында иген түгел, хәтта үлән дә үсмәгән. Ләкин шахтер егет аптырап калмаган: «Бу гади ташлар гына түгел, известьлы ташлар икән бит!» – дип сөенгән генә. Ашыккан су диңгезгә җитмәс ди­гәндәй, җиде кат үлчи әүвәл Сәйфетдин, тегеләй уйлап карый, бо­лай итеп бага. Бу ташны ватарга берәр җайланма кирәк! Тимер­чегә барып, анысын да ясатып кайта ул. Таштан он ясый торган җайланма. Хәзер ярдәмче генә табасы кала. Авылда ике кулын кесәсенә тыгып йөрүче эшсез Хөлли бар. Өстәвенә, Хөлли чыбык очы туган да туры килә бугай әле.

Хөллине тимерчеклектә очратты ул. Элек Хәсән бай тегермә­нендә хезмәтче иде ул. Хәзер аны да ташлады, тамагы бик ачыкса гына ялланып эшләп ала бугай. Хөллине бик үк беткән хәерчеләр рәтенә дә кертеп булмый, урта хәллеләр хакында әйтеп тә торасы юк инде. Үзенең башы түгәрәк тагын: әллә нинди хикмәтләр уй­лап табып кына тора ул. Хыял канатлары һәрвакыт җәелгән булыр. Кушаматы да Хыялый Хөлли аның. Тик ата ялкаулыгы аларның берсен дә тормышка ашырырга ирек бирми. Бүген ул да тимерчегә эш белән килгән: Сәйфетдин кебек үк тегермән ясатырга уйлый. «Малларың юк бит синең, нишлисең тегермән белән?» – ди аңа тимерче Сөләй. Хөлли серле елмая, саргылт мыегын сыпырып ала һәм алпавыт Апанаевның приказчигы кебек җитди булырга тырышып: «Булыр, булыр, саулык кирәк!» – дигән була. Сәйфет­дин дә, тимерче Сөләй дә аның бу сүзләренә ышанмыйлар, әлбәт­тә. Хөлли авылда атаклы ялкау гына түгел, данлыклы ялганчы да. Шулай да, тегермән чаклы тегермән, бәләкәй генә кул тегермәне нигә кирәк булды икән бу адәм имгәгенә дип уйлады Сәйфетдин, һәм шул мизгелдә аның башын бер фикер чеметеп узды: Хөллине үзенә кулдаш итеп чакырса? Барыбер юкны бушка кайтарып тик йөри бит... Ичмаса, гаиләсенең тамагы туяр иде. Тик кая ул, Хөл­ли аның бу сүзләреннән көлде генә. «Ул таш арасында нәрсә үсәр дип уйлыйсың, хыялый?!» – дип төрттереп тә алды әле. Хөлли белән сүз көрәштерү файдасыз, аның теле көчле агымда утырган җил тегермәне кебек. Синең ихластан әйткән сүзләреңә каршы бу салам башлы адәмнең ни дип җавап кыласын белеп бетереп бул­мый, ул сүзләрне шул чәч-саламы арасыннан гына суырып ала да әңгәмәдәшенең йөзенә сылый шикелле. «Күккә кара, болытлар да әйтер сиңа. Таш арасында кылчык та үсми, Сәйфетдин кордаш». Күр, бу бетлесенә кадәр ничек мыскыл итеп торган була. Сәйфет­диннең ачу ташы кызып, ул бу әтрәк-әләмне читкә селтәмәкче иде, тик вакытында тыелып калды. Әрсез көчек кебек бит ул, алдан ку­саң, сиздермичә генә арттан килеп тешләячәк. Җитмәсә, оялмыйча, тегермәнгә ни өчен килгәнлеген шартлатып әйтеп тора: тиле бәрән орлыгын он итеп тарта торган тегермән кирәк булган аңа! Тик аның бу гамәлен мыскыллап булмый. Аның сүзләре һәркемне ышанды­ра, һич каршы әйтә алмыйсың. Хөлли Хәсән байның болай да усал этләрен карый. Дөресрәге, сугышырга әзерли, алпавыт Апанаев эт­ләренә каршы! Һәр җәйне Ашкын буенда этләр сабан туе оештыра­лар. Моны байларның приказчиклары уйлап чыгарган иде. Хөлли бер елны Апанаев ягында, икенче елны Хәсән бай этләрен әзерли. Кыскасы, кем күбрәк әҗерен тамыза, Хөллиең шуның ягында. Бу нәрсә әтәчләрдән башланган иде. Хәсән байның Ашкында су те­гермәне бар, шунда ук җәйге ял өчен дачасы. Апанаев та җәйләрен үзенең урман буендагы бакчасына ял итәргә кайта. Ул анда бихисап умарталар тота. Икесенең дә хуҗалыкларын приказчиклары алып бара. Һәм, ни галәмәттер, приказчиклар бер-берсе белән дус түгел. Әтәчләре, урамда очрашып, гел сугыш чыгарырга яраталар, кем­неке җиңә, шул биләмәнең приказчигы ул көнне иң бәхетле кеше! Күрәсең, приказчикларның үзара дошманлыгы байлардан килә торгандыр. Хәсән бай кара бай, чын мужик, андыйларга «көрәктән сәнәк булган» диләр. Апанаев исә – интеллигент, югары зәвыклы, укымышлы кеше. Ул хәтта милли сәясәттә дә катнаша, губернатор тарафыннан милли эшчәнлеге өчен Казаннан сөрелгән нәселдән.

АЛАБАЙ «ЭТ БУЛЫП» АРЫДЫ...

Алабай, көннәр-айлар буйлап йөгерә торгач, «эт булып» арып, Ерак Көнчыгыш чигеннән Көнбатышның аргы ягына юл тотучы тимер тәгәрмәчле озын арбага утырды. Эт булуы сәбәпле, үзенең шәҗәрәсен белмәгән Алабай бик затлы нәсел маэмае иде. Бүре басучы (волкодав) Урта Азия овчаркасы Тау (и) эт (Тобед), Тибет догы, Ньюфаундлендта дәвам иткән токым һәм бүгенге Лабра­дор-ретривер... Атасы – Бордер колли.

Алабайның да Көнбатышка таба яраткан хуҗасы артыннан ба­руы иде. Нигәдер бик тиз генә җыенып чыгып югалды ул. Хан ку­шаматлы атны һәм аны, Алабайны, нигәдер үзе белән алмады бу юлы хуҗа кеше... Югыйсә, алар аңа тәмам ияләшеп беткәннәр иде бит, аны яраталар, сүзен тыңлыйлар иде...

Алабай үзенең эт күңеле белән тойды: үзе калдырып киткән Кулиш (Өч нарат) авылы инде бик ерак чакрымнарда булса да, юлында очраган һәр куак, тайганың һәр эрбет агачы аңа үз, якын кебек иде. Әйтерсең, ул ерак китмәгән, ә бары лапас артына чыгып, тавыклар азыгын ашарга килгән каргаларны гына куркытып йөри. Эт күңеле бер сөяк дисәләр дә, ошбу күңелнең үтә сизгер икәнлеген, әлбәттә, кешеләр белмиләр, этләрнең сизгерлеген бары аларның ис сизүләренең куәтенә генә кайтарып калдыралар. Хуҗа­сы, айлы кичләрдә көнбатыш тарафына карап, бер йолдызны бик каты күзәтә һәм аның белән сөйләшә торган иде. «Безнең Байтамак авылы өстендә дә бар мондый йолдыз. Ул йолдыз хәзер дә безнең авыл өстендә эленеп тора», – дип сөйләгәннәренең мәгънәсен аңла­маса да, тавышының эчке көеннән нидер чамалый. Сүзнең нинди­дер якын нәрсә хакында барганлыгын сизенә кебек иде. Ерак юлга кузгалгач, Эт җан белән нидер булды шикелле, ул, бара-бара да, ятып җирне тыңлый. Сизгер колагы җирнең жиденче катындагы тавышларны да ишетә һәм ул тавышлар аңа бик тә кадерле, якын булып тоела. Җирнең җиденче катында нинди тавышлар ишет­кәнлеген Эт җан, әлбәттә, аңлатып бирә алмаячак, әмма хәзер аңа шул тавыш-тәэссорат таныш. Якын булуы да бик җитеп тора һәм ул аңа үзен Кулиш авылы ишегалдында йөргән кебек итеп тоярга ярдәм итә, гаярьлек өсти, аруларны оныттыра иде. Җирнең җиден­че катындагы сәер, әмма бик якын тавышлар. Әлбәттә, Эт җанның сизгер колагы андагы тавышларны бик яхшы ишетә. Җирнең һәр катында тормыш бар. Тормыш булгач, бүгенге көн бар. Бүгенге көн бар икән, димәк, үткән дә бар... Шул үткәннәрнең тавышын ишетә иде Эт җанның сизгер колагы. Үткәнне кешеләр «тарих» дип атыйлар. Туфрак һәр узган гасырны катлам-катлам түшәп куй­ган. Һәр катламның үз хәтере. Ул хәтер-катламнарда – Алабайның бабалары хәтере. Хәтер – тормыш. Хәтер һәр тере җан иясенең та­мырларында кан күзәнәкләре булып ага. Моны тою исә җан иясенә ләззәт, рәхәтлек бирә, аның ышанычын арттыра, ул ничә йөз мең чакрымнар ары китсә дә, үзен һаман Алабай кебек үз ишегалдын­да йөргән кебек тоя... Әлбәттә, эт нәселеннән буларак, Алабай бу чаклысын белми, ул тоя гына ала. Кешеләрнең дә һәммәсе белми торгандыр әле моны.

Җир хәтере белән күк авазы тоташкан. Казан күгендә яшен яшьнәгәндә, Ходайның сизгер күңелле, тарихи хәтерле бәндәләре скиф бабаларының камчы тавышын ишетә. Казанда яшен яшьнә­гәндә татар баласы Ерак Көнчыгыш – Төньяк Кытай диварлары белән Кара диңгезгә чаклы булган арада хун бабаларының, төр­ки кавемнең атлары кешнәгән һәм тояк тавышларын ишетә... Хан кушаматлы атның бабалары сыртында, Алабай токымлы тугры эт җаннарын ияртеп ошбу ике арада – үзенең бөек Төрки-Тәңре йор­тында – әлеге чиксез киңлекләрдә Хуҗа булып яшәгән нәселнең тормышын Җир иң астагы катламыннан башлап түшәп куйган. Әлбәттә, Эт җан бу чаклысын белми, боларны белмәү этләргә гафу ителә иде...

Ул көнне өч дус – Миңлебай, Борһан һәм Госман – көне буе оде­колон һәм шуның ише бүтән химикатлар чөмергәннән соң, кичке якта өчесенә берәр шешә «Марат» дип аталган чуен агарта торган сыекча юнәттеләр. Яшел суган кыягын тозга төртеп ала-ала, шу­ның белән кәефләнеп утырган чаклары иде. Чишмә буенда алар суга килгән авылдаш кызны күреп алдылар. Әлбәттә, аның Нур­бикә икәнлеген танырлык хәлдә иделәр әле. Өстәвенә, Ай нуры бар чишмә буен яктыртып тора. Шул чакта хикмәтле бер сәер хәл булды:

Нурбикә чиләк-көянтәләре белән бергә Айга очты. Ә менә аннан соң, химикат тәэсиреннән түбәләре кыйшая башлаган өч буйдак егет бу хәлгә аеруча шаккатты: суга дип килгән ике яшь киленне Ай үзенә тартып алды!.. Боларының чишмә буенда чиләк- көянтәләре генә утырып калган иде...

Нурбикә – ятимә кыз. Айның аны үз итүе аңлашылсын да, ди... Тик менә көмәннәре беленә башлаган яшь киленнәргә ни калган анда?!

Миңлебай шатырдатып Борһанның кулын кысты һәм, аны бар көченә үзенә тартып:

– Слушай! Син! Тондыр әле минем яңакка берне, ә! – диде.

Тегесе озак уйланып-нитеп тормады – дустының ияк төбенә ме­неп төште һәм шуның артыннан ук:

– Хәзер минекенә! – дип, аның кул астына үз яңагын куйды.

Госман исә бу вакытта йолкып алырдай булып колакларын тарт­калый иде.

– Очтылар бит! – диделәр Миңлебай белән Борһан икесе берта­выштан.

– Юк, очмадылар, аларны Ай үзенә тартып алды, – дип карышты Госман һәм чишмә буендагы үлән арасына яшерелгән буш чиләкләр­гә абынып егылды.

– Сәгать ничә әле? – дип сорады Борһан Миңлебайдан.

Тегесе кесәсеннән каешы өзелгән кул сәгате актарып чыгарды һәм:

– Күзем күрми, мә, үзең кара, – диде.

Миңлебай сәгатьне Ай яктысына куйды.

– Унбер тулып килә икән бит инде! Киттек тизрәк!

Мүкәләгән Госман да аягына торып баскач, чишмә яныннан кузгалдылар. Әле генә үзләре шаһит булган сәер хәлләр эчәк-ба­вырларыннан спиртлы химикатларны кысып чыгарып, авыз куы­шлары кибеп, телләре әйләнмәслек булып чатнаса да, егетләрнең сөйләшәселәре килә. Һәм моның өчен шәп сәбәп тә бар: аларны Хөллиев Абрек баскычы астында башланмаган аракы шешәсе кө­теп ята.

– Үз күзләрем белән күрмәсәм, гомер ышанасым юк иде, малай, ә! – диде Борһан.

Ләкин аның сүзләрен җөпләүче булмады.

– Киленнәрнең айга менеп киткәнен мин дә үз күзләрем белән күрдем! – диде Миңлебай.

– Мин дә! – дип куәтләде аны Госман.

– Ай-һай, комсыз икән бу Ай, ә, җегетләр! Ярты сәгать эчендә өч хатынлы булды да куйды.

– Без генә ялгыз каңгырып йөрибез ул. Кырыкка җитеп.

– Ник кайгырасың, Хөлли малае безгә дә хатын апкайтып бирәм диде бит.

– Хөлли малае шәп егет ул, кәнишне... Туктале, карагыз әле, теге ике килен дә Хөлли малае Казаннан алып кайтып таныштыр­ган кызлар түгел идеме соң?

– Шуларые. Хикмәт белән Хаммат хатыннары...

– Хөлли малае безгә дип алып кайткан кызларны да комсыз Ай үзенә тартып алмас микән?!

– Өйләнеп тормаска што ли инде?

– Өйләнәбез! Хатыннарны төнлә чишмә буена гына җибәрми­без!

Борһан ике дустына берьюлы каршы төште:

– Сорап торырлар ди синнән! Өйдә эчәргә су беткән булсамы?!

Миңлебай, йодрыгын төйнәп, Айга селкеде:

– Һе! Сорамый карасыннар менә!

Госман хихылдап куйды:

– Төкерек чәчкән булма! Син ул вакытта исереп йоклаган була­сың инде!

– Йокламыйм ич әле, менә, йөрим!

Госман янә кеткелдәде:

– Бүгенге не в счет. Бүген стимул бар. Хөллинең баскыч астында теге дуңгыз малае көтеп ята безне...

Иртән иртүк башланган хәлләр иде инде бу. Өч көтүче таң белән сыерларны печәнлеккә таратып җибәрделәр дә, олы юл бу­ена чыгып басып, үткән-сүткән машиналарны күзәтергә кереш­теләр. Өчесендә дә кара махмыр, бу кабахәт халәтне хәтта Ашкын елгасы буеннан искән дымлы җил генә дә рәтләрлек түгел. Берәр таныш машина килеп чыкмас микән? Колхоз көтүен көтә-көтә, яшьләре кырыкка якынлашкан бу буйдак авылдаш егетләрнең. «Колхоз көтүе» дип инде... Элеккеге колхоз рәисенең ике йөз илле ике баштан торган сыер көтүе.

Ни әйтсәң дә, олы юл – олы юл инде ул: шулай, бер-берсе белән сөйләшәселәре дә килмичә, мәгънәсез һәм томанлы карашларын билгесез тарафка төбәп торган чагында, яннарына сызгырып кара «Джип» килеп туктамасынмы! Абрек... Хөллиев малае... Ата-бабалары аларның Чәршәмбе авылыныкы. Үзе шәһәрдә яши. Бик зур эшкуар, ди. Соңгы вакытларда бу якларга еш кайткалый башлады әле. Элеккеге колхоздан өч мең гектар җир сатып алган, Изге Сәйфетдин каберлеге булган Ашкын суы буе җирләрен. Чәчәргә, урырга дип түгел, этләр ярышы уздырырга дип.

Абрек якташ абзыйларның ватык чырайларын машина тәрәзәсе аша ук күреп калган иде, ахрысы. Кулында симез шешәле елан суы. Ул гөр килеп исәнләште дә шешәсен Борһанга сузды:

– Сыйланыгыз, егетләр. Кызык яңалык бар.

Тегеләр, иртәгә Байтамак авылы турысында җир убылачак дисәң дә, шаккатып, иркенләп, җәелеп сөйләшерлек хәлдә түгел иделәр.

Борһан җәһәт кенә шешәгә сузылды. Ләкин Хөлли оныгы аны кулыннан ычкындырырга ашыкмады.

– Иртәгә Байтамак халкының күккә менеп китүе бар!

Әмма бу искитәрлек хәбәр барыбер көтүчеләр аңына барып җитәрлек түгел иде. Күзләр – шешәдә, акылның кыймылдый ал­ган өлеше бары шул хакта гына уйлый: тизрәк инде, тизрәк! Нәрсә дип суза торгансыңдыр?! Тик Хөлли оныгының сүзен тыңламый да хәлең юк. Ышанма, шешәне кире алып китүе дә бар!

Борһан арада чак кына яшьрәк – беренче булып ул телгә килде.

– Чынлапмы, Абрек туган?

– Чынлап, – диде Абрек канәгатьсез генә һәм, кесәсеннән кап- рон тустаган чыгарып, аракы бүлә башлады. – Закуска юк бит только.

Борһан көчәнеп булса да көлеп җибәрде.

– Кузгалак! – диде ул, тизрәк тустаганга үрелеп.

Башлар төзәтелде. Менә хәзер сөйләшәселәре дә килә башлады.

– Мин бүген кичке уннарда кире Казанга китәм. Киткәндә, чиш­мә буена сугылырмын, запас күп әле минем. Онытсам, унберләр тирәсендә өйгә килерсез. Баскыч астында булыр. Алыгыз да тае­гыз. Эзләнеп йөрмәгез, – дип, Абрек башланган шешәне тегеләргә калдырды. Ул машина ишеген ачкан иде инде, янә көтүчеләр ягына борылып:

– Изге Сәйфетдин каберен көн-төн саклыйлармы һаман? – дип сорады.

Оныгы каберне зиратка күчергән. Теге Мәскәүдән кайткан кос­монавт оныгы.

Абрек, черт итеп, җиргә төкерде дә, ашыгып, машинасына утырды.

Шешәне бушаткач, өч буйдак, чирәмгә ятып, тәгәри-тәгәри көлештеләр.

– Авыл күккә аша диме? Тапкан бала-чага! Безне шаярткан бу­лып маташа. Казан җүлиге! Бездән көләргә башың яшь әле! Маңка тәре!

Борһан өстәп куйды:

– Ул кабердә алтын бар дип сөйлиләр иде.

– Тел сөяксез ул. Кем нәрсә сөйләмәс, – диде калган икесе аңа каршы.

... Кичке сәгать ун тулыр-тулмас чишмә буена килгән өч карт буйдак Абрек сүзенең дөрес икәнлегенә үз күзләре белән күреп ышандылар. Фән теле белән әйтсәң, моның «галлюцинация», ха­лыкта исә гади генә «глюка» дип йөртелгәнен, әлбәттә, алар бел­миләр иде...

АВЫЛДАГЫ КОЛЛАР...

Теге вакытта да, кем әле, әйе, Александр I дигән түрә патшалык иткән чорда, XIX гасырның башы иде ул чак, указ чыгардылар: «Ирекле (азат) крестьяннар турында» дип атала иде ул. Крепост­нойлыкка чик куя башлау хакында. Шул чорда «өй төрмәсеннән» 47 мең крестьян коткарылды. Юкса, алпавытлар аларны карта уе­нында оттыра ала иде, бүләк итәргә хокукы бар иде.

1810 ел. Дәүләт Советы төзелә. Аның башында патша-түрә һәм фамилиясе ахырында «...ский» койрыгы болганып торган иптәш. Әйе, чынлап та, ХIХ гасыр шуышып килеп җиткәч, «иптәш»кә әй­ләнеп, җиде дистә гомерне читлеккә бикләделәр. Менә нәрсә дип язган ул әлеге иптәш-тауариш: «Крестьян белән җир биләүченең үзара мөнәсәбәтләренең тигезсезлеге аркасында урыс халкының энергиясе тәмам юкка чыга». «...ский», кайгыртучы сыйфатында, ансат кына рус халкының «кабыгына» керә дә утыра. Ләкин ул чакта Сперанский алып барган сәясәтне, бүгенге күзлектән карап, берничек тә яманлап булмый. Ул мактауга лаеклы министр- түрә. Әйдәгез, мисаллар китерә-китерә, мактыйк әле булмаса. Ул крестьян­нарны сату яки бүләк итүгә каршы чыга, авыл хуҗалыгы эшләрен договор ярдәмендә башкарырга дигән тәкъдим кертә, җир төзе­леше эшен үзгәртергә өнди, крестьянны бәйле хәлдән акрынлап ирекле итү хыялы белән яна.

Аның фикерләренә хәтта русларның бөек, акыллы татары Ка­рамзин үзе каршы килә. Түрә, җир биләүчеләр арасында ыгы-зы­гы башлана. Соңгы чиктә Александр I реформаторны төрмәгә ил­теп тыга. Башка крестьяннарны азат итү теләге сүнә патшада. Ә үлем түшәгенә яткач, бөек сүзләрен әйтеп калдыра: «Мин барыбер республикачы булып үләм!» Кызык. Син хет шунда шайтан яки фәрештә итеп хис итмисең үзеңне үлеп ятканда, аннан ни файда крестьянга? Ул барыбер кабалада кала бирә. Николай I үзеннән алда утырган патша-түрәнең «якты хыялларына» тагын да юанрак таяк тыга һәм утыз ел хакимлек дәверендә халык өчен кыл да кый­мылдатмый.

1885 елда тәхеткә килгән патша-түрә Алесандр II – тарих хә­теренең игътибарына лаек шәхес. Ул, коллыкка каршы крестьян үзе реформа үткәрүдән куркып (1858 елда – 378, 1859 елда – 161- 186 халык күтәрелеше исәпләнә), өстән торып үзгәртүләр уздыра. Һәрвакыттагыча, аны җирбиләүчеләр түгел, хәтта гаиләсендә дә якламыйлар. 1861 елның 19 февралендә Александр II крепостной­лык хокукын бетерү турында Манифестка кул куя. Тарихчылар яз­ганча, бу реформа гына түгел, өстән ясалган инкыйлаб – револю­ция була: 23 миллион крестьян азатлык ала.

Күп кенә нәрсәләр әле җиренә җиткереп эшләнмәсә дә, Рәсәй акрынлап аягына баса башлый. Әлбәттә, күпләргә бу ошамый, Александр II үтерәләр. Аның урынына килгән Александр III йомгакны кире сүтәргә керешә, реформа тарафдарларын эзәр­лекләү башлана. Ләкин шулай да патша тәхете тормыш арбасыннан төшеп кала алмый. Крестьянның хәлен җиңеләйтергә тиешле яңа кануннар чыга: җир биләүчедән крестьянны сатып алыр өчен бил­геләнгән акчаның күләме киметелә, Крестьян Җир банкы ачылып, кредитлар бирелә. Ахыр чиктә, крестьян барыбер үз җиренең хуҗасы була алмый, җир община карамагында кала.

...Хөллиевләр малаен күптән үз күзләрем белән күрәсем килеп йөри иде. Ниһаять, бүген андый җай чыгарга тора: авылга кайткан, диләр. Яңа хәбәрне әйтеп, ул адәм актыгын аяктан егарга иде исә­бем.

Хөллиев малаеның нәсел тарихы миңа яхшы ук таныш. Авыл бит инде: авылдашлар бер-берсенең җиде бабасына чаклы яхшы белә. Абрек атлы ул малайның (үзе шәһәрдә туып-үскән, җәйге ка­никулларда кайткалый иде; ишетүемчә, авыл малайлары еш кына аның борынын канатып кыйнап җибәрә торган булганнар) ерак ба­басы кәмит оештырып йөрүче бер ялкау адәм булган, диләр. Үз ба­ласы исә инкыйлабтан соң ата коммунист булып китә, Чәршәмбедә колхоз оештыруда катнаша.

Атасы исә минем әти белән бергә эшләде, әтием колхоз рәисе, бу авыл Советы рәисе иде. Әти Хөллиев Ревоны гомере буе яратмады. Бер дә килешеп эшләмәделәр, ялкау, әләкче, гайбәтче, өстәвенә, җир кадерен белә торган кеше түгел дип сүгә торган иде. Ахырда ул, җитмешенче еллар башында микән, гаиләсен куптарып, шәһәр янындагы Утар бистәсенә күченеп китте бугай. Иске өе утырып калды. Абрек атлы әлеге егет аның урынына хәзер бассейнлы, сауна-мунчалы яңа йорт торгызды. Айга берничә мәртәбә бер­ничә машина кунаклар төяп кайта дип сөйлиләр. Машиналарның затлылыгына караганда кунаклары зур түрәләр булырга тиеш дип фаразлый халык. Алар капка төбендә дә, урамда да бик ялтыра­мыйлар, биек коймалы ишегалдына машина белән килеп керәләр һәм шулай ук чыгып та китәләр икән. Бу кадәресен генә авылда торган бер атна гомер эчендә ишетеп белгән идем инде.

Чынлыкта, Абрек Хөллиев, Утар бистәсеннән күптән күченеп китеп, «Промбаза» бистәсендә төпләнгән иде. Туксанынчы еллар башында аракы заводына оялап, алар – берничә урам малае-шпа­насы – кооператив ачып җибәрделәр. Тиз генә баеп китеп, коопе­ративлары фирмага, аннан соң зур Холдинг-төркемгә әверелде. Елгыр егетләр зур акчалар тәмен тиз тойдылар. Хәзер аларның «Казфинбанк» дип аталган үз банклары бар. Банкның директорлар киңәшмәсенә берничә министр, Дәүләт Думасы депутатлары керә.

Атасының туган авылы Байтамакка Казаннан кырык минутлык юл булганлыктан, күз-колактан яшерен җирдә, әлбәттә, үзенең ту­ган нигезендә йорт-сарай салдырды. Монысы даими яшәргә дип түгел, ул махсус vip кунаклар өчен иде. Бигрәк тә монда Люцерн Буртасович үзе еш булырга ярата. Люцерн Буртасович «дәү кеше», эше бик катлаулы һәм тыгыз, авыр дисәк тә була. Ә организм ти­мердән коелмаган, аңа ял кирәк, әйбәт ял сорый ул. Ләкин шәһәр тирәсендә үзең теләгәнчә ял итеп булмый. Өстәвенә, аның сәер гадәтләре дә бар, дөресрәге, хатын-кыз өммәтенә булган зәвык мәхәббәте гаять үзенчәлекле аның. «Бабай»ның күзе очлы, колагы сизгер, шуңа күрә Люцерн Буртасович чит күзләрдән ерак булган урында, тынычлыкта ял итәргә ярата.

Байтамак авылы аның өчен махсус сайланган иде. Бетеп бара торган гади генә бер авыл, колхоз таралган, җирләр эшкәртелми, булган ир-аты эшсезлектән, ни кылырга белмәгәннән генә «ал­каш»лыкка чыккан, «яшьләр» наркотиклар белән шаяра.

Сәгать төнге унбердән авышкач, өч дус – Борһан, Миңлебай һәм Госман – менә шул йортка таба ашыктылар.

Тик ни хәл: ишегалдында ике «джип» тора, димәк, хуҗалар шәһәргә кайтып китмәгәннәр иде. Бастырык та буш. Алар шулай аптырашып басып торганда, ишектән кулына ике шешә тотып Аб­рек чыкты. Ул егетләр янына килде дә:

– Нәрсә калтыранасыз, бүре кудымы әллә? – диде шаяртып.

Тегеләр, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, чишмә янында күргән­нәрен аңа сөйләп бирделәр. Ләкин хуҗаның әллә ни исе китмәде, ул бары:

– Әйттем мин сезгә. Ышанмаган булдыгыз, – дип кенә куйды.

Ике шешә тегеләр кулына күчте.

– Чамалап эчегез. Тагын бер атнадан мин сезгә менә дигән кыз­лар апкайтам. Өйләнеп җибәрерсез. Ул кызлар үзләре дә авылда яшәргә үлеп торалар. Чибәрләр, шәпләр. Сакалыгыз билегезгә җиткән, үзем тотып өйләндермәсәм, гомер буе шешә кочаклап йөриячәксез.

Яртының берсен «бөкләп» куйгач, егетләргә гайрәт белән бер­гә тел дә керде, кызыксынулары да артты. Ишегалдында Абрек белән сөйләшеп торганда, Борһанның сизгер колагы хатын-кыз тавышлары ишетеп алган иде. Тавышларның берсе, ничектер, күл буенда Ай алган килен көлүенә охшаган кебек тоелды. Авылдашы Хикмәт хатыны...

– Карагыз әле, – диде ул, шешәдәшләренә мөрәҗәгать итеп. – Абрек нәкъ тагын бер атнадан мин сезне хатынлы итәм дип әйтте.

– Ул әйтсә, эшли дә! Сүзендә тора торган малай, – дип куйды Миңлебай.

Борһан аның сүзләрен җөпләп тормады, үзенекен тукыды:

– Беләсегез килсә, ул кызларны бүген үк апкайткан инде!

Тегеләр икесе бер тавыштан диярлек:

– Син нәрсә! Апкайтса, бүген үк безгә ияртеп җибәргән бу­лыр иде... – дип каршы төштеләр. – Иртәрәк әле, – диде Борһан белдекле кыяфәттә.

– Нишләп иртәрәк?!

– Алар берәр атна авыл җирендә адаптация узарга тиеш. Чүтеки Казан кызлары бит.

Борһан болар арасында иң укымышлысы, ул Әтнә авыл хуҗа­лыгы техникумын тәмамлаган иде. Калган икесе исә Усадтагы трактористлар курсыннан ары уза алмадылар.

– Абрек – акыллы җегет ул. Тиктомалдан гына ничек ияртсен инде ул аларны безгә! Шәһәрскийларны! Адаптация уздырмый­ча! Авыл һавасын сулатмыйча! – дип дәвам итте Борһан сүзен һәм башына кылт итеп килгән уйны әйтте: – Әйдәгез, малайлар, үзебез­нең булачак хатыннарны тәрәзәдән булса гына да карап киләбез, ә!

Миңлебай тәкъдимне шундук хуплады!

– Әйдәгез, ә! Шыпырт кына. Чибәрләр микән?

Госман ыңгырашып куйды һәм:

– Башта әни карчыкка күрсәтәсе иде бит, ә. Ул ошатса гына бит әле, ә, малайлар!

– Тәмам котың алынган инде шул анаңнан. Теге ике хатының да, анаң белән килешә алмыйча, чыгып качтылар бит инде өеңнән.

Госман авыр сулап куйды.

– Алай түгел. Әнинең тамчы да гаебе юк.

– Алайса, ник качтылар соң, ә?

Госман тагын да авыррак сулады.

– Мин эчкәнгә.

– Дүррәк син! – диде аңа каршы Борһан. – Ире эчкәннән генә хатын-кыз иреннән аерылып китә димени? Исерек барыбер бер ай­ный бит ул.

Әлеге сүзне Миңлебай да куәтләде:

– Шәһәр кызлары эчкән иргә риза булып торалар дип уйлый­сыңмы?

Госман аягына торып басты.

– Алар үзләре дә кимен куймый торганнардыр анысы. Шәһәр­скийлар бит. Әйдә, алайса, тәрәзәдән генә булса да карап килик.

«Өч борын», Хөллиев капка төбенә җитәм дигәндә генә, кинәт шып туктап калдылар. Капкага тагын бер кеше – Мәскәүнең үзен­нән үк авылга кунакка кайткан Баймурзин якынлашып килә иде. Башта алар икәү иделәр, берсе күрше капка төбендәге эскәмиягә сеңеп калды.

Өч дус урам аша каршы йортның эскәмиясенә юнәлделәр.

Борһан башланмаган икенче шешәнең бөкесен теше белән каерып атты да шомлы тавыш белән:

– Перси малае хәзер Хөллиевне атып үтерәчәк! – диде.

Калган икесе аптырап аңа таба борылды. – Нишләп алай ди- сең?!

– Беләм, – дип куйды Борһан серле генә. – Лётчик бит ул. Пол­ковник, диме. Билендәге пистолетын да күргәннәр авыл малайлары.

– Пистолет булгач, кеше атарга димени?!

– Наданнар сез! – диде Борһан һәм шешә авызыннан гына та­гын бер йотым уртлап куйды. – Изге Сәйфетдин бабайның кабе­ре җирләре борынгыдан Баймурзиннарныкы булган. Абрек аны, сатып алып, үзенеке итте. Хәзер шунда эт чабышы оештырмакчы була. Менә шуңа күрә дә хәзер атып үтерәчәк ул аны.

Икенче шешә кимегән саен егетләрнең фантазиясе арта гына барды, телләре җебеде. Ахырда тәмам исерешеп бетеп, капка тө­бендәге чирәмгә сузылышып яттылар. Борһан гына мүкәләгән ки­леш:

– Чү, теге кеше, күрше капка төбендә утырып калган кеше, Нур­бикә түгелме соң? Ай абзый аны аерып та җибәрде микәнни? Шул арадамы? Ул Ай җә исерек булгандыр да, Нурбикә аны ташлап киткәндер. Исерек булгандыр. Исерек баштан сразы өч хатынга өйләнеп ташлады бит! Монда берсенә дә өйләнеп булмый әле.

Әмма аны берәү дә ишетмәде, ул, дөпелдәп, җиргә ауды.

...Хөллиевне мин ишегалдына чакырып чыгардым. Кыска чәчле, шома йөзле егет, әлбәттә, минем кем икәнлекне танымады. Мин аның борын төбенә кадастр кәгазен суздым.

– Әгәр минем бабайдан калган җирнең бер аршынына кагыл­саң, башыңны судта черетәм, малай! – дип сүземне башладым. Ха­лыкныкын урлап баеган бу малай белән бер дә озаклап сөйләшеп торырга теләгем дә, исәбем дә юк иде.

Хөллиев малае гына булса да, төшеп калганнардан түгел икән тагын, кәгазьне күреп алды да:

– Ха! Даже Мәскәү печате белән! – дип телен шартлатты.

– Мәскәүнеке! Үзе кул куйды, – дидем мин, тавышымны бөердән чыгарып.

– Потом поговорим, поздно уже! – диде Хөллиев малае, кинәт русчага күчеп.

– Я больше с тобой и говорить не буду! – дидем мин кистереп һәм Нурбикә исемә төшеп: – Карале, син, Нурбикәне бу вакытта өеңә нигә чакырдың? Төнлә белән нинди врачка күренү ди ул?!

Абрек Хөллиев эшне шундук сизеп алды һәм, ике кулын берьюлы югары күтәреп, чебен кугандай селтәнә башлады:

– Кирәге юк. Килеп йөрмәсен! Надоели, болай да вакыт юк. Үзе бит аягымны врачка күрсәтә алмассыңмы дип ялварды.

Мин җавап кайтармадым, капкага таба борылдым. Ләкин Хөл­лиев малаеның сүзләре мине шып туктатты. Ул:

– Бүген бабаң каберен күчергәндә тапкан Апанаев алтыннары өчен җавап тотасың бар әле синең! Килешик яхшы чакта. Урталай бүлешәбез дә и вәссәлам! – дип өрә иде ул.

Гәүдәмне, аякларны калтырау алса да, сиздермәскә тырышып, капка келәсенә үрелдем һәм хуҗага сүгенеп җавап кайтардым да җиргә төкереп чыгып киттем.

Абрек Хөллиевнең нинди планнар корганын мин белми идем әле.

Аның каравы, Абрек үзе яхшы белә иде. Ул, төнге кунагын озат­кач, башын тотып бусагага утырды һәм, башына ниндидер фикер килеп, кинәт сикереп торды да өйгә кереп китте. Люцерн Буртасо­вич сөяркәләр белән икенче катта иде. Абрек, ике баскычны бер итеп, аның янына менде. Люцерн Буртасович киң карават урта­сында сузылып ята, ике ягында шәрә ике кыз-хатын аңа массаж ясыйлар.

Ишектә Абрек күренгәч, Люцерн Буртасович карават кырыена торып утырды һәм көмәнле хатыннарга:

– Бар, киенегез дә, марш ирләрегез янына! – дип боерды.

Ни арада, Ай чаклы Айдан җиргә «төшеп җитеп», Люцерн Буртасович караватына кунакларга өлгергән ике яшь килен җәһәт кенә киенергә керештеләр. Болар Абрек Хөллиев өйләнә алмыйча интегеп йөргән карт буйдакларга хатынлыкка алып кайткан, инде шәһәрнең үзеннән дә күптән арткан кыз-хатыннар иде. Көмәнле хатын-кызны күрсә, Люцерн Буртасовичның дәрте-отыры коты­ра... Нишләтәсең, организмы шуны таләп итә...

Абрек хәлне аңлатып бирүгә, Люцерн Буртасович, нервланып, телефонын алды.

– Алло, полковник, бу синме? Спецназ белән срочно килеп җит! Хөкүмәт алтынын үзләштергәннәр монда!

Ул бик ачулы иде, бүген аның ялын боздылар. Дөрес, ул үзе яраткан көмәнле хатыннар кочагында булды булуын. Яшь кызга гына чират җитмәде. «Бу алтыны тагын... Теге... Мәскәү маңка­сы...», – дип мыгырданды дәү абзый.

Капка төбендә көтеп утырган Нурбикәне өенә чаклы озатып куйдым.

Әти уяу иде әле. Мин өйгә кергәч, торып, кухня ягына чыкты. Үземнең дә аның белән сөйләшәсем килә иде. Кабердән чыккан чүлмәкләр хакында ул белә иде инде. Аларның һәммәсендә – ерак бабам Апанаевтан калган хәзинә. Шактый өлешен, андый-мондый хәл була калса дип, Нурбикә белән пар каен төбенә күмдек. Бер­сендә – анысы саф көмештән коелган шкатулка – пергамент кебек каты материалга сырланган гарәпчә язулар. Без аны укый алмадык.

– Әти, – дидем мин, тавышымны күлмәк якасы эченә яшереп кенә, – бу алтыннарны тапшырыйк та акчасына синең элеккеге колхоз җирләрен кире сатып алыйк, – дигән тәкъдим ясадым.

– Ул җир белән нишләмәкче буласың? Әрем үстерергәме?!

– Авылдашларга бүлеп бирәбез. Фермер хуҗалыклары оештыр­сыннар.

– Бездә шуны эшләрлек кеше калгандыр дип уйлыйсыңмы?

– Нишләп, ир-ат күп бит!

– Җыенысы исерек.

– Фермер булгач, айнырлар.

– Анысы шулай шулаен да. Тау күчерергә сәләтле халык иде бездә. Әле кайчан гына. Миллионер колхозның председателе идем бит мин! Тик, улым, җиргә караганда, алтын үзе кыйммәтрәк тү­гелме соң?

– Җирдән дә кадерле нәрсә юк ул дип өйрәтәләр иде безгә син салган яңа мәктәптә.

– Һе... Дәрестән чыктыгыз да, кайтканда, юл буендагы басуда ватык комбайн янында аты-юлы белән сүгенеп торган комбайнчы күрдегез...

– Алайса, нигә бөтен гомереңне җиргә багышладың? Көн белән төнне бер итеп эшләдең бит!

– Укырга кереп кайткан кешегә генә паспорт алырга рөхсәт кә­газе биреп утырганны күрмәдең син.

– Ышна басуындагы арышыңны боз суккач, җиргә ятып тә­гәри-тәгәри елаганыңны күрдем...

– Һе... булгандыр инде. Аннан соң колхозларны бер кушып, бер аерып та үзәккә үттеләр тәмам. Шуның аркасында яшьләргә эш бетте, башлангыч мәктәпләр бетте. Клуб. Китапханә бетте...

– Әйе... Сәясәттә берара кан коешып алганнан соң, дөньялар тынычланды дигәндә генә Мәскәү авылларда революция ясарга тотына.

– Бүгенге фермерларга киләчәктә «кулак» дигән мөһер сугыл­маса ярар да... Дәү әтиеңнең абыйсы батты да югалды бит.

– Нигә, безнең нәселдә кулак булганмыни?

– Кулак булмаган. Аягында бик нык басып торган җир кешесе булган. НЭП вакытында ике тегермән тоткан, тарантаслары, ат­лары, өч сыеры, умарталыгы. Дөньяның кая таба тәгәрәгәнен си­зенеп, бар байлыгын саткан да, гаиләсен алып, үз аяклары белән Себер якларына чыгып киткән. Фамилияләре Иштуганов. Әтинең туганнан туган абыйсы. Күрше районда яшәгәннәр. Илгизәр абы­еңның әтисе була инде...

– Шагыйрьме? Ил Туганов? Ил Туган?! Безнең идән астында?..

– Әйе, безнең идән астында. Бабаң ядкаре. Псевдонимы шулай. Тарихчы булган ул. Шигырьләр дә язган язуын. Калганын үзең дә яхшы беләсең инде.

– Нигә, алар безнең шулай якын туганмыни?

– Туган.

– Ә ник моңарчы...

– Аңладым мин сине, улым, аңладым... Атаң куркак булганга күрә аралашмадык. Менә хәзер шул гөнаһымны юарга исәп. Се­бергә барып, каберен табасы иде. Менә шул, улым, алтын бәһасе белән җир кадере тигезләшкәндә генә җир кешесе бәхетле булачак! Бабаң сүзләре бу...

Шул төндә, тентү белән килеп, чүлмәктәге алтыннарның берсен табып алдылар. Шөкер, берсен генә… Миңа җинаятьче тамгасы тагылды. Суд атна буе барды. Чөнки мин анда гарәпчә язу бул­ганлыгын да әйттем. Гарәпчә сүзләрне тәрҗемә иткәнче, хәйран вакыт үтте. Судья аны бар халык алдында кычкырып укыды:

– Бу алтыннар – Апанаевтан калган хәзинә. Минем хатыным Апанаевның төпчек кызы иде. Бу хакта авылда беркем дә белми. Каенатам кызына үз өлешен калдырып китте. Менә аның әманәте:

«Бу хәзинәдән алтын бәһасе белән җир бәрәкәтенең кыйммә­те-кадере тигезләшкән замана килгәч кенә файдаланыгыз. Югый­сә, ул сезгә зур бәлаләр алып килер. Дәһри большевиклар җир кадерен белә торган өммәттән булырга охшамаган. Аларга өере белән әтрәк-әләм иярде. Шулай булгач, боларның эшләре барып чыгасына шикләнеп карыйм. Алардан соң килгәннәр белерләрме, юкмы – әйтүе кыен. Җирнең кадере булсын өчен, ул җирнең синеке булуы кирәк, аның өчен үзеңнең бәйсез Ил-Дәүләтең булу кирәк. Ни хәл итәсең, әлегә юк бит, ханлыгыбыз егылган. Барыбер бу җирләр безнең ата-бабаларныкы… безнеке. Әтрәк-әләм, бетле хәерче, куштан һәм ялкаулар җирләребезне мыскыл итәчәк. Алар җирнең тәмен белми, ата-бабаларыннан күчә-күчә килгән канна­рында юк андый хис әтрәк-әләмнең. Сабыр, балалар. Вакыты җи­теп, сәгате сугар берзаман… Сез шуңа әзер булыгыз. Көрәштән туктамагыз!.. Сәгате сугар, Алла боерса!..

Апанаев Сәгыйт. 1917 сәнә».

Ерак бабам юраган бәлаләр минем башка булган икән...

Дәвамы бар.

Тәкъдим итү: