рәсми сайт

Светофор гаепле!

Фәрит мәктәпкә килеп керүгә аны директор кабинетына чакырттылар. Мәктәп директоры Зөлфия Заһидовна янында укытучы Вакыйф Нуриевич та бар иде. Ул Тормыш Куркынычсызлыгы Нигезләре (ОБЖ) дәресләре алып бара.

Вакыйф Нуриевич Фәриткә:

– Әнә теге светофорны күрәсеңме? Син бүген юлны кызыл утка чыккансың, шул светофор әйтте, – диде.

– Светофор сөйләшә беләмени ул? – дип куйды Фәрит.

– Ничек кенә белә әле. Светофор кайбер малайларга караганда акыллырак та әле ул! – диде Зөлфия Заһидовна.

Мәктәптән кайтканда Фәритебез светофор янына килде.

– Син әләкче икәнсең! – диде ул аңа һәм үчекләп телен чыгарып күрсәтте.

Светофор да җавапсыз калмады:

– Ә син – надан малай! – диде ул аңа.

– Син үзең надан! Ә мин акыллы! Шуңа күрә мин юл аша чыкканда синең утларыңа карап та тормыйм, белдеңме! Светофор – Чебитафур!

Фәрит шулай диде дә светофордан үч алу өчен юри кызыл утка чыгып китте. Бу хәлне милиционер абый күреп торган икән. Ул Фәритнең колагын борды. Өенә кайткач, көзгедән караса, колак кып-кызыл булган! Нәкъ светофорның кызыл уты кебек.

Шуннан бирле Фәрит кызыл ут янганда урам аша чыкмый, чөнки көзгедән үзенең колагын күргән саен эченнән генә: «Кызыл утка чыгарга ярамый! Ярамый!» – дип кабатлый.

Тәкъдим итү: