рәсми сайт

Кыш капкасы

Көзнең көзгесе микән ул,

Әллә боз сөңгесеме?

Кайсы вакыт, нинди фасыл,

Әллә кыш сеңлесеме?

 

Әзерләтә чаңгыларны,

Чаналарны барлата.

Салкын сулышын өреп

Болытларны кабарта.

 

Нинди ай бу, салкын ай бу;

Җирне карлар каплады.

Ноябрь ул, Зөлхиҗә ул ‒

Кышның керер капкасы?

Тәкъдим итү: