рәсми сайт

Сентябрь җиткәч

Озаттым абыемны,

Апамны илтеп куйдым.

Ә үзем өйдә калам:

Алты яшь яңа тулды.

 

Түзәм инде, көтәм инде

Тагын сентябрь җитәр.

Нәкъ бер елдан, Ходай кушып,

Мин дә мәктәпкә китәм.

 

Ә хәзергә, әлегә

Ачтым мәктәп өемдә.

Укыйм туган телемдә!

Сөйлим әнкәм телендә!

Әткәм-әнкәмнең телен

Кирәк бик тә белергә!

 

Үзем директор булдым

Һәм үзем укытучы!

Уенчыклар һәммәсе дә

Бик тәптипле укучы!

 

Нидән башлыйк дәресне дип,

Без аптырап тормадык.

Ясандык та матур итеп,

Туган телне җырладык!..

 

Песи гармун уйнады,

Кәҗә дирижер бездә.

Өебездә һәммәсе дә

Сөйләшә туган телдә.

 

Бар теләр дә бертигез

Юк кечесе, олысы!

Тоясыңмы, туган телдә

Әниеңнең җылысы?!!

 

Әйе, туган телемдә

Елмаюы әткәмнең.

Әйбәт аңлый көчегем дә

Татарча сөйләшкәнне.

 

Минем туган телемдә

Бабамның хикмәтләре.

Әбиемнең сөйләгән

Кичке әкиятләре.

 

Энемнең көлүләре,

Күршенең кеткелдәве.

Карчыкларның моңлы итеп

Мөнәҗәтләр көйләве.

 

Мәктәпнең исемен дә

«Төрки йорт» дип атадык!..

Без, нәниләр, нәкъ татарча

Зур тормышка атладык!..

Тәкъдим итү: