рәсми сайт

Үртәвечләр

Кире

Кире, кире, кирлегән,

Читән аша сикергән!

Читән аша сикергәндә

Кирелеге кимегән!

 

Тозлы су

Елак, елак,

Елама!

Битләреңне, кулларыңны

Тозлы суга буяма!

 

Бай кеше

Ела, ела, катырак!

Елавыңа ай була.

Елаганда авызыңа

Шайтанннар кереп тула!

 

Җырлый

Абау икән, кем елый?

Еламый бит, ул җырлый!

Тавыкларны уздыра,

Борны ничек сызгыра!

 

Әтәч булып кычкыра!

Бернәрсәдә эше юк.

Кикери-күк!

Ки-кери-күүүүк!

 

Ялкау песи

Песи, песи, пескәем,

Ник битеңне юмыйсың?

Әгәр битең юмасаң,

Ашарга утырмыйсың!

        

Тәкъдим итү: