рәсми сайт

Куян тунны каян алган?

Борын-борын заманда түгел, безнең заманда бик ялкау куян баласы яшәгән. Әйе, бик тә ялкау, ди, ул. Җитмәсә, үзе Татарстан куяны да икән әле. Без Татарстанда ялкаулар юк, дип йөрибез. Менә бер куян баласы бар икән бит! Шуңа күрә аның кушаматы да булган. Иптәшләре аны «Хөрәсән» дип йөрткәннәр. «Хөрәсән» «ялкау» дигән сүз була.

Хөрәсәнгә әнисе савыт-саба юарга кушкан. Тегесе исә, тәпием авырта, дип җавап биргән. Хөрәсәнгә әтисе урамда кар көрәргә кушкан. Салкында минем борыным туңа, дигән Хөрәсән. Менә берзаман барлык куян балаларына да ак тун өләшә башлаганнар. Меңъяшәр имән төбендә өләшкәннәр туннарны. Абыйсы үзенә яңа ак тун алырга киткән, ә Хөрәсән: «Мин иренәм, авырып та торам, бармыйм!» – дип киреләнгән.

Менә берзаман кышның салкын көннәре башланган. Башка куян балалары рәхәтләнеп урамда чаңгы шуа, ә Хөрәсән тәрәзәдән карап өйдә утыра икән, ди. Аның да урамга чыгып алар белән уйныйсы килә икән. Тик җылы ак туны юк бит инде! Меңъяшәр имән янында да туннар калмаган, ди. Нишләргә? Аптыравыннан Хөрәсән кычкырып елап җибәргән. Абыйсы аны кызганган, билгеле. Әйдә, сиңа кибеттән яңа тун сатып алабыз, дигән ул. Тик боларның акчалары юк икән. «Синең яңа чаңгыларыңны, компьютерыңны сатабыз! Менә бу яңа «КамАЗ» машинаңны да сатып җибәрмичә булмас!» – дигән абыйсы. Хөрәсән кара кайгыга баткан. Чаңгылар да, компьютер да, машинасы да үзенә бик кирәк шул! Ләкин нишләрсең, һаман өйдә генә утырып булмый бит, урамга да чыгасы килә. Хөрәсән елап-сыкрап ризалашкан.

Дөбьяз урманында яшәгән, ди, болар. Шәһәрдән ерак түгел, Казан артында гына. Автобуска утырган болар абыйсы белән бергә. Үзләренчә «куян билеты» сатып алганнар. Бер сәгать тә узмаган, Казанга килеп тә җиткәннәр. Әйберләрен саткан акчага хәзер тун алырга кирәк бит инде. Андый туннарның кайда сатылганлыгын сорашып белгәннәр. Автовокзалдан ерак түгел «Мелита» кибете бар икән. Туп-туры шунда киткәннәр. «Мелита»га килеп кергәч, шаклар каткан, ди, болар. Бәләкәйләр өчен нинди генә туннар юк икән анда! Һәммәсе дә елык-елык килеп тора. Кыскасы, күз явын алырлык! Ләкин араларында ак төстәгесе юк икән. Шуннан болар янына директор үзе килгән. Эшне аңлагач, ул: «Кайгырмагыз! Без сезгә тиз генә ак тун тегеп бирербез!» – дигән. Бераздан куян баласы тунлы да булган.

Урманына кайтып кергәч, әлеге куян баласын иптәшләре сырып алган. Чөнки мондый матур тунны беркайчан да күргәннәре булмаган аларның. Берзаман болар барлык урман куяннарына да шундый тун тектерергә кирәк, дип килешкәннәр. Бу хәбәр Татарстан Президентына да барып ирешкән. Ул Дөбьяз урманы куяннарына компьютерлар, өр-яңа чаңгылар һәм балаларына күп итеп уенчыклар җибәргән!

Иң кызыгы шул: теге куян баласының ялкаулыгы да каядыр юкка чыккан, ди. Ул хәзер әти-әнисе кушканны да көтеп тормый барлык эшләрне ялт иттереп эшләп куя икән.

Тәкъдим итү: