рәсми сайт

Салават күпере әкияте

Җәйге яңгырдан соң күктә, искиткеч матур булып, Салават күпере кабынды. Аның матурлыгын күрсәң син! Исең-акылың китәр иде менә, билләһи! Җитмеш төрле төсләр белән җем-җем уйный ул!!!

Иң беренче булып, Салават күперен капкадан чыккан әбекәй күреп алды. Ул да бу матурлыкка чак кына хуштан язмады! Тик аның кәҗәсенә үлән йолкыйсы бар иде. Ул дымлы җиргә таба иелде. Һәм Салават күперенең аллы-гөлле канатлы, гаҗәп матур Кошка әверелгәнен күрми калды. Әлеге Кош үзенең матур, йомшак канатлары белән әбекәйнең аркасыннан да сыйпап китте әле. Шуннан соң, бар болынны төрледән-төрле төсләргә манып, күктә очып әйләнде.

Менә ишектән бер нәни кызчык килеп чыкты. Салават күпере, балкып, һаман күктә эленеп тора иде әле. Кызчык чыңлап көлеп җибәрде дә, дымлы үләннәр өстеннән Салават күперенә таба йөгерде. Күк йөзендә эленеп торган матурлыкка каршы йөгерде кыз бала... Шулчак салават күпере янә зиннәтле каурыйлы теге кошка әйләнде. Аннан соң кызчыкны үзе белән очыртып алып китте. Кош белән бергәләп зәңгәр күктә йөзүләре шулчаклы рәхәт иде!

Күк-бишектә рәхәтләнеп беркавым тирбәлгәннән соң, матур Кош кызчыкны кире үлән өстенә бастырды.

‒ Кызым, нигә юеш үләндә йөрисең? Салкын тидерәсең бит хәзер! – дип шелтәләде әбисе, оныкачын күреп.

‒ Әбием, әбекәй! Беләсеңме, мин үләндә йөрмәдем, мин очтым бит! Салават күпере сыман Кош болын буйлап очыртты мине! – дип җавап бирде кызчык.

‒ Ә хәзер кайда соң ул син әйткән матур кош?

‒ Монда, ‒ дип пышылдады кызчык һәм нәни кулын йөрәк турысына куйды.

Тәкъдим итү: