рәсми сайт

Кыш бабай хикмәтләре


Шүркә дуслары белән Яңа ел бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Ләкин Кыш бабай белән Кар кызының һаман килеп җитәбез дигән хәбәрләре юк. Шүркә шуның өчен борчылды. Бу турыда ул Елмайга да әйтте. Елмай исә һәрвакыттагыча тиз генә әйтеп тә куйды:

‒ Әйдә, үзебез киенәбез! Син Кыш бабай, мин Кар кызы булып! Мин аларның чынлыгына барыбер ышанмыйм! Кыш бабай белән кар кызы итеп өлкәннәр артистларны киендерәләр! Ә балалар шуңа ышана! Мин бала-чага түгел инде! Мин ышанмыйм!

Тик Шүркәнең Елмай белән килешеп бетәсе килмәде:

‒ Кыш бабай бар ул! Мин аңа ышанам! ‒ диде. ‒ Кар кызы да бар! Чын Кар кызы!!!

Дуслар көтәргә булдылар. Менә бәйрәмгә дә санаулы көннәр генә калды. Ә Кыш бабайдан һаман хәбәр юк та юк... Дуслар чынлап торып борчуга калды. Хәтта һәрвакыт шаян булган Шалайның да борыны салынды.

Елмай теге көнне әйткән сүзләрен тагын кабатлады. Шүркә башын чайкады. «Мин ышанам! Алар бар. Алар чын...» ‒ диде ул пышылдап. Елмай исә һаман үзенекен тукыды, Шүркәне үчекләде:

‒ Алар бар, алар чын, имеш! Тик  безнең бәйрәмгә генә килмәячәкләр, әйе бит!?- Килмиләр икән, димәк, алар юк дигән сүз!Ышанма дим мин сиңа, Шүркә дустым!

Шүркә үзе дә икеленә башлаган иде инде. Ул киңәшкә Шүрбикә әбисе янына китте. Борчуын сөйләп бирде.

‒ Ә син Кыш бабайның барлыгына үзең чын күңелдән ышанасыңмы соң? ‒ дип сорады аннан әбисе. Шүрбикә аптырап иң башларын сикертте һәм: Шурулла бабаңнан сора, ‒ дип киңәш итте әбисе. Малай бабасы янына китте. Өлкән Шүрәле оныгының сүзләрен игътибар белән тыңлап торды да гадәттәгечә каты итеп тамагын кырып алды. Ул тамак кырган тавышка хәтта агач ботаклары да селкенеп куйды һәм анда ябшкан карлар коелырга, салмак җилдә бөтерелә-бөтерелә биергә, матур түгәрәкләр ясап, әйләнергә керештеләр. Шүркә шаккатып авызын ачты һәм:

‒ Бабай. Кар бөртекләре бии беләме икән ул? ‒ дип сорады.

‒ Соң... Кыш бабай хикмәтләре инде бу! ‒ дип җавап бирде бабасы.

‒ Бабакай, Кыш бабай чынлап та бармы әллә ул?

Бабасы җавап кайтармады, бары көлемсерәп кенә куйды. Аннан соң:

‒ Бу урында җәй көне нәрсә иде? ‒ дип, инешкә төртеп күрсәтте.

‒ Сулы инеш иде.

‒ Ә хәзер?

‒ Инеш. Тик боз каткан.

‒ Ә судан бозны кем ясаган?

‒ Тагын Кыш бабай хикмәтеме әллә?!

‒ Кемнеке булсын инде?! ‒ диде бабасы һәм өйнең тәрәзә пыяласына ымлады:

‒ Анда нәрсә күрәсең?

‒ Бизәкле чәчәкләр?.. Аларны да Кыш бабай ясаганмы әллә?

‒ Тагын кем булсын?! ‒ диде бабасы, һәм Шүркәнең башыннан сыйпады.

‒ Бабакай, иртәгә Яңа ел бәйрәме башлана бит! Кыш бабай безгә бүләкләр алып килерме соң? Елмай ышанма, ди, әйдә үзебез киеник, ди. Бабасы, көлеп, сакалын сыпырып куйды. Бу мизгелдә ул нишләптер нәкъ чын  Кыш бабайга охшап тора иде.

‒ Ә сез чынлап та киенегез. Кайсыгыз Кыш бай, кемдер Кар кызы булсын! Калган дусларыгыз да киенсен: кемдер төлке, кемдер куян битлекләрен кисен! Бәйрәм бит! Бәйрәм булгач, уйныйлар, көләләр, җырлыйлар, бииләр инде! Сезнең шат тавышларны ишетеп, Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитәрләр!..

‒ Бабакай! Ә минем Кыш бабайны үз күзләрем белән күрәсем килә! Былтыр да күрә алмадым, йоклап калганмын.

Бабасы янә көлеп куйды:

‒ Бу юлы кич вакытында йокларга ятсаң, һичшиксез күрерсең, балам! ‒диде.

Шүркә, иртәгә Яңа ел дигән көнне, дуслары белән шау килеп бәйрәмгә әзерләнде. Мәш килделәр, тәмам арып беттеләр. Шулай итеп Кыш бабайга чаклы әүвәл яннарына кунакка Йокы бабай килгәнен дә сизми  калганнар...

Шүркә иртән уянып китсә, ни күрсен: тәрәзә пыяласына Кыш бабай көмеш каләме белән матур бизәкләр төшергән, ап-ак бәсләр белән урамдагы агачларны бизәгән. Ә чыршы төбендә бик күп бүләкләр салынган дәү капчык тора, анда: «Яңа ел котлы булсын, балалар!» ‒ дип язылган иде. Элгечтә исә Шүркәгә дигән тагын бер күчтәнәч, Кыш бабай киемнәре дә бар иде. Шулчак аларга Кар кызы киеменнән Елмай килеп керде:

‒ Бу киемнәрне миңа Кар кызы бүләк итеп алып килгән! ‒ диде ул, шатлыгын яшерә алмыйча. Менә тагын ишек ачылып китте, анда Шурулла бабакай күренде.

Бу мизгелдә Шүркә аны нишләптер чын Кыш бабайга охшатып куйды...

Тәкъдим итү: