Кышкы урман табышмаклары...
Урман аланы буйлап кар энҗеләре сибелгән. Җил зур бер чыршыны шыгырдата, ботаклар ботакка бәрелә, алардан ап-ак кар коела, кар белән бергә табышмаклар коела. Күрче, ул табышмакларның җаваплары чәчелеп киткән бит! Хәрефләре буталышып кар өстендә туңып яталар. Әйдәгез, бергәләшеп, аларны тизрәк кар өстеннән җыеп алыйк әле. Йә салкын тияр үзләренә!..
Песидән дә кечерәк ул.
Койрыгын күрсәң менә!
Күз ачып йомган арада
Агач башына менә.
(и т е н)
Ап-ак бүрек тәгәри
Карлы басу буйлатып.
Кишер эзләп чабуымы,
Кар бураны уйнатып.
(н я у к)
Энәле тун кигән ул,
Алпан-тилпән килә ул.
Бүредән дә курыкмаган
Бу урманда сирәк ул.
(е к р п е)
Хәйләкәр, ди, бик үзе,
Елтырый ике күзе.
Өч тавыкны салып китә
Җилкәсенә берүзе.
(л е т ө к)
Кыш буена йоклый ул –
Төртсәң дә уянмый ул.
Баллы тамак тыр үзе,
Урманда үтәр сүзе.
(ю а)