рәсми сайт

Китаплар

Гарасат Басылган елы: 2017 Аннотация:

«Ислам динебезнең энҗеләрен матур әдәбият аша гади укучыга ирештерү биниһая мактаулы эштер. «Гарасат» әсәрен укыганнан соң адәм баласы андагы геройларның ачы язмышы хакында гына түгел, үзенең дә бу хәяттәге хәл-әхвәле турында борчылып та, шатланып та уйланыр, иншалла. 

Хактыр ки: Ислам безнең яшәешебезнең асылын ачып бирә»

Кичү Басылган елы: 2012 Аннотация:

Күренекле язучы Зиннур Хөсниярның  бу китабына төрле елларда иҗат ителгән хикәя-повестьлары һәм роман-дилогиясе туплап бирелде. Әсәрләрдә бүгенге тормышның төрле төсмерләре чагыла. Автор, нинди генә темага алынса да, проблемаларны психологик тирәнлек белән ача һәм аларны бүгенге яшәеш фәлсәфәсенә төреп бирә.

Хуш, авылым! Басылган елы: 2011 Аннотация:

Җирнең кадерен белеп, аны ашлап, туендырып яшәгән уңган җир кешеләре теге заманнарда кулак тамгасы белән Себергә сөрелгән... Романның документаль линиясе нәкъ менә шул тетрәндергеч язмышлардан башлана. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның әнисе шәҗәрәсен дул­кынланмыйча уку мөмкин түгел. Аның бабаларын – чын җир кешеләрен – гарасатлы елларда Себергә сөргәннәр. Әмма алар югалып калмаган – зур шәхес һәм алтын куллы, ару-талуны белмәс кешеләр булганнар.

Кешене тудырган, тукландырган һәм кабат үзенә сыен­дырган Җир кадере турында уйланулар...

Алтын бәһасе белән җир кадере тигезләшкәндә генә җир кешесе бәхетле булачак!..