рәсми сайт

Кичү

Басылган елы: 
2012

Хикәяләр

Кичү

Үзара шаярышып, бер-берсе белән уйнаган төсле генә күренгән кара сыртлы дулкыннар, килеп җитәрәк сыртларын тагын да кабартып, дәррәү ярга ташланалар. Комлы яр, һәр яңа дулкын өере килеп бәрелгән саен, сыкранып-сыкранып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер төсле тоела. Су чәчрә­гәнгәме, әллә чарасызлыктанмы, ярның маңгае юешләнеп, тирләп чыккан кебек.

Яр буенда баш сөякләре таралышып ята. Адәм башлары, бу рәвешле аунап ятуларына хурлангандай, ярга бәрелгән дулкынга ияреп, эчкә тәгәриләр. Чираттагы дулкын аларны кире кагып чыгара.

Мөхәммәт атлы малай яшәгән әлеге диңгездәй зур суның аргы ягында да баш сөякләре бик күп. Аларны җыеп зиратка илтеп күмә торалар. Ләкин алар һаман пәйда була тора, башларны җыеп бетерә торган түгел...

Өстенә кыска соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карттан кала яр буендагыларның берсе дә аунап яткан баш сөякләренә игътибар итми кебек. Карт, баш сөякләренең әле берсенә, әле икенчесенә озаклап карап тора-тора да, авыр көрсенеп, карашын югары төби, аннары су кырыена ук килеп, буш кулын каш өстенә куйган килеш, Зур Су өстен күзли.

Картның аркасында соры киндер капчык. Нәрсә тутыргандыр – капчык хәйран авыр күренә, карт аны авырлык белән генә бер иңбашыннан икенчесенә күчерә. Җиргә генә куйса инде канә!

Мөхәммәт атлы малай, шул турыда әйтергә теләгәндәй, аңа таба тартыла. Ләкин кулыннан әтисе кысып тоткан, җибәрми.

Капчыклының яр буендагы көймәче карт янына килеп аңа нидер әйтәсе дә килә шикелле. Менә ул көймәчегә таба борылды, хәтта аңа таба бер-ике адым атлап та куйды, тик бармады, арырак яткан баш сөякләрен карарга кереште.

Мөхәммәтләр монда килгәндә, әлеге карт теге көймәче белән ни хакындадыр кызу-кызу сөйләшә иде. Кешеләр килгәч, сүзләре бүленде, ахрысы, туктап калдылар.

Көймәче аңа:

– Кит әле, кит. Комачаулама! – диде. Ачуланып әйтмәде, болай гына, үз итеп кенә куалады.

Көймәче карт көймәнең моторын кабызып азаплана. Мөхәм­мәт атлы малай яшәгән кырык йортлы авылның барча сыерына да берьюлы башак болгатып бирерлек агач тагарак хәтле бу көймәнең кузгалып киткәнен тагын өч кеше түземсезләнеп көтә. Икесе – ак якалы, галстуклы, күн тужуркалы кырык-кы­рык биш яшьләрдәге пеләш маңгайлы абыйлар. Өченчесе – Мөхәммәтләр белән бергә килгәне – кәләпүшле, түгәрәк ак сакаллы карт. Мулла бабай.

Көймәче карт мотор бавын бар көченә тарта. Мотор төчкер­гәндәй итенә дә тагын тына. Күн тужуркалы абыйлар көймә хуҗасын ашыктыралар, берсе, өлкәнрәк күренгән түгәрәк корсаклысы, әледән-әле сәгатенә карый, янә көймәчене ашык­тыра.

Бу абыең шушы җирләрнең, бу Зур Суның хуҗасы, ди әтисе Мөхәммәткә һәм үзе аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә бик теләсә дә, кыюлыгы җитми, уңайсызлана, читтәрәк торырга тырыша. Аның район башлыгына әйтәсе сүзе бар. Колхозга кайткач, яңа тракторга председатель тагын үз туганының киявен утыртмакчы. Югыйсә чират Мөхәммәтнең әтисендә иде.

Хуҗаның кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Аскы ирене кысылган. Ул кулындагы сәгатенә еш-еш карый. Тиздән аның районына Мәскәү кешеләре, Казан җитәкчеләре килеп төшәчәк. Әүвәл алар Зур Суның бу ягына килергә тиешләр иде, хуҗага кунакларны бирге ярда көтәргә кушылган иде. Районның барлык җитәкчеләре дә таң тишегеннән үк бу ярга җыелды. Ныклап, зурдан кубып кунакларны көттеләр.

Ярты сәгать элек кенә яңа хәбәр ирештерделәр: җитәкчеләр әүвәл теге ярга, райүзәккә киләселәр икән.

Моннан теге якка күпер аша әйләнеп чыгу өчен өч сәгатьлек юл үтәргә кирәк. Җитәкчеләр исә сәгать унбердә, ягъни нәкъ бер сәгатьтән райүзәктә булачаклар. Самолётка күпер кирәкми, ул туры юлдан оча. Моторлы көймәдә исә Зур Суны кырык минутта кичеп чыгып була. Хуҗа кеше үзенең ярдәмчесе белән иң ышанычлы көймәне сайлаган иде. Каһәр суккан мотор һаман кабынмый!..

Теге карт капчыгын җиргә куеп, авызын чиште дә, иелеп, яр буеннан бер адәм башы сөяген алды һәм капчыгына салып куйды. Ул баядан бирле шул баш сөягенә текәлеп карап тора иде. Хуҗадан кала бу хәлгә игътибар итүче дә булмады. Тирә-юньдәге кешеләрнең яр буеннан адәм башлары җыеп йөрүләре хәзер табигый хәл иде. Моннан бер ел элек байтак авыллар зиратлары белән бергә Зур Су астында калды. Яр буенда калган каберлекләргә Зур Су тынгылык бирми.

Кешеләр, бәләкәй генә елгадан Зур Су ясаганда, аны бу кадәр үк зураер, киңәер дип башларына да китермәгәннәр иде.

Мөхәммәт атлы малай өчен дә гадәти күренеш иде инде бу. Чөнки аларның мәктәбендә адәм башы сөякләрен җыеп яңа урынга күмү буенча ярыш оештырылды.

Мәскәүлеләр килер алдыннан, Хуҗа «Яр буенда бер генә баш сөяге дә калдырмаска» дигән әмер биргән иде. Бу эшне оештыру янәшәсендә басып торган ярдәмчесенә кушылган иде. Хуҗа, тотып ашардай булып, ярдәмчесенә карады. Тегесе куырылып килде, кечерәеп калды, аның борын очына тикле тирләп чыкты.

Хуҗаның нерв җепләре өзелердәй булып киерелгән иде, ярдәмчесен әрләп яки баядан бирле көймә койрыгында маташкан картны сүгеп берәр сүз әйтсә, ул җеп өзеләчәк һәм аннары ни кылачагын, моның ахыры ни белән бетәчәген ул күз алдына ачык китерә иде. Шуңа күрә бар ачуын эченә җыйды.

Көймәче тагын мотор бавын тартты. Мотор төчкерде-пошкырды да янә сүнде. Хуҗаның түземлеге төкәнде. Көймәчене дорфа гына бер читкә этәрде дә бауны үз кулына алды. Бер аягын көймәгә терәде, икенчесен арткарак шудырды һәм бар көче белән тартып җибәрде. Мотор төчкереп алды да тырылдап эшләргә кереште. Хуҗа кулыннан ычкынып киткән бау бөтерелеп читкә очты һәм капчыклы картның муенына килеп уралды.

Көймәгә беренче Хуҗа сикереп менде, аның артыннан ярдәмчесе үрмәләде, аннан соң Мөхәммәтләр утырышты.

Мотор кабынуга, муенындагы бауны кулына тоткан килеш, ашыга-ашыга, капчыклы карт та килеп җитте һәм капчыгын көймәгә куймакчы булды. Көймәче аны читкә этәрде:

– Кит, дидем бит инде. Әйләнеп узам, бүген дә бармыйм. Күрәсең ич, көймәдә бала бар, – диде. Ул бу юлы да җикеренеп, ачуланып түгел, бик якын кешесенә яхшы киңәш биргәндәй әйтте.

Карт капчыгын көймәгә салып өлгергән иде инде, көймәченең сүзенә колак салмады. Аларның сөйләшүен тыңлап торган Мөхәммәт атлы малай, күзләрен кыса төшеп, борынын тартып куйды.

Көймә кузгалып китте, йөзләргә эреле-ваклы тамчылар чәч­рәде, дымлы җил, киемнәрне салдыргандай итеп, тәннәрне кы­тыклады.

Яр да, баш сөякләре дә артта калды.

– Турыдан, түлке турыдан гына! – дип әмер бирде күн тужуркалы Хуҗа.

Көймәче, сүзен әйтер алдыннан, әүвәл күккә күз ташлады, аннары аның карашы көймәдән читкә чабышкан дулкыннар өстен­нән сикереп узды. Зур Суга ияләнмәгән, күнекмәгән кешегә аның холкын белү кыен иде. Кайчандыр көймәче, Зур Суның киңлегеннән куркып, үзе дә көймәнең шактый зурын ясаган иде. Аның әле һаман Зур Суның табигатенә төшенеп җитә алганы юк. Ул янә күккә карады. Болытлар бик тиз хәрәкәт итә, күктә Зур Судагы дулкыннар чагыла. Зур Су өстеннән торып күкнең дә «телен» аңлый алмады көймәче карт. Күкне аңлау өчен, аяк астында җир булуы кирәк иде аңа.

– Турыдан ярамас. Чоңгылны әйләнеп үтәргә кирәк. Җил көчәя, шуңа әйтүем.

Хуҗа нидер әйтергә җыенган иде – дәшмәде, килеште, ахрысы. Алайса, үзең кара дигән кебек, урынына җайлабрак урнашты, аякларын сузып җибәрде.

Иксез-чиксез Зур Су, яшькелт сыртлы җитез дулкыннар аны сәламлиләрдер кебек. Әнә теге чыелдавык су өсте кошлары бу Суның, бу биләмәләрнең хуҗасы хөрмәтенә очалардыр сыман. Әлеге Зур Су монда аның көче белән барлыкка килде. Шушы диңгезне өстәгеләрнең әмере белән аның кулы һәм йокысыз төннәре ясады.

Бүген аның зур эшен күрергә Мәскәүнең үзеннән үк киләчәкләр. Аны тагын да югарырак күтәрелү көтә. Шул изге эш хакына үзенең туган нигезен дә Зур Су астында калдырды ул. «Адәм баласы кайда яшәсә – нигезе шунда», – дип уйлый иде Хуҗа.

Аның ата-бабалары гомерләре буена Зур Су күрмәгән. Алар күрмәгәнне балалары күрсен. Суның алыптай көче миллиардларча сукыр лапмалар уты белән чагыштыргысыз яктылык бирәчәк, хезмәт куячак.

Хуҗа бөек уйларыннан капылт кына аерылырга мәҗбүр булды. Бер көйгә генә тырылдап эшләгән көймә моторы йөткереп алды да шым булды. Барысы да койрыкта утырган көймәче картка таба борылдылар. Көймәче, берәүгә дә игътибар итмичә, акрын гына күтәреп, моторның капкачын ачты, башын чайкый-чайкый беркавым карап торды да кире япты. Аннары, кабызгычына бау урап, кисәк тартып җибәрде – өмет күренмәде. Тагын тартты, тагын юк. Каушап калган көймәче карт Хуҗага гаепле караш төбәде:

– Бетте бу. Кабынмый. Күптән эшләткәнем юк ие. Мин шул ишкәкләр белән генә ие...

Хуҗа урыныннан кузгалып өлгергәнче, Мөхәммәтнең әтисе, үзе ярдәм сорап барачак җитәкчегә яхшатланыпмы, җәһәт кенә мотор янына килде дә бауны уң кулына урады. Көймә чайкалып китте, мотор сәер тавыш чыгарып пырхылдады, Мөхәммәтнең әтисе кулындагы бауны кире чорнады, янә аны үзенә таба йолкыды, әмма мотор кабынмады. Мөхәммәтнең әтисе исә моторга күкрәге белән капланды да башы белән суга чумды.

Бу көтелмәгән хәл көймәдәгеләрне өнсез итте, бик нык кау­шатты. Мөхәммәт, шырыйлап кычкырып, әтисен коткарырга дип, көймә кырыена менеп атлангач кына аңнарына килделәр. Хуҗа кеше малайны кырыйдан каерып алды, аның ярдәмчесе белән көймәче карт Мөхәммәтнең әтисенә көймәгә менәргә булыш­тылар.

Көймәче карт ишкәкләрне алып ике якка беркетте. Бары капчыклы карт кына, капчыгын тез өстенә утыртып, берни булмагандай, ирен читләре белән елмаеп утыра бирде.

– Синең нигезең монда иеме әллә? – дип сорады ул, беркавымнан Мөхәммәтнең әтисеннән.

– Нинди нигез?

– Авылың, дим, шушы урында ие мәллә? – диде капчыклы карт, суга таба ымлап.

Мөхәммәтнең әтисе су астында калган элекке авылының кайда икәнлеген тәгаен генә белми иде, күрәсең, иңбашларын гына сикертеп куйды.

– Алай... – дип сузды капчыклы карт. – Нигез чакыра ми­кән әллә дигән ием.

Мулла бабай көймә төбенә тезләнеп күзләрен күккә төбәде, авыз эченнән медер-медер дога укырга кереште.

– Нишлисең, Алла ялчысы? Безне кемнәргә саныйсың син! Тукта! – дип җикеренде Хуҗа, аннары, борылып, ачу белән суга төкерде.

– Мулла бабай бит ул! Мулла бабай! – диде Мөхәммәтнең әтисе, исем кушучы бабайның бу кыланышын акларга теләгәндәй.

– Мулла?! Нинди мулла ул? Нинди мулла ди ул безнең заманда? – Хуҗа бу сүзләрен баягы шикелле кычкырынып та, җикеренеп тә әйтмәде. – Мулла булса, намазлыгында гына утырсын. Ниемә дип йөри ул?

– Минем малайга исем кушарга бара ул. Мин алып кайтып барам аны, – диде Мөхәммәтнең әтисе, төп гаепнең үзендә икәнлеген Хуҗага аңлатмакчы булып.

– Син коммунистмы?

– Кандидат, – диде Мөхәммәтнең әтисе кыюсыз гына.

– Һе... Кандидат. Бер кесәңдә Коръән, икенчесендә партбилет йөртергә уйлаган идеңме? Кайтуга, кандидатлыктан чыгарга гариза язган бул! Алайса, сине партиягә алган кеше үз партбилетыннан колак кагачак! Аңладыңмы?

«Аңладым. Анысы синең эш, теләсә ни кыл. Барыбер үз теләгем белән кермәгән ием. Түлке миңа яңа трактор гына бирдерттер, – дип уйлады Мөхәммәтнең әтисе. Аннары: – Ай-һай! Яңа тракторны бирмәс бу адәм!» – дип офтанды.

Хуҗа аңа кырын күз белән генә карап куйды. Мөхәммәтнең әтисе бу караштан куырылып килде. Әтисен җылытыйм дип, нечкә беләкләре белән аның муеныннан кочаклаган Мөхәммәт суга чыланган тәндә җиңелчә генә дерелдәү тойды.

Үз карашының тәэсирен Хуҗа да яхшы күрде.

– Йә, ярый, туңасың, җылын бераз, әнә кулыңа ишкәкләрне ал, – диде ул һәм, күн тужуркасын салып, Мөхәммәтнең әтисенә сузды: – Мә, ки моны.

Хуҗаның «ярый» дип ни турында әйткәнлеген Мөхәммәтнең әтисе төшенеп җитмәде, кайтарып сорарга исә уңайсыз иде. Ул эчтән генә үзен мулла артыннан чыгарып җибәргән хатынын орышты. Исем кушарга кирәк, имеш. Исеме бар бит инде аның, акка кара белән язылган!..

Ишкәк белән генә ишеп тә җитәкчеләр килгәнче аргы якка чыгып җитеп була иде әле. Шуңа күрә Хуҗа тыныч. Мулла бабайга да бүтән бәйләнми – ишкәк көенә барган көймәнең акрынаюына гына бераз эче поша бугай – ара-тирә Мөхәммәтнең әтисенә күз төшереп ала. Һәр караш саен көймә кызулагандай итә кебек.

Мулла бабай медер-медер капчыклы карт белән сөйләшә, дөресрәге, үзе генә сөйли. Капчыклы аны тыныч кына тыңлап утыра.

– Инешләр – елгага, елгалар диңгезгә әверелә. Җир өстен су баса, коры җир тарая. Дөнья имансыз бәндәләр белән тулды. Алланы санга алучы, аннан куркучы кеше калмады.

– Эһе, – ди капчыклы карт, аның сүзләре белән килеш­кәнлеген аңлатып.

«Ә мин Алладан куркаммы соң?» – дип уйлый Мөхәммәт ат­лы малай.

– Адәмнәрнең табыныр нәрсәләре калмады, шуңа күрә халык бозылды хәзер. Ата-бабасының каберен җуйган кеше ничек итеп иртәгәге көне турында уйлый алсын инде. Нигезләрне, каберлекләрне су юып алып китте.

– Эһе, эһе! – диде капчыклы карт бу юлы.

Мулла бабайның сүзләре көймәдәгеләрнең һәммәсенә дә ишетелгән икән. Хуҗа аңа таба караган килеш урынында кымшанып куйды һәм:

– Их, бабай, бабакай! – дип мыскыллы көлемсерәде. Аның аскы ирене бер якка тартышып куйды. «Бетте! Эләгәчәк хәзер бу картка!» – дип куркынып уйланды Хуҗаның гадәтләрен яхшы үзләштергән ярдәмче. Әйе, аскы ирененең чалшаюы юньлегә түгел икәнен белә иде ул. Ләкин Хуҗа беренче мәртәбә үзенең гадәтенә каршы барды: җикеренмәде, кычкырмады. Күрәсең, мул­ла бабайның томаналыгы аның күңеленә чынлап тигән иде, ул үзе инанган нәрсәгә шушы картның да ышануын, аның катып калган фикерләрен җебетергә тели иде. Шуңа күрә менә-менә чыгырдан чыгам дигәндә генә, холкының дилбегәсен тарта төшеп, сүзен тыныч кына дәвам итте: – Инде җитмеш ел яңа тормышта, яңа заманда яшибез ләбаса! Нүжәли синең башыңа һаман барып җитә алмый. Алла дисең, иман, дисең... Нигә без әллә нинди юк Аллага ышанып, булмаган нәрсәгә табынып яшәргә тиеш ди. Дураклар што ли! Җиргә кеше үзе хуҗа. Алла – без ул, кеше үзе Алла, беләсең килсә!

– Тфү! Кит, кяфер! Авызыңнан җил алсын...

Мулла бабайның тавышы бик зәгыйфь чыкты, аның гәүдәсе бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калды. Әзмәвердәй яшь ир каршында ул тагын да бәләкәйрәк күренә иде. Йөзәрләгән кешелек зур зал­ларда утлы чыгышлар ясап, аларның дәррәү кул чапканнарына күнегеп беткән Хуҗа иренеп кенә елмайды да дәвам итте:

– Син бераз аңлап калмассың микән дип кенә сөйләвем, бабакай, ачуланма. Менә мин, мәсәлән, үземә үзем Алла. Шулай булмаса, казлар гына коена торган елгадан шушындый диңгез эшли алыр идекмени? Теге чаклардагы чыра яктысы, сукыр лампа яктысы синең күзеңне бетергән, күрмисең син, менә шул! Иман дисең, минем иманның нәрсә икәнен әйтимме соң (Хуҗа, ике кулын да җәеп җибәреп, Зур Суга күрсәтте)? Менә шушы минем иман! Монда минем хезмәтем, йокысыз төннәрем! Шушы Зур Су кешеләр өчен, менә синең өчен кирәк! Ә син Алла, Алла дип сөйләнәсең... Аллаң алай бик тә кодрәтле булса, монда инеш түгел, Зур Су ясар иде. Бу эшне безгә калдырмас иде.

Мулла бабайның күзләре зур булып ачылган иде. Ул көймә төбенә тезләнде дә, ашыга-ашыга, дога укырга кереште.

– Кяфер! Имансыз икәнсең!

Хуҗа тагын көлеп җибәрде, көймәдәгеләргә күз ташлады. Әмма бу юлы нигәдер аңа кушылып көлүче булмады. Карт белән сүз көрәштерү Хуҗаның үзенә дә ошамый иде. Ул үзенең ваклануын тойды. Бер аягы гүрдә торган карт белән мәктәп баласы кебек бәхәскә керү аның өчен килешә торган гамәл түгел. Хуҗа моны яхшы сизде. Гаепле икәнлеген тойган чакларда гел нинди дә булса аклану эзләргә гадәтләнгән бу кеше, кәефе шактый ук кырылса да, гадәтенә тугры булып калды: «Бу очракта мин дәшми калырга тиеш түгел идем бит. Коммунист буларак та, җитәкче буларак та... Әйе, дәшми калырга тиеш түгел идем мин. Минем үз иманым, минем үз хакыйкатем бар лабаса. Үземнеке генә түгел, миллионнарныкы...»

Җил исеп куйды. Көймәгә бәрелеп югары сикергән су тамчылары, аның хакыйкате булган Зур Суның берничә тамчысы Хуҗаның битенә кунды. Шәлперәйгән карт белән сүз көрәштереп утыруына әле һаман эче пошса да, салкын тамчылар аның кызган йөзенә рәхәтлек бирде, кәефен күтәреп җибәрде.

Бу вакытта Мөхәммәт атлы малайның да үз уйлары иде. Өлкәннәрдән күргән-ишеткән һәрнәрсәне үз иләгеннән чыгарып, шулардан үзе өчен дә сөземтә табарга яраткан бу хыялый малай үзенең иманы бармы-юкмы икәнлеге турында баш ватты. Ул, моның ни икәнен бигүк аңламаса да, күңеле белән тоя, сизә, аны аңларга азаплана иде. Нәрсә икән соң аның иманы? Тапты... тапты! Ул велосипед турында хыяллана, шул хакта бик еш уйлый. Ә әтисе һаман алып бирми дә бирми. Тагынмы? Энесе тизрәк үсеп җитсен дә, бергәләшеп менә бу Зур Суга балыкка йөрерләр иде.

Мөхәммәт атлы малайның күзләре елтырап китте, ирексез­дән авызы ерылды. Ә менә «Хуҗа» дигән абыйның иманы, ай-һай, зур икән! Диңгез хәтле! Шушы Зур Су – минем иманым, диде бит...

Ә әтисенең иманы нәрсә? Ул, су астындагы нигезләрендә бабайлардан калган бер чүлмәк алтын булырга тиеш, ди. Элек казый алмаган иде. Хәзер менә алтынны Зур Су үзе казып чыгаргандыр инде. Тик ничек төшеп аласың? Әтисенең иманы шул чүлмәк эчендә микәнни?!

«Юк! – диде аннары Мөхәммәт атлы малай, үзалдына катгый итеп. – Иман болай булмыйдыр ул! Мулла бабай аны бик зур итеп, серле итеп әйтте. Алайса, мин иманның нәрсә икәнен белмим икән».

Мөхәммәт атлы малай күңелсезләнеп Зур Су өстендә куышкан дулкыннарны күзәтергә кереште. «Хуҗа абыйның иманы барыбер зур икән шул», – дип уйлады ул.

Дулкыннар һаман чабыша. Мөхәммәт атлы малайның, шуларга кушылып, куышлы уйныйсы килә башлады. Дулкыннар аның өчен тере, җанлы кебек иде.

Баш өстеннән генә аргы якка таба самолёт очып узды. Хуҗаның дерт итеп сискәнүеннән тагарак-көймә дә чайкалып киткәндәй булды. Ул күзләрен зур ачып ярдәмчесенә карады. Тегесе исә, белмим шул дигәндәй, иңбашларын сикертте. Аның карашы да самолётка төбәлгән иде.

– Турыга чыгабыз! Турыга! Турыга! – дип боерды Хуҗа. – Өлгермибез! Турыга!

Көймә борылды. Капчыклы карт тез өстендәге капчыгын күкрәгенә кысты. Аның йөрәге дөп-дөп тибә, капчык кочаклаган куллары калтырый иде. Димәк... димәк, юллары аның нигезе турысыннан узачак. Аның хыялы, сиксән ике яшьлек картның теләгәне, кереп оялаган уе, ниһаять, кабул булыр микәнни? Иншалла!

Су өстендәге дулкыннар ишәйде, көймәгә берөзлексез шап та шоп сугып торган кара сыртлы дулкыннар зурайганнан-зурайды. Бая, болар баш сөякләре аунап яткан ярдан кузгалып киткән чакта ук, Зур Су өстенә якынлашып килүче давыл турында хәбәр бар иде инде. Аны Зур Су үзе хәбәр итте. Ләкин гомерләре буе Зур Су күрмәгән, аның телен аңламаган, белмәгән картлар да, Зур Суны ясаткан Хуҗа да якынлашып килгән давыл хәбәрен аңламадылар.

Ишкәкләр һаман Мөхәммәтнең әтисе кулында иде әле. Ул ара-тирә үзе янында утырган малаена күз салгалап алды. Аның беләкләре көч белән тулды, ул ашыга-ашыга иште.

– Турыга чыгарга ярамый. Анда алда чоңгыл бар. Давыл килә бугай, – диде көймәче. Бу сүзләрне әйткәндә ул, ни өчендер, малай белән киңәшкәндәй, Мөхәммәткә карады.

– Турыга! – диде Хуҗа, тешләрен кысып.

Көймәдәгеләр, син әйтеп кара әле, сине тыңламас микән дигән кебек, ярдәмчегә төбәлделәр.

– Турыга кирәктер. Бәлкем, давылга кадәр чыгып җитәрбез әле. Турыга! – дип кабатлады Хуҗа.

Давыл гына түгел, тагын әллә ни кузгалса да курыкмый иде ул. Бу аның үзе ясаган суы, бу суны дөньяга ул китерде. Үз суы аны йотмаячак...

«Шөкер! Турыга...» – дип уйлады капчыклы. Аның күңеле йомшарды. Ул, калтыранган куллары белән кабалана-кабалана, капчык бавын чишеп җибәрде һәм аннан адәм башы сөяге алып Хуҗага сузды.

– Мә.

Хуҗа, чирканып, артка тайпылды:

– Кит! Миңа ниемә ул! Нәрсә ул?!

– Атаң башы...

Картның үзенчә яхшылык кылуы иде бу. Көймәдәгеләр, куркуларын да онытып, карт белән Хуҗага төбәлделәр.

– Исәр, шашкан карт!

– Юк, энем. Үз акылымда мин. Чынлап та, синең атаңның башы бу. Кормашныкы бит син, Галиулла малае, ялгышмасам, – диде карт һәм суга таба күрсәтте. – Сезнең авыл менә бу турыда иде. Әтиең урман каравылчысы иде. Башына атып үтерделәр. Гәүдәсен урманда без таптык аның. Менә маңгаендагы чокырларны күрәсеңме? Җәдрә тишекләре.

Көймәдәгеләрнең колаклары үрә торды. Хуҗаның йөзе каралып чыкты. Ул берара әйтәсе сүзен дә әйтә алмыйча утырды, аннары капылт кына урыныннан торып, карт кулындагы баш сөяген кулына алды. Хуҗа бер мизгелгә югалып калды, гадәттә, боз төймәгә охшаган соргылт күзләре, аз гына вакытка бөтенләй үзгәргән шикелле булып, гөнаһсыз сабый малайныкына охшап калды. Аның бу халәтен капчыклы карттан кала берәү дә күреп өлгермәде, чөнки аларның карашлары Хуҗа кулындагы баш сөягендә иде.

Яшен уты кабынып сүнәрлек вакыт арасы узды микән, аның күзләрендәге малайлык сүнеп юкка чыкты, һәм алардан тагын бакыр салкынлыгы сирпелә башлады. Капчыклы карт әлеге яктырып алган күз карашыннан элекке танышы Галиулланы танып калган иде...

Сүз-кыяфәте белән йөзләрчә кешене сәгатьләр буе тын да алдырмый тотып торырга сәләтле Хуҗа берничә мизгелгә үз халәтенә хуҗа була алмады...

Ул баш сөяген ачу белән дулкыннар арасына томырды...

– Тфү! Чёрт! Шашкан карт!

Көчәя барган дулкыннар бу сүзләрне үз кочагына суырып алдылар да аннары кире өскә чөеп җибәрделәр, кайтаваз тонык кына булып ишетелде:

– Шашкан... ш-ш-ш-шаш-ш-ш-ка-а-а-а-ан...

– Шашкан! – дип кабатлады Зур Су хасил итәм дип маңгай чәчләре пеләшләнгән Хуҗа.

Көймәгә зур-зур дулкыннар килеп орды. Көймә бала бишегедәй чайкалырга, тирбәнергә кереште.

Мөхәммәтнең әтисе арыды, талчыкты, әмма ишкәкләрне кулыннан ычкындырмады. Ләкин монда көч кенә түгел, осталык, Зур Суда зур осталык та кирәк иде. Көймәче ишкәкләрне үзенә алды, гомер иткән чал картның Зур Суда берьеллык кына булса да тәҗрибәсе бар иде. Мөхәммәтнең әтисе малаен кочагына алды һәм, котыласыларына ышаныр-ышанмас, аргы ярга төбәлде. Яр буе күренми, алгы ярда пәри туе, ярны тузан болыты баскан иде...

Мулла бабай, көймә төбенә тезләнеп, Алладан ярдәм сорый. Ике кулын да күккә сузганлыктан көймә чайкалганда ул егылып китә, башы белән көймә кырыена бәрелә. Мөхәммәтнең әтисе, икенче кулы белән аның чабуыннан тотып, егылудан сакларга тырыша.

– Баягы сүзләрең Ходайга барып иреште! Синең аркада гына бу! – ди кинәт Мулла бабай. – Ярлыка, диген! Нәзер әйт!

Ул моны Хуҗага карап әйтмәсә дә, кемгә ишарәләгәне бик яхшы аңлашыла иде.

– Алга! Турыга! – ди Хуҗа, ярсып.

«Ходайдан гафу сора!» дип уйлый Мөхәммәтнең әтисе эчтән генә.

«Карышма инде, мәлгунь!» дип уйлый көймәче карт.

– Нигез кычкыра! – ди капчыгын кысып тоткан карт.

– Алга! Турыга!

– Иманың юк синең! – ди Мулла бабай. – Гафу сора!

– Синең ул гафуың белән генә котылып булыр дип беләсеңме әллә, Алланың кашка тәкәсе! – дип җикеренде Хуҗа һәм, иш­кәкчене читкә этәреп, аның урынына үзе утырды. – Көч кирәк монда, баш кирәк бу афәттән котылу өчен!

Ул каерып-каерып ишә башлады. Көймә бераз тынычлангандай булды.

– Нигез кычкыра! Нигез чакыра, – диде капчыклы карт. – Аның элекке авылы нәкъ чоңгыл турысында иде.

Давыл озаклап кузгалды. Әйтерсең күптән түгел генә хасил булган Зур Суга давыл да җайлашып, ияләшеп җитә алмый иде әле. Зур Суның да давылны кабул итәргә тәҗрибәсе аз, ул аңа бик озаклап, акрынлап әзерләнә иде.

Ишелеп-ишелеп килгән дулкыннар көймәне йомычка урынына чөеп йөртә башлады. Көймәче карт Хуҗа кулындагы ишкәкләрне тартып диярлек алды, үзенең бу кыланышын аклагандай:

– Дулкынга борыны белән тотарга кирәк, борыны белән! – дип кычкырды.

Котылуга әллә ни ышаныч күренми иде. Көймә чоңгылга килеп керде һәм, шырпы тартмасы кебек, бер урында әйләнергә кереште. Ишкәкләргә Мөхәммәтнең әтисе утырды. Әмма йомычка урынына бөтерелгән тагарак-көймә ишкәкләрне генә санларлык түгел иде инде.

– Ходайның ярлыкавын сора! – диде Мулла бабай.

– Тыңла сүзне! – дип кычкырды көймәче карт.

Бу вакытта аның бәләкәй гәүдәсе зураеп киткәндәй булды, әзмәвер кебек Хуҗа, киресенчә, кечерәеп, бөрешеп калды.

Капчыклы карт, көймә кырыена тотынып, аягына торып басты да, айкала-айкала, койрык турысына китте, һәм шактый авыр капчыгының бавын җәһәт кенә муенына элде дә суга егылып төште. Көймәче авызын ачкан килеш катып калды.

– Нигез кычкыра! – диде көймәне йомычка урынына йөрткән дулкыннар.

Бу хәлне үз күзләре белән күреп торсалар да, көймәдәгеләр берни кыла алмадылар.

– Коткарыйк! – дип кычкырды, ниһаять, һушына килгән Хуҗа. Ул үзе йөзә белми иде.

Зур Суда йөзәргә өйрәнмәгән иде ул...

– Файдасыз! – дип кычкырды көймәче. Дулкыннар шавы арасыннан бу тавыш тагын да дәһшәтле, куркыныч булып ишетелде. – Коткарырга кирәкми аны! Ул үзе котылды инде! Соң инде, соң! Капчыгында таш иде аның! Мин беләм...

Көймәгә таба тагын да зуррак дулкыннар килергә тотынды. Көймәгә су керә башлады. Ике куллап көймә кырыена ябышкан Хуҗа чытырдатып күзләрен йомды. «Йа Хода!» – дип авыр көрсенде ул. Һәм шулчак күзәнәкләре аша нидер, суырылып чыгып, күккә ашкандай тоелды. Аның гәүдәсе дер-дер калтырарга кереште, ул туңа башлады, гүя тәнендәге җылысы аны ташлап чыккан иде. Бу сәер халәттән аерылып, дөньялыкка кайтасы килде, күзен ачмакчы булды... Юк... Үлем шулай көтмәгәндә, гади генә килергә тиеш түгел, түгел иде. Тик әнә ул якынлаша бугай... Әнә... куллары, аяклары... башы шыр сөяктән генә икән. Хуҗа үзен инде үлгән итеп тойды. Ләкин үлгән кеше уйлый алмый... Ә ул бит әле уйлый, димәк, ул исән. «Ю-у-у-ук! Үләсе килми... килми-и-и-и! Коткарыгыз мине! Кем?.. Кем?! Кем коткара ала мине? Коткара күр, зинһар! Син! Син генә! Бирмә! Бирмә бу Суга мине! Бары син генә коткара аласың! Көчле, диләр, кодрәтле, диләр бит сине! Йа Хода! Ярдәм сорыйм синнән! Үләсем килми бит минем! Алла, Аллам... бисмилләһир-рахмәни...» Ул Аллага ничек мөрәҗәгать итәсен белми иде. Шуңа күрә бертуктаусыз: «Аллам, Аллам!» – дип кабатлады. Бу изге сүз аны коткарачак, бары шушы сүз генә аны үлем авызыннан йолып калыр сыман иде. Тик... тик... кабул булсын өчен, кычкырып әйтергә кирәктер аны:

– Йа Хода! Ярлыка син минем гөнаһлы җанымны!

Ул, ниһаять, күзләрен ачты, күзләрен зур итеп ачып, күккә төбәлде. Аларның баш өстендә генә мотор гөрелтесе ишетелде. Ул янә, ашыга-ашыга:

– Аллам, Аллам! – дип кабатлады.

Мөхәммәтнең әтисе ишкәкләр белән дулкыннарга каршы көрәште. Дулкын таулары тагарак-көймәне чоңгылдан этеп чыгардылар да аннары кинәт кенә юашланып калдылар. Мөхәммәтнең әтисе каерып-каерып иште, көймә күндәмләнде, ишкәкләрне тыңлый башлады. Ләкин әле бу котылу түгел иде...

Шулай да көймәдәгеләр җиңел сулыш алдылар, чөнки ярдагы тузан болыты басылып, яр буйлары ачык шәйләнә иде инде. Җирне күргәч, бүтәннәр кебек шатланасы урынга, Хуҗаның гадәттәге кызыллыгы кайта башлаган йөзе янә кара коелды. Алда – яр буе, алда Зур Су өстендә купкан давылдан котылу иде. Маңгай чәче пеләшләнгән башын кара кайгыга шул салды. Бетте! Моннан соң бар да бетте! Инде кеше булдым, гомер буе барган максатка менә-менә ирешәм дип кенә торганда! Аны җиргә аяк басуга (ярдәмчесенең ярдәме белән) урыныннан алып ташлаячаклар! Аллага табына, Ходайга ышана торган коммунист җитәкче!.. Их син, Зур Су, йотмадың да ичмаса! Хурлыгы булмас иде!..

Зур Су көймәне һаман тирбәтә бирде... Күңелләр болгана, башлар әйләнә... Хуҗа тагын күзләрен йомды. Әлеге хурлыклы хәбәр әллә кайчан кайтып җитеп партбилетыннан, яраткан эшеннән, яшәеш рәвешеннән колак кактырырга әзерләнеп торалардыр шикелле тоелды – ул, куркынып, күзләрен ачты.

Зур Суның дулкыннары шап та шоп көймәгә кага. Аның хәлен аңламый, мыскыл итә кебек Зур Су! «Тукта! Ашыкмагыз! Тоты­гыз капчыгыгызны, яме!» – дип, тешләрен кысты Хуҗа. Аннары кинәт айнып киткәндәй: «Карале, мине шул сүз өчен урынымнан алып ташлаячаклармы? Минеме?.. Туктале... Мин Аллага ышанмый идем ич! Алайса, ник бая ышандым икән соң? Хәер, ышандыммы соң? Ие... Әллә...»

Хуҗа кистереп уйларга да җөрьәт итмәде. Чөнки алар әле һаман су өстендә иде... Ул, бары кемгәдер янагандай, эченнән: «Тотыгыз капчыгыгызны!» – дип кенә куйды.

Мөхәммәтнең әтисе һаман дулкыннар белән көрәшә. Ярга якынлашкан саен, дулкыннар вагая бара, ләкин алар барыбер ишле һәм көчле әле.

Мулла бабай һаман Ходайдан коткаруын үтенә.

– Син, син! Син, белә торып, кеше кадәр кешенең суга сикерүенә юл куйдыңмы?! – дип җикеренде Хуҗа көймәче карт­ка.

Хуҗаның тавышы бик көр чыкты. Чөнки бу вакыйга, капчык­лы картның су астына китүе, акланырдай бердәнбер ышанычы иде. Бу вакыйга калганнарын күмеп, каплап китәрлек зур хәл иде...

Көймәченең әллә ни исе китмәде. Әлеге сүзләрне ишетмәгән дә кебек иде ул. Дулкыннар тавышы белән әллә чынлап та ишетмәде инде? Әллә юри ишетмәгәнгә салышамы? Хуҗа тагын телгә килде:

– Аның үлемендә син гаепле!

Ишеткән икән көймәче карт, әнә акрын гына башын Хуҗага таба борды.

– Аны Зур Су үтерде, – диде ул, кипкән иреннәрен ялап, һәм: – Ул авыл зиратында үзенә урын сайлаган булган, шунда китеп барды, – дип өстәде. Әйтерсең кеше кадәр кеше үлеме турында түгел, һава хәлләре хакында сөйләшә иде.

– Син! Белә торып!

Мөхәммәт атлы малайга көймәче кызганыч булып китте. Чарасыз, мескен бер картка охшап калган иде ул бу минутта.

– Теге баш сөяге, чынлап та, синең атаңның башы иде ул, энем, – диде карт тыныч кына. Әйтерсең ниндидер бер уенчык хакында сүз бара.

– Син җаваплылыктан котылмакчы буласыңмы, карт шайтан!

– Җиргә алып чыгып күмәргә иде атаң башын, улым. Мин үземнекеләрнең сөякләрен яр буйлап күпме эзлим инде, һаман таба алганым юк. Ә син кулыңа тоттырганны кире суга ташладың. Әй энем, энем.

– Ә синең башың барыбер төрмәдә чериячәк!

– Мин инде әллә кайчан, әле су астында калганчы, зиратыбызда карчыгым янында урын алып куйган идем. Су басты бит, каһәр, шуңа күрә үлә алмыйча йөрим. Бу Зур Су китмәсме икән моннан, ә?..

Көймәче карт шаяртмый иде, аның кысылган күзләреннән ике генә бөртек яшь тамчысы саркып чыкты да битендәге җыерчыклар арасына кереп күмелде.

Мөхәммәтнең әтисе, көймәне тизрәк бу Зур Су кочагыннан коткарырга теләгәндәй, көчәнеп-көчәнеп иште. Тагарак-көймә, кара сыртлы дулкыннар өстендә бала бишегедәй тирбәлә-тирбәлә, Зур Җиргә таба йөзде.

Мулла бабай, көймә төбендә утырганлыктан, Җирне күрмәгән икән – күргәч, янәшәсендәге Мөхәммәтнең башыннан сыйпады һәм калтыранган тавышы белән:

– Бәхетең бар икән, балакай. Аллаһы Тәгалә син гөнаһсыз сабый хакына коткарды безне, – диде.

Хуҗа боларның берсенә дә игътибар итмәде. Ул, гасабиланып, иреннәрен чәйни, саркып чыккан канны ачу белән әледән-әле суга төкерә иде. Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит...

Көймә борыны яр кырыена килеп төртелде.

Мөхәммәтнең әтисе әүвәл улын, аннары аяк буыннары сыекланган Мулла бабайны җиргә төшерде. Көймәдә көймәче карт ялгызы гына утырып калды.

Җиргә аяк басуга, алдан сүз куешкандай, борылып, барысы да Зур Су өстендә биешкән дулкыннарга күз ташладылар. Баягы куркулар, бугаздан ала язган һәлакәт Зур Су уртасында калды, аларның һәммәсен дә Зур Су үзенә йотты.

Хуҗа Мөхәммәт атлы малайның башына кулын куйды да, барысына да ишетелерлек итеп:

– Ну, энекәш, синең хакка хәтта абзыйларың да Аллага мөрәҗәгать иткән булып шаяртты, ә! – диде һәм көчәнеп көләргә кереште. Аңа кушылучы булмады.

Мөхәммәтнең әтисе көймәче картка:

– Давыл тына хәзер. Чоңгылны әйләнеп уз! – дип кыч­кырды.

Көймәче кулын гына селтәде:

– Минем авыл да чоңгыл турысында бит! – дип, әллә шаяртып, әллә чынлап җавап кайтарды.

Хуҗа, эре адымнар белән җиргә нык басып, үзен көтеп торган машинага таба китте. Күктә самолёт тавышы ишетелде. Мотор гөрелтесен дә басып яр кырыена кара сыртлы дулкыннар шап-шоп бәрелә иде.

Мөхәммәтнең әтисе, малаен җитәкләп, Мулла бабайны култыклаган килеш берара җир киткәч, Зур Суга таба әйләнеп карады.

Ярдан ераклашкан көймә артыннан, зәңгәр утларын балкытып, сары билле моторлы көймә томырыла иде.

Дулкыннар һаман тынычлана алмый әле, алар һаман дәррәү ярга ташланалар, һәр яңа дулкын өере килеп орынган саен, комлы яр сыкранып-сызланып кына артка чигенәдер, дулкыннар аны авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кенә ашыйлар, кимерәләрдер шикелле...

Трагедиягә ике билет

Бүген аның таныш артисты театрга ике билет калдырып китте.

– Берсе-берсе өч тәңкәлекмени? – дип гаҗәпләнде ул һәм кулындагы лычкылдап торган чүпрәген чапылдатып артист алдына куйды да әйләндерә-әйләндерә билетларны карарга кереште.

– Ал бу чүпрәгеңне минем алдан, зинһар, – диде артист, кулындагы сыралы бокалы белән чүпрәкне кырыйга этәреп.

Җыештыручы хатын чүпрәген кире кулына тотты.

– Чынлап та, берсе өч тәңкәме?

Артист әүвәл аңа нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, аннары кирәк санамады, соңгы кружка сырасын эчеп куйды да әле һаман да үзенә аптырап карап торган җыештыручы хатынга:

– Әйе, «Таһир – Зөһрә» спектакле, – диде. Аннары: – Трагедия, – дип өстәде һәм ярым ачык ишектән кысыла-кысыла чыгып та китте.

– Берсе өч тәңкәме?! – дип кычкырып калды җыештыручы хатын аның артыннан.

Менә сиңа мә! Сыраны чиратсыз алып бирү нишләтә! Бәясенә дә карап тормаган, күптән әйтеп йөри иде инде, вәгъдәсендә торган!

Хатын горур кыяфәт белән сыраханә эчендәгеләрне күзләп чыкты, әмма шатлыгын уртаклашырдай кеше тапмады. Халыкның кайсысы йотлыга-йотлыга сыра эчә, кайсысы сатучы каршына өелгән.

Кая ул! Болар белән нинди шатлык уртаклашып булсын?! Көне буе йотым су күрмичә көтүдән йөреп кайткан сыерлар кебек, сыраханә ишегеннән шуып керәләр дә күзләрен тондырып чиратка кысылалар.

Менә бер танышы да керде, әйбәт кенә киенгән, галстуклы, аксыл йөзле. Исемен белми ул аның. Монда бер ай тирәсе йөри инде. Җыештыручы хатын аңа чиратсыз гына сыра алып бирә, һәм, каршысына басып, фәлсәфә сатарга керешә. Берәр кружка үзенә дә өлеш чыга.

Тик узган юлы үпкәләп китте бугай ул. Шулай, гадәттәгечә, хатын аңа сыра бирде дә каршысына килеп басты:

– Син менә аракыга каршы җыелышта кул күтәрдеңме? Әйт әле дөресен? – диде.

– Күтәрсә соң! – диде галстуклы.

– Син бит үз-үзеңә каршы баргансың. Ник, син шулай икегә бүленгәнмени? – дип бәйләнде җыештыручы.

– Бүленмәгән. Мин сырага каршы түгел.

– Соң, барыбер инде ул.

– Ничек барыбер булсын! Сыра сыра инде. Аны бөекләр дә эчкән һәм эчә.

– Менә, менә барыбер түгел шул. Сыра эчкәннән соң, аракыга тарта.

Галстуклы җавап кайтармады, сырасын эчеп бетерде дә чыгып югалды. Шуннан соң бер-ике көн күренмәгән иде.

Хатын арткы яктан гына аңа сыра бирде дә тагын каршысына килеп басты.

– Театрга билет күпме тора ул? Белмисеңме син?

Күренеп тора: теге көннән соң галстуклының җыештыручы белән сөйләшәсе килми, ләкин сөйләшмичә дә булмый, кара андагы чиратны! Берәр сәгатьсез алырмын димә!

– Нинди спектакльгәдер бит...

– «Таһир»гамы шунда.

– «Таһир – Зөһрә»гәме?

– Ие, ие, шул.

– Берәр тәңкәдер инде.

Хатынның йөзенә шатлык бәреп чыкты. Үзең галстук так­кансың, үзең шуны дә белмисең дигәндәй, зур канәгатьлек белән авызын ерды.

– Юк шул менә, юк шул. Берсе – өч тәңкә!

Хатын аңа билетны күрсәтте.

– Ә-ә, – диде тегесе, нидер исенә төшергәндәй. – Ишеткән идем шул. Яңача эшләгәннәр аны. Ахырын үзгәрткәннәр, указдан соң Таһир одеколон эчеп яна да шул кайгыдан Зөһрәсе үзенә үзе кул сала. – Һәм ул нигәдер шырык-шырык көлеп куйды...

Хатын аның кыланышына әллә ни игътибар итмәде.

– Карале, – диде ул, билетның берсен тәрәзә янына китереп. – Бу ялган билет түгел микән? Йолдызлары күренми?

– Йолдызлары булырга акча түгел бит ул сиңа. Каяле, печате бармы? Бар, бар, печате бар, ялган түгел.

Хатын галстуклының бер кружка сырасын эчте дә: «Тагын кил, алып бирермен», – дип, икенче җыештыручы янына китте. Анысы монда штатта түгел, болай гына йөри, кружкалар ташырга булыша, шуның өчен аңа аз-маз сыра да тама иде. Бәлки, тора-бара штатка да алырлар әле...

Хәер, ул үзе дә монда шулай эшли башлаган иде, ике айдан соң аны җыештыручы итеп алдылар.

Ул килгәндә, тегесе буш кружкалар җыеп маташа иде.

– Минем бүген театрга барасым бар. Әзерләнергә кайтып китәм. Син монда үзең кара инде, – диде.

– Кая, кая барасың? – диде тегесе, кызыксынып.

– Менә, – дип билетларын күрсәтте ул. – Театрга барам.

– Ә-ә, – дигән булды тегесе, әмма аның театрга барырга җые­нуын барыбер башына сыйдырып бетермәде бугай.

Гомер булмаганны! Аны күптән белә ич инде ул. Моңарчы авызыннан театрның «т» хәрефе да чыкмаган кеше, тиктомалдан гына театрга китсен, имеш. Акча жәлләмичә, билетлар сатып алуын кара әле син аның!

Хатын, башын чайкый-чайкый, буш кружкаларын күтәреп, арткы ишектән кереп югалды.

Ә җыештыручы хатын исә мыштым гына сыраханәдән чыгып китте. Юл уңаеннан кибеттә йөк ташучы булып эшләүче, үзенә ир тиешле кеше янына да сугылырга уйлады. Ир дип... алар менә ярты ел чамасы бергә яшәп яталар.

Торыр урыным юк дип зарлангач, йортка кертте инде. Тапканнары – уртак, барысы да эчүгә китеп бара. Башка төрле яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар иде алар.

Өйләренә кайттылар. Ир тиешле кеше дә театрга барырга кар­шы килмәде. Гомумән, ул беркайчан да хатын сүзенә каршы килми. Берсе икенчесеннән яшереп эчкәндә генә ара-тирә тавыш чыккалый.

– Ә нәрсә киеп барабыз? – диде ир, кайтып керүгә.

Хатынның киемнәре иске булса да ярыйсы иде, тишек-тошык­лары юк. Ә ир өчен кием-салым, шактый кыен мәсьәлә, ни юньле күлмәге, ни кеше арасына чыгарлык юньле костюмы юк.

– Мин бармыйм! – диде ир күңелсез генә. – Болай барсам кертмәсләр.

– Үзем генә барыйммыни?! Минем беркайчан да театрга барганым юк! Үзем генә бармыйм! Ю-у-ук!

– Билетлар әрәм була бит. Бар инде, бар, берәр дус хатыныңа әйт тә...

– Андый җиргә парлашып йөриләр! Кеше алып барыр хәлем юк! Барыбер акчасын бирмиләр аның!

Ир, үзең кара инде дигәндәй, лып итеп почмактагы урындыкка барып утырды.

– Әйдә, менә бу кәчтүмеңне чистартабыз, – диде хатын, урындык артында эленеп торган сәләмә костюмны кулына алып.

– Ертык бит ул! – диде ир, кулын селтәп. – Киеп булмый аны.

Хатын костюмны идән уртасына ташлады да пыр тузып бүлмә буенча йөренә башлады.

– Бармасаң бармассың! Үзем генә барам. Синең аркада алты сумлык билетны яндырыр хәлем юк әле, – дип сөйләнә-сөйләнә әзерләнергә кереште.

Шулчак ишектән таныш ир килеп керде. Керүгә, дәшми-нитми генә өстәлгә бер шешә арзанлы шәраб чыгарып утыртты.

– Икегә акча җитмәде. Мә калган тиеннәреңне, – дип, шәраб янына ук бакыр акчалар да сипте. Алар җыелышканнар иде. Тегенең шуны күтәреп килүе.

– Без театрга барабыз! – диде хатын. – Анда эчеп барырга ярамый.

– Мин бармыйм бит, – дип сүз катты ир, әле шешәгә, әле хатынга карап.

– Барасың! Син дә барасың!

Хатын кунак ирнең җиңеннән тартты.

– Театрга барырга кәчтүмеңне биреп тор әле.

– Бирәм, бирәм, жәлкемени.

Ир костюмын салып хатынга тоттырды.

– Әйдә, әүвәл моны салып куйыйк та инде.

Хатын шешәне алып, әйләндерә-әйләндерә карады. Шәрабтан баш тартуы җиңел түгел иде. Тик моны ачсаң, ирен тракторга өстерәтеп тә театрга алып барып булмаячак. Алты сумлык билет бит ул! Бераз өстәсәң, ул акчага мондый өч шәраб алып була!

– Юк! – дип кырт кисте хатын. – Без театрга барабыз. Моны үзең генә эч.

Тегесе карышмады, шәрабны куенына тыгып чыгып шылды.

Киттеләр. Баралар. Бер-бер артлы театрга таба атлыйлар. Театр ерак түгел. Юлны гына аркылы чыгарга кирәк.

Спектакль башланырга шактый вакыт бар иде әле. Театрга килүчеләр парлашып урамда йөреп тора. Артык билет сораучылар да бихисап. Яңа килгән һәр кешегә диярлек сүз кушалар.

Әмма алардан артык билет сораучы булмады. Хатынның моңа эче пошты, ул ирен култыклап алды да үтеп барышлый гына бер кыздан:

– Сезнең билет юкмыни? – дип сораган булды.

– Әйе шул. Сездә бармы әллә? Сатыгызчы, зинһар! – Кыз аларның каршыларына ук килеп басты.

– Юк, артыгы юк, үзебезгә генә, – диде хатын, аның хәлен уртаклашкандай.

Алар, култыклашып, ишек төбеннән урадылар һәм, тагын да арырак узып, ике катлы калын пыяла аша театр эчен күзәтергә керештеләр.

Театр фойесында халык байтак иде инде. Хатын бик бирелеп, бик җентекләп эчтә кайнашкан кешеләрне күздән кичерә башлады. Кайсын гына алып карама, иренме-хатынынмы, егетенме-кызынмы, һәммәсе курчак кебек, киемнәре әле генә энә-җептән чыккан шикелле. Ул, кәефсезләнеп, терсәкләре сүсәргән иске кофтасы хакында уйлап куйды. Күпме җентекләп караса да, театр эчендә үзенеке сыман ямьшәйгән туфли һәм төсе уңган күлмәк кигән кеше таба алмады. Ир-егетләр дә кайсы яңа костюм-чалбардан, кайберләре кыйммәтле джемпер киеп килгән иде.

– Болар театрга көн саен йөри торганнардыр, име? – диде ул, ярым пышылдап.

Ир гамьсез генә «Беломор»ын суыра иде. Хатынының сүзен җавапсыз калдырасы килмәгән өчен генә бугай:

– Килеп йөрисе калмаган ла, – дип куйды.

– Нишләп?

– Һе... бик озак бара торгандыр ул.

Хатын ачу белән аңа төртеп алды.

– Шулхәтле билетларны әрәм итепме?!

Тегесе, төтенен Кабан күленә таба өреп:

– Чукындың шул билетларың белән! – диде.

Хатын аның җиңеннән тотып ишеккә таба борды.

– Әнә кара, күзең чыкканмы әллә? Күпме кеше билетсыз! Әйбәт киенгән булсалар да, билет теләнеп торалар!

– Эшләре юктыр.

Хатын, синең белән ник авыз чайкап торам соң әле дигәндәй, кырт кына борылды да Кабан күленә таба китте.

Моннан мәчет яны, хатынның туып үскән урыннары яхшы күренә икән. Ул шул якка төбәлде, үзенең бала чагы узган ике катлы йортны табарга тырышты. Хәзер ул йортта гаиләсе белән аның абыйсы яшәп ята. Хатын алар белән аралашмый, аралары күптән өзелгән, туганнарының ике ятып бер төшенә дә кергәне юк, алар – үз тормышы белән, ул үзенчә яши.

Әлеге йортта аның бала чагы узса да, сагынып искә алырлык бер генә көн дә хәтерендә калмаган. Андый чагы булмады да бугай. Әтисе эчте, әнисе эчте. Көн саен диярлек өелешеп сугышалар иде дә, төннәре ыңгырашып, сызланып үтә иде.

Әти-әнисе эчә торган зәхмәтне ул ундүрт яшендә үзе дә татып карады. Анысын нигәдер яхшы хәтерли: шешә төбендәге сыеклыкны әүвәл борынына китереп иснәде, аннары авызына алды. Ачы иде, тәмсез иде. Бераздан шул ачы да, тәмсез дә сыеклык яшь кызның канын кайнатып җибәрде, рәхәт кенә башы әйләнде, аяклары, тез буыннары камырланды, җырлап җибәрәсе килә башлады. Урамга чыкты. Урамда рәхәт, күңелле, барлык кешеләр дә яхшы, әйбәт! Үзеннән ике генә яшькә өлкән күрше малае да әйбәт. Кызның малайга әллә ниләр сөйлисе, әллә нәрсәләр вәгъдә итәсе килде.

Икәүләшеп өйгә керделәр. Әтисе белән әнисе кочаклашып тимер караватта йоклап яталар. Өстәл тулы ачык шешәләр. Төпләрендә теге сыеклык та калган. Шуны бер стаканга җыеп чыктылар да икесенә бүлеп эчеп җибәрделәр. Ул кылкынды, тыгылды. Күрше малае тәҗрибәлерәк иде, өйрәтеп, ярдәм итеп торды.

Аннан соң урамга чыктылар. Абыйсы кайтып килә иде. Ул да кызмача. Кыз абыйсыннан качты. Күрше малайларының сарайларына кереп бикләнделәр. Күпме генә эзләсә дә, абыйсы аны моннан таба алмаячак иде...

– Кайтып кына китикме әллә?

Янына килеп баскан ире тагын папирос пыскыта иде.

– Бир әле миңа.

Хатын аның кулындагы «Беломор»ны алып үзе суырырга кереште. Ир, сугарга теләгәдәй, кулын күтәрде.

– Тартма дип әйттеләр бит инде сиңа!

– Тартса ни!

– Алайса, синнән сасы ис килә!

– Үзеңне бел!

Ир, югары күтәргән кулын кисәк кенә төшереп, кесәсенә ты­гылды, авыз эченнән мыгырдана-мыгырдана билетлар тартып чыгарды, берсен хатынга бирде, икенчесен үзендә калдырды.

– Алайса, мин үзем генә керәм.

– Бар.

Ир борылып ишек ягына таба атлады, үзе хатынны сүкте: «Ниемә дип монда алып килгәндер!»

Ул билетын берәүгә сатып җибәрде дә, артына карый-карый, кызу гына баскычтан төште. «Үзеңә булсын театрың! Кер, кара!»

Хатын, папиросын суырып бетергәч, төпчеген бармак очы белән күлгә таба чиертте дә билет сорап торучы бер егеткә үзенә тиешлесен сатып, ирне әрли-әрли китеп барды. «Моңарчы театр күрмәгән, яшәгән әле! Бар, үзең генә кер, кара!»

Сыра махмыры чыга башлаган иде. Башы зың-зың килә. Ул юлны аркылы чыкты да үзе туып үскән урамга таба юнәлде.

Күл буенда исенә төшкән күрше малае һаман да шул нигезендә яшәп ята. Шәраб кибетендә йөк ташучы булып эшли. Аның һәрвакыт алып куйганы була...

Элеккеге күршесе өйдә туры килде. Ишекне тырпайган колаклы эте белән бергә чыгып ачтылар.

– Хәлеңне белергә керүем, – диде хатын керә-керешкә. – Үзең генәме?

Тегесе әле күптән түгел генә кайтып кергән икән.

– Үзем генә, уз, күршекәем, – диде ул. – Тагын кем белән булыйм? Менә Барсик тагын...

Хуҗа кызмача иде. Баш тирәсендәге сирәк чәчләре төрле якка тырпайган, күп эчүдән йөзен җыерчык баскан. Ул, кирза итекләре белән идәндә чәчелеп яткан чүп-чарны эштерә-эштерә хатын янына килеп, дәү куллары белән аның артына сугып алды.

Эт хатынга карап ырылдап куйды.

– Һәй, күршекәем минем! Барсик, тс-с!

– Кит, б...! – диде хатын. – Баш авырта. Мә, акча бар. Чыгар әле.

Хуҗа почмактагы фанер тартмадан, чүпрәк-чапрак арасыннан шешә тартып чыгарды.

– Хәзер, хәзер, күршекәем.

Сөйләшмичә генә берәр стакан күтәреп куйдылар. Сыра махмыры юкка чыкты.

Хуҗа янә хатынның артына шапылдатып сугып алды.

– Бүген үк тотып кияүгә бирерлек әле сине, каһәр, ә!

– Кит әле, кит, – дигән булды шәрабтан күңеле түгәрәкләнгән хатын.

Хуҗа аны кочаклап алды.

– Һәй, күршекәем! Ничекләр керәсе иттең әле?! Вәт рәхмәт яугыры!

– Кит әле, кит, юньсез! – дигән булды хатын. – Әйдә, тагын сал!

Хуҗа стаканнарны янә тутырды. Үзенең стаканында ниндидер чүп йөзеп йөри иде, ул аны чәнчә бармагы белән генә эләктереп алды да кулын чалбарына ышкып куйды.

– Йә күршекәем, күтәрик, булмаса! Синең исәнлеккә!

Икенче стакан шактый мәлҗерәтте. Хуҗа янә хатынга сыланды.

– Әйдәле, әйдә, кил әле монда, күгәрченкәем, күршекәем...

Хуҗа хатынны караватка таба өстерәде. Тегесенең аяк буыннары шактый сыекланган иде, ул ирнең беләгенә тотынып аның артыннан атлады. Икесе дә сүсәргән одеял җәелгән тимер караватка аудылар.

Хуҗа борын эченнән нәрсәләрдер мыгырданды. Хатын, кытыклангандай, хихылдап көлде.

– Кит әле, кит, мин үзем. Кофтамны аерасың бит! – дип сөйләнде ул, кытыкланудан туктап торган арада.

– Чәбәләнмәсәнә!

Хатын хихылдавыннан туктады.

– Син мине яратмыйсың бит?! – диде ул, хуҗаны бик зур җинаятьтә гаепләгәндәй.

– Ничек яратмыйм? Кем әйтте аны?

– Алайса, нигә театрга алып барганың юк соң?

– Кая, кая?

– Театр карарга дим.

– Яраткач, театрга баралармыни?

– Кешеләр йөри ич.

Ир хатынның кофтасын идәнгә ташлады да беркавым сүзсез торды. Аннары, яшерен сүз әйткәндәй ярым пышылдап:

– Театрга бер-берсен яратмаган кешеләр генә йөри. Кеше мәхәббәтен карап кызыгырга дип. Белдеңме? Яратышканнары өйдә генә утыра, – дип фәлсәфә сатты.

– Алай икән, – диде хатын һәм күлмәген сала башлады.

Шулчак каты итеп ишек шакыдылар. Бил тиңентен чишенгән ир идәнгә төште. Өстәлдә калган шәраб бар иде, шуны кабаланып кулына алды, әүвәл стаканга агызмакчы булды, аннары, кире уйлап, шешә авызыннан гына чөмерә башлады.

– Калдыр! Бетермә! – дип кычкырды хатын.

Хуҗа шешәне ярым шәрә килеш караватта сузылып яткан хатынга бирде.

Тагын ишек шакыдылар. Хуҗа, чайкала-чайкала, ишеккә таба атлады һәм келәне ычкындырды. Ишек төбендә кунак хатынның ире басып тора иде. Хуҗа ишекне кире япмакчы булды. Әмма тегесе каты итеп тартып ачты да:

– Юкмы синең? Баш чатный, – дип, йомарланган өчлек күрсәтте.

– Юк, юк, чык моннан! Милиция чакырам! – дип җикеренде исерек хуҗа.

– Беләм лә барлыгын! Бушка түгел ич, мә!

Ир, хуҗаның култык астыннан шуышып эчкә үтте дә, кире яптырмас өчен, ишеккә аркасы белән терәлде.

– Грамм да юк, грамм да, – дип сөйләнде исерек хуҗа. Ул өстәл янындагы урындыкка барып утырды да аннан кире сикереп торды.

– Чыгып кит! Чыгып кит! Милиция чакырам!

Ир, эчкә үк үтеп, ашыга-ашыга, кофтасын киеп маташкан хатынын күреп өлгергән иде инде.

– Үтерәм! – дип ырылдады ул һәм, бала башы кадәр йодрыгын өскә күтәреп, хатынына таба бара башлады.

Бу хәлдән айнып киткән хуҗа, фанер тартмадан ялт кына тагын бер шешә күтәреп чыгарды да бөкесен тешләре белән каерып ачып стаканга бушатты.

– Карале, кем. Сораганыең. Мә, эч!

Бу вакытта хатын, аягына торып басып, үзенә таба килгән ирнең һөҗүмен кире кайтарырга әзерләнә иде инде. Болай гына котылып булмаслыгын аңлагач, ул еламсыраган тавыш белән:

– Нишләгән мин? Ятып ял итәргә дә ярамый мәллә?! – дип шыңшыды.

Шулчак хуҗа ирнең күтәрелгән кулына барып асылынды.

– Эч әле дим мин сиңа, мә!

Ир, хуҗа авыз янына ук китереп терәгән стаканны алып эчеп җибәрде дә, өстәл янындагы агач тартмага утырды. Хуҗа аның алдына икенче стаканны да этте.

– Уф, баш ярыламы дип торам, – дип сөйләнә-сөйләнә, ир анысын да кулына алды.

– Сине эзләп кергән идем мин монда, – дип акланды иренең йомшаруын күргән хатын.

Хуҗа өч стаканга да шәраб тутырды. Ирнең баягы ачуы сүрелгән иде инде, ул хатын белән дә чәкештерергә үрелде.

– Һе, театр, имеш!

Өченче стаканның яртысын уртлап куйгач, ул берара уч төбен иснәп торды да шаркылдап көләргә кереште.

– Һи, театр, имеш!

Аңа хатын белән хуҗа да кушылдылар. Көлеп арыгач:

– Син күрдеңме, күрдеңме? – дип, хатын урыныннан ук сикереп торды һәм: – Бер көтү кеше бер урында тик әйләнеп йөриләр. Хи-хи! Читтән карап торсаң, юләрләр дип уйларсың менә. Хи-хи! Без пыяла аша карап тордык, театр башланмаган иде, менә бер урында тик әйләнеп йөриләр инде. Нәкъ башлары әйләнгән сарыклар инде менә. Ха-ха-ха!

Өчесе дә, шүрәле кытыклагандай, өйне яңгыратып көлделәр.

– Ә син күрдеңме, күрдеңме? – дип, сүзне ир кеше дәвам итте. – Бер кыз бар ие анда. Кып-кыска итәк кигән менә. Алдан тартып караса, арты күтәрелә, арттан тартса – алды... Ха-ха-ха!

Өчесе дә, күз яшьләре стаканга тамганчы, дөнья бетереп көлештеләр. Сүзне хуҗа алып китте.

– Ул театрда артистларның үлгәннәрен чынга санап, күз яшьләре белән елап утыручылар да бар, ди. Ха-ха-ха!

Патша заманында ук салынган борынгы йорт тагын селкенеп куйды. Моңарчы өстәл аягы янында тыныч кына яткан эт тә өй эчен тутырып һау-һаулап өрергә кереште.

– Менә бу мәхлук та көлә алардан! – дип хихылдады хуҗа.

– Ишеттегезме, ишеттегезме? Ул театрда... теге кем... кем әле? Аты коргыры! – Хатын озак кына исенә төшерә алмыйча азапланды. – Ә-ә, Таһир дигәннәре одеколон эчеп үлә икән!

Исләренә одеколон төшкәч, өчесе берьюлы өстәл түрендә кукраеп утырган буш шешәгә моңаеп карадылар. Хуҗа тартмадан яңа шешә алды. Күңелле булып китте. Кыяфәтләренә нур кунды.

– Алайса... теге кем... Таһир дигән артистның үлгәнен алдан ук белеп торгач, аны карап утыруы кызык түгел инде ул, име? – диде хуҗа һәм башланмаган шешәнең капрон бөкесен теше белән ачарга кереште...

Айның туган-тумачасы юк

Теге китте. Сөт машинасына утырып. Райүзәккә, судка дип. Ул калды. Кузгалып китәм дигәндә генә машинадан сикереп төште дә капка төбендә үскән кәкре агач артына ышыкланды. «Районга нишләп бу хәерче киемнән барырга тиеш әле мин! – дип сукранды ул үзалдына. – Өстендәгесе матур бит, үзе барсын! Аерылышу кәгазен дә үзе алып кайтсын!..»

Сорады бит иртә белән: «Яңа күлмәк-ыштан әзерләп бир», – диде. Җавапка: «Аерыласы хатыннан кием сорамыйлар! Яшь хатының табып бирер, җәме!» – дип кенә кычкырды.

Ул, аягын көчкә сөйрәп, түбән очтан югарыга – өенә таба атлады. Шулчак кылт итеп башына мондый фикер килде: яз көне аерылышу килешәме соң ул? Ахыры хәерле булырмы? Шуны Хәбибә карчыктан кереп сораса? Әнә генә бит аның йорты! Ул өшкереп имләгән хатын бәбигә уза, кысыр сыер бозау алып кайта дип, юкка гына сөйләмиләрдер?

«Кермим әле! Чуртымамы соң?! Яз көне аерылыштың ни дә, кыш көне ни... барыбер күңелле нәрсә түгел инде», – дип кире уйлады да иренеп кенә өенә таба атлады. Уйлары аякларына чолгана, шуларга менә-менә сөртенеп егылыр төсле. Авыл урамында эт тә юк. Бик иртә әле. Хуҗалык сөтен сәгать биштә үк җыеп озаталар. Урамда – уйлар гына. Уйлар басуга җим эзләп очкан каргаларга ияргән, алар ерганаклар булып агалар, алар капка төбендәге шәрә агач ботакларына эленгән, бер ишесе сөт машинасына төялеп китте. Кичәге, бүгенге көн турындагы уйлар... Ә иртәгә?.. Аерылышкач ничек булыр икән соң, ә?..

Бала-чагалары юк югын да... Армиядән соң дүрт ел өйләнмәскә кушканнар иде аңа. Хезмәтен тутыргач, каты итеп кисәтеп әйттеләр: дүрт елсыз өйләнмә, балаларың гарип туачак! «Туачак! Тумаячак!» – дип сөйләнә-сөйләнә, ул капка келәсенә басты.

Фәгыйлә – армиягә озатып калган күрше кызы – йә өйлә­нәсең, йә мин башкага чыгам, дигәч кенә, солдаттан кайтуына өч ел дигәндә генә кушылганнар иде алар. Беренче балаларын Аллаһы Тәгалә ничек бирсә, шул рәвешле үз катына алып та куйды.

Икенчесенә үзләре җөрьәт итмәделәр. Көтәргә булганнар иде. Хәер, армиядән кайтканына дүрт ел да ике ай була икән бит инде. Күрәсең, аларга бәби язмагандыр. Инде менә аерылышуга да барып җиттеләр...

Чү, нидән чыкты соң әле алар арасындагы бу ызгыш? Юк, юк, үзеннән гаеп эзләргә яисә акланырга түгел иде аның исәбе. Болай гына... Уйлар өермәсе алып кереп китте аны бу тарафларга. Чынлап та, нидән килеп чыкты соң әле бу хәлләр?

Бая, хатынының бертуган апасы яшәгән йорт яныннан узганда, аякларын көзән җыера язды, әйтерсең баганалары тимер торбадан утыртылган бизәкле капкадан бозау кадәрле, салпы колаклы астыртын эт чыгар да аңа ташланыр күк иде. Тизрәк, тизрәк! Җәһәтрәк инде!

Монда хатынының апасы яшәп ята. Гаиләсе белән. Гаилә дигәнең: хатын да ир, тракторда эшләүче исерек малайлары гына.

Тимер баганалы капканың келәсе «чык» итте дә аннан чуар яулыклы бер баш күренде. «Кая чабасың бу хәтле? Сөртенеп егыласың бит инде! Ташка егылып тез капкачыңны ярсаң! Бүлнискә эләксәң!..»

Хатынының апасы Фатыйма бу. Өйрәтә. Яшәргә өйрәтә. Ни ашарга, ничек йокларга... Кияүгә чыкканына байтак булса да, сеңлесе бала тапмый. Баланы каян аласын гына өйрәтеп җиткерә алмый Фатыйма. Ирек куйсаң, урталарына кереп ятарга да күп сорамас иде канә...

«Фатыйматын-тайбатын – минем әни бай хатын», – дип мыгырданды Хәмит, капкада хатынының апасы күренгәч.

– Кая болай чабасың, дим бит! Ни булды? – дип төпченде Фатыйма.

Хәмитнең аның белән сөйләшеп торырга ни теләге, ни кәефе юк иде. Әмма сорау шундый итеп бирелде ки, һич кенә дә җавапсыз калу мөмкин хәл түгел иде. Кияүнең гәүдәсе бишек сиртмәсе кебек җыерылды, тамак төбенә вак бәрәңге сыман төер тыгылды. Барыннан да бигрәк, аның үз-үзенә, җавапсыз торуына ачуы килде һәм, ниһаять, әлеге хис тамактагы төерне этеп төшерде дә, акылы белән киңәшеп тә тормастан, хәерсез теле:

– Фәгыйләне районга илтеп куйдым. Бәби апкайтырга! – дигән яңалык әйләндереп чыгарды.

Капылт кузгалудан Фатыйма чайкалып китте, җәһәт кенә капка баганасына ябышты.

– Нинди бәби булсын ди!

Үз ялганы үзенә дә ошап китте Хәмитнең. Хатыны белән ачуланышканнан бирле ягылмаган тимер мич шикелле суык җанына җылы йөгерде.

– Корсагы да беленми ие бит әле аның?! Шул арадамы? Бигрәк тиз бит!

– Тиз шул! Космос гасырында яшәгәнеңне белмисеңмени?

Күрәсең, Фатыйма һушына килеп өлгергән иде инде.

– Кай җирендә йөрткән ул аны! Алдыйсыңдыр ла! Миңа әйткән булыр ие!

– Төнлә участкауайны алып кайтканыем инде мин. Икәү булырга тиеш, ди. Игезәк! Берсе – кыз...

Хәмит телен тешләде. Арттыра бит! Артыгын шыттырып җибәрсә, мәңге ышанмаячак теге! Бу рәвешле хатынның апасыннан үч алуы рәхәт, җан рәхәте иде. «Мокыт! – дип уйлады ул, авызын колакларына тиклем җәйде. – Атлаган саен акыл саткан була. Яшәргә өйрәтә. Үзе шуңа да ышанды тагын! Мокыт... Бәби дә алып кайтмаган килеш, Фәгыйлә синең аркада гына китә! Соң, бала тапкач кына китсә? Малаем яки кызым ятим үссә?..»

Чү!.. Кызулык белән... Ачуланышу кайнарлыгы белән уйлап та, уйланып та караганы булмаган икән ич – хатынсыз ничекләр итеп яшәр икән соң ул? Моңарчы алай талашып тормады ич алар. Яшь, матур хатынның итәк җиле кагылып узганда да, каны шундук кайнарлана, аңа буйсынырга теләмәгән чуар күңеле һәм дуамал башы «нигә яшим?» дигән мәңгелек сорауга гади генә җавабын табып, урынына кире утыра торган иде.

Һаман да шул Фатыйма: «Бәби апкайтмыйсыз!» – дип тинтерәтә торгач, алар икесе бер авыздан: «Балалар өчен яшәргә өлгерербез! Әүвәл үзебез өчен яшәп калыйк», – диярләр иде.

Фатыйманың бертуктаусыз өйрәтүеннән, тормышларына кы­сы­луыннан гарык булган Хәмит кияү көннәрдән бер көнне: «Синең дә балаң берәү генә. Нигә тагын апкайтмыйсыз?!» – дип үртәгән иде, аңа мәчегә ташланган эт кебек ябышты. Бераз сүрелә төшкәч, аклангандаймы, әллә үз-үзен юатырга теләпме: «Көтү көткәндә, яр буенда утырып, салкын тигезде бит баҗаң!..» – дип, башка балалары юклыгын әллә ире өстенә, әллә язмышка аударып калдырган иде. Шулчак беренче мәртәбә кызганып куйган иде Хәмит хатынының бертуган апасын. Адәм баласының күңелендәге кызгануны шундук этлек хисе алыштырды: «Нәрсә, чыбыркысы шартламый башладымы әллә?»

Бу ямьсез сөйләшү Хәмитләрнең ишегалдында бара иде. Әлеге сүзләрдән соң Фатыйма түтиебез бер агарды, бер күгәрде дә, нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде – сүзе чыкмады, аннан аңлаешсыз ымлыклар гына коелды. Гаярь хатынның моңа тагын да ачуы килде һәм ул, Хәмитләрнең салпы колаклы ялкау эте арт аягын койма култыксасына күтәреп кире төшергәнче, җәһәт кенә өенә кайтып, аннан иренең иске чыбыркысын өстерәп килде. «Нәрсә! Шартламыймы?! Хәзер шартлатып күрсәтәм мин сиңа!» – дип, ишегалды буйлап Хәмитне куып йөри башлады. Ире белән апасының дорфа сөйләшүеннән кәефе киткән Фәгыйлә, моны күреп, эчен тота-тота көләргә кереште. Апасы белән ире ишегалды буйлап куышуларын дәвам иттеләр. Ишегалды хәйран зур булса да, качып котылыр урын юк иде. Фатыйма шарт та шорт чыбыркы шартлата. Коты табан астына тәгәрәгән кияү балакай качарга урын эзли, үзе: «Кара, ничек шәп шартлата икән!» – дип уйлый. «Шартламыймы? Шартламыймы? Менә сиңа, менә сиңа, мә!» Бер-ике мәртәбә чыбыркы очы кияүнең колак яныннан да сызгырып узды инде. Ул чарасызлыктан лапаска чумды. Печәнлеккә качып котылу иде исәбе.

Тегесе Хәмит артыннан үрмәләде. Бәхеткә, печәнлектә чыбыркы шартлатып булмый иде. Шулай да Фатыйманың ачуы һаман да яман иде әле. Ул абынып печән өстенә ауган Хәмиткә ташланды. Буып үтерергә... борынын тешләп өзәргә диптер инде. «Борынсыз калсам, бетте баш!» дигән уй Хәмитнең миен көйдереп узды. Һәм ул өстенә ауган Фатыйманы, тыпырчынмаслык итеп, үзенә таба тартты. Хатынның кайнар сулышы битенә бәрелде, дәү имиләре күкрәген басты. «Йә, бу хәтле булса да булыр икән! – дип уйлады ул, хатынының апасын кочаклаган килеш. – Нәкъ Фәгыйлә! Кайнар сулышына тиклем! Имиләре генә бушрак. Ишегалды буйлап чаба-чаба тирләгән үзе. Фәгыйлә исе килә! Йа Раббым, булса да булыр икән!..» –дип уйлап ятты ул аста килеш...

Эшнең болай килеп чыгуына Фатыйма үзе дә аптырап, хәтта каушап калды. Бу рәвешле кияү өстендә ятуына и оялды, и уңайсызланды хатын. Әмма хатын-кызның эчтәге зәһәрлеге көчлерәк булып чыктымы йә инде әлеге хәленнән котылуның бердәнбер юлы, чарасы диптерме: «Каяле, каяле! Синең чыбыркың шартлыймы икән? Тикшереп карыйм әле!» – дип, тез башы белән җиңелчә генә бот арасына төртеп алуга, үзен салам көлтәсе астында калгандай хис иткән Хәмит, җәһәт кенә кочагын бушатып, «чүмәлә» астыннан шуышып чыгып, аска сикерде.

Печәнлектә кичергән иләс-миләс хисләр икенче көнне үк юкка чыкты. Икенче көнне үк Фатыйма тагын килеп, аларны янә яшәргә өйрәтә башлады.

Инде берничә ел бергә яшәп, Хәмит белән Фәгыйлә бер-берсенең гадәт-холыкларына тәмам ияләшеп бетә яздылар, әмма кияү балакай хатыны апасының «диктатурасын» күңеле белән дә, акылы белән дә кабул итеп килешә алмады.

Беркөн шулай Хәмит такта ярдырып кайтты да ишегалдына бушатты. Мунчаны бәрәңге бакчасына табарак дәвам иттереп, шунда ян корылма төзү иде исәбе. Бәлкем, келәт булыр. Ишегалдындагы тактага Фатыйма да игътибар итте.

– Келәтегез бик тузганые, яңасын саласыңмы әллә? – диде ул, эссе каккан тавыш белән.

«Барысын да каян белеп тора бу, зәхмәт!» – дип сукранды Хәмит.

– Нинди келәт? Нәрсәгә кирәге бар аның? Бассейн төзим, – диде ул, киреләнеп.

– Бассейн?! Авыл җирендәме? Мунчаң була торыпмы?

– Мунча үз урынына, бассейн үзенә!

Шулай иттереп, бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, келәт урынына бассейн пәйда булды.

Тора-бара боларның аралары тәмам бозылышу чигенә җитте. Кияү хатынының апасын өнәмәс булды. Моны Фатыйма, күрәсең, үзе дә сизенеп йөрде микән, беркөнне ул аларны кунакка дәште. Итләре бетте. Ат алып суярга булдылар. «Килегез!» дип, баҗа үзе чакырып китте. Фатыйманың бусагасыннан атлап керергә бер дә күңеле тартмаса да, баҗасы килеп әйткәч, карышырга яхшысынмады.

Ат дигәннәре айгыр өммәтеннән иде. Аны чалырга күрше-тирәнең бар ир-аты җыйналды. Гадәт буенча, Фатыйма сугымчы ир-атларга киңәш-табыш итәргә үзе алынмакчы иде, арадан берәү, ярым чын, ярым шаяртып:

– Монда йөрмә инде син, Фатыйма килен. Җә балаң гарип туар, – дигәч тә исе китмәгән иде. Ә төп сугымчы Гарәфи карт:

– Йөрмә дигәч йөрмә инде, килен. Борчылма, әгъзасын сиңа кисеп бирербез, – дигәч кенә, оялып, өйгә кереп китте.

Ир-ат тыныч кына, медер-медер сөйләшә-сөйләшә, үз эшен эшләде. Нәрсәгә тотынса, кулыннан шул шөгыль килә торган күрше Гарәфи – алтмыш яшьләрдәге, колгадай озын буйлы, чандыр кеше – сүзнең тәмен белеп, сөйләр урынын белеп сөйли:

– Берзаман шулай күрше мари авылында Үзәкәйгә тәкә суйдым. Урманда агач тарттыра идек. Трактор ватылды да бер көн ял бирделәр. Иптәшләр өйләренә кайтып китте. Мин кайтмадым. Гәүһәр апагыз белән дә талашып чыгып киткән ием. Сагынсын әле, мин әйтәм, кайтмыйм. Икенче көнне тагын билдән кар җырып кире киләсе бар, мин әйтәм. Үзәкәйнең ире, Иванның дим, чыбыркысы шартламый ди бит. «Тройной» эчеп янган да... Химия бит инде. Нефтедән эшләнгән.

Шулай кичтән Иван белән самагун чөмердек-чөмердек тә чирмешем өстәл астына ук тәгәрәде. Тере кешеләрдән Үзәкәй белән икәү генә. Мин дә үз урыныма барып яттым инде.

Хикәянең нәкъ шушы төшенә җиткәч кенә, Фатыйманың бертуган энесе – колхозның бердәнбер «КамАЗ»ында шофёр булып эшләп, салган баштан күптән түгел идарә каршындагы баганаларны рәттән кырган өчен эштән чыгарылган Хатыйп – салкын тигән юеш тавышы белән:

– Үзәкәй янына чумдым, диген инде, ичмасам, – дип, Гарәфи абзыйны «төзәтәсе» итте.

– Син нәрсә, энекәш! Кеше хатынына кул саламмы соң?! – диде тегесе, ачу белән.

– Үзәкәйнең шәп чаклары барые бит, дип кенә әйтүем.

Хатыйпның ялгыш сүзләре өчен үкенүе булдымы бу, аклануымы, әмма ул барыбер үчекләвен дәвам иттерде:

– Кеше хатынының йөзенә туры караганым да юк минем, энекәш! Үзәкәй яныма үзе килеп ятты, беләсең килсә!..

Гарәфи сөйләвеннән капылт кына туктап калды. Сүзнең иң кызык җирендә генә өзде дә куйды, хәйләкәр. Хатыйпның борынына яңадан су җыелган иде, ул тыңкыш тавышы белән:

– Әйттем бит, әйттем бит! – дип кабатлады.

– Әйттең пычагым! Беләсең килсә, арканы куйдым да яттым, һаман китми әкәең. Шуннан юри киерелгән булдым да артны туңкайттым, караватта урын калмагач, Үзәкәй лап итеп идәнгә егылды да төште.

Иртәгәсен үлеп баш авырта гына бит. Үзәкәең самагунын җәһәннәм тишегенә үк яшереп куйган. Бирми. Иван эзләп тә карады. Үч ала, янәсе. Әүвәл тәкәне суеп бир, аннан соң бирермен, может, ди. Нишлим инде? Тәкәсен чалдым. Кулына табак тотып, Үзәкәй басып тора. Канын шушы табакка агыз әле, ди. Минем ишеткән барые инде – алар свежий канны куырып ашый икән. Ярар, мин әйтәм, китер табагыңны. Үзәкәй кереп киткәч, аяк тотып торырга да ярамаган Иван үзе миңа күз кыса, үзе тәкәнең җомыркасын йолкый. Моны да табакка салырсың әле, бүтәкә дип әйтерсең, ди. Кит, мин әйтәм, ул җирен бездә килмешәк этләргә генә ташлыйлар, дим. Җук, жук! Турап сал инде табакка, ди. – Хатын-кыз шуны ашаса, дәрте кузгала, ди. Андый хатын үлгән кешене дә терелтә алырлык гайрәтле була, ди. «Синең хатын болай да кимен куймый бит инде» дип әйтеп булмый ич инде чирмешкә. Ялына гына бит. Утын әрдәнәсендә яшереп куйган бер чирек самагуным бар, шуны алып чыгарыем, ди. Дусның гозерен аяк астына салып булмый бит инде. Шулай эшләдек тә.

Хатыйпның борынына бу юлы су бик тиз җыелды, авызын ачып, сүз әйтә алмады. Беренче булып Хәмитнең баҗасы телгә килде:

– Алайса, айгырныкының да көче бардыр бит инде? Кемгә ашатыйк икән?..

Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кулына җылы су салынган комган күтәреп, Фатыйма күренде. Икенче кулында зур сары табак иде. Күрәсең, аларның сөйләшүен дә ишеткән...

Ул комганны кар өстенә утыртып, кул сөртергә дигән тастымалын айгыр түшкәсен асарга әзерләгән киштәнең ботагына элде дә, җаен туры китереп, Хәмит янына килде. Фатыйманың йөзе гадәттәгечә түгел иде, тавышы да йомшак, үзен беренче көнне кияү куенына керергә әзерләнгән яшь бичә кебек тота, оялчан, кыюсыз. Бит очлары – салкыннан түгел, җылы өйдән генә чыгып килеше бит – алсуланган, күзләре утлы күмер кебек яна.

«Хатын-кызның холкы юк дип әйтмәс идем, бар аларның холкы, тик ул көн саен үзгәреп кенә тора», – дигән бер шагыйрь. Фатыйманың да моңарчы ала-колалы чуар холкы бүген үзгәргән, йомшарган, үзе тыйнак кына бер мөлаем хатынга әверелгән дә куйган!.. «Хәерлегә булсын!» – дип шомланып уйлады Хәмит. Хәер, вәсвәсәсе юкка булган, Фатыйманың кияү балакайга үтенече бар икән.

– Хәмит, дим, энем-җаным, кеше күрмәгәндә шыпырт кына ат җомыркасын менә шушы табакка салырсың әле, пожалысты!

Тегесе, аптырап, күзләрен шарландырды:

– Ә-ә?..

Фатыйманың тавышы сүнеп бетә язды.

– Беләсең бит инде, баҗаеңа, баҗаеңа... – диде ул, ярым пышылдауга күчеп. – Пешереп ашатмакчы булганыем... Чыбыркысы бит...

Хәмитнең аптырау-гаҗәпләнүдән оешып каткан йөзе яктырып китте.

– Була ул! Айн момент!

Кичен Фатыйма сугымчыларны, авылдагы якын-ерак туган-тумачасын, күршеләрен кунакка чакырды. Сыйландылар, бик күңелле утырдылар. Төнгә чаклы дәвам итте бәйрәм. «Ат чалу шәп нәрсә икән!» – дип уйлады Хәмит кияү. Өйләренә төн уртасында гына кайтып яттылар. Авыл күгендәге ялгыз ай аларны капка төбенә кадәр озата барды. «Айның туган-тумачасы да юк. Безнең кебек кунакка да йөри алмый, бахыр...» Башына әллә ниткән фәлсәфи уйлар килә. «Хатын белән тору – зур тормыш мәктәбе ул, ир-ат шул мәктәптә гап-гади бер укучы гына». Әйтелеп бетмәгән бу фикер китек әлегә. Өстәргә кирәк моңа: «Ул мәктәптә хатын-кыз да укый. Ир – арткы партада, хатын иң алда утыра».

Хәмит, колак төбендә безелдәгән черкине кугандай итеп селтәнде дә: «Нәрсә, фәйләсүфләнгән булам соң әле?! Вакытымыни?!» – дип, үз-үзен җиңелчә генә шелтәләп алганнан соң, шартлатып өйалды ишеген бикләп куйды.

Хатыны инде юрган астына ук чумарга өлгергән. Кич буе кешесез торгач, өй эче суына төшкән: күлмәкне салуга, чытайтып җибәрде. Ул, киемнәрен аннан-моннан гына урындык өстенә өеп, тизрәк юрган астына... хатынының җылы кочагына ашыкты.

Тәрәзәдән өй эченә үтеп кергән ялгыз ай күпме генә тырышып күзәтсә дә, караваттагы икенче кешене һич кенә дә эзләп таба алмады, кат-кат җентекләп исәпләсә-санаса да, очына чыгарлык түгел, юрган астында бер генә кеше ятадыр сыман иде. Хисап дигән фәнне каян белсен инде ул мескен ай! Санаган була тагын...

Иртәгесен кибет артында баҗасы белән күрешкәч, тегесе, барлык шартын туры китереп, ат ите кысылган саргылт тешләрендә сынык шырпы белән казына-чокына:

– Ну, ничек суң? – дип куйды.

Үзе чабатадай авызын тагын да җәя төшкән, куе сары кашлары арасына яшерелгән бәләкәй күзләре ниндидер сер белгәндәй тәмам кысылып беткән. Ут чыбыгында тезелешеп утырган чыпчыкларның һәммәсен берьюлы баҗасының авызына җыеп тутырасы килде Хәмитнең – чүпләнсеннәр иде рәхәтләнеп. Сүзен әйткәндә дә шырпысын теш арасыннан алып тора алмый, ичмаса.

– Нәрсә, ничек суң?

Сары каш астындагы күзләр урынында ике нечкә сызык кына калды, алар тагын да озынайдылар һәм, колакка тиклем сузылып, нәкъ шул урыныннан бу баш бүреге-ние белән кырт киселеп төшәр күк тоелды. Киселер, пычагым! Баҗа кеше әнә рәхәтләнеп ыржая. Ә нигә дип ыржая соң әле? Ул һаман аңламый, яңа капкага кайтып кергән сарык бәрәнедәй, тик аптырап карап тора. Баҗасының карт алаша ите кебек кызыл йөзендә баягы серле-сәер тантана ничек тиз кабынган булса, шулай ук сүрелде дә; шырпы сыныгын чиртеп җибәреп, башын чайкап куйды.

– У-у-у! Фатыйма апагыз... ат күкәен генә түгел... хәленнән килсә... Бертуган сеңлемнең кияве дип тормасые!..

Баҗалар тиз аңлаштылар, чөнки Хәмит тә аңа кичәге серне чишеп ташлады. Әлбәттә, бу хәлгә баҗаларның бик тә ачулары килде. Гарьләнделәр, хурландылар. Икесе дә чыгырларыннан чыктылар. Әмма күтәрелеп бәрелмәделәр, икесе ике якка – өйләренә ашыктылар.

Кайткач та, баҗасының лапасында маллар карап йөргән Фатыйматтәйне шунда ук салам чүмәләсе өстенә төртеп екканын Хәмит баҗа күрмәде, әлбәттә. Моңа кикриге өшесә дә, әле бик гаярь булган кызыл читекле әтәч кенә шаһит булды. Әмма бу хакта ул куначада бөрешеп утырган тавыкларына да сөйләмәде. Әтәч кенә булса да, сер тота белә икән тагын үзе...

Хәмит баҗа нишләде дисезме? Иң башта урам капкасын иңсәсе белән генә төртеп ачты, аннары тибеп япты да ишегалдына аяк басуга: «Фәгыйлә! Анаңны!..» – дип кычкырмакчы, аны үз янына чакырып чәчеп-туздырып ташламакчы иде, дыңк иттереп капка ябылган тавыш ис-һушына китерде бугай, бермәлгә туктап калды: үзе еш-еш сулый, буылган кеше кебек әледән-әле изүләрен тарткалый. Беравыктан суына төште. Шулай итми нишләсен, ул хәтта хатынына нәрсә дип әйтергә кирәклеген дә, башлап ни дип авыз ачасын да белми, белү генә түгел, башына да китерә алмый. Чарасызлыктан интегүе әллә каян күренеп тора. Шулай шул: апаң миңа айгыр җомыркасы кыздырып ашаткан, дип әйтеп булмый бит инде!..

Дуамалланып кайтып килүче ирен Фәгыйлә тәрәзәдән үк күреп, болдырга чыкты. Әнә шулай каршысына чыгып басуы белән Хәмитне «аяктан екты» да инде. Әүвәл тез аслары хәлсезләнеп, аннары теле көрмәкләнде – сүзен әйтә алмас булды. Яшь хатын­ның иннек-кершән белән каешланмаган, табигый төсен җуярга өлгермәгән ак, чиста йөзе, аптыраулы гөнаһсыз коңгырт күзләре Хәмитне каушатты.

– Хәми-и-ит! Ни булды-ы? – диде яшь хатын, чак кына сузып.

Тавышының мөлаемлылыгы, күңелгә ятышлылыгы ирне икенче мәртәбә җиргә чүктерде. Ләкин җанындагы үпкә-ачу алай гына басылырлык түгел иде, һай, түгел иде шул.

– Фатыймаң бүтән монда аяк басмаячак! – Хәмитнең кызган күкрәгеннән әнә шул җөмлә генә сытылып чыкты.

Кем әйтмешли, хатын-кыз ир-аттан акыллырак, чөнки алар азрак белә, ә күбрәк аңлый. Фәгыйлә дә иренә каршы капылт кына сугылып бәрелмәде, сәбәбен дә сорашмады – апасы белән ире арасында игълан ителмәгән сугыш барганын күреп тора, ләкин аңа һич кенә дә игътибар итми, бу аяк астында буталып йөргән вак-төяк ызгышлар дип кенә уйлый иде. Шулай да ул бу юлы:

– Нигә? Тагын нәрсә булды инде? – дип сорап куйды.

Мондый сорау һич кенә дә кирәкми иде Хәмиткә. Нәрсә дип җавап бирсен соң ул аңа? «Ярар», – дип мыгырданды ул авыз эченнән генә һәм лапас алдына «кикрикүк!» дип аваз салган ак әтәчкә хатынының көтү куа торган юан таягын алып тондырды.

* * *

Ә бүген алар аерылышалар. Фәгыйлә район үзәгенә гариза илтә китте. Судка икесе барырга тиешләр иде дә бит... Ул качып калды, кузгалам дигәндә, машинадан сикереп төште. Хатын-кыз алай сикереп йөри алмый бит. Хәмит төшеп калгач, яшь хатынның ачуы отыры кузгалган иде. Юл шактый сикәлтәле, сөт бидоннары төягән машина әрҗәсендә дөбер-шатыр сикерә торгач тынычланды тагын үзе.

Дөресен генә әйткәндә, хатын белән аерылышу җиңел эш түгел икән. Хәмитнең җаны уйный башлады. Шуны басар өчен диптер инде, ул кибеттән аракы алып кайтырга уйлады.

Аракы – арыш мае,

Эч әле, карышмале.

Бушат калын кесәне,

Җанга дәва булале,

Әй аракы, аракы...

Ул, каяндыр ишеткән әлеге такмакны көйләп, урамга чыкты. Баш комбайн кебек эшли, җан уйнаклый, күңел әсәренә. «Усад аракысы усал хатыннан яхшырак!» – дип сөйләнде ул үзалдына. Уйлап тапкан шәпкә әлеге тапкыр җөмләсе бик акыллы, үткен булып тоелса да, кибет янына якынлашкан саен, ул бу сүзләрнең үзенә һәм хатынына бик үк туры килеп бетмәгәнлеген чамалады. Усал түгел бит аның хатыны. Тик нигә аерылышырга җыенганнарын аңлатып кына бирә алмый ул. Беркөнне – ат суйганнан соң атна да узмагандыр – Фатыйма килеп киткән, Хәмит шуңа дулады. «Сезнең нәсел белән араны өзәм!» – дип җикеренде ул хатынына. «Өзәм!» – «Өз!» И шуннан бетте-китте, вәссәлам!..

Кибет алдында җигүле ат тора. Ат хәтта бәйләнмәгән дә, тезгене чишелгән, ул, башын төрле якка йөртә-йөртә, кар өстеннән азык эзләгәндәй итә, борыны үз нәҗесенә төртелгәч, чирканып, кинәт башын күтәрә, арткарак чигенә. Аннары кибет алдындагы рәшәткә башына таба сузыла. Кимереп алырга исәбе. Ул шатыр-шотыр агач кимерергә керешкәч, кайдадыр чәң-чәң эт өргәне ишетелде. Хәмит шуннан соң гына чанадагы салам арасыннан этнең башын күреп алды. Колхоз электригы Ярулла абзый кибеткә тукталган икән. Бар тирә-юнь белә: Ярулла абзый дөм исерек хәлдә чанасында йокласа да, нинди генә буранда яки ерак юлда калмасыннар – бу кызгылт ат белән Бурзай кушаматлы нечкә сыйраклы чәңгелдек эт хуҗа кешене капка төбенә хәтле алып кайтып җиткерәчәкләр.

Кибет эченнән тавыш-гауга ишетелә. Ниндидер шәп товар кайтып, шуның өчен ызгышалар кебек. Баксаң, анда кибетче Солтан кызы, Ярулла абзый белән хатыны Мөштифәдән гайре эт тә юк. Мөштифә уң кулындагы бер чәки аракыны баш өстенә күтәргән, икенчесе белән үзенә ташланырга әзер торган Яруллага кизәнә.

– Тагын бер генә адым атлап кара менә! Атлап кына кара, бәрәм дә ватам! Ике дә уйлап тормыйм менә!

Ярулла абзый бик ярсулы, шулай да үзен тыеп тора, күрәсең, хатынының холкын күптән өйрәнеп бетергән: чәкине ваттырасы, әрәм иттерәсе, зәмзәм суыннан колак кагасы килми. Солтан кызы, кайсысын якларга да белмичә аптырап, үлчәү артына поскан да шуннан тыныч кына күзәтә.

– Ватып кына кара менә! Бакча җимеше түгел ул сиңа, акча җимеше!

– Бер генә адым атлап кара менә! Ике дә уйламыйм, бел­деңме!

Солтан кызы, яңа гына кияүгә чыгып, ир куенында берәр атна чамасы гына төн уздырган бала, кайсысын якларга да белми. Дөресрәге, бу мизгелләрдә болар урынына ире белән үзен куеп карап, шуннан нәтиҗә чыгарырга азаплана бугай. Ләкин бернинди дә нәтиҗә чыкмый. Чөнки тормыш тәҗрибәсе бик сай әле, чыпчык тезеннән генә. «Вата бит хәзер Мөштифә апа! Батырлыгы җитмәячәк! Кара Ярулла абзыйның кыяфәтен, котырган үгез кебек!» Кызның уенда әнә шундый ике фикер тарткалаша-ярыша.

– Ватып кына кара менә! Мин сине бүген үк аерып җи­бәрәм!

Һай, Ярулла абзый! Шушы сүзеңне әйтмәгән булсаңчы, хатын-кызның холкын белмәгән кеше кебек! «Аһ, син шулаймы! Аерасыңмы? Сиңа аракы кадерлерәкме?!» Чәки ишек төбендә торган ябык кильки мичкәсе кырына очты, һәм чык иткән тавыш кына ишетелде. Мөштифә, үз кыюлыгыннан үзе дә коелып төшеп аптырап-югалып калды һәм, котырган аю кебек алпан-тилпән өстенә килә башлаган иреннән качып, ишеккә йөгерде. Аның артыннан – Ярулла абзый...

Кибет эче тынып калды, урамда ярсып-ярсып эт өргәне генә ишетелде. Солтан кызы да, Хәмит тә җиңел сулап куйдылар. Икесе дә белә: чәки өчен генә аерылыша торган гаилә түгел инде болар. Өйгә кайтуга, Ярулла абзыйны әзмәвердәй ике малае караватка бәйләп салачак, ә иртәгесен Мөштифә Ярулла­сына – махмырдан интегеп яткан иренә – сөтле аш пешереп, аны кашыклап үзе ашатачак. Авылда белмәгән кеше юк: электрик Ярулланың сөтле аштан соң эче йомшарып, махмыры да юып алгандай юкка чыга. Ә кичен алар атка утырып, парлашып, күрше авылга һинд киносы карарга барачаклар. Моның шулай буласын бөтен авыл халкы белеп тора. Чөнки беренче мәртәбә генә түгел. Өстәвенә Ярулла абзыйның олы кызы килеп, кибет идәнен дә юып-себереп китәчәк әле. Төштән соң. Моны кибетче Солтан кызы да белә. Шуңа күрә хәзергесе вакытта почмакта таралып яткан шешә ватыкларына тамчы да исе китми аның. Кибет эченә таралып өлгергән аракы исе генә, күңелне болгатып, күзләрне әчеттерә.

Хәмит тә, Солтан кызы да, тегеләр чыгып киткәч, бу хакта бер сүз дә алышмадылар. Кибет түренә нәрсәдер алып кайтып өйгәннәр. Хәмит, аракы дип авыз ачасы урынга, ияге белән шунда таба ымлады.

– Әллә мебель апкайттыңмы?

Әлеге сүзләрдән Солтан кызы җанланып китте.

– Ие шул, Хәмит абый, сафа ул. Двухспальный карават. Агачтан, мендәрләре дә бик йомшак.

Хәмит әүвәл караватның бар җирен җентекләп тикшереп чыкты, аннан соң кибетчегә күтәрелеп карады. Аның ни әйткәнен дә көтмәстән, Солтан кызы кызу-кызу тезеп китте:

– Без үзебез дә районнан яңа гына кайттык әле. Сиңа хәбәр салырга өлгермәгәнием. Фәгыйлә апа белән районда күрешкәниек. Бүлнискә кереп барадырие. Күренергә килдем, ди. Хәмит абыеңа әйттер, карават безгә бик кирәк, дигәние. Менә хәзер берәрсен сиңа йөгертергә дип торадырыем.

– Ие шул, ие, – дип мыгырданды Хәмит. – Алам мин моны. Ошады бу. Карават кирәк безгә. Бик кирәк...

Ак болыт күләгәсе

Хурлыгы! Җир тишегенә керерсең!.. Ире ниндидер бер кәнтәй белән типтерә икән!.. Бүген ишетте. Гарьлегенә ничекләр итеп түзмәк кирәк...

Бу хакта теленә корт төшкән ахирәте җиткерде. Әле тагын: «Фидаилең, уч төбендәге юеш сабын кисәге кебек, синнән шуып китеп бара, иртәме-соңмы ялгыз калачаксың, аның дилбегәсе – кая дилбегә үк булсын! – дилбегәнең дә бер очы гына кулыңда эләгеп тора бит инде», – ди!..

Һай, ахирәткәем! Бу хәбәрне ишеткәч, Тәслимә ялгыз каласын уйлап елар дигән идеңме әллә? Кайда ул елау! Әүвәл бик каты гарьләнде ул. «Мокыт! Бозау! Ни җитмәгән? Югыйсә бозауның да бозавы бит үзе!» – дип бәргәләнде.

Баксаң, Фидаил гади бозау гына түгел, аның ире уҗым бозавы да икән әле!

«Син үзең ут уйната торган хатын, үзең нәкъ карга бала­сы!» – дип әрли-әрли, иренең «уҗымга» йөрүен ахирәте Фә­ри­дә чиште. Хатын иң соңыннан белә диюләре хак икән...

Фәридә әллә сөенеп әйтә инде, әллә – хәер, кем белсен – кызганып, чын күңелдән жәлләп йөрүе инде – Тәслимә бу хәтлесен үк аңышып бетерә алмады. Ул чакта халәте ни булса да чамаларлык, аңларлык түгел иде. Аннан соң күңел дигәне дә икеле-микеле әле. Бәлки, бу юк һәм буш сүз генәдер?! Дошман сүзедер?! Һәй, шулай гына булсачы! Шулай булсамы? Әгәр дә мәгәр алай түгел икән... Ул Фидаилне, ул Фидаилнеме?! Берәр җиреннән эләктереп, трамвай артына тагып җибәрәчәк!.. Тәслимәме, Тәслимә!..

Казан каласы зур кала. Трамвайлар алар яшәгән ун катлы йорт каршысыннан гына уза...

...Хыянәт шундый була микәнни ул? Бигрәк тә гарьлеге үтерә. Тәслимә өчен – теләсә, көзге караңгы төннең күгенә учлап йолдыз сибә алырдай, күз карашы белән иртәнге томаннарны эретерлек чая һәм чибәр хатын өчен – әйтеп һәм сөйләп бетерә алмаслык хурлык-гарьлек ләбаса бу!

Аннан соң... аннары ирләре хыянәт иткән хатыннар ни кыла да, алар нишли икән?

Берәүләр авыз ачып сүз дә әйтә алмыйлардыр: мышык-мышык елыйлар да елыйлардыр. Икенчеләре «бозык» ирнең битен тырнап бетерәләр, өйдә, балалары янында кара тавыш чыгаралардыр. Кайсыберләре, бәлкем, гариза тотып, суд юлын таптыйлардыр...

Дөнья хәтта салават күпере кебек кенә дә түгел, дөнья күзендә мең төрле төс чагыла. Кемнең күңеле аны кай якка таба әйди – ул шулай эшли. Адәм баласының күңелендәге хисләр яр читләрен кимерә-кимерә бәргәләнеп аккан язгы ташу кебек. Акыл дигәнең исә шул ташу өстендә чайкалган йомычка кисәгенә генә әйләнеп кала андый чакта.

Әмма татар кызларына хас булмаган зәңгәр күзле, алтын бодай башагы кебек сары чәчле, тик тора белмәс тынгысыз җанлы Тәслимәнең холык-фигыле әле әйткән төрләрнең берсенә дә туры килми, ул кысаларга гына сыешып җитә алмый иде. Ул Тәслимә иде, үзенчә һәм башка иде. Алма кебек ун яшьлек малаеның әтисез калачагы хакында да уйламады. Фидаил белән ни газап­лар кичерә-кичерә алган өч бүлмәле фатир да күзенә күренмәде. Күңелгә бары тик «үч алырга кирәк» дигән теләк кереп урнашты. Шуннан соң гына җаны тынычланып, күңеле урынына утырачак, бары шуннан соң гына уч төбендәге песнәктәй тыпырчынган җанкаена тынычлык иңәр төсле.

Алар Фидаил белән унбер ел бергә гомер кичерәләр. Яшь чактагы мәхәббәт дигән уртак һәм шактый ук кайнар хис-тойгылары, гадәти тормыш шаукымына кушылып китеп, бер-береңә күнегү, ияләнү шикеллерәк төшенчәләр кысасында калдылар шикелле. Бу – син, монысы – мин, менә уртак җимешебез – балабыз, болар безнең гаилә була инде. Яшибез шулай тыныч кына. Фатир да бар, эшкә дә йөрибез, үзенә күрә акчасын да алып торабыз. Бу – тормыш итү, бергә-бергә гомер кичү...

Чү! Тукта! Торып тор! Әле менә хәерсез бер теләк – үч алу теләге – күңеленең кай төшендәдер давыл кебек кузгалган әлеге хис хатынның башын чуалтып ташлады. Чү! Сабыр ит әле! Кешеләр арасында яши бит алар! Икесе генә карурманда түгел ич! Тәслимә үзе дә... Әйе, әйе, бергә эшләгән хезмәттәше Шамилне ул үзе дә якын итә бит. Кайчак, онытылып китеп, егетнең маңгай бөдрәләренә бармак очлары белән генә орынып аласы килеп куйган мизгелләре булмыймыни?! Әлбәттә, ул үзен бик тиз кулга ала, ояла, кызара һәм үз-үзен әрли, талый башлый.

Ә бүген исә күзенә ак-кара күренми. Бүген күңелендә дәһшәтле давыл!..

* * *

Тузгытылган җанын тынычландыру өчен, кимсетелгән хатын үч алуның берничә төрле юлын сайлады.

Шул ук ахирәте, шул ук Фәридә, ул ым кагуга, икенче көнне үк көндәшенең адресын китереп тоттырды. Адресны белүгә, Тәслимә уктай шундук атылыр төсле иде. Тагын Фәридә ярдәмгә килде.

– Кара бу кыяфәтеңне! Соңгы бер атнада җен хатынына ох­шап калдың! Әүвәл парикмахерскийга барып чәчеңне рәтләт! – дип, алтын киңәшен бирде.

Тәслимә шулай итте дә. Чәчләрен соңгы фасон белән кистерде, шуннан туп-туры көндәшенә юл алмакчы иде. Ләкин алай итмәде, әллә киселгән чәчләр муенына, тәненә кереп кунды, әллә инде батыр, кыю хатын эчтән шул рәвешле калтырана һәм күңелендәге хәерсез уй тынычлык бирми: аның тәне кычытырга кереште. Ул ашыгып кына өенә кире кайтты да юыну бүлмәсенә керде. Көзге сукыр түгел, аның күзе очлы: хатын кайнар су агыза башлауга кием астыннан араланган матурлык көзге йөзендә чагылды, карашын иркәләде, аннары көзге-күз түзмәде, оялып, шәрә тәннән карашын алды – «тирләп чыкты», пар белән капланды.

Хатын шкафтан кунакка йөри торган яңа киемнәрен алып киде, болай да килешле чәчләрен төзәтте һәм, затлы хушбуй сөртә-сөртә, көзге каршында әйләнгәләде дә өен бикләп чыгып китте.

Кая бара, нигә бара? Башында нинди уй-фикерләр хатынның?.. Хәер, бу вакытта җаны бераз тынычланган шикелле дә булган иде. Көзгегә дә зур рәхмәт: теле булса, ул аңа, һичшиксез: «Син бик гүзәл!» – дияр иде...

Хатын әүвәл ире белән күзгә-күз карашып сөйләшергә дә уйлаган иде. Тик бу мескенләнү, горурлыгыңны өстерәлчек ир аяк астына салып таптау була бит! Юк!

Бүген ял көне, бүген ире өйдә. Кичә, шимбә көнне, соңга калып кайтты. Эштә тоткарладылар дип акланып та маташты бугай. Ул кайтканда, Тәслимә малаен кочаклап йокларга яткан иде. Хәер, нинди йокы булсын инде! Әлеге хәбәрне ишеткәннән бирле...

Җомгада да соңга калып кайткан иде Фидаил. Ул төнне Тәслимә аны:

– Ник шунда гына кунып калмадың? – дип каршылады.

Шул вакытта Фидаил үзенең кыек эшләрен хатыны сизенгәнне белде. Акланырга дип авызын ачмакчы иде. Тәслимә тавыш чыгармагач, телен тешләп, койрыгын кысты.

Тәслимә исә үзенең сабырлыгына шаккатты. Ул – моңарчы һәр көнне диярлек төрле сәбәп тапкан булып яки бернинди сәбәпсез дә кайнап торган җаныннан пар чыгарып ала торган тынгысыз хатын – шулчаклы тыныч булса да булыр икән! Әллә гарьлек, хурлык һәм рәнҗеш-үпкәләре, песи баласы кебек бөгәрләнеп, бер төенчек яки йомгакка әверелгән дә тышка ыргылырга җай гына көтеп ятамы соң?!

Үзенә кирәкле фатирны тиз эзләп тапты ул. Казансу елгасы буенда, бик затлы итеп эшләнгән агач мәчеттән ерак түгел икән.

Ишек кыңгыравына үрелде дә аннары җәһәт кенә кулын кире алды. Ник килде ул монда?! Нәрсә калган? Шул рәвешле мескенләнеп йөрергәме? Фәридә: «Фидаилне кулдан ычкындырасың бит!  Ирсез хатыннар буа буарлык хәзер!  Һәммәсенә дә ир кирәк! Авызыңны ачып каласың бит, ахирәткәем!» – дип, учагына ялкын өстәп җибәргән иде. Фәридә ни әйтмәс! Җитмәсә, шул җирбитнең йөзенә сиптерерсең дип, кесәсенә бәләкәй газ баллоны да салган иде.

Хатын ишек кыңгыравына кабат басарга җөрьәт итмәде. «Мескенләнеп йөрергәме?» – дип уйлады ул һәм лифтка таба кире чигенде. Ул лифт каршына килеп җитүгә, аның ишеге ачылып китеп, ике кеше чыкты. Лифт эчендәге ут караңгы коридорны беразга гына яктыртып алса да, хатын аларның йөзләрен шәйләми калды, киемнәренә караганда яшүсмерләр бугай! Хатын почмакка посты.

Яшүсмерләр әле генә каршысында Тәслимә басып торган ишеккә таба атладылар. Үзләре ике генә авыз сүз дә алыштылар:

– Мин кулларын бәйләгәндә, син авызына чүпрәк тыгарсың!

Хатын, сулышын кысып, почмакка сеңде. Менә тегеләр ишек кыңгыравына бастылар. «Кем бар?» – дигән тавыш артыннан ук ишек ачылды.

– ЖКУдан без. Счётчик тикшерәбез.

Хуҗа хатын, ышанып, тимер ишеген дә ачты. Яшүсмерләр аны җәһәт кенә фатирына кире төртеп керттеләр дә артларыннан шапылдатып ишекләрен яптылар.

Тәслимә бер мәлгә югалып калды. Хуҗа хатынның чырылдап кычкырган тавышы гына аны кисәк айнытып җибәрде. Ул, кесәсендәге нәни газ баллонын чытырдатып кулына кысты да фатирга таба атлады. Үзе дер-дер калтырый, үзе сак кына ишеккә якынлаша. Эчке яктан бикләргә оныттылар бугай, йозак тавышы ишетелмәде.

Башка вакыт булса, Тәслимә урамга ничек очып чыкканын да сизми калган булыр иде. Бүгенге халәте ничектер сәер аның – гәүдәсе калтыранса да, үзе тыныч, сугышчан холыклы һәм куркусыз иде.

Ул сак кына ишеккә төртте. Рәхмәт төшкере, анысы тавыш чыгарып шыгырдамады, җай гына ачылды. Ике яшүсмер малай – берсе хуҗабикәнең кулларын артка каерган, икенчесе аның авызына чүпрәк мүкләп маташа – чит кеше кергәнен шундук сизделәр. Һәм берсе ишеккә таба атылды. Бу минутта Тәслимә, газ баллонын ике куллап кысып тотып, әзер тора иде. Газга тончыккан малайларны Тәслимә ишек төбендәге аяк киемнәренә таба этеп җибәрде. Тегеләр, сөртенешеп, буш капчыклар сыман, коридор идәненә аудылар. Аннары ул тиз генә хуҗабикәнең бәйләнеп җитмәгән кулларын чиште, авызындагы чүпрәген алды, шул мизгелдә үзе: «Һи, ямьсез нәрсә икән бит бу! Кай төшенә кызыккан моның Фидаил?!» – дип уйлап алды. Хатынның авызы да кечкенә түгел икән, шактый чүпрәкне сыйдырган. Ләкин озак маташырга вакыт юк, яшүсмерләр айнып, һушларына килеп аякка басарга мөмкиннәр иде.

– Телефоның бармы? Милиция чакырт! – дип боерды Тәс­лимә хуҗа хатынга. Тик тегенең керфеге дә селкенмәде, ул бер кат тынычланган иде инде, күрәсең.

– Юк, юк! Милиция кирәк түгел! Күрше подъезд малайлары бу! Наркоманнар, милициягә биреп җибәрсәң, ата-аналары күземне ачырмаячаклар!

Тәслимә башка сүз катмады, лып итеп кухнядагы урындыкка барып утырды. «Әллә ни чибәр булмаса да, сөйкемле генә нәрсә икән тагын үзе».

– Куркак малайлар алар үзләре. Милициядән котлары оча, ломкалары башланыр дип тә куркалар.

Көндәшенең ирен өстендә, уң яктарак, килешле генә миңе бар икән. «Гәүдәсе дә төз генә икән. Ә минем белән чагыштырганда...»

– Икенче подъезддагы минем кебек ялгыз хатын, шушы ике шакал өенә басып кергәч, милициягә хәбәр иткән булган икән. Икенче көнне иртән эшкә барганда берсенең атасы өстенә бульдогын җибәргән. Янәсе, ул сабыйларга ник милиция чакырттың! Ай-һай әшәке хәзер халык!

«Минем белән чагыштырып та булмый ич моны хәтта! Кискән тырнагыма да тормый бит бу! Әйе, миннән яшьрәк инде яшьрәген...»

– Сезгә бик зур рәхмәт инде. Коридордан ишетеп кердегезме соң? Күршедә генә милиция тора, капитан. Аның да ишеге ачылып ябылды. Ләкин ул андый эшләргә кысылырга яратмый. Теге юлы үзе шулай диде. Имеш, ул службада түгел, имеш, кысылырга не имеет право. Алкаш! Аракы сорап кермәсме әле?!

«Яшь булса да, минем белән чагыштырып булмый моны. Чебеш бит бу! Йоны йолкынган чебеш! Әллә... Әллә моның да битенә сиптереп, тибә-тибә кыйнаргамы?»

– Узыгыз әле, кухняга узыгыз. Хәзер чәй куеп җибәрәм. Теге шакаллар бүтән керми инде алар, яхшы сабак булды, рәхмәт инде сезгә!

Тәслимә карусыз гына кухняга узды. Көндәш чәй әзер­ләргә кереште. «Вкусы юк икән моның пычагым да! Стенасы бертөсле, өстәлдәге клеёнкасы – икенче. Гарнитурының төсе дә стена обое­на туры килми!»

– Үзем ул малайларны кызганам да мин. Япь-яшь килеш бит... Киләчәкләре юк инде ул мескеннәрнең!

«Тәрәзәдәге пәрдәсе дә килешсез. Һәй, чукынып китсен лә тәрәзәләре. Нәрсә, мин монда чәй эчәргә килдемме соң? Чәчләреннән йолка-йолка кыйнап чыгып китсәң инде моны... Болай да теге малайлар котын алды бичараның...»

– Әйбәт коньягым бар иде. Авыз итәбезме?

«Фидаилдән калганмы?» – дип, чак кына сорамый калды Тәслимә. Телен тешләп өлгерде. Әгәр дә мәгәр коньяк башланган булса... башланган булсамы? Шешәсе белән башына берне тондырам да чыгып китәм!»

Бәхеткә каршы, шешә ачылмаган иде.

Гомердә булмаганча, Тәслимә рәттән ике-өч рюмка эчеп куйды да авызы, тамаклары януга түзә алмыйча, кабалана-кабалана, өстәлдәге конфетка үрелде.

– Рәхмәт инде сезгә! Курыкмадыгыз! Яклаучысыз икән­ле­гемне белә ул шакаллар. Бер ай элек алар кергәндә, өйдә ип­тәш мужигым туры килеп тәпәләп чыгарган иде инде аларны. Якшәмбе көнне аның килмәсен беләләр.

Тәслимә өнсез калды. Бер ай элек диме! «Һай, син! Себерке! Әле мин бер атна элек кенә ишеттем бит! Бер ай ук бармыни инде!»

Хатын, кабалана-кабалана, кесәсеннән баягы баллонын чыгарды да күзләрен мөлдерәтеп үзенә карап утырган көндәшенә таба төбәде һәм төймәгә басты.

...Якшәмбе көн урамы. Чуп-чуар халык. Ыгы-зыгы. Аның – кешеләрдә, кешеләрнең анда эше юк. Ул... ул – бу дөньядагы иң бәхетсез һәм кирәксез, ташланган, мыскыл ителгән, җаны мәсхәрәләнгән мескинә хатын.

Күктә ак болытлар. Яңгырсыз, кысыр болытлар. Җирдә кайсы култыклашкан, кайсы җитәкләшкән яшь кызлар, егетләр.

Күктә ни булса – җирдә шул булыр. Яшьләрнең кыяфәтләре сүрән.

Аларның Фидаил белән беркайчан да кала урамында җитәк­ләшеп йөргәннәре булмады. Кинога барганда-кайтканда култыклашканнардыр инде анысы...

Алар икесе дә бер авылдан, классташлар иделәр. Мәктәп тәмамлаганнан соң, икесе дә университетның математика факультетына укырга керделәр.

Аннан соң ул Фидаилнең – яшь лейтенантның – армиядән хез­мәт итеп кайтканын көтте. Каникулда өйләнештеләр. Замана җил­ләре уңай якка исә башлагач, Фидаил компьютерлар белән эш итүче шәхси фирма ачып җибәрде. Тәслимә, университетны тәмамлауга, мәктәпкә урнашкан иде, һаман да математика укыта.

Туйларында аларга ак бәхетләр теләделәр. Нинди була икән соң ул ак бәхет? Күктәге ак болытлар кебекме? Бәлки, яңа яуган ак кар сымандыр? Үзе ап-ак, үзе сап-салкын!.. Өшетә, туң­дыра...

Тәслимә тротуар буйлап атлады, йөгерде. Атламый да, йөгерми дә, ә бәлкем, йөзә торгандыр ул! Ә алда иксез-чиксез зур чәчәкле болын! Көне! Кояшлы да, матур да. Болын аллы-гөлле чәчәкләр белән тулган. Чәчәкләрне үбеп-үбеп очкан күбәләкләрнең ниндие генә юк! Күбәләкләр Тәслимә атлы озын толымлы, күк йөзе кебек чиста, зур күзле кызчыкның кулларына куна, кыз аларны иреннәренә үк китереп серле сүз пышылдыйм дигәндә генә, алар капылт кына очып китәләр.

Чү! Тәслимәнең алдыннан гына, түмгәкләргә абына-сөртенә тагын кемдер йөгерә түгелме соң? Ул да күбәләкләр белән куышлы уйный. Кем булсын инде?! Фаил бит! Аның газиз баласы! Тәслимә күбәләкләр артыннан түгел, ә улы янына йөгерә икән бит. Ә болын... болын бик зур. Карале, шундый зур болын читәннәр белән уратып алынган. Читәннең аргы ягында тагын бер шәүлә күренә. Фидаил түгелме соң? Шул бит, үзе! Тик ул читән аша бу якка чыга алмыйча азаплана икән. Шулчак нидер булды: күктә берән-сәрән генә йөзгән ак болытлар кояшны каплады, чәчәкле болынга күләгә сузылып ятты: шуның артыннан ук баш очында иләмсез зур канатлы кош пәйда булды. Әлеге кош кычкырган тавышына караганда гап-гади, әмма бик дәү козгын икән. Ул җилкәндәй канатларын шапылдатып алды да читән буенда Тәслимә белән Фаилгә кул изәп торган Фидаилне күтәреп тә алып китте. Алар югарыга, бик биеккә күтәрелә башладылар. Менә козгын кинәт кенә яшь хатын-кыз кыяфәтенә керде. Әлеге яшь хатын белән Фидаил, бергәләшеп, кояшка таба оча башладылар. «Кояшка бик артык якынаймагыз! Яндыра, көйдерә бит!» – дип кычкырды Тәслимә. Кычкыруын кычкырды, әмма тавышы чыкмады. Аның тавышын урлап киткәннәр иде...

Болын да, андагы чәчәкләр, күбәләкләр куып йөргән улы да кинәт юкка чыктылар. Янәшәсенә килеп туктаган машинаның сызгырган тавышыннан өркеп, хатын яшь боландай читкә сикерде. Машина тәрәзәсеннән кыркылган такыр башлы шома йөз күренде.

– Девушка, а, девушка! Работаешь? Давай садись! Для тебя и 50 баксов не пожалею! Садись, коровушка моя! Деньги вперёд получишь, а!

Тәслимә авызын ачарга да өлгермәде, джипның арткы ишеге ачылып, кемнеңдер көчле куллары аны машина эченә суырып та алды. Арткы утыргычта кыска чәчле, шома битле яшүсмер утыра иде.

Хатынның гәүдәсе буйлап бер көтү кырмыска чабышып узды, куркуыннан тезләре калтырады, бер-берсенә тешләре бәрелде. Һәм ни гаҗәп: мизгел эчендә үз-үзен кулга ала алды да бәргәләнмәде, чәбәләнмәде, сиздермичә генә кесәсенә тыгылды да матур авызларын җәеп елмайгандай итте. Бите, тамаклары, алай гына да түгел, бар гәүдәсе уттай яна, кызыша башласа да, тавышын суытып, мөмкин кадәр битараф булырга тырышты:

– А куда едем? – дигән булды, ул чытлыкланып.

Руль артында утырган муенсыз кара-кучкыл йөзле ир артка таба борылды һәм авызын ачып нидер әйтергә җыенган гына иде, хатын аның йөзенә газ җибәрде, шул мизгелдә диярлек үк янәшә утырганын да өлешсез калдырмады.

Җитез мәче кебек машинадан чыгып, кая таба чапканын да белештермичә йөгерде дә йөгерде хатын. Сулуы кабып һәм эченә кату чыгып тукталып калганда, ул Әмирхан урамының аргы ягына килеп җитә язган иде инде. Машина базары да кул сузымы җирдә генә – үзенең кайда икәнлеген хатын шуның буенча чамалады, чөнки иренә ияреп бу базарга еш килгәли, Фидаил машиналарына кирәк-ярак эзләгәндә машина саклап кала йә үзе дә, малаен җитәкләп, базар эченә үк керә торганнар иде.

Хезмәттәше Шамилнең дә бу тирәдә генә яшәве исенә төште хатынның. Узган ел эштәгеләр белән җыелышып барганнар иде, туган көнен сәбәп итеп бугай. Тәслимәнең чуалган баш мие ак-караны абайламады, туп-туры таныш йортка таба атлады. Башка чакта булса, мондый хәлләрдән соң ул, әлбәттә, тиз-тиз өенә йөгереп кайтыр һәм үзенең нинди бәлагә дучар була язганын ашыга-кабалана, хәтта елый-елый да иренә сөйләр, җаны алай гына тынычланмаса, малаен кочагына алып, шуннан күңеленә юаныч табар, кайгы катыш мәшәкатьләрен оныттырыр иде. Бүген алай итәсе килмәде. Әлбәттә, баласы, бердәнбере, Фаиле, бик тә, бик тә кадерле аңа. Ул аны сагына да башлады инде. Ләкин анда, аның гади генә өй-гаилә дип аталган оясында, икенче берәү дә бар бит әле!..

Күктә ак болытлар йөзә. Каурый сыман ап-ак болытлар. Алар кояшны каплаганда җиргә күләгәләре төшә. Ул күләгәләр җирдән шуышып, өстерәлеп баралар.

Тәслимә юл буенда очраган эскәмиягә барып чүмәште. Йа Алла! Ни булды соң әле? Вак-төяк тормыш мәшәкатьләреннән үзенә күрә тәмен табып көйле генә яшәп ятканда бит! Ни булды соң?

Уйлар учагы сүрелә башлап, башындагы мең төрле керделе-чыктылы гакыл-фикерләре салмакланып, салкынаеп киткәндәй булды. Баш мие тырыша-тырмаша азаплана: тирә-юньне чолгап алган караңгылыктан яктылыкка чыгар юл эзли. Тик юл юк, барыр юлы баткаклык, үтеп чыгар капкасы бикләнгән, бастырыкланган... тагынмы... тагын... хәер, бөтенләй юк бугай ул капка! Әнә күк йөзендә ак болытлар гына бар. Алар берсен берсе бик җай гына, ипләп кенә этә-этә төньякка таба, Казансу елгасы ягына йөзәләр. Әнә ак болытлар... тагын кара болыт була. Тагын ниндиләре бар соң? Көнозын баш өстендә ак болытлар гына күреп ияләнгән күңел күзе болытларның кара булуына гаҗәпләнгәндәй дә итә. Ак кына, бары ап-ак кына бит алар!

Тәслимә утырган эскәмия астыннан ак болыт күләгәсе шуыша.

Эскәмия сихерле булдымы, әллә инде... Хәер, ни генә булса да, ниндидер бик аз вакыт эчендә генә хатынның күңеле тынычлангандай булды. Күзләре бик ачытса да, үксеп-үксеп елыйсы килсә дә, үзен үзе юатырлык көч таба алмыйча чарасызлыктан интексә дә, уй-фикерләре сабырлана төште. Нигә теге сөйрәлчек хатын белән, көндәш белән ачыктан-ачык, күзгә-күз карап сөйләшмәде соң әле ул! Син! Син! Нигә минем иремне аздырасың? Син!.. Тфү! Шуның белән авыз чайкап сөйләшеп торыргамы! Яңагына берне чалтыратырга иде дә!..

Хатынның аяклары яңадан Казансу буена таба, көндәше яшә­гән йорт ягына атлады. Хәтта теге шакмак муенлы адәмнәр утырган чит ил машинасы очрар дип тә куркып тормады. Аңа барыбер кебек иде. Ничек кенә булса да, аның бүгенге ниятен очлыйсы, ахырына чыгарасы килә иде.

Баягы таныш йорт подъезды каршысында таныш машина күргәч, хатын имәнеп китте. Фидаил машинасы бит! Кәнтәй янында! Тегесе телефоннан шылтыраткандыр, үләм-бетәм, йә талыйлар, йә йөзгә газ сиптерәләр дип зарлангандыр да, аның өстерәлчек ире, шул кәнтәйне юату өчен чыгып чапкандыр!

Ул ирексездән башын күтәреп югарыга карады. Бишенчеме, дүртенчеме катның балконында ир-ат шәүләсе. Аның янында хатын-кыз. Кызып-кызып ни хакындадыр гәпләшәләр. Гөрләшәләрме, талашалармы – Алла белсен!

Тәслимә, сөртенә-сөртенә, олы юлга таба йөгерде. Чүпрәк мин! Җебегән! Үч алырга, миңа да күптән үч алырга кирәк иде бит инде! – дип битәрләде ул үз-үзен. Һәм, чыннан да, хатын шуннан башка бүтән юл күрмәде дә бугай инде.

Бәхеткә каршы булдымы икән, кызганычка каршы микән инде, Шамил өйдә туры килде. Өйдә һәм үзе генә. Ул, көтмәгәндә-уйламаганда хезмәттәше килеп кергәч, бик гаҗәпләнде, апты­рады.

– Берәр нәрсә булмагандыр ич? – дип сорады, ишекне ачуга.

Тәслимә үзен кулга алып өлгергән иде инде, Хак Тәгалә хатын-кызга биргән бар талантын эшкә җигеп, күңелендәгесен тышка чыгармаска, сиздермәскә тырышты. Әйе, бик теләсә, һәрбер хатын-кыз да коеп куйган актёр була ала, хатын-кызның башына төпле фикер кинәт тумый, ул аны берәмтекләп җыя-җыя да аннан соң гына иреккә чыгарып җибәрә. Үзен табигать тарафыннан да, җәмгыять тарафыннан да кимсетелгән, кыерсытылган җенси зат дип уйлау хатын-кызның ми күзәнәкләрен бертуктаусыз хәрәкәттә тота, һәм ул һәрвакыт уяу, һәрвакыт дошманына ташланырга әзер тора. Туктаусыз хәрәкәттәге ми күзәнәкләре сай суда әрле-бирле килгән вак балыкларны хәтерләтәләр.

Безнең Тәслимәнең «вак балыклары» бер юнәлештәрәк, тәртип беләнрәк йөзделәр.

– Узып барышлый гына, юл уңаеннан гына. Ничә еллар бер бүлмәдә утырып эшлибез, мин әйтәм.

– Әйдә, әйдә, уз, Тәслимә. Тартынма.

Ишек бусагасында Тәслимәне күреп каушаган Шамил, үзенең әлеге халәтенә ачуы килеп, янә каушады, кыскасы, ни кылырга белмәде. Тәслимә күптән узган инде, бер туфлиен да салырга өлгергән, ә ул һаман: «Уз, уз, тартынма», – дип кабатлап торуын белә.

Тартынып торырлык булса, монда кадәр киләме соң инде ул, тиле баш!

Шамил Тәслимәнең килеп керүенә сөенә дә. Ир хатыны булган өчен генә хис ташкынын тыеп тора. Эштә вакытта тик торганнан, алай начар-бозык уйлар белән түгел, әлбәттә, ут уйната торган зәңгәр күзле чая Тәслимәнең бит очыннан үбеп аласы килгән чаклары була торган иде лә югыйсә...

Өйдә Шамилнең маңгай чәчләре тагын да бөдрәрәк булып күренә икән. Өйдә ул эштәге җитди, һәр сүзен җиде кат үлчәп сөйләшә торган Шамил түгел. Бүлек җитәкчесе дә түгел, гади, бик гади, фәкать Шамил генә. Әгәр Шамилне белмәгән кеше булса, озын буена, ярау гәүдәсенә һәм төксе чыраена карап кына да аны усал, тәкәббер кеше дип уйлар иде. Ә өйдә хәтта тышкы кыяфәте дә андый тәэсир уятмый икән: буе да кайтышланып киткәндәй, хәтта ирен читенә елмаю да эленгән әле.

Нинди генә үткен акыллы һәм чая булмасын, Тәслимә монда кадәр килеп, ят ир бусагасын атлый белде. Әмма шуннан соң нишләргә кирәклеге башына килмәде, аптырашта калды. Рәхмәт төшкере, аны әлеге тилемсә халәтеннән бары хатын-кыз актёрлыгы гына коткарып тора, аннан соң кире чыгып йөгерергә, күңелдәге баягы ачуы да ирек бирми бугай инде.

Шамил хатынны бер бүлмәле бик тә килешле, пөхтә итеп җыештырылган фатирының түренә кертеп утыртты да, ашыга-кабалана чәй куеп, кунак сые әзерләргә кереште. Хәер, аның сые күптән әзер икән инде: ул почмактагы тәгәрмәчле бәләкәй арба-өстәлне Тәслимә янына гына этеп алып килде дә өстендәге ашъяулыгын читкә алып куйды. Әгәр дә шампан белән коры шәраб һәм коньяк шешәләрен дә сый-нигъмәт дип атасаң, матур тәлинкәләргә өелгән йөзем, банан, әфлисун кебек җимешләре әлеге төргә керә дә керә инде.

– Мин сине көтеп утыра идем әле.

Бу шартларда бер-берсенә ияләнә, күнегә башласалар да, барыбер үзара тартыну, читсенү һәм әлеге дә баягы һаман шул кыюсызлык хөкем сөрә иде өйдә. Шамил бокалларга шампан бүлде. Ул аның бөкесен дә аттырып тормады, тавышсыз гына ачты. Икесе дә күреп, сизеп тора: телләрен бары тик шәраб кына чишә алачак.

Көндәше өендә эчкән коньяк Тәслимәнең авызын киптергән иде, ул шампанны йотлыга-йотлыга эчте. Хәтта каршысындагы Шамилгә дә игътибар итмәде. Исенә килгәндә, соң: шампан бокалы бушаган иде инде. Әллә уңайсызланудан, әллә эчемлек тәэсиреннән бит алмаларына ут кабуын тойды хатын, колак яфракларына хәтле кызарган иде бугай. Тора-бара – ниндидер бик тиз арада гына – әлеге уңайсызлану хисләрен күбекле шампан гайрәте кысрыклап чыгарды, хатын үзен иркенрәк тота башлады. Тәслимәнең үзгәреш-халәтен тоеп, күреп утырган Шамил дә кыюлана төште. Җитмәсә, күңелен хәерсез хис биләп алды, каршысында балкып утырган хатынны кочагына суырып аласы килде. Килде генә, ләкин мәңге алай эшли алмаячак. Һәм ир үз-үзеннән дә батыррак, кыюрак була алмаячак иде. Юкка гына шушы көнгә чаклы өйләнми йөрми ич инде ул. Ходай Тәгалә аңа баганадай буй-сын, төс-кыяфәт һәм акыл биргән. Тик менә кыюлык дигән сыйфатка чират җиткәч, никтер саранланган иде. Өйләнәсе килгән егет кәҗә сатып өйләнә дигәндәй, әлбәттә, әгәр аны өйләнү дип атап булса, ул бер мәртәбә өйләнгән, дөресрәге, өйләнеп караган иде инде. Язылышмадылар да, кәләш белән никах укытырга дип, авылга, Шамилнең әнисе янына кайттылар. Яхшы хәтерли: җомга көнне кич кенә кайтып җитте алар. Сәлимә, булачак килен, кияүдән аерылып кайткан, бик чая һәм үткен мишәр кызы иде. Дөресрәге, Шамилне өйләнү дәрәҗәсенә ул үзе китереп җиткерде.

Иртәгә никах дигән көнне икесенә аерым-аерым урыннар җәеп йокларга яттылар. Ишек катында әнкәсе караваты, ике як почмакта өйнең түрендә үк ике карават. Ул караватлар арасында кулдан ясалган озын өстәл. Ут сүнеп ун-унбиш минут уздымы икән, Сәлимә өстәл астыннан гына шуышып килеп Шамилнең юрган астына кереп ятты. «Нишлисең, әнкәй өйдә бит», – дип пышылдады Шамил, уңайсызланып. «Сезнең өйдә үзем генә йокларга куркам мин...» – дип, егетнең муенына кайнар сулышын өрде хатын.

Шамил иртәгесен әнисенең йөзе генә түгел, үз-үзен тотышына кадәр үзгәргәнен сизде.

Җомга көн кичтән үк сөйләшеп-белешеп куйган мулла бабай кинәт кенә сырхаулап киткән, имеш. Ул шимбәдә Шамил белән Сәлимәгә никах укылмый калды. Хәер, аның алай ашык-пошык укылмавы яхшыга булды: алар барыбер кушылмадылар. Шуннан соң Шамил бүтәнгә әйләнеп карамады. Атна саен авыл­га кайтып йөрде, кайбер киленнәрдән дә болайрак итеп ялгыз әнисен бакты.

Шәраб тәнгә таралып өлгереп, кан йөрешен кызулатты, соңгы көннәрдә кичергән стресслардан талчыккан, алҗыган гәүдәсенә яңадан көч-куәт кайтты. Хатын Шамилнең бик тә үлчәп-чамалап кына әйткән сүзләреннән тырыша-тырыша үз-үзенә кызык эзләде. Шамилнең кыюсызлыгына караганда, тормыш тәҗрибәсе салынган үлчәве басарак төште. Аулак өйдә сәламәт яшь хатын белән шулай ук гаярь ир арасында хөкем иткән тартыну, уңайсызлану дилбегәсен бушатырга азапланып, мәзәк арты мәзәк сөйләргә кереште. Әле уен-көлкеле, төрткеле мәзәкләрдән соң үзенең дә, хезмәттәш хатынның да тотнаклы акыллары, менә кабына, менә дөрләп китә дип кузгалырга торган хис-тойгылары кымшана башлады, кыймылдарга, селкенергә кереште.

– Патша армиясендә хезмәт иткән солдат дембельгә кайтып килә, – дип, чираттагы мәзәген башлады Шамил. – Кит­кәндә моның кулына «Сораган бер теләгенә дә каршы кил­мәскә!» – дигән мөһер белән кәгазь-документ тапшыралар. Китә бу шулай кайтып. Кич җиткәч, бу юл уңаендагы бер авылга төн кунарга туктала. Авыл башындагы бер йортның капкасын шакый. Хуҗа хатын – шактый карт кына тешсез әби – солдатны ашата-эчертә. Тамагы туйган служевый әбидән: «Әби тагын кемнәрең бар соң?» – дип сорый. «Кирәксә чакырам, внучка Майя ещё», – дип җавап бирә әби. Солдат: «Әби карт инде, кирәк түгел, внучка Майя дигәне артык яшь, бала гынадыр», – дип уйлый-уйлый, печәнлеккә менеп китә. Иртәгесен йокысын туйдырып ишегалдына төшсә, ни күрә: бик сылу, җиләк кебек өлгереп пешкән бер кыз, шәрә ботларын елтыратып, болдыр идәнен юып маташа. Соклануыннан өнсез калган солдат моның янына килә дә:

– Ты кто такая? – дип сорый.

– Я – внучка Майя. А ты кто? – ди кыз. Үз-үзенә бик тә ачуы килгән солдат:

– А я мудак из сеновала! – дип җавап бирә.

Шамил әлеге мәзәген сөйләгәндә, Тәслимәдән күзен алмады, янәсе, хатынга тәэсире ничек. Сөйләп бетергәч, үзе рәхәтләнеп, кычкыра-кычкыра көлә башлаганын да сизми калды. Шулчаклы бирелеп, чын күңелдән көлде ки, ул кулындагы бокалдагы шәрабы чайкалып күлмәгенә түгелгәнен дә сизмәде. Тәслимә исә мәзәктән бигрәк Шамилнең үзеннән көлде бугай, моңарчы хезмәттәшенең болай дөньясын онытканын аның күргәне юк иде.

Шамил көлүеннән капылт кына туктады да диванга хатын янына күчеп утырды. Бокалларга янә шампан койды.

– Яле, Тәслимә, шул бәхетсез солдат өчен күтәрикче.

Сүз булсын өчен генә Тәслимә:

– Нишләп бәхетсез булсын? Өенә кайтып бара ич ул! –дип каршы килде.

– Бәхетсез генә түгел, мудак ул, мудак! – диде Шамил, хатынга якынрак елышып. Әмма шуннан соң нишләргә дигәндәй, аптырап, аңа күтәрелеп карады. Хатынның күзләре, күзләре генә түгел, зәңгәр күзләренең кайнар карашы аны үзенә тарта, сихри көч белән магниттай суыра иде. Моны хатын да, ир дә аңлап бетерә алмадылар, шул мизгел эчендә Тәслимә Шамилнең кочагында иде инде. «Үч алам! Барыбер үч алам!» – дип уйлады хатын. Күлмәк төймәләре итәгенә тиклем ычкындырылып, лифчик каптырмасының черт иткән тавышы аны сискәндереп җибәрде. Ир шулчаклы дәртләнгән, кызган иде, аны һичничек тә тынычландырып, башы белән бозлы суга тыксаң да суытып булмый иде инде. Тәслимә исә, киресенчә, ничек тиз кайнарланса, шулай тиз аңына да килде. «Һай, Аллам! Җиңел түгел икән ләбаса. Үч алуы алай гади генә түгел икән лә». Ул читкә тартылды, ике кулын ирнең күкрәгенә терәде. Юк, юк, Фидаилдән башка кешене кабул итә алмый икән бит ул! Ләкин соң, бик соң иде инде. Хәтта «үч алу» теләге дә юата, тынычландыра алмады аны. Ни хәл соң бу? Шамил аны көчләми ләбаса! Үзе килде бит, үзе ишеген шакыды. Максаты да бер иде. Хәзер, чынлап та, соң микәнни инде? Бу Фидаил ничекләр итеп ят, чит хатын-кызны кочаклап ята алды икән соң? Ничек, ничекләр итеп?! Ул үзе иренә күнеккән, ияләнгән, тәненә читләрнең бармак очы белән дә орынуын теләми икән ләбаса!

Әллә хатынның теләгәне кабул булды инде, ишек кыңгыравы чылтырады. Очраклы гына түгел, максатчан чылтырый. Хатын ике күкрәк арасына борынын төртеп өлгергән ирне җәһәт кенә читкә этәрде.

– Ишектә кеше бар! Шамил, дим!

Кыңгырау берөзлексез чылтырады. Әүвәл ачмаска уйлаган Шамил түзмәде, сак кына басып, кем икәнлеген белер өчен, ишек катына таба китте.

– Шамил, ач инде, ач, – диде Тәслимә, ашык-пошык төймә­ләрен каптыра-каптыра.

Тегесе һаман аңына килеп өлгермәгән иде булса кирәк, аптырап әле чәчләрен төзәтергә керешкән Тәслимәгә, әле бертуктаусыз чылтыраган ишек кыңгыравына карап, баскан урынында каткан да калган.

Әүвәл тышкы яктан йозак борылган тавыш ишетелде, аннары ишек үзе ачылып китте. Кыңгырауга басучының ачкычы да бар иде, күрәсең. Ачылып та китте, өермә кебек дуылдап бер кыз-хатын килеп тә керде һәм, Тәслимәне күрүгә, юлында басып торган Шамилне кырыйга төртеп җибәрде дә өй эченә узды. Бикле ишек, өстәлдәге шәраблар, ялгыз ир белән ялгыз хатын икәүдән-икәү генә... Аңлашыла инде. Ишектән керүче Шамил кебек озын буйлы, акшарланган йөзле кыз-хатын хуҗага таба борылды. Һәм:

– Син! Син! Ялганчы, аферист! Импотенциядән дәваланам дип, бер ел буе мине алдап, өйләнмичә йөрисең! Хәзер аңлашылды инде нинди импотент икәнлегең! – дип чәрелдәргә кереште.

Тәслимә, үзенә игътибар итмәүләреннән файдаланып, ашык-пошык кына җыенды да ябылып җитмәгән ишеккә атылды. Артыннан теге кыз-хатынның «автоматтан атканы» беренче катка җиткәнче аермачык булып ишетелеп торды.

Урамга чыккач, Тәслимә җиңел сулап куйды. Хәзер үч аласы килү теләге дә сүнгән, сүрелгән, тизрәк өенә кайтып егыласы килә иде. Автобус-мазарга утырып, һич кенә дә кешеләр күзенә чалынырга теләмәде. Казансу буйлап җәяү генә, әүвәл «Нәшрият» тукталышына чыгасы итте, аннан циркка кадәрге юлда бераз суынгач, тынычланып җиткәч, трамвайга утырыр. Урамда эңгер-меңгер төшә башласа да, караңгы түгел әле. Караңгысына караганда ул, барыннан да бигрәк, теге хатынның артыннан чыгуыннан һәм куып җитеп чәченә ябышуыннан шүрләде булса кирәк. Шамилгә төкереген чәчеп бетергәч, ул, әлбәттә, Тәслимәгә күчәчәк иде. Яхшы чакта үкчәңне күтәрергә кирәк. Хәер, яхшы ук булмады шул. Шамилнең ярәшелгән, вәгъдәләшкән кызы булганын белмәде ләбаса ул. Ә бәлкем, Фидаилнең сөйрәлчеге дә белмәгәндер аның хатынлы икәнен. Фидаил гаиләсе барлыгын яшергәндер аннан?! Мондый уйлардан котылу мөмкин түгел иде. Алардан арыныйм дип, таллыклар янәшәсеннән сузылган комлы юлдан йөгермәкче дә булып караган иде. Булмый, аяклар бата.

Алдарак, Казансуның комлы яры буенда ук, чүп-чар яндыралармы, учак ягалармы – уты тирә-юньне яктыртып, балкытып тора. Хатын шул тирәгә җитүгә, куаклар арасыннан каршысына телеграм баганасыдай ике адәм килеп чыкты.

– Дамочка, пойдёмте к нам. Вместе веселее будет. Шашлыком угостим, песеньки будем петь.

Куян кебек дерелдәргә керешкән хатынны икесе ике кулыннан эләктереп алдылар да учакка таба өстерәделәр. Кычкырмакчы булып авызын ачкан иде, әзмәвернең берсе касыгына төртте:

– Будешь кричать – на Казанке утопим!

Хатын чәбәләнде, бәргәләнде, тик файдасыз иде.

– Тихо! Сказали утопим, значит, утопим!

Аны, җилтерәтеп, учак янына алып килделәр. Учак тирәсен яшүсмер егет-кызлар әйләндереп алган. Әнә бер кыз үзе кебек үк яшүсмер малайның чалбарын тартып төшергән дә, комга тезләнеп, аның бот арасына шприц тыгып маташа. Икенчесе «ыштансызны» юата:

– Не бойся! Твои предки, надеюсь, с тебя штаны сдерать не будут?

Тәслимәне, төрткәләп, учак янына алып килделәр.

– Скучно тебе видимо. Час, очень весело будет!

Күз ачып йомган арада, шприцлы кыз Тәслимә янына килеп басты.

– Приготовились, – диде ул, чырык-чырык көлә-көлә.

Сул беләгенең тамырын нидер ачыттырып куйды. Шуннан соң... шуннан соң җиңелчә генә башы әйләнәсе килеп торды да беркавымнан рәхәт булып китте. Кичке Казансу өсте күбекләнә-күбекләнә кайный, төнге күккә учлап диярлек сипкән исәпсез-хисапсыз йолдызлар ниндидер бик җиңел, кызу көйгә биешә, сикерешәләр. Яңа туган ай кырын яткан да ялкауланып, иренеп кенә челем тартадыр сыман. Әйләнә-тирәсенә тәмәке утлары-йолдызлары чәчри. Ай Тәслимәгә күз кысты. Хатын, җавап итеп, үзе дә аңа күз кысты һәм: «Мине үзеңә ал әле! Зөһрә бит мин, күрәсеңме, мин Зөһрә кыз!» –дип кычкырырга кереште.

Кемдер аның авызын томалады.

Кемдер:

– Менты! – дип сөрән салды.

Яшүсмерләр, тараканнар кебек, төрлесе төрле якка качыша башлады. Яр буенда учак һәм айга кулларын сузып торган Тәслимә генә калдылар. Шулчак учак янына өч кеше йөгереп килде һәм берсе хатынның кулларыннан эләктереп артка каерды.

– Син ник качмадың, красавица?

Милиционерларның бу сүзләреннән соң хатын көлеп җибәрде:

– Нигә качыйм ди мин. Моя милиция меня бережёт!

Тегеләр үзара нидер пышылдашып алдылар да, аны култыклап, машинага таба алып киттеләр.

Машинада эссе, тынчу. Кара, рәхмәт яугыры, кемдер аңа эссе икәнлеген белгән кебек күлмәкләрен салдырырга кереште. Аны иркәлиләр, күкрәкләреннән, тәннәреннән үбәләр.

Хатынны арткы утыргычка сузып салдылар да, шәрә милиционер аның өстенә атланды. Ул әле мышкылдый, әле тончыккандай гыр-гыр килә иде. Чү! Нишлисең син, кабахәт! Хатын чәбәләнә башлады. Кемдер аның башына басты.

Милиция машинасында, аулак урыннарда туктый-туктый, аны таңга кадәр бушка утыртып йөрделәр. Аннары, таң беленә башлауга, үзе яшәгән йортның ишегалдында машинадан этеп диярлек төшереп калдырдылар.

Аның күңеле болгана, башы әйләнә иде. Аяклары да тотмый, басып торган җирендә як-якка чайкалып тора. Менә аның подъезды, әнә өченче катта аларның балконы. Балконда... балконда Фидаил басып тора. Әүвәл ул хатынын танымады. Танып алгач, атылып урамга чыкты һәм йөгереп килешенә хатынын күтәреп алды. Үзе тилергән кебек берөзлексез кызу-кызу сөйләнә:

– Тәслимә, бәгырькәем, зинһар, гафу ит мине, кичерә күр, Тәслимәм.

Фидаилнең көчле кулларын тоеп, бишектә тирбәлгәндәй барды ул. Шундый рәхәт. Хатын чытырдатып күзләрен йомды. Ул оча, ул канатлы икән бит! Ул – Җир баласы – мизгел эчендә күк кызына әверелде. Ул оча, ул күктә йөзә! Янәшәсендә генә Фидаил дә оча икән. Бераз алдарак, нәни канатларын тырышып җилпи-җилпи, Фаил дә оча.

Алар өчесе бергәләшеп очалар. Алар болытлардан да өстәрәк... очалар да очалар... Кояшка таба очалар... Һай, Кояш аларның канатларын көйдермәсә ярый инде...

Качкын

Биштәрендә сиксән өч пәрәмәче калган. Димәк, алтысы ашал­ган икән.

Сайкин, биштәренең авызын бәйләп, аны кырыйга этте дә, коры такталардан әмәлләнгән «сәндерәсен» рәтләп, тагын сузылып ятты.

Үзе белән ике курсант ияртеп, ташландык машинаның ябулы әрҗәсе яныннан сержант Мозговой чабып узды.

Сержант артыннан алны-ялны белмичә йөгергән курсант­лар­ның берсе, черек кибән кебек ишелгән, бүселгән гәүдәлесе, еларга җитешкән; күренеп тора: аның бүтән бер генә адым да атлыйсы килми, алҗыган, талчыккан. Курсантларның икенчесе озын буйлы, арык гәүдәле. Ул да арыган. Ләкин аның сержант каршында сер бирәсе килми. Үз ихтыярында булса, ул да хәзер үк казармага кайтып авар иде, әмма, үзенең дә көчен арттырырга теләгәндәй, әледән-әле артка борылып:

– Кольга! Тиз бул! Калма! – дип иптәшен әйди.

«Ялагай, үзең дә көчкә өстерәләсең бит! Ялагай Шеремет!»– дип сукрана Кольга һәм тип-тигез асфальт тротуарда тагын сөртенеп китә, тагын артта кала.

Көн озынына «Калмагыз!» дип кычкыра-кычкыра сержант Мозговой инде туеп беткән. Артта кала башласалар, бил каешын ычкындыра да баш өстендә айкап ала. Өч мәртәбә Кольганың арт чүмеченә кунарга өлгерде инде бу каеш тимере.

Курсант, соңгы көчен туплап, алга ыргыла.

Күрше полк сержантлары адашкан бер курсантны урманнан табып алып кайтканнар дигән хәбәр ирештергәннәр иде. «Сайкин!» – дип уйлады Мозговой һәм, взводтан ике курсант ияртеп, күрше полк штабына томырылды.

«Сайкин гына булсын иде! Сайкин! Сайкин! – дип кабатлады кече сержант. – Әгәр Сайкин булса, Сайкин табылса, әбиен укытам мин аның! Маңкасын агызам! Башын нарядтан чыгармыйм!»

Нәкъ төн уртасында, рота буенча нарядта торганда, курсант Сайкин югалды. Сайкин Мозговой отделениесе курсанты иде. Карусыз булгангамы, кече сержант аны гел үзе белән рота буенча нарядка ала. Отделение командиры каршында Сайкин ышаныч казанып өлгергән иде инде. Каршы сүз әйтмәс, күп сөйләшмәс, кушкан эшне җиренә җиткереп үтәр. Бүтәннәр кебек аны: «Тегене эшлә, моны эшлә!» – дип гел куалап торасы да юк иде. Сайкин үзе белеп эшли.

Шулай булса да, курсант отделение командирының өнәмәгән солдаты иде. Бүтән солдатлар сержантлар каршында дер калтырап тора. Сайкин алай итми. Отделение командиры сөйләгән чакта, башкалар аның авызына карап торалар. Ни сөйләгәнне сорарга керешсәң, он да юк, йон да юк. Ә Сайкин, сержант сөйләгән чакта, бертуктаусыз исни-исни чыпчык санап утыра. Сораганда, шартлатып җавап бирә.

Сайкинны өнәми иде шул отделение командиры кече сержант Мозговой...

Мозговой моннан ике ай элек үзе дә курсант иде. Хәрби өйрә­түләр дивизиясендә сигез ай хезмәт итә инде. Армиянең ачысын-төчесен татыган сержант ул хәзер, менә үзе дә әнкәләре куеныннан яңа чыккан «молокосос»ларны тәрбияли, хәрби хезмәткә өйрәтә. Курсантларның барысы да бериш, сержантлар, командирлар ярты ел эчендә алардан «кеше» ясарга тиеш. Җиң сызганып эшкә керешкәнлегенә ай ярым була дигәндә, отделение командирының курсанты югалды. Курсант Сайкин – иң карусыз, ләкин иң өнәмәгән солдаты төн уртасында җир тишегенә төшеп киткәндәй юкка чыкты. Полкның бишенче ротасы менә инде өченче тәүлек курсант Сайкинны эзли.

«Курсантың табылмаса, башың белән җавап бирерсең! – диде Мозговойга рота командиры һәм ротага полк командирының да әмерен ирештерде: «Курсантны кем таба, шуңа иң зур бүләк».

Җавап тоту исә бары тик баш белән генә булачак. Моны яхшы аңлый сержант Мозговой. Җитмәсә, Сайкинның язмышы өчен чынлап та борчыла башлаган иде ул. Сайкин да кеше бит. Поезд астына ташланган булса? Урманга китеп бүре өеренә тап булса? Суга батып үлсә?

«Артыграк кыерсыттым бугай шул», дип көрсенде Мозговой.

Сайкинга биш көн рәттән наряд чәпәгән иде ул. «Һы! – дип куйды сержант. – Биш көн нарядка да түзмәгәч! Боламык! Сыек буын! Табылсаң, иманыңны укытам мин синең, Сайкин!» – диде ул аннары үзалдына. Курсант чагында Мозговойның да атна буе рәттән нарядта торганы булды. Качмады ич! Югыйсә казарма идәнен кыра-кыра куллары суелып бетте, көне-төне дневальный тумбочкасы янында тора-тора аяклары гөбе кебек шеште, бер тамчы да йокы күрмәгән күзләре бәрәңге була язды. Качмады бит! Дөрес, аннан соң ун көн санчастьта ятып чыкты чыгуын. Атна буе салынмаган итеген аягыннан ярып алдылар. Качмады бит!

Сайкинга бишенче нарядны да сержант үзе бирде.

Политсәгать вакытында почмакта утырган ике курсантның таракан җиккәннәрен күреп алды ул. Взвод командиры каядыр чыккан иде. Бурлаттай кызарган сержант:

– Наряд! – дип кычкырды. – Сайкин! Бер наряд игълан итәм! – Кем?..

Икенчесенең фамилиясе телне сындырырлык катлаулы иде, сержант аны әйтә алмады, шуңа күрә наряд фамилиясе җиңел әйтелешле Сайкинга эләкте. Табасаран милләтеннән булган Мөхәм­мәтгалимәрдәнов бу юлы котылып калды.

Әле өч көн рәттән генә нарядта торып чыккан Сайкин уңды: дүртенчесе дә аны көткән икән.

Рота йокларга яткач, дневальныйларның эш сәгатьләре башланды. Рота буенча кизү торучы кәтүк кадәр генә буйлы сержант Мозговой өч дневальныен да «Үррә кат!» командасына бастырды да, тавышының нечкәлеге сизелмәсен өчен, тамак төбе белән аларга күрсәтмә бирергә тотынды:

– Бөркетләр! – диде ул, сүзен башлар алдыннан. Буе метр да туксан сигез сантиметрлы украин Переяславский һәм нәкъ ике метрлы молдаван Ротарь, әлеге сүздән канатлангандай, сыннарын тагын да турайта төштеләр. Өч көн йокы һәм ял күрмәгән Сайкин гына хезмәткә чын күңелдән бирелгәнлеген һәм уяулыгын күрсәтә алмады: үтереп йокысы килә һәм аяк буыннары начар тота иде.

– Курсант Переяславский!

– Мин!

– Сиңа бәдрәф һәм юыну бүлмәсе!

– Курсант Ротарь!

– Мин!

– Сиңа казарма идәне! Переяславский да булышыр!

– Курсант Сайкин!

– Мин!

– Тавышың зәгыйфь чыкты! Нәрсә, йоклыйсыңмы әллә? Нин­ди армиядә хезмәт иткәнеңне беләсеңме син, маңка!

– Беләм. Үзебезнекендә.

– Алайса... курсант Сайкин!

– Мин!

– Курсант Сайкин!

– Мин!

– Казарма каршындагы газонда бер генә коелган яфрак та калмасын!

«Ичмасам, синең кычкыруыңнан колагым тынып торыр!» – дип, Сайкин урамга чыкты. Газонда бер-бер артлы каеннар тезелеп киткән. Яфракны коеп кына торалар. Ә Сайкинга аларны берәмләп җыясы, соңгы яфракка кадәр. Алайса, Мозговойдан бишенче көнне дә наряд эләгәчәк!

Солдатка алынганчы каен агачларына үлеп гашыйк иде Сайкин. Мәктәптә укыганда, аларга багышлап шигырьләр дә язды.

Шыбыр-шыбыр каен яфраклары

Сөйләшәләр нинди телләрдә?

Серләремне сезгә тапшырам мин,

Таратмагыз аны җилләргә!..

Ә Такташ! Сайкин аны яттан да өйрәнгән иде.

Урман кызы каен юл буенда

Тынып йоклый баскан көенә.

Исерек усак, җәеп ботакларын,

Аны үбәр өчен иелә...

Их, каен, каен. Ә бүген Сайкин синең яфракларыңны җыеп изаланырга тиеш.

Мәхәббәтнең нәфрәткә әверелүе булмаса ярый инде.

Сайкин чүгәләп яфрак җыярга кереште. Бер рота солдат чыгарсаң да, таңга кадәр җыеп бетерерлек түгел аларны. Сайкин, билләрен яза-яза, Такташның шигырен үзенчә үзгәртте:

Мескен курсант,

Сузып ике кулын,

Яфрак алыр өчен иелә.

Җил исеп куйган саен, яфраклар тагын коела. Ботакларыгызда гына эленеп торсагыз инде канә! Өлгерерсез әле җиргә төшәргә, шыбырдашып, серләшеп калыгыз исән чакта! Их, каеннар, каеннар! Сез аңламыйсыз шул. Сезгә серләшергә һәм газонга яфрак сибәргә генә булсын!..

Юк! Мәңге җыеп бетерә торган түгел бу яфракларны! Ичмаса, үтереп йокы килә. «Яле, каен кызы, кил әле, кочаклыйм әле үзеңне, сиңа сыенып бераз ял итим әле! Килмисеңме! Ярый алайса, үзем барам». Сайкин каенны кочаклады. Кара, кара, баскан килеш тә йоклап була икән бит. Әйе, «Йокы ястык сорамый» дип әйтәләр иде шул. Дөрес икән. Мозговой беләме икән бу мәкальне? Хәер, каян белсен?

Курсантның хәрби бурычын ничек үтәвен тикшерергә чыккан сержант Мозговой аның каенны кочаклаган килеш черем иткәнен күрүгә кычкырып җибәрде:

– Сайкин! Иртәгә тагын бер наряд игълан итәм!

Сайкин дерт итеп китте:

– Иптәш сержант... мин... мин...

– Син хәрби бурычыңа шулай салкын карыйсыңмы?! Дошман тылына разведкага барырга туры килсә? Ул чакта да йоклар идеңме?!

«Ротный сүзләрен кабатлый мисез Мозговой!» – дип уйлады Сайкин, рәнҗеп.

– Менә... каты җил исеп куйды да... Мин каенны аудара күрмәсен тагын дип... Каены бигрәк нечкә бит...

– Әле көлеп маташкан буласыңмы, маңка! Сиңа ике наряд игълан итәм, курсант Сайкин!

Сержант белән барыбер аңлашып булмаячагын белгән Сайкин, беткән баш беткән дигәндәй, янә үзсүзлеләнде:

– Отделение командирының берьюлы ике наряд бирергә хакы юк, иптәш сержант!

– Курсант Сайкин!!!

– Мин!

– Эшеңне дәвам ит!

«Иртәгә тагын наряд икән! – дип көрсенеп калды аның артыннан Сайкин. – Иртәгә дә, берсекөнгә дә!»

Икенче көнне Сайкин, дивизиянең өч чәйханәсенә кереп, биш­тәренә туксан тугыз пәрәмәч салып куйды. Чөнки нарядта торганда, бик йокы килгән чакларда, берәр пәрәмәч кабып куйсаң, җиңелрәк булып китә. Тик биштәрне кайда яшереп торырга? Бишенче көнне дә, алтынчысында да рота кизүе Мозговой тәкъдиме белән яфрак җыйдырачак. Димәк, пәрәмәчләрне казармага яшерергә ярамый!

Казарма янында гына полк ашханәсе төзелә башлап, эш тукталып калган иде.

Төзелеш урынында ике машина әрҗәсе бар. Сайкин аларга күптән игътибар итеп йөри иде инде. Биштәрен шунда кертеп куйды. Якын да, ышанычлы да. Тамак ачкан саен, йокы баскан саен барасың да киләсең, барасың да киләсең.

Бишенче төнне аны тагын яфрак җыярга куып чыгардылар. Биш көн, биш төн керфек тә какмаган Сайкин, өзелеп йокысы килгәнне пәрәмәч басмасмы икән дип, биштәре янына барып килергә уйлады.

Әрҗә-фургон эчендә рәхәт, тыныч. Сайкин биштәрен чишеп, бер пәрәмәч алды. Пәрәмәч йокы килүне җиңә алмый икән шул. Киресенчә, авырайтты гына. Аз гына ял итү уе белән ул, такта кисәгенә утырып, аркасын әрҗә кырыена терәде. Шуннан соң нәкъ өч тәүлек уяна алмады Сайкин...

Юкка чыгуына өч төн, өч көн булды дигәндә генә уянды. Күптән болай рәхәтләнеп, изрәп йоклаганы юк иде! Һәй тәмле дә соң бу йокы! Шул рәхәтлектән аерыласы килмичә, тагын, тагын да сузарга, озайтырга теләп, янә күзләрен йомды ул. «Бер сәгать кенә йоклагандыр әле. Беркавым «сәндерә»сендә аунап ятты-ятты да яңадан йоклап китә алмагач торып утырды. Нишләп бу йокы тиз туйды соң әле! Мәңге туймас иде кебек бит. Ул кереп оялаган катлаулы әрҗәнең тишекләре аша багана башындагы фонарь яктысы кергән.

Сайкин кыштырдаган тавышка башын күтәреп карады.

– Ә-ә, килдеңме, дус. Әйдә, әйдә, түрдән уз. Хәзер мин сине пәрәмәч белән сыйлыйм. Күпне өмет итмә, үземнең дә аз гына калып бара. Алайса, тагын кайчан болай йоклый, болай ашый алам мин. Дезертир дип сүкмә син мине, яме. Нишлисең, йоклап кителгән бит. Күп булса бер сәгать йоклаганмындыр. Тагын унбиш кенә минут йоклыйм да казармага кайтам. Мозговой сизми дә калыр. Чү! Сез икәү икән бит! Ай-яй, пәрәмәч тәмен сизсәгез, көтүегез белән җыелып килүегез дә бар икән бит әле, ә? Мә инде, мә, ашагыз! Ашыйсы килүнең ни икәнен беләм мин! Белмәсәм, сезне сыйламас та идем...

Сайкин, пәрәмәчен сындырып, тычканнарга ташлады. Теге­ләре, куркып, кергән тишекләреннән шундук чыгып та шыл­дылар.

– Ярый алайса, үзегезгә карагыз.

Тегеләр, пәрәмәч исен сизеп, тагын килеп керделәр.

– Тагын кердегезме! Шулай ул, тамак йөртә ул. Әнә ашагыз, аша. Тимим мин сезгә. Наряд та бирмим. Чөнки мин курсант. Курсант берәүгә дә наряд бирә алмый. Курсант Сайкин мин. Исемем ничекме? Үзем дә онытып бетердем бугай инде. Хәер, нигә ул исем? Монда исем белән дәшмиләр. Минем исемем – курсант! Аңладыгызмы? Ашагыз, аша. Һәй, тычкан малайлары! Кара, малайлармы сез, әллә кызлармы? Мөгаен, малайлардыр? Юкса болай ук кыю кыланмас идегез, күптән чыгып тайган булыр идегез инде. Рәхәт сезгә, солдатка барасыгыз юк.

Солдат итеп алдылар,

Билгә каеш салдылар...

Вәт! Малай чакта солдат булу турында мин дә хыяллана идем. Күрше абый солдаттан кайткач, каешын бүләк иткән ие. Йоклаганда да киеп йоклый торганыем. Зарлана дип уйламагыз тагы.Болай гына әйтүем. Беләсегез килсә, бу дөньяда һәр кешегә егерме тонна дары туры килә, ди. Капиталистлар әзерләп куйган. Рәхәтлеккә чыдый алмыйлар, паразитлар. Менә шуңа күрә безгә һәрвакыт уяу булырга кирәк, ди рота командиры. Белеп сөйли ул, капитан потому что!

Безнең сержант Мозговой гына начар кеше. Начар дип инде... Начарлыгын, бәлкем, үзе дә белми торгандыр ул. Белсә әйбәтләнер әле. Туган авылына отпускыга кайтасы килә аның. Беләбез: күз очлы безнең. Шуның өчен тырыша да ул. Әгәр, ул кизү торганда, командир казарма алдында берәр яфрак күрсә, отпуск тү-тү. Әнә күрше взвод сержантын кайтармадылар. Чемоданын әзерләгән иде инде. Ул кизү чагында дневальные бәдрәфтә йомышын йомышлап утырган чагында йоклап киткән. Моны командир күреп алган... Мозговой да отпускыга кайтмый торсын әле! Бигрәк кансыз бәндә. Сөйгән кызы кияүгә чыгарга әзерләнеп йөри, имеш. Дөрес эшли. Моңа чыкса, наряд дип, үзәгенә үтәчәк ул аның. Адресын белсәм, Мозговойны көтә күрмә дип, үзем дә хат язып җибәрермен әле. Йә, ярый, таегыз моннан! Булды. Мин тагын унбиш кенә минут черем итеп алыйм да. Китегез, кит, әнә минем өчен яфрак җыя торыгыз, ичмаса!

Сайкин янә сузылып ятты. Тычкан малайлары һаман кыштыр-кыштыр киләләр.

– Таегыз, дидем бит мин сезгә! Йә, мин йоклаганда, өскә менәрсез! Сезгә ышансаң...

Сайкин әйләнде, тулганды, йоклап китә алмады. Аптырагач, йөзгә кадәр санап карады, меңгә хәтле – юк. «Әллә йокы бөтенләйгә ташлап качканмы мине, әллә йоклауны оныттым микән? – дип шөбһәләнде ул. Ю-у-ук! Онытылырга тиеш түгел. Биш көн буе юньле йокы күргән юк бит инде. Ю-у-ук! Онытылырга тиеш түгел. Бер сәгать тә йокламаганмындыр бит әле. Әнә мин монда кергәндә дә караңгы иде, хәзер дә... Яле, йә, искә төшерәбез аны. Әүвәл күзне йомасы, тыныч кына сулыш аласы... Мин йоклыйм, йоклыйм. Минем күз кабакларым йомыла, йомыла... миңа рәхәт, рәхәт!..

Әнә ро-о-о-о-т-а-а командиры-ы-ы-ы... сержантларга-а-а-а егерме-е-е-е би-и-иш ти-и-и-иенлек лезвие өләшә-ә-ә-ә. Тегеләре курсантларга-а-а-ааа таратачак. Димәк-әк, иртәгә-әәәә казармага по-о-олк командиры керәчәк. Димәк, төне буе-е-е казарма идәнен кырырга туры киләчәк. юк! Булмый! Онытылган! Әллә авыл турында төш күреп карарга микән. Яле, йә, болай булырга тиеш түгел бит. Яле... әнә капкадан безнең кызыл сы-е-е-ер килеп керде-ееее. Бүген көтүчесе-е-е әйбәт кеше-е-е икә-ә-ән, яхшы-ы ашатка-а-ан, сыерның корса-а-агы тул-га-а-ан. Хәзер әни аны савача-а-а-ак. Аннары мин җылы сөт эчә-ә-әм... тәмле-е-еее... шундый рәхә-ә-ә-әәт. Юк! Булмый! Булмаса булмый икән инде ул!..»

Сайкин, үрелеп, биштәрен алды да пәрәмәч чәйнәргә кереште: «Һы, барыбер әни пешергән пәрәмәчкә җитми шул инде», – дип уйлады малай. – Их, ятыең өеңдә генә, ә... тәмле пәрәмәчләр ашап. Ниемә кирәк икән бу армиясе! Дошман да кеше бит инде ләбаса. Аның өендә генә ятасы килмиме икәнни, ә? Вәт дурак. Хәер, акыллы булса, дошман да булмасые ул... Ие шул... Барыбер... кемгә кирәк бу армия? Шулхәтле солдатны офицерларга эш булсын дип асрыйлардыр, мөгаен. Алайса, кайда эшләрләр ие?.. Ә дошманнар? Ие, дошманнар бар шул. Армиясез булмастыр. Аннары... аннан соң... әгәр авыл Советы председателенең тәрәзәсен ватсалар да, солдатлар кирәк дигән катгый фикергә килде Сайкин.

Узган атнада аларның взводын тревога белән күтәрделәр. Ике ай хезмәт итеп, әле ике генә тапкыр автомат тотып караган курсантларга корал саклау бүлмәсеннән автоматларын, кыска саплы сапёр көрәкләрен алырга әмер булды. Моңарчы «тревога»ны ишетеп кенә белгән курсантларның күңелләрен кызыксыну белән бергә курку да биләп алды.

Взвод командиры артыннан дивизия янәшәсендәге Выползово авылы тарафына чаптылар. Сугыш вакытында бу украин авылына тәре сукканнар дип сөйләгәннәр иде. Фашистларга сатылганнар ди бугай. Куркыныч авыл. Димәк, тагын нәрсәдер майтарганнар!

Туп-туры авыл Советы урнашкан йорт янына юнәлделәр. Йорт каршында ун-унбиш кеше җыелышып тора. Йөзләре борчулы булса да, үзләре тыныч, ул-бу сизелми. Тик бер карчык кына, йорт янына ук килеп:

– Башбаштакланырга ирек бирмәбез! Без дә законны белә­без! – дип такмаклап-такмаклап кычкыра.

Солдатларны күргәч, йортның ишеге ачылып, бусагада юантык гәүдәле ир күренде.

– Лейтенант! Бунтарьлар болар! Тотып алып китегез ба­рысын да! Авыл Советы йортына ут төртмәкче булганнар иде. Мин – Совет рәисе. Мин – Дзыганский! – дип кычкырды.

Каушап калган лейтенант взводны бер читтәрәк туктатты да үзе йорт янына ук килде.

– Ни булды? – дип сорады ул рәистән. Тегесе тагын:

– Мин – Дзыганский! Совет рәисе! Менә болар – баш күтә­рү­челәр! Җыеп алып китегез! – дип чинады.

Взвод командиры мондый очракта ни эшләргә кирәклеген белми иде. Шулай да ул җыелып торучыларга борылып тагын баягы соравын кабатлады:

– Ни булды? Йә, йә, таралыгыз!

Бер взвод солдат килүен күргәч, кайберәүләр акрын гына китә дә башлаганнар иде инде. Лейтенантның әмеренә калганнары да буйсынды – авыл Советы тирәсе бушап калды.

Баксаң, авыл Советы рәисе Дзыганский халыкның борчак басуына кергән казларын җыеп кәнүшни складына ябарга әмер бир­гән икән.

Сайкин, бик тырышып карап та, яңадан йокыга китә алмагач, аягына торып басты. Юк, тамчы да йокысы килми. «Яфрак җыярга кирәк», – дип уйлады ул һәм, ишекне ачар алдыннан, янә бер мәртәбә артына борылып карады. Пәрәмәч салган биштәре идәндә калган икән. Ул кире борылып биштәрне югарыга элеп куйды һәм аннары, авыз эченнән көйли-көйли ишекне ачты. Монда рәхәт шул. Чыгасы да килми. Их! – дип көрсенде ул. – Нишлисең, служба, брат, служба! Курсант Сайкин! Шагом-марш!»

Хәтеренә бер такмак килде:

Булыең бака,

Ятыең базда!

Булыең дуңгыз,

Ятыең сазда! Һәй!..

Сайкин бордюр аша атлап газонга керде һәм яфрак җыярга кереште. Шулчак кемдер аны арттан килеп тотты.

– Сайкин?

– Мин, иптәш сержант!

Йокысы туйган иде, тавышы бу юлы шактый көр чыкты.

– Сайкин! Исән! Рәхмәт, брат!

– Ни булды, иптәш сержант?

Сержант Мозговой курсантны кочаклап үпте дә казарманың аргы башындагы подвалга таба әйдәде.

– Әйдә тизрәк, тизрәк! Күреп калулары бар!

Берни дә аңламаган Сайкин, аптырап, сержант артыннан атлады.

– Тавышлана күрмә, зинһар! Шыпырт кына! Тизрәк!

Мозговой, кесәсеннән ачкыч алып, подвал ишеген ачты да, әүвәл үзе кереп, Сайкинны чакырды. «Берәр хәрби задание үтәргә барабыз микән әллә? Алай дисәң, нигә подвалга керәбез? Бәлкем, шушында яшеренеп, качып торыргадыр? Мәсәлән, засада?» – дип фикер йөртте Сайкин аптыраганнан.

Сержант Мозговой, подвал ишеген ябып, утны яндырды да Сайкин каршында тезләнеп үк диярлек:

– Зинһар, Сайкин, мин әйткәнне яхшылап тыңлый күр. Сорасалар, бер үк буталмассың. Син наряд торганда кичен, төн уртасында түгел, кич белән, яме, Сайкин, казарма алдындагы теге бәләкәй генә мәйданны себерергә дип чыктың. Аннары подвалга себерке алырга дип киттең. Подвалга кергәч, ишеген ялгыш япкансың, үзеннән-үзе бикләнә торган икәнлеген исеңнән чыгаргансың. Белмәгәнсең түгел, оныткансың, яме. Шуннан ишек ачылмагач шакырга тотынгансың, кычкыргансың. Ишетүче, килеп ачучы булмаган. Ротага кайткач, шулай диярсең, яме? Сине мин таптым, яме, Сайкин?

Сайкин, миңа барыбер дигәндәй, иңбашларын җыерды да:

– Ярар, ярар, – диде.

– Йә, кабатла әле, кабатла, мин сөйләгәннәрне кабатла әле, зинһар!

– Казарма алдындагы мәйданчыкны себерергә чыктым. Подвалга себеркегә киттем. Ишек бикләнеп калды, чыгалмадым. Кычкырдым, кычкырдым, ишетүче булмады. Шуннан бер сәгатьтән соң сержант ачып чыгарды.

– Сайкин!

– Мин, иптәш сержант!

– Син нәрсә, дустым, көләсеңме соң? Гомеремдә бер мәртәбә сиңа гозерем төште, ә син? Безнең бергә тагын дүрт ай хезмәт итәсе бар әле. Кара аны, малай!

– Гафу, иптәш сержант. Мин казармадан кич белән чыктым. Шулаймы?

– Сайкин!

– Мин, иптәш сержант!

– Нинди бер сәгать булсын? Өч көн һәм өч төн! Аңгырамы әллә син, Сайкин? Әллә шаяртасыңмы? Вакыты ул түгел. Сине бөтен полк эзли. Тирә-якның барлык урманнарын айкап бетерделәр инде.

– Сез үзегез шаяртасыз бугай, иптәш сержант?

– Уф, Сайкин! Кыланма инде, зинһар! Әйдә, киттек, вакыт юк!

Сержант Мозговой, Сайкинның кулыннан тотып, подвалдан алып чыкты да ишекне бикләп куйды.

Казармага таба киттеләр.

– Зинһар, тыңла инде, Сайкин, мин әйткәнне әйт инде! Гомергә онытмас идем! Курыкма, син югалгач, бу подвалга кергән кеше булмады, ачкычлары миндә генә аның. Кәнсәләрдәгесен дә яшереп куйдым. Подвал кайгысы булмады, рота сине эзләде.

«Өч икән, өч инде, алайса», – дип сөйләнде Сайкин үзалдына. Казарма ишегеннән керер алдыннан Сайкин шып туктады.

– Әйдә, әйдә инде, – дип ялварды сержант Мозговой.

– Ә яфраклар? – диде Сайкин, каеннарга таба карый-карый.

– Кадалып китсенсәнә!

Казармада ротаның яртысы гына. Калган яртысы курсант Сайкинны эзләүдән кайтып җитмәгәннәр иде әле.

Сержант Мозговой, аны дневальный тумбочкасы янында калдырып, җәһәт кенә рота кәнсәләренә кереп китте. Бераздан аннан рота командиры атылып чыкты да Сайкинны кочып алды. Балакай! Өч көн буе подвалда яттыңмы? Менә сиңа мә! Ярый исән икәнсең әле, молодец, молодец!

Икенче көнне өч тәүлек буе югалып торган курсантны эзләп табуда аеруча батырлык һәм зирәклек күрсәткәне өчен полк командиры сержант Мозговойга, өенә кайтып килер өчен, ун көнлек ял игълан итте.

Иртәгесен, иртәнге ашка баргач, ротаның бар солдаты да өч тәүлек ач торган Сайкин алдына үзләренә тиешле егерме грамм акмай белән икешәр шакмак шикәрләрен өйделәр.

Әмма Сайкинның тамагы тук иде...

Дәвамы бар.

Тәкъдим итү: