рәсми сайт

«Сентябрь чебиләре»

Унга кадәр саный беләм ‒

Мәктәптә укыталар.

Шигырьләр дә сөйләтәләр,

Уеннар уйнаталар.

 

Кыт-кыт кытак итә-итә,

Мәш килеп ярма эзли.

Әтәче дә, тавыклар да

Нишләп соң укый белми?

 

«Нигә? Нишләп? ‒

баш ватам мин, ‒

Берни дә белми болар?»

Сентябрь җиткәч төшендем:

Мәктәптә укымыйлар.

 

«Беренче»гә киттек менә ‒

«Сентябрь чебиләре!

«Чеби» икән, тавык өчен

Без укып кайтыйк әле!

 

Тәкъдим итү: