рәсми сайт

Биография

Зиннур Хуснияр

Язучы Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага – балта остасы, тимерче, әнисе Һәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында хезмәт итә.
1978 елда туган авылыннан өч чакрым ераклыктагы Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Сәләтле студентның беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла. Дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.
1985–1987 елларда 3.Хөснияр гаскәри хезмәттә, Брест шәһәрендә офицерлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Армиядән кайткач, 1989 елның октябренә кадәр Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакциясе мөхәррире, аннары берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. Шул ук 1989 елның ахырларында ул Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә һәм «ПОИНТ» совет-фин уртак предприятиесе (җитәкчесе – эшмәкәр-журналист Солтан Сәлимҗанов) ярдәмендә татар балалары өчен төсле-бизәүле «Салават күпере» исемле журналга нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Хәзерге көндә бу журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбияви-сәнгати әһәмияте белән татар телендә балаларга атап чыгарыла торган басмаларның иң популярларыннан берсе булып санала.
Зиннур Хөсниярның матбугат мәйданындагы игелекле хезмәт башлангычлары бер «Салават күпере» басмасы белән генә чикләнми. 1997 елдан нәшер ителә башлаган «Таһир-Зөһрә» гаилә газетасы, 1999 елдан яшьләргә атап чыгарылган «Җүләр чак», өлкәнрәк укучыларны күздә тоткан
«Яучы», медицинага кагылышлы «Әбүгалисина» газеталары һәм, ниһаять, 2001 елда нигезләнгән «Сәхнә» исемле театр һәм эстрада журналы – болар һәммәсе Зиннур Хөсниярның шәхси инициативасы һәм матди кайгыртуы белән, аның үз нәширлегендә һәм мөхәррирлегендә дөньяга килгән басмалар. 2001 елдан әлеге газета-журналлар 3.Хөснияр үзе оештырган «Ак барс» нәшрият йорты» тарафыннан басып таратылалар. Әлеге нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә нәфис әдәбият һәм дини китаплар бастыру хезмәте белән дә шөгыльләнә. «Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары», «Книга жизни», «Мин сине ничек яраттым» китаплары – шулар җөмләсеннән.
Зиннур Хөсниярның беренче басма китабы – «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы 1989 елда басылып чыга. Нигездә авыл тормышын, авыл кешеләре образларын гәүдәләндергән егермегә якын хикәяне берләштергән җыентык әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан җылы каршы алына, әдәби тәнкыйтьтә яшь авторның материалны яхшы белүе, тормыш күренешләренә художникларча якын килүе, тел-стиленең шомалыгы, халыкчан гадилеге искәртеп үтелә. Әдипнең шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» (1991) исемле проза җыентыгы, бигрәк тә зур күләмле «Терсәк сугышы» (2001) һәм «Эттән туган» (2003) романнары әхлак нигезләре таркала-җимерелә барган хәзерге чынбарлыктагы гыйбрәтле вакыйгаларның, кешеләр арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрнең фәлсәфи асылын ачарга омтылу тәҗрибәләре буларак игътибарга лаеклы. 3. Хөснияр «Ак болыт күләгәсе», «Хуҗа һәм аның хатыны», «Кышлаган үгез» исемле хикәяләре өчен 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
2005 елда нәшер ителгән «Эттән туган» романы, «Два билета на трагедию» (2007) китапларында автор бүгенге яшәешнең төрле якларын ачуын дәвам итә. «Хуш, авылым!», «Гарасат» кебек романнарда Хөснияр авыл җиренә, гади эшче халыкка дан җырлый.
3.Хөснияр – татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив авторларның берсе. 1996–2004 еллар арасында аның кече яшьтәге балалар өчен биш китабы басылып чыкты.
Тормыш иптәше Нурия белән Зилә һәм Булат исемле балалар тәрбияләгәннәр.
Зиннур Хөснияр – Ш.Маннур, Ф.Хөсни исемендәге әдәби премияләр, М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе (2006), әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты (2008), Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме (22.03.2001 ел, ТР Президенты Указы), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005), Татарстан Президенты Р.Миннихановның «Рәхмәт хаты» иясе (2010), ТРның Язучылар берлеге әгъзасы (1990), ТРның Театр әһелләре берлеге әгъзасы (2016).

Китаплар исемлеге
1. Таң ата да кич була. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1986.
2. Тәгәри китте язмышлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1991.
3. Шүрәле шаяруы / Зиннур Хөснияр, Ләбиб Лерон. – Казан: «Салават күпере» китапханәсе, 1996. – 48 б.
4. Аллага шөкер. Балалар өчен дин сабаклары / проект авторы Зиннур Хөснияр. – Казан: «Ак Барс» нәшрият йорты ҖЧҖ, 2002. – 96 б.
5. Терсәк сугышы: роман, повесть, хикәяләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002. – 365 б.
6. Алмачуар әкияте. – Казан: «Ак Барс» нәшрият йорты ҖЧҖ, 2003. – 16 б.
7. Книга жизни. Уроки нравственности для детей. – Казань: ООО Издательский дом «Ак Барс», 2003. – 95 с.
8. Сөбханалла. Хикәятләр / проект авторы Зиннур Хөснияр. – Казань: «Ак Барс» нәшрият йорты ҖЧҖ, 2003. – 28 б.
9. Эттән туган: роман-дилогия, повесть, хикәялә. р – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 383 б.
10. Два билета на трагедию: роман-дилогия, повести, рассказы. – Казань: Татарское книжное издательство, 2007. – 399 с.
11. Мин инглизчә өйрәнәм / проект авторы Зиннур Хөснияр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010.
12. Хуш, авылым: роман-эссе / дилогиянең беренче китабы. – Казан: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2011. – 216 б.
13. Кичү: хикәяләр, повестьлар, роман-дилогия. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012. – 575 б.
14. Гарасат. Роман-дилогия. – Казан: «Хузур» нәшрияты, 2014.
15. Җирдә ниләр бар икән? Гарасат: роман-дилогия. – Казан: ШЭ Хөснетдинова З.З., 2015.