рәсми сайт

Казның муены нигә озын?

 Шүрәле белән каз бәбкәсе Матуркай Арча поездында очраштылар. Икесенең дә Казанга, Шүрәленең – Былтыр (ул хәзер Казанда яши), Матуркайның дусты Айгөл янына барышы. Шүрәле биштәрен ачып, Матуркайны урман күчтәнәчләре белән сыйлады.

Шул вакыт гаҗәеп матур ак гөмбә Шүрәле кулыннан төшеп китте һәм утыргыч астына тәгәрәде. Каз бәбкәсе аны, озын муенын сузып., җәлт кенә тартып чыгарды.

– Синең муеның ничек шулай озын булган ул? – дип сорап куйды Шүрәле.

Шүрәлене вокзалда Былтыр каршы алды.

Былтыр Матуркайны да машинасына утыртып Айгөлләрнең өенә кадәр илтеп куймакчы иде. Тик халык ташкынында каз бәбкәсен югалттылар.

Вокзалны, тирә-юньне әйләнеп чыктылар. Беркайда да юк Матуркай. 

Шүрәле белән Былтыр аптырашта калдылар.

Имәнлек урамына Айгөлләргә (Матуркай Шүрәлегә кызның адресын әйткән иде) барып килергә булдылар.

Шүрәле машина тормозларының чинаган тавышына сискәнеп китте.

Агачлар арасыннан көтмәгәндә юлга атылып чыккан малай чүттән генә көпчәк астында калмады.

Вишневский урамында биш-алты яшьләр тирәсендәге ялгыз бер бала юл уртасында катып калган. Ни алга, ни артка баралмый. Ике якта машиналар ташкыны.

«Бу малайның әти-әнисе кая карый икән», – дип сукранды Былтыр.

Бер урында машиналар бер малайга үзләре туктап юл бирделәр. «Бу малай юлны дөрес чыга. «Зебра»дан чыга», – Былтыр Шүрәленең сораулы карашына әнә шулай дип җавап бирде.

Имәнлек урамында малайлар юл буенда туп тибәләр.

Менә туп блга сикерде. Ул машина астында калса да, аңа зыян булмады. Ә менә шул туп артыннан чыккан малайларның берәрсе эләксә... Хәтәр урында уйныйлар.

Матуркай Айгөлләрдә юк иде.

Былтыр белән Шүрәле каз бәбкәсен эзләүне дәвам иттеләр. Аларга Айгөл дә иярде.

Күр әле бу малайларны. Кырыйда тротуар була торып, машина юлыннан баралар. Былтыр тагын сукранды.

Күпме генә эзләсәләр дә, Матуркай табылмады. Инде милициягә хәбәр итәргә дип торганда, Былтыр, Айгөл һәм Шүрәленең игътибарын вокзал янындагы трамвай туктавлышында халык төркеме җәлеп итте.

Барып карасалар – Матуркай. Трамвайның артында түшен рельска терәгән дә муенын сузган. «Каршыга трамвай килми микән?» – дип каравы икән.

Былтыр аңа трамвайның артыннан, автобус һәм троллейбусның алдыннан чыгарга ярамаганын аңлатты.

Шүрәле исә: «Казлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр. Аларның муены менә ни өчен озын икән! – дип уйлап куйды». 

Тәкъдим итү: