рәсми сайт

Салават күпере аша узганым бар

Безнең Дөбъяз ягында инешләр күп. Ашыт елгасы да авыл кырыеннан гына ага. Шуңа күрә күперләр дә күп. Агач күперләр, бетон баганаларга утыртылган күперләр.

Салават күпере дә бар безнең якта. Җәй көне җылы яңгырлардан соң күктә пәйда була ул.

Андый Салават күпере сезнең авылда, кыскасы, сезнең якта да бардыр ул, әйеме?

Салават күпере минем туган авыл белән күрше авылларны тоташтырып тора.

Минем шул Салават күпере аша узганым бар. Балачакта инде, әлбәттә. Ничек булдымы? Ышанмыйсызмы? Алайса сөйләп бирмичә булмый инде.

Җәй көне булды бу хәл.

Июль аеның унсигезенче көне. Минем тагын бер яшькә үсеп киткән көнем. Туган көнем була инде. Әнием шул хөрмәткә бик тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешерде. Әниемнең әнисе – ул минем дәү әнием була – күрше Көек авылында яши. Ялгыз башы гына.

Әни миңа кайнар килеш дәү әнигә пәрәмәчләр илтергә кушты. Авыллар арасы дүрт чакрым. Киттем шулай. Мин инде зур егет. Быел көзгә мәктәпкә дә барам әле.

Авылдан чыгып киткәндә күк йөзе ап-аяз иде. Берәр чакрымлап ара узгач... яңгыр ява башламасынмы! Мари урманнары ягыннан бүрек чаклы гына бер болыт килеп чыкты да... Хәер, урманга рәхмәт. Ул болытны шундук үзенә кире тартып та алды. Дәү әнигә пәрәмәч илтәсемне белгән, күрәсең.

Ялт итеп күктә Салават күпере пәйда булды. Бер очы безнең авыл башында. Икенче башыдәү әнинең бәрәңге бакчасындагы тупылагачы төбендә үк.

Матур. Барам шулай сокланып. Инеш аша чыгасым барлыгы да онытылды. Яр буена килеп җиткәч кенә искә төште. Ташлы елга буендагы инешем лым тулып агып ята. Басмасыкиткән. Ничек аркылып чыгарга соң моны? Йөзә беләм белүен. Ә пәрәмәчләр?! Алар суга чылана бит.

Тик аптырап басып торам шулай. Пәрәмәчләрем дә суына бугай инде. Җылыйсым да килә башлады. Менә шул чакта, ышанасызмы-юкмы – инеш буенда Салават күпере калыкты. Мин туп-туры шунда таба киттем. Күпергә кердем. Һәм, тиз-тиз атлап, Салават күпере буйлап бара башладым. Күз ачып йомганчы дәү әнинең тупылы янына килеп тә җиткәнмен.

Пәрәмәчләр кайнар иде әле.

Һәрвакыт булсын!

Кайтканда да Салават күпере аша кайтмакчы идем. Ләкин Алла бабай аны болытлар өстенә күтәреп куйган иде инде. Инешнең дә суы кимегән.

Чалбар балагын сызгансаң, ерып та чыгып була.

Юл буе хыялланып кайттым. Салават күперенә кат-кат рәхмәтләр укыдым. Ул мине инешаша алып чыкты бит!

Их, мин әйтәм, Салават күпере һәрвакыт булсын иде ул!.. Көз көне дә, кышын, яз көннәре дә булсын иде дип теләдем мин. Ул чакта барлык балалар да ничек сөенерләр иде.

Бу минем сабыйчак теләгем иде. Бу теләгем бик самими иде. Күрәсең, мин теләк теләгән мизгелләр күк капусының ачык вакытына туры килгән. Нәкъ ике дистә елдан соң ошбу изге теләгем кабул булды лабаса!

Хәзер «Салават күпере» җәй көне генә түгел, һәрвакыт бар ич! Менә, әнә, синең алдыңда бит ул «Салават күпере».

Рәхмәт сиңа, Салават күпере! Теге чакта мине инеш аша чыгардың. Бүген исә кызым белән малаемны ай саен үзеңнең матур әкият-хикәятләрең белән сөендереп торасың!..

 

Кайчакларда искә төшә

Бик таныш җыру-көйләр:

«Әллә каян күренеп тора,

Солдатта булган, диләр...»

 

Узган һәр көн Хәтер булып кала

Күңелләрдә, йөрәкләрдә...

Гомеремнең кайбер мизгелләре

Ошбу фотосурәтләрдә.

 

Туй уздырып йөргән мәлләр

Хәтердән чыкмый һич тә...

Әй ул көннәр – гүзәл көннәр

Истә, һаман да истә!

 

Тәкъдим итү: